Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

3

Җигүле ат дувал белән әйләндереп алынган җыйнак кына бакча эчендәге йорт янына килеп туктады. Тын юлларын ярып, борынга пешеп килгән өрек исе килеп бәрелде. Өрекме соң ул? Әллә ул белмәгән бер хуш исле үләнме, чәчәкме? Бөтенләй бүтән дөнья, җәннәт бусагасы... Мәскәү ыгы-зыгысыннан, аның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатеннән, шымчыларның эзәрлекләвеннән котылуына ышанып та булмый иде. Төркестан! Төркестан! Мәхәббәтем минем! Әллә нинди борынгыдан калган өзелмәс җепләр бәйли сыман аны биредәге кайнар сулыш бөркеп яткан газиз җиргә, игелекле туфракка. Дувалга орынып ук, алкын сулы арык челтерәп ага, арткы ишектән басмага ук килеп чыгасың; өсте каплаулы, эссе көннәрдә монда чәйләп утыру җан рәхәтедер.

Кызларын ят бер ир белән күргәч, карт белән карчык аптырап калды. Хәер, тиз аңга килделәр.

– Менә, – диде Луиза, – мөсафир. Илдән килгән.

– Кызым, алдан кисәтергә кирәк бит, без әзерләнеп торган булыр идек, – диде әнисе, авызын яулык чите белән каплап.

– Борчылмагыз, зинһар, – диде Ильяс, үзен бик ачык тотарга тырышып. – Монда мин гаепле. Иске бер мәхәлләгә урнашасым килде дә... Сезнең менә Луи.. луи... (дип берара тотлыгып торды ул), Ләйлигөлбәдәрнең абыйсыннан калган буш бүлмә бар икән... – Һәм, картларның чырае үзгәргәнен күреп, кинәт сүзеннән туктады. Карчык, йөзен каплап, бөтенләй эчке бүлмәгә кереп китте. Карт кесәсеннән бөгәрләнеп беткән кызыл кулъяулык чыгарып, күзен сөртеп алды.

– Әйе, Мозаффар бүлмәсе... – Аның бугазыннан газаплы бер өн чыкты: – И-их...

Уллары Мозаффарны басмачылар үтергән икән. Берничә ел элек мөгаллим булып, бер үзбәк кышлагына киткән булган. Совет мәктәбе оештырган. Татарны язмыш җилләре кая гына илтеп ташламый. Элек ул бу якларга сәүдәгәр булып килгән, мулдәкә булып. Ә хәзер... Басмачылар өчен совет мөгаллиме ул инде урыс ялчысы, дененә хыянәт иткән мөртәт. Монда инде мәрхәмәт була алмый. Мөгаллимнәр тиз арада кара халыкның башын кирәк якка әйләндерә ала. Шәрекъта мөгаллимнең абруе олы. Шуңа күрә корбашлары аларны ике дә уйламыйча юкка чыгару турында әмер бирә дә. Алар өчен бу мөгаллимнәр чукындырыр өчен килгән элгәреге христиан миссионерларыннан берни белән дә аерылмый. Юкса бит мөгаллимнәрнең күбесе татар мәдрәсәләрен тәмамлаган милләтпәрвәр затлар. Төрки кардәшлек алар өчен буш сүз түгел. Аларны милли-азатлык хәрәкәтенә авыштыру артык кыен булыр идеме? Корбашыларга хәйлә җитмәде, дип уйлады Ильяс. Ә хәйләсез сәясәт, мәгълүм ки, файдасыз. Сугышның үз кануннары, ләкин аның асылы анык: кем кемнең башына җитә!

Бердәнбер угылсыз калган әти-әнине бу очракта нинди сүз белән юатасың? Юк андый сүзләр! Ильясның күз алдына хатынының абыйсы Әскәр Мамин килде. Аны, Казаннан сөрелгәч, Пишпәктә милиция башлыгы итеп куйганнар иде. Партия әмере, бернишли алмыйсың. Кем басмачы, кем мөҗәһит, анда синең эшең юк, син аларның тамырын корытырга тиеш. Шул... Күпме тамырны корыткандыр, бераздан Маминның үзенең дә башына җиттеләр. Өенә кайтып барганда чәнчеп киткәннәр үзен. Шәһәр уртасында! Баласы ятим калды. Һи-и, нинди егет иде! Патша вакытында татар бөтен Рәсәйгә таралган, әмма бергә-бергә, җәмәгать булып... ә бу большевиклар хөкүмәте аларны бөтенләй сибеп, чәчеп ташлады. Инде кабат җыелып та булмас, ахрысы. Кирәкми аларның бер йодрыкка туплануы мәркәзгә. Элек тә кирәкми иде, хәзер дә. Патшалар гасырлар буе казганган нәрсәне большевиклар бер селтәнүдә хәл итеп тә куйды. Диктатура! Беркем белән дә киңәшеп торасы юк, беркемнең дә хуплавын көтәсе түгел. Ник бер җан иясе каршы килсен?! Халыкларны көтү урынына бер чиктән бер чиккә куып йөртеп була. Куачаклар да... Артта өстерәлгән, авыл сазында батып калган Рәсәйне тагын ничек индустрияләштерәсең?

– Мин Якуп абзаң булам, – диде карт, кызыл яулыгы белән пеләшенә кагылып. – Бигрәк олы кайгы булды шул. Өйләнмәгән дә иде бит улыбыз. Нәселебез корыды. Инкыйраз... Кызыл кыргын астын өскә китерде дөньяның. Күпме әйттем бит газиземә... Олыларны санга сугу бетте шул. Алар гына идейный, без инде – искелек калдыгы, берни аңламыйбыз, имеш.

– Әткәй! – дип, аның сүзен кисте Луиза.

– Беләм, беләм... – Карт мәзәк итеп кулларын селеккәләде. – Бу влач турында бер кире сүз дә әйтергә ярамый. Патшаны гына сүгәргә ярый иде у-ул. Хәзерге түрәләрнең серкәсе су күтәрми. И-их...

– Ильяс булам.

– Ильяс Алкин бу, әткәй!

Карт җете зәңгәр күзләре белән Ильяска текәлде. Ышанып бетмәгән сыман кызына карап алды. Аннары елмаеп, киң учлы кулын кунакка сузды. Аны инде хәзер берни дә гаҗәпләндерми иде булса кирәк.

– Синмени инде ул Ильяс Алкин? Беләбез, беләбез... Бөтенрәсәй хәрби шурасы! Милләт Мәҗлесе! Идел-Урал! Башкорт гаскәре! Нәтиҗәдә – шымытыр! Үзеңне гаепле сизәсеңме соң аз булса да?

– Әткәй! – дип ялварды кызы.

– Гаебем нидә соң, агай?

– Җиңелүдә, энекәем, җиңелүдә! Җиңелүче һәрвакыт гаепле!

– Шулай булсын. Үз гаебемне таныйм. Алышта ике якның берсе җиңелергә тиеш, бернишли алмыйсың. Димәк, без хаклы булмаганбыз.

– Җиңелү әле ул хаксыз булуны аңлатмый. Күбрәк хаксызлар җиңә, – диде карт.

– Мин дә шул турыда кайчак төн йокламый уйлап ятам. – Алкин кинәт Луизага борылды. Артыгын әйтте түгелме? Сул як күз кабагы тартып алды. Әйе, сак булырга кирәк, сак, сак, сак... Теш арасыннан мәҗбүри сүзләр сытылып чыкты: – Үз гомеремдә күп ялгыштым. – Ул мәзәк итеп ике кулын ике якка җәйде – Җүләр булгач, нишлисең... Бик яшь идем шул.

– Ярар, узган эшкә салават! – дип, Якуп агай кунакны түргә өндәде. – Әйдә, әйдә түргә уз, могтәбәр миһман! Менә мин карт җүләр! Кунакны бусагада туктатып тәфтишлиләрме инде, йә? Әйдүк, әйдүк... Хәзер Ләмига әбиең табын җәяр.

Аш бүлмәсендә инде хуҗабикә әби нидер әзерли, борынны рәхәтләндереп, таба исе чыккан иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: