Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Юк икән бит. Алансу да юк. Җырлый-җырлый агып яткан Ялантау чишмәсе дә, Ялантауга кунган ай да юк икән.

( Романның башын МОНДА басып укыгыз)

 

Ничек инде бер гаепсез Зәйнәпнең йомшак нәфис кулларына пычкы-балта тоттырырга була? Камил, тупасланган уч төбендә әле дә Зәйнәп кулларының җылысын тоя. Һәм күк йөзе кебек зәңгәр, төпсез күз карашын! Бу караш, гаҗизләнеп, ярдәм көтеп, егетнең күзләренә төбәлгән!

Камил әтисе янына килеп җитте дә пычкысына тотынды.

- Бияләеңне бирдеңме? – дип сорады әтисе.

-Әйе, тик аның кулларын бияләй генә коткара алмас. Җәрәхәте сөягенә кадәр төшкән! Япь-яшь кыз бала, күп булса – уналтыдадыр. Әти, исән калмас ул кыз, – дип, Камил җен ачулары белән пычкысын тарта башлады. Үзенә таба тарта да, бар көченә әтисенә этә. Көне буе эшләп арыган, сулкылдап сызлап торган беләкләренә җиһанның әллә нинди көчләре әйләнеп кайткан диярсең! Егетнең күңелендә моңарчы беркайчан да татымаган хисләр уянып, җанын алгысытты.

 

Караңгы төште. Акрынлап кына пычкы, балта тавышлары тына башлады. Тик сирәк-мирәк кенә кайдадыр көчәнеп гыжылдаган пычкы чыңы ишетелә. Бу инде санаулы көннәрен яшәүче, тәмам хәлсезләнгән тоткынның җаны тәненнән чыга алмыйча, соңгы көчен җыеп тартышып гыжылдавы. Чыж-гыж, чыж-гыж, аз гына, чүт кенә, план-план, паёк-паёк... Тоткыннарның җаннары тартыша – яшисе килә.

Бүгенге нормалары да тулды. Этен җитәкләп килгән сакчы, әрдәнәләп өйгән юан-юан агачларны үлчәде дә уртак өемгә өяргә әмер бирде һәм тайга эченә, көчәнә-көчәнә пычкы тартып азапланган мәхбүсләр ягына кереп китте. Габдрахман белән Камил, тигезләп киселгән бүрәнәләрне икесе ике башыннан тоттылар да Енисей буена түгел, черәшә-черәшә пычкы тарткан Зәйнәпләр ягына юнәлделәр. Агачларны чамалап, планга җитәрлек итеп ташып бетергәч, калганын «общак»ка ташыдылар. Сакчы кире әйләнеп килгәндә, соңгы агачны Енисей ягына илтә баралар иде.

-Аллага шөкер, сизмәде, – диде Габдрахман, куанып. – Бу балаларга булышмый булмас, бетәр болар. Мөселман кардәшләр бит. Бер-беребезгә булышып кына, бу мәхшәрдән котыла алачакбыз. Әйдә, яңалар белән бергә кайтыйк әле. Әнә, кискән агачларын тапшырып кайтырга җыеналар.

Алар килеп җиткәндә, Госман белән Зәйнәп бараклар ягына таба китеп баралар иде. Габдрахман белән Камилне күреп көтеп алдылар. 

-Рәхмәт сезгә, – диде Госман. – Коткардыгыз. Сеңелкәш бөтенләй бетәшкән иде.

Зәйнәп, оялып кына күзләрен күтәреп, Камилгә дәште:

- Бик зур рәхмәт.

-Дәү үс! – диде Камил, Нәфисә апасына охшатып. Апасы, Камилнең рәхмәт әтүенә шаярып, гел: «Дәү үс, энем!» – дип, малайның башыннан сыйпап куяр иде.

Кызның яралары чиләнеп торган учларын кулларына алып, җылы тынын өреп, яраларының авыртуын киметәсе килде Камилнең. Ләкин «дәү үс» дигән сүздән башка берни әйтә алмады. «Дәү үс», имеш. Мыскыл иткән кебегрәк килеп чыкты...

Менә тиздән алар икесе ике тарафка китәчәкләр. Зәйнәп – шыксыз бараклар ягына, Камил – үзләренең земләнкесенә таба. Егетнең бу кыздан бер генә дә аерыласы килми. Үзенең бу халәтен аңлый алмый да аптыраудан гаҗиз булып, алга атлый.

Озак кына сүзсез бардылар. Аерылышыр вакыт җиткәч, Габдрахман Госманга дәште:

-Әнә күрәсезме, бу яктан барганда, уң яктан алтынчы земләнке безнеке булыр. Әйберләрегезне алып килегез. Безнең земләнкегә күчәрсез. Зәйнәп, кызым, Йөзембикә апаң учларыңны майлар. Шифалы үлән чәйләре эчерер. Бер дә кайгырмагыз, инде язларны күрдек, Аллага шөкер. Кышын югалтуларыбыз чиксез күп булды. Улым Камил, яшьләрне каршы алырсың,- дип, үзләре кайтасы сукмакка юнәлде.

-Ярар, әти, каршы алырмын, – диде Камил, йөрәгенең дөпелдәве үзенә ишетелеп. – Килегез, Госман, бергә-бергә җиңелрәк булыр, – дип, әтисе артыннан атлады.

Аллакаем, менә бит нинди бәхет! Бу аксыл чәчле, тирән күлдәй зәңгәр күзле Зәйнәп аларның күршесендә генә торачак! Камил аны көн саен күрәчәк! Нәрсә булды бу дөньяга? Нәрсәләрдер үзгәрде. Хәтта көне буе пычкы тартып, балта белән чыршы ботакларын чабудан, скрипка кылыдай зыңлап торган беләк сеңерләре да сызлавыннан туктаган кебек булды. Ләкин йөрәге кысылып-кысылып тибә. Тик бу – икенче төрле, бөтен тәнгә әллә ниткән ләззәтле, татлы хис, рәхәтлек тарата торган сулкылдау. Камил, азрак атлагач, яшьләр киткән озын бараклар ягына таба борылып, ничектер үзеннән-үзе, ихтыярсыздан борылып карады. Менә хикмәт – Зәйнәп тә әллә Камилнең йөрәк тибешен ишетеп, әллә болай гына туктап, уңайсызланып кына кул болгады да тиз арада юлын дәвам итте.

Беренче мәхәббәт, нинди мөкатдәс һәм саф хис син! Кайда гына булма, нинди генә авыр хәлләрдә калма, син барыбер гашыйкларны эзләп табасың да, утлы, ләкин гаҗәп ләззәтле ялкыныңда яндырасың, йөрәкләрне җилкетәсең! Сөйгәнең атлап үткән сукмаклар да сиңа шундый якын тоела. Исемен Зәйнәп диде, Зәйнәпбанудыр инде. Камилнең күңелендә Ялантау чишмәсе буендагы уенда егетләрнең тальян тартып җырлаулары яңгырады:

-Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, рәхәт үтсен җәйләрең!

Бу җырга, чутылдап, сандугачлар кушыла, һәм челтер-челтер чишмә тавышы да шул ук җырны кабатлый кебек. Юк, әле ул малай чагында җырны да, тальян гармун тавышын да аңларлык хәлдә булмаган икән. 

Ул бу көйләрне, җырның сүзләрен колагы белән ишеткән, ә йөрәге аша үткәрмәгән. Чишмә буендагы ул җырлы-биюле уеннар, күңелендә янә яңарып, бүген дә җанын айкадылар.

 

Ул туган авылы Алансуда, имеш. Шәфәкъне алландырып, Кыйгасар басуы өстен кызгылт-алсу төскә манып, кояш баеганын көтә, дилбегә буе озын көнне үткәрә алмыйча тилмерә. Аруга кия торган киемнәрен киеп, чишмә буена кичке уенга төшәргә җыена. Чишмә буена Зәйнәп тә төшәр микән? Беренче тапкыр Себер тайгасында күргән сылу Зәйнәпне күңеле белән Алансуның сандугач моңына күмелеп җырлый-җырлый аккан Ялантау чишмәсе буена кайтарды да куйды Камил.

Әнә Зәйнәп, Нәфисә апасы кебек, читекләрен, күкрәк турыларына каеп- каеп, канәфер чәчәкләре чигелгән алъяпкыч, балитәкле күлмәкләрен киеп, алмалы көянтәсенә чиләкләрен асып, чулпыларын чыңлатып, чишмә буена төшеп килә. Камил аның читек җырлавын да ишетә кебек...

Әтисенең:

-Улым, әйдә ашарга барып килик, – дигән тавышына айнып китте.

Шунда гына ачлыктан күкрәк астының сулкылдап авыртуын сизде.

Юк икән бит. Алансу да юк. Җырлый-җырлый агып яткан Ялантау чишмәсе дә, Ялантауга кунган ай да юк икән. Алмалы көянтәләренә чиләкләрен асып, читекләрен җырлатып, суга баручы Зәйнәпбану да юк. Өстеңә ишелеп торган, сөңге кебек башларын зәңгәр күккә терәп үскән, үзләренең гаскәр кебек кырыласын көтеп торган йөзьяшәр чыршы, эрбет агачлары гына бар! Ачлы-туклы, тәмам хәлдән таеп, интегеп, этләрдән таланып, сакчыларның катлы-катлы итеп сүгенүләрен ишетеп, мылтык түтәләре белән кай җиреңә туры килсә, шунда оруларын, шул этләр каршында тезләнеп басып торучы ләгънәт төшкән каторжаннар тормышы бар икән. Һәм авыр эштән уч төпләре сөягенә кадәр суелып кергән, авыртуына түзә алмыйча, тавышсыз-тынсыз гына сулкылдап елап торган төпсез зәңгәр күзле сылу Зәйнәпбану бар икән. Җир йөзендә Татарстаннан Себер тайгасына куып китерелгән, интегә-интегә урман кисүче ике яшь йөрәк бар икән! Һәм алар, үз ихтыярларыннан башка, мәхәббәтләрен эзләп тапканнар!

 

Камил әнисе Зөһрә янына барып ашап-эчеп алгач, үзләренең земләнкеләренә кайтты да тизрәк яңаларны каршы алырга чыгып китте.

Мәче башлы ябалакның ара-тирә ухылдап куюы, нәрсәнеңдер туркылдавы да йөрәкләргә бер рәхәтлек бирә төсле. Күк гөмбәзе йолдызлар белән тулган. Тулган айның аксыл нурлары төнге тайганы коендыра. Чыршылар, әллә нинди әкияти бер кыяфәткә кереп, йолдызлы күккә карап, уйга чумганнар. Камил акрын гына адымнар белән кырый-кырыйларын йомшак мүк капланган сукмак буйлап атлады. Сукмак шулкадәр йомшак, һава күкрәк тутырып суларлык чиста, бөтен җирдә ылыс исе аңкый.

Ай нурында акрын гына үзенә таба атлап килүче яшьләр күренде. Киң җилкәле абыйсы кырыенда Зәйнәп бигрәк тә кечкенә булып күренә. Бер учка сыярлык нечкә билле бу кыз болан баласы кебек сылу иде. Камил аларны үзләренең земләнкеләренә алып керде.

Әле әниләре эштән кайтмаган. Ул иң соңыннан гына, арып-талып, тәмам эштән чыгып кайта да, намазларын укып алгач, топчанга барып ята. Беркайчан да зарланмый. Бары тик үзенә килеп сарылган Әминәсен кочагына алып:

- Әй балакаем, әле дә сез бар дөньяда! – дип, Ходайга рәхмәтләр әйтеп йоклап китә. Әтиләре балаларга шауламаска куша.

-Әниегезне уятмагыз, ул арыган, тыныч кына утырыгыз, – дип, Коръән укый. Шул минутта земләнке яктырып киткәндәй була. Әтиләренең куе матур тавышы җир асты йортларын сандугач оясына әйләндерә дә куя. Әйтерсең, алар тоткыннар түгел, әти-әниләре һәм инде үз әбиләренә әйләнгән Йөзембикә абыстай белән Алансудагы зәңгәр чарлаклы йортларында яшәп яталар. Әтиләре: «Иртәгә бәйрәм түгел, әйдәгез йоклыйк», – дип утны сүндереп яткач та озак итеп мәкам белән Коръән укуын дәвам итә.

Бүгенгә кадәр шулай булды. Берсенә берсе игезәкләр кебек охшаган көннәр, атналар, еллар узды. Ә хәзер Камил өчен барысы да үзгәрде...

Зәйнәп белән Госман, кыяр-кыймас кыны атлап, земләнкегә керделәр дә:

- Әссәламегаләйкүм! – дип исәнләшеп, ишек катында туктап калдылар. Йөзембикә абыстай:

-Әйдүк, әйдүк, оланнар, әйдәгез, түрдән узыгыз, – дип, яшьләрне үз янына чакырды.

Земләнкедә тыгыз иде. Әнә иң читтә Әминә, карлыгандай күзләрен ялтыратып, керүчеләрне күзәтә. Рәшитнең үз әттәхияте. Әллә нинди тимерчыбык табып кайткан да шуны бөгеп, кармак ясау турында хыяллана.

Госман белән Зәйнәп Йөзембикә карчык янына килеп урнаштылар.

-Без бүген Мифтахетдиннәр йортына күчәбез, ә яшьләр безнең йортта калырлар, – диде Габдрахман. Земләнке димәде, «йорт» диде. – Әйбер- караларны җыегыз да... Йөзембикә абыстай, Зәйнәпбануның кулларын карап ал әле, хараплар гына булган, тәмам эштән чыккан, – дип, сүзен тәмамлады.

Абыстай, кызның кулларын учларына алып:

-Ай-һай, кызым, – дип, уч төпләрен үзе ясаган майлар белән майлап, ниндидер үлән яфрагы япты да кәфенлегеннән бер тасма кисеп алып бәйләп куйды. Аннан үзенең тыныч, сабыр тавышы белән: – Төзәлер, Алла теләсә, төзәлер. Икенче юлы бияләй кимичә эшлисе булма, балам, кулсыз калырсың, – дип, Зәйнәпкә нарат сагызы исе килеп торган куе коңгырт төстәге төнәтмә бирде. – Мә әле, Зәйнәпбану кызым, эчеп куй, авыртуны баса торган чәй бу, шунда ук хәл кереп китәр, Аллаһның рәхмәте киң, – диде.

Габдрахманнар әйберләрен җыя башладылар. Әниләре кайтып кергәндә, Мифтахетдиннәр земләнкесенә күчәргә әзерләнеп беткәннәр иде инде. Камил, үз өйләреннән чыгып китәсе килмәсә дә:

-Сау булып торыгыз, – дип, ишеккә таба юнәлде. Ярым караңгы җир асты йортын балкыткан Зәйнәпбану алар куышында калды.

Зәйнәпнең күзенә озак кына йокы төшмичә азапланды. Камилнең елмаюын, күз карашының җылылыгын оныта алмады. Кызганып кына карады микән егет? Моңарчы бервакытта да белмәгән, тоймаган ялкын кызның йөрәген өтте. Инде менә шул җылылык, соңгы айларда кызның теткәләнеп беткән җанын уратып алды да яшәргә көч бирде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев