Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Урманда борынны ярып кергән сагыз исе, нарат күркәләре исе исән калган мәхбүсләрнең туган җирләрен искә төшерә. Калкурак урыннарда җир кардан арынган. Кара җир өстенә йомшак үләннәр борынлап чыккан. Алар, йомшак яшел келәм кебек, күзләрне иркәләп, кояшның җылы нурларында сусыл борынчыкларын күккә таба сузып, кышны исән-имин чыкканнарына сөенәләр кебек. Исән калган тоткыннар сыман!

 

Әйе, кышлардан соң язлар килә. Яз – табигатьнең генә түгел, барлык тереклекнең уяну вакыты. Яз улкүңелләрдә йокымсырап яткан хисләрнең уянып, кешене сискәндереп, әле алда матур гомерләрнең булуын искәртүе, җаннарга дулкын-дулкын булып рәхәт бер хиснең мөлдерәп тулуы. Адәм баласына ничек кенә авыр булмасын, ачмы ул, ялангачмы, мәхбүсме яисә иреклеме, язның якты сулышы арыган җаннарга шундый ук тәэсир ясый. Ә ярату, сөю утында янган яшь йөрәкләргә бигрәк тә!

Камил белән Зәйнәпбану бер-берсенә бик нык якынайдылар. Аз гына буш вакытлары булса, ару-талуларын онытып, күршеләренең хәлләрен белергә керештеләр. Йөзембикә абыстай ике арада киләп сарып йөрде. Төн катарга Зәйнәп янына керсә, көндез балалар белән мәш килде. Тайга эчендәге татар авылларында үзе кебек абыстайлар белән танышып, дуслашып, алтыннарын ашау ризыкларына алыштырды, урманда язгы агач бөреләрен җыеп киптерде. Кәфенлеген суган кабыгы суына манып, алтын төсенә кертеп, кул белән Әминәгә балитәкле күлмәк тегеп кидерде. Кап-кара күзле, озын кара дулкын-дулкын чәчле, көлгәндә, бит урталары чокыраеп торган кыз, шул күлмәкне кисә, күбәләк була да куя, бии, әйләнә.

- Әбием, шундый матур күлмәк бу, рәхмәт сиңа! – дип, әбисенең алдына менеп утыра да абыстайның битләреннән үбә.Әбием, әбием, үскәч, минем чәчемә дә матур чулпылар тагарсың, яме, – ди.

- Ярар, кызым, исән-имин илгә кайтсак, мин сиңа чулпы гына түгел, зөбәрҗәт ташлары ут кебек янып торган алтын алкалар, йөзекләр, алтын беләзекләр кидерермен әле. Илгә кайтырга язсын иде дә бит,дип, Әминәне сөя Йөзембикә.

- Әби, Рәшит абый әйтә, ул «ил» дигән җирдә черкиләр юк, ди. Битлек кимичә дә болыннарда йөреп була, ди. Аннан соң Мишә дигән елга ага икән. Ул елга безнең Инәсәй елгасыннан киңрәк, зуррак микән? Абый әйтә, без анда «ташбаш» дигән балык тота идек, ди. Әби, ул балыкның башы таш булгач, аны ашап булмый ич инде. Ә ул әйтә, без аны мичкә тыгып кыздырып ашый идек, ди. Ялганлый инде ул, алдый.

- Кызым, ул балыкның исеме генә шундый. Ә болай ул кечкенә балыклар, абыең Инәсәйдән тотып алып кайта торган балыклар кебек үк ашый торган, тик кечкенәләр, бармак озынлыгы гына.

- Ә нигә соң ул кечкенә балыкларны тотып пешереп ашыйлар, кызганыч, үссеннәр иде. Әнә, абый Инәсәйдән нинди зур-зурларны апкайта.

- Алар шуннан артык үсмиләр, кызым, алар шундый. Ә Рәшит абыең маладис, безне балык белән туендырып тора, балык тотарга шундый остарды. Әтиең бик уңган бит, бәбкәм. Үзенә кармаклар, әллә ниткән җайланмалар ясап бирде. Ул күрше малае Костя белән көнозын елга буенда балык тотып утыра. Елга боздан арынды инде, тагын балыкка йөрер әле.

Бәкедән әллә ни күп балык алып кайта алмый иде. Ходай саулыгын бирсен оланның.

- Әбием, без илгә кайтканда, син дә безнең белән кайтырсың, яме. Ату ул «ил» дигән җирдә безгә синсез бик читен булыр бит. Ничек инде «ил» дигән җирдә синсез яшәп булсын ди? Ю-у-у-ук, – дип сузды Әминә, син булмагач, әниләр эштә вакытта миңа үземә генә торырга туры килер. Әгәр безнең белән кайтмасаң, мин дә кайтмыйм, Себердә синең янда калам. Аннан соң син миңа ул «ил» дигән җир турында күбрәк сөйлә әле

Әй кызым, син ул җирне белмисең шул, син бит пуезда тудың, шуңа күрә синең туган җирең юк. Әнә, абыең азмы-күпме илдә торып калды.

Рәшит уйнап утырган җиреннән башын күтәреп, кара күзләрен ялтыратып, Йөзембикә абыстайга карап куйды да:

- Анда минем дусларым калды: Сәлимә, Шакир, Сәгыйть... – алар күп инде. Ә Сәлимәнең йөзе көнбагыш чәчәге кебек чуар, ә чәче кызыл. Кояш шикелле инде менә, гел көлеп кенә тора ул Сәлимә

Хәзер генә шундый син, ә туганда, гыйфриттән дә ямьсез идең, башларыңнан каннар тамып тора иде. Ярый әле әни, куркып, пуезда ташлап калдырмады үзеңне, бәхетең бар икән. Жәлләгәндер инде, курыкмыйча үзе белән алды.

- Ялганлама, кызыл чәчле кеше булмый, чуар битле кеше дә булмый, син гел ялганлыйсың. Минем битем бер дә чуар түгел, ап-ак.

Әминә, күзләреннән яшьләр агызып, абыйсына ябышты:

- Үзең син гыйфрит, әбием, әйт әле абыйга, ник миңа әллә нинди сүзләр әйтә ул? – дип елап, әбисенә сарылды.

- Әби, ә нәрсә ул кызыл билле ал прәннек? Ул ашый торган әйберме?

- Ярар, әрепләшмәгез, балалар, татулыкка ни җитә, матур гына итеп уйнагыз. Менә кичә авылдан әзрәк кенә ипи алып кайткан идем, үлән чәе белән ашап җибәрегез әле, – дип, Йөзембикә карчык, бисмилласын әйтеп, берәр телем ипи кисеп бирде, савытларына хуш исле үлән чәе салды, киптергән мүк җиләге өстәде.

- Син дә шул Сәлимә кебек чебен тимәс чер итәр, шаккатам мин. Бу кызларга бер сүз әйтсәң, еларга гына торалар. Хәзер алай ук ямьсез түгел инде син, ничава. Ну Сәлимә барыбер синнән матуррак, кояш төсле ул, – дип кабатлап куйды Рәшит.

Аның биле дә бармы? – дип кинәт кенә сорап куйды Әминә.

- Әйе, кызым, ашый торган әйбер, тик ак мүк оны кушылмаган ипи тәмлерәк, Ходай ипидән аермасын, балам. Әле менә азрак җаен табып, җан асрап ятабыз, бөтенләй үк бетеренмәдек.

Әйдәгез, әти-әни кайтышка чәй кайнатып куйыйк әле. Киптергән җиләкләр дә салгач, ару була ул. Үткән ел мүк җиләге бик күп булды, язга чаклы җитте, әле яңасы өлгергәнгә кадәр дә сузарбыз. Ату монда күп кешенең тешләре, чәчләре коелып бетте инде. Ашау начар, күбесе өрәккә әйләнеп киптеләр.

Әминә, илнең нәрсә икәнен күз алдына китерә алмаса да, ул җирдә рәхәт буласын аңлады.

- Әбием, илдә әти белән әни гел безнең янда гына булачакмы? Алар кая теләсәләр, шунда бара алачаклармы? Минем бит аларны җүнләп күргәнем дә юк. Алар киткәндә, мин йоклап калам, алар кайтканда, тагын йоклаган булам.

- Әйе, кызым, илдә ифрат та рәхәт булачак. Әле анда синең тагын бер әбиең, бабаң, апайларың бар, диделәр. Син шундый да бай кыз безнең.

 - Әбием, алар минем турыда белмиләрме, әгәр белсәләр, ник алар монда килмиләр?

- Алла сакласын, тәүбә-тәүбә диген, кызым! Бу урынга кеше үзе теләп килми, монда куып китерәләр. Әбиең, бабаң сине илдә көтә. Кара әле, сөбханалла, Себердән нинди матур кыз алып кайтканнар, дип шаккатарлар әле, исләре китәр.

- Ә син безнең белән «ил» дигән җиргә кайтасыңмы суң? – дип, Әминә яңадан кабатлап куйды.

- Исәнлек кирәк, балам, исән калсам, бергә-бергә кайтырбыз

Ярар, әбием, әгәр син кайтсаң, безгә дә рәхәт булыр. Зәйнәп апаны да үзебез белән алырбыз, яме.

- Зәйнәпбану апаңның беркеме дә калмады, аны да калдырмабыз. Илгә барыбыз да бергә җыйнаулашып кайтырбыз, кызым, өметсез бер шайтан, ди. Адәм баласын өмет яшәтә, – дип, Йөзембикә карчык алтын беләзегенә алмаштырып алган буржуйка миче өстенә чиләк сыман калай савытка Енисейдан Рәшит тотып алып кайткан балыкны салып пешерергә куйды.

***

 

Енисейда боз кузгалды. Зур-зур боз кисәкләре, этешә-төртешә, бер- берсенә бәрелә-бәрелә, өсте-өстенә өелә-өелә актарылып актылар. Елга ярларыннан чыгардай булып ташыды.

Камил Зәйнәпбануга Мишәдә ничек итеп боз китүе, елганың ярларыннан чыгып ташуы турында сөйләде.

- Әй ул язгы ташулар! Кыш буе йокымсырап яткан бозлар шартлап, гөрселдәп ярылалар, ә аннан соң Мишә Сауш белән Алансу арасына очы-кырые күренмәгән диңгез булып җәелә. Шундый да матур була инде, Зәйнәпбану! Язгы кояш нурларында су өсте көзге кебек ялтырап тора. Ә болытсыз айлы төннәрдә ай, йолдызлар, суга төшеп, шул иксез-чиксез диңгезгә әйләнгән Мишәгә чумгандай булалар. Урыстау түбәсенә менеп карап торадырыек. Күктә дә йолдызлар, суда да йолдызлар. Гаҗәп матур! Ә бозлар, кыш буе тоткынлыкта ятканнан соң иреккә чыккан казлар сыман кыланып, Мишәне иңләп-буйлап Камага таба агалар да агалар, агалар да агалар. Яшьләр җыелышып боз кузгалуны карыйлар. Бер урамда яшьләр боз өстенә учак ягып суга агызалар, икенче урамда икенчеләре дә шулай ук. Андагы җыр, шау-шу, моң, тальян тавышы! Чөнки егетләр, кызлар, боз өстенә учак ягып, үзләренең хыялларын елга суына агызалар. Ә бозлар, ургылып аккан суда бөтерелә-бөтерелә агалар, берсенә берсе әле якынаялар, әле ерагаялар. Һәркем үз учагын таный, әгәр учагы сөйгәненең учагына якынайса, учак ягылган бозлар рәттән аксалар, димәк, быел урак өстендә яучы килгәнен көт тә тор. Көзгә игеннәрне җыеп алгач, сентябрьдә туй булыр дип өметләнә кызлар. Халыкта: «Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер» дигән мәкаль яши. Кыз бала көтә! Егетнең учак яккан бозы, әйләнә-тулгана үз учагына якынаюын көтеп, йөрәге дөп-дөп итеп сикереп, рәхәт итеп кысылып-кысылып куядыр. Әле мин моны синең белән очрашкач кына аңладым. Ул чагында акылым яшь булган, яшүсмер бала булганмын. Безнең Мишәдә боз китү, ташу вакыты шундый күңелле бәйрәм инде ул. Алансу белән Сауш арасында юл өзелә. Сөйгәннәре күрше авылда калганнар, бер күрешергә зар-интизар булып, атналар буе сагынышалар, су кимүен, юл төшүен көтәләр. – Камил, Енисейның актарылып-актарылып аккан бозларын ямансулап, күңеле алгысып күзәтте. Аннан соң Зәйнәпбануның кулларын тотып, кайнарлана-кайнарлана сөйләде:– Алла бирсә, Зәйнәпбану, синең белән Алансуга кайткач, без дә боз өстенә учак ягып җибәрербез, яме. Икебез ике ярдан Мишәгә ут салырбыз. Асылмалы күпер төбендә – чоңгылда – безнең учак ягып җылыткан бозларыбыз, бер-берсенә якынаеп, янәшә агарлар. Камага төшеп җиткәнче, гел бергә агарлар,дип, Зәйнәпнең салкынча бармакларын үзенең көрәктәй кулларына алып сыйпап куйды. – Без, әти белән әни шикелле, шундый да матур пар булырбыз. Бер-беребезне санлап, яратып, күп балалар үстереп, матур итеп яшәрбез, яме? Бер дә кайгырма, мин сине гел яратып, саклап кына яшәрмен. Алансуда үзебезгә матур, зур өй дә салып керербез. Шундый да рәхәт булыр инде менә. Бу җәһәннәмне онытырбыз.

- И-и Камил, андый көннәрне күреп булыр, дисеңме? Мин үзем ышансам да, никтер күңелем ышанмый. Бу эт тормышыннан котылып булырмы?

 - Барыбер эзләп тапкан булыр идем мин сине, Зәйнәпбану, үзем булмаса, йөрәгем сине эзләр иде, – диде Камил, Зәйнәпбануның калтыранып торган зифа гәүдәсен кочагына алып. – Аллаһы Тәгалә безне пар итеп яраткан, һәм бербөтен булыр өчен Себердә күрешергә насыйп иткән. Ә бу котып салкыннары, ачлы-туклы, кигәвенле-черкиле, үзәкләрне өзәрдәй авыр хезмәт – Аллаһының безгә җибәргән сынавы. Безнең мәхәббәтебезнең ныклыгын сынау. Без, сынмыйча-сыгылмыйча, ничек тә булса бу авырлыкларны җиңеп чыгарга тиеш, Зәйнәп. Безнең киләчәгебез хакына, синең яшьли харап булган әти-әниеңнең, абыең Госманның гомерләрен дәвам итәр өчен балалар үстерергә тиеш без, җаным. Килер шундый заман: без, беркемнән дә курыкмыйча, Аллаһ кушканча яшәрбез. Нәкъ элеккечә мәчетләргә гает намазына йөрербез. Ә син мин кайтышка өйдә таба исе чыгарып, коймак пешереп торырсың.

 - Камил, мин үзем дә әгәр син булмасаң, яши алмас идем. Син генә саклап калдың мине, Камил. Инде менә Аллаһтан ялварып сорыйм: саулык бир Камилемә, аның гаиләсенә исәнлек бир, дим. Ярый әле монда сезне очраттым.

- Зәйнәпбану, алай димә, минем үземнең менә бу каһәрләнгән якларга куылып килүемә, яшьлегемнең иң матур чакларының Себер тайгаларында газапланып, чиләнеп үтүенә йөрәгем әрни, җаным айкала. Аннан тагын уйлап куям: Себергә куып китерелмәгән булсам, мин бит Зәйнәпбануымны очратмаган булыр идем. Синнән башка ничекләр итеп яшәмәк кирәк?!

Енисей боздан арынгач, тоткыннарның эшләре артты. Сакчылар, акыра- бакыра, инде көчкә-көчкә үзләрен йөртә алган мәхбүсләрне эт урынына кудылар. Сал агызыр вакыт җитте. План-план! Агач кисү нормаларын тагын арттырдылар. Ачлык үзәкләремә үтте. Тоткыннар тайгада үлән тамырлары, яфраклар, төрле үсемлекләр табып ашыйлар, күбесе эч китү авыруы белән җәфалана. Больница дип аталган барак авырулар белән шыгрым тулды. Алар агач сәндерәләрдә, җир идәндә ут кебек кызышып яталар. Берәр атнадан соң Енисей яры буендагы траншеяләргә әрдәнәләп өелеп, траншея тулганны, Җир-ана куенына кереп, тынычлык табуларын көтәләр.

Нарат сагызы, ылыс исе аңкытып, Красноярскига яз килә. Енисей елгасын иңләп-буйлап боз ага. Язгы ташу... Җаннар айкала. Илгә кайтканчы, тагын ничә кышны үткәрәсе, ничә язны көтеп аласы бар. Кайтып булырмы? Ә траншеядә өсләренә туң туфрак атып күмгәнне көтеп, үлгәннәр ята.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: