Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (Абау, мәхәббәтсез!)

«Синең аркада гына харап булды апаң! Гөнаһ шомлыгы, каян өйрәндең шул хат язышу уенын?! Армиядәге абыеңа бер-ике җөмлә генә булса да язып сал инде, улым, дип ялынган чакларда вакытың юк синең, әллә кайдагы үзбәк малаена апаң исеменнән мәхәббәт хатлары алышып торырга бер дә иренмәдең...» Әнидән мин бу зарны хәзер еш ишетә башладым...

Романны башыннан монда укыгыз.

 

Абау, мәхәббәтсез!

«Синең аркада гына харап булды апаң! Гөнаһ шомлыгы, каян өйрәндең шул хат язышу уенын?! Армиядәге абыеңа бер-ике җөмлә генә булса да язып сал инде, улым, дип ялынган чакларда вакытың юк синең, әллә кайдагы үзбәк малаена апаң исеменнән мәхәббәт хатлары алышып торырга бер дә иренмәдең...»

Әнидән мин бу зарны хәзер еш ишетә башладым. Кайсыбер көннәрдә ул аны икешәр-өчәр тапкыр кабатлый: сүзен сүзгә туры китереп, ятлагандай итеп, күңел рәнҗешенә охшатып. Бөтен гаепне апаның үзенә сылтап, акланырга тырышам, ә ул мине ишетми дә!.. «Синең аркада гына харап булды...»

Авылда без рус телен татарча укыдык. Апаның Союздаш республика егетләренә язарлык грамотасы юк. Ә минем писарьлык тәҗрибәм зур, ни дисәң дә, Питрәчнең марҗа кызлары белән хат алышып торам. Күршедәге Фатыйма әбинең төрмәдә утырган кызына да посылка адресларын мин тутырам.

Фатыйма «Ком сәгате» романындагы Юаш Нотфулланың кари әнисе. Герой-ана Нәфисәсе үлгәч, Нотфулла, яшь сазамыкка өйләнеп, җиде баласын җитәкләп, Оренбург далаларына Чирәм җир күтәрергә чыгып китте. Фатыйма әби, дини китапларны иске телдә җиңел укыса да, кириллицаны өйрәнә алмады. Өй эчендә совет телендә язарлык кешесе дә юк. Хәзер мин булам аның елъязмачысы. Чирәм җирнең миңа да бер кишәрлеге калган иде. 1968 елның көзендә барып, сөреп кайттым. Ә Нотфулла шунда төпләнеп калды. Җиде баласы җиде якка чәчелде...

 «А/Я – УЭ. 148/3 а» дигән сәяси сернең ни икәнен мин генә беләм – Пановка авылындагы хатын-кызлар төрмәсе ул! «Идел» альманахына тапшырылган «Кыңгыр эш» дигән повестемны укып чыккач, ул вакыттагы җаваплы мөхәррир Хәкимҗан ага Халиков, исемдә калырлык итеп әйткән иде: «Энем, бүтән кабатларлык итмә, Советлар Союзында хатын-кыз төрмәләре юк!»

«Ничек булмасын?! Ленино-Кокушкино музееннан сигез генә чакрымда бар. Мин анда ике ай саен посылка җибәрәм... Күрше әбинең олы кызына, ун көн саен бер хат, адресы да повестьта төгәл язылган.» «Мин әйткәч, юк инде, димәк!»

Хәкимҗан ага минем икеләнеп калуымны сизде булса кирәк, төшенерлек итеп аңлатырга кереште: «Юк, дияргә кушылгач, юк!»

«Күрәләтә ялганлап язу килеп чыга түгелме?» «Коммунизм төзи торган илдә җинаятьче хатыннар була алмый, син аларны

саф кызлар, үрнәк аналар итеп сурәтлә...»

«Кыңгыр эш» Хәкимҗан Халиков кушканча басылып чыкты. Ләкин юраган юш килер, дигән фал бар бит әле... Миңа шул «үрнәк аналарны» үз күзләрем белән күрергә туры килде.Иреге чикләнгән җилкенчәкләр өчен хат алышудан да ләззәтлерәк ни булсын

тагын! Моны мин СССР вакытында казарма тормышына мәҗбүриләнгән солдатларны да күздә тотып әйтәм.

Апамның адресын авылдашыбыз Хатип биргән һәм үзбәк егете исеменнән хатны да русчалатып Хатип үзе язып торган. Ныклап уйлап карасаң, өч ел буена Хатип белән без икәү хат алышкан кебек килеп чыга. Нәрсәләр язганымны хәтерләмим, ләкин апам, клубка чыгуын сирәгәйтеп, авыл егетләрен үзеннән биздереп бетерде. Ә инде дембельдән соң, үзбәк егете Хатипка ияреп, Шәлегә кунакка кайтып төшкәч, аның беренче хәбәрен хәтерлим: «Алай ук кысык күзле түгел ул, гел татарга охшаган!»

Кунак егете Хатипларда атналап ятмагандыр, печән өсте иде. Авыл советында язылышып та кайттылар. Шул көнне үк апам колхозның гектар ярымлы бәрәңге сутыеннан, кукуруз арасыннан чүп үләне йолкып кышлык печән әзерләүдән һәм карлы-буранлы ятимлектән котылып, җылы бакчалары җиләк-җимешкә күмелгән, мамыклы Үзбәкстанга китеп барды.

Ташкент юлы Шәленең Сабантуй аланы читендә генә икән ул!..

Әни йөрәген тотып, урын өстенә ауды... «Никах укыттык, туй үткәрдек. Монда туйлар кызык икән: ирләр бер якта, хатыннар икенче якта аерым утыра. Урамда исереп йөрүчеләр күренми. Монда бала-чагадан да күбрәк нәрсә юк. Җимеш бакчабыз зур, Шават каналыннан су сибәбез...» – дигәнрәк бер хаты килгән иде. Шуннан хәбәре өзелде. Әни авылның Чишмә башы дигән «Матбугат үзәгеннән» чиләк-көянтәләп шомлы хәбәр ташый. Имеш, ул якта кыз ягына калым түләрлек булмаганнар гына читтән өйләнә икән... Имеш, анда хатыннарны бикләп тоталар икән... Өйләре – балчык, өстәлләре – идән икән...

Өч ай буе бүтән хат-хәбәре килмәгәч, әнинең «Апаң синең аркада гына харап булды» – дигән сүзенә тагын бер җөмлә өстәлде: «Бар да алып кайт апаңны, чиләнеп ятмасын анда, мин аны коллыкта яшәсен өчен үстермәдем!»

Караком чүленә барып җитәр өчен акча әмәлләргә кирәк әле башта.

Колхозның әнигә түләрлек акчасы юк, тиз генә кала базарына илтеп килер идең, яңа бәрәңге дә өлгермәгән, ә искесе – бөрешкән...

Ул өч айда гына да мин инде өч эш алыштырдым.

Безнең миллионер колхозда терлек асты җыештыручылар, көтүчеләр, бозау караучылар, сыер савучылар һәрвакытта да кадер-хөрмәттә булды, елның теләсә кайсы фасылында кил – буш урын бар. Көрәк, сәнәк, чиләген дә колхоз бушлай бирә, чыбыркыны гына үзеңә ишәсе... Вә ләкин урта мәктәпне уңышлы

гына тәмамлаган егет фермада сәнәк күтәреп йөрсә... ояты кемгә – әлбәттә, сине ун ел буе укыткан укытучыларыңа! Болай да инде Корыч малаеның башта университетка, аннары консерваториягә керә алмыйча кайтуына укытучыларның һәркайсы үзен гаепле саный. Кызыл бәйрәмнәрдә трибунага чыгып нотык сөйләгәндә, мәктәп директорының беренче сүзе нәкъ менә институтка укырга керә алган «карлыгачларны» санаудан башлана...

Минем ише «чәүкәләр» елдан-ел арта торып, «ЛАЗ» автобусы шыплап тулырлык җыелганбыз. Төяделәр дә алып киттеләр «16 нчы» завод дигәннәренә. Эш көнебез бик кызык үтте, беренче көн булгангадыр инде... Колхозыбызның бөтен техникасы сыярлык биек түшәмле, тимер идәнле цехта тормыш гөрли. Тагын ике автобус төялеп килсәк тә, сыя идек әле. Шәһәр эшчеләре бик өнәми, ахрысы, бу цехны. Юкса эше дә әллә ни катлаулы түгел: мактанчык агайларның баш бармагы хәтлек чарны уч төбеңә кысып тотасың, аңа каеш эчәге сыман шланг тоташкан, тыгыз һаваны ачып җибәрүгә ул (аны никтер фортунка дип атыйлар иде) шундый зур тизлектә әйләнә ки, хәтта сызгыра башлый. Икенче кулыңда күгәрми торган корычтан коелган ит турагыч формасы. Вәт эчен-тышын шомартасың шуның! Кытыршы урыннары калса, ОТК кире бора... Очкын очырабыз – бөтен цех көйгән тимер исе белән тулды. 1967 елга багышлап, сигез сәгать эчендә 67 ит турагыч шомарттым. Икенче көнне генә әйттеләр, план үтәр өчен бер сменага 300 кирәк икән. Бер ай эшләгәч, тәки норманы тутыра башладык.

Шунысы җайлы: көн саен өйгә кайтып йөрибез. Клубта кичке уеннар башлануга өлгерәбез. Бер-берең белән күрешкәндә генә кыен: бармаклар язылмый, уч төбендә гел фортунка зыңлап торадыр кебек. Уң кул буйсынмый шикелле, бармак арасыннан кәгазь шуа да чыга, хезмәт хакы алган көнне акчаны да сул кул белән санадым.

Юлда барганда, берсендә арифметик мисал чишеп алдык: без, Шәле малайлары, смена саен 14 мең ит турагыч шомартабыз икән, шуны 24 эш көненә тапкырласаң... 336 мең килеп чыга... Бу бит, йөк рәвешенә китерсәң дә, 500 тонна тутыкмый торган корыч дигән сүз! Вәт турап та күрсәтә халык итне!

Һавадагы кыр казларын да санарга кушмыйлар.

Ике ай дигәндә, безнең «ЛАЗ»ны «Паз»ик алыштырды... Соңгысында, «ашыгыч ярдәм» машинасына охшаган «УАЗ»икка күчеп утырдык, сигез генә кеше калган идек, анысы да туктады. Эштән качмаган идек, юкса, безнең гаеп юк. Әллә тутыкмый торган корычларын жәлләделәр, әллә Казанның ите бетте

шунда... Аңламадык. Мәгәр минем кушаматны әйтүдән гайрәтләре чигеп, «корыч» сүзеннән гарык булган иде авылдашларым...

Киләсе елга тагын имтихан биреп карарга исәп. Студент булганчы ук Казанга китеп урнашуның фәтвасын күрмим. Әни әйтмешли, таш калада тамыр җәюләре җиңел түгелдер, минем ише пропискасызларга шәһәр кешесеннән калган

урыннар гына эләгер. Андый гына эшләр авылыбызда да муеннан! Ялыныч белән килсәң, белешмә сорап, җаныңа тиючеләр юк, кем малае икәнеңне, ничек укыганыңны, нәрсәгә маһирлыгыңны бөтен «чишмә башы» белә.

Әнә, авылның өч кибетен тауар белән өзлексез тәэмин итеп торучы, кулланучылар җәмгыяте кеше эзли, ди... Килдем. Күрештем. Әйттем... Сельпо рәисе Булат абый шул көнне үк мине товароведка ияртеп, Казанга җибәрде. Иң мөһиме – ике машина да буш кайтырга тиеш түгел, кузовны чүмәкәйләп төясәң, тагын да әйбәт. Казанны аркылы-торкылы гизеп, базадан – складка, подвалдан – причалга йөреп кайткач, өч кибет тә сүз китермәслек итеп өйдек, ни бар – шуның белән өстеннән каплап бәйләдек тә ташы кызган каладан чыгып сыздык.

Безнең машина алдан китте, чөнки йөгебез авыр: өч мичкә көнбагыш мае, унике әрҗә маргарин, икешәр чиләкләп ябылган тугыз тартма повидло, өч йөз кило кер сабыны, ә өскә йөз илле кило туңдырылган балык... Саннарын, авырлыгын төгәл әйтәм, чөнки кулымдагы боерык кәгазен укып барам. Кайткач, Булат абыйга исән-имин тапшырасым бар. Балык әзрәк, кәнишне, ну авыл кибетләрендә зур суыткычлар юк, тиз бозыла торган әйберләр көннеке көнгә сатылып бетәргә тиеш икән...

Арттагы машинаның эше рәхәт – аларга гел тәм-том төялгән, йөкләре җиңел. Безне узып китмәс өчен йә куас эчәргә туктыйлардыр, йә юл читенә чыгып, «эскимо» дигән шоколадлы туңдырма ялыйлар булыр...

Питрәч белән Шәле арасын сигез чакрымлы наратлык каплап тора. Шушы урман юлыннан ярты гасыр буе дәүләткә икмәк ташыганнар, халык туктаусыз базарга йөргән, район Сабантуйларына килгән. Урыны-урыны белән ярты

гасырлык чокырлары да бар, таптала торгач комы тыгызлангандырмы, Ходайның рәхмәте, елның теләсә кайсы фасылында да юл өзеге булганы юк. Монда җәяүлеләр дә туктап тормый. Иске урманда өлкәннәр холкы: наратлар пышылдап кына сөйләшә; биек ботакларда тыйнак тукраннар күк гөмбәзен шакый; тәҗрибәле былбыллары, үзенә генә хас лейтмотивны саклап,

моңын суза; йокыдан исергән урман җилләре шул моңның кайтавазын җыя.

Мин, инде почти товаровед, тәрәзәсе төшерелгән ишектән терсәгемне чыгарып барам. Урманның чәерле һавасы кабина эчендәге бензин исен җиңгән. Беренче дигән төшенчәне өстәгәч, бик күп сүзләрнең мәгънәсе арта. Беренче эш көнемнән горурлану хисе күңел төпкелендә кыбырсып бара. Шушындый олы юлда нүжәли берәрсе очрамас, кулын каш өстенә куеп, мине җентекләмәс икән инде?!.

Безгә тизрәк кайтырга кушалармы, арттагы машина, куып җитеп,

кычкыртырга кереште. Тизлекне арттыра башлагач, тагын да ныграк кычкырта болар! Ә урманны чыккач, юл киңәйгән җирдә, безне узып китеп, юлыбызга аркылы бастылар... Машиналары туктап өлгермәде, товаровед очып төште дә туп-туры минем өскә килә, әйтерсең лә рульдә – мин?!. Якамнан эләктереп алды да тезепме тезә:

»... дипме кабинада ыржаеп кайтасың? Синең урының кузовта иде... Бар җый...хәзер балыкларыңны... юл буе... Ярты ел эшләсәң дә... түләп бетерә алмассың...» Һәм товаровед: авыз, ана, иман, ден, җан дигән сүзләрне, киләчәк заман фигыльләре белән төрләндереп, миңа каядыр олагырга кушты. Аның сүгенү тезмәсе секундына 340 метр тизлек белән кайтаваз булып яңгырады. Әле дә ярый, авыл ерак, кеше ишетмәде...

Сәгатьләр буе кояш астында кайта торгач, балыкларның бозы эрегән, кәгазь каплары җебегән, машинабыз чокырларны санап авыш-түеш барганда шуып коелганнар, бөтенесе дә түгел, әлбәттә...

Әтисез өйдә үскәч, гауга-талашка иммунитет бик юк минем, сүгенү

сүзләреннән кисәк миңгерәдем бугай, буш кулларымны селкеп кире киттем. Монысына товароведның гупчим ачуы чыкты, сүгенә-сүгенә карлыгып бетте...

Алар коелган кадәресен җыя-җыя кайтканнар икән, кычыткан капчык яртылаш тулган иде. Боерык кәгазе минем исемгә язылмагач, түлисе дә юк инде дә мәгәр, кайту белән сатуга куйганчы дип, комлы балыкларны коендырып алдык...

Иртәгә эшкә килмә, дип әйтүче булмады, ә мин килеп тә тормадым. Әни мине орышырга тиеш иде инде, мондый очракларда әтиле малайларга нык эләгә торгандыр. Ятим баланы картайганчы иркәлиләр шул. Әнинең сүзе бик кыска булды:

«Урыннан кузгалганда, җигүле ат та бераз көчәнеп ала инде, улым...», – диде дә алъяпкыч итәгенең күз яше сөртә торган төшен бөтәрли башлады...

«Апаң янына кайчан барырга уйлыйсың соң? Исән микән инде ул анда?» «Якын ара түгел бит, әни, поезд белән дә өч көнлек юл... Бераз акча эшлим инде. Әнә, Белкино авылында ферма штукатурлыйсы бар, дип ишеттем, бригада җыялар.»

«Чиләк белән измә ташып, гарипләнерсең тагы. Авыл советына барып, Разыя апаң белән киңәшеп кайтыйм әле», – диде дә эш сәгатьләре беткәнче, дигәндәй, ашыгып чыгып та китте.

Әни ничек тиз чыгып киткән булса, шулай тиз әйләнеп тә кайтты. Разыя апа әтием ягыннан туган тиешле, ул анда зур кеше – авыл советы секретаре булып эшли, киңәш бирүне кыска тоткандыр.

«Улым, комсомол вожагы эшеннән качкан, ди, урыны бер атнадан бирле буш, ди, зарплатасы 60 сум, ди. Разыя апаң әйтә, улың ушлы, үсә-үсә партком секретаре булыр, ди. Колхоз председателе дә башта комсомол секретаре булып тотынган, ди. Әллә тәвәккәллисеңме, улым?»

«Юк! Алай түгел ул, әни!»

«Син кечкенәдән шулай кире булдың. Җавабыңны беләм: юк, алай түгел ул, дип башлыйсың!»

«Әйбәт эштән кеше кача, димени! Бик яхшы беләм мин колхоз

комсомолларын! Ай саен өй борынча йөреп, взнос җыярга кирәк. 28 яшькә җиткәнче икешәр-өчәр бала табалар да өйләреннән чыкмыйлар, җыелышларга кул селтиләр, взнос сорап килсәң, капкаларын бикләп куялар. Ә райком планны үтәргә куша, бәйрәм алдыннан җыелышлар үткәрмәсәң, ярышлар оештырмасаң, бюрога чакыртып сүгәләр... Юк! Бармыйм. Минем җаный көтүче...

Мин дә айга менәр идем, Юк этеп җибәрүче!..»

«Ачу китереп такмак чыгарып утырма әле. Алайса, Апакайда бик зур тавык фермасы салалар, рабочийлар җитми, ди. Шунда бар!»

Бу юлысы: «Юк! Алай түгел ул!» – дип каршы төшмәдем.

***

Апакай – авылның борынгы бабайлар кушкан исеме. Мин VII класста укыганда, ул Ленино-Кокушкино составына кергән һәм алга таба, чын исеме халык телендә генә калды. Ленин музее аркасында Казан белән ике арага асфальт юл салынды. Һәм даими рәвештә автобус йөреп торды. Кала белән элемтә яхшыргач, балалары тәпи йөрергә өйрәнү белән авылдан чыгып качу ягын карыйлар иде. Шуңа күрә дә тавык фермасы төзелешенә эшчеләрне бөтен районнан җыйганнар, минем гөнаһларым шомлыгына, Пановка төрмәсеннән хатын-кызлар отрядын да китергәннәр иде.

Шәледән дүрт малай килдек. Дүртебезне дә бер әби өенә урнаштырдылар, ашату белән фатир хакын төзелеш түли. Нәкъ шәһәрдәгечә тәртип – атнага биш көн эшлибез, шимбә-якшәмбе ял итәбез. Эш дигәнебез көн саен багана төбе казу – кеше башына ике чокыр! Киләчәктә монда бер миллион тавык асрарлык шәһәрчек булачак, диләр. Минем үз гомеремдә миллионга чаклы санап караганым булмады, кирәге чыкмады, ирендерә дә. Ишегалдыбыздагы ундүрт-унбиш тавыктан да гарык булган авыл малае өчен күз алдына китергесез сан инде ул! Апакай басуы

мул тормыш өчен игълан ителгән очсыз-кырыйсыз сугыш кырына әверелгән, түбәләрне күтәреп торырга тиешле таш баганалары да миллионга җитәргә тиеш, күрәсең! Бу тирәдә экскаваторлар бик күренми. Кулдан казылган чокырларга бетон измәсе дә азрак китә, фундаментлары да геометрия дәреслегендәге фигуралар кебек төзек чыга икән. Ике чокыр бер чират, дигәндәй, көнлек норма үтәлгәч, кичкә таба Апакай клубына чыгабыз, дигән уйдан икенче сулыш ачыла! Тизрәк фатирга кайткач, ашыгып ашыйсы, кабыл-тибел юынасы, чәчкә хушбуй сибәсе дә урамга ыргыласы.

Безнең авылныкылар җырга һәвәс, ә Апакай кызлары биергә оста.

 Район мәктәпләре арасында үзешчәннәр смотры үткәрелә иде. Бию буенча беренчелекне апакайлылар яулый торды. Барыбыз да алдан ук белеп, көтәбез шуларны – украин халык биюе ул. Такыяларына атлас тасмалар элеп, дүрт кыз чыга: өчесе чәчәкле «дугага» җигелгән, ә берсенең кулында ак дилбегә. Сәхнә түрендә тик йөгереп йөриләр... Ел саен бер нәрсә инде, биючеләрен дә

таныйбыз, көен дә беләбез, кушылып «лә-лә-лә» дип утырабыз. Кайсы гына авылдан, нинди генә сәләтлеләр мактанмасын, барыбер Апакай мәктәбе – җиңүче! Авылыңда Ленин музее булгач, шулай инде ул, аны гына аңламыйбыз түгел, комсомоллар ич без...

Җәйге каникулда Шәлегә Апакайның берәр кызы кунакка килсә, клуб ишеге төбендә мотоцикллар күбәя. Клуб ябылганчы, домино суга торган җилкенчәкләр, баян тавышын ишетүгә вальс биер өчен Апакай кызына чиратка басалар иде. Мотоцикллы егетләрнең берсе, укытучы Семён абый малае, Ленино-Кокушкинода тавык фермасы салырга дигән исемлеккә иң алдан барып язылган. Дөрес, әтисе мотоциклын бирмәгән, егет безнең белән килә, безгә

ияреп кайта, фатирга да бергә урнаштык. Ул инде биюче кызларның исемнәрен белешкән, урамга чыккач та, безне кисәтеп куйды.

«Халидәгә борын сызгыртсагыз – менә!» – диде, йодрыгын Апакай

егетләренә күрсәткәндәй канатланып.

«Беләбез инде кем икәнеңне, дуңгыз ите ашап үскәч, йодрык шәп синең. Халидәң үзеңә булсын. Көчеңне сакла, чибәр күренә, егете күптер, җиңел генә алалмассың» – дип, урамдагы бәхәсне туктаттым.

...Килеп керсәк, бер клуб кунак кыз гүя!.. Берсеннән-берсе чибәр...

Күзне тыеп булмый, кемгә генә карасаң да, яңа йөз, яңа буй-сын, яңа исем... Әйтерсең лә, мәктәп тактасына акбур белән язылган иске формулаларны, үрнәк җөмләләрне, өйгә бирелгән эшләрне, кагыйдәләрне сөртеп аттылар да аның урынына моңарчы белмәгән, өйрәнмәгән, әмма иң кирәкле яңаларын язып куйдылар... Мин яңадан туып, кинәт кенә үсеп киттем һәм яшьлегем башланды кебек: монда салам түбәң дә калайлы, институтка керә алмагансың икән, дип үртәүчеләр дә юк; муенымдагы җөйне онытып, башны югары тоттым. Пионер яшеннән башлап, шушы көнгә чаклы хат алышкан кызларымның адресларын югалттым, исемнәрен оныттым, куш бит тутырып язган шигъри мәхәббәтнамәләремнән ваз кичтем... Аның хакына! Өч иҗекле исем бигрәк матур яңгырый! Зә-ри-я! Иң мөһиме, бу исемнең малай исеме белән төрләнеше юк. Юкса хәзер Сәлим – Сәлимә, Фәрит – Фәридә, Рәшит – Рәшидәләр күбәйде.

Беренче көннәрдә миннән качып йөрде. Озата кайтам дип чыксам, күздән югала; клуб ишеге төбендә сагалап торсам, Апакай малайларына тагылып, кинобудкага кереп кача... Зәриягә кызыгып йөргәнемне бөтен кеше белә хәзер, башка кызлары сәлам дә бирмиләр. Миңа бер генә юл кала: йә чибәркәйне үземә каратырга, йә тавык фермасын төзелмәгән килеш калдырып чыгып качарга! Семён абый малаеның киңәше ярап куйды: «Син аны капка төпләрендә сагалап тор», – диде.

Торам инде... капка баганасына сыенып... Үч иткәндәй, гармунчылары да алҗый белмәде бүген. Ниһаять, туктады дигәч кенә, патефон тәлинкәсен әйләндерергә тотындылар... Әллә минем зарыгып көткәнемне белеп, Семён малае юри оештырамы моны? Нинди бетмәс-төкәнмәс, озын-озак төн соң бу?! Ниһаять, клуб сүнде... Үшнә елгасының тузгыган ярын яулаган бакалар

бакылдавы гына төнге тынлыкка хуҗа булып калды. Нишләргә хәзер? Капкаларына аркылы басып сөйләшеп торырга үгетләргәме? Әллә өй түренә килеп җиткәнче үк кулыннан эләктереп, читкә сөйрәргәме? Берәр бәйләнчеге озата кайтып маташса, төртеп егаргамы? Шушы яшенә тиклем Корыч малае

килер әле дип, үзенекен көтеп утырганмы? Фаразларым челпәрәмә килде...

Мин үз сорауларыма җавап эзләгән арада, әллә кайдан гына Зәрия пәйда булды. Ашыкмады, күрмәмешкә сабышып кыланмады, качмады, ә туп-туры яныма килеп басты! «Гафу ит, биш кенә минутка, озак тотмам», – дигәнрәк алдан ук әзерләп куйган төче сүзләрнең кирәге калмады.

«Куркытмадыммы, Зәрия?»

«Өй түренә кайтып җиткәч, кем курка, ди инде...»

«Минем урында башкалар булса?»

«Безнекеләр алай сюрприз ясап тормыйлар. Аннан соң, мин бит синең көтеп торганыңны сизендем.»

«Каян? Семён малае әйттеме?»

«Беркем дә әйтмәде. Үзем белдем. Атна буе мине сагалап йөрдең дә и вдруг – югалдың. Ә иптәшләрең клубта... Аңладым инде.»

«Ә мин сине хәтерлим. Украин биюендә дилбегә тотучы идең.»

«Үзең соң баштарак «Казакъ кызы сөйгәнем»не җырлый идең. Аннары «Әниемә хат»ка күчтең.»

«Зәрия, без бит күптәнге танышлар икәнбез. Әйдә урам әйләнәбез!»

«Иртәгә эшкә түгелме соң сезгә? Миңа карама – йокым туйгач кына уянам.»

«Алайса, каникулда!»... дисәң дә була.

Сәүдә техникумына кердем. Укулар башланганчы йокы

симертәм. Күңелем сизә, хәзер ул минем укырга керү-кермәвем хакында сорашачак. Авыз ачарга ирек бирмәдем, култыклап алып, капка төбеннән китәргә әйдәдем. Шөкер, каршы килмәде, ләкин, сул ягыма күчеп, үзе култыклап алды.

«Зәрия, сезнең өйгә район гәҗите киләме? Бәлки минем шигырьләрне дә укыганың бардыр?»

«Килүен килә. Тик мин шигырьләр яратмыйм шул.»

«Яратмыйм?! Яшьлек үзе – поэзия бит инде ул!»

«Аңламыйм мин аны. Миңа калса, шагыйрьләр ул шигырьләрне үзләре өчен генә язалардыр кебек. Шагыйрьне аңлар өчен шагыйрь булу кирәктер.»

«Синеңчә, Зәрия, җырчылар да үзләре өчен генә җырлыймы?»

«Әйбәт көйгә шигырьнең кирәге юк. Моң сүзсез дә яши ала. Һәр җыр – кешенең берәр авырткан җиренә тия, ә моң – онытылган сагыш-хәсрәтне яңартып тора...»

«Зәрия, синең әти-әниең укытучылармы әллә?»

«Юк, әнием – сатучы. Әтиемне кечкенәдән белмим, кайдадыр, кем булып эшлидер, әйтә алмыйм. Ә син үзең кем булырга хыялланасың соң?»

«Аптырашта калдым әле. Шагыйрь булырга иде дә исәп, инде... хикәя язуга күчәрмен, ахрысы... Әллә ни куандырган эшем юк әле. Ике чокыр казыйм да синең янга йөгерәм, ике чокыр казыйм да тагын... Шулай үземә биография ясап йөрим.»

«Шигырьләр язгач, сөйгән кызларың күптер...»

«Мин әле гел сөелмәгән килеш.»

«Әни әйтә, төн уртасында егетләрнең теле ачылыр, кызларның колагы томаланыр, ди.»

«Мине дә әни, уен беткәч, уенчыкларыңны урынына куй, дип өйрәтте. Әйдә, Зәрия, өеңә озатып куям.»

«Тыныч йокы!» – диде дә минем саубуллашканымны да көтмичә, кисәк китеп барды. Асфальт юлда туфли үкчәсе йөрәк тибешемне үртәде: «Тып-тып, тып-тып» һәм «тыптыптыптып!» итеп капкадан кереп китте.

Тыныч йокы, имеш. Зәрияне күргәннән бирле тыныч йокының төшемә дә кергәне юк! Август азагы җитүгә, төзелешне төзелгәненчә калдырам да Зәрия белән култыклашып, Казанга китәм. Җәяүләп! Бөтенләйгә! Сәүдә техникумы тирәсендә эшкә урнашам. Көне-төне эшлим! Фатир алам... Ә июль җитте исә

институтка имтихан тапшырам... Ел саен! Кирәксә, биш – җиде – ун ел рәттән! Укырга кергәнче туктамыйм... Вакыт җитәрлек, XX гасырның әле ир уртасыи чагы гына.

Ә иртәгә... Иртәгә тагын ике чокыр – бер күрешү...

Кояш сәгате кичкә авышкач, әллә кайдан гына куәт өстәлә, энергиям ташып чыга, көрәк тирәнгәрәк керә, әрлән балчык чокыр төбеннән кантарлап оча. Тизрәк норманы үтәп, фатирга башкалардан алданрак кайтып, сай ләгәндә «Бодрость» шампуне белән чәчне юып, күлмәкне алыштырып, күн чабатаны вәзилинләп, Үшнә ярына ашыгасы килә...

Калынрак каердым бугай, көрәк сабы шартлап сынды. Вакыт әрәм итмим, балта осталары янына йөгерәм. Шушындый да зур төзелештә сыну-сындыру гадәти хәл, күрәсең, сүзсез генә алдылар да сап эзләргә дип, калайдан корылган сарайга кереп югалдылар. Баскан урынымда ашкынып көтәм. Шулвакыт колак артымда ниндидер хатын-кызның пышылдавын ишетәм:

«Син түгелме бу, Корыч?!»

Борылып карасам, күрше Фатыйма әбинең кызы Хаҗәр апа басып тора, йөзендә сагыш белән елмаю бергә кушылган. Беләм, Пановкада утыра иде, төрмәдән качканмы әллә? Йөрәгем «жу-у!» итеп куйды, ә ул мине сөенергә тиеш, дип уйлагандыр инде.

«Курыкма. Без монда эшлибез. – Хаҗәр апаның гәҗит бөгәрләвенә

охшаган тавышына сыек кына моң кушылды. – Тәртипле тоткыннарга вольное поселениедә эшләргә рөхсәт бар. Әни нихәл анда? Только миңа карап сөйләшмә, читкәрәк борыл. Әнә, вагон почмагына таянып күнитек ялтыратып торган адәм актыгын күрәсеңме? Безнең конвоир инде ул. Ишетә күрмәсен. Гражданскийлар белән аралашу тыела безгә. Ну, әни нихәл, дим?»

«Аллага шөкер. Бәбиләргә исем куша, мәет ашларына йөри...»

«Йөрсен. Сәдаканы күбрәк җыйсын. Авылга кайчан кайтасың?»

«Иртәгә инде, хозяйканың борчак чумарыннан туйдым. Әни пешергән өчпочмакларны сагындым!»

«Корыч тәре! Ачу китереп торма әле! Әнигә әйт, синең аркылы посылка җибәрсен.»

«Кирәк әйберләрнең исемлеген язып бир.»

«Нинди исемлек?!. Чәй кирәк, күбрәк итеп, конфет салсын, исле

сабыным да бетте... Бераз сәдакасын да җибәрсен теш порошогына батырып кына...»

«Ярар, әйтермен. Кайткач та, туп-туры Фатыйма әбигә керермен.»

«Почтага җибәргән кебек итеп, адресларын язып тутырмагыз тагын посылканы. Түгәрәкләп тә төрмәгез – шешә, дип уйларлар. Чүпрәк сетка төбенә генә салсын. Хәзер син кузгалма, башта мин югалам... Ә син, Корыч, чистый мужик булып үсеп җиткәнсең, тавышың да калынайган. Сәгать төзәтерлегең бар хәзер...»

Читкә борылып басып калсам да, Хаҗәр апаның «сәгать...» сүзен әйткәндә кинаяле елмаюын күз алдыма китерәм.

Төзәтү дигәннән...

Галанка мич белән тәрәзәсез стена аралыгындагы агач карават турысына эленгән ул сәгать, ялгышмасам, Фатыйма әбинең яшьлегеннән бирле йөри бугай инде. Такта йөзе өй кыегына охшаган, саннары Рим тамгасы белән. Як-ягы ачык булгач, сырлы тәгәрмәчләре күренеп тора. Әгәр син аның чылбырын кичтән күтәреп куярга иренсәң, чуен гере карават башына терәлә дә, тузан

йоккан бакыр телен салындырып, үчекләгән кыяфәттә туктап кала.

Ул сәгать никтер гел иртәнге якта туктый иде: Фатыйма әби саваплы ашка киткәч, әни чишмәдә чакта, Армиягә китәргә повестка алган Габдрахман абый уянгачрак... Һәм Габдрахман абый Фатыйма әби белән әни әйләнеп кайтканчы, сәгатьне төзәтеп чыга иде.

Ә беркөнне иртән Габдрахман абыйның яшьтәшләре безнең капка төбенә җыелдылар, гармунчы Исламгали машинадан егылып төшкәнче җырлап, урам әйләнделәр. Һәм Питрәч военкоматыннан кире әйләнеп кайтмадылар. Вьетнам сугышының кызган чагы иде әле ул...

Хаҗәр апа йоклап калган, сулышының иннек исе югалган, ул әле Габдрахман абыйның Армиягә киткәнен ишетмәгән дә.

«Абыеңа әйт, сәгать тагын ватылган, тизрәк керсен!» – диде дә, әнинең сулы көянтәсенә бәрелүдән оялыпмы, ашыгып чыгып китте.

Авыл җире дигәч тә, бездә дә бөтен нәрсә сәгатьләп бүленгән. Хаҗәр апа, Габдрахман абыйның киткәнен белмичә, тукталган вакытка карап ята микән?

Минем иске радиолар, ватык будильниклар сүткәнем бар анысы...

Керсәм, Фатыйма әби өйдә юк. Хаҗәр апа эчке күлмәктән генә, агач

караватка сузылып яткан, өстенә дә ябынмаган үзе, галанканың җылысы тиз бетә, өйләре дә салкынча. Ул мине күрү белән сикереп торды да каршыма килеп басты.

«Бар, чыгып кит тизрәк! Абыең керә хәзер!» – диде ул, мине тирән сулышы белән өреп чыгарырга теләгәндәй. Аннан өч көн буе түгелмәгән такта чәй исе килә иде.

«Абый Армиягә китте бит!»

Ул кинәт сүтелгән чәч толымы белән күзен уа башлады.

«Ник саубуллашмыйча китте соң ул?»

«Бөтенебез белән дә саубуллашты!»

«Ә минем белән?»

«Борчылма, Хаҗәр апай, сәгатеңне үзем төзәтеп карыйм...»

«Сиңа тагы, сәгать төзәтү, салагы!»

Мин караватка сикереп мендем дә сәгатькә үрелдем. Герен күтәргәндә кыегайган гына бит ул, йөреп тә китте. Хаҗәр апа сөенмәде. Шулай да аркамнан сөеп, рәхмәт әйтә башлаган иде, чыгып качтым. Мин инде 8нче классның беренче чиреген бетереп киләм, аркамнан сөйдереп, башымнан сыйпаттыра торган яшьтән узган идем...

Менә шушы апа ирегеннән мәхрүм ителгән дә, хәзер инде авылдагы әнисе янына да кайта алмый, атналык интернатка тапшырылган ике улын да күрергә мәхрүм диген, ә?!. Минем аңа ничек тә ярдәм итәсем килде, төзелештән соң көн саен кайтып, Фатыйма әбинең посылкасын ташырга әзер идем. Өч тапкыр алып килдем, бернинди дә авырлыгын күрмим, Хаҗәр апа күчтәнәчкә күбрәк чәй соратты, прәннек-конфетлардан бик тиз туйды. Конвоир

да үшән булды, ахрысы, ул-бу сиздергәне юк, дигән идем, көтмәгәндә генә, төзелеш мастеры Шәйхулла Галимуллович көрәк сабыма килеп ябышты, үзе як-ягына карана. Минем тирәдә бөтен кеше дә пышылдап сөйләшә бугай.

«Энекәш, – диде ул, колагыма әйтәсе сүзне күземә бәреп, – хат ташучы булып киттең, син бит закон бозасың, ә закон бозучыларны ни көткәнен, әнә, күрәсең...»

«Юк, алай түгел ул!..» дип каршы дәштерә торган кирелегем әллә кая гына юкка чыкты, башны аска идем. Хезмәт дәресендә игәү сындырган малай шикелле басып торам. Шулчак, «укытучым» Шәйхулла Галимуллович иңбашыма орынып алды да мәнсезләргә юнәлеш бирә торган имән бармагын күккә төбәде. Мин аны: «Ходай барысын да күрә!» – дип әйтергә тели дип уйлаган идем, бактың исә, баш очыбызда ике болыт эленеп тора. Җентекләбрәк

карасаң, тик тормыйлар икән үзләре. Чалт аяз күк йөзендә җиңел болыт, су белән мөлдерәмә тулган зуррагын куа килә. Куып та тотты, игәүгә-игәү суккандай очкын ялтырап алды, мичкәләр дөбердәште, суы гына түгелмәде. Ике болыт бер булып китеп тә бардылар...

Кушылуның әллә нинди ысуллары бар, анысы яңалык түгел, ә күк капусы дигән чиксезлектә ике болытның сыеша алмыйча бәрелешүе генә сәер... Әлеге болытлар яңгыр хәбәрчесе икән. Пановка төрмәсе ягыннан җиһанның иң кара болыты килеп чыкты. Аңа Җир шарының бөтен болытлары ияргән һәм ул, бозлык чоры афәтен сурәтләп, офыкны яулаган да безнең өскә шуыша...

Әлегә мичкәләре дөбердәми, корыч игәүләре генә көн яктысын җиңеп, туктаусыз яшьни. Озата барган давылы да күзгә күренерлек тузанлы. Шәйхулла Галимулловичның йөзенә болыт шәүләсе төште.

– Тәк! Хәтәр яңгыр килә! Эш коралларын тизрәк тапшырып, бу тирәдән ашыгырга кирәк!

Кисәтеп өлгерәсе кешеләре бихисап иде әле аның.

Без – Җир малайлары, бөтен ризыгыбыз җирдә үсә: кырда, болында, түтәлдә, дигәндәй, аяк астына карап кына йөрибез. Авыл өстеннән самолёт очып үтсә дә, исебез китми. Вәт гарасат бүген һавада! Ярты сәгать эчендә җир өстен оныттык, күккә карап өйрәнмәгәч, муен алҗый, мәгәр үрә катып, фатирга йөгерәбез. Капкадан кергәнче үк боз ява башлады, аннан салкын душ

китте, төнгә таба гына суы җылынды. Бөтен тәрәзәдән яшен яктысы керә, күк күкрәүләренә дә күнегеп барабыз, тик шарлавыктай койган яңгырдан гына курку басылмый.

Көтмәгәндә, Семён малае: «Клубка чыгу юк бүген!» – димәсенме!..

Яшенле яңгырда кычкырып көләргә кушмыйлар, ә монда ничек түзәрсең?!. Җыйнаулашып көлгәч, курку өрки икән ул. «Үз авылыбызның клубы да агач, җитмәсә инеш буенда ук...» – дигәнием, көлүдән шып туктадык.

Төзелеш – үзле эш, яңгыр яуганда, өйдә яттык. Кояш чыкканда, өйлә вакыты иде инде. Чокырларыбыз яңгыр белән мөлдерәмә тулган, җир авызына капкан килеш йоталмыйча интегә. Соң булса да, ярый ла эшкә чыкканбыз, кассирша килде. Фамилияләребезне кычкырып, акча өләшә. Ярыш алдыннан «старт»ка баскан чабышчы кебек исемеңне көтәсең. Ә анда акча саный-саный

сөял чыккан симез бармаклар өр-яңа «пачканың» буй-буй сызыклы билбавын ертып, пышылдап кына арифметик мисал чишә: бишне уналтыга тапкырлагач, буладыр... Аһ, ул акчаларның хуш исе! Мин инде кәгазь күрмәгән кеше түгел, чиле-пешле шигырьләремә үч итеп күпме ерттым, гөлбакчалы авыллардан

килгән йөзләрчә кызлар хаты ачтым, ләкин яңа акча исен кабатларлык бүтән сөенечле исне тойганым юк! Бу акчаларны әллә кайчан ук эшләп була иде бит инде, ну, шушы мәктәптә үткән әрәм еллар, дигән шайтан коткысы зиһенемне үртәп алды.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев