Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (дәвамы)

Сәясәт – ул бик хыянәтчел өлкә. Анда уң як күршеңә керсәң – сул як күршеңнән ерагаясың, бер дустыңа йөрсәң – икенче дустыңны югалтасың! Сәясәттә сыйнфый дошманнар юк, сыйнфый дуслар гына бар. Ә дуслар белән көрәшүе җиңел түгел...

Романны башыннан монда укыгыз.

Ярый, инде 90 нчы еллар тирәсенә җиткәч, институтка керүем турындагы ошбу хикәямнең йомгагы кулга сыймый башлады, фикер очын төенләргә вакыт.

Союздаш республикалар СССР гаиләсен ташлап, аерым хуҗалык кора башлагач, безнең ил, ниһаять, демократик үзгәрешләргә әзерләнде. Татарстан Югары Советына депутатлар сайлау чын-чынлап бәйгегә әверелде...

«Чаян» журналында җаваплы секретарь булып эшлим. Хезмәт хакым – Туфан абый көнләшерлек!

Кичкырын ишекне шакыйлар. Ике телле журналда эшләгәч: «Да, да, заходите», – дигән булам.

Уртача буйлы, базык гәүдәле берәү керде. Ыспай киенгән, урамда яз уртасы булса да, ботинкасы ләпеккә басмаган, кар суы чәчрәмәгән, димәк җәяүле түгел... Алдан шалтыратып та килмәде, димәк, зур җитәкче дә түгелдер... Татарча чырайлы, русча сөйләшә торган, димәк, шәһәрдә туып үскән кешедер, дип, «Чаян» күзлегеннән сыный карадым.

– Мурат мин, «Сиразин компания» может слышали?

– Әйе, кайдадыр ишеткәнем бар...

– Ну, Куркачида, ЖБИ... Минеке краскалар чыгара. Балтач, Арча... Сары домнар... Минеке краска. Мин прессаны уважаю. Тарихны да. Трактирымда Бухарин музее бар, Татарстанда больше юк ул...

Кыскасы, Шәле теленә күчереп сөйләшкәндә, егетнең кунакка килү сәбәбе бигүк простой түгел. ТССР (хәзергечә ТР) Югары Советына сайлаулар якынлаша, ә Сираҗин иптәш депутатлыкка альтернатив кандидат булып катнашырга тели. Сайлау округы Казаннан ерак түгел – Биектау районы гына, рәсми теркәлгән кандидат шул районның исполком председателе иптәш Зәйниев икән...

Яшьлек әүхәте белән рухланып, урындагы түрәгә каршы либераллар байрагы күтәрергә тели икән – анысы инде Сираҗинның үз хокукы, ә мин монда «причём» дигән уй аптырашта калдырды. Мурат мине бөтенләй белмәве өчен үкенде һәм гафу үтенде, моннан ары «Чаян» журналына ел саен язылачагына вәгъдә дә бирде һәм комарлы уен тәкъдим итте. Зәйниевнең «ышанычлысы» һәм дә якташы данлыклы артист Равил Шәрәфиев икән, алар төркеменә каршы йөрер өчен бүтәннәрнең хәленнән килмәс дип, мине үгетләп карарга кушканнар. Чын әгәр, ялганласа – гөнаһы Мурат Сираҗинга булыр.

Сайлау мәрәкәсенең уен кагыйдәләрен дә өйрәнермен бераз, журнал укучылары белән очраштык диярмен, үземә күрә түгел – күңел чормасында посып яткан мин-минлек коткысы да Шәрәфи феномены белән бил алышып карарга куша бит әле... Кыскасы, ризалаштым.

Беренче турда җиңүчеләр булмады...

Икенче турга чыгып киттек... Язның бик холыксыз чагы, юлларда карлы ләпек боламыгы, урамда эссе, клубларда газ мичләре сүндерелгән...

Ә халык йөри, көнгә икешәр юмор кичәсе карый. Равил Шәрәфиевнең койрыгы театрга бәйләнгән, ул авылларда көндез генә йөри ала. Тегеләр – иртән, мин – кич, тегеләр – кичә, мин – бүген... Равил абый салган сукмактан, Зәйниевнең вәгъдәләрен оныттырып, сайлаучыларны үз ягыма авыштырып барам... Татар авыллары булгач, кандидат өчен дә үзем сөйлим. Ләкин күңелне бер нәрсә кимерә: кайсы гына авылга барсак та, беренче рәттә минем онытылмас ректорым Рәхилә Абдулловна утыра!.. Чыгышларымны башыннан ахырынача тыңлый, кеше елмайган урында елмая, хәтта кул чаба! Сайлау комиссиясе җибәргән вәкилме ул, ун ел элек диплом алган һәм заманында институттан куылырга тиеш булган студенттан элеккеге ректор өстәмә имтихан аламы?!.

Һәрхәлдә мин каушамадым, ректор апага күңелсез булмасын өчен чыгышларымны кабатламадым. Телевизион «Шаян сәхнә»нең гөрләгән чагы: язган юморескаларым, монологлар, үртәүләрем тагын ике депутат сайларга җитә... Сайлаулар гадел узган очракта...

Икенче турда Мурат Сираҗин җиңде.

Коркачыктагы «Трактиръ»да бу җиңүнең тантанасына җыелдык. Табын тирәли урнаштык. Ни күрим: минем каршыда тагын ректорым утыра. Пенсиягә чыккан кешегә охшый, әмма дә ачу китергеч чибәр һәм төзек үзе!

Сираҗин белән янәшә утырудан файдаланып, ректорга ымлап сорап куйдым:

«Мурат, син дә Культура институтын бетердеңме?!»

«Юк. Ул минем тётя!» – диде яшь депутатым, горурланып.

...Менә, әти, тагын бер түти...

«Әгәр белгән булсам... Ни шагу бы с тобой!» – дидем дә русчалатып, ачуымнан кырт сикереп тордым.

Кунаклар мине тост әйтә дип белеп, кул чаптылар. Ходай сабырлык бирде, табынны ташлап чыгып качмадым, ни дисәң дә, «культурный» дигән дипломым бар.

«Унике көн буе сөйләдем... Сүз бетми ул... Якты дөньяга килгән икән – кеше һәрвакыт ниндидер исемлектә теркәлеп торырга тиеш... Исемлеккә кермәгән кеше – ул хәбәрсез югалган солдат кебек. Сираҗин бүген яңа исемлеккә керде. Җирдә югалган шәһәрләрнең, югалган авылларның, югалган олы шәхесләрнең исемлеге бар. Ләкин югалтучыларның исемлеге юк...»

Һай, мин, Чирәм җир сөргән малай, тракторым читкә каера, буразнам кыегая...

«Бер генә кеше дә үзенең җитәкчесен сөйми. Әйе, әйе, бу турыда ачыктан-ачык әйтмәсә дә, сөйми... Ну хөрмәт итә! Культура институтына рәхмәтем зур, мин анда үзем өчен генә үскән Нуриәхмәт кызын очраттым... Ауган агачка тукран да кунмый... Әгәр дә мине институттан куган булсалар (сәхнә кануннарын бозып, чамасыз озын пауза ясадым)... бүген Мурат Сираҗин депутат була алмый иде...»

«Шулай! – дип хуплады Мурат. – Што верно – то верно! Зур рахмат!»

Рәхмәттән соң бокаллар да күтәрелде үзе. Ләкин инде мәҗлес ректорат утырышына борылды. Рәхилә Абдулловна сүз алды.

«Сез мине гафу итәргә тиеш! Бер потокта, читтән торып укучыларны да санап, мең ярым студент. Барысы да конкурс белән сайлап алынган талант! Сәнгать – ул рухи азык. Талант – ул тиз бозыла торган ризык кебек. Аны саклавы җиңел түгел. Талант – ул борынгы Грециянең акча берәмлеге дә. Студентлар дәрестән кача, концертлар имтиханны икешәр-өчәр тапкыр тапшыралар... Мәгариф, Мәдәният идарәсеннән бер-бер артлы инспекторлар килә башлады... Нәкъ шул вакытта... сез кайнар кул астына эләктегез... Но, группагыз саклап калды бит үзегезне... Сез мине дә аңларга тиешсез...»

Тост түгел иде бу, бокаллар чәкешмәдек. «Айфара» төркеменнән килгән егет бию көе җибәрде. Мәҗлес озату тәнәфесенә күчте.

«Трактиръ»дан безне 24 урынлы автобус белән алып кайттылар. Беркемнең дә яныма утыруын теләмәдем, шофёр янәшәсендәге ялгыз урынга постым.

Институттан куарга теләмәгәннәрдер, башка студентларга сабак булсын өчен генә хөкем уены оештырганнардыр, дип, мин шушы көнгә чаклы үз-үземне алдалап килгәнмен. Шул ук вакытта, ректорның кунаклар алдында «студенттан» гафу үтенә алуы миңа мәрхәмәт өстәде, сокландырды.

Коркачыктан Казанга чаклы 35 чакрым, диләр. Юктыр, алай гына түгелдер, бик озак кайттык без аны. Шул көннән яшь депутат белән арабыз өзелде.

Мурат Сираҗин Югары Советында бер срок утырып чыкканнан соң ял итте. Һәм өченче чакырылышта тагын миңа килде, янә депутат булырга иде исәбе. Ләкин мин инде алга таба андый уеннарда катнашудан ваз кичкән идем. Сәясәт – ул бик хыянәтчел өлкә. Анда уң як күршеңә керсәң – сул як күршеңнән ерагаясың, бер дустыңа йөрсәң – икенче дустыңны югалтасың! Сәясәттә сыйнфый дошманнар юк, сыйнфый дуслар гына бар. Ә дуслар белән көрәшүе җиңел түгел.

Әгәр дә мәгәр мин мәктәпне тәмамлаган елны ук институтка керә алган булсам, ошбу хакыйкатьне тәки аңламый кала идем әле...

 

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев