Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (дәвамы)

Төзелеш оешмасының тулай торагына Казан дәүләт Мәдәният институты дигән баш астында белдерү элдек, билет бәясе – 50 тиен, кичке алтыда башлана, катнашучыларның исемлеген төзедек... Коеп куйган компромат! Концерт куясы көнне...

Романны башыннан монда укыгыз.

Минем өчен иң авыр фән – КПСС тарихы иде. Коммунистлар партиясе 27 тапкыр съезд үткәргән. Һәм аның һәркайсы имтихан вакытында аерым сорау булып бирелергә мөмкин... Шушы 27 игезәкнең кайсы кем икәнен танып кара да кемнәр чыгыш ясаганын, нинди карарлар кабул ителгәнен, иң мөһиме – 27сенең дә тарихи әһәмиятен сөйләп бирергә әзер тор. Әгәр тарихтан «2»ле куйсалар... тагын биш-алты ел хыялланасы була, җитмәсә, көндезге бүлеккә утыз өч яшькә чаклы гына кабул итәләр. Ә мин бары тик көндезге бүлектә укырга тиеш! Читтән торып уку минем өчен ул – читән аркылы карап йөрү кебек; сөйгән кызың белән хатлар алышып, читтән торып сөю сыманрак нәрсә.

Тарихи хурлыктан мине шәҗәрәм коткарды. Имтихан алучы педагог – милли каһарманыбыз, тарих фәннәре галиме Марат Мөлеков булып чыкты. Марат Абдурәсүл улының Шәле мәктәбендә директор булып эшләгәнен беләм. Ә минем әби (әниемнең әнисе) мәктәптә бик кирәкле кеше, гомер буе мич ягып, классларны җылыткан, мәктәп атын караган, көн саен берүзе төнге каравылда торган һәм күрше авыллардан килеп укучы балаларга күз-колак булыр өчен интернатның бер бүлмәсендә яшәгән.

Марат абый минем кем оныгы икәнемне белгәч, Миңлебикә әбиемнең үзен күргән кебек сөенде. Ун минут буе авыл турында сорашты. Сорауларына кызык итеп җавап биргәч:

– Сезгә «дүртле» җитәме? – диде.

Бик җитте! Укырга кердем... Әти сызып биргән язмыш программасын әкренләп үтәргә тотындым.

Филология факультетларына кул селтәп, Мәдәният институтына барып керүемнең сәбәбе бик гади – язучы булалмасам, сәхнәгә ябышып калырга исәп. Дин – халык өчен әфьюн ул, дип, нык ялгышкан Ленин бабай, сәхнә ул – әфьюн! Бер мендеңме, төшәсең килми, ике ягыңнан ике гармунчы тотып чыгарганчы тәки йөрисең. Үлгәч кенә, сәхнәдән табутка салып төшерәләр, алкышлардан туя белмәдең, дигәндәй, дәррәү күтәрелеп, кул чабып, мәңгелеккә озаталар...

Композитор Зиннур Гыйбадуллин тырышлыгы белән 1977 елда «Шәле тәрәзәләре» дигән җыр яздык. Мирсәет Сөнгатуллин башкаргач, җыр тиз таралды, концертларга чакыра башладылар. Укулардан качып кына якын-тирә авылларда концертлар куябыз. Шаян шигырьләремне, юморескаларымны сыныйм; Фәридә Кудашева, Габдулла Рәхимкулов, Усман Әлмиевләрне үртәп җырлыйм да хәтта! Ә инде Мәхмүт ага Хөсәен булып сөйли башласам, кемлегемне дә онытып җибәрәм... Кыскасы, әкренләп икенче профессияне дә үзләштерәм, эстрада берәүне дә ачтан үтермәгән.

Ләкин... Бәхетсезлек бәхет эзләүдән башлана...

Минем һәвәслекне студентлар сизеп алды. Читкә йөрмә, имеш, үзебез бер төркем оештырабыз, кассаны тигезләп бүләбез, янәсе. Институтка керү өчен таләпләр зур, вокал, уен кораллары, хореография бүлекләрендә талантлар шыплап тулган – филармонияң бер читтә торсын.

Кыскасы, төзелеш оешмасының тулай торагына Казан дәүләт Мәдәният институты дигән баш астында белдерү элдек, билет бәясе – 50 тиен, кичке алтыда башлана, катнашучыларның исемлеген төзедек... Коеп куйган компромат!

Концерт куясы көнне иң ашыккан «артист» мин идем. Тулай торакның бусагасын атлап керүемә, ачу китергеч матур итеп киенгән, мин килгәнне ишек артында гына качып көтеп утыргандай, капылт, бер чиновник каршыма килеп басты:

«Комсомолның Идел буе райкомы секретаре Шәрәфетдинов... Ә сез кем буласыз?» – дигән соравыннан, бер мәлгә, кулга алынган гаепләнүче кебек, коелып төштем... Аннан соң бу начальник минем яшьтәштер әле, дигән уйдан кыюланырга теләдем.

«Нинди документ? Мин бит кызлар янына килдем».

«Ну, катыргың булмаса, хәзер милиция чакыртабыз. Кемлегеңне ачыклар өчен алып китәрләр».

Милиция дигән сүздән минем табан астым кычыта башлый. Чыгып качсам, куып тотарлар да 15 тәүлеккә ябып куярлар, минәйтәм. Аннан – хуш, институт, «прощай молодость».

Ике кесәмдә ике катыргы бар: берсе студент билеты; икенчесе... өч атна элек кенә бирелгән, кызыл күн тышлы, кургаш хәрефләр белән тутырылган, КПСС Өлкә комитеты органы, миллион тиражлы «Чаян» журналының штаттан тыш хәбәрчесе дигән таныклык.

Озак уйлап торасы юк, үз кулларым белән үземне институттан кудырта алмыйм бит инде...

«Чаян» кәгазен кулына тоткач, теге Шәрәфетдиновның ничек сөенгәнен күреп, елмаеп куйдым хәтта: менә шундый мактаулы кеше инде мин!

Сөенеч шул мизгелдә көенечкә әверелде.

«Әһә, редакция! Димәк, концерт билетларын типографиядә бастыргансыз!..»

Алга таба ике ай гомеремне биографиямнән сызып кына ташлар идем мин... азагы сәнгати маҗара белән бетмәсә!

Иртәнге унга алты кешелек халтура төркеме Ректорат хөкеменә чакырулы идек. Эшнең зурга китәсе билгеле, утырыш алдыннан бер киңәшеп алырга кирәк иде. «Кызыл почмакка» җыелып, кеше күзенә артык чалынасыбыз килми, Ирнат Даушов, Марат Яхъяев һәм Вәсиләнең (Пәрәү авылы кызы, фамилиясе хәтердә калмаган) диплом аласы еллары – еламыйлар гына. Ә биюче кызлар, мин күрмәгәндә, елап та алалар бугай. Бөтен хыяллары чәлпәрәмә килә тегеләрнең... Әгәр әти 1950 елда туган булса, хәзер нинди карарга килер идеме?!. Бөтен гаепне минем өскә өяргә, дип сөйләштек, оештыручысы да, үгетләүчесе дә, билет ясаучысы да – мин, берүзем! Нишлисең бит, чынга ашмаган хыяллар күп инде ул... Кире борылырмын да су бораулау эшенә китәрмен. Акча түләп укытып, прораб итәбез сине, китмә, китмә, дип ялынып калганнар иде. Эстрадага да минем кебек дипломсызлар кирәк... Югалмам.

Институт тарихында ректор бүлмәсенә чакыртылган студентлар бик сирәктер ул. Бу яктан караганда, мин бераз бәхетлерәк тә әле(!). Беренче булып мин җавап тоттым.

Ректор баш хөкемдар ролендә түрдә утыра, ике якка проректор, партоешма секретаре, деканнар урнашкан, урындыклары тирән эчле, өстәлләре елкылдый. Миңа утыргыч табуретка да юк... Хөкемнәрен көтеп басып торам. Биектау судында Зәмзәмия белән аерылышкан минутларым искә төште... Алты айдан кабат килерсез, бәлки, татуланырсыз, дип кайтарып җибәргәннәр иде. Хөкемдарларның чыраена караганда, бүген татулык турында сүз бармас...

Рәхилә Абдулловна миннән ярты сәгать буе сорау алды. Ректорат дигәннәре балбал кебек өнсез утыра...

«Сиңа уку мөһимме, әллә акча эшләүме?»

«Алты кешегә бүлсәң, сигезәр сумлык билет сатылган иде инде. Шул да булдымы акча?! Мин буровойда аена алтышар йөз алып эшли идем».

Балбаллар фән өлкәсендә әрәм ятабыз, дигәндәй, кинаяле елмаю белән Рәхилә Абдулловнага төбәлделәр.

«Акча яраткач, Мәдәният институтына кермиләр аны. Һөнәрне дөрес сайламаган син!»

«Дөресен дөрес иде дә... 40 сум стипендиягә калгач, җайсызрак икән шул... Әле бит 25 процентыннан алимент та түлим, рәсми төстә».

«Тукта, стипендиядән алимент тотыламыни? Ун ел буе ректор булып эшләп, минем практикада мондый хәлнең булганы юк иде әле...»

Әлбәттә, алимент алу кагыйдәләрен белмәгән хатын-кыз юк, Рәхилә Абдулловнаның балбаллар арасындагы берәүне үзенчә чеметеп алуы иде бугай. Һәм ул гаепләүнең икенче өлешенә күчте.

«Сине концертка кем чакырды?»

«Мин үзем... Аудиториядән-аудиториягә кереп, үгетләп йөрдем. Берсенең дә барасы килмәгән иде, мине кызганып кына ризалаштылар».

Җавабым ректорга бик ошады.

«Әйе, без – талантлар институты. Һөнәри фәннәрдән укуы бик авыр. Сизәм, бик күбесе халтурага йөри. Нәтиҗәдә, өлгереш түбән, «койрыклар» күбәя, имтихан-зачётларны кабат-кабат тапшыру шуннан килә».

«Мин өлгереп барам. Койрыкларым юк».

«Син башкаларны артка сөйрисең, димәк. Әйт әле, билетларны кайда бастырдың?»

«Тулай торакта. 29 нчы бүлмәдә».

«Нәрсә? Син типографиядән клише эшләтеп чыктыңмы? Бу бит уголовный эш!»

Рәхилә Абдулловна ярсуын тыя алмыйча, утырган җиреннән сикереп торды.

«Гафу итегез, клише кургаштан коела. Ә мин амбарда ашлык төйи торган транспортёр каешыннан эшләдем».

Ректор апа җыеп алынган билетларны әйләндереп-әйләндереп карады.

«Ялган сөйлисең. Болар типография әсәре...»

Безнең нәсел агачы борчак чеме түгел, шәҗәрәбездә ялганчылар юк. Шаяртып, үртәп сөйли алам, вәләкин, моңарчы, ялганлап котылу минем уен түгел иде. Гаепләүнең җавапка тарттырырдай соравы нәкъ шушы булачагын алдан ук белдем. Билет калыбы кесәмдә иде, ректорның кулына тоттырдым. Һәм каеш дәлилем кулдан-кулга күчте. Балбалларым аны күзлекләрен бер салып, бер киеп, җентекләп карадылар. Ышандырыр өчен мин аңлатма биреп тордым. Чынлап та, ялгансыз – дөнья файдасыз икән.

«Башта, билет, контроль, бәясе 50 тиен, дигән сүзләрен яздым. Һәр хәрефен лезвие белән юнып утыруы бик мәшәкатьле иде, шуңа күрә институтның исемен кыскартып, КГИК дип кенә яздым».

«Талант! Коеп куйган художник икәнсең».

Кая инде ул миңа андый талант... Кояш рәсемен дә ясый белмәгән кешегә. Әлеге каеш штамп, баянчыбыз Ирнат Даушовның ике көнлек хезмәт җимеше. Институтта рәсем дәресе кермәгәч, шәкертләрнең бу төр һөнәрен кем белсен?!

«Бу экспонатыңны сейфка биклим. Бар, чык! Яхъяевны чакыр!»

Төп оештыручыны ачыклагач, калган халтурщикларны алай озак интектермәделәр. Килешенгәнчә, бөтен гаепне минем өскә өеп чыктылар. Ләкин Ректорат үзенең катгый карарын әйтмәде. Тәнәфес саен «Белдерүләр тактасы» янына килеп басам. Әле ике ел элек кенә шушы тактада кабул ителүче абитуриентлар исемлегендә минем фамилиям дә балкый иде. «Институттан куарга!» дигән приказ чыгарып элсәләр...

«...За систематически пропуск занятий и грубое нарушение студенческой этики» дип...

Хурлыгыңнан тагын Магаданга китәрсең...

Менә нинди була икән ул билгесезлек тынлыгы: мин бар да, юк та, үзем аудиториядә утырам кебек, ә күңел эш эзли; төннәр буе уйланып ятам, көндез аягүрә йоклап йөрим; тәнем бар, җаным юк... Ә шулай да лекцияләрне язып барырга тырышам, бер-ике көн генә булса да, югары белемне эләктереп калырга исәп. Курсташлар, дәрес барышында миңа борылып-борылып карыйлар, әллә кызганып, әллә «Корыч»лыгыма сокланып – аңламассың.

Бер атнадан минем эш комсомол комитетында яңадан кузгатылды. Бу юлы үзем генә җавап тотам. Төркемдәгеләрне гафу иттеләр! Сорауларын да көтмичә, ректорат алдындагы аклануларымны тагын сөйләп бирдем. Хәер, минем сүзнең әһәмияте юк иде инде. Комсомол секретаре Пичугинның әмере алдан ук язылып, машинкада басылып, имзасы куелган иде:

«За недостойное поведение... исключить из комсомола...» Укыган кешеләр белә булыр, комсомолдан чыгару – институттан куылу дигән сүз.

Маҗара бетмәде әле... Приказ укылгач, кинәт кемдер якам белән муен арасына боз сөңгесе шудырды кебек – сискәнеп уяндым гүя.

«Мин бит комсомол түгел!»

«Ничек инде?! Институтка ничек кердең соң син, комсомол булмаган килеш?!»

«Рабфакта сорап тормадылар... Безнең буровойда мин бердәнбер билетлы кеше идем. Минем өчен генә комсомол ячейкасы оештырмадылар. Башка оешмага барып учётка басарга кушканнар иде. Кая инде ул, җыелышларына кайтып йөрү? Елның 365 көне кырда уза. Еллык отпусканы да ял итмәдем, акчалата гына ала идек... Билетым кесәмдә йөреп тузды...»

Пичугин әмерне беркетмә язып утыручы егетнең битенә бәргәндәй итте.

«Немедленно комсомолга алырга! Аннары куып чыгарырга!»

«Гафу итегез, комсомол яшеннән уздым бит инде мин...»

Шуның белән шул, утырыш тәмам.

Тагын теге тынлык...

Минем эшне деканатка тапшырганнар. Ә декан... курсташлары хәл итсен, дигән.

Менә кайда икән ул чын хөкем! Академ-җитәкчебез (Ленинград институтын тәмамлап килгән сеңелкәш) «куарга!» дигән фикерен җиткерүгә гауга җәнҗалы купты. Ярты сәгать кычкырышкач, тавышка куйдылар. Фифти-Фифти! Унөчкә-унөч.

Төркемебезнең старостасы Миләүшә муенындагы челтәрле шарфын салып, тәрәзә төбенә ыргытты да җыелышны яңадан башлады.

«Акылыгызга килегез! Беләсезме, кемне югалтабыз? Аның киләчәге билгеле! Ә без диплом алгач, «затейниклар» булып йөриячәкбез! Бу кеше белән бергә укыган идек, дип горурланачакбыз әле без...»

Арттырмыйм, киресенчә, Миләүшә өндәмәләренең әчмухасын гына әйттем...

Яңадан тавышка куйдылар. Бер кешенең күңеле йомшарды, күрәсең, ул минем якка авышкач, баягы ничья 12 гә 14 белән мине яклап чыкты. Рәхмәт сиңа, Миләүшә сеңлем!.. Миләүшәләр мине гел коткарды.

Юк, маҗара бетмәде әле...

 

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев