Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Ялгыз башым, ләкин Нәфисәм белән «яшим». Инде менә бүген кичкә Гайшә апа кызы Гөлбикә белән күрешеп карарга уйлыйм. Бәлки, ул кыз Нәфисәмне оныттырыр.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Нәфисәнең күзләреннән агып төшкән канлы яшьләре карчыкның күз алдыннан китми аптыратты. Кызны кан елаткан Кылый Камалыйга «Гыйфрит Камалый» дип, яңа кушамат тактылар. Кылый кушаматы онытылды. Хәлимә түти әйтмешли, бәлеш булып изелгән борыны, бите белән тигезләнеп, борын тишекләре ыржаеп, акаеп торалар, Камалый әллә ниткән, кешеләрнең котын ала торган куркыныч кыяфәткә кергән. Шуңа күрә ул күбрәк өйдә утырырга тырыша, кеше-кара күзенә күренергә уңайсызлана. Бистә хатыннары, балалары тыңламасалар:

- Хәзер Гыйфрит Камалыйга биреп җибәрәм, дип, балаларының котларын ала.

Камалыйны кыйнаганнан соң күпме генә эзләсәләр дә, гаеплене таба алмадылар. Һәм озак та тормыйча эшне ябып та куйдылар. 

- Нәфисәнең күз яше, кыз бала рәнҗеше төште инде бу Камалыйга, – ди Хәлимә түти. Ул бу эштә Солтангәрәйнең кулы уйнаганын белә, тик белгәнен Солтангәрәйгә сиздерми. Чөнки, ничә әйтсәң дә бер сүз, Хәлимә түти – дипломат. Эчтән генә тынып йөри. Нигә әйтеп торсын, җаныннан да артык сөйгән Нәфисәсе өчен үч алган Солтангәрәйне ничек гаепләсен?! Әнә ничә еллар инде, ялгыз торнадай, берүзе Хәлимә түтинең ишеге алма бакчасына чыга торган бүлмәсендә яшәп ята. Ул алма бакчасын гөл бакчасы итте. Куллары белән төймә төя торган егет Солтангәрәй! Узган ел черегән рәшәткә коймаларны яңага алмаштырды. Аларын да матур итеп яшел чирәм төсенә буяп куйды. Ахирәтләре әйтәләр:

- Хәлимә түти, үз балаңнан күрмәгәнне кеше баласыннан күрәсең. Ай-яй, уңган-булган бу чибәр егет. Әле эшендә дә зур гына нәчәлник итеп куйганнар, ди. Шулай, бәхете генә булсын инде, ләкин һаман ялгыз! Менә бездә дә кияүгә чыкмаган кызлар бар. Әйдә берәрсенә димлик әле шул егетне, – дип, әбигә бәйләнәләр.

- Белмим-белмим, Нәфисәсен оныта алмый инде ул. Үземнең дә Үзбәк якларына чыгып китәр дип котларым алынып тора. Нәфисәдән бер хәбәр дә юк дисәм, Закирҗан каяндыр ишетеп кайткан, Нәфисә духтырлыкка укый икән. Бик матур ике катлы йортта абыйсының хатыны белән прафисыр кодаларында яшәп ята, ди. Галәмәт матур киенеп йөри, чистый шәһәр кызына әйләнгән, ди. Кызы да шактый үскән, калкынган икән. Тегесе кызның әдрисен әйтмәгән. Закирҗан Нәфисәнең җизнәсе Габделкаюмны күргән. Тик әлегә Нәфисәнең кайда икәнен сиздерергә курка, ди.

Солтангәрәй әле теге атнада гына Алансуына кайтып килде дә:

- Хәлимә түти, әти-әни күзенә күренер хәл юк, өйлән, ник син карт буйдак сыман йөрисең, инде энекәшең Хәкимулланың да улы туды, дип сүгәләр, – дип, бик уңайсызланып кайтты. 

- Солтангәрәй, диде карчык,һәр җимешнең үз вакыты. Әгәр вакытында өзмәсәң дигәндәй, җимеш бозыла башлый, чери. Олыгаеп та барасың. Яшең узгач, өйләнүе авыр ул, үзең турында гына уйлап яшәргә өйрәнәсең. Әти-әниең дөрес әйтә, башлы-күзле булырга вакыт, бик вакыт. Нәфисәне оныт инде син. Фатир турында да уйлама. Мин мәңгелеккә килмәгән. Улым монда беркайчан да әйләнеп кайтмаячак, Мария килен мәңге Казанга кайтмаячак. Әйдә, үзенә карасын. Менә ахирәтләремнең кызлары бар, бик итагатьлеләр. Әгәр риза булсаң, берәрсен туйлап алырсың. Башка вакытта кырт кисеп урыныннан кузгалып китүче егет карчыкны тын гына тыңлап торды да сагыш түгелергә торган күзләрен тутырып,

Хәлимә түтигә карады һәм:

- Белмим инде, белмим, нәрсә дип әйтергә дә белмим, Хәлимә түти, – дип тынып калды. – Кеше баласын өметләндереп, башын әйләндерү генә булмасмы?

- Уйлап та торасың юк, улым. Озак уйласаң, тиз генә барып чыкмый ул. Менә бүген эшләрең беткәч, Гайшә ахирәтемнең кызы Гөлбикәне кая да булса чакырып кара әле син. Алла кушса... Чәчләрегез чәчкә бәйләнгәндер, бәлки, кем белә... Үзенә белдерә күрмә, ахирәтем әйтә, минем Гөлбикәмнең Солтангәрәйгә күзе төшкән, бигрәкләр дә чибәр, акыллы егет дип, авыз суларын корыта, ди. Шуңа күрә уйлап кара, улым, ялгышмассың. Алла бирса, бәхетең булыр.

 

Ишектә кыңгырау тавышы ишетеп, карчык, йомшак башмаклар кигән аякларын лыштырдата-лыштырдата барып, ишекне ачты. Закирҗан икән.

- Әйдүк, әйдүк, Закирҗан. Бу арада күзгә-башка чалынмадың. Авырмыйсыздыр бит, ул-бу хәл юктыр? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Әле менә пилмән салып җибәрдем дә Солтангәрәйнең эшләрен бетереп кергәнен көтәм. Эшли башласа, туктатыр хәл юк. Мактап кына йөрисең икән, – дип каударланды Хәлимә түти.

Закирҗанның күзләре елмаеп, ут чәчеп торалар иде.

- Берәр сөенечең бар, димме соң, Закирҗан? Бөтен йөзең балкып, нур чәчеп тора.

Закирҗан, аяк киемнәрен салып, зал ягына узды да елмаеп, карчыкка дәште:

- Хәлимә түти, бар, бик зур сөенечебез бар. Безнең бәбиебез булачак! Дистә еллар көтеп, инде өметебез тәмам өзелгәч... Мәүлия бәбигә узган. Шатлыгымны сезнең белән бүлешим дип кердем әле менә. Синнән дә якынрак кешебез юк лабаса, – дип туктап калды.

Хәлимә түти үзе дә, шатланып, күршесенең йөзенә текәлде. Закирҗанның күзләрендә – шатлык, сөенеч яшьләре.

- Кит аннан, Закирҗан! Инде исән-имин туарга язсын. Дүрт саны да төгәл булып туа күрсен. Үзеңнең яхшылыкларыңа күрә инде бу, рәхмәт яугыры! Аллаһның бүләге бу сиңа, Нәфисәгә күпме булыштың, миңа, Солтангәрәйгә. Исән-сау балаңны кулыңа алырга язсын! – дип, урындык читенә барып утырып, күгәрченнәр булып гөрләде Хәлимә түти.

Закирҗан исә өйдә озак юанмады, бакчага Солтангәрәй янына чыгып китте. Алар кул биреп күрештеләр дә артлы эскәмиягә барып утырдылар. Солтангәрәй өч елдан артык Хәлимә түтиләрдә яшәү дәверендә алар Закирҗан абыйсы белән бик якынайдылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде.

- Закирҗан абый, Аллага шөкер, инде исән-имин генә тусын. Мәүлия апа да, туачак сабый да сау булсыннар, – дип, Закирҗанның куанычын уртаклашты Солтангәрәй.

- Солтангәрәй, – дип дәвам итте Закирҗан, – синең дә яшең җиткән инде, гаилә корырга вакыт. Болай ялгызың яшәүләре рәхәт түгелдер.

- Шулай, Закирҗан абый, үзем дә бу турыда озак уйландым. Әти-әни дә минем өчен бик кайгыралар. Инде энекәш тә өйләнде, улы туды. Аларның сүзләре белән килешәм. Ләкин бу минем өчен бик авыр, четерекле мәсьәлә. Капылт кына эшли торган эш түгел. Әле Хәлимә түти дә, иртәнчәк шул сүзне кузгатты. «Ахирәтем Гайшәнең кызы Гөлбикә бик итагатьле, укымышлы кыз. Белмәгән эше юк, ул тегү, чигү дисеңме, әнисе дә бик уңган, бистәнең иң оста җөйчесе иде. Әнисенә карап, кызын коч; әтисенә карап, улын коч, диләр. Әллә бүген Гөлбикәне кая да булса чакырып карыйсыңмы?» – ди. Мин ак та димәдем, кара да димәдем. Аннан соң ул кыз баланың күңелен җилкендерү булмасмы? Кыз баланың күңеле ак канатлы нәфис күбәләк кебек бит ул. Ялгыш кагылырсың да җанын үтерерсең. Шуңа күрә, әгәр ошатмасам, аңар өйләнмәсәм, миңа рәнҗеп калыр лабаса. Аннары әйтергәме-юкмы дигәндәй туктап калды Солтангәрәй. – Закирҗан абый, Нәфисә дә бар бит әле. Ул юк инде, ләкин минем күңелем түрендә якты бер нур булып, моңлы бер җыр булып Нәфисә яши бит. Җырланмаган җыр булып яши. Габдрахман абзый белән Зөһрә түтидән кулын сорап калдым, саклармын, яклармын, дидем. Саклый алмадым. Үзем дә инде, җебегән нәрсә, яше тулганны көтәм, имеш. Никах укыт та куй инде! Хәлимә түти әйтә торды, менә шушы алма бакчасына чыга торган бүлмәдә торырсыз, диде. Шахтага барып туйлык акча эшләп кайтам, имеш. Авылда таякка эшләп йөрибез бит, бер тиен түләмиләр. Менә эшләдем! Нәфисәмне дә, үземне дә мәңгелек хәсрәт утларына салдым. Төшләремдә Нәфисәм белән яшим мин, Закирҗан абый, аның белән сөйләшәм. Ул, көянтә-чиләкләрен асып, күкрәк турыларына, итәкләренә канәфер чәчәкләре чигелгән куе зәңгәр күлмәген киеп, кәз-кәз атлап суга бара, юк, атламый, аккош кебек, күлләрдә йөзә. Ә мин, аңа сокланып карап, Ялантау түбәсендә басып торам һәм кул изим. «Нәфисәм! – дим. – Нәфисәм! Бүген кич чишмә буена төш, яме. Мин сине көтеп торырмын». Йөгереп кыз янына төшәсем килеп талпынам, тик никтер аякларым атламый. Төшә алмыйм. Ә Нәфисә миңа тау итәгеннән кул болгый: «Чишмә буена килә алмыйм шул мин, Солтангәрәй. Мине өч башлы диюләр синең яныңа җибәрмиләр. Йөгерепләр генә синең яныңа менәр идем дә, ләкин гөнаһларым зур. Шул гөнаһларым тота мине, шулар җибәрми, Солтангәрәй, – ди. Үзе миңа карап елмая. – Син бәхетеңне икенче җирдән эзлә, әнә Акборын чишмәсе буендагы аланлыкка кайт, анда аклык-сафлык», – ди. Ни әйтергә теләведер, белмим. Ә кайчагында печән өстендә Ялантау буенда өмәгә төшкәнебезне күрәм. Гел икәү рәттән барабыз инде, Закирҗан абый җаным. Аяк асларында сытылып-сытылып калган җир җиләкләре. Алар нигәдер кып-кызыл кан төсендә. Чакрактау, Ялантау өсләреннән искән мәтрүшкә, әрем исләре килеп торган җилләр! Һәм янымда кул сузымы гына, юк, күңел җитмәслек җирдә сөйгәнем. Ул ерагая бара, ерагая бара да, аккошка әверелеп, ахылдап-сулкылдап: «Акборын чишмәсе янына Аклык аланына кит, Солтангәрәй! Эзләмә мине, бәгърем, хуш!дип, күккә аша. «Кая гына барыйм соң мин, Нәфисә? Аклык аланында син юк бит. Әгәр анда син булсаң, очып кайтып җитәр идем дә бит, тик син юк шул, син еракта, чәчәкле, җимешле Үзбәк якларында. Кемнәндер туган кыз үстереп ятасың. Ул сабыйны калдырып китмәгәнеңә дә сөенәм. Гөнаһсыз сабый бит ул, аның ни гаебе бар? Үссен! Синең дә җаның тыныч булыр. Калдырсаң, гомерләрең буена интегеп, үзеңне табалап яшәр идең», – дип, Нәфисә белән сөйләшәм. Һәм манма тир булып уянам. Менә шулай гомер итәм мин, Закирҗан абый. Ялгыз башым, ләкин Нәфисәм белән «яшим». Инде менә бүген кичкә Гайшә апа кызы Гөлбикә белән күрешеп карарга уйлыйм. Бәлки, ул кыз Нәфисәмне оныттырыр. Минем аны күргәнем дә бар. Зифа гәүдәле чибәр генә кыз. Аллага тапшырдым, Закирҗан абый. Без күрәсен кеше күрмәс. Менә эшләремне генә бетерәм дә Гөлбикә янына җыенам, – дип, Закирҗанга борылып карады.

- Үзең беләсеңдер, Солтангәрәй. Тик ялгыша күрмә, яратмаган хатын белән тору – көн саен тозсыз төче аш ашау белән бер ул. Үзең дә бәхетсез буласың, ә хатының синнән мең кат бәхетсезрәк була. Яратмыйча өйләнеп, Гөлбикәне бәхетле итәм дип уйлый күрмә. Бу ялгыш гамәлең булыр. Икенче яктан, гомерең буена ялгыз да яши алмыйсың лабаса. Бәлки, яши-яши бер-берегезгә ияләшерсез. Акыллы хатын булса, үзен яраттырырга җаен таба ул, Солтангәрәй. Бу киңәш-табыш белән хәл ителә торган эш түгел. Йөрәгең хәл итсен. Аллага тапшырдык. Әле Мәүлия апаң колонкадан бер- ике чиләк су алып менмәссеңме, әтисе, дип, бик гозерләп сораган иде. Үзең беләсең, Мәүлия апаңа авыр күтәрергә ярамый хәзер, бәби көткән чагы. Аллам сакласын, ул-бу хәл булса, үземне кичермәм. Апаңны кадерләп, саклап кына торырга кирәк.

«Закирҗан абый ничек үзгәргән, Мәүлия дип кенә тора. Миңа да өйләнергә кирәк. Тупырдап балаларыбыз туар. Шул сабыйларга карап, без дә бәхетле булырбыз», – дип уйланып, Солтангәрәй баганага элеп куйган кулъюгычта кулларын, битләрен юды. Иртәдән бирле кояш астында җылынып торган бер чиләк суны өстенә койды, күңеле күтәрелеп, өйгә керде.

 

Хәлимә түтинең пилмәне инде шактый суына төшкән.

- Әйдә, улым, кер. Ниемә дип сап-салкын суны өстеңә коясың? Салкын тидерерсең, җәй көне түгел ләбаса, – дип, егетне җиңелчә генә шелтәләп алды. – Инде пилмәнем дә төчеләнеп бетте. Кайнар килеш ашамасаң, ни тәме бар ул ризыкның?! Аннан соң, чакырып-чакырып та өстәл янына утырмасаң, ризык рәнҗер. Нәрсәләр генә сөйләштегез Закирҗан абыең белән? Бигрәкләр дә серләрегез килешә инде, сөбханалла! Күзләрем генә тимәсен. Абыйлы-энеле кебек, бер-берегезгә булышып яшисез. Минем Габдуллаҗаным белән бергә уйнап үскәннәрие. Минем улым белән дә шулай дус булдылар. Юк шул, Габдуллаҗанымны теге Мәскәү хатыны урып кына алып китте, хараплар итте. Юкка гына әйтмәгәннәр, ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын, дип, – Хәлимә түти тагын Габдуллаҗанын искә алып уфылдап куйды.

Солтангәрәй киенеп-ясанып, өстәл янына килеп утырды да, ашап-эчеп алгач:

- Хәлимә түти, син миңа Гөлбикәнең адресын бир әле, – дип кузгалып китте.

- Хәзер, хәзер табып бирәм, улым, менә монда гына, шкап тартмасына тыгып куйган идем, – дип каударланып, Хәлимә түти зәңгәр тышлы ике дәфтәрен тартып чыгарды. Аннан соң лупа кебек калын пыялалы, колак канатларын подмеска белән бәйләп куйган күзлеген баш аркылы киеп, картлыктан кәкрәйгән бармакларын әдрисләр язылган юллар өстеннән йөртте.

Менә-менә. Яңа бистәнең Мехавай урамы, 35 нче йорт, үз йортлары белән тораларые. Сәвит килгәч, яртысын бүлеп алдылар. Икенче ятажында милициядә эшли торган гаилә – ике кызы белән ирле-хатынлы ниндидер кешеләр тора. Беренче ятажында Гайшә ахирәтем яши, – дип, дәфтәрен Солтангәрәйгә сузды.

- Ярар, исемдә калдырдым, Хәлимә түти, мин ул йортны беләм, Меховойда эшлим ләбаса. Яңа бистәне яхшы беләм, – дип, Солтангәрәй ишеккә таба юнәлде.

Карчык, болдырга чыгып, егетнең артыннан карап озатып калды. «Ай- яй, Аллаһ чибәрлекне дә, буй-сынны да жәлләмәгән егеттән! Матурлык өләшкәндә, иң беренчеләрдән җитешкән, диләр мондыйлар хакында. Әле шуның өстенә холкын, булганлыгын күр син! Әгәр серләре килешсә, Гайшә ахирәтемнең кызы Гөлбикәнең бәхете була инде. Кемнең бәхетсезлеге кемгәдер бәхет китерә диюләре хактыр, күрәсең. Әгәр яратышып китсәләр, Солтангәрәй алар йортына күчеп китәр, дигән уй Хәлимә түтинең йөрәген яндырып үтте. Тагын ялгыз кала лабаса! Ялгызлык яман, һай, ялгызлык яман. Тик нихәлләр итмәк кирәк? Язмышыңа шулай язылгач.

Шундый уйлар белән өйгә табак-савыт юарга кереп китте Хәлимә түти.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев