Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Акылы киткән иде шул Фәгыйлә карчыкның. Ирен, балаларын, оныкларын югалту хәсрәтеннән акылын җуйган иде. Карт шомырт агачы, иртәнге җилдә ап-ак чәчәкләрен тибрәтеп, хуш исле таҗларын җиргә коеп, аның артыннан ялварды: – Кайт, Фәгыйлә түти, Хәбибуллаңны таба алмассың, ул юк инде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Фәгыйлә карчык тәрәзәләргә таң алсулыгы сарыла башлауга, почмак яктагы мич кырыенда зәңгәр җирлеккә зур-зур кызыл чәчәкләр төшкән чаршау белән бүлеп куелган бүлмәсендә йокысыннан уянып китте иң элек иртәнге намазын укыды. Анда да әллә ничә тапкыр буталды, ах, монысын укымадым бугай, дип, кабаттан, яңабаштан укып чыкты. Аннан соң кичә кичтән төенчегенә төйнәп, баш астына тыгып куйган әйберләрен алып,
иңенә чуклы челтәр ефәк шәлен салды да, өйдәгеләрне уятмаска тырышып, ишеккә таба юнәлде. Әнә, бишпочмаклы йортның юка гына такта белән бүлеп куйган икенче ягында, сәке өстендә тезелешеп яткан улы Шамил, килене Нурания һәм биш оныгы татлы таң алды йокысында. Әтиләре ягында – малайлар, әниләре ягында кызлар таралып йоклыйлар. Тик ул аларның кемнәр икәнен танымый. Карчык аягына кызыл эчле ялтырый тышлы гәлүшләрен киям дигәндә, туктап, кире керде дә, атлаган саен
шыгыр-шыгыр килеп җырлап торган, чәчәкләп-чуклап чын күннән тегелгән читекләрен киясе итте.
Ухылдый-ухылдый аягына киеп, башыннан шуып төшкән шәле
астыннан бүселеп чыккан чал чәчләрен рәтләп, яулыгы астына тыгып куйгач, төенчеген беләгенә элеп, ишекнең келәсен күтәреп ачты да ишегалдына җәелгән таш сукмактан урамга таба атлады. Күгәнен мул итеп кара дегет белән майлап куйган ишек, тавыш-тынсыз, шыгырдамый гына ябылды. Ишегалдындагы бәбкә үләннәренә мул итеп чык төшкән. Алар, Урыстау өстеннән ялкау гына күтәрелеп килүче кояшның кызгылт нурлары астында төрле төсләргә кереп, зәңгәрсу-кызгылт зөбәрҗәт ташлар сыман җемелдәшәләр. Урак койрыклы, зур кызыл кикрикле ак әтәч, читәнгә кунып, туып килүче ал таңны сәламләп, әллә ниткән куанычлы тавыш белән кычкырып җибәрде. Кетәклектә тавыклар уянып шыбырдаштылар, иренеп кенә кыткылдап алдылар. Әтәч шап-шоп итеп канатларын кагып алды да, җиргә төшеп берәр төрле җим табып алдымы, кыт-кыт килеп, тавыкларын чакырды. 

Әтәч тавышына күрше әтәчләр дә кушылып, инде таң атуын, торырга вакыт җиткәнен Алансу халкына хәбәр иттеләр. Абзарда иренеп кенә сыер мөгрәп куйды, сарык бәтиләре бәэлдәштеләр.
Урамнарны нурга төреп, үзенең мәшәкатьләре, шатлык куанычлары белән Алансуда яңа көн туып килә иде.
Фәгыйлә карчык, урам якка чыккач, олы юлдан Кыйгасар елгасына таба атлады. Өстенә кигән аклы ситсы күлмәге юка, шуңа күрә карчык иртәнге салкынча һавадан калтыранып куйды, җилкәсенә салган ак ефәк шәле дә карт сөякләрен җылытмады. Камзулын кияргә оныткан иде шул. Хәтере юк иде Фәгыйлә карчыкның. Туңса да, кире керәсе килмәде. Ашыгыч эше бар кебек сиксәнне узган карчыкка хас бумаганча, тар сукмактан җәһәт- җәһәт атлавын дәвам итте. Күршеләренең сары эте Сарбай, карчыкны
танып, сәлам биргән кебек, бер-ике мәртәбә һау-һаулап өреп алды да тынып калды. Фәгыйлә карчык атлады да атлады. Чәчәкләп-чуклап чын күннән тегелгән читекләре шыгыр-шыгыр килеп җырладылар. Юк, җырламадылар, еладылар бугай.
– Кая барасың, карчык? Шулай таң белән уянып, кай якларга юл
тотуың? – дип, читек җырына кушылып, иртәнге җил аякларына килеп уралды. Карчыктан җавап ишетмәгәч, җил дә тынып калды. Каермаларга уралып үскән эт эчәгеләренә, каерма төбендәге сукыр кычытканнарга, мәче борчакларына да энҗеләрдәй чык сибелгән.
– Сөбханалла, – дип куйды Фәгыйлә. – Күз тимәсен, иртәсе бигрәк
матур, сөбханалла! Юлларым да шулай уң булса иде инде. Исән-имин генә Хәбибуллам белән Шамилемне барлап алып кайтыйм. Кукан янына басуга дип кенә чыгып киткәннәр иде, әле дә күренмиләр. Кайларда гына каңгырып йөриләрдер? Югыйсә адаша торган көн дә түгел, ә болар юк та юк. Әллә,
Ходаем, өтермәнгә үк ябып куйдылар инде, үзләрен Аллаһ сакласын.
– Теге Гарәфи мөртәт Куканны сабанга җикте, буразнага бастыра алмый. Чыбыркы белән яра гына, әти, үтерә Куканымны, әйдә басуга, – дип, әтисен алып чыгып киткән иде улы. Шуннан икесе дә гаип булдылар. Суларга гына төшкән кебек булдылар, валлаһи. Шулай инде, ир-атка күз-колак булырга кирәк. Хатын-кыз карап тормаса, йортта тормышның рәте буламыни? Менә Котдуслар йорты. Шомыртлары чәчәк аткан икән, агачның яфрагы
да күренми, шау чәчәктә утыра карт шомырт агачы.
Урамның икенче ягыннан барса да, Фәгыйләнең хуш истән башы
әйләнеп киткәндәй булды. Котдус карт белән Нәзифә карчык урам тирәсендә күренмиләрме дип, инде төсе уңган күзләрен Котдуслар йортына төбәп күпме генә эзләсә дә, йортта җанлану сизелмәде.
– Шушындый матур иртәдә ни җаннарың белән йоклап ятмак кирәк? Әле пәрдәләре дә тартылып ачылмаган. Нәзифә карчык уңган-булган лабаса, ник әле һаман уянмаганнар? – дип, нигәдер алга таба атлап китә алмыйча, озак кына вакыт туктап торды.
– Тукта әле, кая барырга чыккан идем соң әле, кемнедер эзләп баруым лабаса. Теге Габделхәй кызы Нурания эзләп тапканчы, тизрәк атларга кирәк. Кай тарафка баруымны оныттым бит әле. Хәбибуллам белән Шамилем Чакрак тау буйларына сабанга киткәннәр иде түгелме? Әллә Кыйгасар елгасы буенамы? Хәтер диген инде син, ә! 

Фәгыйлә карчык Котдуслар йорты каршында кайсы якка атлыйсын
белмичә озак басып торды да, урамның икенче ягына чыгып, Котдусларның җилкапкасын ачып кереп, карт шомырт агачы төбендәге иске эскәмия читенә утырды. Эскәмияне терәткечле итеп ясап, яшел чирәм төсенә буяп куйганнар. Утырып, ял итәр өчен галәмәт тә җайлы инде. Карчык ябык җыерчыклы куллары белән шомырт агачының кайрылары каралып, яргаланып торган кәүсәсен сыйпап куйды.
– Син дә картаясың, агач, кара бу кәүсәләрең ничек муртайган, минем кулларым кебек буын-буын. Шулай, гомер узган саен агачлар да кешеләр кебек картаялар, муртаялар. Аннан соң нишлиләр? Нишләсеннәр, алар да безнең кебек үк мәңгелеккә китәләр. Аларның да безнеке кебек хәтерләре бетәме икән? Менә, күр син, олы юлга чыктым, тик кая таба, кай тарафларга барасымны оныттым. Кемне генә эзләп баруым соң әле
минем? Һай, каһәр суккыры, хәтерем бетте ләбаса, хәтерем бетте. Бу Котдус хатыны Нәзифә уянып чыкса, аннан сорар идем дә, ул да күренми шул. Шундый да матур иртәдә ничек җаннары түзеп йоклап яталардыр, билләһи! Җаннары юктыр боларның, – дип кабатлап, ап-ак пәрдәләр тартып куелган тәрәзәләргә тагын бер кат моңсуланып карап куйды. – Әй гомерләр диген син, ничә яшь тулды икән соң миңа? Күптер инде. Алай дисәң, әле теге Габделхәй кызы Нурания һаман биш-алты яшьлек
кызчык. Ул нишләп бездә тора икән, үз йортлары юкмы? Ә Габделхәй белән Маһруйбикә кайда икән соң?
Кояш, җиз табактай, ялкауланып кына кызарып чыгып, карт шомыртның тәлгәш-тәлгәш хуш исле чукларын кан төсенә кертте. Йомшак кына таң җиле исеп куйды. Фәгыйлә карчыкның иңнәренә шомырт тәлгәшләренең ап-ак таҗлары коелды. Һәм шомырт исе! Башларны әйләндереп, Котдус картның бакчасында шомырт исе аңкый иде.
– Һай-һай, исе дә исе! Әйтерсең лә, Акборын чишмәсе буендагы аклык аланы, билләһи!
Тагын җил исеп куйды да, шомырт агачы иелеп, йомшак ботаклары белән карчыкның иңнәренә тагын кар бөртекләре кебек ак таҗларын койды:
– Барасы юлыңны оныттыңмы, Фәгыйлә түти, барма, кире борыл, өеңә кайт. Оныгың тагын эзләп чыгар бит.
Озак уйланып утырды карчык, тик очсыз-кырыйсыз уйларының очына чыга алмады. Тәмам башы буталган иде.
Шомырт агачы хуш исле чәчәкләренә кунган бал кортларының
безелдәшкән тавышына куанып, карчыкның яратып, кәүсәсеннән
сыйпавына сискәнеп киткәндәй, иртәнге җилдән тибрәлеп куйды да тагын тукталып, үзенә текәлеп карап торган ак әбигә карап:
– Кая таба юл тотуың, Фәгыйлә түти? Шулай таң белән ни эшкә киенеп- ясанып Кыйгасар якларына чыгып китеп барышың, өстеңә дә юка гына киенгәнсең, туңарсың, – дип, янә кабатлап сорады.
– Менә исемә төште тагын – Хәбибуллам белән улым Шамил кичә
Кыйгасар буе басуына Кукан янына дип чыгып киткәннәр иде. Инде күпме вакыт авышты, кайтмыйлар да кайтмыйлар. Гарәфи мөртәтне кыйнагандыр бабаң. Шуңа күрә ябып куйганнардыр. Исәннәрме икән җаннарым? Шамилем дә бигрәк яшь, әле унбере генә тулды. Шуларны барлап алып кайтырга юлга чыккан идем. Инде юлларым хәерле була күрсен! Карт кешегә мондый озын юлларда йөрүе авыр инде ул, бик авыр.
– Ни сөйлисең син, Фәгыйлә түти? Аларның чыгып китүенә чирек
гасырдан артык вакыт үтте бит инде. Котдус карт белән Нәзифә карчык та күптәннән юк. Аннан соң улың Шамил сугышларда йөреп кайтты. Хәзер өеңдә киленең – теге заманда колын ашатырга килеп йөргән кызчык – Нурания белән биш бала үстерә. Бар, кайт, өйдәгеләр югалтырлар үзеңне. Аннан соң Кыйгасар елгасы борылып, Кәвәлгә таба ага торган җирендә тирән бит ул, күрәсеңме, нинди мул булып томан төшкән? Кире борыл,
Фәгыйлә түти, кире борыл, томанда адашырсың.
– Кит, булмаганны сөйләмә, исәр агач! Нинди чирек гасыр? Үзем
кичә иртән озатып калдым. Мәүлетгали атына утырып чыгып китте дә кайтмады Хәбибуллам. Гыйниятуллам да кайтмады. Зөһрәм дә, Нәфисәм дә, Камилем, Рәшитем, Әминәм... Барысы да басу капкасы артына чыгып китеп юк булдылар. Менә шуларны барлап алып кайтыйм дип. Үзәкләрем өзелеп, кичәдән бирле көтәм үзләрен. Алар чыгып киткән басу капкасы ягына карап көтә-көтә күз нурларым түгелеп бетте ләбаса! Ә син өеңә кайт, дисең! Юк, бу юлы тапмыйча кайтмыйм! Иремне, балаларымны эзләргә
чыгып китәм, ә мине Габделхәй кызы Нурания, шундый да матур акыллы бала инде, җитәкләп кире алып кайта. «Әйдә, әби, өйгә кайтабыз, сине әти белән әни көтә», – дип, кире алып кайтып китә. Гел шулай инде менә. Кем көтә, нинди әти белән әни? Алар күптән үлде бит инде. Рәтләп аңлатып бирә алмый. Габделхәй кызы нишләп бездә тора икән соң ул? Бу Котдус белән Нәзифә ни җаннары белән йоклап яталар?
– Хәтерең юк, акылың юк, Фәгыйлә түти. Сине иреңне, балаларыңны эзләп йөргән җирдән тотып алып кайтучы Габделхәй кызы түгел, Шамилең белән Нурания кызы – оныгың. Ә Котдус картның бу дөньяны ташлап киткәненә инде чирек гасыр, аның артыннан карчыгы...
– Кит, булмаганны сөйләмә, Шамилемә нибары унбер яшь. Ничек
инде унбер яшьлек баланың кызы булсын, ди? Котдус белән Нәзифә карчыкны да кичә генә күрдем. Әле менә безнең өйдә яшәүче кызымның ире сыер сатып алып кайтты да: «Әни», – ди, – нигә миңа әни дип әйтә торгандыр – «Сыерыбыз булгач, безгә ниемә ул кәҗә, әрәмгә ашап ята», – дип, Аксакалымны тотып суйды, әҗәткана! Утырыплар еладым инде, рәнҗепләр еладым. Ул кәҗәдә адәм акыллары бар иде, сөйләшергә теле генә
югые җанымның! Үзенә дә әйттем, кәҗәмнең итен ашаганда, Аксакалым, авызыңнан башын чыгарып, мә-ә-ә, дип кычкырып торыр әле, дидем. Хәзер минем янга утырып ашамый да инде, миннән курка кәҗә башын кыючы җәллад!
– Туктале, туктале, Фәгыйлә түти, ялгышасың лабаса. Әле генә әйттең бит, Нурания – Габделхәй кызы, дип. Ә син аны үз кызың, дисең. Хәтерең юк шул, кортка, хәтерең бетте. Ә Шамил синең улың бит ул. Инде улыңның да биш баласы бар.
– Кит, булмаганны, исәр агач, Шамилем, исән булса, минем Аксакалымны суяр идеме? Ә Нурания Габделхәй кызымыни ул? Юк, минем кызым ул. Аның белән торучы, минем Аксакалымны суючы җәллад кемдер, белмим. Хәбибуллам белән улым Шамилне табып алып кайтсам, кудырып чыгарам мин ул кансызны. Аксакалымны хараплар гына итте, пир суккыры! Адәм
акыллары бар иде кәҗәмдә, билләһи! Аксакалымны сагынып елаплар уянам да төннәр буе йоклый алмый ятам. «Әй Аллакаем, Фәгыйлә карчык, мине саклый алмадың», – дип рәнҗепләр киткәндер инде, миңа рәнҗепләр киткәндер кәҗәкәем, рәхмәт төшкере!
Фәгыйлә сукрана-сукрана эскәмиядән күтәрелеп, капкага таба
атлады.
– Кая барасым искә төште бит әле. Хәбибуллам белән Шамилемне эзләп алып кайтырга дип чыккан идем ләбаса. Минем Аксакалымны харап иткән җәлладны куып чыгарсыннар. Аннан Нәфисәм белән Гыйниятулламны да табып булмасмы? Зөһрәмне, Рәшитем белән Камилне, Габдрахман хәлфәне, оныгым Әминәне.
Кыйгасар буендагы зират сөттәй ак томанга төрелгән. Җир өстеннән ап-ак сөт елгасы агып баргандай томан агыла.
Хәтере утызынчы елларда адашып калган Фәгыйлә карчык, читекләрен шыгырдатып, зират ягына таба атлады. Тирә-юнен ямь-яшел чирәм каплаган сукмак буйлап зиратка таба атлаучы Фәгыйлә – каһәрләнгән елларда тормышы чәлпәрәмә килгән карчык – әйтерсең лә, томан эченнән мәңгелеккә таба Хәбибулласын, Шамилен, кызлары Зөһрә белән Нәфисәне,
оныкларын эзләп китеп бара иде.
Акылы киткән иде шул Фәгыйлә карчыкның. Ирен, балаларын,
оныкларын югалту хәсрәтеннән акылын җуйган иде.
Карт шомырт агачы, иртәнге җилдә ап-ак чәчәкләрен тибрәтеп, хуш исле таҗларын җиргә коеп, аның артыннан ялварды:
– Кайт, Фәгыйлә түти, Хәбибуллаңны таба алмассың, ул юк инде. Болай ялгызың гына ерак юлларга чыгып китеп адашырсың. Томаннар эчендә югалырсың. Әле Шамилең белән киленең синең чыгып китүеңне сизми калгандыр, таң алды йокысы бигрәк татлы бит ул. Уянгач, кайгырышып, тагын сине эзләргә чыгарлар. Нураниягә охшаган кечкенә кызчык – оныгың – сине табып, яңадан җитәкләп, өйгә алып кайтыр. «Әби, әби, әйдә өйгә кайтыйк. Сөтләп, чәй эчәрбез, аннары качышлы уйнарбыз. Рәхәт булыр, әби. Шундый да рәхәт булыр инде менә». Син оныгыңа
каршы килә алмассың.
Нәфисәң турында да берни белмисең шул. Зөһрәң, Хәбибуллаң,
Гыйниятуллаң, Рәшитең, Камилең, Әминәң турында да хәтерләмисең.
Аларның күбесе әллә кайларга, кеше бер киткәч, кире әйләнеп кайтмый торган мәңгелеккә киттеләр. Ә кайберләре – Алансу авылы ят иткәннәре башка җирләргә нигез корды. Син аларны Кыйгасар елгасы буендагы, Алансуның сандугачлар сайрап торган, тын гына томан эчендә оеп утырган чәчәкле, җиләкле зиратында да таба алмассың. Балаларыңның төрлесе төрле якта, Себердә, Үзбәкстанда әҗәлләрен таптылар.
Һәм мәңгелеккә китеп, гомер томаннары эчендә эределәр. Шамилең сугышлардан исән-имин әйләнеп кайтты да, теге аксыл-сары чәчле, зәңгәр күзле, Йолдызга шикәр ашатырга килеп йөргән кызчык белән тормыш кордылар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев