Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Бу кечкенә генә, җыйнак кына өйдә шулкадәр рәхәт иде. Киемнәрен киптереп, тамакларын туйдырып, чәйләр эчеп җылынып алганнан соң, кичкә таба гына юлга чыктылар. Инде караңгы төшеп килгәндә, йөзгә бәреп яуган яңгыр астында тагын билгесезлеккә таба атладылар.
(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)
***
Тау илендә яшәп ятучы Җәмиләләргә килеп кергәндә, Котдус балалары җеп-бөртексез булып юешләнгәннәр иде. Ике адым атларлык та хәле калмаган Зәкиябану дер-дер калтыранып:
– Җәмилә апай, без – Алансудан, Котдус белән Нәзифә балалары.
Киемнәребезне киптереп, кайнар чәй эчереп чыгара алмассызмы икән? – дип, ишек ачарга чыккан кечкенә генә буйлы, чандыр гәүдәле хатынга сүз катты.
– Әйдүк, әйдүк, ниткән сүз сөйлисең, кызым, ничек шушындый көндә бу якларга килеп чыгасы иттегез? Кара бу кыяфәтегезгә, суга төшкән тавык күк булгансыз лабаса! Алла сакласын, авырып китә күрмәгез. Хәзер-хәзер, самавырым әле сүрелмәгән дә. Кичәгедән калган умачлы ашым да бар иде. Анысын да җылытып кына алам. Әле мичемнең күмерен учак астына тартып куйган идем. Озакламый ипием дә пешеп чыгар, – дип каударланды.
Салам түбәле иске генә кечкенә өй күшеккән, тәмам арыган яшьләргә җәннәт булып тоелды. Җәмилә юеш киемнәрне мич башына; урындыклар тезеп, мич кырыена элеп чыкты. Зәкиябануга үзенең аруга кия торган бумази күлмәген, кесә турылары кыршылып беткән иске камзулын бирде.
– Мә, кызым, күлмәкләреңне салып, мич авызына эл әле. Хода рәхмәте, коеп яуган яңгыр астында юлга чыгарга кирәк бит. Мондый көндә җүнле адәм этен дә урамга чыгармас, этен дә җылы лапаста тотар. Әй җаныем, Котдус абзый белән Нәзифә түти балалары икәнсез. Изге, игелекле кешеләр инде, Котдус абзыйларны әйтүем, бигрәкләр дә уңган-булган кешеләр.
Әти-әниләрем чәй-шикәрен, кирәк-яракларын әҗәткә гел шуларның
таш кибетеннән алып торалар иде. Беркайчан беркемне кире борып чыгармадылар. Язын алсалар, бурычларын көзен түләделәр. Ярый әле безгә туктыйсы иткәнсез. Минем дә әзрәк сезгә ярдәмем тияр, саваплы булырмын, – дип сөйләнде Җәмилә. Аннан соң җил-җил килеп, мич капкачын ачып, мич төбенә салынган ипиләрен карап алды.
– Хәзер-хәзер, инде йөзе килгән, озак тормас, ипием дә пешеп чыгар, – дип, тиз арада иске самавырын куеп, учакка тартып куелган мич авызыннан кызарып янып торган утлы күмер
кузларын кыскыч белән самавыр торбасына салды.
Өйдә шундый да җылы, рәхәт иде. Яңа пешкән ипи исе килә. Мич
башына мен идең дә, туңган җаннарыңны җылытып, арыган тәннәреңә хәл кертеп бөгәрләнеп ят идең.
Җәмилә мич төбенә тезгән арыш ипиләрен агач көрәк белән тартып
чыгарды да сап-сары итеп юылган сәкегә җәелгән үзе суккан кызыл шакмаклы эскәтер өстенә тезеп чыкты. Ул ара җиз самавыры күңелләрне күтәреп җырлый ук башлады.
– Әле Рәхмәтулла абыегыз кәнсәгә дип чыгып киткәние. Ул инде
чәйләп алды. Ипи салган чакка туры килдегез, мактап кына йөрисез икән, – дип, өстәлгә катыгын, маен, күкрәгенә терәп кискән кайнар ипиләрен тезеп чыкты. Капкачын тегәрҗеп белән тоткасына бәйләп куйган кырые китек чәйнеккә такта чәй салып, самавыр борыныннан кайнар су агызды да, учак астында кызарып янып торган күмер кузлары өстенә утыртты.
Өйгә, ипи исенә кушылып, такта чәй исе таралды. Аннан:
– Әйдәгез әле, оялып утырмагыз, ашап-эчеп утырыгыз, – дип, умачлы ашын бүлеп бирде, чынаякларга чәй агызды. – Әзрәк булса да, ял итеп алырсыз. Калага кадәр барасы юлыгыз озын, яңгырының да туктар исәбе юк, көне-төне ява. Бәрәңге алыр вакыт җитте ләбаса, туктаса да ярар иде. – Шул рәвешле һава торышыннан зарланып алды бөтен йөзе кунакчыллыктан балкып
торган Җәмилә.
Бу кечкенә генә, җыйнак кына өйдә шулкадәр рәхәт иде. Киемнәрен
киптереп, тамакларын туйдырып, чәйләр эчеп җылынып алганнан соң, кичкә таба гына юлга чыктылар. Инде караңгы төшеп килгәндә, йөзгә бәреп яуган яңгыр астында тагын билгесезлеккә таба атладылар.
***
Әтиләренең әшнәсе Казан каласында Яңа бистәдә яшәүче Шәйхелислам абыйлары да гаҗәп киң күңелле, ифрат та юмарт кеше булып чыкты.
Арып-талып, тәмам алҗып килеп кергән яшьләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, кайсын кая эшкә урнаштырды. Габделәхәтне – тимер юл вокзалына, Габделкаюмны Җиләкле бистәсенә урам себерүче итеп, ә Зәкиябануны – Печән базары янында аш-су пешерә торган җиргә савыт- саба юып торырга. Торак ягын да бик тиз хәл итеп, барысы да калада әйбәт кенә яши башладылар.
Картлар, балаларының шулай тиз арада эшле булып, кеше почмагында булса да, яшәп торырга урыннары табылуга тыннары-көннәре бетеп сөенделәр, догада булдылар.
– Зәкиябануыбыз аш-су әзерли торган җиргә урнашкан, Аллаһ яраткан бәндәмне аш-су тирәсенә куярмын дип әйткән, ди, – диде Котдус карт.
– Аллаһка шөкер, балаларым Себер газапларыннан котылдылар. Андый- мондый эзләп табып бәйләнә башласалар, Маһруйбикә киленнең Ташкендәге бертуганнары янына китеп барырлар, – дип, үз-үзен тынычландырды Котдус. Тик йөрәгенең чыгымчы ат кебек дулап, күкрәк турысын яндырып торуы гына картның хәлен алып, бөтен гәүдәсен авырайтып тора иде.
Котдус картның төпчек кызы Зәкиябануның аш-су әзерли торган урынга эшкә урнашуы бу нәселнең аш-су осталарының юл башы булыр. Әтисе сугышка киткәндә бер яшьлек малай булып калган Айрат Мәхмүт улы Закиров Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәре булыр. Атаклы аш-су остасы, Казан каласында бик күп ашханәләр оешмасын җитәкләп, лаеклы ялга чыгар.
Сугышка бармаска дигән броне булып та, үзе теләп фронтка киткән Мәхмүт Закировның, әле туарга да өлгермичә әнисенең йөрәк астында калган Роза Мәхмүт кызы озак еллар КАИ ашханәләрендә генераль директор булып, үзенең хезмәт юлын тәмамлар, Россиянең атаклы аш- су остасы булыр. Нәселнең аш-су өлкәсендә эшләүчеләрнең эш стажы җәмгысы биш йөз елга җитәр.
Казан каласының үзәгендә Куканга һәйкәл итеп «Кукан» исемле кафе салыныр. Кафе түбәсендә кояшка – көнчыгышка таба суырылып, нәселнең кушаматына әйләнгән Кукан чабар... Монысы соңыннан.
Ә әлегә Котдус карт боларны белми. Ул Себер каторгасыннан котылып, калага барып урнаша алган ул-кызларының язмышы турында уйлап:
– Әлхәмдүлиллаһи, биргәнеңә мең шөкер! – дип, чыгымчы ат кебек
дулаган йөрәген тотып, уңган-булган карчыгы Нәзифә кабарта-кабарта җәеп биргән урын-җир өстенә менеп ятып тынычланып калды.
(Дәвамы бар)
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Бик яхшы язылган.Ижади унышлар сезгэ.Дэвамын котеп калабыз.
0
0