Исемсез хат (дәвамы)

Романны башыннан монда укыгыз.

***

Мәхәббәт каникулының тагын өч көне бар иде әле. Яңа өйгә дигән зур подвалны җир өстенә чаклы күтәрдек. Өске нигезнең тигезлеген тикшереп чыккач, Донич безгә уч тутырып акча биргән иде. Адаш белән күзгә-күз караштык та санамыйча гына кесәгә салдык.

Рәйсә виноград яфрагына туралган ит төреп, табада кыздырган. Милли ризык, диде, исемен дә әйткән иде – долма кебегрәк хәтердә калган. Адаш белән без аны пилмән дип ашадык. Бригадир, сыйланганда, еш-еш рәхмәт әйтеп, аркабыздан сөеп торды. Ә Рәйсә... читкә борылып, керфек кадалган ише кыланып, озак кына күзләрен сөртте. Ләкин ике күзгә дә берьюлы керфек керми, аны елатырдай сәбәпне без вокзалда гына белдек...

Табада кыздырган бәрәңге ашап, сөтле чәй эчеп, Мишәдә бер су коенсам дигән беркатлы хыял күптән борчый иде инде. Ниһаять, иртәгә көндез Казаннан эшелон киләчәк. Унҗиде вагонның бишесе безгә, калганнары – күрше совхозлардан җыелган студентларга. (Молдавиядә совхозлар гына икән. Ул элек Украина составындагы Автономия булган, СССРга 1940 елда гына кушылган, шуңа күрә дә колхозлашу афәтен күрмәгән.)

Иртәгә кайтып китәбез дигән көнне зур чигенү алдыннан хәрбиләр казармасын эвакуацияләү белән генә чагыштырып булыр иде. Ә чигенер өчен – Туган җирең булу кирәк!

Казан вокзалында безне ректор Рәхилә Абдулловна үзе каршы алачак. Һәр студентның пардан киенгән обмундированиесе юып үтүкләнгән булырга тиеш (ә казармада ике генә үтүк), күкрәк кесәсе өстендәге «ССО Ялкын -79» дигән тамгаңны югалткан булсаң, кайтып та торма, барыбер институттан куачаклар... Помидор яшеле сеңгән күлмәк-ыштаннарны, җыелган хатларны, хәтта иске кулъяулыкларны да берсен-бер алып кайтмыйча ягарга! Мин цементланып каткан сандалиларны футболка, чалбарга төреп, утка ыргыттым. Ә чалбар кесәсендә ачылмаган бер хат бар иде. Күрәсең, Зәмзәмия институтка килеп, адресыбызны белешкәндер. Укымадым. Чөнки 350 «ихахайга» ияреп киткән «хыянәтче» мужик хакында аның ниләр уйлаганын, үткәнемне фаш итеп чыгарган хөкем карарын мин яттан белә идем инде. Ә Нуриәхмәт кызы андый хатларны укырга, һай, әзер түгел иде шул әле...

Бу якларда утын урманнары юк, өйләре-мунчалары торф кирпечләр, йә ташкүмер яга торган мичләргә көйләнгән. Безнең кием-салымнардан сүрелә башлагач, казарма тирәсенә өелгән ватык әрҗәләргә ябырылдык. Бәлки, ул кадәр үк тырышасыбыз да калмагандыр, берьюлы йөзәрләгән кочак такта ыргытмасак та, дөрлисе иде. Без малай чакта бәрәңге күмгән учаклар әлеге ялкынның бер очкыны кебек кенә булган. Утның хәвефле тавышы көчәйгәннән-көчәя барып, тыелгысыз ялкын теле күк капусын ялый башлады. Гүя, җәннәттәй аланга Фатыйма әби кисәтеп куйган тәмуг уты килеп керде. Төнге күбәләктәй кызлар, канатлары өтелеп, читкә сибелде. Без Нуриәхмәт кызы белән учакның ике ягында аерылып калдык. Мин аны ут аша яп-якты итеп күрәм.

«Син мине күрәсеңме?»

«Күрәм, Камка, күрәм».

«Ишетәсең дә, әйе бит?»

«Яхшы ишетәм».

«Нәрсә уйлаганымны да тоясыңмы?»

«Әйе. Кеше ашамыйча 40 көн, су эчмичә 7 генә көн түзә ала, ә мин синнән башка бер көн дә яши алмыйм, дисең...»

«Зәмзәмия исемле ялгышым бар. Гафу итәрсеңме?».

«Әллә кайчан җиткерделәр инде. Мин сиңа ышанам!»

«Әйдә ут аша кочаклашабыз! Җаныбыз нишләр икән?»

Комиссарның: «Туктагыз! Җитте!» – дигән әмере әйтелеп беткәнче безне учак читендәге чирәмлеккә селкеп ыргытканнар иде инде...

Ике тәүлеккә җитәрлек провизия-припасларны, бүләк-трофейларны, биштәрләрне вокзал мәйданына өйдек. Поезд составы ишек-тәрәзәләрен йомып йокымсырый... Исемлек буенча перекличка башланды: «Мин! Мин! Әйе! Монда!..» дип 350 тапкыр кычкырткач, комиссарның: «Бойцы – вперёд!» – дигән катгый приказы яңгырады.

Менә ни өчен эшелон дип атала икән ул!.. Билетлар кулга бирелми, алдан кергән кызлар, тәрәзәләрне ачып, дус кызларын сөйрәп алды. Вагон саен 72 кеше – өченче каттагы шүрлеккә дә матрас җәйгәннәр. Казанга кайтып җиткәнче станцияләрдә тукталыш юк, ишекләрне ачмаска, тәрәзәдән чүп ташламаска, бит юа торган суны эчәргә ярамый!

Проводник дигән кеше безнең арадан үтә алмас, ләкин кемдер вагон ишекләрен бикләп йөрде. Эшелоныбызга локомотив тагып маташалар бугай, кузгалу юк. Бөркү. Кавын ашаучылар бер бүлемгә эләктек, тырыштык инде. Адаш белән без тәрәзә янында, өченче шүрлеккә менеп яткач, урыннарыбыз Хәлимә белән Нуриәхмәт кызына кала, дип киңәштек.

Шулчак Адаш утырган җиреннән сикереп торды: «Әнә, әнә! – диде ул, вагон тәрәзәсен коеп төшерердәй булып. – Бригадир аты!»

Чынлап та, перрон буйлап йолкыш алашабыз теркелди. Ләкин арбада Иван Павлович үзе түгел, ә аның хатыны иде. Сизелеп тора, ул кемнедер эзли. Мин тәрәзәгә сыйган кадәр үрелдем дә: «Ра-и-са!» – дип кычкырдым.

Ни хикмәттер, бу минутта мин янәшәмдәгеләрнең гаҗәпсенүенә игътибар итеп өлгермәдем дә бугай.

Йолкыш алаша туктаган җирендә басып калды. Рәйсә безнең тәрәзәгә йөгереп килде дә ап-ак сатин белән тышланган посылка сузды.

Адаш та инде тәрәзәгә тыгылган иде:

«Ни надо, спасибо, ни надо, у нас всё есть!» – дип өзгәләнә башлады.

«Колялар! Бу посылка әтикага. Адресы язылган. Сезне каршы алыр, димим, ул авырый бераз. Пожалысты, өенә илтеп бирегез. Әтикам яшь грецкий орехны ярата, файдалы ул, йомшак та, зрелые каты була. Быел әтика үзе килмәде, да авырый».

Адаш белән без Рәйсәне бүлдерергә куркып, телсез кала яздык. Татарча сиптерә бит бу!

«Рәйсә, ник син моңарчы безнең белән үзебезчә сөйләшмәдең?» – дип бәйләнә башлады Адаш.

«Ваняның рөхсәте юк. Телеңне оныт әйтә. Юкса Казанга качасың, ди. Ой, долго сөйләргә...»

«Вәт, цыганский барон, ә?! – ди Адаш, һаман үҗәтләнеп. – Сине урлап апкайткандыр әле ул».

«Юк, Колялар! Мин сама. КАИдан стройотряд белән булдык. Калдым. Ваня яхшы ул. Әтиканы алып кайтабыз әйтә. Яңа домга чыккач... Через год тагын кайтыгыз Кагулга. Домны салып куярсыз».

Бер елдан диплом алам шул инде мин, дип әйтергә исәп бар иде, поезд йолкынды.

Рәйсә: «Мин сиңа ышанам инде», – дип әйтергә теләгәндәй, кул сыртымнан сөеп алды. Безне озаткандай, бераз ияреп барды. «Тагын килегез!» – дип кычкырмады, кул болгап калмады. Донич статусына лаек булып, горур басып калды.

Тәрәзәдән башны алгач, кызларга да җан керде.

«Егетләргә ышансаң! Икәүләшеп бригадир хатынының башын әйләндереп йөргәннәр болар...» – Бу сүзләрне Хәлимә әйтте бугай.

«Диплом аласың да күчеп киләсең. Монда яшәп калырга исәбең дә бар бугай...» – Монысын минем яндагыдан ишетәм.

«Минем өчен генә үскән кызлар монда да бардыр әле», – дидем мин, Нуриәхмәт кызына җавап итеп.

Өчебез дә шаяртырга омтылып карадык. Ләкин Рәйсәнең сагышы кызлар җанына кереп поскан иде инде.

Вагонда һәр пассажир тәрәзә янына сыенырга тели. Үзенчә романтика бит инде бу. Гүя, тавышы бозык телевизорның киң экранына багасың да тәүлекләр буе «сәяхәтчеләр клубын» карап утырасың... Ләкин мин бүген тәрәзәле урын алыр өчен якын дусларым белән дә дуэльгә чыгарга әзер идем. Күршеләрем белә инде моны...

Казаннан килү уңаена Бендеры станциясендә дөм караңгы иде. Ә бүген без аны көпә-көндез үтәбез. Бендеры шәһәрчеге – Днестр елгасы буенда. Бу елганы Карпат тауларыннан агып төшкән сыек боз дип йөртәләр икән... Диңгезчеләр Одесса причалындагы суның салкынын Днестр елгасыннан күрәләр, имеш.

1943 елның язында (әни аны апрель ае булган, дип сөйләде), әти хезмәт иткән штрафбатка, елганы кичеп, каршы ярда ныгып калырга дигән приказ бирелә. «Кантары кубарылып, боз ага торган суда, әле бер, әле икенче якка йөзеп, өч көн һәм өч төн буе сугыштык. Дошманның кайсы яктан атканын, снарядның кайсы ярдан төшкәнен дә белгән хәл юк, кругом ут эчендә калганбыз. Өч көн дигәндә генә, ниһаять, регуляр Армия килеп, ярны яуларга җитештек. Штрафротадан биш-алты гына кеше исән калды», – дип сөйләгән әти. (Әлбәттә, үлем түшәгендә яткан әтинең соңга калган хикәятләрен тыңларга кеше дә булмагандыр инде – апага өч яшь, абый әле 2 нче класста гына укый, ә мин туарга өлгермәгән...) Әти шушы һөҗүмдә үпкәсенә салкын тидерә, госпитальдә ятып чыга да янә үзләренең частен (бу юлысы инде регуляр Армиядә) куып җитә...

Студентлар эшелоны Казанга кайтарып куеп, бездән тизрәк котылырга теләгәндәй ашыга иде. Никтер акрынайды, вагон көпчәкләре тырпаеп торган болтларга төртелеп алгандай итә, рельслар да саташып чуала башлаган кебек күренә. Тераспольгә борыла торган чуен юл тыкрыгына җиткәнбез. Эшелон Тераспольгә кермәде, димәк, Кишинёв аша кайтабыз... Бендерыдан чыгуга, мине дә уздырып, кемдер:

«Днестр!» – дип кычкырды.

Бөтен халык тәрәзәгә ябырылды. Хәтта вагон да шул якка авышып калгандай тоелды.

Гадәттә, без танышларыбызны очратсак, үзара охшашлык эзли башлыйбыз: әнисенә охшаган, гел әтисенең холкы, йөрешен генә күр – нәкъ кодагый инде, килен кебек хитрый бу, ә?..

Днестр да кайсыдыр ягы белән Чулманны хәтерләтә, бигрәк тә Сарапул тирәсендәге өлешен. Каян беләмме? Су бораулаган елларда, яз көне Актанышның аэродромы бер айга ябыла торган иде. Казанга кайтыр өчен Агыйдел аша «сират күперен» җәяүләп кичкәч, ни очраса, шуңа утырып, Камбарка станциясенә килә торган идек. Сарапулга җитәрәк, поезд Кама аша салынган чуен күпердән уза. Ул тиклем дөбердәүгә, мәрткә киткән кеше дә уяныр, елганы күрми калу мөмкин түгел.

Шөкер, Чулман – тынычлык елгасы!

Ә Днестр?!.

Без исән калу хокукыннан мәхрүм ителгән, кемнәрнедер кемнәрдәндер азат иткән, приказ белән утка кереп, суга бата торган мәхлуклар хәленә җиткерелгән әтиләребезнең кан койган кырларына комсомол җырлары белән килдек... Һәм үзебез үк тиресләрен түгеп, җирләрен эшкәртеп, яшелчәләрен җыеп биреп, нигезләрен таштан коеп, ике айлык стипендия хакына ялкау союздашларның ялчысына әверелдек. Дошманнарны ачык капка, якты чырай белән шәраб бокаллары күтәреп каршы алган халык, безне чиләк-капчыкларын өеп, илле көнгә җитәрлек макарон шулпасы белән арпа боткасы пешереп, ярты телем ипигә 20 грамм май ягып көтеп тора иде. Безнең кем балалары икәнне беләләр идеме алар – беләләр! Әле сугыш беткәнгә нибарысы утыз гына ел...

Һәм менә без, эшелонның 45 урынлы вагонында 72 җан иясе, юл капчыкларын коридорга өеп, кабымлыкларыбызны аяк астына тезеп, сүрүләре теткәләнгән тышсыз мендәргә баш салып, өч катлы сәндрәләрдә саташып, чегән таборы кебек кайтып киләбез...

Яр читенә салынган шпалларны санап, фәлсәфи акрынлык белән барган поезд тизлеген арттыра төште һәм комсомоллар – сулга, Днестр – уңга, дигәндәй, читкәрәк каерды.

Ә Днестр суы, кояш баешында тимгел-тимгел, әйтерсең лә, 1944нең канлы бозлары һаман да эреп бетмәгән иде әле...

 

***

Узган гасырның «Ялкын – 79»ы истән чыкмый: Молдавиянең җәннәттәй бакчалары; Нуриәхмәт кызының хур кызыдай чагы; тәмуг утыдай учаклары; әтиләрне гомерсез иткән Днестр сулары... барысы бергә кушылды да кәгазьгә сыймаслык хатирә булып калды...

Әти Бөек җиңүдән соң биш кенә ел яшәп өлгерә. Шәле зиратының капкасыннан кергәч, ерак та түгел «Кәримов Әдһәм Кәрим улы, 1906 – 1951» дип язылган йолдызлы мәрмәр күрсәгез, ул минем әтинең кабере булыр. Без Нуриәхмәт кызы белән кайтып, хәлдән килгәнчә зиярәт кылабыз.

2017 елның җәендә зират капкасыннан керсәк, шакмаклап коелган таш плитәләрне тезеп, шәһәр тротуары кебек тигез һәм туп-туры сукмак салганнар... Ак түфлиләреңә тузан кундырмыйча гына атласаң, мөслим-мөслимәләрне оҗмахка өндәүче рухани авылдашымның туганнары каберлегенә килеп терәләсең.

Мавыгып, әтинең каберен үтеп киткәнбез.

Дөресрәге, югалтканбыз!.. Йолдызлы мәрмәре исән, чардуганы гына... сукмак турайтучылар аны көньякка борып куйганнар. Һәм әтинең бозлы Днестр суында өшегән аяклары таш тротуар астында калган. Әтинең рухы рәнҗиме – рәнҗи! Сез бит җанны рух дип өйрәтәсез! Җан ул, димәк – уй, аң, аваз, сүз... Димәк, рух учак аша үтә ала!.. Әтинең рухы исән... Әгәр мин 1906 елда туган булсам, Днестр суын кичәсе идем. Әгәр әти 1950 елда туган булса, Бөек җиңү көнне үткәрелә торган «Үлемсез полк» агымында ул минем орденнар тагылган портретымны күтәреп йөриячәк иде...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: