Исемсез хат (дәвамы)

Романны башыннан монда укыгыз.

Стипендия алганда, алиментчы буларак оялып, мин гел чиратның ахырына басам. Бер ведомостька кул куйганнан соң, кассирша миңа тагын бер кәгазь сузды, анысына да имза салдым.

Сөйләсәң, кеше ышанмаслык инде... Стипендия күләмендә «матди ярдәм күрсәткәннәр». Бу юлларны язганда, билләһи, җылыйм хәзер... Мин бит ярдәм сорап, гариза язмаган идем... Стипендияләре дә үзләренә булсын! Миңа бит Ленин бабай әйткәнчә: «Укырга! Укырга һәм укырга!» гына кирәк иде.

Институттан куарга теләгән кешеләрнең «матди ярдәм күрсәтергә!» дип фәрман чыгаруларын мин үземчә фаразлаган идем. Димәк, боларны бөтен халык алдында рисвай итсәк, башка студентларга да сабак булыр, дип кенә үткәрелгән бу «хөкем – шоу».

Ректор апаның аналарча тәрбия ысулы, ягъни мәсәлән... Һәрхәлдә, башкача җавабым юк иде ул чакта. Уку ахырындагы өч айлык практикам да Балтачта уңышлы гына үтте. Сәхнәләштерелгән «юмор кичәсе» өчен җитди генә бәя алдым – диплом эшемне «Отлично!»га кабул иттеләр.

«Сугышчан Дан ордены», «Батырлык өчен» медальләрен тагып төшкән бердәнбер фотосын кулыма алдым да: «Әти, без җиңдек!» – минәйтәм. Әти никтер күңелсез, ашыкма әле, диде, ахрысы.

Казанда калып, үзең теләгән эшкә урнашыр өчен Кызыл тышлы диплом алырга кирәк. Ә минеке ише шәмәхә катыргылыларны кайдан кадрлар кача – шунда эшкә куялар. Комиссия теге Зәмзәмиянең кайсы районнан икәнен белә булып чыкты, юлламаны Чулман аръягына бирделәр. Тагын әтинең тавышын ишетәм кебек: «Улым, Чулман кичүен чыккач та, алимент түләтә торган районнар башлана. Исән калсам, миңа 74 яшь тулган булыр иде, ну, мин дә анда китмәс идем. Җир йөзе кырыкка төрләнсә дә, ул якның кыз-кыркыны үзгәрмәс...» Әти әйтә моны...

Мин әти малае ла!.. Дипломымны дипломатка салдым да «Яшь ленинчы» редакциясенә киттем.

Шул көнне үк эшкә алдылар, икенче көнне командировкага да чыгарып җибәрделәр. «Холостой» кеше «холостой» патрон кебек бит ул, беркемгә зыяным тими, өйдә елап көтеп торучыларым юк. Әгерҗе, Актаныш, Яңавыл (Башкортстан) кебек иң ерак алты районның мәктәпләре – минеке, кайтып та кергәнем юк. Моңарчы хәбәрчеләр барып җитмәгән төбәкләрдән саллы язмалар әзерләнә, балалардан күпләп хатлар килә башлады. Баш мөхәррир Роза Туфитуллова аркамнан гына сөйми инде... Гәҗитнең гонорары да, хезмәт хакы да башка матбагаларга караганда шәбрәк. Берәр ел институтның күзенә чалынмавың да хәерлерәк, качып яткан яшь белгечне эт белән эзләтмәсләр әле дигән булам... Ә нужаның «кара сакалын» кая куярсың?!

Шулай, гонорар алу сәгате җитәрәк егетләр белән «мактау тактасы»ндагы юлъязмаларны санап торганда, коридорның Чулман ягына караган тәрәзәле ишегенә күзем төште. Кулларын кер чайкагандай җилпеп, туп-туры безнең өскә ыргылгандай килә бер ханым... Кем дисәң, теге – Зәмзәмия! Мин аны инде күптәннән күргәнем юк, тиз генә танымадым. Хезмәт хакым белән тәбрикләп, берәр сүз әйтә хәзер дип торганда, кырт борылып, баш мөхәррир бүлмәсенә керде дә китте. Ярты сәгатьләп утыргандыр... Зөлфәт белән Госман Садә бүлмәсендә качып утырам. Зәмзәмия белән бергә-бер калсак, «кыска ялганыш» чыгарга мөмкин... Ниһаять, әллә ничә тапкыр ишекләр ачылып ябылды. Чүкеч үкчәле адымнар лифт ягына китте... һәм мин редактор янына атылып-бәрелеп кердем, бу «төшне» нәрсәгә дә булса юрарга кирәк ич инде. Роза Рәхмәтулловна «Вьетнам бәлзәме» сылаган кебек ике чигәсен ышкып тора. Үзе мине күрмәгәндәй генә сөйләнә:

«Каян эзләп таптың соң син аны?.. Миңа туган тиешле бит әле ул. Шул гына җитмәгән иде... Ярар, бар, мыштым гына эшләп йөр».

Бу сөйләшүне Зөлфәтләр ишетеп алган булса, «Редактор кияве» дигән кушамат тагалар иде инде миңа...

Өлгермәделәр...

«Яшь ленинчы»га, елына уналтышар мең хат килә иде... Ә бу хатны хәрби киемле курьер китерде. Прокуратурадан! Юллама белән озатылган җирдә өч ел мәҗбүри эшләргә тиешле яшь белгечне качырып яткырганыгыз өчен... Кичекмәстән эшеннән азат итәргә... Кисәтү үтәлмәгән очракта баш мөхәррирнең персональ эше парткомиссиядә тикшереләчәк.

Аңлашыла инде, кемдер минем өстән жалоба язган...

«Иптәш... эшеннән азат ителде» дигән приказның күчермәсен алгач, район прокуроры тынычланды. Ә мин, берни булмагандай, һаман эшкә йөрим. Редактор кушты. Җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй... бөтен редакция белән туганлашып өлгергән идем шул.

Ул арада, беренче китабым басылып чыкты. Язучылар союзында урынбасар булып эшләүче Фәрваз Миңнуллин минем хикәяләрне бик ошаткан. Чакыртып, председатель Гариф Ахунов янына алып керде, ул Туфан Миңнуллин белән сөйләшеп утыра иде. Туфан абый мине күргәч: «Ә, Шәле кешесе, нихәл?» дип, сүзне «Идел» яшьләр лагерендагы иҗат семинарына борып җибәрде. Андагы биш ел элек булган мәзәк хәлләрне яңартып, көлә-көлә кинәнде. Гариф абый көлмәде, аны семинарга Шаһидә апа җибәрмәгән иде. Ландышлар чәчәк аткан чорда ирләренең бер атнага югалып торуын бик күп язучы хатыннары авыр кичергәндер...

Батулла, Разил, Сәхәби, Гөргөри дип, һәркайсын мәзәкләштереп утырган арада, мин үземнең прокуратурадан качып йөргәнемне сөйләп бирдем. Аңа да рәхәтләнеп көлделәр. Аннан, көлеп ардылар бугай, Туфан абыйга «партийное поручение» бирделәр: «Какраз Мәскәүгә барышың, Культура министрлыгының кадрлар идарәсенә кереп чык, хатны хәзер үк әзерләп бирәбез, көтеп тор бераз гына...» Ике Миңнуллинның кул биреп килешкәне күз алдымда калды.

Атна эчендә РСФСР Мәдәният министрлыгыннан Г.М.Самарин имзасы белән җавап килеп төште. 1981 елның 27 нче мартыннан Корыч малаен ТАССР Язучылар союзы карамагына күчерергә дигән рөхсәт хаты ул. Элеккеге аксакаллар менә шундый мәрхәмәтле иде.

Ике-өч хикәямне редакцияләп, «Яшь ленинчы»да бастырган балалар шагыйре Хәкимҗан ага Халиков белән бергә эшләргә насыйп булмады. Мин килгән елны ул инде пенсиягә киткән иде. Хәкимҗан абый үзенең 60 яшьлек бәйрәмен өендә генә үткәрде. Мине дә Нуриәхмәт кызы белән парлап чакырды. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм Туфан Миңнуллиннар арасында тост әйтергә чират көтеп утырам. Ниһаять, таралышыр вакыт җиткәч кенә, миңа сүз бирделәр. Минем ише яшь язучыны араларына сыйдырганнары өчен һәм дә яклап, Мәскәүдән хат алып кайтканы өчен аеруча рәхмәт әйткәч, Туфан абый сүз кыстырып алды:

«О, далеко пойдёшь!» – диде.

Мактанчык малайга күп кирәкме инде? Корыч канатланып тотындым шапырынырга. Бу бит әле минем беренче банкетым! Беренче дигән сүз бу очракта арифметик сан түгел, ә эмоциональ күрсәткеч буларак әйтелә: беренче укытучым, беренче китап, беренче мәхәббәт, ягъни мәсәлән...

«Хөрмәтле абыйлар! Безнең нәселдә интеллигентлар юк, язучы булырга хыялланучылары да – беренчесе мин, әби май язган, әни йон язган, абый очучы була язган. Шушы хыялым аркасында гаиләбездә «сөйкемсез сөяк» идем. Әти – сугышчы, әни – колхозчы, гомер буе хезмәт көненә эшләгән, 1971 елда 3 сум 40 тиенлек уртача айлык хезмәт хакы белән пенсиягә чыккан... Ә мин хыялыма чыдый алмыйча, ай саен 600-700 сум акча ала торган эшемне ташлап, 40 сум стипендияле укуга барып кердем...»

«Ну и дурак!» – дип куйды Туфан абый, башын як-якка боргалап...

Алдан ук әзерләнеп килгән нотыгым шушы урында өзелде, ачудан түгел, безнең Шәледә: «Җүләрем... И, дурак та инде син!» – дип, яраткан кешегә генә әйтү гадәте бар... Ә Нуриәхмәт кызы, җан кисәгем, экологик чиста яктан – Әгерҗедән бит. Ул якта дурак дип, бары тик дуракларга гына әйтәләр икән... Хәләлкәем сикереп тә торды, ванна бүлмәсенә йөгереп кереп тә китте. Мин аның артыннан... Краннан су агызган хутка такмаклый-такмаклый елый бу:

«Нишләп ул сине бөтен кеше алдында «дур-рак» дип хурлый. Бөтен кеше дә «карт язучы булып тумый. Без дә баербыз әле...»

Туфан абый килеп басты.

«Ну, сеңлем, шушындый шуткыны да аңламагач, ничек язучы хатыны булырсың икән син, ә? Ирең сәхнәдән юмор сөйләп җөри, ә син – шуткы күтәрмисең. Каешланырга кирәк, сеңлем. Иҗат дөньясы «әлли-бәү» бишеге түгел ул... Җә, җә, бәйрәмне бозмагыз. Чык почмактан...»

«Үзегез аны Мәскәүләргә барып яклап кайткансыз, ә үзегез «дур-рак» дисез...» – Бу Нуриәхмәт кызының соңгы үпкәләү сүзе иде...

«Идел» альманахының җаваплы редакторы булып эшләгәндә, минем хезмәт хакым 100 сум иде. Ә Туфан абый Миңнуллинның айлык партвзносы гына да 300 сум. Һәм КПСС таралгач, иң нык сөенгән кеше – Туфан абый булды...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2019

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: