Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Шул чибәр кыз белән танышу өчен, Красноярскига кадәр килеп, шушы җәһәннәм утын үтү кирәк булган.

( Башын МОНДА басып укыгыз)

 

Йөзембикә абыстайның үзләре белән бергә яшәве Габдрахман хәлфә гаиләсе өчен тынычлык алып килде. Бу абыстай, әйтерсең, барлык татар хатын-кызларының сабырлыгын, чисталыгын, зирәклеген, уңганлыгын үзенә туплаган. Авыр эштән өзлегеп, ачлыкка, ялангачлыкка түзә алмыйча тәмам төшенкелеккә бирелгән чакларында, ул үзенең тыныч, салмак тавышы белән күгәрчен кебек гөрләп янәшә-тирәдәгеләрен юата. Үзенә ничек кенә авыр булмасын, йөзенә сабыр елмаю галәмәте чыгарып:

– Бәбкәм, чү, аз гына түз, авырлык артыннан җиңеллек килә ул. Тормыш карадан гына тормый. Алда якты көннәр дә күп булыр. Күрәсеңме, Әминәбез нинди сау-сәламәт булып үсеп килә! Сабыр канатларыгыз сынмасын, оланнар. Пәйгамбәребез авыр сабырлы булган. Аллаһ сабырлыкны ярата, – дип, гаиләдәгеләрнең күңелен күтәрә.

Чынлап та, Әминә инде биш яшен тутырган, карлыгач канатыдай кара күзле, озын керфекле матур кыз, үзенең чыркылдап көлүе, шуклыгы белән эштән арып-талып кайткан әти-әнисенең барлык кайгы-хәсрәтләрен оныттыра. Ә абыйсы Рәшит өчен ул бер курчак кебек. Инде ун яше тулган түгәрәк йөзле малай, сеңлесенә ул-бу булмасын дип, кызчыкны күз уңыннан ычкындырмый.

Габдрахман хәлфә белән Йөзембикә абыстай, җиренә җиткереп, барлык шартларына туры китереп, мәрхүм Мифтахетдин белән Гөлҗамалның искә алу ашларын уздырдылар. Җир кебек кара ипи кисәкләрен өстәлгә куеп, Йөзембикә карчык җыеп киптергән әллә ниткән хуш исле чәйләр эчеп, мәрхүмнәр рухына багышлап, Коръән укыдылар, дога кылдылар. Себергә бергә, бер вагонда килгән мөселманнар, гаилә булып, бер-берсенең хәсрәтләрен, юк-бар сөенечләрен уртаклашып яшәделәр. Тик аларның да инде бик азы калып бара.

Беркөнне Йөзембикә карчык:

– Безгә Мифтахетдиннәр земләнкесенә күчәргә кирәк, – диде. – Чөнки Рәшит тә исәйде, Камил инде җиткән җегет булды, шуңа күрә алар  земләнкесенә күченү мәслихәт булыр. Бу турыда хәлфә үзе дә уйлап йөри иде. Шуңа күрә бүген мәрхүм Мифтахетдиннәрне алыштырырга Татарстаннан яңа килгән мәхбүсләргә үзләренең җир асты йортларына күченеп килергә тәкъдим итте. Бу яшьләр Габдрахманнар килгәч тә торган озын, дүртәр катлы сәндерәләр тезелгән, ашык-пошык кына такталардан каккалап-суккалап корылган баракта урнашканнар иде.

- Улым, анда кыш чыга алмассың, хатының да яшь кызлар кебек кенә. Җир асты йорты булсын, идәне җир булсын, барыбер үз почмагың була инде ул. Әле ул баракларда чаршау-мазар корырга да рөхсәт итмиләр. Мин гаиләм белән ике ай яшәп карадым. Әле ярый, теләгән кешегә земләнке казып керергә рөхсәт бирделәр. Мин илгә кайтып киткәннәр земләнкесенә күчәм, ә сез минекенә күченегез, – дигәч, яшьләр тыннары-көннәре бетеп сөенделәр һәм шул көнне үк Габдрахманнар земләнкесенә күчеп килергә булдылар.

-Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт, агай! Тик бу кыз минем хатыным түгел, минем сеңлем, диде егет. Болар абыйлы-сеңелле райком секретаре балалары булып, әтиләрен төрмәдә «Англия шпионы» дип гаепләп атып үтергәннәр, йөрәк авырулы әниләре шул кайгыдан үлгән, ә балаларын Себергә сөргәннәр. Шулай итеп, гаиләләре таркалган, клуб хәтле зур йортларыннан мәктәп ясаганнар. Абыйсыозын буйлы, киң җилкәле егерме яшьлек егет – Казанда университетта укыган, ә сеңлесе – талчыбыгы кебек сылу гәүдәле, аксыл чәчле, зәп-зәңгәр күзле, ак йөзле, әле балалыгы да чыгып бетмәгән Зәйнәп быел мәктәпне тәмамлап, Казанга университетка керергә, мөгаллимә булырга җыенып йөргән җирдән көтмәгәндә- уйламаганда, шушы кеше ышанмаслык хәл килеп чыккан. Ничек инде укымышлы, уңган-булган әтиләре Англия шпионы булсын, ди?! Ләкин алданрак кулга алынып, төрмәдә утырган райкомның өченче секретаре, сорау алганда

-Без беренче секретарь Вәкил Әхмәтов белән бергә Россиягә каршы шпионлык иттек, секретлы документларны, әзерләп, Англиядән килгән агентка тапшырып тордык, – дип күрсәткән.

 

Икенче көнне әтиләрен караңгы төндә кара машинага утыртып алып киткәннәр. Шул китүдән кайтмаган, Казан төрмәсендә хөкем ителеп, өч көннән соң атканнар.

-Шул хәлне ишеткәч, әни сыгылып кына төште. Инфаркт, диделәр, – дип сөйләде Госман.

-Ә Зәйнәп әледән-әле алсу иреннәрен очлайтып, уч төбенә өреп ала. Габдрахман сулкылдап торган кызның кулларына карап алды. Кызның уч төпләре туналып бетеп чиләнгән, яралары сөягенә хәтле төшкән иде

-Әй бала, бала! диде Габдрахман. Хараплар иткәнсең бит кулларыңны, бетергәнсең. Инде нишләрсең?

 

 Шунда ялгызы калган Нәфисәсе исенә төшеп, тамагына төер утырды. Кайларда гына йөрисең икән син, кызым? Син дә кайлардадыр интегеп йөрисеңме, әллә Солтангәрәй эзләп табып, тормыш корып, матур гына яшисезме? Әти-әниләрегезнең кадерлеләре ләбаса сез. Нишләде бу дөнья, нинди хәлләргә төште адәм балалары?!

-Кызым, – диде ул сүзен дәвам итеп, – бүген абыең белән безнең  земләнкегә килегез. Анда Йөзембикә абыстай әллә ниткән үләннәр җыеп, дарулар ясый. Бик күп кешеләр, берәр җирләре авыртса, безгә килә. Кайтканда, кая барырга икәнен күрсәтермен. Кичкә әйберләрегезне дә алып килегез, шунда яшәп тә калырсыз. Бу кулың белән син бүген эшли алмассың. Планыгыз да тулмагандыр. Беренче көннәрне ияләнмәгән килеш бик авыр шул, – дип, улы Камил янына китте.

-Үлгәннәр урынына яңа тоткыннарны китергәннәр. Япь-яшь кыз бала, абыйсы егерме яшьлек егет. Райком секретаре балалары, әтиләрен атканнар, әниләре шул хәсрәтне күтәрә алмыйча үлгән. Кызның кулы чиләнеп беткән, бияләе юк, – дип авыр сулап, пычкысына ябышты.

-Илт, – диде Габдрахман, – әле безнең тотылмаган берәр пар бияләебез бар. Баланың кулы беткән, хараплар гына булган.

-Әти, минем уч төбе күнгә әйләнгән инде. Миңа берни булмас, үз бияләемне илтеп бирим, – диде Камил, әтисенең күзләренә карап.

Камил сакчылар юкмы дип як-ягына каранып алды да яңалар янына китте.

-Әссәламегаләйкүм, кардәшләр, – дип, егет белән кул биреп күреште- Камил.

– Ә мин – Госман, – диде киң җилкәле, озын буйлы егет, – һәм сеңлем Зәйнәп.

Камил кызга күтәрелеп карады да әйтәсе сүзен әйтә алмыйча тотлыгып туктап калды. Кызның моң, хәсрәт тулы зәңгәр күзләренә кереп адашты егет. Әйтерсең, аяк астында җир убылды, тайганың чыршы, эрбет агачлары өстенә авардай булды. Көч-хәл белән генә үзен кулга алып, бияләйләрен сузды.

-Мәгез, кулыгызга киегез, – диде һәм рөхсәт тә сорап тормыйча, кызның кулларын учларына алды. – Ай-яй! Сезгә бүген урман кисәргә ярамый, Зәйнәп. Җәрәхәт сөягегезгә кадәр төшкән бит. Ничек түздегез? Бияләй бирмәделәрмени?

Кыз өчен абыйсы җавап бирде:

-Юк, әлегә бияләйләр бетте, диделәр. Яңа партия килгәнче булмаячак икән. План тутыра алмыйбыз, Зәйнәп мондый авыр эшкә өйрәнмәгән. Бу эш уналты яшьлек кыз балага түгел, безнең кебек егетләр өчен дә авыр.

Камилнең – унҗиденче яшенә чыккан, беренче тапкыр кызлар кулын тотып караган, кызның зәңгәр күзләренә кереп адашкан егетнең – Зәйнәпкә булышасы килеп, йөрәге дулап типте. Әле беренче тапкыр күргән бу гүзәлнең бөтен авыруларын үзенә алырга теләгәндәй:

-Сез сакчылар күргәндә эшләгән булып кыланыгыз, тик кенә эшләмичә басып торсагыз, Алла сакласын, алар үз эшләрен яхшы беләләр, әллә нинди этлекләр эшләрләр. Мин әти белән киңәшеп карыйм әле, – дип, хәлфә ягына таба атлады. Шул минутта Камилнең тормышы асты-өскә килде. Йөрәге болыннарда чабып йөргән яшь колындай каядыр ашкынып типте, җанын- тәнен моңарчы татымаган әллә нинди ләззәтле, татлы хис чолгап алды.

Беренче тапкыр күргәндә, матур булып тоелган, ылыс исләре бөркелеп торган урман, тоткыннарга башта җәннәт булып тоелган Себер, ә соңыннан кеше көче җитмәслек газаплы, ачлы-туклы тормыш, үзәкләргә үтеп, каннарын эчүче черкиләр белән тәмугка әйләнгән урман бүген Камилгә шундый да матур һәм гүзәл булып күренде ки, әйтерсең, инде өзелергә торган буыннарын зәңгелдәтеп тарттырып авыр хезмәттән тимергә әйләндереп агач кисәсе юк. Күзләрен күтәреп, күккә карады егет. Зәйнәп күзләре кебек зәп-зәңгәр күк йөзендә сирәк-мирәк кенә болыт мендәрләре йөзеп йөри. Енисей елгасы өстендә каядыр чакырып, өзелеп-өзелеп, акчарлаклар кычкыра. Өздереп- өздереп, кошлар сайрый. Тукта әле, бу кошлар элек тә сайрагандыр бит? Тик егет аларны ишетмәгән. Ул бары тик чыж-чыж итеп яңгыраган пычкы һәм «тук-тук» дип, көннәр буе тукылдаган балта тавышын гына ишетә иде. Тайганы яңгыратып, гел бертөрле аваз килә: «чаж-чож», «чаж-чож», «тук- тук», «тук-тук»... Ә башта бер үк сүзләр кабатлана: план-план, ипи-ипи, план- план, паёк-паёк. Дөньяда тагын әллә нинди хисләр бар икән бит! Дөньяда зәңгәр күзле, талчыбыгы кебек кенә зифа буйлы Зәйнәп исемле кыз яшәп яткан! Ә Камил белмәгән. Шул чибәр кыз белән танышу өчен, Красноярскига кадәр килеп, шушы җәһәннәм утын үтү кирәк булган.

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев