Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

«Камил бәгърем, үзеңнең егерме биш яшьлек гомереңдә нәрсә генә күрдең соң син?! Ун елын Себердә газап чиктең, бары бер ел иректә яшәп калдың. Бер ел бәхетле гомер!..."

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Икенче көнне, барысы бергә бөтен гаиләләре белән җыелышып, Ялантау буена төшеп киттеләр. Сагынганнар иде, үзәкләре өзелеп, җаннары киселеп көткәннәр иде бу көнне.
– Әйдәгез, – диде хәлфә, – үзебезнең нигез яныннан урап узыйк әле. Нигезгә дога кылырга кирәк. Кайттылар, минем янга килеп сәлам дә бирмәделәр, дип рәнҗеп ятмасын.
Алар килеп җиткәндә, Галәү карт йорт каршындагы бүрәнә өстендә
тәмәке тартып утыра иде. Өстенә кигән көрән күлмәге күптән юылмаган, күрәсең, каешланып тора. Башында беләүләнеп беткән кара кәләпүш. Кырынмаган, йөзен ап-ак төк баскан. Абзарда мал-туар арасында йөргәнме, аягындагы чүәге сыер тизәгенә каткан. Аяк киеме тишек, күптән киселмәгән, саргаеп каткан аяк тырнаклары, иреккә чыкканга сөенгәндәй кәкрәеп торалар. Җирәнгеч бер кыяфәт.
Үзенә таба атлап килүче бер төркем пөхтә итеп киенгән кешеләрне күреп, шешенке күз кабакларын күтәрә төшеп, килүчеләргә текәлде.
– Габдрахман күрше дип әйтимме соң, исән-имин генә әйләнеп кайтып җиттегезме? Барыгыз да кайттыгызмы? – дип, торып басып кул биреп күрешәсе итте.
– Кайттык, әлхәмдүлилләһи, биргәненә мең шөкер. Илгә кайтып
егылдык, – диде хәлфә төксе генә итеп. Ләкин кул бирмәде. Галәү һавада эленеп калган кулын кая куярга белмичә аптырады.
Нигез беткән иде. Капка-коймаларга, күрәсең, күптән ир кеше кулы тимәгән, җилкапка бер генә күгәнендә эленеп тора. Болдырга менә торган баскычлар ишелеп каралганнар. Ишегалды, капка төпләре күптән себерелмәгән. Йортның буяулары уңып, купшакланып, акрын искән җилдә җилфердәп тора. Канәфер куагы да никтер сирәкләнеп калган, көздән кипкән ботакларын кисмәгәннәр,
алар яшел яфраклар арасыннан тырпаешып торалар. Сыерчык оясы өстендә ике чыпчык, күрәсең, балаларын очарга өйрәтәләр.
– Сыерчыклар оя кормаганнар, оялары килмешәк чыпчыкларга калган, – дигән уй хәлфәнең йөрәген чымырдатып үтте. Без киткәч, бу йортка сайрар кошлар да ияләнмәгән, үз итмәгәннәр.
Зөһрәнең Себердә елый-елый сагынып сөйләгән сүзләре әле дә
Габдрахманның колак төбендә яңгырап торалар.
– Әй әтисе, канәфер куагына кунып, яз кошларының сайравын сагынам да соң. Илгә кайткач, без дә өй түренә канәфер куагы утыртырбыз. Сыерчык оясы ясап куярсың. Рәхәтләнеп, куанышып сайрашсыннар әле, балалар үстерсеннәр, аларны очарга өйрәтсеннәр.
Инде бу нигез аларга ят. Тәрәзәләргә пәрдәләр дә эленмәгән. Аклы-
зәңгәрле тәрәзә йөзлекләренең дә нәкышләре коелган, буявы кубып,
каралып тора. Әнә, өй эченнән бер хатын-кыз, килүчеләрне танырга теләп, күзләрен кыса төшеп карады һәм елмайды. Яулыгы астыннан ап-ак чәчләре бүселеп чыккан хатынның авызында бары ике теше тырпаеп тора иде, нәкъ нәкышләре коелган йөзлекләр кебек.
– Ни нәрсәгә дип, нигезне шушы хәлгә төшердең, ходавәндә, кулың
юкмыни соң синең? Ничек кешедән оялмыйсың? – диде хәлфә.
– Нигез елатып ятасыз, каһәр суккыры бәндәләр! – дип кузгалып китте.

 Зөһрә сулкылдап елый иде.
– Сиңа әйтәм, әтисе, сиңа әйтәм. Бетергәннәр безнең кош оясы сыман йортыбызны, харап иткәннәр, фәрвайсызлар!
– Нигез генә түгел, әнисе, бөтен иле-җире шулар кулына калды бит. Күр син колхоз басуын. Үз нигезен кора белмәгән адәм актыклары илне тота алырлар, дисеңме? Ю-у-у-к. Нәрсә ул Галәүләргә кеше салып биргән йорт, каралты-кура? Үз хезмәте кермәгәч, игелеген дә күрә алмый ул аның. Әле өй эченә кереп карасаң, анда нәрсәдер. Пычракка батырганнардыр синең
җәннәт почмагы кебек өеңне. Йа Раббым, җан әрни, сулкылдап-сулкылдап, җан үрсәләнә! Әйдә, ярар, үзебезгә, балаларыбызга шундый хәлгә төшәргә язмасын! Аллаһы сөбханәкә Тәгалә балаларыбызны шушы адәмнәр хәленә төшермәсен! Нәселебезнең, затлы исемебезнең дәвамчылары булсыннар!
Хәлфәнең Себердә вакытта төшләренә кереп йөдәткән, җәннәт кебек, чарлаклы, тәрәзә өлгеләре аклы-зәңгәрлегә буялган йорты, кыйшаеп, таралып беткән капка-коймалары, төссез, пәрдәсез тәрәзәләре белән, сыкранып, Габдрахманнар гаиләсе артыннан карап, тагын китәсең, мине кемгә ташлап китәсең, дигәндәй ыңгырашып, нәүмизләнеп озатып калды.
Бер якка авышкан җилкапка, лыштырдатып, тишек чүәген сөйрәп кереп киткән Галәү артыннан әллә ниткән авазлар чыгарып шыңгырдап, еламсырап ябылды. Сыерчык оясы өстендә чыркылдашып утырган чыпчыклар куркынышып очып киттеләр дә, өй кыегына кунып, томшыкларын канат асларына тыгып тынып калдылар.

Элеккеге хуҗаларына ят иде инде бу нигез, яңа хуҗалары кебек төссез, нурсыз иде.
Хәлфәнең күз алдына әтисе килеп басты. Яшьли гүр иясе булган акыллы Галимҗан әйтер иде:
– Улым Габдрахман, нигезне санлап, яратып яшәргә кирәк. Нигез,
туган туфрак ана куены кебек инде ул. Әгәр нигезеңдә кычыткан үстерсәң, әниеңне рәнҗеткән сыман булырсың, нигезеңне карап тот.
Хәлфә әтисенең шул сүзләрен яңадан ишеткәндәй булды.
– Әй әти, үзем теләп түгел бит, нигезне мәҗбүри ташлап киттек. Ә безнең нигез хәзер мәркәзебез Казан каласында. Минем оныкларым шунда туачак, аларның нигезләре шунда булыр. Галәү хәленә төшүдән Аллаһ сакласын!
Ялантау чишмәсе челтерәп, җырлап агып ята. Зөһрә иреннәрен улакка куеп, тешләрне камаштырырлык салкын суны рәхәтләнеп, туйганчы эчте.
– Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм, Әминәмне тапкан көнне, пуезда бер тамчы суга тилмереп барганда, төшемдә шушы чишмә суын эчкән идем. Шундый рәхәт булган иде, әтисе, син дә эч әле. Балалар, күрәсезме туган як болыннарын? Чакрактау ягыннан килгән әрем исен сизәсезме, әллә ниткән кыр чәчәкләре исләрен? Рәхмәт сиңа, Раббым, бер Аллам! Безгә илләрне күрергә насыйп иттең! Мең газаплар күреп, күпме газизләребезне, инде якын туганнарга
әйләнгән дусларыбызны югалтып, илгә кайтып егылдык. Ят итмә безне, туган туфрак! Инде моннан соң ул газапларны күрергә язмасын!
Ялантау чишмәсе буенда әллә ничә урында пар сандугач сайрый. Шундый матур итеп чутылдыйлар инде җаннарым! Чишмә, җырлый-җырлый, челтерәп ага да ага. Ниләр уйлыйсың икән син, хәтер чишмәсе? Унбер ел элек Фәгыйлә карчыкның канлы күлмәген синең көмештәй суыңда юганнардыр.
Синең шифалы суың кызарып янып торган шәфәкъ төсенә кергәндер дә, бу вәхшилекне хәтеренә салып, зур суларга алып киткәндер. Кан хәтере кебек суның да хәтере бар. Таркатылган, юкка чыгарылган бу зур нәселнең, юк, алай гына да түгел, шундый ук газапларга дучар ителгән миллионнарның авыр, хәсрәтле язмышын аккан сулар хәтерлидер. Суның да хәтере бар, диләр!

Рәшит, кичә Ялантау чишмәсе буенда кояш кебек нурлы йөзле, тал
чыбыгыдай сылу кыз Сәлимә белән очрашуын искә төшереп, йөрәгенең кичне көтеп сулкылдавын тоеп, елмаеп куйды. Тиздән кояш баер да, алмалы көянтәсенә чиләкләрен асып, Сәлимә чишмә суына төшәр. Алар Рәшит белән җитәкләшеп, тау башына менәрләр, Ялантауга ай кунганын күзәтерләр. Егет шул матур уйларыннан күңеле булып елмаеп куйды.
Ләкин икенче көнне авылны дәһшәтле куркыныч хәбәр тетрәндерде: Герман сугыш ачкан. Ирләргә шушы сәгатькә Теләче военкоматына җыелырга дигән фәрман килде.
Шамил инде солдат хезмәтендә булган егет, тагын алты елдан соң гына әйләнеп кайтыр. Зәйнәпбану, кечкенә Әминәсен кочып елый-елый, Камилен озатып калыр. Үзәкләре өзелеп күпме генә көтсә дә, ирен көтеп ала алмас.
Калган гомерен ялгыз үткәрер. Һәм сандык төбендә саргаеп беткән кәҗүнни хәбәрне гомере буе саклар. «Йосыпов Камил Габдрахманович геройларча һәлак булды». Унөч яшеннән Сталин лагерьларында газап чиккән Камиле штрафбатта беренчеләрдән булып сугышка керер һәм шунда миллионлаган солдатлар белән бергә юкка чыгар. Барып, дога кылыр кабере дә калмас.
Зәйнәпбануның сандыгы төбендә иренең бары бер хаты сакланыр:
«Хат башы, мөмкин булса, яз каршы!
Исәннәрмесез, минем кадерлеләрдән кадерле, газизләрдән газиз хатыным Зәйнәпбану, кызым Әминә! Мин сезгә йөрәк бәгырьләремнән өзелеп төшкән чуктин-чук, күптин-күп сәламнәремне юллыйм. Әти-әниемә, туганнарыма да сәламемне җиткез. Мин бүген исән-сау, Ходай кушса, бәлки, иртәгә
дә исән булырмын, мине үлемнән бары тик безнең бер-беребезне өзелеп сөюебез генә саклыйдыр күк тоела, Зәйнәпбану. Их, ничек матур итеп яшәп ята идек бит! Каһәр суккан Гитлер! Монда мәхшәр көне. Әгәр минем белән ул-бу булса, кияүгә чык, Зәйнәпбану, ялгыз яшәмә! Мин синең ялгыз яшәвеңне теләмим. Монда туфрак яна, ташлар эри. Исән калып булмас.
Бәхетле бул, җаным, зинһар, бәхетле була күр! Әминәбезне сакла! Менә тагын ут эченә керәм.
Сезне бер күрергә тилмереп, Камилең. 1941 ел, 10 сентябрь».
Бу хатны – күз яшьләренә чыланып, хәрефләре танымаслык хәлгә
килгән хатны – Зәйнәп инде яттан белсә дә, сандык төбеннән алып, кат-кат укыр. «Камил бәгърем, үзеңнең егерме биш яшьлек гомереңдә нәрсә генә күрдең соң син?! Ун елын Себердә газап чиктең, бары бер ел иректә яшәп калдың. Бер ел бәхетле гомер! Шул бер ел эчендә Борискин бистәсендә чарлаклап, тәрәзә иргәләрен аклы-зәңгәргә буяп, Алансудагы кебек, аннан
да затлырак йорт салып керә алдык. Өй кыегындагы ояларында бала чыгарган сыерчыкларга сокланып карап торган идек. Әти-әниләр белән чөкердәшеп яши генә башлаган идек ләбаса! Инде аерылдык. Мин сине мәңге онытмам, гомерләрем буе сиңа тугрылыклы булырмын», – дип, Камилен сагынып, әти-әнисе урынына күргән каената-каенанасы белән бергәләшеп, Әминәсен үстерер Зәйнәпбану.

Рәшит 1943 елда сугышка китәр дә орден-медальләр тагып, исән-имин әйләнеп кайтып, көнбагыш чәчәгедәй якты йөзле, кояш кебек Сәлимә белән тормыш корып җибәрер.
Аннан соң сугыш арты еллары... Ачлы-туклы сугыш арты еллары!
Алда тормыш яхшы булыр, гел болай булып тормас, дип тырыша- тырмаша Советлар иле халкы якты киләчәккә, коммунизмга таба барыр.
Кешене өмет яшәтә. Кайчан да булса үзе теләгәнчә матур итеп яшәргә тиеш ләбаса адәм баласы! Менә тиздән, бик тиздән коммунизмга барып җитәрбез. Бар кеше дә бәхетле булыр. Мохтаҗлыклар, кимсетелүләр бетәр. Әйе, тиздән матур көннәр туар. Инде коммунизм таңының шәүләсе кешеләр күңелендә алсуланып тора. Алансу авылы халкы, черәшә-черәшә ачлы-туклы тормышта яшәп, «коммунизм» дигән җирдәге җәннәтне төзер.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев