Логотип Казан Утлары
Роман

Карабәк

Дәвамы
3

Беренче чапкын әллә нинди утлар эчендә яндырмыйча, тиз әйләнеп кайтты.

– Туктамыш хан иң ерак почмакларга да чапкын куып, бик күп әмир вә бәкләрне янына җыеп алган. Кайсына яңа кала, кайсына олау-олау бүләк биреп, һәрберсен үзенең кыйбласына таба аудара ди. Гади антны гына нык азсына, зур корылтай җыеп, ул гомумбигать китертергә, үзен каһан итеп күтәртергә исәп тота икән. – Анысын мин күптән чамаладым, – дип, Карабәк ияк кагып куярга гына мәҗбүр булды. – Берьюлы ике Урдага йөгән ташлый алгач, Туктамыш бигате кешенеке төсле генә булмас инде... Ә Мамай тарафына юлланган чапкын аны гүя кайнап торган казан эченә салды. – Мамайга да Туктамыштан махсус илче килгән. Мамай Ак-Хуҗаның сакалларын йолкып, җиләннәрен ертып, җитмәсә әле карт ишәккә утыртып җибәргән ди. Хәзер гаскәр җыя. Ни галәмәт, җәнәвизләр «төмән бирә алмыйбыз, ә үзеңне, бик теләсәң, Генуяга җибәреп булса да исән коткарабыз», дип хәйләгә керешкәннәр. Шулай да, Мамай барыбер өч төмән тирәсе җайдак җыйган. Алар белән кай тарафка ташланырга чамалыйдыр инде?.. Ул арада Сарай тарафыннан, Карабәк ише әмирләр яллаган яңа чапкын килде. – Туктамыш хан олы гаскәр белән Кырым өстенә бара, ул Мамайны тезгә чүктермәкче. Җанында дәүләт гаме, Алтын Урда кайгысы калган асыл ирләр Туктамышка чирү алып килсен... Ил агалары булып саналган бәк-әмирләр бер-берсенә кунакка чабышты, ерак араларга хатлар куды. – Тагын ил эчендә үзара кан коюга ирек куеп булмый. Болай да соңгы елларда татар каны елгалардай акты. Ике ишәккә кибәк аера белмәгән сантый кебек буталып йөрүне туктатырга кирәк. Бер көймәче дә берьюлы ике як ярга да борын төртә алмый. Әйдә, катгый бер карарга килик тә икенең берсен сайлыйк. Йә Мамай мирза алдында һаман элеккечә, тезләнгән көенчә, якты кояш йөзен күрми гомер кичерәбез, йә Туктамыш ханга бигать китерәбез... Һәрбер чапкын Карабәккә әмирләрнең шәхси тамгалары төшерелгән сөян таяк алып кайтырга тиеш иде, санап бакса, алар өч дистәдән арткан. Аеруча Барын, Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр – барысы да Туктамышны яклый. «Бөркетләр өстеннән гади бер әтәчне башлык итеп куйсаң, бөркетләр дә кетәклектән югарырак очуны онытачак», дигән гыйбрәтле әйтем бар бит. Димәк, йолкыш әтәчләргә генә буйсынудан туйган инде болар. Барын Шириннәр нәселенә дә кетәклекләр биеклеге түгел, күк капусы тансык!.. Мамайның астына да кайнар су йөгергән, чапкыннарны бер-бер артлы куып кына тора. – Кырымнан чыкканчы, Җанкай каласы янындагы Каратал яланына туктап тупланабыз. Шунда ыстан корып, чирүләргә тикшерүләр үткәрмичә булмас. Кайсы әмир чирү белән килми, шуның олысыннан җәза нөгәрләре көл калдырып уза!.. Әмирләр буйсынды, нишләсеннәр инде? Әмма Каратал яланында чатырларны аеры корсалар да, казан астындагы учакны бергә кабыздылар. Зур ашъяулык җәеп мәҗлес корган чакта яугирләрнең эчтә күмер шикелле көйрәгән утларын чамаларга да, вәгъдәләр беркетергә дә уңай форсат туды. Аеруча Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан меңбашларның күңелендә гарьләнү дә, үч тә кайный икән, ярсуларын яшерә алмыйча, әүвәл шулар тезде. – Мамай сәрдәр түгел, валлаһидыр, түгел! Туктамыш хан белән йөзгә-йөз очрашса, аңа яу кырын ташлап ычкыну берни тормый. Койрыгын төлке шикелле генә ялтырата да, эзләп кара аннан. Тын дәрья буендагы Шөлди кырында да Мамай аркасында гына җиңү кошын кулдан ычкындырдык. Әүвәл Митрәй кенәзнең алгы төмәннәрен пыран-заран китереп бетергән идек бит инде, сәргаскәр киеменә төренгән карачкыларын да тимер җәядән очырган уклар белән тетеп аткан идек. Соңыннан гына белдек, ул карачкы Митрәй кенәз булып чыкмаган. Җебегән, куркак кенәз үз өстендәге сәргаскәр киемен Бренко атлы гап-гади бер бояр иңсәсенә аткарган булган икән. Үзе, мөртәт, гади яугир киемендә, астына җибәрә-җибәрә, башкаларның артына посып йөргән. Урыс гаскәрендә сәрдәр башлык калмаган иде ул вакытта, әләмнәре дә күптән ауган иде. Менә шул чагында Мамай мирза татар төмәннәрен алга куган булса, без ул яртылаш кырылып беткән, юлбашчысыз калган урысларны таптап-сытып кына узасы идек бит, аһ, изәсе идек! Ә Мамай, тинтәк, яу кырына алтын-көмеш тәңкәләргә ялланып килгән әрмәннәрне, аланнарны, кумыкларны куды. Кич җитүгә үк кесәләрен акча белән тутырырга хыялланган кеше яу кырына баш югалту өчен керәме соң?! Юк, кермәде, баш югалтып орышмады алар. Ялан буйлап, бүре кугандагы сыман улый-улый, кыяфәт өчен генә йөгереп йөрделәр дә, Боброк атлы кенәз поскындагы төмәннәрне чыгаруга, барысы да койрык чәнчеп качты. Аларны күрүгә, Мамай шыр җибәрде. Безне киртә итеп тезеп куйган булса, әле качак әрмәннәрне, аланнарны да туктата ала идек. Иллә мәгәр Мамай капылт чигенергә әмер бирде. Татар төмәннәрен саклап кала, ул аларны кырдырттырмый, имеш. Менә шулай итеп адәм хурына калып кайттык инде. Юк, дим бит мин сезгә, мең мәртәбә юк, Мамай сәрдәр түгел! – Алайга китсә, Туктамыш та Чыңгызхан йә Искәндәр түгел инде, – дип, Ширин бәк дөрләп янган утка дары сипте. – Сәмәркандка качкач, Аксак Тимер аңа Сыгнак каласына бәреп керү өчен өч мәртәбә өчәр төмән биргән, Туктамыш өчесендә дә бар гаскәрен пыр туздыртып качкан. Дүртенче тапкырында Аксак Тимер шәхсән үзе төп сәргаскәр рәвешендә юнәлмәгән булса, Туктамыш әле бүген дә Сәмәрканд әмиренең тәлинкәсен ялап яшәр иде... Бәхәсләрдән соң вәгъдә куештылар. – Туктамышка каршы корал тотып сугышуның кирәге юк. Дөрес, Туктамышның да, Мамайның да акылы бик чамалы. Болар беткә үч итеп туннарын утка тотып яккан ике сантый сыман. Без беренче булып яуга керәчәк түгел. Башын иеп килгәннәргә – муенчак, ия белмәгәннәргә элмәк кидерәләр бит ул, шунысын да истән чыгармыйк. Туктамыш уңай торса, үч алулар белән янамаса, аңа тугрылыкка бигать китерербез. Ә Мамай коралга чакырса яки яуга куса, аның үзен Туктамышка биреп котылырбыз... Мамай килеп җиткәч, һәр меңлекне күз уңыннан кичереп узган булды, өч-дүрт йөзлекне хәтта ыстан читенә үк куып чыгарды. Болар яу кылырга да түгел, кәрван йөртергә дә ярамыйлар, имеш. Үзен дөнья кендегедәй тоеп атлаганда, шапыруына бөтенләй чик-чама юк. – Көтүдәге аксак-туксак биш-алты сарыкны куып җибәрүдән чистарабыз гына. Алар урынына алмаш табылмыйча калмас. Минем кул астындагы халык чүлдәге ком шикелле – санап бетергесез. Кирәк икән, Каф тау ягыннан да, Идел буеннан да көтү-көтү куып китертермен. Аннары меңбаш белән әмирләрне үзенең чатырына җыеп алган булды. Билгеле ки, үзе түргә куелган кәнәфигә менеп кунаклады. Келәмнәргә тезелешеп утырган бәк-әмирләр каш астыннан гына, сүзсез күзәттеләр. Берчакта да хан булырга дәгъва итмәде ул, гәрчә җай табылган саен: «Минем Каранай бабам – Бату ханның иң шанлы меңбашы! Минем бабам – урысларның Мәскәү кенәзләрен тетеп салган сәрдәр!» – дип шапырынырга бик тә һәвәс иде. Ә Каранайның нинди меңбаш булганлыгын мулла-мунтагайлар җитез ачыклады. Бактың исә, Бату хан урысларның Владимир каласын яулап алгач, андагы Юрий атлы өлкән кенәзләре, олау-олау алтыннарын төяп, Новгород ягына чыгып качкан. Бату хан Мамайның ерак бабасы Каранай меңбашына менә шул качак кенәзне куып тоту бурычын йөкләгән ди. Ертауллар Юрий кенәзнең Сөт елгасындагы боз өстеннән качып баруы турында хәбәр җиткергәннәр. Каранай, Бату хан каршында барысына караганда да өлгеррәк, елгыррак күренеп, өскә үрмәләргә маташкандыр инде. Ул Юрий кенәзне, юлын кисеп, тозак корып, кулларына эләктермәкче булган. Тик таныш түгел җирдә һәр адымны сукырларча капшанып кына атларга кирәклеге турында оныткан шул. Бу төбәктә адым саен яулык кадәр күлләр, аларның арасы да тоташ сазлык икән. Иләт атлы күл өстенә кергәч, куна тактасыдай юка боз элпәсе чытырдап ярылган да Каранай җайдаклары, йөзәр-йөзәр булып, су төбенә киткән. Каранай элмәк кидерергә хыялланган Юрий кенәзне болгар җайдаклары куып тураклаган. Ә гаскәрен югалтып, чаптары урынына буш йөгән тотып кайткан көтүчедәй бушбугаз Каранайны Бату хан хәзер инде үзе Үләт дип яңача исемләгән күл төбенә илтеп батырткан ди... Менә бу, биек кәнәфидә күркә урынына кукраеп утырган Мамай мирза – ерак бабасы булган Каранайның тап-тач игезәге. Нәфес чиген белми, киртәтыюларны күз чалымына кертми. Барча Урда буенча талап җыйган байлыгы кәрван гына түгел, кораблар да йөртә алмаслыктыр. Кая алып китмәкче ул аларны, нишләтмәкче? Һичбер кәфенлекнең дә кесә-бөрмәсе юк. Егылып төшсә, һәрбер адәм баласына – ике аршын урын. Шуны белә торып, нигә гоҗланырга?! Карабәк бу адәм актыгын тәмам күрә алмый, җирәнгеч ул аңа. Япь-яшь егет язмышы белән ничә еллар буе кансыз уйнады бит. Бирдебәктән башлап никадәрле хан аламаларын суеп үтерделәр. Ходайның рәхмәте, Карабәк исән калды. Әмма, барыбер, гомере гомер түгел. Яшәештә бер мәртәбә тәхеткә иңгән кеше җир өстендә, кара гавам арасында, тирес өемендә чокынудан ләззәт тапмый икән. Кайчакларда Карабәкнең колакларын томалап, күзләрен бәйләп, җиде тау артына, карурманнар эченә кереп югаласы килә. Әмма тәхет күләгәсе, ил язмышы, ахыр чиктә шушы Мамай мирзаның тәкъдире дә һаман бәйләп тора. Шушы ерткычның кадалып төшкән мизгелләрен бер күрәсе килә. Тик... һаман шуңа үлем тели алмый. Җаны-нәфесе коточкыч гоҗ булса да, Мамай мирзада бер юньле сыйфат бар – Туктамыш хан шикелле, ул Аксак Тимер кебек дошманнар ышыгына качып, илен сатмады. Илне талавын-талады, меңәрләгән адәм баласының җанын кырмыскадай кырды, әмма шушы сасы көзәндәй җирәнгеч мирза үз татары өстенә, туган йорт эченә дошман чирүен ияртеп килмәде бит!.. Күршедәге әмирләр дә Мамайга төбәлгән. Кемдер күз яшерә, андыйлары, мөгаен дә, нәкъ Карабәк шикелле үк, явыз мирзаның чәнчелгәнен көтеп йөридер инде. Икенчеләр Мамайның маңгаендагы чалмасына төбәлгән, андыйларның мирза җанын ничек итеп, ни рәвешле кыю хакында баш ватуы мөмкин. Күздән кичерсәң, Мамайга тугрылык белән, мөкиббән китеп, сокланып утыручы бәкләр бөтенләй юк сыман. Алай икән, аһ, газаплы, аһ, кызганыч булачак икән бит синең соңгы көннәр!.. Кышның беренче карлары уйный башлаганда, Кырымны калдырып чыгарга әмер булды. Тын елга ярына якынайган чакта алга озатылган ертауллар кайтты. – Туктамыш хан белән ике арада ун фәрсах юл калды. Гаскәре зур түгел, дүрт төмәннән артмас. Мамай яклы бәк-әмирләр, махсус ишарә көтеп тормастан, бергә җыелды. Мирза әләме астына тупланган гаскәр дә аз түгел-түгелен. Һәм иң мактанычы – аның өч төмәнен дистәләгән яулар кичкән, хәтта әле ике ай элек кенә Шөлди кырында да сынау үтеп кайткан яугир тәшкил итә. Билгеле инде, орышуга калса, боларның берсе дә яу кырын ташлап качачак йә дошман тарафына ычкыначак түгел. Һәрберсенең коралы җиткелекле, өсте-башы таза. Әмма иң яманы – Мамай әләме астына баскан бер генә җайдак та яуга ашкынып тормый. Комсыз мирза хакына үлемгә ыргылуның асыл мәгънәсе юк. Һичбер төрле фәрман ташламыйча, меңбашлар һәм әмир-бәкләр Мамай мирза гаиләсен чолганышка алды. Әйе, мирза бөркәвечле, көймәле арбаларга хатыннарын, балаларын, хәтта пешекче һәм зәркарләрен дә утыртып чыккан иде. Олау тирәсендә кысыла баручы боҗраны шәйләүгә үк, ул әүвәл, котырынып, билендәге Шам кылычын кулына алган булды. Һаваны ялгыз калган аккошныкына охшаш аянычлы һәм әрнүле тавыш ярып узды. – Хыянәтме? Алдан сүз беркетеп, түнтәреш кордыгызмы? Мин үземне генә түгел, хәтта сабыйларымны да Туктамыш хәсис җан кулына бирдертәчәк түгел! Андый мәсхәрәгә калдырганчы, мин аларны үз кулларым белән турап атам! Һичбер шик юк, Мамай мирза эт шикелле ыргылып, олаудагы хатыннары, оныклары өстенә ташланырга әзер иде инде. Олау уртасыннан мирзаның инде утыз яшен тутырган улы Мансур калкып чыкты. – Алайса, башта мине тура инде, әткәй. Гайрәтең мине аударырга җитсә, аннан калганнарны. Ата белән улга кылыч орышына ташланырга бик санаулы мизгел калган иде, тимеркүк айгырын арт аякларына күтәреп, алгы сафта Карабәк аваз салды. – Арабыздагы һичбер әмир-түрә сине Туктамыш кулына тотып тапшырырга ният тотмый. Без үзебезне һичкайчан да синең колың итеп санамадык, Туктамыш колына әверелергә дә җыенмыйбыз әле, иншалла. Сиңа юллар ачык, дүрт ягың да кыйбла. Олаудагы барча хәзинәңне ал да күз алдыбыздан ычкын. Ходай Тәгалә ошбу гөнаһ өчен безне ярлыкасын... Мамай үз олавын боҗра читенә чыгара башлагач, өч меңләп чамасы ир, барыбер дә, аңа иярде. Шөлди кырындагы яуга яки ил эчендәге талау сәфәрләренә йөргән чакта җыйган гөнаһлары мәҗбүр итәме, эт шикелле тугрылыкмы боларда, саташумы – һични аңламассың. Ни галәмәт, Кырым гаскәрендә качакларга, җасус сораннардай, арткы яклап, ук йә сөңге очыручы вак җан табылмады. Мәет белән хушлашкандай, һәркайсы да мирза олавын сүзсез-нисез генә озатты. Саранча көтүедәй ике гаскәр Кәлтә елгасы ярында йөзгә-йөз килеп якынайды. Туктамыш төмәннәренең яуга әзерләнүен күргәч, әүвәл башлап Кырым ягыннан килгән ил агалары, төмәнбашлар ияреннән төште. Алар үрнәгенә меңнәр иярде. Бер аяклары белән җиргә тезләнгән көенчә, һәрбер яугир бигать кабатлады. – Бер-беребез өстенә яу йөрүдән, кан коюдан туйдык. Безне үз канатың астына ышыкла да Җучи олысын кабат аякка бастыр, таҗдар?!.


 Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=27067
  2. http://kazanutlary.ru/?p=27460
Тулаем "КУ" журналының 5че (май, 2017) санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев