Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

– Тарихыбызга күз салсак, без таркаулыгыбыз аркасында элек тә дәүләтебезне үз кулларыбыз белән урысларга биргәнбез бит инде! Безгә һәрвакыт бердәмлек җитми...

Романны башыннан монда басып укыгыз.

2

Ә бит нинди өметләр, изге максатлар белән башлаганнар иде көрәшне! Патшаны төшерүгә үк татар үз дәүләтчелеген коруны кайгырта башлады. Тик... күбрәк ул корылтайлар, съездлар җыюга кайтып калды бугай. Ильяс аларның барысында да катнашты кебек. Күбесенең әле түрендә – президиумында утырды. Соң ул бит бу вакытта Бөтенрәсәй мөселман Хәрби шурасының җитәкчесе, бер чорда аның авызына карап торган меңнәрчә гаскәри бар иде. Егерме ике яшьлек сәрдар!

Нинди генә ялкынлы нотыклар сөйләнмәде ул корылтайларда! Кайсысы хәтта унар, унбишәр көнгә сузылыр иде. Тик Ильяс Алкин өчен бер нәрсә һәрвакыт ачык булды: үз хәрби көчең булмаса, милли азатлык турында әллә ниләр сөйләсәң дә, алар буш сүз булып кына калачак. Кичекмәстән татар солдатларыннан торган милли корпус төзергә кирәк! Һәм ул бу максатны тормышка ашырды да. Румыния фронтында Литва татары генерал Сулькевич җитәкчелегендә өч дивизиядән торган мөселман корпусы оешты. Генерал дүртенче дивизияне дә туплый башлаган иде дә... Ул арада большевиклар дәүләт түнтәрелеше ясап, властька килде.

Казан гарнизонында да Хәрби шура җитәкчелегендә утыз мең тирәсе татар солдатлары бар иде. Ләкин... Ләкин шул!

1917 елның 27 октябрендә Казанда да идарәне большевиклар үз кулына алды. Социал-демократ буларак, Ильяс башта аларга хәерхаһ та булган иде. Урыс булмаган халыкларга милли мөстәкыйльлек вәгъдә итәләр, үз язмышыгызны үзегез хәл итегез дип тә, күңелне алгысыталар. Ул шул ук көнне Хәрби шураның ашыгыч утырышын җыйды. Петроградка большевиклар исеменә телеграмма юлладылар: «Хөкүмәт демократия кулына күчте. Совет власте шигарьләрен көчебездән килгәнчә үткәрергә тырышабыз».

Утырыштан соң аның бүлмәсенә Газиз исемле солдат-депутат керде. Казаннан ерак түгел бер авылдан булган бу егетне Ильяс яхшы белә иде. Милли җанлы чын фидакяр, телгә оста, белемле, язу-сызу белән дә шөгыльләнә иде булса кирәк.

– Белмим, дөрес эшләдекме большевикларның властька килүен хуплап... – диде ул, тәмәке кабызып. – Мин фронтта аларның агитаторларын шактый күрдем. Икейөзле, алдакчы бәндәләр күбесе. Алар бит үз макстларына ирешер өчен теләсә нинди вәгъдә бирүдән дә тайчанмый. Ә төп максатлары – власть.

– Соң, һәр сәяси партиянең максаты – власть инде, – диде Ильяс. –Болар бит ачыктан-ачык яза, менә кара, – дип, Газизгә большевикларның мөселманнарга мөрәҗәгатен сузды. – Әнә укы: «Мусульмане России – татары Поволжья и Крыма, киргизы и сарты Сибири и Туркестана, турки и татары Закавказья, чеченцы и горцы Кавказа, все те, мечети и молельни которых разрушились, верования и обычаи которых попирались царями и угнетателями России!» Керенскийдан мондый сүзләрне көтә ала идекме?

– Кәгазь түзә, кызармый, – дип, Газиз мөрәҗәгать текстын читкә этте.

– Соң син аларның Лениннарын укыган идеңме? Троцкийны? Алар бит бөтендөнья инкыйлабы ясыйбыз дип хыяллана, үз куллары астына барлык халыкларны алырга җыена. Диктатура урнаштырып! Нинди татар, нинди сарт?! Әле аларның власте ныгымаган, шуңа гына сандугач булып сайрыйлар. Безне алдарга күпме кирәк?

– Ярар, – диде кырыс кына Ильяс. – Син нәрсә тәкъдим итәсең соң?

– Алар кебек үк кыланырга кирәк. Әлегә безнең кулда бераз көч бар, без үзебез иң чын большевиклар дигән булып, Казанда законсыз рәвештә власть башына менеп утырган Олькенецкий, Шейнкманнарны себереп түгәргә һәм тиз арада Татарстан совет җөмһүрияте игълан итәргә!

– Бу бит сугыш дигән сүз!

– Кан коймыйча гына дәүләтне сиңа кем китереп бирсен? Шундый максатны куйгансың икән, корал, хәйлә, мәкер – барысын да файдаланырга кирәк. Лениннан өйрән, инкыйлабны ак пирчәткә киеп ясамыйлар, ди ул.

– Әгәр дә большевикларның көне санаулы булса?

– Анда күз күрер. Күпме сүз боткасы пешерергә була? Селкенмәсәк, безнең гаскәриләр таралып бетәчәк. Сугышмыйча гына гаскәр туплап торып булмый. Эшсезлектән таркала башлый ул. Болай да инде авылларына кача башладылар. Большевик агитаторлар бертуктамый аларны безгә каршы котырта. Трибуналлар юк, бернишли алмыйбыз, демократия!

– Берничә көннән Казан хәрби округының татар сугышчылары корылтаен җыябыз. Әйдә, шунда...

Газизнең йөзе чытылды.

– Корылтай, мырылтай... Һаман туймадыңмыни әле, Ильяс? Күпме чәйнәргә була? Халык алдында сөйли торган сүзмени бу? Көтелмәгәндә һөҗүм итсәң генә, җиңү ихтималы бар. Бөек эшләр корылтайларда хәл ителми. Берничә кешенең тәвәккәллегеннән тора ул. Тәвәккәлләргә кирәк: йә пан, йә пропал.

Ильясның тавышы чатнап чыкты:

– Газиз, мин андый авантюрага бара алмыйм!

– Үкенерсең, тик терсәкне тешләп булмас, – дип, Газиз чалыш елмайды да солдатларча җәһәт кенә торып, ишеккә атлады. – Мондый мөмкинлек меңгә бер була.

Россия халыкларының язмышын Учредительное собрание хәл итәр дип ышана иде Ильяс, һәм дәүләтнең киләчәге федерация булачагына иманы һәрвакыт камил булды. Большевиклар да Учредительное собрание карарларына буйсыначакларын икърар итә. Ничек инде шундый чакта Газиз әйткән авантюрага барасың? Бу бит дәүләт җинаяте!

Менә корылтай башланды. Кайнар башлар монда да байтак иде. Менә сүзне Хәлил Сафиуллин алды:

– Тарихыбызга күз салсак, без таркаулыгыбыз аркасында элек тә дәүләтебезне үз кулларыбыз белән урысларга биргәнбез бит инде! Безгә һәрвакыт бердәмлек җитми. Әйдәгез, хәзер, бердәм булып, форсаттан файдаланып, бүген үк «Идел-Урал штаты»н игълан итик. Тупраклы мохтарият – менә безнең мөкатдәс максатымыз! Бабалардан калган үз тупрагымызда үзебез хуҗа булырга тиеш!

Аның артыннан ук мөнбәргә Габдулла Габдерәшитов дигән прапорщик йөгереп менде.

– Казан хәрби округында солдатлар язгы көндәге кар кебек эреп юкка чыга бара. Большевиклар аларны өйләренә кайтып китәргә котырта. Көтү-көтү качалар. Татарлар да шул коткыга иярә. Рәсәй башына кем килсә дә, хәрби гаскәребез булмаса, безне тузан урынына тарих сәхнәсеннән себереп түгәчәк. Шуңа күрә Казанда, Уфада, Оренбургта өч запас татар полкы төзеп, Укчы бригадага берләштерергә кирәк. Кабаланмыйк, ләкин ашыгыйк!

Ильяс Алкин да тәвәккәл адымнар ясарга кирәклеген аңлый иде, әлбәттә.

– Дөресен әйткәндә, хәзер Россиядә легитим хөкүмәт юк, – диде ул үзенең чыгышында. – Шуңа күрә безгә кичекмәстән Идел буе халыкларының федерациясен, ягъни Идел-Урал штатын оештыра башларга, әзерлек эшләре беткәч, аны игълан итү озак эш түгел. Хәзер һәр милләтнең үз мәнфәгатьләре өчен көрәшү чоры. Әлбәттә, татар гаскәрен төзү эшен дәвам итәчәкбез. Ансыз милләт хокукларын саклап та, яклап та булмаячак. Минемчә, Милләт Мәҗлесен Уфадан Казанга күчерергә, аңа татарларның Учредительное собрание вазифасын йөкләргә вакыт. Һәм аның чираттан тыш корылтаенда кичекмәстән татарларның территориаль автономиясен игълан итәргә тиешбез. Чувашлар, марилар безгә кушылырга тели, алар белән без Идел-Урал штатларын тәшкил итәчәкбез. Башкортлар кушылырга теләми икән, бу аларның хокукы, уңышлар телибез, юлларына ак җәймә!

Корылтай карарына шулай дип яздылар да. Россия Федератив республикасы игълан ителүнең икенче көнендә үк, 1918 елның 6 гыйнварында Милләт Мәҗлесе, гәрчә Казанга күчмәсә дә, федерациянең субъекты буларак, Идел-Урал штатын төзү турында белдерде.

Тик большевикларның нияте башка иде шул.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев