Исемсез хат (ахыры)

 

Романны башыннан монда укыгыз.

Бигрәкләр дә озын инде Шәле урамнары, хискә бирелеп кенә атласаң, бөтен гомереңне искә төшерергә җитә...

Яшьлегемнән кайтып киләм...

Миңа кызларын жәлләгән калай әтәчле өйләрнең нигезе сытылып, күләгәле якка авышкан. «Сыер күле»нә терәлгән элеккеге колхоз басуында, ярыша-ярыша салынган зиннәтле йортлардан яңа бистә үсеп килә... иске авыл калага качып бетә бугай инде...

Яшьлек узгач, яшәүнең кызыгы калмый дип уйлый идем мин. Ялгышканмын! Олыгайгач, яшьлекнең бөтенләй дә кирәге юк икән аның... Тигезлек белән генә яшәсәң, бөтен проблемалар да хәл ителгән була. Түтәлләрдә җиләк пешкәнне көтеп тик утыр янкорма кәнәфиеңдә! Ни кирәк тагын?! Җитте, түздек. Алты яшьтән каз көттемме – көттем! Җәй узганчы берсен генә дә тилгәнгә бирмәдем. Әни миңа ышанып, бәбкәләр чыгуга, ата каз штатын кыскарта иде. Укыганда, өйгә бирелгән эшләргә кем булышты – үземә үзем! Геометрия, химия, физика формулаларын, билләһи менә, пенсия кенәгәсе белән ант итәм, мин аларны төнге сәгать уникедә уятып сорасалар да, яттан беләм. Әлбәттә, кирәклеләрен генә! 6 нчы класстан башлап, җәйге каникулларда прицепщик булып акча эшләдемме? Трактор җене кагылгангадыр, нибарысы дүрт малайга аттестат белән бергә «сельский механизатор» дигән катыргы бирделәр. Су бораулаучы булып эшкә урнашканда бик ярап куйды әле ул!

Мәхәббәттәме бәхет?!

Ныклап уйлап караганда: бар, дисәң – бар, юк, дисәң – юк ул бәхет... Чагыштырып торып карыйсың да... тегеләрдән лутчырак, болардан хужерак килеп чыга. Апакай кызы Зәрия идеме минем бәхет?.. Мәктәпне тәмамлагач, совхоз аңа паспорт бирдермәгән. Берәр ел авылда эшләргә кушканнар. Ә ул шәп биюче – үзешчәннәр смотрында җиңүче! Биюче кызларны коммунистлар да ярата иде. Банкеттан банкетка йөртеп, паспорт биргәч тә китә алмаслык итеп симерткәннәр кызны. Соңында һөнәри училищеларның берсендә завуч булып пенсиягә чыккан, ди. Зәрия белән дә кавыша алмагач, бәхетсез инде мин... Ә Нуриәхмәт кызы белән – бәхетле, и Ходаем, минем өчен генә үскән берәр кызны насыйп ит, дигәнемне ишетте Раббым, теләгем рас килде. Дөрес, ялваруыма биюче кыз булсын иде, дип тә өстисем калган. Вәләкин, Нуриәхмәт кызы, минем белән чагыштырганда, Ханәкә иде. Аннан туган оныкларыбыз да матурлар: малай ягыннан ике кыз, кыз ягыннан бер малай! Кызларыбыз мәктәпкә йөри, еладылармы соң, юкмы – онытылган инде. Ну малаебыз – тугыз ай булды инде, өч смена рәттән елый, имгәндә генә туктап тора да сиренасын кабыза! Тавышы таш стена аша үтеп чыга. Нигә еламасын сабый – эче авырткач, ник авыртмасын, ди, әти-әнисе вегетариан булгач?!. Аның ныклап үсәсе килә, малай кеше бит ул, җаны-тәне ит ашы сорый. Социализмның гөрләп чәчәк аткан чорында, бөтен ил талонга калган чакта да без балаларны иттән-майдан, шикәрдән-чәйдән мәхрүм итмәдек. Хатын белән икебез дә редакция паёгын алгач, пәрдәне корып, чәйнең фил сурәте төшкәнен генә, аны да «күгәрчен сөте» дигән конфет белән эчә идек... Үсеп буйга җиткәч, тәненә ит кунгач кына, кызым үлән ашаучы бер егет белән танышып-кавышып, фамилиямне шарга бәйләп очырды. 1921 елгы ачлыкның йөз еллыгын искә алабыз дигәндә генә, табыннарыбыз икегә бүленде. Ничава, тәпи йөри башлагач, ияртеп чыгып: елкы ите, люля кебаб, каклаган каз, үрдәк бәлеше, шулпалы өчпочмак, бәрән итеннән шашлык ашатам әле мин аңа... Әлегә түзәрбез, авылда ял көннәре генә очрашабыз, атна буе һәр гаилә Казанда аерым яшәп ятабыз. Әнә, үкерә, капка калае зыңгылдап тора хәтта... Чү, туктады түгелме? Дәү әнисе казылык кисәге чәйнәп каптырды мәллә? Булыр аннан, ул оныкның әнисен дә елаудан бик тиз туктата иде... Үзе ишетмәгәндә, мактасаң да ярый хатынны. Иҗат кичәләренә, театрларга ияртеп йөрер өчен менә дигән әле ул. Буфетларга кергәч, коньяк та сораганы юк, тәүбә-тәүбә! Бик экономный үзе – малаебызга йөкле вакытта ризык талымлый башлагач, 50 тиенлек акбур кимереп йөрде. Шагыйрь хатыннары кебек диңгез суы эчеп карыйсым килә, димәде... Ә машинага права алгач, беренче тапкыр шәһәр эчендә йөреп карыйм, дигәч... ике баланы да кочаклап, арткы рәткә кереп утырды: бетсәк, бөтенебез дә бергә бетәбез, синнән башка яши алмыйбыз, ди бит, җимешем. Теле белән юмагайлана белмәсә дә, фигыле белән сөйдерә. Булды, җитте, онык йокыга китте, хәзер керәм дә исемсез хатны кулына тоттырам, террасага чыгып әрләшербез...

Өйгә кердем. Сукыр лампочка яктысында Нуриәхмәт кызы балет биючесе кеби, аяк очында гына йөри. Балдаклы кулын изәп: «Кил әле монда!» дигән ишарәсен шәйлим. Мин хат кисәген бөгәрләп тоткан килеш үзем ясап элгән бишек янына килдем. Анда бөтен дөньяның тынычлыгын үзенә җыеп, сөенеч канатына сыенып, нәсел агачының яңа җимеше нур бөркеп ята; сулыш алганы да сизелми. Ул гүя бу минутта инде бөтен хөрмәттән дә канәгать; бар хәрәкәтен тыеп йоклый; сокланучыларга сиздермичә генә үсә һәм көч җыя...

«Бердәнбер» төшенчәсенең «Иң...» дигән игезәге бар. Бу дөньяда Иң зур Матурлык – бишегендә йоклап яткан Онык икән! Аны күреп, калебең чистара; аңа ияреп, яңадан яши башлыйсың; әрәм үткән көннәрең, чын күңелдән кылган хаталарың өчен кемнәрдәндер гафу үтенәсең килә.

– Сөйләшәсе бар... – дидем мин, бишек офыгыннан ерагайгач.

Без террасага чыктык. Язгы караңгылык һәм Совет урамын кисеп үтә торган «КамАЗ» юлының өзлексез гөрелтесе Нуриәхмәт кызы белән икебезнең арада кабыначак бәхәскә бер минутлык тынлык бирде.

– Әллә бөтен кеше юлда яши инде хәзер, олы юлда буш урын юк.

– Үзебез дә олы юлда инде... Туктап, бер сөйләшеп утырырга да вакыт таба алмыйбыз. Хат килде бит миңа...

Бишек тынычлыгын онытып сискәнергә тиеш иде Нуриәхмәт кызы, ләкин ул үзен ифрат сабыр тотты, «М – 7» агымына караган килеш миңа таба борылмады да хәтта. Ну, сабырлык монда...

– Анонимка килде, дим, мин сиңа!

– Кайчан?

– Бер атна элек... Извещение алгач, ГАИдан штрафтыр, дип йөгереп бардым, ә ул...

– Атна буе тел яшереп йөрдеңме?

– Яшерергә теләсәм, әйтеп тормасыем. Ерттың да ташладың! Кем язганын беләсем килде... Эш урынымдагыларның язу рәвешен дә чагыштырдым, тискәре геройларымнан җыелган хатларны да актардым, бөтен биографиямне «сөреп» чыктым... Юк, кемнән икәнен тәки белә алмадым... Мә, укы!

Нуриәхмәт кызы әле һаман да җилкә аша сөйләшә.

– Мин аларның нәрсә язасын беләм, җыртып ташла...

Менә сиңа вәт! Атна буе эзәрлекләп йөргән «шайтан өермәсе», өйгә кереп тормыйча гына, бакча артыннан үтеп китте; гәүдәм турайды, сулышым иркенәйде; мине ишетергә лаек булган әр-зарлар тагын берәр елга ерагайды, ә бәлки, бөтенләйгә үк югалгандыр да... Мине кинәт кенә шагыйранә хисләр биләп алды.

– Әйдә, апак, таңны каршы алабыз. Төн түрендә учак ягабыз. Чыбыкка тезеп сардельки кыздырабыз... Оныклар өчен дә борчыласы юк, әти-әниләре яннарында. Баздан үзебез ясаган йөзем шәрабын алып чыгам... Бүгеннән тагын яңача яши башлыйбыз!

– Төннәр кыскарсын инде бераз. Таңын да аттырырбыз әле, балалар белән бергәләп... Яңача яшәү дигәнеңне – яңа маҗараларың көтә дип аңларгамы инде?.. Карале, син ул матрёшкаларны ташладың мәллә?

– Юк, эштә калды.

– Алып кайт, балалар өчен матур уенчык бит ул. Өчесенә дә җитә...

Һәм Нуриәхмәт кызы, «Ярар!» дигәнемне дә көтмичә, гөрләвекләр аша сикергәләгән кызчык ише генә ашыгып, өйгә кереп китте.

...Бәй, без бит әле исемсез хат турында гына сөйләштек. Агач курчакларны каян белә соң ул? Санына кадәр әйтеп бирде... Менә бу ичмасам, дипломатия!..

 

***

Өебезнең икенче катында, сыерчык оясы чаклы гына иҗат бүлмәм бар. Иртәнге кояш тәрәзәмне ачтырды. Көн җылысы җәй ягыннан килә. Ягымлы җил яңа гына кардан ачылган түтәлләрдән җиләк, кишер, бөтнек, алма, яңа бәрәңге исләрен җыеп алып керде, гүя бакча өстендәге болытларга кунып, тургай сайрый, аңа охшарга тырышып, сыерчык кушылды. Ул да булмады, койма артындагы тал-тирәккә кайтып урнашкан кара каргалар кавеменә эш кушкан бригадирдай, бер ала карга тавышы өскә чыкты.

«Кар-р!.. Кар!.. Кар!...»

Мине үрти бит ул! Ярты фамилиямне әйтеп бирде. Теле булса җөмләсен дә тутырып әйтер иде! «Кар-римов. Яз үтеп бара, яз! Яз инде! Язмасаң, акылыңнан язарсың», – дияр иде.

Биш йөз хат язардай кәгазьнең төргәген сүттем дә миләүшәләр төсендәге язу карасы белән «Исемсез хат» дип башладым.

Яшәлгәнен яза торам...

Тәмам.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: