Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (дәвамы)

Тагын ике атнадан хәбәрсез югалуыма 21 көн була. Үзбәк җизни мине эзләп килмәячәк. Әни гүр сәдакасы бирәчәк тә йөрәген тотып авачак. Фатыйма әби Коръән чыгачак...

Романны башыннан монда укыгыз.

Дүртенче камераны карап тормадым инде... Бу җан өшеткеч газаптан тизрәк котыласы, челләгә чыгып, җир асты кешеләрен онытасы килә. Хәер, мин төш кенә күрәм бугай, Ташкент икмәгеннән соң тән авырайды да аягүрә йоклап йөрим... Егылып киткәнче тизрәк берәр ятак табасы иде.

Ишегалдында тугарылган «ГАЗ-52» машинасын күргәч, сөенечемнән уянып киттем, «Ура!» кычкыра яздым. Беләм мин моны, иске «ГАЗик»ларга алмашка чыгарылган, алты цилиндрлы, яңача кабиналы әрҗәсенә комбайнның өч бункер икмәге сыя. Безнең колхозга өчәү кайтты инде алар. Председателебез Сакал Шәйхи техника мәсьәләсендә гел киләчәккә карап яши. Районның «Марс», «Искра», «Ильич байрагы» колхозлары тарантаслы ат җиккәндә, безнеке «Бобик» кушаматлы, брезент бөркәүле «лёгкийда» (җиңел машина) йөрде, күршеләр «Бобик»ка күчкәндә, Шәйхи әниләребез эшләгән хезмәт көненә сөтле чәй төсендәге өр-яңа «Победа» алып кайтты...

Тугарылган машина дүрт аягында нык басып тора, двигателен генә салдырганнар, яңасына алыштыралардыр инде, бик тиз шакылдап чыга торган гадәте бар, дип сөйлиләр иде. Берсе-берсе матрас чаклы утыргычын-арка терәгечен кузовка ыргытканнар, сизелеп тора – кемнәрдер ял иткәләгән монда.

«Машина түгел, менә дигән карават бу. Рөхсәт итсәгез, шушында гына яшәр идем», – дигәч, Сергей да җиңел сулап куйды.

«Тиз хәл иттек әле без шконканы (ягъни ятак), иртәнге якта салкынчарак булыр инде дә...»

«Һәй, тамагы тук кешегә буран да ни почём!»

Мин көпчәкле караваттан төшкәндә, Ташкент кояшы ярты юлын үткән иде, мине махсус уятмаганнар. Кызганыч, отрядның эшкә киткәнен күрми калдым.

Миләүшә апай эштә иде инде. Ул миңа башланмаган кер сабыны һәм мунчала белән сөлге бирде. Душның бер генә краны бар иде, торбасы түбәдәге кара мичкәдән килә икән, кояшлы су колакны пешерерлек түгел иде, әллә ярты сәгать басып тордым яңгыры астында... Апакайның тавык фермасында чокыр казып кайткач, егетләр дә Үшнә елгасында су коеналардыр инде... Мин югында Зәрияне кемнәр озата икән?!.

Бу оешмада корал йөртүче кеше күрмәдем. Миңа йөкләнгән эш шушы тирәдә генә. Көндез ишегалды себерәм. Иртә-кич, поварга ияреп, чәйханәдән аш алып кайтырга булышам. Повар дип дөресен әйтәм, ул пешекче түгел, әзер ризыкны бүлеп бирүче генә.

Кагыйдә буенча мин монда ике атна яшәргә тиеш. Тагын ике атнадан хәбәрсез югалуыма 21 көн була. Үзбәк җизни мине эзләп килмәячәк. Әни гүр сәдакасы бирәчәк тә йөрәген тотып авачак. Фатыйма әби Коръән чыгачак...

Фәрештә апай бар бит әле.

Отряд эштән кайтыр алдыннан табын әзерләгәндә, ипи-тоз йә май-суган җитешмәсә, чәйханәгә үземне генә дә җибәрәләр хәзер. Кәгазь тартмага кирәк-яракларны тутырган арада, кикерә-кикерә, шәһәрне күзәтәм. Бу чәйханә дигәннәрен һич аңлап бетерә алмыйм. Зур алачыкта, сәке өстендә аяк бөкләп утырган агайлар берәр тапкыр өйләренә кайталар микән? Килгән саен шул ук кешеләр бит анда. Туктаусыз сөйләшәләр үзләре. Саманнан өелгән морҗалы сарайдан пионер яшендәге бер малай, бил япкычына кулын сөртә-сөртә туктаусыз чәй ташый. Күпме эчеп була инде ул суны?!. Ара-тирә минем якка карап хихылдашып та алалар...

Тагын өч көнем өч сәгать кебек кенә үтте дә китте.

Иртәнге якта мине «кызыл почмакка» дәштеләр. Сергейҗан белән Миләүшә апай икесе. Нәкъ беренче көнемдәгечә, линолеумга багынып утырам. Беренче сүз Миләүшә ападан чыкты. Ул «Балакаем» дигәнен генә үзебезчә әйтте.

«Балакаем! Кайтасың киләдер инде...»

«Әнием өчен генә борчылам. Шулхәтле сагындым... Авылны».

«Вәт. Унике көн эшләде дип, табель тутырырбыз да... Балакаем, син җизнәң ягына Ургәнечкә китәргә телисеңме, әллә Казангамы?»

«Юк-юк! Миңа бернинди җизнәйләр дә кирәкми. Казанга! Казанга...»

«Оешма хисабына Казан поездына утыртып җибәрербез. Үпкәләмә инде, балакаем, самолёт билетлары безнең сметада каралмаган».

«И апай, рәхмәт яусын сезгә! Ашарга булса, җәяү дә кайтып җитәм мин, борчылмагыз.»

«Кайтырсың, кайтырсың! Бер поезддан икенчесенә күчеп утырасы да булмас, туп-туры Казан вокзалына килеп төшәрсең...»

Шулчак, Сергейҗан, персональ эш тикшерелгән җыелышның комсоргы кебек урыныннан сикереп торды.

«Ул юнәлештә безнең зона Куйбышев станциясе белән чикләнә. Анда да, нәкъ безнеке кебек, «приёмник распределитель» эшләп тора, балакайчикны Казанга озатырлар. Ә Ургәнечкә, дисә – вообще проблема юк».

Фәрештә апайның күзләрендә Бөгелмә факеллары уйнап алды.

«Беләм, Сергей! Министрлык куйган шартларны бик яхшы беләм! Билетны Казанга чаклы алабыз, үз акчамны өстим. Егеттән сукбай ясамыйк әле!»

Кайту, поезд, Куйбышев, Казан, сукбай дигән сүзләр тезмәсеннән башым әйләнеп, ниндидер сихри көч мине урамга куып чыгарды... Машинадагы «караватыма» йөзтүбән капландым... Анда бәхәс, анда мин тыкшына алмый торган хакыйкать, анда минем язмыш хәл ителә...

«Балакаем, җиргә төш. Шимбә-якшәмбедә ял итәм бит мин. Әгәр бүген озата алмасам, сиңа тагын ике көнгә артыграк сагынырга туры килә. Бүгенге поезд сине көтеп тормас».

Поезд дигән сүзгә машинадан сикереп кенә төшәсе идем дә, сабыр, минәйтәм, аякларыңның кирәге чыгар әле, ерак юл көтә түгелме?!

«Апай, бүгенгегә билет та юктыр инде анда...»

«Булыр. Син минем кайда эшләгәнемне беләсең ич!»

Вокзалга килгәч, мин Миләүшә апайдан бер адым да артка калмадым, расписаниене тикшерсә дә, кассага басса да, тагылып йөрдем, аны югалту минем өчен һәлакәткә тиң! Поезд кузгалып китәргә нибарысы ярты сәгать кенә калган иде, ничекләр итеп билет алалгандыр, белмим?..

Ниһаять, менә ул вагон! Ишеге ачык, вожатые көтә.

Фәрештә апа алтын балдак кигән бармагын уйнатып, минем маңгай чәчемне туздырып алды – бу аның үзенчә саубуллашуы иде.

«Бүтән адашып йөрмә, йәме! Сакла үзеңне...»

«Ярар апай, бүтән беркайчан да адашмам! Апай, Казанга кайтсагыз, туп-туры безгә килегез. Шәле олы юл өстендә генә. Совет урамы, 13 нче йорт. Яңа өй салдык, шифер түбәле. Әнием авылга бер аш-су остасы».

Минем аны үземнән ерак җибәрәсем килми. Сагынычлы хат укыган кебек туктаусыз нидер сөйлим. Ә ул һәр җөмләмә башын селкеп: «Ярар!» – дигәндәй итә.

Вожатыйның: «Кузгалабыз!» дигән сүзенә буйсынгандай, поезд бөтен гәүдәсе белән йолкынып алды. Баскыч колгасына җан ачысы белән ябышып вагонны кулдан ычкындырмый торам. Тагын бер сүзем калды...

«Фәрештә апай! Ник син минем апам булмадың икән?!»

Ул мине ишетмәмешкә салышты.

«Балакаем, билетыңны югалтма! Тагын адашырсың!»

Вагонга кергәч, билетымны күрсәтим дип кесәмә тыгылсам... 3 сумлык акча килеп чыкты. Миләүшә апай аны билетка төреп биргән, ахрысы. Проводник акчаны шундук шәйләде.

«Ресторан 7 нче вагонда», – диде.

Нинди ресторан! Минем бит әле Казаннан автобус белән кайтасым бар! Миләүшә апа анысын да уйлап куйган...

Үземә тиешле астагы урынымны бер әбигә калдырып, урын-җиремне иң өскә – багаж тезә торган өченче сәндерәгә җәйдем.

«Әбекәй, Казанга җитәрәк уятырсыз әле, зинһар!» – дидем дә мендәремне сәндерәсе-ние белән кочакладым... Мәктәптә без ун ел буе Туган тел турында шигырьләр ятладык, җырлар өйрәндек, музейларда йөрдек. Ватанны саклаучыларга багышлап, иншалар яздык... укытучыларыбыз кушканга күрә...

Шушы – унҗиденче җәйдә мин беренче тапкыр үземнең туган көнем барлыгын белдем, офыкның икенче ягында яшәп алдым һәм фәрештәдәй Миләүшә апага бүтән адашмам, дип алдаштым. Бөтен кеше дә Туган җирендә генә яшәсә, фаҗигаләр азрак булыр иде. Язучының һәр әсәрендә – югалту фаҗигасе.

Ә хәзерге минутта: Ватаным, әнием, туган авылым, кыскасы, бөтен киләчәгем шушы вагон инде минем өчен...

(Дәвамы бар)

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев