Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Юк шул, Нәфисәгә туган якларына юл ябык. Анда аның әби-бабалары яши һәм Солтангәрәй!

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Нәфисә иртәнге кояш нурлары йөзен җылытуына уянып китте. Күпмедер вакыт таң алдыннан гына күргән төшен исенә төшереп, селкенмичә дә, ачык балкон тәрәзәсеннән кызарып, моңсуланып күтәрелеп килгән кояшка карап ятты.

Нинди генә төш иде соң әле? Нәфисә ничә еллар күргән куркыныч төшләргә охшамаган бу. Бүген Нәфисәнең туган көне – егерме бер яше тулган көнендә хатынның бөтен бәгырьләрен айкап алган, күңелендә булган әллә нинди якты хатирәләрне уяткан шундый ләззәтле төш иде.

Әйе-әйе, дөньяны алсу-кызыл нурга төреп, Урыстау өстеннән кояш күтәрелеп килә иде. Нәфисә – япь-яшь кыз бала – иртән-иртүк торып, чишмәгә суга бара.

Әбисе Фәгыйлә аңа:

- Кызым, таң туып кына килгәндә, чишмәгә төш син. Таң суы белән битләреңне юсаң, йөзең шундый да нурлы булыр, кешеләргә мәхәббәтле күренерсең. Таң белән уянырга өйрән, балам, – дип, гел тукып тора иде.

Әйе, әбисе шулай оныгын кояш белән бергә торырга өйрәтте. Менә бүген дә төшендә, инде онытыла төшкән Ялантау чишмәсенә таң суына барды. Әнисе, көндәгечә, бер оя күксел төстәге казларны капка төбенә чыгарып:

- Кызым, барган-барган казларны да Айба тавы күленә төшерсәнә, – ди.

Нәфисә, аякларына чүәкләрен генә элә дә, әтисе бөгеп, алмалар төшереп буяп бизәкләгән көянтәсенә чиләкләрен асып, Ялантау чишмәсенә таң суына бара. Аның белән бергә сукмак буйлап тезелешеп, як-якка тайпылмыйча, каңгылдашып, казлар атлый. Иң баштан бик гайрәтләнеп ата каз бара, аның артыннан – ана каз һәм инде хәйран гына тернәкләнгән, каурый канатлар чыгарган унике бәбкә. Нәкъ кешеләр кебек инде менә. Тулы бер гаилә!

Нәфисә, чишмә буена җитеп чиләк-көянтәләрен калдырды да, чүәкләрен салып, казларны Айбатау күленә куа китте. Әйе, әйе, нәкъ бүгенге кебек кояшлы иртә иде. Мул булып, чык төшкән. Ефәк хәтфә үләннәр өстеннән атлавы шундый рәхәт. Күктә тургай, юк, берничә тургай икән, нокта хәтле генә булып өскә күтәрелгәннәр дә, таңны каршылап, җир йөзенә моң түгәләр. Нәфисә, күзләрен кыса төшеп, кулларын каш өстенә куя да җиһанны моңга күмүче нәни кошларны күзли. Тик күк йөзендә бары тик кечкенә кара нокталарны гына күрә.

- Ай-яй биектә, монда чаклы ничек тавышлары ишетелә икән? – ди кыз, аптырап.

Аяк бармаклары арасына кысылып калган, Нәфисә исемнәрен дә белмәгән чәчәкләр, аяк табаннарын рәхәт кытыклап, өзелеп-өзелеп калалар.

Айба тавы күленең суы зәп-зәңгәр. Монда бакалар сайраша – хор белән җырлыйлар. Гомере буе бакадан курыккан Нәфисә аларның тавышына да соклана. Әнә, күлнең бер читен бака ефәге каплаган, әйтерсең, бака кызлары, бирнәгә челтәр япма әзерләп, күл өстенә ябып куйганнар.

Яшел ефәк күлмәкләрен кигән бөдрә таллар, моңаеп, күлнең тымызык суын эчәргә теләгәндәй, башларын суга игәннәр. Куе камышлар арасында оя-оя кыр үрдәкләре ара-тирә генә аваз салалар. Сап-сары төнбоеклар, таң нурларында коенып, таҗларын ачканнар. Сагыш төсендәге сары төнбоеклар!

Казлар тиз арада тынып утырган күлгә таба атладылар да, күлнең көзгесен ватып, сөенечләреннән шап-шоп итеп канат кагынып, тын күлне шау-шуга күмделәр.

Ялантау болынында тышауланган акбүз атлар үлән утлый. Яннарында – колыннары. Нәфисә Куканны, ак оекбашлы Куканның колыны Йолдызны таный. Колыны уйнаклап, ашкынып, каядыр чабып китә башласа, Кукан, баласын югалтудан куркып, ачуланып, ыржаеп кешнәп җибәрә. Ләкин колыны артыннан бара алмый ул тышауланган. Колыны, әнисенең тавышын ишетеп, кире чабып килә дә, дың-дың итеп, әнисенең имиенә борынын төртеп имә башлый. Акбүз атлар чәчәкле болын печәне утлыйлар.

Нәфисә кире чишмәгә таба атлый. Юлда болын чәчәкләреннән башына такыя таҗ үреп кия. Тубыгына тиярдәй чәчләрен иңнәренә таратып салган. Чишмә буена кайтып җитәргә аз гына калгач, күзләрен күтәреп Ялантау итәгенә карый һәм аптырап туктап кала. Чишмә буендагы чикләвек куаклары төбендә ул – Солтангәрәй! Язгы күкрәү, тыелгысыз ташкын булып җанына кереп урнашкан, сулар сулышына әйләнгән, төшендә ялгыз аккош булып күккә ашкан, һаваларда өзелеп калган каурые Нәфисә кулына канлы батист чигүле кулъяулыкка әйләнеп килеп төшкән, Аклык аланына таба очып китеп юк булган Солтангәрәй! Нәфисә, сөйгәнен яңадан

югалтырмын дип куркып, чишмә буена йөгерә. Солтангәрәй, киң итеп елмаеп, кочакларын җәеп, аны көтә. Инде менә килеп җитәм, сөйгәнемнең куенына кереп эреп бетәм дип, бар булган көченә йөгерә Нәфисә. Тик никтер ара һич якынаймый, ерагая гына бара! Һәм Солтангәрәй иртәнге кояш нурларында эреп юкка чыга.

Нәфисә, уянып киткәч, бу төшеннән аерыла алмыйча, алсу төстәге ефәк төнге күлмәктән атлас юрганы астында озак ятты.

Дөнья мәшәкатьләре белән инде ерагая башлаган идең түгелме соң, Солтангәрәй?! Менә бүген, йөрәкләрне сызлатып, яңадан төшкә кердең һәм Нәфисәңнең җанын айкадың! Инде синнән, туган якларыннан аерылганга да биш ел узган. Озын-озак биш ел гомер. Биш яз, биш җәй, биш көз, кышка да охшамаган биш «елак» кыш. Нәфисә Үзбәкстанның юеш җепшек кышларында Алансуның буранлы, салкын кышларын сагынып тилмерде. Әй ул кышлар! Морҗа тишекләреннән кереп, җил улап торган буранлы төннәр! Судан кайтканда, чиләк төпләрендә хасил булган бозлы «сөңгеләр»! Йөзләрне – алсу-кызыл, керфекләрне, мамык шәл читләрен ап-ак бәскә төргән туган якның салкыннары! Аннан соң җылы итеп яккан мич башына тезеп куйган киез итекләр, киез каталар... Әнисенең иртән яккан мичкә чуенга салып, өстен таба белән томалап пешергән борчак ашлары. Төш вакытында әнисе чуенны ухват белән тартып чыгарыр иде. Өстен ачып җибәргәндә, аннан бөркелгән хуш ис! Өйгә басу исе, җил исе, тормыш-яшәеш исе кереп тулар иде. Сөягеннән араланып мәмрәп пешкән сарык ите һәм кабыгы борчагыннан аерылып өскә күтәрелеп изелеп торган, авызыңда эреп китәрдәй борчак ашының тәмлелеге:

- Әй әнисе, бигрәкләр дә тәмле итеп пешерәсең инде ризыкны! – дип мактый әтисе.

- Итен, бәрәңгесен, борчагын, суганын, кишерен, тозын, борычын бергә салып мичкә куйгач, үзе пешә инде ул, мич үзе пешерә инде аны, – ди әнисе, әтисенең мактау сүзләренә уңайсызланып. – Бөтен кеше дә шулай пешерә торгандыр.

- Ю-у-у-к, – дип суза әтисе, – син ризыкны бисмилла әйтеп, дога укып әзерлисең, шуңа ашларың тәмле, ләззәтле, шифалы була.

 

Әнисе дәшми. Кыска көннәр шулай үтеп китәләр дә, серле сихерле кышкы кичләр җитә. Тышта салкын. Шарт-шорт бүрәнәләр ата. Тәрәзә пыялаларында нинди генә бизәкләр юк – агачлар, төрле-төрле яфраклар, чәчәкләр! Әтисе җиделе лампаны яндырып куя да өстәлгә тастымал җәеп куеп, озак итеп, моңлы итеп Коръән укый. Әтисенең тавышы калын, күкрәк тавышы. Ә әнисе белән Нәфисә кул эше белән мәшгуль. Татар халкының күркәм гадәте! Кыз бала тууга, бирнә әзерли башлыйлар. Киндер үстерәләр, сугалар, эрлиләр, тукыма ясыйлар һәм язгы кояшта агарталар. Азрак кул арасына керә башлагач, кыз бала үзе тегә, чигә, бәйли. Язгы кояшта киндерне ап-ак булганчы агарта. Һәрбер әзерләгән әйберен чит-читләренә чүкелгән ялтыравык тимер сугылган, зәңгәргә буяп матур итеп өсләренә дә аркылы-торкылы тимер тасмалар кагылган бирнә сандыгына җыя баралар. Булачак кияүгә, каенана-каенатага, каенэнеләренә, каенсеңелләренә, әби- бабаларына...

Салкын кышкы төннәрдә, җилкәләрен җылы мичкә терәп, әтисенең моңлы итеп Коръән укуын тыңлый-тыңлый, әнисе белән кул эше эшләгән чакларын сагына Нәфисә. Һәм әнисе ипи салган көнне. Ул көн кызның күңелендә бер якты хатирә, бәйрәм булып исендә калган. Әнисе кичтән кечкенә кисмәк белән келәттән он алып керер иде. Аннан соң җилпучка он иләр – дөпе-дөпе, дөпе-дөпе бер көйгә әнисе кулында нечкә җиз иләк бии. Җилпуч өстенә ап-ак он тавы өелә.

Әтисе җәй көне ярып, киптереп куйган утынны кертә дә матур итеп мич кырыена өеп куя. Әнисе күәс төбендәге үткән атнадан калган әчелектән «баш» ясый, колмак өсти һәм мич башына күпертергә куя. Инде чыра теленгән. Тик мичне генә үрләтерлек итеп, бар нәрсәне хасиятләп куя.

Пышылдый-пышылдый, сөйләшә-сөйләшә, камыр күтәрелә. Әнисе мич каршында гына арыш камыры өстенә юка итеп бәрәңге боткасы салып, өстен күкәй белән майлый да дучмак пешерә. Кечерәк балалар йокыдан торганда, инде дучмак әзер була. Әнисе мич төбен кат-кат себерә дә, түп- түгәрәк ипиләрне мич төбенә күп итеп тезә.

Иртәнге чәйне эчкәч, Нәфисә бәкегә суга китә. Ә урамда зәмһәрир суык һәм төтен исе, чөнки әтисе мунча ягып җибәргән. Мәтрүшкә исе, каен себеркесе исе – сафлык, пакьлек һәм инде томаланган мичтән дә урамга таралган ипи исе – басулар, кырлар исе.

Төтеннәреннән ипи исе килеп торган Алансуның ап-ак карга уралган урамнарын, Тереклек елгасындагы бәкедән су алып кайтып җиткәнче чиләк төбендә барлыкка килгән боз сөңгеләрен Үзбәкстанның елак җылымса кышларында сагынып, үзәге өзелә Нәфисәнең.

Ә бүгенге төше Алансуына кайтарды. Әллә никадәр куркыныч төшләр күреп, һаман кайнар утта янгандай куырылып елап уяна иде ул моңарчы. Нәфисәнең җанына ниндидер бер тынычлану иңгәндәй булды...

Нәфисә юка атлас юрган астыннан шуып кына чыкты да идәннән түшәмгә кадәр тиеп торган, кыйммәтле агачтан сырлап-сырлап эшләнгән көзге каршына килеп басты. Көзгедән аңа иңнәреннән узып, дулкын-дулкын булып агып тубыгына кадәр төшеп торган кара чәчле, карлыгандай кап- кара күзләрен камап алган озын керфекле, зифа гәүдәле гүзәл карап тора иде. Ул иртәнге төшен исенә төшереп, бит урталарын чокырайтып елмаеп куйды. Аннан соң кызы Газизә янына килеп, аның битләреннән үпте. Кызы рәхәтләнеп, таралып, үзенең зәңгәр пәрдәләр корган караватында йоклап ята. Иртәнге кояш нурлары йөзенә төшкән. Нәфисә тагын берәр сәгать йокласын әле дип, төнге калын пәрдәләрне тартып куйды.

 

Ачык балкон ишегеннән бүлмәгә саф һава кереп тулган. Бүген авылын аеруча сагынып, өзгәләнә-өзгәләнә исенә төшерде Нәфисә. Әллә инде күргән төше җанын айкады, әллә мәңге онытылмаслык сөйгәне Солтангәрәйне төштә күрү күңелен актарды... Ничектер җан әрнүләре басыла төшкәндәй булса да, онытылмаган икән ул.

Әнә, кызы Газизә тыныч кына йоклап ята. Кулларын як-якка ташлап, озын куе кара чәчләрен таратып, матур төнге күлмәк киеп, Нәфисәнең җаныннан да газиз кызы Газизәсе татлы таң алды йокысында. Баласы инде чын үзбәк кызы булып үсә. Татар телен белми дә диярлек. Апасы Мәдинә белән көне буе бергә, йоклаганда гына аерылышалар. Таң атып, йокыларыннан уянуга, әле бит-күзләрен дә юып тормыйча, йә Мәдинә икенче катка менеп җитә, йә Газизә дөбердәп, беренче катка йөгерә. Аларның чыркылдап көлгәннәре, икесе бергә юыну бүлмәсендә мәш килеп юынганнары, яңгырап ишетелеп, зур өйне әллә ничек кенә бәхет, сөю, сәгадәт белән тутыра кебек. Аннары үз бүлмәсеннән Әсхәдулла бабалары чыга. Кызлар мәһабәт зур гәүдәле профессорга сарылалар:

Баба, баба, бүген аккошлар карарга күлгә барыйк әле

Ярар, – ди бабалары, – барырбыз. Бакчадан кайткач, күлгә аккош ашатырга барырбыз.

Профессор кызларга каршы бер сүз дә әйтә алмый. Нечкә күңелле доктор балалар янында үзе дә чын сабыйга әйләнә дә куя. Күз карашы да үзгәреп китеп, күз кырыенда мөлаем җыерчыклар җыела. Балалар икесе дә, бабаларына чәй эчәргә дә ирек бирмичә, профессорның алдына менеп кунаклап, пөхтә итеп кырынган битләреннән үбәләр. Шулай бәхетле бала булып, муллыкта, сөю, ярату диңгезләрендә йөзеп үсә Нәфисәнең гөнаһтан, җинаятьтән яралган кызы Газизә.

Тик Нәфисәнең йөрәген бер нәрсә телгәли, парә-парә телгәли: кызга әби-бабасының кем икәнен әйтә алмый. Әлегә ярамый, үскәч белер, аңлар, дип уйлый. Ә хәзергә...

- Минем әдәм кайда, ник минем әдәм юк? Әнә, Нуркадәнең әдәсе бар, Бәхтиярның да әдәсе бар, ә минеке юк. Бакчадан аларны әдәләре алып кайта.

- Синең әтиең бик еракка китте бит. Ул якка поездлар да, машиналар да йөрми.

- Җәяү кайтсын, – ди кызы, кашларын җыерып үзбәкчәләп, – инде җәяү дә кайтып була.

Нәфисә дәшми,чөнки кара күзләрен мөлдерәтеп торган сабыйга ни дип җавап бирсен? Теге өч башлы диюләр турында сөйләсенме?

- Ое, ое, ә нигә синең чәчләрең кара, ә уртасында ак юл бар? Бабаныкы да андый түгел, минеке дә, Мәдинәнеке дә, Римма апаныкы да, синеке генә шундый.

- Кызым, син миңа «әни» дип әйт, син бит татар кызы. Ә сезнең чәчегез андый булмасын да. Алай матур да түгел әле ул. Сезгә аны күрергә язмасын, балам. Тик син миңа «ое» димә, балам, татарча рәхәтләнеп «әни, әнием» диген.

- Ярар, әни, әнием! – ди кызы, ләкин бераздан тагын оныта. Бакчадан кызларны алырга килгәч:

- Ое, ое, – дип, икәүләшеп, Нәфисәнең аякларына сарылалар. Үзләренең бакчада ясаган рәсемнәрен күрсәтеп мактаналар. Аннан соң, иреккә чыккан яшь колыннар кебек, чырык-чырык көлешеп, тирә-ягына зур тупыллар утыртылган аллея буйлап куышып уйныйлар.

Римма кызларның икесен дә пар итеп киендерергә ярата. Дулкынланып җилкәләренә агып төшкән чәчләрен әллә ничә толым итеп үзбәкчәләп үреп куеп, башларына чигүле түбәтәй кигезеп куя. Балалар бер-берсенә бик охшаганнар. Газизә буйчанрак булгач, үзеннән бер генә яшькә зуррак апасы белән бер үк күренә.

Өйләренә кайткач, кызлар икәүләшеп врач булып уйныйлар. Курчакларына дару эчерәләр, укол кадыйлар.«Үскәч кем буласыз соң?» дигән сорауга: «Доктор», – дип җавап бирәләр.Чөнки бу йортта башка төрле һөнәрне белүче юк. Бабалары гел искәртеп килә:

- Газизә, Мәдинә! Кешеләргә авыр чакта кем булыша? Табиб. Сез дә зур үскәч, табиблар булырсыз. Аллаһка да иң якын кешеләр бит табиблар.

Әсхәдулла француз һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшә, кичләрен кызларны шул телләргә өйрәтә. Кызының татар телен онытуы Нәфисәнең җанына тия. Ничек инде Әсхәдулла кызларга татар теле, ана теле турында бер сүз дә әйтми? Татар телен белмичә, шул телдә җырлар тыңламыйча яшәп була, димени? Аның бит әби-бабасы, әти-әнисе, Нәфисә үзе шул телдә сөйләшәләр. Ялантау чишмәсе дә челтер-челтер дип, татар телендә җырлап ага. Нәфисәгә тау читендә үскән чикләвек куакларына кунып сайраган пар сандугачлар да, чутылдап, татар телендә мәхәббәтләрен аңлаталар кебек тоела иде. Ә Үзбәкстанда татар телендә сөйләшүче юк. Җырлары да безнеңчә түгел. Ике катлы йорт та Алансудагыдан баерак, зәвыклы. Ләкин аларның Алансудагы чарлаклы, тәрәзә иргәләрен әллә ниткән чигү өлгеләре белән әтисе уеп-уеп ясаган өй кебек нурлы түгел. Барысы да бай, матур, ләкин туган авылы түгел. Өзелепләр сагына Нәфисә Алансуны! Кошлар булып очып кайт идең дә авылың өстеннән канатларыңны җилпеп уз идең!

Юк шул, Нәфисәгә туган якларына юл ябык. Анда аның әби-бабалары яши һәм Солтангәрәй!

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев