Исемсез хат (Абау, мәхәббәтсез! / дәвамы)

Романны башыннан монда укыгыз.

Авылда иң беренче булып, механизаторлар акча ала иде. Колхоз кассасына тезелгән ирләр чираты янә кибеттә кабатлана иде. Мондый көнне сатучы өчен «ике кәҗә – бер чират»... Сәгадәт апа әүвәл кара тышлы «гамәл дәфтәре»ннән әҗәтләрен тикшереп чыга. Өйдәгеләре өчен бер кило конфет белән кара җимеш компоты чутлый. Аннары гына ярты литрлыны буш шешәгә бүлеп тигезли. Һәм ике «механизатор» чираттан чыга, ләвкә читендә генә бушата да кул сырты белән авызын сөртеп ала, шуннан соң кәнфит кәгазен сүтәргә керешә, ашыкмый, тамак төбендә калган «арыш мае»ның ашказанына төшеп беткәнен

көтә... Менә шушы була инде колхоз механизаторының иң бәхетле көне!

Төзелеш мәйданы кипкәнче, дип, безне дә кайтарып җибәрделәр. Калган көннең сәгатен дә әрәм итмичә авылга ашыктык. Юл уңае, Питрәч гастрономына кереп, күчтәнәч җыйдык. Көчле яңгырдан соң машиналар гараждан чыкмый, көтеп торасы да юк. Балакларны сызганып, ялан тәпиләп, лимонад йота-йота,

урманны чыкканчы җырлап кайттык... Ул көнне без барыбыз да тигез идек...

Башка көннәрдә әни мине сөенеченнән елап каршы ала иде. Бу юлысы никтер сөенмәде. Елавын елаган үзе, анысы сизелеп тора. Сәбәбен дә шундук әйтеп салды. «Почтага барып, Үзбәкстан белән сөйләшергә язылганыем. Ике суткы көтәргә туры килде әле.»

«Сөйләшә алдыңмы? Апа ни хәл анда?»

«Ниткән сөйләшү, ди ул! Өч минут буе «Әни, әни, әни!», «Кызым, кызым, алю, өф-өф, алю!» дип утырдык. Ни ул, ни мин бүтәнне ишетмәдем. Әйтәм бит, бикләп тоталар аны! Юкса сөйләшерие...»

«Алайса, яңадан переговорга бирик. Ун минут итик, әйдә?!»

«Җук, җук! Акча да әрәм итмә, көне дә кадерле. Бар да алып кайт апаңны! Кол булып ятмасын анда. Хатлар яза-яза үзең биреп җибәрдең, инде үзең апкайт. Сау гына булсын, туган җирдә чыпчык үлмәс...»

«Ярар, алайса иртәгә Ташкент поездына билет алам.»

«Нинди поезд, ди ул?! Поезд барып җиткәнче, апаңа берәр хәл булса... Аллам сакласын! Самолёт белән кит!»

Безнең СССРда шәһәргә урнашкан, йә булмаса колхозны ташлап качкан кешеләр генә паспорт артыннан йөри. Күпчелек халык, паспортсыз-нисез, метрикә дигән яшь язуы белән яшәп һәм эшләп ята. Ерак юлга чыгар алдыннан мин дә бер кесәмә комсомол билеты, икенчесенә акча белән «приписное свидетельство»1

ны кулъяулыкка төреп салдым. Болак елгасы буендагы

«Аэропорт» кассасында боларын да тикшереп тормадылар, фамилиямне сорап, ничек ишетсәләр, шулай язып, заём кәгазе кебек бизәкле билет тоттырдылар. Ә китәсе көнне күрше-тирә, дус-иш белән саубуллашып йөргәнемне хәтерләмим. Әни генә инде апам хәсрәтен оныткандай, минем өчен борчыла башлады. Егерме беренче елгы ачлыкка озата диярсең, өч тәлинкә умач

ашарга куша. Ул көне-төне колхоз эшендә йөргәч, намазга утыруны ниятли алмый, шулай да яшен яшьнәгәндә, абыемнан солдат хаты алганда, йә ризык тирәсендә йөргәндә, күңелендәге догаларын бик аңлаешлы итеп бөртекли һәм укынган саен: «И Ходаем, икенче баламнан да мәхрүм итмә инде берүк!..» –

дип, ялварып куя.

Шәле авылына очрашуга килгәч, шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең бер шигырь укыганын хәтерлим:

«Килеп керсәм Аннага,

Башын тыккан ваннага!

Яшәп була ваннасыз,

Яшәп булмый Аннасыз!..»

Анна исемле берәр Герой-Ана булды микән соң, дүрт моторлы «АН-10» самолётын никтер «Аннушка» дип үртиләр иде. Аэродром Питрәч ягына терәлеп торгач, без инде күп кенә очкычларны күреп беләбез. «Аннушка»ны шуннан таныйбыз – ул йөкле кит балыгын күтәреп киткән сәмруг кошы турындагы әкиятне хәтерләтә.

Ташкент юлы безнең авыл өстенә салынган икән. Калай әтәчле түбәдән ары биеклеккә менмәгән гавам миңа кул болгап калгандыр инде! Урыным, шөкер, тәрәзә янына туры килде. Шуңа Җир белән Күк аермасын чагыштырып барам, ябырылып. Түгәрәк тәрәзәдә түгәрәк күк йөзе. Кичәге яңгырлардан җиңеләйгән болытларга өстән карасаң, кар өемнәренә охшаган икән, монда инде кояшны бернәрсә дә каплый алмый. Шунысы гына бар, без очкан арада ике сәгатькә иртәрәк караңгы төште, вакыт аермасы дип аңлаттылар. «Аннушка» алпамша гәүдәле булса да, бик җитез икән, стюардесса кызый: »...сәгатенә 600 чакрым юл үтә», дигәч, мин бу тизлекне Семён малаеның мотоциклы белән дә,

«Җитмеш» Мөхәммәт абыйның машинасы белән дә чагыштырып, күз алдыма китереп карыйм – коточкыч! Шунысы гына сәер: күктә дә самолётлар сыярлык чокырлар бар икән, мәтәләбез, дигәндә генә, гүя безне ниндидер илаһи көчләр тотып ала да йомшак кына күтәреп, җәһәннәм чокырыннан чыгара... Тавык фермасына казылган чокырларыбыз кипшенгәндер. Кич тә җитте, Апакай

кызлары клуб тирәсендә чыркылдашадыр. Зәрияне кем генә озата кайтыр икән инде бүген?!.

География дәресендә без йөзләгән шәһәр исемен ятлаганбыздыр, әнә шуларның берсе – җем-җем утка төренеп ята. Үзбәк лётчиклары, Ташкентның бөтен матурлыгы белән мактанырга теләгәндәй, шәһәр өстеннән ике кат урадылар...

Пассажир дигәнең сәер халык, юлның теге ягына төшсә дә, бу ягына кайтса да, ике кулына йә чемодан, йә бүксәле сумка эленгән булыр! Менә ичмасам мин, ике кулымны кесәмә тыгып, калай баскычтан төштем, аякта – күн чабата, өстә ачык изүле йон свитер – анысын да әни мәҗбүр итеп кидерде, җылы сөяк сындырмас, тирләсәң, майкадан йөрерсең, диде. Чынлап та, Ташкент

җылысына ышанып, кыска җиңле ефәк күлмәктән калган апалар минем свитерга кызыгып карап тордылар.

Җиргә төшү белән очып кына «белешмәләр тәрәзәсен» эзләп таптым.

Җемелдәп торган кара күзле кызга соравым кыска: «Шават районына ничек барып була?» Баштарак татарча сорашкан идем, төшенмим, дип җавап бирделәр. Ну, мин инде русча хатлар язмаган кеше түгел, кабатлап сорадым һәм ике төрле җавап алдым. Поезд белән китсәң, Ташкенттан тәүлеккә якын

барасы, ди, ә һавадан ике сәгатьлек юл икән. Тик бүген инде соң, иртәгәгә чаклы бер чара да юк, аэропортта төн уздырырга туры киләчәк.

Белешмәләр тәрәзәсендәге кызның белмәгәне юктыр да, шикләнмим, ә түрдә кино пәрдәсе чаклы карта күргәч, алдагы сәяхәтнең очын-кырыен күрергә теләдем. Апам барып адашкан Шават бистәсе Караком чүленең иң түрендә, Хива каласы янында ук икән. Күңелемә килгән беренче шик – чүлдә шакаллар күптер инде... Икенче шигем шул булды: юлчылар залында

капчыксыман биштәрләрен аяк очына куеп йокымсыраган агайларның барысы да кызгылт-яшел-коңгырт сызыклы, буй-буй чапан кигән, башларында ак җеп белән чигелгән кара кәләпүш. Ә бит җизни буласы кеше Шәле укытучылары кебек кәчтүм-чалбар кигән, ә үзе яланбаш иде...

Ике кәҗә – бер чират...

Уналты сәгатенә дә, ике сәгатькә дә бер көн уза дигән сүз. Поезд белән барам – билеты арзанрак. Минем «ипиле Ташкенттан» кул сәгате алам дигән хыялым да бар, кайткач, Семён малаена үзбәк җизнинең кияү бүләге, дип мактанырмын.

Бинаның икенче катында урын юк – балалы хатыннар кунакханә иткәннәр...

Почмакта авыл кибетендәгечә ләвкә тора, таш стенага буяулы зур хәрефләр белән «Чай» дип язып куйганнар, ләвкә артында ак кәчтүм сыман кыска халат кигән табак битле үзбәк, арып кайткан ат сыман, аягүрә йокымсырый, миңа карый кебек, күрми генә үзе. Ә мин күрәм: ләвкәдәге коштабакларда ит белән төрелгән юка камырлы сумсалар, кетердәвек ләвәш кисәкләре ымсындырып

тора.

Ятыр корсак ятыр, ике сумсаны тартыр.

«Ике стакан чәй!» – дидем мин, кунакларча горурлык белән.

Кыска халат фарфор чәйнекне миңа таба этте дә өстәлдәге тәгамнәргә ишарәләде.

«Юк-юк, бүтән бернәрсә кирәкми! Чәй генә! Минем бик тә эчәсем килә...»

Кыска халат чәйнекне кире тартып алды.

«Су урамда!» диде дә тагын аягүрә күзен йомды.

Самолётларның да черем иткән чагымы – аэропорт тирәсендәге бакчада бар табигать саташмыйча гына йокымсырый, самавыр борыныннан касәгә аккан су тавышыдай чәпердәү дә ишетелә хәтта... Әлеге уенчык фонтан мосафирханәнең бердәнбер бушлай чишмәсе иде. Туйганчы эчтем!

Ятыр корсак ятыр, озакламый таң атыр...

Ике кулымны кесәмә тыктым да буш эскәмияләрнең берсенә барып аудым. Бу көннең соңгы мазасы мин идем бугай, дөнья тынды. Ташкент күге белән күзгә-күз карашып ятабыз... Чиста, куе, әкәмәт шәмәхә гөмбәзгә көмеш йолдызларны ябыштырып куйганнар...

Безнең якта һава болай ук игътибарны җәлеп итәрлек түгел, гөмбәзнең шәмәхәсе су кушып сыегайтылган кебегрәк, йолдызларын да йон бияләй белән шомартасы бар... Хәер, һәр авылда үзенчәрәктер, бәлкем... Шәледә, ике кулын баш астына салып, күккә карап ятучыларны бик өнәп бетермиләр үзе...

Августның җимешле һавасы уйларны куерта...

Иртәгә үзбәк җизни мин килгән хөрмәткә казан асып, бөтен кышлакка җитәрлек пылау пешерер. Агач кашыкны чүмәкәйләп өеп, авызны пешермәсенгә өф-өф итеп...

Мин бик кыбырсык кеше: йөреп-йөреп уйланам; кабыл-тибел ашыйм; ашыгып сөйләшәм; дәресләрдә җавап биргәндә, бер аяктан икенче аякка авышып, алпан-тилпән киләм; йоклаганда, мендәрне бәреп төшереп, җәймәгә уралып бетәм, бер караватка ятам, икенчесендә уянам, йокы аралаш торып, урамга чыгарга маташкан төннәрем дә булгалаган, ярый әле, әни сизгер!.. Уянып китсәм, ике кулым баш астында... «Әни өйдәме?» – дигән уй шундук юкка чыкты, чөнки авылым да юк, әни дә юк, акчам да юк... Дөрес, бер кесәмдә комсомол билетым исән – «взнослар түләнде» дигән штамп сугылган бит арасында Хрущёв бабай яңарткан 1 сумлык кысылып калган... Бу акчага бер кило шикәр, йә биш «морожный» тия; теләсәң, биш тапкыр рәттән зурлар

киносы карап чыгарга җитә...

Кемнең йокысы кайчан туядыр, мин үзем ашыйсым килгәннән уянам... Их, ма! Юлга чыгар алдыннан әни кыстаганда, шулпаның өченче тәлинкәсен дә бушатасы калган!.. Умач хыялыннан тамак туйгандай булды, уенчык фонтанга килеп, әүвәл су эчтем, аннан бармак очын чылатып кына күзне юдым. Сул кулны кесәдән чыгарды юк – ул минем бер тәңкәлек комсомол билетын саклый.

Фонтан тирәли үземчә план корып йөрим. Уйлар бик кыска, ни турында гына хыяллансам да, азагы цирк билеты чаклы гына бер сумга килеп төртелә.

Иртәнге сәгатькә сүз куешкандай, әле анда, әле тегендә бер-беренә

кушылып, үзбәк көе уянды. Миңа әллә каян гына көч өстәлде. Аэропорт бинасына тәртип саклар өчен куелган милиционерны эзләп таптым да югалган акчаларымны даулыйм. Мин татарча, ул үзенчә гәпләшәбез. Тик ул төшенми, мин аныкын аңлап бетермим. Шуннан соң үзбәк җизнигә хат язган ише кыска җөмләләр белән

генә русчага күчтем. Ул минем белән сөйләшкән арада әле мыегын, әле күзенә кереп торган калын кашларын сыйпап ала. Чырае өч мыеклы кебек...

«Төнлә акчамны урладылар.»

«Син кем? Каян килдең?»

«Казаннан».

«Армиядән качып йөрисеңме?»

«Юк. Армиягә иртә, миңа унҗиде тулды гына әле. Апам, мескен, үзбәккә кияүгә чыкты. Караком чүленә. Шуны эзләп барам.

«Бар! Ургенчка чаклы самолёт оча или поезд белән.»

«Акчамны урладылар, дим ич! Сез монда үзегезнең һәр кесә карагын таныйсыз. Тотыгыз үзен.»

«Караклар безгә самолёт белән килә. Җирле халык урлашуга бармый.»

«Мин кая барыйм соң хәзер? Берәр поездга утыртып җибәрегез алайса...»

«Телеңә күп салынып торсаң, урын табам мин сиңа... Ну-ка, документыңны күрсәт әле? Кем син?»

Мин зур горурлык белән комсомол билетымны суздым. Ул аның фәлшесен табарга теләгәндәй, җентекләп актарды. Бармак башы хәтлек кенә фотомны чыраема якын китереп карады.

Шушы минутта кесә карагыма рәхмәтле дә идем мин, билетыма тимәгән бит! Үзе дә, бәлкем, заманында комсомол активисты булгандыр әле...

«Өч мыеклы» милиционер абый елмайды да хәтта.

Фуражкасы эченә бөкләп салынган ашъяулык чаклы көрән кулъяулыгын алып чәчен корытты, муенын сөртте, зәңгәр күлмәгенең кыска җиңеннән тыгылып култык астын сөрткәләде. Шуннан соң гына кодрәтеннән килгән иң зур киңәшен бирде:

«Горком комсомолга бар син!»

Автобуска утырып, соңгы тукталышка чаклы бар, дигән иде, җәяүләп, бушлай гына киттем, вакытым иркен лә...

Ләкин горком комсомолда мин бик озак юанмадым. Оештыру эшләре бүлеге мөдирәсе Ирина Хаҗиева дигән бер түтәй, өметемне кырт кисте, самолётка түгел, хет Шават станциясенә чаклы гына әҗәткә поезд билеты алып бирегез, барып җитүгә акчасын перевод белән җибәрәм, дигәч... җавабына аркан ава

яздым.

«Паспортың юк бит... Ә бу документ түгел!..»

Һәм ул ике мең чакрым юл үтеп тә бөгәрләнмәгән, взнослары ике айга алдан түләнгән, каләм очы кадәр дә тап тимәгән, биш орден сурәте төшерелгән һәм СССР байрагы төсендәге комач тышлы комсомол билетымны кире бирде... Юк, бирмәде, озын торыклы, ялтыравык өстәл аркылы алдыма ыргытты! Йа Хода, мондый сүз авызыңнан ычкынса, безнең Казандамы?!. Комитетларда

тетмәңне тетеп, выговорлар чәпәп, дивар гәҗитләренә язып, комсомолыңнан куарлар иде... Ачуымнан ачыгуыма хәтлек онытылды. Аңладым хәлемне, миңа вакыт әрәм итәргә ярамый, янә ышыкланыр җиремә – аэропортка кайттым.

Шунда ук почта тәрәзәсенә чират алып, ашыгыч телеграмма кәгазен тутыра башладым. Һәр сүзе ун тиен, ди!

Тыныш билгеләре бик кыйбат икән ул... Беренче «иншам» бюджетка сыешмады. Яңадан каезладым, кыскарттым, иң кирәкле сүзләрен генә калдырдым: «Акчасыз документсыз калдым. Ташкент аэропортында көтәм! Мин.»

Ашыгыч телеграмма ике сәгатьтә барып җитә, диделәр. Өстән-өстән генә санап чыгардым, үзбәк җизни биш-алты сәгатьтән соң килеп җитәргә тиеш. Гел ашау турында гына уйлап утырмас өчен шәһәр буйлап сәяхәткә чыгып киттем.

Ташкент «Ташшәһәр» дигән мәгънәне аңлатса да, ул үзе гел яшеллеккә чумган. Йортлар биек түгел, яннарына килеп басмыйча күренмиләр дә хәтта. Узган 1966 елның 26 нчы апрелендәге көчле җир тетрәүдән соң, күпкатлы төзелешне яңача кора башлаганнар: йортлар, машина әрҗәсе кебек рессорлар өстендә утыра, тетрәү дулкынында биеп торырга тиешләр, дип фаразлана икән. Урамда урысча сөйләшеп йөрүчеләр хәйран гына. Бөек Ватан сугышы

вакытында эвакуацияләнеп, ачлыктан исән-имин котылган халыкның күбесе икмәкле-җимешле Ташкентта бөтенләйгә төпләнеп калган. Җир тетрәүдән җимерелгән шәһәрне торгызыр өчен союздаш республикалардан меңнәрчә төзүче килгән, алар моннан китәргә ашыкмый бугай. 26 нчы апрель көне төшереп калдырылган яңа календарьларны үз күзләрем белән күрдем...

Ышык урыннарда «чәйханә»дән дә күп нәрсә юк, һәммәсе дә музыка акырта, кайда гына, кайсын гына тыңласаң да көйләре – бөтенесе бертөрле кебек, дойра белән гиджак әле кушылып, әле алмаш-тилмәш моң тутырып тора. Урамнары да нәкъ Казандагы кебек – күбесенчә марксизм-ленинизм фәлсәфәчеләре, рус

һәм дөнья әдәбияты классикларының исемен саклый.

Шәле халкының иң сөекле базары Казанның Чехов урамында бит инде. Ташкентта да Чехов базары бар икән, белеп түгел, ялгыш килеп чыктым. И сөендем, и сөендем инде... Менә хәзер бәрәңге сата торган ләвкәдә әниемнең:

«Полявой картошка! Лорх! Лорх! Рощипышный!»2

 – дип такмаклаган тавышын ишетәм дә, йөгереп килеп, тастымал төенчектән юл хәстәрлеге өчен кичтән үк пешерелгән ике кәбестә бөккәнен алып... икесен дә берьюлы ашый башлыйм.

Әнием үзе аркамнан сөя, үзе өзгәләнеп әрли: «Кая югалдың инде, чукынчык малай, хулиганнарга ияреп киттең мәллә дип, котым очты... Полявой картошкы. Лорх! Лорх! Один гына мешок остался...»

Ташкент базарында гел ирләр генә сату итә. Урысчаны шәп сукалыйлар, барысы да. Кайдан килдең, ни эзлисең, дип сораштырган булалар. Ни хәлең бар энекәш, дип, хәлемә керүче генә юк. Аларга охшарга тырышып, инде күземне кысыбрак та йөреп карыйм. Сатып алучы түгеллегемне әллә кайдан күреп

торалар. Пешкәнме соң, диебрәк, бер грушага үрелгән идем, чебен куарга дип бөгәрләп тоткан «Правда» гәҗите белән кулыма сукты, саран тәре! Гәҗитен тартып алганыем – кысык күзе ачылды, ну авызы ябылды тегенең. Күптән шулай кирәк булган! Кулга гәҗит тотып йөрим хәзер. Агайлар үзләре үк:

«Менә монысын ал. Менә мондые да бар», – дип кодалыйлар. Кыскасы, Ташкентның икмәген күрмәсәм дә, биш-алты чия, ике алма телеме авыз иттем мин монда.

Шулчак кояшка күзем төште, баш түбәсеннән узып, Казан ягына авыша башлаган бит! Үзбәк җизни, мине әрли-әрли, «Справочное бюро» янында йөренә торгандыр...

Кем-кемне көткәнен бинаның эчендә-тышында радио хәбәр итеп тора. Бу кадәр дә озак итеп радио тыңлаганым юк иде әле минем... Караңгы төште... 

Яңа көн башланды... Су эчәргә барып килсәм дә, залдагы агайларга әйтеп калдырам, фамилиям нәкъ үзбәкчә диярлек, буташтырырлык түгел... Алтышар сәгатьле уку көннәрендә, апа, тамак кипте, чыгып керим әле, дип сорасаң, укытучыларның бик еш кабатлый торган җаваплары бар иде. Имеш, адәм баласы сусыз җиде тәүлек, ә ашамыйча айдан артык түзә ала, ди. Киресенчә түгел микән? Хәер, укытучылар алдашмас, без аларга ун ел буе ышандык. Су ягы иркен, ә ачлык мәсьәләсендә ике генә тәүлек үтте әле. Җәй айларында халык юлга тарала, көне-сәгате белән генә билет алырлык түгелдер.

Өч тәүлек тә үтте...

Телеграмманы алгач та... Ну, җизнинең саранлыгын җиңәрләр. Кияү бүләге итеп, сөяк саплы пәке дә бүләк итә белмәде, акчага кысмыр кешедер, юкса үзбәкчә йоласын үтәп, калымын түләп, үз милләт кызын алган булыр иде әле. Карун... Апам борчыладыр, бер ана карыныннан туган, ятимлекне миннән өч елга алданрак күргән Корыч кызы бит ул да... Юкка гына сабырсыз, дип

үрти идең син мине, апа, сабыр мин! Кирәксә, көтә алам... Хәер сорашмыйча, сараннарга сер бирмичә, хат язышкан кызларымнан сөелмәгән килеш, комсомол билетымны күкрәгемә кысып, туган ягыма карап көтә алам!..

Үз рейсларына алданрак килгән юлчыларны урамнан ук каршы алырга өйрәндем. Таксидан төшкәннәренең бозау чаклы сумкаларын хәлемнән килгәнчә күтәрешәм, тәгәрмәчле бишекләрен бусага аркылы кертешәм, җемелдәп торган йөзем тәлгәшләрен күчерешәм, куш йодрык чаклы алмалары балкып торган биштәрләрен илтәм... Рәхмәт әйтәләр... Сөйләшеп китәбез

шулай. Минем хәлнең асылына бик тиз төшенәләр үзләре. Тотыналар киңәш бирергә... «Сиңа тимер юл вокзалына күчәргә кирәк, анда халык миһербанлырак... Вокзалдан ерак түгел генә «Бәхет күле» белән «Рәхәт күле». Ул туристларның яраткан урыны, бәлкем, якташларың очрап куяр... Юк, юк, сиңа «Яшел базар»ны эзләп табарга кирәк. Хәзер бакчаларда эш күп: торф

ташыйсы, җир казыйсы бар. Йорт салучыларга да кеше җитми. Авыр эш өчен көннекен көнгә түләп баралар. Бер атнадан юллык акча җыярсың. Сиңа фатир кирәкми, вокзалда җәй буе кунып ятучылар бар...»

Авырлыктан курыккан юк анысы. Җиденче каникулда ук тракторда сабанчы булып эшләгән кеше лә мин. Ләкин... пускачны кабызыр өчен дә әүвәл ягулык салырга кирәк. Ашарыма булса, шпалларны санап, җәяү кайтып китәр идем әле... Казанга!

Самолёттан төшкәнемә җиде көн...

Никтер су эчәсе дә килми. Инде аэропорт радиоларын тыңламыйм. Каршы алырга килделәр ни дә, килмәделәр ни. Төн уртасы ни дә, көн уртасы ни – ияләнгән эскәмиядә чалкан ятам. Тагын Казаннан килгән пассажирларны каршыладым, Шәле кешесе очрамасмы, дигән идем... Ике миллион кешесе булган шәһәрдә мин япа-ялгыз... Самолёт тавышына да ияләндем, гөрелтеләре аэродром шөпшәләре ише генә... Күктән кызган таш исе ява... Әни олы мичкә яккан. Мин, ут каршына тезеп, кара ипи телеме кыздырам... Чуеннан тавык бәрәңгесе сайлыйм. Кабыгын әрчеп көнбагыш маена манам... Майдан никтер «Тройной» хушбуе исе килә... Фу!

«Тор! Монда көндез йокларга ярамый!» – дигән тавышка иренеп кенә күземне ачам. Теге «өч мыеклы» милиционер туганым! Елмаерга теләгәнемне сиздердем. Ул мине шундук танып алды.

«Вай, комсомол, син шул көннән бирле һаман да мондамы әле?! Мин инде син эзләгән якларда командировкада йөреп кайттым.»

«Туганнарым килмәделәр ич. Телеграммам бигүк ашыгыч булмады бугай.»

«Сиңа хәзер бер генә юл кала. Атларлык хәлең бармы? Әнә теге «УАЗ»икка кадәр. Җитәкләп алып барсам, дөрес аңламаслар.»

Кая алып китәсең, дип, төпченеп, көчемне әрәм итмәдем, милиция

машинасына төягәч, кая булсын инде тагын... Миңа хәзер барыбер... Әни генә менә... Олыгайган көнендә ике баласыннан да мәхрүм калды...

«УАЗ»ик туктагач, кая таба барасыны «өч мыеклы» дустым миңа тәрәзә аша гына аңлатты.

«Әнә, капканы күрәсеңме? Шакылдат. Ачарлар. Үз аягы белән килгән кешегә мөнәсәбәт бүтән анда. Әгәр мин китереп тапшырсам, сине сукбай итеп «попрошайниклар» исемлегенә теркиләр. Миңа да синең аркада бик күп волокита тутырасы була. Анда иртә-кич ашаталар. Көндезгесе эш урынында. Машинага

төяп, колхозга йөртерләр. Билетка акча җыйгач, кемлегеңне раслап справка бирерләр. Аннан җаның теләгән якка олагырсың. Бүтән минем күземә чалынасы булма.»

Безнең авылның имән баганалы капкалары, такта коймалары уенчык кына икән ул... Чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат уратып алынган калай диварның торба баганалы, өч метр биеклектәге ике канатлы тимер капка янына килеп баскач, унҗиде ел буе яшәгән дөньям әллә кая югалды. Ике мең чакрым

үтелгән юлым кинәт өзелеп, аяк астында бер таш кисәге генә калды. Әгәр хәзер шушы капка да ачылмаса, кире чигенерлек өмет юк. Йодрыклап дөбердәтәм, борылып, сандали үкчәсе белән төям, эчтәгеләрнең исе дә китми. Алай да туктаусыз бимазалый торгач, теге яктан суык тимерче тавышы ишетелде. Олы капка канатында кечкенә капка ярыгы пәйда булды.

«Нәрсәңне югалттың?»

«Сезгә килдем.»

«Монда килмиләр... Конвой белән генә алып киләләр.»

«Әнә бит минем конвой!»

Кечкенә капка төбенә чаклы ачылды, ләкин эчке сакчы әле һаман да мине кертергә җыенмый, ике куллап ишектә аркылы тора. Өч мыеклы дустымның «УАЗ»игы бер кычкыртып, ике тапкыр фарасын яндырып-сүндереп алгач кына рөхсәт булды. Мин кире уйламасыннар тагын, дигәндәй, очынып, зур ишегалдындагы тынлыкка килеп кердем. Як-ягыма каранып өлгермәдем әле,

чөнки сакчы баш изәп, үз артыннан ашыгырга кушты. Күрәсең, ул эчтә постта утыручыдыр.

Бу оешманың ни өчендер урам ягында исеме язылмаган, бары тик

контора кашагасында гына ике телдә шәрехләнгән күрсәткеч тора: «Эчке эшләр министрлыгының Ташкент шәһәре идарәсенә караган «Приёмник распределитель»гә тапшырганнар икән мине... Сакчы дигәнем кызыл почмак сыманрак бүлмәдә утыра. Ул үз өстәленең икенче ягына урын күрсәтте дә каядыр чыгып китте. Кыланышларына караганда, министрлыгына күрә бигүк

эчке эшләр белән шөгыльләнми бугай болар: кемлегемне дә сорашмаган килеш ялгызымны гына калдырдылар; кабинетларында сейф та юк; рацияләре дә күренми; китапханәгә охшаган шүрлектә кәгазь төпләмәләре генә; почмакта –

озын аяклы этажерка өстендә Ленин бюсты. Ачык тәрәзә артында шылт иткән өн дә юк, әйтерсең лә, бу тирәдә тавышлану катгый тыелган, шуңа күрә дә кануни тынлык хөкем сөрә...

Ниһаять, озын коридор буйлап килгән аяк тавышлары ишетелде. Кыска-кыска җөмләләр белән генә сүз алышалар: берсе – сакчымыздыр, икенчесе хатын-кыз заты булса кирәк.

Ияреп кергән ханым врач булып чыкты. Күрәсең, әлеге казаматка китерелгән кешеләрне әүвәл врач тикшерә торгандыр. Идәнгә җәелгән линолеумның уңган бизәкләрен санап утырсам да, бу апаның мине җентекләп күзәтүен тоям. Кизү торучы сакчы:

«Фамилия? Кайдан килдең?» – дип әйтүгә, мин аңа комсомол билетымны суздым, ә ул, сорау алудан туктап, хирысланып укыды да врач апага тапшырды: «Адресына игътибар итегез...» – диде ул, ниндидер мөһим хәбәр җиткерергә теләгәндәй.

Бүлмәдә бер минутлык тынлык урнашты.

«Балакаем! Нишләп йөрисең син монда?!»

Сискәнүдән сикереп тордым! Ул бит саф татарча, мин укыган әлифба телендә эндәште! Күршебез, указсыз абыстай Фатыйма әби төрмәдәге кызы Хаҗәр апага хатлар язган өчен миңа атап, догалар кылганда, Ходаем сине ярдәменнән ташламасын, йөргән юлларыңда, кылган эшләреңдә фәрештәләрне юлдаш итсен,

дип багышлаулар өсти иде... Менә бит инде, ул фәрештә каршымда басып тора: дөньяның иң ак халатын кигән; иң керсез ак калфак, чигүле чүәктән; көмеш беләзеге күренсен өчен генә җиң очын сызганган, колагында энҗе бөртеге!

«Балакаем!» дип эндәшүендә мин күрергә теләгән чүл килене – бертуган апам тавышы! Шәфкать туташларының иң шәфкатьлесе. Чын фәрештә! Врач апаның кочагына ташланасым, Ташкентта күргәннәремне сөйләп бирәсем килде. Ләкин атна буе вокзалда яшәгән һәм сукбай хәленә төшкән малайдан җирәнер, дип тыелып калдым. Ике йодрык белән шытырдатып кысып, күз яшьләремне томаламакчы булам. Ләкин бу елау түгел, бу – сөенү!

Мин бүген ялгыз түгел!

«Елама. Зур егет бит инде син. Сөйгән кызың да бардыр әле, ә?!»

Фәрештәмнең юатуына буйсыныпмы, кинәт кенә тамагым тук, өстем – бөтен кешегә әверелеп, чак кына Апакай кызы Зәрия турында сөйләп ташламадым... «Еламыйм мин, апай, просто бу көннәрдә су күп эчтем, күз яшем сыегайгандыр.»

Врач апа минем хәл-әхвәлне төпченеп тормады. Бу йортка килеп керерлек булгач, ниләр күргәнне чамалыйдыр инде. Ә үзе, исеме Миләүшә бугай. Бөгелмәдән, диде, ире прораб икән, Җир тетрәүдән соң партия кушуы буенча җибәрелгәннәр, Татариядә минем яшьләрдәге энекәше калган, ди. Шушы ук өстәлдә миңа башта сөтле чәй әзерләделәр, аннары сай гына тәлинкә белән шулпа җылытып китерделәр, калҗасы да булган булуын, ну миңа бүген үк ит ашарга ярамый әле, диделәр. Калын күзикмәккә охшаган

камыр әйберен Ташкент ипие – нан, диделәр. Мин аны шулпага турап салдым. Хуҗалар мин ашаганны карап тормас өчен киштәдәге кәгазьләрне актаргалаштыргаладылар. Ә мин тыгылмас өчен сөйләштерештергәлим.

«Апай, кулыгыз тәмле икән, ашыгыз телне йотарлык.»

«Минеке түгел. Отрядка без ризыкны чәйханәдән ташыйбыз.»

«Отрядка? Ник, мин монда үзем генә түгелмени?»

«Попрашайниклар күбәйде генә.»

«Шушындый зур хәвефтән соң дамы?!»

«Нәкь сугыштагы кебек инде. Җимерелгән шәһәрдә мородёрлар үрчи. Бераз хәл алгач, Сергей (сакчымыз) сиңа отрядларны күрсәтер. Моңарчы безгә үз аягы белән кергән кунак юк иде әле. Сиңа кайдадыр йоклардай урын әзерлисе бар.»

Ишегалды шуңа тыныч: отрядның буш вакыты подвалдагы камераларда үтә икән. Җир астындагы баскыч таштан коелган, төшкән саен урам челләсе ерагая, тән сөенә, һава тыгызлана... Һава дигәннән, беренче камераның күзлек пыяласы чаклы гына тәрәзәсенә күз салгач, сулыш алудан туктый яздым. Ике катлы сәндерәдә аунап ятучы ирләрне шәмәхә төтен эчендә көч-хәл белән

абайларлык. Сергей әллә үртәп, әллә миннән тизрәк котылыр өчен сорап куйды:

«Бер сәке буш. Кунасыңмы шунда?!»

«Тәмәке төтененнән минуты белән тончыгам бит мин анда. Әйдә, икенче бүлмәне карыйк.»

«Икенче камера да шундый ук. Буш урыны да юк хәтта. Сиңа 16 яшь тулды инде. Әйдә, өченчене дә күрик. Хатын-кызлар белән мунча кергәнең бармы әле?»

«6 яшемә чаклы барые...»

«Алайса, кил, күр әнә!»

Ник телемә салындым да, ник төннеккә күз салдым! Йа, Хода! Диңгезе ташлап качкан яр буенда кызыналармыни! Әллә берсе бәбили шунда – чалкан, тезләрен бөкләп... туасы бәбиен ишектәге сыңар күзлеккә төбәп яткан...

Кансыз! Пановка төрмәсенә эләккән Хаҗәр апа күз алдыма килде. Ни хәлләр итеп түзә икән?! Ул бит Фатыйма абыстай кызы! Ник ул анда?! Хәер, бу турыда уйланырлык вакытым бар әле минем...

«Сергей абый, бу кешеләр берәрсен кыйнаганмы, талаганмы? Ник монда соң алар?»

«Юк. Болар шәһәребез өчен потенциаль җинаятьчеләр. Төрле хулиганлык өчен тотылганнар. Документлары да юк, акчалары, торыр урыннары да. Этлек белән кәсеп итүчеләр инде. Араларында гаиләләреннән качып килүчеләр дә бар.»

«Малай-шалайлармы?»

«Юк. Үсмерләр белән бүтән оешмалар шөгыльләнә.» Ә боларны ике атна эшләтәбез дә кулларына справка тоттырып, берәр поездга утыртып җибәрәбез.»

«Кая?»

«Белмим кая! Икенче шәһәргә. Безнеке ише «Приёмник»лар бөтен

өлкәләрдә бар...»

 

(Дәвамы бар)

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: