Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

4

Юк, җиңелүче токымнан түгел Ильяс. Алкиннар – затлы нәсел. Алтын Урда заманнарыннан ук бәкләр, морзалар. Бәлки, аңарчы да, хазарлар дәверендә үк аксөяк булганнардыр. 1918 елның ахырында Башкорт гаскәренә килеп кушылгач, Зәки Вәлиди аны сөенеп каршы алды. «Синең безгә кушылуың тарихи мәгънәгә ия! – диде ул, аны кочаклап. – Алкин! Сез бит түрк-татар дөньясында ерактан күренеп торган биек кыя кебек. Синең мисалыңда безгә башка карендәшләр дә кушылыр. Юкса, татарлар әле безнең көрәшкә һаман сагаеп карый. Уфа өязендә, Бәләбәй якларында мобилизациядән бөтенләй баш тарттылар. Әйе, синең безгә килүең бик яхшы, – дип, кабат иске эзенә төште ул. – Безнең хак юлда булуыбызны тану бит бу! Сезнең нәсел моннан мең ел элек үк билгеле. Ышан миңа, үзең беләсең, мин бит мөхәррих! Мәхмүд Кашгарый үзе «Алка улы» ыруы хакында телгә ала. Унөченче гасырда, Бату хан заманында булса кирәк, алар төньякка күтәрелеп төмән, ягъни Темников морзалары булып киткән.

– Әйе, безнең өйдә шәҗәрә бар. Алкиннар унҗиденче гасыр ахырларына кадәр Темников тирәсендә яшәгән, – дип, Зәкинең сүзен җөпләде Ильяс. Ул юлда бик алҗыган, кайдадыр башны куеп, ял итәсе килә, тарихлар тыңларга да, шәҗәрәдә казынырга да, хуҗага кушылып, сүз катарга да бер теләге юк иде. Әмма Зәкинең күзе яна, тарих дигәндә, ул дөньясын оныта торган кеше.

– Әйе, Алкиннар Төмәндә, ягъни Темников тирәләрендә бик нык тармакланып китә, үрчи, биләмәгә җир җитми башлый. Бигрәк тә Пётр патшаның мәгълүм фәрманыннан соң, алар көнчыгышка күчә башлый. Кайсыдыр тармагы Уфа тирәсенә килеп урнаша.

– Безнең бабайлар Тау ягындагы Шәмәк, Чәчкаб авылларына килеп урнаша. Һәрхәлдә Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре шулай язып калдырган.

Ләкин Зәки аны тыңламый иде инде. Тарих – аның биләмәсе! Ниндидер офицер аның игътибарын җәлеп итәрлек нинди сүз әйтә алсын?!

– Унсигезенче гасырда күтәрелгән барлык башкорт болаларында Уфа тирәсендә яшәүче төмән татарлары җиң сызганып катнашкан, – дип сөйләп китте ул. – Хәзер дә алар безнең белән бер сафта. Еникеевләр, Терегуловлар, Чанышевлар! – Бераз тын алды. – Сөендекевләр, Ходаяровлар, Мамлеевлар... Барысы да офицер! Төмән татарларында борынгы сугышчан рух сакланган. Җир эшкәртеп юашланган Казан татары түгел. – Бу Зәкинең яраткан темасы иде, иярләп алса, тәүлек буена да төшмәскә мөмкин. – Син, әлбәттә, бераз соңардың, – диде ул, Ильяска карап. Тик Ильяс инде аның сүзен ишетерлек хәлдә түгел иде. Ниһаять, Зәки юлбашчы да моны күреп алды: – Аягүрә йоклыйсың түгелме соң?

Юлбашчының ымын дөрес аңлаган ике җан сакчысы Алкинны сак кына ике яктан җитәкләп, штабның йокы бүлмәсенә алып керделәр. Ул мендәргә башы тиюгә үк сабыйларча мышнап йокыга талды. Шул көннән башлап советка кушылганчыга кадәр, Зәкинең тәкъдиме белән Башкорт гаскәренең штаб башлыгы вазифасын үз өстенә алды Ильяс.

Вәлиди хөкүмәте берничә атна элек кенә Оренбургтан Темәскә күчте. Дөресен әйткәндә, Ильяс Алкин килгән чакта аларның хәле нык хөрти иде. Самара белән Уфа кызыллар кулында, Комучны куып тараткан Колчак урыстан кала бернинди милли хөкүмәтләрне танымый, башкорт гаскәрен таратуны таләп итә. Димәк, корал да, гаскәри кием һәм башка кирәк-яраклар да бирмәячәк иде.

Ильяс күптәнге танышы Зәки янына Екатеринбург төрмәсеннән качып килде. Соңгы вакытта Учредительное собрание комитеты шунда урнашкан иде. Ильяс Алкин монда шактый мәшһүр кеше – Комуч рәисенең урынбасары. Колчак бөтен хакимиятне үз кулына алып, үзен Рәсәйнең «Верховный правителе» дип игълан иткәч, комитет җитәкчеләрен тиз арада төрмәгә дә ябып куйдылар. Александр Колчак, үз тирәсендәге генераллар кебек үк, «бердәм һәм бүленмәс Россия» тарафдары иде. Нинди демократия? Нинди милли мохтарият? Дөньяда үзенең бөек урынын тотам, дисә, Россия бары тик унитар, ә идарәсе авторитар булырга тиеш! Колчакның да, Деникинның да, большевикларга каршы көрәшкән башка генералларның һәм сәясәтчеләрнең һәлакәте шушы шигарьдән башланды да. Ләкин урыстан гайре халыкларның һәм хәтта күпчелек урысларның да, нигәдер әлеге колчаклар теләгән дәүләттә яшиселәре килми иде. Нәтиҗәдә һәммәсе бер төрле уйлап, икенче төрле сөйли, өченче төрле эшли торган большевикларның тозагына килеп капты.

Әйе, Екатеринбургта ул үлемнән чак качып котылды. Кулына «бердәм һәм бүленмәс» власть эләккәч үк, үзенә тигән биләмәләрдә Колчак тын да алып булмаслык тәртип урнаштырырга кереште. Аның өчен Комучка берләшкән төрле эсерлар, меньшевиклар, социал-демократлар большевиклардан бик аерылмый иде, болары да, тегеләре дә гасырлар дәвамында ныгыган бөек Россиянең кодрәтен киметә, эчтән тарката. Бу фетнә белән сүз бер генә булырга мөмкин: пуля! Стенага терәргә дә вәссәлам!

Камерасына төрмә нәчәлниге килеп кергәч, Ильяс әҗәле җитүен аңлады. Үлем белән ничәнче тапкыр күзгә-күз калсаң да, мондый халәткә барыбер күнегеп булмый икән. Билгесезлектә юкка чыкмас өчен кешенең бөтен вөҗүде карыша. Юкса Ильяс үзен чын мөэмин-мөселман дип саный иде. Мөселман өчен үлем бер халәттән икенчесенә күчү генә ләса... Фанилыктан бакыйлыкка. Бәлки әле, Сәетгәрәй улы Ильяс шәһит булып та үтәр. Урыны оҗмахта, хур кызлары хозурында булыр. Корал күтәреп, каләм тибрәтеп, телмәр тотып, үзе өчен йөрдемени ул? Милләт азатлыгы хакына, дин иреге хакына казганып, ике дөнья чигендә басып тора түгелме соң? Юк, күпме генә күңелне юатып маташсаң да, мәңгелек җәннәт белән кызыктырсаң да, үләсе килми шул. Аңа бит әле егерме өч кенә яшь! Ул бит әле җүнләп яшәп тә карамады. Аңардан соң бу фани дөньяда нәрсә кала инде? Төрле съездларның протоколларымы? Кемгә кирәк булачак алар? Җиңелгәннәр белән кем кызыксына? Миен яндырып, бәгыренә төшеп, аяусыз уй үтеп китте: кайчан ялгышты ул? Кайчан ялгыштылар? Ул бу сорауны әле үзенә күп тапкырлар бирәчәк. Соңгы сулышына кадәр...

Җәннәт багларында хур кызлары әйбәт анысы, тик вакытыннан алда алар янына да барасы килми бит, Аллаһның рәхмәте. Мондый яшь, дәртле чакта үзебезнең җир кызлары да ярап торыр иде әле дә... Боларны уйладымы ул, хәзер тәгаен генә әйтеп булмый. Юктыр. Күкрәк турысында бер йомарлам салкын бозның пәйда булуы гына хәтердә. Башы да тонып буш калгандай булды. Үлем фәрештәсе иң әүвәл ихтыяр көчен суырып аламы әллә?

– Господин подпоручик, сезне контрразведка офицеры допроска чакыра, – диде төрмә башлыгы. Ильяска кызганып карады. Контрразведка юкка йөрми. Күрәсең, егетне расходка озаталар. Хәзер төн саен кемне дә булса атып торалар, моңа инде беркемнең дә исе китми. Кеше тәмугка да күнегә. Үлем шулкадәр гадәтигә әйләнде. Кешенеке кештәктә...

– Әйберләрне алыргамы? – дип сорады Ильяс, иреннәрен чак кузгатып.

Төрмә башлыгы черек тешләрен күрсәтеп көлде. Уң кулын хатын-кызларча ботына чабып:

– Әйберләрең дә... бармыни? – Карашы белән төрмә камерасын айкап чыкты.

Ильяс, аңа җавап биреп торуны кирәк санамыйча, сәкедә яткан ярым буш капчыгын кулына алды. Анда ир кеше өчен иң кирәкле әйберләр генә иде.

– Горур син, кенәз! Яратам горур кешеләрне. Алар белән мәшәкать азрак.

Төрмә башлыгының кабинетында караңгы иде. Өстәлдәге шәмдәлдә ике шәм яна, аларның яктысында кемнең кем икәнен аерып булмый, шуңа күрә почмакта утырган офицерны Ильяс башта бөтенләй күрмәде.

– Сез нәрсә көтәсез?

Дорфа тавышка сискәнеп караңгы почмакка караса, сорау аңа түгел икән, төрмә нәчәлниге кулын кисәк кенә чигәсенә тидереп алды да: «Извиняюсь», – дип, ишектән җәһәт кенә чыгып китте.

– Алкин! Сукин сын, танымыйсыңмы әллә? – Почмактагы офицер сикереп торып Ильясны кочаклап алды. Сакалы шоп-шома итеп кырылган, затлы одеколон исе килә, сүзләре исә бераз коньяк парына уралган. Танымыйча соң! Хәрби училищеда бергә укыган Польша татары Станислав Сулькевич бит бу! Вәт, шайтан, менә кайда очрашырга насыйп булган.

– Стася! Син?!

– Мин, мин...

– Колчакка хезмәт итәсеңме? Выскочкага? Ханнар нәселеннән түгелме соң син?

– Телеңә салынма. Колчак үзе дә төрек пашасының токымы. Мин хәрби. Бүтән бер эш тә белмим. Большевиклар ягында сугышмам бит. Тартасыңмы? – Сулькевич кесәсеннән алтын портсигар чыгарды. – Мә, йөрәгең янганчы, тәмәке янсын.

– Мин инде «айга» озаталар дип уйладым, – диде Ильяс, тәмәкене комсыз суырып. – Сине күргәч кенә бераз аңга килдем.

– Котың ботка төштеме? – дип елмайды Сулькевич. – Ә бит син дөрес сиземләгәнсең. Боерык килде. Бүген-иртәгә...

Ильясның, әйтерсең, башына авыр гөрзи белән ордылар.

– Шуны хәбәр итәр өчен чакырдыңмы?

Сулькевич тәрәзәгә борылды. Төтен бөтеркәләрен түшәмгә очырып, шактый гына эндәшми торды.

– Чыккач, кая юнәләсең?

– Кем чыгара? Синме?

– Мин...

– Андый вәкаләтең булса...

– Нинди вәкаләт? Атарга алып барганда качты, диярбез.

– Вәлиди янына китәм! Ул егет булып чыкты. Кызылларга каршы фронтны яхшы тота.

– Әлегә... Дөресен әйткәндә, аның эше көрчектә. Гаскәрен таркатып, төрле частьларга тарату турында адмиралның приказы булды. Тик синең сайланыр әмәлең дә юк. Иртәгә ни буласын кем белә? Исән булсак, берәр җае чыгар тагын.

– Әйдә бергә.

– Юк, минем планнар бүтән. Син моннан киткәч, шушы адрес буенча барырсың. Ышанычлы татар абзые. Ике-өч көн шунда яшә. Тавыш басылсын. Аннары шушы пропуск белән Зәки янына китәрсең. Ул Темәс авылында төпләнгән. Авылны «башкала» иткән бердәнбер хөкүмәт Зәкинеке!

– Безнең кебек дала халкына төс кенә ул, – дип елмайды Ильяс. – Сизәсеңдер бит тамырыңда аккан күчмәннәр канын? Кайсы кабиләдән әле син?

– Синме күчмән? – дип, Сулькевич имән бармагын тырпайтып, Алкинның касыгына төртте. – Казанның хан сарае кебек пулатларында туып-үскән барчук бит син!

– Кан хәтере җуелмый ул, Исмаил! – дип, Ильяс Сулькевичның мөселман исемен искә төшерде.

– Минем бабайлар бәкләр булган. Чыңгыз каны ага абзаңда! – дип мактанып алды Сулькевич, кысыграк күзләрен тагын да кысыбрак. Аннары шундук җитдиләнеп, кесәсеннән бер төргәк акча чыгарды. – Мәле, юлда кирәк булыр. Теге татар абзыйны да бәхилләтерсең.

– Бу кадәр үк алмыйм. Артык күп бит монда.

– Бер атнадан моңа бер капчык бәрәңге дә алып булмас. Инфляция! – дип көлде Сулькевич. – Биргәндә ал, куганда кач!

– Рәхмәт, дустым! – Ильяс сабакташын кочаклап алды. – Мин инде өмет өзгән идем.

– Ярар, саубуллашыйк. Әллә күрешәбез тагын, әллә юк. Пычак йөзеннән йөрибез бит. Син алдан шатланып куйма. Әҗәл агач башыннан йөрми. Барып җитсәң, Зәкигә сәлам әйт. Без аның белән Петербургта танышкан идек. Кызылларга каршы торырлык гаскәр төзү уен-муен түгел. Бөек авантюрист! Тик моннан соң нишләр? Юлның кайсысын сайлар? Анысы инде синнән дә торачак, Ильяс.

– Казакълар белән, үзбәкләр белән бәйләнешкә кереп... бер фронт булып, ә? Колчак та санга суга башлар, кая китсен? Ул әлегә обстановканы аңлап җиткерми, ахрысы. Тар маңгайлы генераллар йогынтысында булса кирәк. Әйдә! Син кирәк буласың анда, Зәки янында.

– Әйтәм ич, ниятем бүтән минем. Партизаннар сугышында да катнашасым килми. Бәлки, бераздан Азәрбайҗанга кыяклармын. Минем генерал абзый, хәзер анда хәрби министр. Берәр урын табар иде әле. Хәер, большевиклар анда да барып җитәчәк. Беләсеңме, шулкадәр туйдым мин сугыштан! Берәр караңгы авылда мөгаллим булып эшләр идем, валлаһи!

– Сугыш бетүгә, мин Питерга китеп институтымны тәмамлар идем. Аннары... – Ильяс, хыялланып, бала-чага кебек иренен ялап куйды. – Гыйльми эшләр мине үзенә тарта, Стася! Фән! Икътисад гыйлемен үлеп яратам. Бигрәк тә җәгърәфи икътисадны...

– Солых бер килер безгә дә... кайчан да булса... – Сулькевич тәмәкесен ишек төбендәге чүп савытына ташлады. – Киттек!

Төрмәдән чыкканда, аларны беркем дә туктатмады.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: