Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

–Габдрахман, күңелем сизә: Зәйнәпбану бу эшендә калса, кышны чыга алмаячак. Аны ничек тә коткарырга кирәк.

( Романның башын МОНДА басып укыгыз)

 

Ниһаять, тайгага яз килде. Себернең каһәр төшкән, мәңгелек булып тоелган зәмһәрир кышы, тоткыннарның үзәкләренә үтеп, бар әгъзаларын тоташ бозга әйләндереп, күпме кешене алып китте. Ачлыктан хәлсезләнеп, салкыннардан катып үлгән тоткыннарны, аякларыннан сөйрәп, үләт базы кырыена җыялар да, соңыннан мәет күмүче ике кеше, аяк-кулларыннан тотып, траншеягә ата. Көн буена чокыр кырыенда ятып шакыраеп каткан мәетләр траншеядәге мәетләр өстенә, бозга боз бәрелгән кебек, әллә нинди чыңлаган тавышлар чыгарып килеп төшәләр. Бу эшләрне тәмамлаганнан соң, мәет ташучылыр чокырга сикереп төшәләр дә, элек үлгән тоткыннарны таптап, яңа мәетләрне әрдәнәләп-әрдәнәләп өеп куялар. Алай эшләгәндә,чокырга мәетләр күбрәк сыя, яңа чокыр казырга тоткыннарны эшләреннән бүләсе булмый.

Тиздән Енисей бозлардан арыныр да сал агызу эшләре башланыр. Алтын юучылар бригадасы яланаяк салкын суда алтын юарлар. Салкын тидереп, үпкәләре шешеп, янып-пешеп ятарлар да бу дөньяны ташлап, траншеядә ятучылар санына өстәлерләр.

Быелгы кыш башка кышларга караганда да салкынрак, зәһәррәк булып килде. Салкын җиле үзәкләргә үтәрлек булды. Әллә нинди ач бүре улаган тавышлар чыгарып, иске телогрейка аркылы үтеп, күкрәкләргә кереп оялый да, тоткыннар земләнкеләренә кайткач та җылына алмыйча интегәләр. Эчәкләренә кадәр суык үткән ул мескеннәр бу каһәрләнгән дөньяны ташлап китеп баралар. Кемнәрнеңдер газизләре, кадерлеләре!  Ә мондагы сакчылар өчен – «расходный материал!» Өсләрендә – иске телогрейка, аякларында – табаны машина баллоныннан кисеп ясалып, олтан ябыштырылган, мамыктан юка гына эчлек куелган олы ботинкалар, башларындачүпрәктән эченә мамык тыгып тегелгән бүрекләр. Салкыннан баш каткан кәбестә күчәненә әйләнә.

Сакчыларның өстендә – кайры туннар, аякларында – киез итекләр, башларында – мех бүрекләр, тамаклары тук. Аларның авызларыннан мул булып бу күтәрелә. Ә тоткыннарның авыз-борын тирәсеннән аз гына пар да чыкмый. Чөнки ул җылылык эчләрендә үк инде бөтен әгъзалары белән бергә өшегән. Аларның әле бу көнгә чаклы исән булулары да бер могҗиза. Себер кышы бигрәк озын була икән, мәңге үтмәс кебек. Ә котып төннәре башлангач, кояш бөтенләй күренми диярлек. Әгәр урман кисү эшендә булса, кыз да исән калмас иде. Габдрахманнар өенә күчкән язда тагын әлеге дә баягы Йөзембикә карчык коткарды. Мифтахетдиннәр «фатиры»на күчкәч,

башта Зөһрә белән сөйләште.

- Зөһрә, безнең земләнкедә калган яшь кыз бала – Зәйнәпбану – бу мәхшәрдә исән калмас, бигрәк нәфис, нәзберек. Аны ничек тә җиңелрәк эшкә урнаштырырга кирәк, – диде.

-Мин нишли алам соң, абыстай? Сиңа рәхмәт, әгәр мине бала тапканнан соң ук урман кисәргә йә алтын юарга куйган булсалар, мин өзлегеп үләрием. Безгә булышыр өчен күктән фәрештәләр булып иңдең бугай, – дип, Зөһрә абыстайны кочып ук алды.

Шул вакытта ишектән килеп кергән хәлфәне дә үз янына сәндерәгә утыртты Йөзембикә.

- Габдрахман, күңелем сизә: Зәйнәпбану бу эшендә калса, кышны чыга алмаячак. Аны ничек тә коткарырга кирәк. Зөһрәне аш пешерү эшенә куйган теге сакчы сиңа миһербанлы, дисең бит. Син сөйләшеп кара әле, бу яшь кызны да Зөһрә янына куя алмасмы икән?

-Ярар, абыстай, барып карыйм, – дип, Габдрахман земләнкедән чыгып китте.

-Хәйләсез дөнья файдасыз, ди. Менә мин бу иске камзулымның җөйләрен иске кәҗә тиресе куеп калынайтып тектем дә, кыйммәтлерәк, кадерлерәк алтыннарымны шунда тезеп, кеше таба алмаслык итеп җөйләп куйдым. Төрмәгә кергәндә, сакчылар яшел хәтфә камзулымны алып калдылар, ә бу искесен йөземә бәрделәр. Нигәдер кәфенлекләремне дә калдырдылар, Аллаһка мең шөкер! Кирәге чыкты тагын, кәфенлегем Әминәбезне биләргә ярап куйды, ә зөбәрҗәт ташлы алкаларым Зөһрәбезне саклап калды. Йөзегемне Әминәбезгә бирермен дигән идем. Ярар, әйдә, исән булсак, алтын-көмешләремнең кайда күмелгәнен әйтермен әле. Илгә кайткач табарсыз. Улларымның да торган әдрисләрен камзул җөенә теккән идем. Габдрахман, ул әдрисләрне дә сүтеп алырсың. Яшем зур, үзең беләсең, аннан соң, – дип сузды Йөзембикә, – әле бу камзул җөендә тагын алтыннар барые, кирәге чыгар. Миңа нигә кирәк ул сары тимер, гомерем чыпчык борыны хәтле генә калган. Теге дөньяга баргач, барысы өчен дә җавап тотасы. Анда сорарлар икән, нинди акчага алдың бу малларыңны, дип. Таланган маллар түгел, әби-бабаларымнан, әти-әниемнән әманәт булып, нәселдән-нәселгә күчеп килгән бу алтын-көмешләр менә хәзер кешеләрне коткарырга булыша. Әгәр миңа ул-бу булса, аң бул! Кирәге чыкканда сүтеп алырсың. Аннан соң, илгә кайткач, улларыма да безнең турыда хәбәр бирә күр.

-Абыстай, кайларда гына сакладың син моны, алкаларың, монысы тагын йөзегең? – дип, хәлфә күзләрен тутырып, карчыкның күзләренә текәлде. Йөзембикәнең күз тирәләрендәге җыерчыклары да елмаеп торалар иде кебек. Ул тиз генә иске камзулын хәлфәгә күрсәтте.

-Тукта, Габдрахман, алтын күрсә, адәм шайтанга әйләнә, диләр. Менә Габделхагымның туй бүләге, – дип, хәлфәнең кулына зур зөбәрҗәт ташлы алтын йөзек салды. Чык тамчысы кебек йөзек кашы хәлфәнең каешланып, тупасланып беткән учында җиде төрле нур булып ялт итеп кабынды.

-Абыстай, белмим, белмим, ул теге юлы биргән алкаларны әллә кайчан йотты да онытты инде. Әйтеп карармын, тик бер генә тамчы да өметем юк.

Сәндерә кырыенда бер сүзгә дә катышмыйча утырган Камил: «Йә Раббым! Зәйнәпбануны әнисе янына эшкә урнаштыра алсалар, әйбәт булыр иде. Игелек иясе син Йөзембикә абыстай», – дип уйланып, әтисенең әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтте.

Хәлфә хәйран озак йөреп кайтты. Габдрахманның аяк тавышларын ишетеп, аягүрә басып каршы алды егет һәм әтисенең күзләренә текәлде.

-Булды, Йөзембикә абыстай. Башта, йөзен чытып, җирәнгәндәй карап торган иде. Гозеремә каршы да: «Нәрсә, хатыныңның да урман эшенә китүен телисеңме?» – дип, тамак төбе белән акыра башлады бу. «Иван Иваныч, нет, нет! Алла сакласын, менә родственникның дочкасы совсем бульная, памаги пужалыста», – дип, йөзекне сузгач, кулымнан тартып кына алды, валлаһи! Нәфисәмнең дә шундый алкалары бар иде. Йөзеге белән бертөсле, әбигә, кызыма, Зөһрәмә дә пар итеп, Гыйниятулла каенагам алып кайткан иде. Кызыл яулык япкан Наһар атлы айгыр хатын сандыгы-ние белән хәситәләрен, көмеш чулпыларын – барысын да җыеп алып чыгып китте. Сез аң булгансыз, вакытында улларыгызны да чыгарып җибәрә алгансыз, алтын-көмешләрегезне дә күмеп өлгергәнсез. Без шул бернәрсәсез калдык, авылдашлар андый эшкә бармаслар дип уйладык. Дөньясы әллә нәрсәгә әйләнде. Ата улны, ана кызны белми. Кызыбыз – Нәфисәбез – ялгыз аккошлардай аерылып калды. Хәзер кайда икәнен дә белмибез. Авылдан өч айга бер хат килә. Ул хатны да тикшермичә кертмиләр, ярамаган җирен сызып, бозып бирәләр. Үзебез язган хатны да пичәтләмәгән килеш кенә илтәбез дә, КВЧ нәчәлниге тикшереп, сызасын сызып, бозасын бозып ябыштырып җибәрә.

 

Каенсеңлем Асиләдән хат килде ярый. Нәфисәне кызы белән икесен Үзбәкстанга озата алдым, дигән. Солтангәрәй турында ник бер сүз булсын! Гыйниятулла каенагайны качып-посып калган басмачлар атып үтергәннәр, ди. Нәфисә ничек апасы авылына барып җиткән, бөтенләй дә ул тирәгә барырга җыенмаган иде ләбаса. Кызым баласы белән Үзбәкстанга киткән, ди. Кайларга барып урнашканын белмим, дигән. Үзәкләребез өзелеп, Зөһрә белән бихәбәр булып яшәп ятабыз. Баланың әтисе турында бер хәбәр дә юк. Габдрахман зур куллары белән күзендәге яшьләрен сөртте дә улы Камилгә дәште: – Улым, син бар, Зәйнәпбанулар янына кереп чык әле, иртәгә иртүк әниең белән тоткыннарга ризык әзерләргә барыр. Анда да авыр инде, бик авыр. Зәмһәрир салкыннарда көнозын пила, пычкы тарту түгел. Әниеңә дә җиңелрәккә килер.

Камил болай да, тизрәк чыгып китеп, Зәйнәпне сөендерү турында хыялланып утыра иде, шунда ук:

-Әти, хәзер кереп әйтеп чыгам, – дип, урыныннан кузгалып чыгып китте.

Өйдәгеләр йокларга җыендылар. Зөһрә кызын таралып йоклап яткан улы Рәшит янына илтеп салды. Утны сүндереп яткач та, әле озак кына медер-медер дога укып яттылар. Камил күренмәде.

-Сиңа әйтәм, кара әле, шактый вакыт авышты, Камил һаман кайтмый. Ул-бу хәл булмагандыр бит, – дип хәвефләнде Зөһрә.

- Булганга охшап тора, карчык, булганга охшап тора. Улыбызга унҗиде тулып килә. Үзеңнең уналты-унҗиде яшьлек, Ялантау чишмәсе буена уенга төшкән чакларыңны хәтерлә. Яшьлек, мәхәббәт кайда, нинди хәлдә яшәп ятуыңны карап тормый. Көтмәгәндә килеп, күңелеңне били. Үзебезнең Алансуыбызда булса, рәхәттә яшәгән булыр иде балаларыбыз да. Ләгънәт кенә төшсен бу дөньяны шулай болгаткан адәмнәргә! Яңа килгән тоткыннарны беренче күргән көнне тайгада ук сизендем: Камил Зәйнәпбануга бияләй илтергә киткән җиреннән үзгәреп кайтты. Йөзе майның унҗиденче кичәсе кебек балкып тора иде. «Ул кызга ничек булышырга икән, әти?» – дип, җаны бәргәләнде. Йөзембикә абыстайга рәхмәтләр яусын!

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев