Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә тикшерүче бүлмәсеннән урлап алып чыккан бауны үзен коткаручы дип карый. Бу хурлыклар, мәсхәрәләүләр бер минут эчендә юкка чыгачак. Ул тиздән, бик тиздән котылачак. Аның җаны бу юлы инде соңгы тапкыр күккә ашачак...
Тынчу камера ишеге чыелдап ачылды да Нәфисә кечкенә генә саргылт
лампочка белән яктыртылган, ак-саргылт йөзле ябык хатын-кызлар белән
шыплап тулган камерага керде. Стена буйларына катлы-катлы сәндерәләр
тезелгән. Нәфисә әле нәрсә икәнен дә аңламаган, косасыларны китерә торган
яман ис борыннарны яра, күңелләрне болгата.
Озата килгән сакчы чыгып киткәч, Нәфисә өненә килә алмыйча,
күргәннәренә шаккатып катып калды, камерада үлем тынлыгы урнашты.
Бер якта – тавышсыз-тынсыз гына үксеп басып торучы, иңнәренә таралып
төшеп, аннан тубыгына кадәр агып торган озын чәчле алиһәдәй яшь кыз бала.
Кулларын кая куярга белмичә, аптырап, гаепле кешедәй башын иеп басып
тора. Икенче якта – балаларыннан, әти-әниләреннән, сөйгән ярларыннан
аерылып, Нәфисә күргәннәрне инде әллә кайчан күргән; кешелекләрен
никадәр үтерергә тырышсалар да, кеше булып кала алган; кемнеңдер яласы
аркасында яисә ялгыш берәр сүз әйтеп, ирләрен гаепләп, ирләре артыннан
хатыннарын, балаларын төрмәгә ябып, гаиләләре юкка чыгарылган; бер дә
булмаса, разнарядкага эләгеп, план тутырыр өчен кулга алынган; барысын
да бер хәсрәт берләштергән ач-ялангач, киемнәре керләнеп беткән, җаннары
яралы, эчкә баткан күзләрендә хәсрәт, дәһшәтле ярсу, нәфрәт көйрәп торган
иллеләп хатын-кыз.
Араларыннан берәү аерылып чыкты да:
– Доченька, давай авоську, – дип, кызны җитәкләп диярлек сәндерәнең иң
астагы ятагына китереп утыртты. Хатыннар, кысылышып, урын бирделәр.
– Син татар кызымы? – дип, саф татарча сорады таныш түгел хатын. – Мин
Мария атлы булам, рус хатыны. Безнең авылда татарлар күп, шуңа татар телен
беләм. Синең исемең ничек?
– Нәфисә, – диде кыз, үксеп елап җибәреп.
Күбәләк кенә булып калган ябык хатын-кыз аны куенына алып юатты:
– Елама, кызым. Минем ирем дә төрмәдә, авылда ике кызым, бер улым
калды. Аларны күрмәгәнгә күптән инде, каенатам белән каенанам карый, исән
генә булсыннар. Ирем колхоз председателе булып эшли иде. Атлары егылып
үлгән, кемдер агу салган, күрәсең. Корткычлыкта гаепләп алып киттеләр
җанымны. Исәнме-юкмы икәнен белмим. Аннан соң атна-ун көннән мине
алдылар, ирең белән икегез агулагансыз, диделәр. Балаларым акырып елап
калдылар. Кызым Нинага унөч яшь, Верага ун яшь, кече улкаем Коляга биш
яшь иде. «Мама, мамочка!» – дип, без күздән югалганчы, машина артыннан
тузан туздырып, ачыргаланып, кычкырып чапты балакаем, аннары егылды.
Тузан эчләрендә егылып, тәгәрәп-тәгәрәп елап калды балам. Син кайгырма,
без монда барыбыз да бертөсле! Кешелегеңне сакла! Тик монда бөтен кешегә
дә эч серләреңне сөйли күрмә, сатлык җаннар бар, сак бул! Кемнәр икәнен
әйтермен. Син менә минем янымда идәнгә ятарсың. Кызымны күргән кебек
булдым. Аңа да тиздән уналты тула. Аларга гына тия күрмәсеннәр, Алла
сакласын! Күрәселәрне монда күреп бетерергә кирәк. Әле, Алла боерса, Сталин
бу хәлләрне белер дә безне балаларыбыз, әти-әниләребез, ирләребез янына
кайтарырлар. Корткычлык инде бу! Кемнеңдер специально эшләгән этлеге!
Моны Сталин гына белми.
Нәфисә Маша түтинең ябык кочагында тынычлангандай булды. «Алла
боерса, барысы да яхшы булыр, – дип уйлап куйды. – Бер гаепсез кешене
өтермәндә тотмаслар. Хәлимә түти Закирҗан абыйга әйтер. Берәр җаен
табарбыз, диде бит. Җитешә алмадылар шул, Мәскәүгә чыгып китәргә өлгерә
алмый калдылар».
Теге кара хатын-кыз ялантән калдырып чишендергәндә, тикшерүченең
Нәфисәнең ялангач гәүдәсенә бораулап кергән күзләрен исенә төшереп,
чирканып китте кыз.
– Алар, алар, – диде ул, – мине ирләр алдында ялангач калдырып
чишендерделәр, бернәрсәсез калдырып, елмая-елмая чишендерделәр. Апа,
минем яшисем дә килми, үләсем килә. Нишлим икән? Мария түти, ничекләр
итеп үлим икән?
– Кит, булмаганны сөйләмә, кызым, аларга үч итеп яшәргә кирәк. Без
барыбыз да бу хәлләрне үттек. Монда, кызым, төрле хәлләр бар, беркемне
дә кызганып тормыйлар, әбиләрне дә, синең кебек балалыктан чыкмаган
кызларны да. Бу – шундый куркыныч урын, кызым. Шуңа күрә дә «төрмә»
диләр аны.
– Апа, минем бер генә гаебем дә юк бит, мине Камалый абый үзе көчләргә
ябышты. Әгәр кул астына ул каләм эләкмәгән булса, мин исән кала алмый
идем. Көчле куллы бит ул, мине бетерә иде. Әгәр ул мине көчләсә, ничек
яшәргә, кеше күзләренә ничек күренергә иде соң?! Мин беркемгә дә кирәк
булмаячакмын. Ятим бит мин, апа. Дөм ятим.
– Әй бер Аллакаем, ниләр эшләде соң бу дөнья, бар нәрсәнең асты-өскә
килде, Ходаем! Туганнарың булмавы турында тикшерүчегә әйтә күрмә, кызым.
Моның яклаучысы юк икән дип, хараплар итәрләр үзеңне. Ишетсен колагың.
Ул турыда әйтә күрмә.
Нәфисәнең бу хатынга эчендәге барлык серләрен, соңгы араларда ниләр
күргәнен бик сөйлисе килсә дә дәшмәде, Җәкәү абыйсының әйткән сүзләрен
исенә төшереп:
– Юк, Мария түти, әти-әнием тифтан үлделәр, башка туганнарым юк, ятим,
ялгыз мин. Берүзем, – дип, Нәфисә тагын калтыранып елап җибәрде. – Минем
барыбер яшисем килми, үләсем килә! Мин тикшерүчегә үземнең ятим булуым
турында әйттем инде.
Мария түти бераз тынып торды да:
– Әй бала, бала! Әгәр торыр урының булмаса, исән-имин бу таш капчыктан
чыга алсак, үземдә торырсың, минем кызым булырсың. Тик ятимлегең турында
әйтеп ялгышкансың. Һай, ялгышкансың.
Инде сәгать уникеләр тулып килә иде. Янә ишек артында ачкыч борган
тавыш ишетелде. Ишек әллә нинди куркыныч аваз чыгарып ачылды да,
сакчының тешкә тия торган нәзек тавышы яңгырады:
– Сәләхиева, на допрос!
Нәфисә, куркып, Маша түтәйнең куенына сыенды.
– Ты что, оглохла? – дип акырды сакчы.
– Бар, кызым, барыбер алып чыгачаклар. Допроска шулай башта еш
чакыралар инде алар. Мине атна буе йоклатмадылар, бастырып тотып
йөдәттеләр.
Тәүлекләр буе басып тордым, аякларым гөбедәй шеште, йоклап китә
башласам, типкәли-типкәли кыйнадылар. Бар, кызым, мин сине йокламыйча
көтеп торырмын. Алла теләсә, барысы да яхшы булыр.
Нәфисәне тагын шул ук бүлмәгә китерделәр. Анда теге юлгы кызыл
борынлы, кечкенә күзле, зур корсаклы бәндәдән башка тагын ике ир-ат бар
иде. Кыз, аяклары таш идәнгә кадакланган кебек, ишек төбендә туктап калды.
– Кил бирегә, – диде йөнтәс кашлы җәнлек күз. – Менә без өчәүләп синең
эшеңне карап чыктык та, җинаятеңнең бик зур булуын исәпкә алып, сине тагын
допроска чакырттык. Илебез шундый авыр хәлдә вакытта син Шәрәфетдинов
Камалыйның күзен агызып, аның өстенә тагын күпме дәүләт малын урлап,
корткычлык эшләүдә гаепләнәсең. Син аның җәзасын алырга тиеш һәм,
әлбәттә, илгә эшләгән бу кабахәтлегеңне меңе белән кайтарачаксың, меңе
белән. Без синең кебек корткычларны юк итәргә тиеш. Син йә туры юлга
басасың, йә төрмәдә чериячәксең. Кил, каршыма килеп бас!
Нәфисә ишеткәннәренә, бу кадәр нахак гаепләүләрнең чынлыгына
ышанмыйча, мамыкка әйләнгән аяклары белән тикшерүче янына атлады.
– Син тик торганда кешенең күзен төртеп агыза алгансың икән, димәк,
синдә кешегә зыян сала торган ни дә булса булырга тиеш. Теге тикшерә
торган хатынга да үзеңне тентергә ирек бирмичә, чәченә ябыштың. Шуңа күрә
пүнәтәйләр алдында мин сине үзем тентергә булдым.
– Юк, абый, бер әйберем дә юк минем. Беркемгә дә тимим. Мин бит кыз
кеше, оялам мин, абый җаным, ирләр алдында чишенергә оялам мин, абый.
Билләһи, абый җаным, бернәрсәм дә юк. Тимә инде, абый җаным. Беркемгә
дә тимим, абый, тимә, зинһар.
– Тик кенә тор, кулларыңны кузгатасы булма.
Нәфисә:
– Юк... Юк, – дип, киемнәрен салдырырга тотынган тикшерүченең
кулларына чытырдатып ябышты.
Җәнлек күз, кызның кулларын ычкындыра алмагач, бар көче белән кызның
күкрәк астына китереп орды. Кыз тынсыз калды.
– Минем эшем беткәнмени синең белән озаклап маташырга?! – дип,
тикшерүче Нәфисәне озаклап, тәмен белеп чишендерде. Күкрәкләрен каплыйм
дип күтәрелгән кулларын икенчесе тотып торды. Һәм алар бергәләп, теге хатын
тикшергән кебек, кызның бөтен җирен «тентеп» чыктылар.
Нәфисә:
– Кагылмагыз, тимәгез миңа, коткарыгыз! – дип кычкыра башлауга, берсе,
килеп, авызын ачтырды да баш яулыгын дыңгычлый-дыңгычлый авызына
тутырды. Аннары янә күкрәк астына йодрыгы белән китереп орды. Камалый
бүлмәсендәге кебек, өстәл өстендәге папкалар идәнгә очты... Өчәүләшеп
Нәфисәне ботарлап ташладылар, изделәр, бетерделәр.
– Кыз әле ул, башта мин, – диде беренче тикшерүче, – әле сезнең башыгыз
яшь. – Һәм кабарынкы иреннәре белән сөлек шикелле Нәфисәнең күкрәкләренә
ябышты. Аннары икенчесе, өченчесе... Нәфисә аңын җуйды. Тагын әллә
кайларга, Алансу, Ялантау өстеннән, Чакрактаулар, Мишә елгасы өстеннән каз
каурыена әйләнеп очты да очты. Ә анда Солтангәрәй! Ул аста, томаннар эчендә.
– Солтангәрәй, әйдә мен монда, кулларыңны канат ит тә очып мен! Монда
шундый рәхәт, җаным, шундый рәхәт инде менә, төшәсем дә килми. Җирдә гел
гөнаһкярләр генә яши анда! – Тик Нәфисә күпме генә чакырса да, Солтангәрәй
менми. Нәфисәгә әйләнеп тә карамыйча, каядыр томаннар эченә кереп югала
бара... Әнә, кояш баешына таба, Кыйгасар елгасын, зиратны узып, киңәеп,
Кәвәлгә таба барган җирендә эреде дә эңгергә кушылып юкка чыкты.
– Нәрсәгә дип миңа үпкәләдең соң син? – ди Нәфисә. – Мин бит сине
шундый сагындым, җаным, өзелепләр сагындым. Кайчан унҗидем тулыр дип
көтәм. Ә син нигәдер томаннар арасына, Кыйгасар елгасы буена китеп югала
барасың! Китмә, Кыйгасар елгасы зират буенда бигрәк тирән бит ул, томанда
адашырсың. Ә мин сине аннары кайлардан эзләп табармын, югалтырмын
ич мин сине, Солтангәрәй, мен монда! Мен инде, – дип ялына Нәфисә.
Кычкырмакчы була, тавышы чыкмый, авызына нәрсәдер тутырганнар. Ә
Солтангәрәй томан эчендә эреде, бетте, юкка чыкты.
Нәфисә битенә тамган тамчыдан аңына килде. Мария түти, кызның башын
алдына салган да ябык куллары белән Нәфисәнең чәчләреннән сыйпый. Үзенең
күзләреннән туктаусыз яшь ага.
– Балакаем, доченька, что делать, здесь мы ничего делать не можем.
Сволочи, твари! Господи, накажи их! Как их земля носит?! Это же так не
справедливо! – Аны тоткыннар уратып алганнар да, күзләрен канга баткан
кызга текәп, мышык-мышык елыйлар. Кызның исә бер тотам чәче кара чәчләре
арасында көмеш ак юл булып елкылдап-агарып тора. Гаҗизлек, курку, рәнҗү
тулы кап-кара күзләре утлы күмер кебек көйриләр.
Икенче көнне Нәфисә көне-төне урыныннан кузгалмады. Төн уртасында
инде тоткыннар, кайсы ыңгырашып, кайсы төшләнеп, әллә нинди авыр йокыга
талганда, төрмә ишеге тагын чыелдап ачылды. Нәфисәнең йөрәге дерт итеп
китте: тагын килделәр, тагын! Ул, Маша түтинең арык күкрәгенә башын төртеп,
куллары белән сәндрә тактасына чытырдатып ябышты.
– Сәләхиева, на допрос!
– Нет, нет, бармыйм, кирәкми, тимәгез миңа! – дип ачыргаланып кычкырды
кыз.
Хатыннар, сикерешеп торып, Нәфисә белән сакчы арасына стена булып
бастылар:
– Не трогайте, она же ещё ребёнок! – дип, Нәфисә янына җибәрмәскә
тырыштылар. Тик тагын ике сакчы кереп, кулларындагы мылтык түтәләре
белән кай җирләренә туры килсә, шунда бәрделәр, суктылар. Китте кычкырыш,
әрнү, сыктау, ләгънәт яудыру.
– Кызым, барыбер алып китәләр, лучше үзең бар, язмышың шулдыр, түз!
– Нәфисә, алпан-тилпән килеп, яшь солдат алдыннан атлады. Шул ук өч ир-
ат утыра.
– Нихәлләрең бар? Ил алдында булган җинаятеңне җаның-тәнең белән
түләргә кирәк булачак. Төрмәдән чыкканда, чиста-саф намус белән чыгарсың,
чыга алсаң. Үзең чишенәсеңме, булышыйммы? – дип, кувалда кадәр йодрыгын
күтәрде йөнтәс каш.
Нәфисә калтыранган куллары белән күлмәк изүләрен ычкындырды.
– Әгәр кычкырмасаң, авызыңа чүпрәк тә тыкмыйбыз. Кычкырмыйсыңмы?
Нәфисә, юк, дип, башын чайкады.
– Бүген мин беренче, – диде ябыграк, озын буйлы яшьрәк солдат һәм алар,
кичәге кебек мышный-мышный, Нәфисәнең җанын-тәнен изделәр.
Бу эшләрне эшләгәнче, үтерсеннәр иде. Мылтыктан атып үтерсәләр, бер
секунд эчендә юклар булыр идең. Шундый рәхәт булыр иде. Ләкин юк, алар
әле аның башта җанын үтерәләр.
Нәфисәгә барыбер иде. Нишләтсәләр дә барыбер, теләсә нишләтсеннәр.
Ул киемнәрен кигәндә, почмакта әллә нинди путага охшаган соры бауны
күрде дә, тиз генә алып, күкрәгенә яшерде. Тегеләр сизми дә калдылар. Бу кыз
өчен котылу иде. Бүген төнлә ничек булса да...
Нәфисәне камерасына яшь кенә солдат озата барды. Үксеп елап барган
кызга:
– Елама, Нәфисә, килер бер көн. Ул кабахәтләр барысы өчен дә җавап
тотарлар. Синең гаебең юк. Үзеңне бетермә! Сиңа моннан ничек булса да
качарга кирәк. Түз! – Һәм кызның кулына кечкенә генә кәгазь кисәге тоттырды.
– Укы да чәйнәп йот! Тоткыннарда кәгазь кисәге, каләм булырга тиеш. Син
Закирҗан абыеңа әйтәсе сүзләреңне яз. Мин тапшырырмын. Тик сак бул!
Нык бул! Чын җинаятьчеләр янына күчермәсеннәр. Иректә сиңа булышырлар.
Нәфисә, күз яшьләре аша елмаерга тырышып, егетнең аксыл, әле балалыгы
да чыгып бетмәгән йөзенә текәлде. Егетнең күзләрендә, зәңгәр якты күзләрендә,
шулкадәр газап, сагыш иде. Әйтерсең теге өчәү түгел, ул үзе кызны харап иткән.
– Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми. Закирҗан абыйга тапшыр, берәр төрле
агу кертсен. Мин барыбер яшәмим. Минем өчен тормыш бетте, шушында
бетте. Рәхмәт сиңа, яме!
Камерада ыгы-зыгы бара. Бер яһүд кызы авыр хәлдә, канга батырганчы
кыйнап кайтарганнар. Тырнак төпләренә энәләргә кадәр кадаганнар, йөзе-тәне
күп-күмгәккә әйләнеп, аңына килә алмыйча ята. Хатын-кызлар, куллары белән
кызның йөзенә суккалап, аңына китерергә тырышалар.
Аннан университетта укытучы бер профессорның Англия шпионы булуы
урында ялган язуларга кул куйдырмакчылар, ди. Бүген башка көннәргә
караганда да ныграк кыйнаганнар, кул бармакларын ишеккә кыстырып
сындырганнар. Беренче көнне тикшерүчегә алып килгәндә, ике култыгыннан
сөйрәп, ике солдат алып барган кызны кигән киеменнән танып алган иде
Нәфисә.
Камерада бу кара бөдрә чәчле, зур кара күзле унсигез-унтугыз яшьләр
тирәсендәге, урыска да, татарга да охшамаган чибәр кызны күреп сокланган
иде. Бу яһүд кызының исеме Женя икән. Женя башка тоткыннардан ничектер
аерылыбрак тора. Озын кара керфекләре арасыннан зур кара гаҗәеп якты
күзләре искиткеч матур булып, бу дөньяга аптырап, гаҗизләнеп карыйлар
кебек. Ул беркем белән дә аралашмыйча, үзе генә уйга чумып, камераның бер
почмагында күзләрен бер ноктага төбәп тик утыра.
– Аны, көн саен допроска чакырып, үтергәнче газаплап кертәләр, – дигән
иде Мария түти.
Бу кызны да, минем кебек, гаебен каны-тәне белән юып, намуслы тормышка
шулай әзерлиләрдер, дип уйлады Нәфисә.
Беренче көнне тикшерүчедә булганда, аның күрше бүлмәдән ишетелгән
әллә нинди кыргый кычкыруларны, газаплы сыктауларны ишетеп, коты
чыккан иде. Менә инде теге яшь кенә кара бөдрә чәчле студент кызны, аны
гына түгел, гаебен танымаган барлык хатын-кызларны да шулай җәзалыйлар.
Мария түти елый-елый шешенеп бетеп, Женя янында утыра, әллә нинди дога
дисәң, дога түгел, җыр дисәң, җыр түгел, Господи, помилуй, дип такмаклый
да такмаклый. Женяның канга баткан башын итәгенә куйган да: «Боже, спаси,
сохрани», – дип, дүрт почмагына төртә-төртә, калтыранган куллары белән
Женяның канлы чәчләрен сыпыра.
Таң алдыннан Женя үлде. Аның канлы гәүдәсен ике солдат алып чыгып
киттеләр. Әле яши генә башлаган яшь җан, киләчәгем шундый матур булыр
дип хыялланып яшәгән яһүд кызы, унтугыз яшендә газапларга түзә алмыйча,
якты дөньяны ташлап китте.
– Котылды мескенем, – диде Мария түти, – так и не подписала, не предала
своего профессора, духом крепкая была. – А ты, Нафиса, держись! Я не знаю,
как тебя успокоить, но ты не виновата в том, что они с тобой вытворяют, ты
не виновата, тяжело, но терпи!
Тик Нәфисә дә инде үлгән иде. Ул да бу дөньяларда юк иде. Гәүдәсе бар,
ә кыз үзе юк.
Нәфисә тикшерүче бүлмәсеннән урлап алып чыккан бауны үзен коткаручы
дип карый. Бу хурлыклар, мәсхәрәләүләр бер минут эчендә юкка чыгачак. Ул
тиздән, бик тиздән котылачак. Аның җаны бу юлы инде соңгы тапкыр күккә
ашачак. Анда Солтангәрәй дә менә алмаячак. Ул инде калды. Нәфисә исән булса
да, кыз Солтангәрәй өчен үлде! Үзе түгел, җаны үлде Нәфисәнең. Камалый
үтерә алмаган җанын кечкенә җәнлек күзле, йөнтәс кашлы, кызыл борынлы, зур
корсаклы тикшерүче һәм тагын икәү үтерделәр. Чиратлашып. «Мин беренче, ә
бүген мин беренче...» Һәм көн саен. Нәфисәгә инде барыбер. Ул инде еламый
да. Аның коткаручысы бар, ул аны яшереп тота. Иң кадерле әйбере кебек,
күз карасыдай саклый ул бауны Нәфисә. Җае чыкканын гына көтәргә кирәк,
тик ничек, кайчан? Тизрәк булсын иде. Бу йончыган, арыган ябык хатыннар
тизрәк йокласыннар иде дә, Нәфисә, бу дөньяны ташлап, чисталыкка, зәңгәр
күкләргә таба Ялантау, ак томаннар өстеннән биеккә очсын иде.
Ул бу адәмгә охшамаган җанварлардан да кабахәтрәк бәндәләрдән инде
оялмый да. Хайваннар мондый эшне мәңге эшли алмый. Бүреләр дә ашарларына
бар вакытта кешегә ташланмыйлар, кешенең кешелеген бетермиләр. Юк, кыз
инде еламый. Ул уңайлы, җайлы вакыт көтә. Тоткыннарның газаплы авыр
йокыга талуын көтә. Мария түти, үч иткәндәй, Нәфисәнең йөзен үзенә таба
каратып куеп селкенгәнен дә тоеп ята. Ул Нәфисәне иректә калган үз кызы
белән бер күрәме, һәрбер адымын күзәтеп кенә тора. Тирес түккәндә генә чыга
торган ак корт кебек аш өстендә йөзеп йөргән дуңгыз салосын Нәфисәнең
авызына көчләп тыга.
– Аша, Нәфисә, сирәк эләгә ул сало, аны ашаганның бер гөнаһысы да юк, –
ди. Нәфисә йотып җибәргәнче тикшереп-карап тора. Теге соры төстәге путаны
да куллана алмый ул. Инде йокладылар, тынычландылар, дисә, Мария түти
селкенергә дә ирек бирми, аз гына кузгала башласа да, нәрсәдер сизгәндәй:
«Что, Нафиса, унайсыз что ли?» – дип, кызга икенче якка борылып ятарга куша.
Ул төнне Нәфисә төне буе косты, ашаган баландасы бозылган булдымы,
төне буе парашадан төшмәде.
– Юк, кызым, ашаудан түгел бу, сәбәбе башка, – дип, Мария түти елап
җибәрде.
Әй Ходаем, монысы гына җитмәгән иде. Инде нишләр?
Мария түти арып-талып, таң алдыннан гына газаплы йокыга талды.
Нәфисә Мариянең куеныннан шуып кына чыкты да, акрын гына адымнар
белән барып, параша янындагы сәндерәнең почмагына путаның бер очын
бәйләде һәм элмәккә башын тыгып, идәнгә тезләнде. Инде сулыш ала
алмый башлаган иде, тиздән барысы да бетәсе иде. Нәфисәнең бу хурлыклы
тормышны ташлап, мәңгегә саф чагына; канәфер чәчәкләренә күз нурларын
кушып, алъяпкыч күкрәкләренә каеп чигеп, печәнгә төшәсе көнне өзелеп-
өзелеп көткән кыз чагына; Мишәнең иң саф, иң тирән, тыныч кына аккан,
яр буйларын сары күзле моңсу төнбоеклар каплаган суында күзен зәңгәр
күктәге әллә нинди көймәләргә охшап агып барган болытларга төбәп чалкан
ятып йөзгән вакытларына; Солтангәрәйле, әни-әтиле яшь чагына китәсе иде.
Анда шундый рәхәт буласы иде дә бит! Ләкин... Ул болытлар, зәп-зәңгәр күк
йөзен иңләп, иксез-чиксез киңлекләргә таба агыла калдылар. Чакрактауның
өркәч иңендә үскән җир җиләкләре, мәтрүшкәләр, яңа чапкан печән исләре,
печәнчеләргә Ялантау буенда казаннарда яшь бәрән итеннән пешергән шулпа
исләре күктә эленеп калдылар. Нәфисә юынмаган тән исе, параша исе килеп
торган тоткын тормышына, иллеләп хатын-кыз тилмереп яткан камерага
яңадан әйләнеп кайтты.
– Что творишь, Нафиса, что творишь, – дип, Мария апасының уңлы-суллы
яңаклавыннан аңына килде кыз. Әле аннан соң да кайда икәнен аңламыйча,
шактый вакыт ятты.
Астагы сәндерәдә ятучы хатын сәер гырлау, гыжлау тавышына уянып, баш
очында эленеп торган кеше башын күреп сикереп торган да:
– Господи, кто это, что это? – дип, тавыш куптарган.
– Что творишь? Ладно, ты уйдёшь, а как ответишь на том свете? Знаешь,
у ада, по вашему тәмуг, семь ступеней. На последней, на самом дне, будут
самоубийцы и колдуны. Они будут вечно гореть в аду и никогда не выйдут
из ада!
– Ә бу тәмуг түгелме, Мария түти?! Бу тәмугтан да яманрак! – дип үкседе
кыз. – Ник кенә коткардыгыз мине, ә, ник?! – дип өзгәләнде.
– Нафиса, у тебя будет ребёнок!
Дәвамы бар.