Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (Салам түбәле академия)

Әтине районга чакырталар. Шундук кулга алалар. Һәм ул «колхоз милкенә корткычлык эшләгәне өчен» биш елга хөкем ителә... Гарифулланың аңлатмасында язылган бер җөмлә харап итә...

Романны башыннан монда укыгыз.

 

Әнә, якасы бөгәрләнә торган, кыска җиңле яшькелт сатин күлмәген вельвет чалбарына кыстырып, салам түбәле өйнең ишексез болдырыннан ундүрт яшьлек бер малай чыгып киләме? Аягында брезент ботинка, балак очыннан көрән юка оегы күренеп торыр. Апасыннан чәлдереп кенә сибелгән «Кармэн» хушбуеның җете исе капка җиленнән үк очып бетәр. Өй түрендәге чирәмле сукмак, өйләнергә яше җиткән дәртле абыйлар, урланырга әзер торган купшы апалар таптаган такыр юлга килеп кушыла. Мең хуҗалыклы Шәленең бөтен такыр юллары клубка илтә... Бабайларның да яшьлеге шушыннан килә, алар клубны авылның иң аулак урынына – тар инешнең киң ярына җәелгән үзәнлеккә

салганнар. Өйләр кашлакта. Ак морҗаларда шәфәкъ нуры сүнгәч тә, клуб аланы серле эңгергә чума. Бәхет дигән билгесезлекне без, гадәттә, сөйгән ярың белән кавышу дип әйтәбез икән – димәк, авыл кешесенең бәхете дә, бәхетсезлеге дә караңгылыкка чумган менә шушы агач клуб тирәсендә инде. Үз ярыңны эзләр өчен сиңа көн саен өч-дүрт сәгать вакыт бирелә. Бәхет эзләүнең ял көннәре юк.

Талымсызлар эзләгәнен үз авылында ук таба. Ә инде сайланырга яраткан егетләр Күн, Тау Иле, Пәрәү клубларына чаклы килеп җитә. Алай да барып чыкмаса, Казанга китеп урнаша да, үзе кебек сайланыбрак йөргән берәр кызны килен итеп алып кайта.

Вельвет чалбарлы, брезент ботинкалы малайга Казанга китәргә иртәрәк: аның тагын ике ел укыйсы бар әле... Ул клуб ишегалдында исән калган бердәнбер лампочкалы багана янында үзенең төркемен эзләп табар. Якты түгәрәккә бик кермәскә тырышыр. Ник дисәң, тамак астында җөе бар, аны кеше күзеннән яшерер өчен, бөгәрләнгән якасын тарткалап, муенын уң якка

кыегайтыбрак йөрер. Караңгыда ул тураеп бераз үсеп киткәндәй тоелыр. Каян беләмме боларны, ул малай – мин үзем бит инде!..

Бүгенге кызкуарлар өчен генә аңлатып үтәм, «Салам Түбә» – узган гасырның илленче елларына чаклы яшәп килгән архаик сүз. Күз алдына китерегез: әйтик, кыр читендә бер салам чүмәләсе онытылып калды, ди һәм ул салкын яңгырлы көзләрне, кышкы бураннарны кичеп чүгә, карала, язгы җылыда муртая да,

аның чит-читләрендә алабута яшәрә башлый... Бу чүмәлә өстенә тагын яңа салам өстәлә... Әкренләп ул тирес өеменә әверелә һәм аны актарып, кошлар җим эзли. Менә шундый була инде ул салам түбә! Салам түбәле өйләрнең күп кенә фаҗигаләре, нужа-кәсепләре охшаш.

Гадәттә без «революциядән соң», «колхозлашу елларында» «сугыш вакытында», «шәхес культы чоры», диебрәк сөйләшергә күнеккән. Болар – тарихи язмышыбыз сәхифәләре.

Әти 1906 елда туган. Ул – биш балалы гаиләдә уртанчы малай. Аның олы абыйлары, гражданнар сугышыннан кайткач, яңа җәмгыятьтәге мөлкәт тигезсезлегенә каршы көрәшкә кушыла. Һәм икесе дә кулаклар тарафыннан шәһит китә. Әти Армиядән ветфельдшер һөнәрен үзләштереп кайта. Авылда үзлегеннән укып, «мал врачы» булып эшли башлый. Җиденче класстан ук

авыл сәхнәсендә җырлап йөргәнемне әйткәнем бар инде... Арттагы рәттә утыручыларның берәрсе: «Атаңның җырын җырла!» – дип кычкыра торган иде. Бик таныш җыр ул, әти чыгармаган аны:

Без агайне – өчәү идек,

Айгырлар печә идек.

Айгырлар печкән акчага

Җырлашып эчә идек...

Рас әйтелгән инде анысы. Әти үлгәннән соң, өч ветврач алышынды. Айгыр печкән җирдән алар да җырлашып кайталар иде. Бу җыру сугыштан соң җырлангандыр, әлбәттә. Ләкин әтинең хезмәт елы 37 нче елларга килеп терәлә бит әле.

Көннәрдән бер көнне, җыеннан соң (Сабан туе), Шәле халкы, кача-поса гына, хуҗасыз болыннардан печән чабарга керешә. Авыл – чамасыз зур, өлгергәнен көтеп торсаң, печәнсез калуың бик ихтимал. Колхоз малы көтүгә чыгып киткәч, әтинең дә кулы бушый, мал врачының кирәге чыкса, көтүчеләр ат чаптырып

эзләп табалар. Әти каен җиләге кызарган аланны каезлаган арада, «Шиһап чүнниге» юлындагы күлгә сугарырга килгән Гарифулла көтүенең бер әрсез сыеры эчкәрәк кереп, су эчәм дигәндә, батып кала. Ходай акыл өләшкәндә, үшән сыер соңарып килгән шул: түше суга тигәч, аягын күчерә-күчерә ярга таба борылмый, киресенчә, эчкәрәк керә, кергән саен ныграк бата, ярдан ерагая.

Гарифулла гомер буе көтү көтеп, мондый хәлләрне күргәләгәндер, күл сазына чумган сыерны берүзең сөйрәп чыгару мөмкин түгел, дилбегә бәйләсәң дә, ат, тоягы белән җирне казып, быкырдык ярда үзе батачак.

Көтүче Гарифулланың башы эшли – ни дисәң дә өендә җиде тамак – балалар көтүе әтисез калачак, турыдан гына өч чакрымда Колай авылы бар, тагын берәр ат эзләп шунда чаптыра. Ләкин, гөнаһ шомлыгы, ярдәм килгәндә, сыер инде тончыккан, су өстендә

мөгезе генә тырпайган. Аны-моны уйлап тору юк, ике дилбегә урап, ике ат белән кибәндәй сыерны урман читенә сөйрәп чыгаралар. Колай урысының арба төбендә солы чиләге бар икән, күлдән су ташып, сыерны юалар болар.

Яр буеннан сөйрәлгән эзне көтү белән кат-кат таптаткан арада, мәрхүм мәхлук ялтырап кибә. Кешегә сөйләп йөрмәслек әҗерен килешеп, Колай урысын тиз генә озата да Гарифулла... мал врачын, ягъни әтине эзләп китә.

Әтинең инде мал-туар өлкәсендә бераз тәҗрибәсе бар – үләт базына илтеп аткан хайваннарның сәбәбен күргәләгән кеше. Бу сыер күбеккә батмаган, эче күпмәгән, күзе чиста, җилене тулган, баш җәрәхәте юк. Гарифулланы гаепләрлек сәбәп күренми... Теле кабарып, сулыш юлын бумады микән, дип, тешләрен каерып ачса – сыерның авызы-борыны тулы күл ләме... Мөгез төпләре җәрәхәтләнеп канга каткан...

Әти җикеренеп, Гарифулланың өстенә килә: «Син бит моны күл төбеннән алып чыккансың, паразит! Мине ник эзлисең, колхозга хәбәр итәргә идең!» Гарифулла, әтинең кирза итеген кочаклап өзгәләнә. «Әдһәм, җиде баламны харап итмә!»

Әтинең дә гаепсездән гаепле буласы килми. «Ә минем Габдрахманның әнисе үлде. Ул ятимне кемгә калдырыйм?»

Җәйге челләдә исләнә күрмәсен дип, сыерны тизрәк Казанга – сабын заводына төяп җибәрәләр. Ашыгыбрак котылалар... Районнан вәкил чакыртып, урынында ук акт төзетәсе булган икән шул...

Икенче көнне әтине районга чакырталар. Шундук кулга алалар. Һәм ул «колхоз милкенә корткычлык эшләгәне өчен» биш елга хөкем ителә...

Гарифулланың аңлатмасында язылган бер җөмлә харап итә: «Сыер авырып егылгач, мал врачы Әдһәмне эзләп киттем, таба алмадым. Ул килгәндә, колхоз сыеры үлгән иде инде», – дигән.

Ул хөкем ителгән елны Финляндия белән безнең ил арасында кораллы бәрелеш башлана. Әти, үзе теләп, төрмәне сугышка алыштыра. Ул сугыш озак бармый, 1940 елның мартында СССР җиңә. Әтине яңадан төрмәгә кайтаралар. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, әти тагын сугышка китә, әлбәттә, штрафбатка, әлбәттә, иң алгы сызыкка... 2 нче Украина фронтына...

Җиңү көнен бәйрәм итәргә ирек бирмиләр, штрафбатны эшелонга төяп Ерак Көнчыгышка – Япон милитаристларына каршы көрәшкә җибәрәләр. Ни хикмәттер, анда җиңүне тиз тоталар. 1945нең августында әти орденмедальләрен гимнастёрка күкрәгенә тагып, ике кулын селкеп кайтып керә.

Шинелен булса да алып кайтмаган ичмасам, әтиемнеке, дип ябынып йоклаган булыр идем. «Сиңа шинель бирмәделәр мәллә?» – дип сораган аннан әни. «Барые, ник булмасын, аны бер вокзал мәйданында Менжинский һәйкәленә кидереп киттем», – дигән. Әти дә бераз сатирик булгандыр инде...

«Без Днестр елгасын кичкәндә, өч көн буе бозлы суда коендык, мин үземнең күпме гомерем калганын беләм», – дигән әти... Гел әти дә әти дим, Әдһәм Кәримович минем әти булмаган әле ул вакытта.

Шул ук 1945нең августында әнине җитәкләп, авыл советына алып бара да язылышып кайта ул. Туып-үскән йортында әтинең өйләнгәнен көтеп, тәк кенә ятмаганнар, шактый гына үрчегәннәр, шулай итеп, үзенә аерым куыш корырга кирәк була аңа. Кая барсын әти, якын-тирәдә Шәледән кала зур авыл – Колай

гына. Берәр иске бура булса да, ярап торыр дип, чыгып китә ул. Урамнан урамга күчеп, сорашып-киңәшеп йөргәндә, теге урыс танып ала бит әтине.

Үзен бик гаепле итеп сизсә дә, сөйләп бирә сыер вакыйгасын (ышанасызмы, юкмы – ул күл авылда бүгенгәчә, «Сыер күле» дип йөртелә). Сугыштан җиңүче булып кайткан фронтовикның нәфрәтсез-үчсез тыңлап торуын күреп соклана бит Колай урысы, келәткә дигән 4кә 4ле бурасын биреп җибәрә. Колхозның

бердәнбер «полуторка»сы белән ике рейс ясыйлар.

Әзер бураны бик тиз өяләр. Урам ягына ике, ә ишегалдына бер тәрәзә уйгач, урыс келәте җыйнак кына өйгә охшап кала. Әрәмә куаклары белән тезмәләнгән кыекны арыш саламы белән каплыйлар. Бусаганы атлап, туп-туры урамга чыкмас өчен, бурага терәп, сөян кабыгыннан өйалды сыман корылма да әтмәллиләр.

Сугыш аркасында Шәле авылында ирләр кулы 172 кешегә кими. Әтине кабат элеккеге эшенә куялар. Биш ел буе батырларча сугышканы өчен Аллаһы Тәгалә әтигә тагын биш ел гомер бирә һәм ул, мин тугач кына, «әттә-әннә» дип телем ачылганны да көтмичә, 44 яшендә үпкә авыруыннан китеп бара.

Җиңү бәйрәмендә туксан яшьне узган ветераннарны күрсәм, алар өч көн буе Днестрның бозлы суын кичмәгәннәрдер, дип уйлап куям. Зинһар, гафу итегез! Әти искә төшкән саен Җир шарына нәфрәтем көчәя...

Урыс келәтеннән салынган өйнең түбәсенә без 1965 елга чаклы салам өстәдек. Әнинең колхоз эшеннән кайтканын өч бала тәрәзәгә ябырылып көтә идек. Ул елны халык рәссамы Харис Якупов үзенең шәкертләре белән килгән иде. Алар җәй буе безнең авылда яшәп, миллионер колхозыбызның эшкә уңганнарын, көнкүрешен, табигатен сурәткә төшергәннәр иде. Әни дә уңган колхозчы, җәен-кышын ял итмичә, елга 650 шәр хезмәт көне эшли. Харис абый

шәкертләренең берсе, миллионер колхозның соңгы салам түбәсе, дип, безнең өйнең дә аклы-каралы сурәтен ясаган. Ул, Шәле үсә, хәерчелекнең иң соңгы истәлеге булып, бер генә салам түбә калган, дип горурланырга теләгәндер, бәлки... Ләкин, әле бит һәр авылның «Чишмә башы» дигән югары Мәхкәмәсет бар! Гаепләүче-гаепләнүчесе, яклаучысы-прокуроры да шунда ук... Иртән суга

килгәч, әнине елатып кайтаралар. Юк, әни өйгә кайтмый, Правлениегә китә.Буш чиләк-көянтәсен рәшәткәгә элеп, дежурный Гайшә түткәйнең ай-ваена карамыйча, туп-туры колхоз рәисе бүлмәсенә килеп керә. Ә анда – идарәнең иртәнге утырышы бара...

Сүз биргәннәрен көтми әни, «Чишмә башы» карарын үзе аңлаганча әйтеп бирә: «Минем өйне бөтен дөньяга рисвай иткәнче, ятимнәремә ярдәм итәр идең, ичмасам. Сугыш ветераны балалары алар. Әдһәмнең рухы рәнҗер, каргышым төшәр. Художникларыңа эш тапмасаң, әнә – Үктәбринәңнең портретын ясат!» – ди дә ашыкмыйча гына чыгып китә. Ни өчен ашыкмыймы?

Тын алырга да куркып утырган унөч кешелек идарә «Үктәбринә» дигән чибәр исемнән, ындыр табагыннан күгәрчен көтүе очып киткән тавышлар чыгарып, «пырхылдап» куя. Ул апа белән председатель арасында нинди сер барын белергә теләсәгез, Чишмәгә суга килегез. Анда гайбәт сатсалар да, ялган сөйләмиләр. «Корычныкыларга пекарняга утынга дип китерелгән очлардан

бура буратканнар. Колхоз ике мең сум ссуда бирә икән» дигәннәре дә дөрескә чыкты. Көзгә чаклы биш тәрәзәле өр-яңа өйгә кердек. Түбәсен шифер белән яптылар. Ләкин ул авыл халкы өчен һаман да шул салам түбәле урыс келәте булып күренде. Авылның ятимнәргә хәтере шәп... Әйтерсең лә, шифер түбәдә,

акшарланган яңа морҗа тирәсендә, әле һаман да тавыклар черек салам актара...

Кешенең бәхетсезлеге бәхет эзләүдән башлана...

Кичләрен өйдә утырмасаң да ярый, клуб тирәсен әйләнеп кайтыр чагың җиткән инде, дип, берәр ата-ананың ундүрт яшьлек малаена әйткәне бар микән? Юктыр... Офыкның кояш баеган ягыннан килә ул ым – чакыра, үрти, ашыктыра, өметемне кытыклый. Табындагы кайнар аш суынып кала, син төн түреннән җан азыгы эзлисең. Дәреслекләргә язылган «җирнең тарту көче» инеш буендагы агач клуб тирәсендә генә... Уяну инде бу... һәм малайлык йокысы таң алдына күчә... Беренче хикәяңә исем булырлык «Ундүрт яшь».

Көн саен могҗиза көтәсең... Бүген... Юк... Иртәгә... Менә күрерсең... бүген!

Иртәгә, әлбәттә, иртәгә, дия-дия, сиңа унбиш тула... Кайда туганын, кем икәнен белмәгән-күрмәгән, ләкин синең өчен генә үскән җан иясен эзләү башлана.

Сигезьеллыкның имтиханын тапшырдык. Тугызынчы класска (гафу итәрсез, сыйныф дип язсам – сыйнфый көрәш кебек килеп чыга) барырга теләүчеләр бермә-бер азайды. Көчкә-көчкә «өчкә» сөйрәлеп барган сигез укучы, колхоз эшенә китәбез, диделәр. Теге Гарифулланың төпчек малае белән «Моряк» кушаматлы Гайшә өч ел күчми калып, соңгы елны безнең класска эләккәннәр иде, аларга да, ниһаять, сигезьеллык белем турында таныклык

бирделәр. Безнең класста күчми калганнар өчен махсус парта тора. Ул имәннән эшләнгән, бераз киңрәк тә, утыргычы да биегрәк, ел буе икесе бергә утырдылар. Гайшә инде гәүдәгә хәйран калку, яшь киленнәр чаклы. Тәненә сыланып торган тельняшкасының күкрәк өлеше ертылырга җитеп тартылган.

Әллә ел буе салмыйча киде инде ул аны? Борын астында мыек сыман «бала җоны» тырпайган, «Моряк» кушаматын аңа без куштык. Тәнәфескә чыкса, башлангыч класс балалары, аны укытучылар белән бутап: «Исәнмесез, апа!» – дип дәшеп калалар иде.

Шәле – кыз урлаучылар авылы, дигән яманат белән тарихка кереп калса да, шөкер, анда мәктәп балаларын урлау очрагының булганы юк. Гайшәнең дә «сигезне» бетергәнен көтеп йөргәннәр. Кичке уенга чыгып, атна-ун көн биеп калды микән, белмим, урладылар үзен. Беренче көннәрдә, мин әле клубка керү

белән, зур кызлар арасындагы Гайшә янына килеп баса идем дә: «Нихәл?» – дия идем. Ул дәшми-нитми генә иңбашы белән миңа төртеп куя да елмая торган иде. Әйе, безнең авылда күрешүнең шушындыйрак төре дә бар... Кавышкан парлар никах укыткан көнне үк клубка йөрүдән туктый. Гайшә-моряк та хәзер

үзенең кушаматын үрчетә. Мин яңадан үземнең яшьтәшләр арасына елыштым.

Безнең авылда кушаматсыз өй юк. Мин үзем – мең кушаматлы Шәле малае. Ә нәрсә соң ул кушамат? «Блатнойлар» телендә ул «кликуха» дип атала. Сөекле тарихчыбыз, милләтпәрвар галим Марат Мөлеков Зөфәр Мифтахов белән «Шәле таңнары» дигән китап яздылар, ул нәшриятта 1977 елда басылып чыкты. Китапны укыганнан соң, бер горурлык хисе кичерәсең: соңгы биш гасыр эчендә ил-җирдә нинди гарасат булса, Шәле халкы шунда

барып кергән... Ләкин авыл исеменең атамасы ни мәгънә аңлата соң? Моңа төгәл җавап юк... Шәле кәҗә мамыгы эрләп «шәл бәйләү» белән бәйледер инде, дибез дә елмаябыз... Юк! Мин моңа каршы. Шәл бәйләмәгән авыл юк, ә Шәле авылы бер генә! Галимнәргә, минем авызны ябар өчен бер табак чиста

кәгазь калдырып, шуны әйтә алам: туган авылымның исеме – «Шальной», «шалиш», «не шали» сүзеннән алынган булырга тиеш. Үземнән беләм һәм якташларымның холкына, фигыленә, батырлыгына, шуклыгына, тапкырлыгына таянып әйтәм. Биш гасырлык үткәнне күз алдына китереп карагыз... Ул чакта

халыкны киендерерлек тә, туендырырлык та зур шәһәрләр юк. Бөтен эшче көч җирбиләүчеләр кулында. Алпавытларның изүенә, хәерчелеккә, өметсезлеккә түзә алмыйча, батрак гаиләләр урманга кача. Әле Идел белән Нократ арасы тоташ карурман була. Бер якта – Мишә елгасы, аңа ун кизләүле инеш агып төшә, тирә-юньдә биш күле бар – качкыннарга килеп төпләнер өчен менә дигән

урын! Халык ишәйгәч, өйләр күбәйгән, авыл зурайгач, әкренләп, карурман да киселгән. Качкын халык юлбасарлык итмәгәндер, димим, иясез малны кулга ябештерү, печәнне-утынны рөхсәтсез генә алып китү, бүгенгә килеп, кыз урлау гадәтләре феодализм чорыннан калган чирдер... Халкының төрлелеге дә минем теорияне раслый. Без укыганда, Шәле мәктәбендә алты йөз дә сиксән бала иде. Арабызда: табак битле, кысык күзле, калын кара кашлы, шулай ук, озынча яңаклы, җирән чәчле малайлар да; сөтсел чырайлы, зәңгәр күзле, шулар арасында бит уртасында «мәхәббәт чокыры» уелып торган түгәрәк йөзле, чем-кара күзле кызлар да бар иде. Бар иде чегәнгә охшаганы, балан

кагы төсендәгеләре дә... Кемнәр генә булмагандыр качаклар арасында?!. Куенга кергәч, этник төркемнәр буталып бетә бит ул.

«Дуслык» дигән «Яңа план»да Илсөяр исемле кызны куып йөргәндә, элеккеге карурманнан калган төпләргә абынып егылгалаганым булды... Авыл карурманны кисеп зурайган.

Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е безнең Шәледәге вакыйгаларга таянып язылмады микән, дигән шигем бар: карурман аланында гап-гади качкыннар тормышы; үзара мөнәсәбәтләре; тел-диалект стиле; җырулары, вакыйгалары   – нәкъ бүгенге Шәледәгечә! Тинчурин исемендәге театрның ел саен Шәле авылына кайтып, театраль сезон ачып җибәрүе минем фикерне көчәйтә генә!

Явыз Иван гаскәрләре дә Шәлене үзенә берләштерә алмаган. Чукындырырга дип килгән отрядны авыл капкасыннан кертмичә: «Үзегезне сөннәткә утыртабыз!» – дип каршы алганнар. Нәтиҗәдә опричниклар юл читенә кара багана утыртып киткәннәр – нәкъ кырыгынчы чакрымда. Татар авыллары Казан каласына 40

чакрымга якын килмәскә тиеш, дигән Указ безнең кара багананы исәпкә алып чыгарылган. Шулай итеп, Шәле урыс һәм керәшен авыллары уртасында яшәп калган. «Кара баганалы» дигән кушаматы бүгенгәчә ияреп килә... Утыз ел элек таркалган күмәк хуҗалыкның да «Миллионер колхоз» дигән «кликуха»сы телдән

төшми. Бәхәскә хирыс каләмдәшләр: «Төньяк Кавказда да Шәле бистәсе бар!» – дип минем авызны ябарга маташалар. Юк инде, агайне, Кавказ Шәлесендә дә шәл бәйләп ятмыйлар! Анда да бик «шальной» халык яши!..

Шәхсән үземә килгәндә, нәсел агачының нык тармагында «Корыч»

кушаматын горур саклыйм. Мактанырга рөхсәт итегез, «кликухам» белән горурланам мин. Корычның ничек чыныкканын да беләсез. Тимер организм өчен бик кирәкле... Безнең нигездә, ни гомер узып, «корычларның» берсе дә алмагач утыртмаган... Адәм абый белән Һава апаны искә төшерегез... Абыебыз, апа кулыннан алма ашагач кына... Җир шарында халык котырып үрчи башлый.

Чөнки алмада тимер бар! Ә «корыч» нәселенә тимер ашауның кирәге юк... Ул болай да шәп үрчегән... Әтинең салам түбә астында өч баласы... «Три пишем, два в уме» дигәндәй, язмыш арифметикасы бар бит әле. Сугышка кадәр, ягъни әнигә өйләнгәнче, әти ике тапкыр өйләнеп өлгергән булган: ике ел гына яшәп калган беренче хатыны ураза гаетендә вафат була; икенче хатыны белән дүрт ел яшәп өлгерә, анысы Корбан гаетендә үлеп китә. Әти: «Атна саен гает, гает саен мәет, твою мать!» – дип елый торган булган. Алардан ике малай читкә киткән... Минем үземнең калай түбә астында икәү, читтә үземнән унсигез яшькә генә кече бер малаем һәм... исемсез хатлар җибәрерлек серләрем бар.

Организмда тимер-томырның күплегеннән килә бу... Безнең тавыкларның да хәтта бер чуары ел саен бәрәңге алыр чак җиткәндә, буразна арасында качып чыгарган бер оя чебиен ияртеп кайта торган иде... Үстереп тә өлгерә бит үзе...

Тимер тузанын кайдан гына чүпли торгандыр. Ярый, яңадан унбиш яшемә кайтам...

Җәйге каникулның иң озын көннәре, таң алдыннан гына караңгы төшеп ала. Клубка бик әкрен җыелалар. Мин генә ашыгам. Клуб мөдире бүлмәсендәге көйсез пианиноны азаплап утырам. Исемсез бармак белән, сыңар куллап, «Салкын чишмә» көен чүплим... Ишек ачылды. Кемдер керде. Игътибар итмәдем. Ишек ябылды. Клавишларны санап көйне дәвам итәм: «Тау ас-тын-да

сал-кын чиш-мә»... Бөтенләй таныш булмаган кеше – кырык яшьләрдәге бер ир мине дөрес итеп уйнарга өйрәтмәкче: «Көең матуррак чыксын дисәң, уң кулың белән баскан ноталарны сул кулың белән икенче октавада кабатлап бар.» Ишек ябылды. «Укытучым» юк булды.

Тагын ишек ачылды. Абзый яныма ук килеп басты, пианино тавышын җиңәрлек итеп, сорауга охшаш тонда әйтә куйды:

«Монда минем родной братишкам бар, диделәр!»

«Бүлмәдә миннән башка кеше юк ич...»

«Мин Каримов Файзрахман Адгамович..»

«Мин Кәримов Камил Әдһәм улы!»

«Мин әтинең олы малае...»

 «Мин төпчек улы...»

Әгәр алдан сөйләшенгән, көтелгән очрашу булса, бәлкем, мин әни белән киңәшеп, матур-матур сүзләр дә сайлап куйган булыр идем. Ә монда – 45 яшенә җитеп, беренче тапкыр үзенең кан туганын, төпчек энекәшен эзләп тапкан абыем алдында каушап калдым. Кул бирергә дә онытып торам, күрешмәкче идем – ул мине кочаклап алды, маңгаема маңгаен терәп, бер мәлгә тынсыз

торды... Аннан тирән, бик тирән итеп сулыш алды да кисәк читкә борылды... «Уф...» дигәнен генә ишетеп өлгердем...

Әти белән әнинең салам түбәле өй каршына басып төшкән фотосы бар. Ике тәрәзә арасына җәймә тарттырып, авылның бердәнбер фотографы «Бабай» Мөхәммәт каршына басканнар. (Мөхәммәт – колхозның баш инженеры. Яңа техникага бик һәвәс кеше. Шәҗәрәсе буенча Г.Кариев исемендәге театрның баш

режиссёры Ренат Әюповның әтисе ягыннан дәү абыйсы). Фотога төшкәндә, кеше үзенең иң затлы киемнәрен кия торгандыр. Әни бәби итәкле, озын җиңле аксыл күлмәктән; чигүле күкрәкчә өстеннән киң канатлы көрән алъяпкыч кигән; калын толымнарын яшермичә, кәшемир яулыгын калфаксыман итеп бәйләгән... Әти солдат итегеннән; галифе чалбардан; җиңе кыскарган гимнастёркадан; ул да минем кебек гел кепкадан йөрергә яраткан икән.

Әгәр... Әтинең күкрәгенә «Сугышчан дан ордены» һәм «Сугыштагы

батырлыгы өчен» медале тагылган гимнастёркасын Фәйзрахман абыйга кидерсәңме?! Ул нәкъ шушы фотодагы әтиемә охшап калыр иде...

Фәйзрахман абыем Красноярск краеның Богучан районы, Невонки

бистәсендә яшәгән. ГЭС төзелешендә эретеп ябыштыручы булып эшләгән...

Аның белән ике ел буе хат алыштым. Мәктәпне тәмамлауга минем янга киләсең, Богучан районының комсомол комитетына эшкә урнаштырам дигән иде. Ике ел үтмәде – хаты кинәт өзелде. Эш урынында авария булды, дигән хәбәре килде. Ике кызы белән хатыны шунда яшәп калды... Фәйзрахман – әтинең ураза гаетендә үлгән хатыныннан калган малай. Абыйларым да, апам да, мин дә – салам түбәнең соңгы балалары...

Корбан гаетендә үлгән хатыны да әтигә Габдрахман исемле бер ятим калдырып китә. Шулай итеп, әти белән язылышкан көнне, әнинең инде ике зур малае була. Габдрахман абыем да ай үсәсен көн үсә, солдат яшенә җитә...

Армия хезмәтеннән соң, туп-туры Төмән өлкәсенең Ялутор бистәсенә урман кисүчеләр артеленә китә. Шунда ук ашханәдә эшләүче Светлана исемле татар кызына өйләнә, тиз арада бер малайлары туып өлгерә. (Сугыштан соңгы елларда татар кызларына Светлана исеме кушу аңлатып булмаслык гадәткә

әверелә. Юлбашчы нәселен, аның балалары исемен мәңгеләштерүдер инде бу.) Габдрахман абыем хат язарга бик ялкау була, исәнлеген сиздереп, ике айга бер хәбәре килсә дә, әни сөенгән инде. Әни әйтә: «Хат саен «менә күрерсез, тимер юл вагонына төяп, эченә салам түбәле өегез сыярлык Себер бурасы

җибәрәм әле мин сезгә!» дип яза торган иде», – ди. – «Корыч» нәселе үҗәт, уйлаганын чынга ашырмыйча туктамас, тәки сүзендә торган булыр иде», – ди... Иде... Ләкин Светланасы белән җиде генә ел яшәп өлгерә... Делянкадан аударган наратны тягач сөйрәгән чакта Габдрахман абыем ике агач арасына кысыла... Ятимнән ятим туа, ятим белән дөнья тула...

Йөри-йөри «корыч» шомара, мәгәр шома корыч тиз күгәрә...

Бертуган абыем Шамил дә гомер буе юлда йөри... Казанның 2 нче номерлы училищесын тәмамлап, су бораулаучы һөнәрен сайлый. «Ростов капкасы»ннан кереп китә дә Төньяк Кавказ итәгендә ун ел буе «шифалы су» бораулый. Балачактан эчеп үскән туган як чишмәләре сагындырган, күрәсең. Хат ташучы Маһикамал апа Нальчик шәһәреннән җибәрелгән акча кәгазен әнигә тапшырган

көнне, кояш баеганда, Шамил абыем үзе дә кайтып керә. Бөтенләйгә... Һәм Татарстан буйлап каладан калага, саладан салага йөреп, су бораулаучы булып, пенсиягә чыкканчы эшли... Шөкер, мин ошбу юлларны сырлаган көнне исәнимин генә сиксән яшенә якынлашып килә... 150 яшькә җитсә дә, күпсенмәгез,

безнең нәселдә дә кемдер озын гомерле булырга тиештер бит!..

Балачакта өйгә ашарга да, йокларга гына кайтасың бит инде, көннең калган өлеше гел урамда үтә. Әнинең: «Балалар, олы юлда уйнамагыз, юл алып китәр!» – дигән сүзе гел дога булып ишетелә иде. Миңа шулай... Ә Тәнзилә апам ишетмәгән. Без инде, ниһаять, салам түбәдән котылгач кына, аны саман диварлы өйләрдән торган Караком чүленә алып киттеләр... Хәер, вакыйгаларны ашыктырмыйм... Кеше әкрен үсә, тиз картая. Яшь арткан саен

язмыш тыгызлана... Сүз башында, ялан-тәпиләп, инеш читенә дип кенә баскан идем... Ә ул инде Караком чүлен телеп ага торган Амудәрья суы булып чыкты...

Әйе, поэзия буйга үсә, ә проза аркылыга җәелә...

...Миңа бит әле 15 кенә яшь!

Борынгылар җыен вакытын шултиклем белеп сайлаганнар: печәнгә иртәрәк; җиләк пешеп җитмәгән; бәрәңге төбенә өяр идең – сабагы кыска; техника белән утынга керер идең – урман эче көпшәк, җир таптала... Гарифулла малае мал-туарның исемлеген төзеп чиратка салган. Кемнең күпме түлисен хәл итә торган берәмлек ул чират! Әйтик, 1 сыер – 1 чират; 2 кәҗә – үзе бер чират; 4 сарык – бер чират. Бозаулар, бәрән-бәтиләр саналмый. Безнең капкадан 2 сарык һәм 1 кәҗә чыгып китә... Җәй үткәнче, көтүче дә безгә бер генә тапкыр кереп ашый... Әйе... Гарифулла малаеның чыбыркысы ерагайгач, авыл эчендә көпә-көндез йокы тынлыгы урнаша. Эшсезлеккә күнекмәгән Шәле халкы кунак

җыю мәшәкатенә чума... Өйләнергә теләүчеләр уяна. Туй арты туй китә... Бу бәйрәмнәр барысы да бергә кушылып, Сабантуйның куәтен арттыра, мәйдан бәйгеләрендә җиңүләргә чиратлар ишәя.

Шушы яшемә җитеп, җыенга җиде-сигез тапкыр гына булса да чыкканмын инде мин... Өлкән яшьтәге агай-апайлар, аркылы киртәгә сөялеп, чертчерт көнбагыш ярыр өчен генә көтеп алганнармы соң бу бәйрәмне? Яшь җилкенчәкнең гармун күргән саен туктый алмыйча биюләре дә сәер... Нигә инде ул кашыкка пешкән йомырка гына салып йөгермиләр?.. Колга башындагы

күнитекне ел саен Афзал апа малае Миңнулла алып төшәсен беләләр бит инде, сабынлы баганалар утыртып, бәйрәмгә килгән малай-шалайның майкаыштанын пычратмыйча гына күнитекне баштук Миңнуллага бүләк итеп булмый микәнни?!. Кыскасы, башка елларны кулга тотуга, «эрим-эрим», дип торган морожныйны ялап, бер шешә лимонад белән юып куйгач, җыенның бөтен кызыгы бетә, мәйданның ислемайлы җиле куып тоталмаслык итеп, өйгә таба йөгерәм... Быел әллә нишләдем... Кунак кызлар күп кайта икән бит безгә! Аларның матурлыгын күрсәң!.. Кигән киемнәрен ни дип тә аңлата алмыйм, һәрхәлдә, ак алъяпкычлы, озын җиңле, коңгырт мәктәп формасы түгел

инде. Мәйдан тирәли очынып йөри торган аллы-гөлле сабын куыклары, юк, чыршы уенчыклары кебек, дисәм, үпкәләрләр... Һәрхәлдә салават күперенең җиде төсе дә бар аларда. Үзләре ялгыз йөрмиләр, икәүләп тә, дүртәүләп. Ну, без дә Рафаэль белән, ике кәҗә бер чират, кайсыларын гына куып китсәк тә, гел бергә... Бер уңайдан өч кыз белән таныштым, өчесе дә... Илсөяр исемле

булып чыкты... Салкын чишмә авылыннан килгәне дә, күрше Күн авылыннан Үлмәсгөл апаларга кунакка кайтканы да. Дүртенчесе... Үзебезнең авыл кызы Гөлназ иде... Минем аны озын тәнәфесләрдә күргәнем бар инде, хәтта «Отличниклар тактасы»нда фотосы да эленеп тора... Ә бүген танымадым,

бәйрәм бизәгенә әверелгән... Сабан туе да кыска булды, иртәнге 10да башланды, көтү кайткач бетте... Кичке җыенга чыгудан файда юк, Гөлназның капкалары эчтән бикләнә... Ул бит әле җиденчене генә тәмамлады...

Сабантуй «Мәдрәсә бакчасы» дигән аланда уза. Авыл уртасында булгач, халык төрле якка төркем-төркем тарала. Мин дә үзебезнең Гөлназлы төркемгә иярдем. Кызга бигүк якын килмәсәм дә, адымым нык, баш горур! Яңа өебезне дә үтеп киттем. Инде алданрак атлаучылар миңа борылып-борылып карый, ә

арттагылар пышан-пышан фараз кыла... Сер бирмим, төркем таралып, соңгысы булып Гөлназ калганчы барам да барам әле! Мин хәзер шифер түбәле малай!

Ниһаять, икәүдән икәү генә калабыз бугай! Гөлназның: «Әнә, мәктәпне күрәсеңме?» – дигән гөрелдәвек тавышына ышанып, ул әйткән якка җан ыргытып алдым. Тик берни аңышмыйча борылсам – үзебезнең Гөлназ, әнисен күргән болан баласыдай ике-өч адым сикерүгә күздән югалып бара иде инде,

бизәкле капканың ачылып ябылганы гына ишетелеп калды. Яшел йөзле, ак керфекле зур-зур өч тәрәзәсенә ут алып, бурасы киң такталар белән тышланган, калай түбәле өй Гөлназны үзенә бикләп куйды бугай...

Бүген кояш бигрәкләр дә иртә баеды...

Мин кайтып кергәндә, әни өйдә юк иде. Кәҗә-сарыкларны япкан, каз бәбкәләре тынычланган. Сыер савасы юк... Яңа өйгә күчкәннән бирле аңлый алмыйм мин әнине. Салам түбә астында бер оя булып яшәдек, инде зур түбә астында ялгызлыктан колагым чыңлый, ди. Беләм инде, Нәфисә апаларда «кич утыра», алар безгә каршы як күрше, капкаларыбыз ачык чакта бер-беребезне

бик якын ишетәбез. Нәфисә апаның «Герой ана» дигән медале бар. Ире – теге «Сыер күле» янына салынган тавык фермасында мөдир. Җиде балалы гаиләдә әни нинди кызык табадыр? Утны яндырсам, чыгып җитә инде дә...

Бүген кызлар озатып йөрдем. Сабантуй көнне! Беренче тапкыр! Беренчесе үк – Гөлназ. Беренче... Мактанасың килгәндә, яныңда кеше булмаса, кыен икән ул. Ә Гөлназның мактанасы килмиме икән? Беләсе иде шуны. Корыч малаен кызык иттем, көне буе Сабантуйда әлсерәгән килеш ял да иттермичә, кереп качтым, дип аның да мактанасы киләдер әле.

Тирләп-пешеп уйланып утырган арада авырлык белән генә мөлдерәмә тулган ай калыкты. Ул гүя минем тәрәзәмне эзләп тапты да: «Дәфтәреңнән куш бит ертып ал да, хат яз!» дип пышылдады... Ялындырып торырга вакыт юк. Ай яктысы башкалар тәрәзәсенә күчкәнче хат язарга утырдым. Беренче

юллары ук шигырь кебек килеп чыкты... Сагынганда, кайда син, дип, нигә кайгыга калыйм, янымда син – табигатьнең һәр фигылендә таныйм...

Отличник кыз хаталарын чүпләмәсен, дип, чистага күчереп яздым. Иртәгә мин бу хатны Питрәчкә илтеп салам.

Икенче көнне үк без Рафаэль белән, сөт машинасына утырып, Питрәч Сабан туена киттек. Бәйрәмгә Шәле халкын ташыр өчен колхоз дүрт машина куя. Ләкин алар әле иртәнге сигезләрсез килеп басмый, ул чакта инде халык та илаһи-уптым кузгала, анда «дүрт сарык бер чират» башлана. Машиналар дүртәр рейс ясар, дигәннәрие, ләкин һәркем беренчеләренә утырырга тырыша,

бастырып төялгән утын кебек әле бер, әле икенче якка авышып барса да бара, иң мөһиме – алдан өлгерү. Ә кайткан чакта машиналар исереп бетә, күпчелек җәяү кайтырга тырыша, берәүнең дә районда кунып калганы юк. Яулык өстеннән ирләренең кепкасын киеп куйган апалар, нарат төбендә амбразура

каплап яткан агайларны уятып, сигез сәгать буе әрләшеп кайта булыр. «Бүтән сиңа ышанып, район Сабан туена чыксаммы, Аллам сакласын! Урыс булганчы лыкынмасаң суң. Әнә, синең ишеләр ат җигеп килә. Гармун уйнап кайта! Әйдә инде, атла, кешедән яхшы түгел!» Шөкер, бу каһәрләр – «тукран тәүбәсе» генә,

икенче җыенга чаклы онытыла, юкса, Шәле белән Күн авылы килүдән туктар иде дә, район үзәге бәйрәмсез калыр иде. И татар теле, зарланыр, әрләр өчен бигрәкләр дә ягымлы тел инде син!..

Безнең Питрәчтә татар, урыс, керәшен өч өлешкә тигез санда. Иртән урын өстендә артык иркәләнеп ятсаң, әнинең: «Тор, Иван, юын, укын, чукын!» – дип үрти торган гадәте бар... Рафаэль белән без Военком бинасының ишек яңагына эленгән почта әрҗәсе янына килеп басканда, Иваннар чукынырга да өлгермәгәндер әле.

Ул көнне район Сабан туе булгандырмы, юкмы, хәтерләмим инде. Әмма дә өйгә кайткан сәгатьтән үк хат ташучы Маһикамал апаның урамыбыздан үтеп киткәнен сагалый башладым...

Гөлназдан хат юк та юк... Халык җиләккә ябырылды... Печәнгә төште. Җавап һаман юк. Әллә военком каршындагы әрҗәдән алып, синең хатны берәр призывникка җибәрделәр микән, ди Рафаэль. Хаталарын төзәтеп язганнан соң, тегесен ташламаган идем әле, яңадан күчереп, шул ук хатны тагын җибәрдем.

Барыбер җавап килмәде... Көн дә кич клуб тирәсеннән эзлим үзен... Гөлназны чыгармыйлар, күрәсең, чөнки егет сөярдәй Сәрия апасы бар...

Аптырагач, ул хатның күчермәсен Күн авылы Илсөяренә дә, Салкын чишмәнекенә дә җибәрдем. Җаваплары бик тиз килде... Эшли бит почта! Күрше авыл кызлары минем шигырьне мактаганнар да хәтта... Без бәләкәй чакта бүгенге кебек бөтен кеше дә шигырь язмый иде шул...

Язарыңа сәбәп булыр, дипме, Ходай җәйге каникулда кунак кызларны безнең авылга кайтара торды, танышкан берсе белән хат алышам. Әлфия, Сәрия, Рәмзия, Алмазияләргә җибәрә торгач, теге шигырь дүрт куплетка җитте. Ә күңелем белән һаман да Гөлназдан җавап көттем.

***

Сигезьеллык белемгә сөенеп, ярты халык колхоз эшенә киткән иде. Ләкин күрше авыллардан җыелган интернат укучылары килеп кушылгач, классыбызда тагын буш урыннар калмады.

Борысны борыска ялгап салынган ике катлы агач мәктәп исемә төшкән саен сискәнеп куям. Ничекләр итеп күтәрде икән ул безне – 600 баланы?!. Бөтен мәктәп халкы белән линейкага тезелеп баскан коридор идәненең өрлеге – аскы катның матчасы – баш-башларыннан черемичә, кырык ел буе ничек сакланган соң ул?

Аскы катта 200 кешелек Пионер бүлмәсе, озын урындыкларын сәхнәгә күчереп торсаң – спортзал! Өстә китапханә һәм буфет, һәр класс саен утын ягып җылыта торган «көймә» мич... Физика һәм химия кабинетлары. Укулар ике сменалы булса да, җыелышлар, тантаналы кичәләр бергә үткәрелә торган иде. Түбәсеннән

су үтмәде, туфраксадан балчык коелмады, кайсы тарафтан иссә дә, җил-буран кермәде. Кырык ел буе басыла торгач, мүкләре чәерләнеп, борысларның эргәсе эргәгә ябышкандыр да ике катлы дивары монолитка әйләнгәндер. Шәле агаларын «шабашниклар» дип күпме генә үртәсәләр дә, чынлап та, кулына балта тота белмәгән ир заты юк бездә. Әлеге мәктәпне үзебезнең

балта осталары күтәргән. Ул ЮНЕСКОда теркәлеп, архитектура истәлеге булып сакланырга лаек иде. Ундүрт яшеннән Габдулла Тукайга гашыйк булган Зәйтүнә шушы мәктәптә мөгаллимлек иткән. Ул сөекле шагыйрьнең шигырьләрен укыган чакта бәләкәй Атилла (Расих), Шәле балалары арасында утырып, әнисен тыңларга яраткан. Ике катлы агач мәктәпнең пионер бүлмәсендә композитор Заһид Хәбибуллин, скрипкада уйнап, Сара Садыйкованы җырлаткан. Шушы бәләкәй генә сәхнәдә олуг язучыларыбыз

Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннур, Зәки Нури, Илдар Юзеев, Мәхмүт Хөсәен, Гариф Ахуновлар чыгыш ясаган. Һәм бу исемлекне әле бик озаклап дәвам итеп булыр иде...

Мәктәпләрдә – өй язмышы...

Мин укып бетергән елның көзендә үк балалар яңа таш мәктәпкә күчте. Сигез ел буе түбә күрмичә өелеп тора иде, бер җәй эчендә өлгерттеләр үзен. Иске мәктәпне, күз алдында сүтеп, утынга өләштеләр. Мичләрен бульдозер белән җимереп, нигезләрен җир белән тигезләделәр. Халык күп җыелды.

Тамаша күрер өчен түгел, саубуллашыр өчен. Ни дисәң дә, үз дәверендә авылның өч мең кешесен укырга-язарга өйрәткән, чын Совет кешесе итеп тәрбияләгән, үстергән өй бит ул!..

Җимерү турындагы Актка кул куяр өчен чакыртылган РОНО комиссиясе һәм янгын сүндерүчеләр, Муса Җәлил әйтмешли, «читтән көлеп карап тордылар...» Алар өчен бу күренеш – искелек калдыгыннан котылу үрнәге генә иде.

Без ике катлы агач мәктәпнең соңгы укучылары...

Һәр елның февраль башында студентларның зачёт-имтиханнардан соң, кышкы каникуллары башлангач, «Мәктәп карлыгачлары» белән очрашу кичәләре була торган иде. Үзең утырган парта арасына кереп, сөекле укытучы апаларың

белән ачык дәрес үткәрү – бәйрәмнең күздән яшь китерердәй дулкынландыргыч һәм үтә дә моңсу минутлары була торган иде... Безнең парталарны эзләп табарлык түгел инде. Яңа мәктәпнең җиһазлары да яңартылган. Һәр биш ел саен күрешербез, дигән вәгъдәләребез «карлыгач» оялары белән утынга китте.

Биш ел да үтте, ун... егерме... утыз... Күпме санасаң да, классташларыбызның күрешә алганы юк. Яңа мәктәпнекеләр күрешеп торалар үзе...

1984 елның маенда, Язучылар оешмасы машинасы белән Арчага кайттык. С.Хәкин, Г.Ахунов, М.Мәһдиев һәм мин. Гариф абыйның председатель чагы. Берәр атнадан Язучылар съезды булырга тиеш, җитәкчелектә үзгәрешләр көтелә... Сагышлы сәяхәт иде бу. Башта Өчилегә, аннан Күлле Кимегә, кайтыр якта Гөберчәккә кереп, җирсүне басарбыз дип баралар... Ләкин Өчиле дигән

тукталышта бернинди дә авыл юк иде. Гариф Ахунов машинадан төшү белән: «Менә, менә безнең өй урыны шушы инде. Монда капка баганасының төбе, әнә тегендә баз чокыры, менә, менә бу төштә нигез эзе...» дип, алабуталы кычыткан арасында шагыйранә такмаклый башлады... Ул көнне алар никтер

Күлле Кимегә дә, Гөберчәккә дә кереп тормадылар. Гариф абыйның сагышы барыбызга да җитте... Һәм мин дә бу сагышны уртаклашу йөзеннән юл буе үзебезнең агач мәктәп нигезен күзаллап бардым.

1965 елның 1 нче сентябрендә Кыңгырау бәйрәмен мәктәп коридорында гына үткәрделәр. Яшене яшьнәмәсә дә, авыл өстенә килеп эленгән болытларның яңгыры күренеп тора иде инде.

Ике катлы агач мәктәпнең өске коридорында... 600 бала линейкага

тезелгән(!). Шуңа өстәп, әле мин белгәннәре генә дә – егермеләп укытучы!

Алгы сафка орынмаска тырышып кына, мәктәп директоры Наил Зиннәт улы Нуруллин (язучы һәм әдәбият галиме, профессор Ибраһим Нуруллинның бертуган абыйсы) арлы-бирле йөренә. Ниндидер бик җитди сүз әйтергә тели, ә үзе, линейканың өч-дүрт җирендә тукталып, «Исәнмесез?!» дип баш селки дә, безне завучка калдырып, кабинетына кереп китә. Сигез ел укып,

директорның ул «җитди сүзен» тәки ишетмәдем. Наил «Зиннәтеч»: тәбәнәк һәм базык гәүдәле; сакал-мыек үстермәде; чәчен ике куллап, артка сыпырырга гадәтләнгән иде; адымнары вак-вак, ләкин акрын йөри; сигез ел эчендә ялгышып кына да елмайганын күрмәдем. Бу «иске» директорның Казанга

күчеп китәр алдыннан соңгы линейкасы булган.

Линейка дигәне без аягүрә үткәрелгән зур җыелышка охшап калды. Мәктәп безне сагынып көткән, җәй буе яңалыклар күпләп җыелган. Укытучылар сөйләргә атлыгып тора... Исемлектәгеләр чыгыш ясап бетерде дигәндә генә, колхоз председателе Фәйзи абый сүз алды. »...Исәнмесез, пнимаете так, тырышып укыгыз, вузларга кереп Шәле данын күтәрегез, пнимаете так.

Укырга керә алмаганнар – колхозга пожалысты, эш җитәрлек, пнимаете так!

Ну, сез хәзер булышчылар, көл җыюны, кош тизәге китерүне һәм дә гараждан чәлдермичә генә, пнимаете так, тимер-томыр җыюны киметмәгез! Сентябрьнең унбишләреннән колхоз кырына бәрәңге алырга чыгарсыз, өзелгән дәресләрне куып җитәрсез. Пнимаете так, сау булыгыз!»

Ниһаять, «Белем бәйрәме» тәмам! «Ур-ра!» кычкырып, озын тәнәфескә таралыштык. Теге болытлар безнең хәлне тәрәзәдән күреп алганнардыр, яңгырларын бушатмыйча гына Бимә урманына авышканнар. Без югында мәктәп ишегалдында туфли күмелерлек чирәм үскән. Урамга чыгуга өч төркем хасил булды: вожатый октябрятлар белән «Гөлбану» уенын башлап

җибәрде, пионерлар – спорт мәйданында таган атына, комсомол значогы таккан төркем, председательгә охшатырга тырышып, Фәйзи абый чыгышы буенча фикер алышабыз. Яшь комсомол буларак, Гөлназ төркем читендә калган. Рафаэль белән киңәшләшеп тормадым, әҗәтен сорап килгән әрсездәй,

туп-туры эндәштем:

– Ник минем хатыма җавап язмадың? Җәй буе көттем! – дидем. Ә ул, сынын горур тотып, иңбашы аша гына җавап бирде.

– Мәктәп бакчасына су сибәргә килгәч, синең хатны Мөхәммәт абыйга күрсәттем. Ул миңа, шигырь яза торган кешедән ераграк йөр, сеңлем, диде...

Һәм Гөлназ, минем сиңа бурычым юк дигәндәй, кисәк борылды да,

кырыслыгына масаеп, пионерлар төркеменә кушылды...

Менә шундый гап-гади арифметика – үзебезнең Гөлназны язып куям, ике Илсөяр хәтердә генә кала.

Абый дигәнебез – Мөхәммәт Садыйков. Күн авылыннан килеп, Шәледә укыган, пединститутны бетергәч, тагын тарих укытучысы булып эшкә кайткан. Шигырьләре район газетасында еш басыла. Киләсе елга Казанда «Беренче карлыгачлар» исеме белән китабы чыгарга тиеш, диделәр. «Карга карганың күзен чукымый» дигән әйтем шагыйрьләргә кагылмый, күрәсең. Әгәр хатны шигырь белән башламасам, бәлкем, Гөлназ аны, шагыйрь абыйга күрсәтеп

тормыйча, ертып кына аткан булыр иде. Юк шул инде, кызларга хат язганда, мин үземне бөек шагыйрь кебек хис итәм: соклансыннар миңа, тел шартлатсыннар!

Күпме китап укыдым, Һинд киноларының берсен дә калдырмыйм, беләм – гашыйк кешеләр гел шагыйрьләрчә сөйләшә, димәк, шигърият мәхәббәттән яралган. Ләкин, исемнәр күбәйгән саен, хатлар калыная бара һәм шигырь туып өлгерми, бөлгенлеккә төшә. Мин инде хикәяләүгә күчәм... Тау Илендәге Наилә, Иске Йорт кызы Миңзифа, Чыныкныкы Гөлнәфидә, Йорткүл кызы Мәдинәләрнең берсе дә минем хатларны ертып атмагандыр...

Әле уч төбенә сыярлык итеп кенә, муенымдагы «шрам»ны күләгәдәрәк калдырыбрак төшерелгән фотомны да җибәреп өлгерәм. Көнчыгыш Казакъстанның Шемонайха бистәсендә 9 нчы класс укучысы Камалова Нәзифә яши. Ул Яңа 1966 ел белән котлап җибәргән открыткасына: «Зур язучы булгач,

син мине онытырсың әле...» дигән... Ялгызлык ул колагыңны чыңлатырлык тынлык белән газаплый. Хат – ул юаныч, хат – ул дус! Хат алышу – озак көттергән җаваплар белән кара-каршы сөйләшү. Һәм мин бары тик минем өчен генә үскән бердәнбер кыз баланы матур әдәбият белән эзлим. Нәзифә... Казакъстан...

Үзе уйлап чыгарган әкияткә үзе ышанган кеше бер Хуҗа Насретдин гынамы?..

2017 елның май аенда Казакъстанның Төркестан шәһәреннән көтелмәгәнчәрәк, шул ук вакытта минем өчен бераз серлерәк, димме, хәбәр килде. 11-13 нче числода, төрки-дөнья язучыларының һәм шагыйрьләренең китап күргәзмәсе оештырылачак икән. Шунда катнашу өчен ризалыгымны сорыйлар, билетларны алдан ук алып куясылар, бөтен чыгымнарны Чимкент (Шымкент) өлкәсенең хакимияте күтәрә, диләр. Шундук сөйләшү өзелде, ерак ара шул, роуминг хәлсездер, дияргә мөмкинлек бар...

Әйе, көтелмәгәнрәк һәм серлерәк хәбәр бу... Рашат Низамиев әйтмешли: беренчедән, иҗат даирәсендә чит ил чакыруларын минутында ук кулга төшерә торган даими делегация бар – чыгымнарны Антарктида күтәрә калса, алар пингвиннар каршында да чыгыш ясарга риза; икенчедән, күрше республикалардан сәфәр кылып кайтканда, ялыктыргыч юлны мавыктыргыч итәр өчен телефон аша тавышларын үзгәртеп, кызык ясарга һәвәс дусларыбыз бар (мин бит артистлар арасында язучы, ә язучылар арасында артист булырга яратам, шуңа күрә дә рәхәтләнәләр үртәп); өченчедән, «Гадиләгә өч авылдан өч яучы килгән, өчесенә дә риза дигән!»... Чакырган җиргә бармый калсаң, гадәттә, бүтән чакырмыйлар. Мин йөремсәк кеше, чакырулары чынлап булса,

әлбәттә, барам... Алай гына да түгел, күңел әле һаман сергә мохтаҗ... Бу чакыруны Нәзифә оештырмаганмы? Аның адресын миңа тыкрык аша күршебез Муса абый биргән иде, бертуган сеңлесе, ягъни Нәзифәнең булачак әнисе, комсомол путёвкасы белән Чирәм җир күтәрергә дип чыгып киткән дә шунда

бер казакъ егетенә кияүгә чыгып калган...

Чимкент аэропортына килеп төшкән минуттан өч көн буе як-ягыма

карандым... Менә хәзер, кинәт кенә минем яшьләрдәге кара тутлы, табак битле, үткен күзле бер ханым каршыма килеп баса да, бу сезнеке түгелме, дип, крокодил тиреле букча кесәсеннән минем кәртечкәмне чыгара... Әйе шул, мин бу. И-и, бигрәкләр дә бала-чага булганмын инде, дип, әйтермен инде. Шуннан соң ул балаларын саный башлар, ә инде оныкларын саный башлагач, Нәзифә ханым, зинһар гафу итегез, безне «Ханәкә» китапханәсендә делегация көтә, Ходай кушса, күрешербез әле, диярмен дә, «әле дә ярый моңа өйләнмәгәнмен», дигән сөенеч белән, кунаклар арасында югалырмын... Әйе! Йөземгә буе җитмәгәч, төлке дә әйткән, пешмәгән әле бу, дип. Сөяксез

тел тик торганда, уй дигәнең кылтайган була. Өч көн буе, хәтта кайтыр якта самолётка кереп утыргач та, як-ягыма карандым, каләмем түгел, калебем маҗара эзли. Ә маҗара эзләгән кеше – ул күпне күргән көмеш көзге кебек, тузан кунмасын өчен аңа гел яңа шәүлә кирәк... Нәзифә белән икебез ике якта яшәсәк тә, мәктәпне бер үк елда тәмамладык инде. Институтка керә алмагач,

эш эзләп йөргән арада мин аның соңгы хатына тиз генә җавап яза алмадым. Шуның белән ара өзелде. Әлбәттә, үсмер чакта язган хатларның вәгъдәсе юк.

Ләкин Нәзифә, йотылып калган җавап, әманәткә әверелсә, ярты гасыр үткәч, агач курчакларга яшеренеп, исемсез хат рәвешендә килеп җитәргә мөмкиндер бит? Бик мөмкин...

Бүгенге көнгә чаклы, мин, алты тапкыр эш урынымны алыштырдым (әле хезмәт кенәгәсенә язылмаганнарын да кушып санасаң, дистәдән артып китә); даими яшәү урыны эзләп, адресымны җиде кат үзгәрткәнмен: су бораулап; филармония лекторийлары буенча авыл эшчәннәре белән очрашулар

үткәреп; күренекле җырчылар һәм дә язучылар төркеменә ияреп, Идел буе республикаларында, Мәскәүдә, Ленинградта, Төмәндә, Көнбатыш Себер шәһәрләрендә чыгыш ясауларны барлап чыксаң... мине кайсы гына хат ташучы эзләп таба алсын соң?! Радиоэлектроника казанышлары, интернет челтәрләре, сайтлар, ватсаплар белән эзләп табарлар иде, кирәгең юктыр, дип,

авызымны ябарга ашыкмагыз. Мин – физика, химия, биология һәм геометрия дәресләренең «ударнигы», кибетләрдән детальләр эзләп, радиоалгычлар җыйган, 1983 елда Аккош күленә барып, Гомәр ага Бәшировның «Сиваш» китабы чаклы гына экранлы ватык телевизорын төзәтеп кайткан һәвәскәр – металл чыбык буйлап секундка 300 мең километр тизлек белән йөри торган

бәйсез электроннарның, көне-төне кешенең җанын-тәнен-аңын үтәли чыга торган экран нурланышларының ни икәнен яхшы беләм... Шуңа күрә дә гап-гади кесә телефоны гына йөртәм. Миңа бүген «Нихәл? Эшлисеңме әле? Авылга кайтасыңмы? Телевизордан күрдек... Мин әле бу...» дигән СМСлар да

җитеп тора. Исемеңне яшереп, кача-поса язып, почталарга барып, ят адреслар белән тутырып мәшәкатьләнгәнче, кесә телефоныннан бер авыр сулавың да җитә ләбаса...

Казакъстанга китап күргәзмәсенә чакыруларының сере соңыннан

ачыкланды. Төркестаннан туп-туры «Татар-информ» агентлыгына чыкканнар. Шартлары бик гади үзе – һәр илдән, һәр җөмһүрияттән бер генә язучы катнаша ала, исеме, иҗаты һәм яңа чыккан китабы игътибарга лаек булырга тиеш... Ә «Татар-информ»да кечкенәдән үк татар әдәбиятын – поэзиясен һәм прозасын җентекләп укып, вакытында туры фикерен әйтә белә торган талантлы шәхес

бар, ул – Рузилә Мөхәммәтова, ике уйлап тормый, минем исемне атый. Мактанырга рөхсәт итегез, мин ул күргәзмәдә «Игезәкләр йолдызлыгы» һәм «Карурманда кара песи» китаплары белән катнаштым. Илле кешелек делегация минем витринаны үтеп киткәч, Башкортстан язучысы, Салават Юлаев премиясе

лауреаты Ринат Камалов белән Азәрбайҗанның күренекле балалар шагыйре, профессор Заһид Хәлил кире килеп, минем китапларны актардылар...

– Да, Татарстан китап чыгара белә, – диде Заһид әфәнде һәм күргәзмәгә куелган 300 данә тиражлы юка тышлы «Ак ләкләкләр» китабын култамга белән миңа бүләк итте (Баку. 2016).

Ринат Камаловның фамилиясе, нәүмиз күңелемә, самолётта килгәндә үк бик ягымлы булып ишетелгән иде дә, иркенләп аралаша торгач, аңладым – казакъ кызы Нәзифә Камалова белән аның бернинди дә туганлыгы юк икән...

Кеше исемнәре дә тиктомалдан гына кушылмый. Ә шәһәр-авылларның исеме җисеменнән чыга. Ташкент белән Шымкент (Чимкент) арасы Казан – Арча арасы чаклы гына икән. Ташкент – таш кала, ә Шымкент яшел кала дигән мәгънәдә икән. Китап күргәзмәсенә җыйналган кунакларның соңгы көне аэропортлы Шымкент шәһәренә сәяхәт ясап үтте. Казакъстан илнең

үзәген дә, чит-читен дә төзекләндергән. Төркестаннан Шымкентка кайтканда, спидометр 140 ка җиткәч, кунакларның аягы тормоз эзли башлаган иде инде.

Ләкин олы юл аэродром мәйданы кебек тигез һәм нык булгач, тизлеккә тиз ияләшәсең. Аларда да 110нан арттырмаска дигән катгый кагыйдә бар. Тик шофёрлар үзләренчә яши – 120 чакрымлы юлда һичнинди ГАИ посты юк. Өч көн эчендә, үзебезнең Тольятти заводында эшләнгән бер генә машина да очрамады. Бөтенесе «Шкода», «Фольксваген», «Уз Дэу» кебек машиналар...

Әллә соң безнең юллардагы агрессия, дорфалык һәм тәртип бозулар Россия автопромы белән таралды микән?!. Шәһәр эчендә, гомумән, тәртип, дүртбиш чатлы тыкрыкларда светофорга буйсыну, күрше машиналарны хөрмәт итү, әдәплелек нык сизелә. Казаннан килгән кеше өчен Шымкент урамнары инструкторлар күзәткәндә, имтихан тапшырып йөрүче өйрәнчек шофёрларны

хәтерләтә: комачауламаска, ашыкмаска, узмаска, кычкыртмаска, сүгенмәскә, иң мөһиме – тәртип сакларга тырышу сизелә.

Яшел кала дисәләр дә, урман юк инде монда, һәр өй җимеш бакчасында.

Шәһәр эчендә аккан суы якын килгәч кенә күренә торган бердәнбер тирән эчле ерганак бар. Тирә-якта борынгылар утыртып калдырган пальмалар. Ерганак яры буйлап сузылган таш тротуарда кеше өзелми. Дымлы, җиләс һәм тансык

һава Шымкентның җилкуарларын үзенә тартып тора. Никахтан соң фотога төшү, туган көннәрне шушында үткәрү йолага әверелгән, кафеларында икеөч төрле кымыздан гайре, каты эчемлекләр күренми, хәер, теләгән кешегә әлеге «Дендрарий»дан чыккач, кибетләрдә хөррият үзе. Күпчелек халык читтән килгән, ике телдә аралашу нык сизелә. Ирләре шаһзадә түгел, ярый инде шунда. Ә кызлары! Затлы нәселдән урлап кайтып үрчеткәннәр, диярсең!

Ялганлар хәлем юк, җиләк-җимеш диетасында утыралармы – симезләрен күрмәдем. Буйга – миннән бераз калкураклар, сыннары биюченекедәй төз. Чик сызыгына якын булгангамы, казакъ этносы бу тирәдә үзенең шоколадтай чыраен югалткан, түгәрәк йөзләрендә сөт яктысы, шешмә кабаклы булмасалар

да, күзләре кысык, шуңадырмы, Шымкент кызлары гел елмаеп, йокымсырап йөриләрдер кебек. Ышанмасагыз, профессор Хатыйп Миңнегуловтан сорагыз, ул үзенә тормыш иптәшен шул яктан сайлап алып кайткан.

Көн эчендә без шәһәрнең биш китапханәсен йөреп чыктык. Ә хакимият бинасы белән янәшәдә яңа гына салынган Китап сараена (Үзәк китапханә дип кенә әйтергә телем әйләнми) безнең күргәзмә әсбапларны, шул исәптән, минекеләрне дә, фондка күчереп өлгергәннәр иде инде.

Күгәрченнәрнең җиләк-җимешкә исләре китми, шәһәр эчендә аларны бөтенләй күрмәдем. Ә карлыгачларга җылы якта ризык җитәрлек. Карлыгачлар, кешеләрдән курку хисен югалтып, тәмам әрсезләнгәннәр. Алар супермаркетларның ишек өстенә үк оялаганнар; тукталышлардагы баганаларның тишеген табып, бетон куышлыкта гаилә корырга өйрәнгәннәр.

Шәһәр читендә бодай үстерерлек, куна тактасыдай тип-тигез җирләр күкрәп ята. Климат аермасына карамастан, уҗымнар Шәле кырларындагыча гына. Иген өстенә чит ил болытлары очып кергәли – сурәтләре дә нәкъ бездәгечә ләкин тургайлары гына юк...

Ерак сәфәрдән кайткач, күчтәнәч өметләнерләр дип, портфельгә «Кazakctan» дигән биш-алты шоколад салдык, калганы үзебезнең кибетләрдә дә шыгрым тулы.

Сагынуыбызны сизенгән шикелле, билгеләнгән вакыттан бер минутка да соңармыйча, аэробус безне тургайлы болытлар тарафына алып менеп китте.

Нәзифәле Казакъстан ак болытлар эчендә калды...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев