Исемсез хат (дәвамы)

Романны башыннан монда укыгыз.

 

Каравыл! Яз килә!

Каравыл!

Тыныч кына яшәп ятканда, кар көртләренә ияләнеп, озын төннәрнең куелыгына җайлашып, көздән килгән татлы хәзинә белән сыйланып, тәүлегенә уналтышар сәгать телевизор карарга күнеккәч кенә, көтмәгәндә, тагын Яз килә дә җитә! Урамда ияреп йөри, тәрәзәдән карап тора. Картаеп беткән тал-тирәкләрдә япь-яшь бөреләр уяна, кыш буе йокы симерткән инеш икенче ягына борылып ята... Җылы җилләр өйгә кереп пышылдый: Яз! Яз! Яз-з-з инде, зинһар!

Ә мин яза алмыйм, кәгазьне каләм белән җәзалап, гаеп эзлим, саргайганын акка, агын яшелгә алыштырам. Начар яза дигән булып, ручкаларның әле берсен, әле икенчесен сайлыйм. Чуаланып беткән фикернең җеп очын табалмыйм. Мин бит прозаик, димәк, соңгы сулышыма чаклы язарга хөкем ителгән илһамият колы...

Шагыйрьләр башкача – алар кырык яшькә чаклы кабаланып яза да, аннан соң барлыгын иллегә тапкырлап, трибуна саен күкрәк кагып яши... Монысын ихластан, ак көнләшү белән әйтәм. Әйбәт шигырь язар өчен шагыйрь булып туарга кирәк. Ә прозаиклар тумый (!), үсәләр генә...

Ерак сәфәрнең вак-вак тукталышлары була. Иҗатта да шулай – ике әсәр арасында еш кына юл өзеге килеп чыга. Ул арада, фикер туплыйсың, уйланылган сюжетны тыгызлыйсың, хәтта языласы әсәргә исем таба алмыйча да интегәсең. Соңгы тукталышның сәбәпләрен әллә кайдан эзлисе юк – ике зур күчеш нәтиҗәсе бу.

Шушы яшемә җитеп, минем бер генә тапкыр да иҗат йортларына барганым юк. Зарлануым түгел – үзем теләмим. Һәм мактануым да түгел, мин бары тик үз өемдә генә яза алам... Ә соңгы елларда туган авылымда йорт салып куйгач, канатлы атым буразнага төште. Шәле белән Казан арасында йөреп, атна саен урын алыштыру иҗат өстәлемне ашханә итте. Моңа кем гаепле, дисез – әлбәттә, Нуриәхмәт кызы!.. Алмагач чәчәкләрен кырау сукса да, корылык ел килсә дә, баганалар авып, ут бетсә дә... ул гына гаепле, үземә үзем җикеренә алмыйм бит инде мин. Ә ул минем әйтер сүземне, ни уйлаганымны, кыласы гөнаһларымны алдан ук сизеп тора, һәм мин аның сизгәнен сизенеп, намус газабы кичерә башлыйм.

– Авылга кайткач та, һаман телевизорга багынып утырма инде!..

Нуриәхмәт кызы бу. Мине, бары тик мине генә тәрбияләр өчен табигать аңа арфа тембрлы тавыш биргән. Бу тавыш мине буйсындыра, тынычландыра һәм әллә кайлардан эзләп табып: «Кайчан кайтасың инде?» – дип чакырып тора, үткен телемне коралсызландыра, гади эшчеләр арасында йөреп, сигез ел буе ятлаган шыксыз лексиконымны сызып ташлый.

Моннан өч йөз чакрымдагы Әгерҗенең кечкенә генә Чаж елгасы буенда туып үскән кызы Шәлене тәмам яратты: җирен хөрмәтли, миңа ияреп, тургайларын тыңлый, каен җиләкләре белән сабыйлар телендә сөйләшә, оныкларыбызга күбәләкләр тотып бирә. Болары җәйгә чыккач... Ә бүген әле Мишә буе яз әсирлегендә! Нуриәхмәт кызына каты бәрелеп булмас, ул әнә – яз өлешенә кереп, фанера көрәге белән парник эченә кар ташый. Бит алмасы да әнис сорты кебек алсуланган...

– Телевизор да карамагач... бүтән кәмит юк ич авылда. Җир ачылмаган, үсентеләр тәрәзә төбендә гөрләп үсә, симәнә бәрәңге баздан чыгарылган килеш буразнасын көтеп ята.

– Эш юк дип, өйдә ятма инде. Кичке сериаллар җитмәгәнме сиңа?!.

– Сериаллар – алар синең өчен. Ә миңа маҗаралар, яңалыклар кирәк.

– Маҗара, яңалык кирәксә – үзең яз. Соңгы романың чыкканга да дүрт былтыр инде.

– Яшь бара бит! Эштән кайткач ял итәсе дә килә.

– Вагон бушатмыйсың ла! Эшкә бит сез күңел ачарга гына йөрисез. Юбилейлар, иҗат кичәләре, банкетлар – көн дә бәйрәм... Язуыңнан туктасаң, беркемгә дә кирәгең калмас.

– Язып кем баеган хәзер? Җүнләп гонорар түләнмәгәч, язучылык кыз-хатын һөнәренә әверелде. Ирләр мал табуга китте. Тагын егерме елдан Язучылар оешмасында бер ир-ат та калмаячак.

– Алайса бөтенләйгә күчеп кайтыйк авылга. Мал асрарбыз, бакчаны зурайтырбыз. Ачтан үлмәбез. Оныклар да безнең янда үсәр иде.

– Син үзеңнең колхоз стипендиясенә укыганыңны оныттыңмы? Диплом алгач та, язылышып өлгермәсәк, «Коммунизмга» колхозында китапханәче булып, пенсиягә чыкканчы эшлисе кеше идең. Миңа кияүгә чыгуың да Казанда төпләнеп калыр өчен генә булгандыр әле?!. Ә хәзер авылга китәргә дә риза үзең.

– Абау, Камка! Бер дә серкәң су күтәрми инде. Күптән язганың юк, дигәнем өчен әллә кая борып куйдың...

– Әйе, бөтенләй кайтсам, Корыч малае язучылар арасына сыймады, кулыннан килмәде, әллә кем кебек йөргән иде, диярләр...

– Соң, шулай булгач, ник язудан туктадың?! Көпә-көндез телевизор карап ятасың. Сүндер әле шул Кытай тәрәзәсен! Бар, бикләнеп ятма. Урамда яшь вакыттан калган берәр сюжетың очрамасмы? Уйларың җилләнеп керсен.

Мин көн җылысы белән өй җылысы тигезләнгәндер, дип, иңгә «дежурный» пинжәкне элеп, яланбаш кына кузгалмакчы идем, шундук ишек белән ике арага килеп басты.

– Бик җиңеләймә әле, курткаңны ки, мә, кепкаңны да ал, кояш кичкә авышкан чак, көн кыркулангандыр.

– Син мине бөтенләй куып чыгарасың мәллә?

– Салкын тидереп ятсаң, язмавыңнан да хужерак булыр, җылы киенеп йөр.

«Куып чыгарасың мәллә» дигән сүзне уенга бора ала иде инде. Юк шул, кәефсез чакта юмор дигәнең тел очында боегып тора бит ул. Юкса хат ташучы курчаклар алып килгән анонимка турында сүз башларга җиңелрәк буласы. Бу турыда мөмкин кадәр тизрәк әйтәсе иде. Әле бит гайбәт бомбасының шартлыйсы бар, ул шартлагач, гауга төтене таралганчы да атна-ун көн үтәр. Ә хат җибәргән кеше ерак йөрмидер, озак көтә алмас, монысы адресатка (әлбәттә, Нуриәхмәт кызына) барып җитмәде, ахрысы, дип, яңасын – тагын да көчлерәген, гаилә нигезен чәлпәрәмә китерердәен язып салырга мөмкин... Ярар, бүген генә булса да тынычлап яшәп калыйк әле. Иртәгә әрләшербез, иртәгә...

Өй эчендә колак томалана икән ул, ә урамда – симфония белән какофония бергә кушылган: сыерчык ояларында өй туе; тавыклар җырлый; ата казлар бии; этләр әрләшә, ындыр артында атлар тамак кыра; туры түбәләрдә өелеп калган кар көртләреннән язның соңгы йөрәк тибешедәй тамчы тама – «тып-тып», «дөп-дөп», «леп-леп».

Йа Хода! Нуриәхмәт кызының самимилеген күр – шушындый язга ирнең үзен генә куып чыгаралармы инде?!.

Өй түрендәге гөрләвеккә ияреп киттем...

Авылда өйләр саны мең ярымга җиткән, диделәр. Бүген мине аларның өчесе генә кызыксындыра: Оренбург далаларында Чирәм җир сөреп йөргән арада урланган Хәмдия... Кавышсак та, монда яшәргә ирек бирмәячәкләр, алып кит мине дөнья читенә, дип, кыш уртасында Магаданга озатып калган Сәвия... Һәм гипнозга тиң тәэсир итү көченә ия булган, теләсә, мине бик җиңел генә үз ихтыярына буйсындыра ала торган исем бар, ул – Гөлназ!

Безнең авылда элек-электән нинди дә булса берәр исем модага кереп алган... Әбиемнәр чорында, Биби, Бикә исеме нык таралган. Әниемнең чордашлары арасында Мәдинә, Хәдичә, Зәйтүнәләр иде. Соңрак Әлфия, Сания, Тәнзиләләр күбәйде... Аларга алмашка Роза, Илсөяр, Сәрияләр килде... Бүген исә Алсу, Диләрә, Алияләрдән дә күбрәк исем юк...

Мин яшәгән мохиттә алай ук очрамасалар да, Гөлназ дигән исемнән әле дә сискәнеп китәм. Беренче тапкыр мин бу исемне, 4 нче классны бетереп, җәйге каникулга чыккач ишеттем. Ул вакытта инде Шәледә 26 урынлы участок больницасы эшли иде. Инештә карбид белән уйнаганда, шампан шешәсе шартлап, Климның (укытучылар булып килгән керәшен гаиләсеннән) кулы ярылган иде. Тиз генә врачка йөгереп мендек, Климның ярасын бәйләгәннәрен урамда көтәбез, әтисенә кайтып әйтергә котыбыз алынып тора. Без көткән арада Гөлҗамал апа бала күтәреп чыкты, аңа ак халатлы, ак калфаклы, ап-ак чырайлы бер шәфкать туташы ияргән иде. Гөлҗамал апа урамның бөтен бала-чагасын таный, чөнки чана шуа торган иң текә тау аларның өйләре каршыннан башлана. Ике яшьлек кызын ник күтәргәнен аңлыйбыз, күзен дә ачмыйча, туктаусыз елый теге, суга төшкән күбәләк канаты ише, керфекләре ябышкан бугай. Мин аның каш өстенә шомырт төше ябышкан дип уйлаган идем, ул миң булып чыкты. Гөлҗамал апа кабат-кабат такмаклый: «Елама инде, Миңниса кызым, тәпи йөргән бала елаудан туктарга тиеш. Нинди генә дарулар биреп карамадык инде, авырткан җиреңне тапмаган килеш тә...» – дип, кат-кат әйтүе без ишетсен дә бөтен авылга җиткерсен өчендер инде... Авыл ишеткән, Миңнисаның исемен алыштырырга киңәш иткәннәр. Чынлап та, мулла булып йөрүче Фатыйма абыстай Миңнисага кайтармыш дога укып, аңа Гөлназ дигән яңа исем кушкач, бала елавыннан туктаган. Еламаганын үз күзләрем белән күрдем, чын әгәр... Шуннан бирле авылда Миңниса дип исем кушулар бетте.

Алга таба Гөлназ дигән аһәң мине эзәрлекли башлады. Адашкан мосафир офыксыз буранда юл эзләгән кебек, юк, кыргый аланда кеше күзеннән качып үскән иң эре җиләкнең барлыгына инангандай, як-ягыма каранып, гавамнан шушы исемне эзләдем. Мин бу халәтне балачакның самими алгысынуы гына димәс идем... 1995 елда мине Университетның татар журналистикасы бүлегенә укытырга чакырдылар. Сәер бит, кайчандыр укырга керә алмаган уку йортында «Чаян» журналының җаваплы секретаре «Сатира һәм юмор» буенча лекцияләр укыйм, зачётлар куям. Үземә дә кызык була башлады. Төп эшемә зыян китермәсен өчен минем лекцияләрне расписаниенең соңгы сәгатьләре итеп куялар иде. Өч ел укыган студент өчен соңгы сәгатьләрнең ни икәнен аңлатып торасы юктыр... Мәгәр минем дәресләрдән кемнең дә булса качып киткәнен хәтерләмим... Педагог рәвешенә кереп мавыгуым шул дәрәҗәгә җитте ки, мин инде «Чаян»нан бөтенләй китәргә дә риза идем. Ләкин! Гөнаһ шомлыгына каршы, араларында Гөлназ исемле Казан кызы бар... Баштагы мәлләрдә мин аны күргәч, Гөлҗамал апаның ике яшьлек елак кызын гына күз алдыма китерә идем, хәтта каш өстендә шомырт төше кадәр генә миңе дә бар кебек. Дөресрәге, шулай тоела гына иде миңа. Ике яшьлек бала образы ни арада унтугыз яшьлек кызга әверелгәндер, белмим. Ләкин көннән-көн сокланып, лекцияләремне гел аңа карап кына укый башлавымны студентлар да сизгәндер дип уйлыйм. Дүрт семестр түздем! Исәп-хисапны да өзмичә китеп бардым, анысын алдашмыйм. Декан Флорид абый Әгъзәмовның: «Ник китәсең инде?» дигәнен дә хәтерлим... Ә Гөлназның күзләре нинди төстә, чәче сарымы, чем-карамы, ияк очында мәхәббәт чокыры бар идеме-юкмы, ниндирәк күлмәк кия иде – боларның берсен дә хәтерләмим, күрмәдем дә бугай. Ул минем өчен Гөлназ исеменең гәүдәләнеше генә иде. Чибәр иде бугай ул. Чөнки шушы яшемә җитеп, минем әле Гөлназ исемле ямьсез кызларны күргәнем булмады. Зинһар, дорфалыгым өчен гафу итегез, бәхетсезләр арасында чибәр кызлар күбрәк. Яшьлектә һәр егет үзенә чибәрне эзли. Ә бер кеше бары тик бер генә кешене бәхетле итә ала – бу аксиома! Табигый сайланыштан узмаган бүтәннәр Гөлназларын гомер буе сагынып интегә, кабат күрешербез әле, бәлки, соңлап булса да, кавышырбыз дип, янында гомер кичергән тугры хәләлен югалтырга әзер булып яши. Чибәр кызларга күз тия, дибез, юк, күз тиюдән бигрәк аларга сөелми калган гашыйкларның сагыну сагышы каргыш булып төшә. Җир шарына җиде миллиард бәхетле сыеша алмый, бәхетнең дә үз квотасы бар...

Мин ияреп киткән гөрләвекнең юлы кыска булды, Мишә ярына җитәрәк кар астына төшеп югалды... Өйдән куып чыгарган кеше юксынсын бераз... Кояшның эше бетмәгән әле, ә минем эш беткән. Бүген шимбә. Күпләп кунаклар кайта, атна буе бушап торган авыл ял көннәрендә тагын тыгызлана.

Авылда туып-үскән, шәһәрдә гомер кичкән һәм ахырда кабат «яшел бишегенә» кайтып егылган, минем ишеләр өчен күңел юаткыч урыннар юк. Татцикта мәчет бар барын, ләкин минем әле анда йөрер өчен яшем җитми. Белгән догаларымны укып, федераль юлны исән-имин кичеп чыккач, Шәле үзәгенә теркелдим. «Совет» урамы бу. Иң зур урам... Ул Шәле үзәгеннән башланып, «КамАЗ» юлы аша чыгып, Татцик авылында

буеннан-буена дәвам итә. Бүген мин аның 58 нче йортында яшим, ә менә монысы 13нчесе – мин туып үскән нигез. Ике авылга бер урам, икесе дә минеке... Әтием, әбием җан салган нигез урыны ишегалдына әверелгән. Безнең өйне кибетче Сәгъдәт апа алган иде, кызы кияүгә чыккач, алар яшәп караганнар, тик ярты елдан аерылганнар... Аннары классташым Салих сатып алган... Төнге берләрдә ут чыгып, соңгы эргәсенә чаклы янып беткән... Беренче карашка, үземә генә кагылышлы кебек тоелган өй язмышын ни өчен артык тәфсилләп язам? Хикмәте алда... «Корыч» нәселенең шәҗәрәсен аз булса да ишеткән-белгән күршеләр бу урынны каргышлы дип табалар, 13 нче сан булганы өчен түгел, урам исемнәрен калайга язып, капка баганасына номер сугу 70 нче елларда гына башланды әле. Классташым Салих сул тарафка җиде адым китеп, яңа нигез казый башлый... Мин белә-белгәннән әлеге җир буш ятты. «Ул урында кар базы барые, атаң күмде, анда әйбер үсми» дигәнен әнидән бер-ике кат ишеткәнем булды. Түбән өй астын тирәнрәк итәм, дип, җиң сызганып казый башлаган җиреннән, Салих кинәт көрәген тотып ата, чырае ап-ак булып, сыны катып кала... Әрдәнәләп күмелгән баш сөякләре тегендә... Юк, юк, кешенеке түгел! Аллам сакласын! Тәүбә-тәүбә! Сыер, үгез, ат башлары...

Әтинең сугыштан кайткач та, ветврач булып эшләвен әйткән идем инде. Колхоз заготконторага ит тапшырса, берәр сыер бозаулый алмаса, йә күбенсә, ферма малларын «ат духтыры» суя бит инде. Көн саен түгелдер, әлбәттә. Бавырын-картасын ферма мөдире алып китә, ә эре терлекнең баш сөяген туныйсы бар – анысы әтигә. Барлы-юклы кырык дүрт яшьлек гомере тулаем Сталин чорына туры килгән штраф рота солдаты каезланган мал сөякләрен урамга чыгарып ыргытсынмы?!. Тайный милиционер Мөхәрләм малайлары шундук барып чага бит аның өстеннән, өч бала тагын ятим кала... Корыч малае авыз тутырып ит ашап үскән, дияргә ашыкмагыз, мин әтидән ярты яшьлек кенә булып калган...

Әйе, шуннан соң классташым Салих иске нигезнең уң ягына, «плугарь» җиренә йорт күтәрә. Өй туе үткәреп, атна-ун көн узгач, йокыга киткән җиреннән ул да уянмый.

13 нче санга туры килгән безнең нигез язмышы гынамы бу?!. Юк, бу – миллионнар язмышы. Өен, гаиләсен, илен югалтканнар язмышы. Йортны кем салган – шуның нәселе нигезне сакларга тиеш! Илдәге һәр күчеш, кискен яңалык, һәр сәяси үзгәреш зур югалтулар хисабына килә. Бу дөньяда һәрбер инсан үз нигезендә генә яшәсә, Җирдә сугышлар булмас иде...

Кичерегез, авыл үзәгендә, янгын сүндерүчеләр каланчасының чаң күләгәсендә бераз тукталып торган идем, бу күңелсез уйлар шуннан гына.

Үткән заманны сүгәбез, киләчәк заман белән мактанабыз... Менә шушы инде ул Указлы демократия. Хәзерге заман михнәте һәрвакыт гади халык җилкәсендә. Ярлылар бәхете өчен көрәштә байлар җиңүче була...

Бүгенгене саклавы иң кыены. Абзагыз язгы җилләрне куып йөри дип уйлыйсызмы? Совет урамының 58 нче нигезенә тынычлык даулап йөрим мин. Нуриәхмәт кызына исемсез хатны укытканчы, мин аны кем язганын ачыкларга телим. Ә, бәлки, шушы хәйлә белән үз-үземне алдап кына йөримдер. Беләм бит инде, Гөлназны күрәсем килә. Кайда яши, кем булып эшли, кем белән яши, олыгайгач үзгәргәнме, иң мөһиме... Мине югалтканына үкенмиме?.. Ә күңел түрендә «Үкенсә иде...» дигән әдәпсез өмет үз сәгатен көтеп ята. Әйе, эгоист мин, әйе, мактанчык, җитмәсә – көнчел. Һәм рөхсәт итсәгез, ахыргача үзем булып калыр идем.

Гөлназларның капка төбеннән уздым, ашыкмыйча, инфаркт илә инсульт арасында калган кешедәй, авыру адымнар белән. Таныш өй, тышланган такталары яңа гына буялган, ләкин төсләре һаман да шул ук... Узып киттем, борылып килдем, мине сискәндерерлек ым юк...

Кинәт кенә башыма килгән уйдан канатланып, адымымны кызулаттым. Без бит укытучыларга «абый», «апа», дип эндәшә торган идек. Абый-апалар барысын да белеп тора... Караңгы төшеп, халык телевизор каршында мәрткә киткәнче, мин Гөлназның яраткан абыйсын күреп өлгерергә тиеш.

Мөхәммәт Садыйков биш литрлы су күтәреп, ерак чишмәдән кайтып килә. Әле ике генә ел элек авылның мәдәният йортында без аның 80 яшьлегенә багышлап, ике сәгатьлек иҗат кичәсе үткәргән идек. Мине алып баручы буларак чакырдылар. Кичәсе гөрләп үтте. Соңыннан аркамнан сөеп, рәхмәтен дә әйтте хәтта.

Ул мине ерактан ук күреп өлгергән, шуңадыр, шәт, рәшәткәле капкасын ачарга ашыкмыйча көтеп алды. Сәламләшү сүзләребез сценарийларда языла торган әзер җөмләләр кебегрәк иде, аларны кабатлап тормыйм. Гөлназга кагылышлысыннан башлыйм.

– Аның турында юбилей кичәмдә үк сорашырсың дип көткән идем... Дару эчеп тә бетерә торган чир түгел бит ул, каһәр суккан гыйшык... Мә, чишмә суын йотып куй.

– Июль челләсе түгел бит әле, Мөхәммәт абый.

– Янган йөрәгең басылсын, дип әйтүем.

– Бөтен кеше су эчеп кенә онытыр иде.

– Миллион ел узгач, кеше яңадан туа, диләр. Кавышырсыз әле. Буйдакмыни соң син?

– Юк шул! Диплом алгач өйләндем. Инде кырык ел яшибез. Оныкларыбыз гына да өчәү.

– Алайса һаман сайланасың икән әле.

– Юк инде! Сайланмыйм да, эзләнмим дә...

– Мәхәббәт турында язасың, димәк...

– Фатыйх ага Хөснине беләсез бит, әйеме?

– Белмәскә. Ул чаклы ук инде син, авыл укытучысы дигәч тә. Мәктәбебезгә очрашуга да килгәне бар... «Йөзек кашы» дәреслеккә кергән.

– 1982 елның март ае иде, монысын төгәл беләм, ул безгә:

«Егетләр! Хатын-кызның бөтенләй кирәге юк икән аның! Вакытыгызны әрәм итмәгез. Языгыз сез, языгыз», – диде.

Үз күзләрем белән күргән хәлне Мөхәммәт Садыйковка сөйләп бирдем дә инде аның бәяләмәсен көтәм. Ул ирен читен дерелдәтеп кенә елмаю рәвешен китерде.

– Әллә син дә гелән язуга күчтеңме? – дип куйды.

Мактанчык кеше мактанганда яшәреп ала, ләкин 80 яшьлек мөгаллим каршында мактанып тору аны кимсетү кебегрәк кабул ителер иде, шуңа күрә дә ташка басардай сүзләр белән җавап кайтардым.

– Мин Гөлназны күргәннән бирле язам инде. Әгәр язучы булып китсәм, ул гына гаепле...

– Тирән кайгыңны уртаклашам.

– Бу кайгының тирәнлеген кем үлчәгән инде?..

– Ә ул бит сиңа хат язды. Үзен урларга йөргәннәрен сизгәч, клубка да чыкмый башлаган иде. Гөлләр кибетендә, иртәрәк ачылмасын дип, гөләп чәчәкләрен җеп белән бәйләп куялар да бит... Кыз бала чәчәк атса, аны бау белән бәйләп тә тота алмыйсың. Урладылар Гөлназыңны. Бүтән кайтмыйм дип киткәнсең ич. Ә ул сине көтте, паспортларын әзерләп көтте. Хат язгач, миңа синең адресыңны сорап килде. Культура институтының адресын гәҗиттән үзем күчереп бирдем: Оренбург тракты, 59 нчы йорт. Бүгенгедәй хәтерлим... Кайтырга иде шул чакта.

«Алмадым мин ул хатны, алмадым. Юкса төн уртасы булса да, җәяүләп кайтасы идем», дип акланырга теләгән идем, шагыйрь укучы кызы өчен рәнҗүен, шуның аркасында миңа карата уянган ачуын күрсәтмәскә тырышып, саубуллашмый-нитми генә өенә кереп китте.

СССР чорында почта шултикле төгәл йөри торган иде. Посылкалар югалмады, бандерольләр ертылмады. Питрәчнең элемтә үзәгеннән сигез чакрымдагы Шәле почтасына елның теләсә кайсы аенда газета-журналлар, хатлар-пенсияләр төялгән ат көндезге 12 гә төп-төгәл кайтып җитә иде. Көн саен! Әгәр инде дүрт тиенлек марка ябыштырылган хатың тиешле кешеңә барып җитмәсә, «Адресат выбыл» дигән тамга белән хуҗасына кире әйләнеп кайта иде... Шагыйрь абый адресымны дөрес әйткән, димәк хат, мин укыган җиргә барып җиткән, димәк, аны кемдер алып укыган... Әле минем исемнән, мыскыллаулы җавап та язган булыр иде, димәк, Гөлназ үзенең адресын күрсәтмәгән. Ул «кемдер»не күктән эзлисе юк. Зәмзәмия инде...

Рабфакта укып йөргән чакта мин институттан ерак түгел генә Косогорная урамында ялгыз әби янында яшәп тордым. Әби шактый олы яшьтә, урамга чыгып йөрми, кирәк-яракларны гастрономнан үзем алып кайта идем. Беренче курска кабул ителгән студентлар исемлегендә үземнең фамилияне күргәч... Ниһаять... мәктәпне тәмамлаганнан соң ун ел үткәч... мин көндезге бүлек студенты! Сөенечтән күзгә яшь тыгылды, шатлыгымны уртаклашырга, дисәм, ичмасам фойеда бер таныш кешем дә юк... Кемгәдер мактанасым, сәгатьләр буе елмаеп торасым килә. Авылга кайтсаң, классташлар миннән көләчәк кенә, алар арасында инде фәннәр кандидаты да бар... Ә мин I курс студенты, укып чыга алсам әле...

Киндерле бистәсендә яшәүче абыем янына киттем... Ул әтиләр сугышы башланырга ярты ел кала туган бала. Минем Культура институтына керүемне өнәп бетермәде:

«Ни ветврач син анда, адвокатлар, инженерлар әзерли торган җир дә түгел. Безнең нәселдә сәхнә тирәли йөгереп йөрүчеләр бөтенләй юк! Кемгә охшап үстең соң син шулхәтле?» – дип, сөенечемне томалап куймакчы булды.

Мин каршы дәшмәдем, мактанасын мактанып эчемне бушаттым да электр самавырының ялтыравыгында үз чыраемнан үзем көлеп утырам. Абый һаман да мине әрли әле.

«Төзелеш институтының гидрогеология факультетына кергән булсаң да, аңлый алыр идем, су тирәсендәге һөнәрләр – акчалы! Ай саен 600-700 сум акча алып эшләгән мужик бала-чагалар арасында 40 сум стипендиягә йөгереп йөр инде хәзер».

«Абый, борчылма, ярдәм сорап килмәм. Студентларны төнге охранага алалар икән. Сөйләшеп куйдым инде».

«Ну, да, ярдәм сорамассың, беләм. Горур бит син, Зәмзәмияңә бөтен җиһазлары белән өч бүлмәле фатирыңны калдырып чыгып качтың... Стипендияңнән алимент та түләтәчәк әле ул, менә күрерсең. Миңа кире кайтмаса, бүтән беркем белән дә яшәтмим, барыбер араларын бозам, дигән».

«Беренче ире артыннан да шулай эзәрлекләп йөргән булса, бәлки, минем язмышка килеп тә җитә алмас иде дә бит».

«Хатын-кыз янында күзеңне ачыбрак йөрмәсәң...»

«Юрган астында күз йомыла бит ул, абый», – дим, ниһаять, сүзне икенче юнәлешкә борырга телим.

Абый як-ягына каранып алды.

«Саграк, энекәш, җиңгәң кухняда гына, безнең «хрущёвка»ларның стенасы юка. Хатын-кыз һәрвакыт хатын-кызны яклый, – диде ул пышылдап. Аннан, тавышын көчәйтә төшеп өстәп куйды. – Җаен тапсаң, җүләр кеше белән дә яшәп була. Теләсәң, түзә ала идең инде».

«Хыялым исән бит әле, абый! Җиденче класстан бирле тынгы бирмәгән хыял, һаман үртәп тора.»

«Аңлыйм, энекәш. Минем дә хыял бар иде...»

«Беләм. Очучы булырга теләгәнсең!»

«Әйе. Әле бүген дә самолёт күрсәм, муеным каерылганчы карап калам. Ә һөнәрем икебезгә дә уртак, гомер буе җир астын борауларга туры килде. Ярар безнең нәселдә дә берәү үзенең чын хыялын тормышка ашырырга тиештер инде... Ә Зәмзәмияң мәсьәләсендә, артыңда күзең булсын, ул синең эзеңнән йөри. Монысын точно беләм. Всё! Акыл өйрәтүне туктаттым. – Абыйның почмак ягына борылып: – Кая, Гөлдәлия, энекәшкә дигән сыең? Чыгар инде!» – дип дәшүе булды, шундук көмеш подноска тезелгән нигъмәт каршыбызга килеп кунды. Хәтта абый, гомердә булмаганны, җиңги алдында рюмкаларга «Экстра»дан эчемлек салды, ә җиңги, гомердә булмаганны, өстәлдә шешә күрә торып, абыйга бер сүз әйтмәде...

Һәм миңа ул кичне алпавыт малае шикелле итеп, ястык өстенә урын җәеп бирделәр.

Икенче көнне фатирыма кайтсам, әби, мишәр әйтмешли, караватка яткан да матчага баккан, үз-үзеннән сорау алып, җавабын да биреп маташа. Бер-ике җөмләсен ишетеп калдым.

«Гаиләм юк, дигән кебегие?»

«Мин аның хатыны, ди бит».

«Ник ялгыз суң ул, алайса?»

«Мин аны укырга гына җибәрдем».

«Кайтканын көтик, алайса».

«Ашыгам. Машина көтеп тора. Керләрен юып китерәм, чемоданы кая?»

«Һм-м! Хатыны кебек сөйләшә. Юмарт. Ачык йөзле үзе...»

Әби һаман да мине күрми әле. Карават кырыендагы өстәлдә бер тәлинкә зефир, шырпы тартмасы зурлыгында, көмеш кәгазьгә төрелгән ике-өч сыр, ярты кило чамасы «батончик» конфеты... Иң сәере: миләш рәсеме төшерелгән озын муенлы шешә иде. Шешә ачылган, янында ике чәркәсе дә бар.

Димәк, минем абыйларда кунганны белеп, фатирга Зәмзәмия килгән!

Туфлиемне салырга да онытып, үзем урнашкан бүлмәгә ыргылдым һәм авыз тутырып сүгендем...

Чемоданны идәнгә селкеп нидер эзләгән, әйберләрне кире тутырып та тормаган. Урын-җирне катлам-катлам актарып, «инвентаризация» үткәргән, фотоаппаратымны, төргәкле негативларны, рәсемнәрне, иң хәтәре – хатларны алып киткән. Ни эшләргә җыена ул, тагын кемнәрнең кәефен бозарга уйлый, мине кире кайтарам дип, гасабиланып, кемгә, нәрсә исбатларга тели? Негатив кем кулында – шул позитивка хуҗа, дип, яманатымны чыгарудан ләззәт табамы?

Әле дә ярый, сагынганда карарсың, диптер инде, үзенең Казанга килгәч тә төшкән фоторәсемен минем хезмәт кенәгәсе арасына кыстырып киткән. Анысы ярап куйды, мин аны институтка килгәч, вахтада утыручы абыйга күрсәттем. Таныштык. Юрий Фёдорович – сугыш инвалиды, күпне күргән, ягымлы, туры сүзле кеше. Исемемне бик тиз отып алды. (Укулар башлангач, әллә кайдан күреп сәламли торган иде.) Зәмзәмияне рәсеменнән Юрий Фёдорович шундук танып алды.

– Килде, бик ягымлы сөйләште ханым. Русчасы акцентсыз гына, ди. – Паспортындагы фамилиясенә туры килгәч, сиңа адресланган хатны биреп җибәрдем шул, – ди.

Хат... тагын хат. Мине гомерем буе хатлар эзәрлекли. Язмышым да Татар Совет Әдәбиятына кургаш телемнәре белән язылган: «Киләчәккә хатлар», «Хат ташучы», «Тапшырылмаган хатлар», «Соңгы хат»... (Һ.Такташ, М.Җәлил, Г.Кутуй, Х.Вахит.) Шушы эзлеклелек бөтен иҗатымның эчтәлеге сыман...

Укытучы абый белән сөйләшкәннән соң мин инде исемсез хатның кемнән килгәнен аңладым кебек иде. Әйе, бик мөмкин. Институтта китапханәчеләр факультетындагы бер кызга кызыгып йөргәнемне, аның белән студентлар отрядына кушылып, Молдавиягә барып кайтканымны да ишеткәч, Зәмзәмия тулай торакка кереп, институтка килеп, җәнҗаллар кубарып йөргән иде. Юрий Фёдорович милиция патруле чакыртты. Беркетмәгә кул куйдырдылар да китеп бардылар, ә Зәмзәмия һаман фойеда калды. Милиция дә җиңә алмагач, Юрий Фёдорович студентларның озын тәнәфесендә, Зәмзәмияне пәлтә якасыннан эләктереп, урам ягындагы баскычтан томырды... Шуннан соң гына икегә бүленгән гаилә арасында гауга тынып калды. Исемсез хатның авторы – Зәмзәмия... Ләкин! Ах, шушы ләкин... 45 ел үткәннән соң, яшьлек елларын исенә төшереп, Зәмзәмия әбекәй, иренмичә, почталарга барып, агач курчаклар эченә төреп, хат җибәреп йөриме? 45 ел үткәч... 45 – Бөек Җиңү елы!..

 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: