Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (роман)

1

Ташкент вокзалында Ильяс Алкинны бер яшь хатын-кыз каршы алды. Егермедән яңарак кына узган булса кирәк. Әле ничә еллар элек кенә андыйларны «сазаган кыз» дип атарлар иде, хәзер әйтеп кара! Әнә нинди ышанычлы адымнар белән каршыга килде, соры күзендә нинди тәвәккәллек! Кызыл косынкасыннан ташып чыккан коңгырт чәче маңгаена төшкән, ул аны ара-тирә кул сырты белән генә уң якка авыштырып куя. Иреннәре тыгыз, елмайганда, тип-тигез ак тешләре эреләнеп җемелдәп китә. Өстендә аксыл зәңгәр блузка, күлмәгенең итәге ботларының тулылыгына игътибар итәрлек чама белән тегелгән. Ильяс, күз-керфеген кытыклаган уйларыннан оялып, карашын читкә алды. Яшь җилкенчәк түгел бит инде ул, ир уртасы кеше, бүген генә иртән чигәсендәге ике бөртек чал чәчне йолкып аткан иде. Уза гомер! Ләкин бит йөрәк... сүрелмәгән әле, Аллага шөкер. Дөрес, елганың үз ярларына кайтып төшеп, камышларга кагылудан да сөенеч эзләгән фасылы хәзер. Ул үзе дә сизмәстән як-ягына карап алды. Шымчыларның арттан күзәтүенә ул инде шулкадәр күнеккән, урамга чыгуга ук аларны карашы белән тамгалап куя иде. Тик бу юлы беркемне дә тапмады, гаҗәп! Әллә соң кул селтәделәрме файдасыз күзәтүдән? Инде ун елдан артык ул бернинди сәясәткә катнашмый, сәясәт мәсьәләсендә сүз башланса, тизрәк ул тирәдән качу ягын карый. Бар белгәне, бар язганы – икътисад гыйлеме, дөресрәге, Төркестанның җәгърәфик икътисады. Ул шул дөньяда, башкасы аңа кирәкми дә... Сәясәт белән шөгыльләнү аңа моңарчы гел бәхетсезлек алып килде, күңелен үкенечләр белән сипләде.

Әлбәттә, сәясәттән бөтенләй үк арынып булмый. Маңгай күзен капласаң, күңел күзе барысын да күрә. Барысы да аңлашыла, алда татар өчен сәмави нурның очкыны да юк, һәм җилдә дә ике аякта басып калырга форсат елдан-ел кими. Нишли аласың? Җилгә каршы төкерүдән ни файда? Телне йозакта тотып, үз буразнаңнан чыкмаска, вөҗданыңны саклап, нәҗескә буялмый яшәргә, үзеңә тиешле эшне җиренә җиткереп башкарырга. Монысы да җиңел түгел бүгенге заманда.

Кыз инде аның каршысында басып тора, елмая – әйтерсең, кояшта янган каратут йөзеннән нур тама иде.

– Профессор Ильяс Алкин сез бит ул?

– Мин! – диде Ильяс та, авызын ерып. – Ә сез кем буласыз?

Бу юлы Ташкентка Ильяс Алкин Баку аша килде. Төркестанга бу аның бишенче сәфәре иде. Хәер, бу вакытта инде Төркестан атамасы рәсми даирәләрдә бик телгә дә алынмый; нигәдер бу сүзне большевиклар өнәмәде, борынгы илнең исемен Урта Азия дигән сүзтезмәгә алыштырдылар. Төркестанны берничә җөмһүрияткә парчалау да әлеге борынгы атаманың киләчәктә телдән бөтенләй төшеп калуына сәбәп булачагы билгеле иде. Мондый кансыз, мәкерле сәясәт, мең төрле ялганга төренгән тарихның кайсы чорларында тагын үткәрелде икән? Макиавелли башына килмәгән мәкер җәтмәсе! Ильяс елмайды, фетнә уйларын башыннан куарга тырышты. Тик ничек куасың? Алар синең белән, төнен дә, көндезен дә зиһенеңне чорнап алган. Тышка гына чыгармаска кирәк! Берәр кайда сүзгә әверелеп телдән ычкынсалар – ә хәзер җасуслар адым саен! – бик тиз бөтереп алырлар да «пантюркист» тамгасын маңгаеңа чәпәп тә куярлар, әллә ничә илнең шпионы итәрләр, Алла сакласын! Тамга белән бергә пулясы да озакламас. Аларның талканы коры. Патшаны «канечкеч» дип сүгәләр иде, хе-хе... Большевиклар тәхеткә менгәнгә инде дистә елдан артты. Көннәре санаулы булыр дип, баштарак күңел юатучылар күп иде. Бетте андый өмет. Халык бөкресенә ныклап менеп утырдылар. Озакка. Корыч мыеклы, тимер йодрыклы диктатор Рәсәйгә мач килеп тора, халык әле йөз елдан соң да тынын чыгаралмас. Курку инде җелеккә сеңеп, туасы сабыйларның тамырына күчә. Хәер, кан белән генәме?! Һава белән дә күчә икән ул, сулыш белән ияреп бара – курку дигән йогышлы чир!

Кызыйны тәгаен аны каршы алырга җибәргәннәр, ахрысы, Курдиев үзе килә алмагандыр. Югыйсә Ильяс әкәсен җөдә хөрмәт итә торган студент иде. Мәскәүдә КУТВны тәмамлап, ике ел элек кенә туган ягына кайтып китте, бераздан аны яхшы ук югары урынга да үрләттеләр. Ильясның да бераз өлеше булды. Үзбәкстан Үзәк башкарма комитетында эшләүче күптәнге танышы Любецкий сорагач, Курдиевны мактап, рекомендация язган иде.

– Мин Луиза! – диде кыз нигәдер шатланган кебек.

– Луиза?

– Әйе, Луиза! – Кыз, менә мин шундый, дип горурланган сыман башын өскә чөйде. – Миңа сезне каршы алырга куштылар.

– Луи-иза... Мулла кушканы нинди? – дип, сердәшлеккә чакырып, Ильяс сул күзен кысып куйды. Большевиклар властька килгәнче мулланың Алла язмаган ниндидер Луиза исемен мөэмин-мөселман баласына кушмавы Мәнди анасына да билгеле. – Хәер, әйтәсең килмәсә... – Ул үзе дә сизмәстән кызга син дип эндәшә башлады.

– Сездән берни яшереп булмый икән, – дип, тагын елмайган булды кыз, тик күзе салкын иде, артык төпченгәнне өнәмәде, ахрысы. – Телне сындырырлык ул. Урыс түгел, татар үзе дә әйтә алмый. Ләйлигөлбәдәр... Өч гонсырлы. Комсомолга кергәч, иптәшләр белән киңәштек тә Луиза дип алыштырдык. Миңа ошый! Сезгә ошамыймы әллә? – дип, тагын Ильяска сынап карады.

– Нишләп ошамасын? Революцион! Йә Луиза, кая киттек? Любецкий кайда урнаштырырга кушты?

– Иптәш Любецкий иң әүвәл сездән каршы алмаганы өчен гафу үтенергә кушты. Аны Бохарага партия йомышы белән юлладылар. Элекке студентыгыз Курдиев та Ташкентта түгел.

– ЦИКта эшлисеңме?

– Практикада. Әле мин Урта Азия университетының шәркыят бүлегендә укыйм. Дүртенче курска күчтем инде.

– О-о... Нинди телләрне өйрәнәсең?

– Гарәп, фарсы, инглиз.

– Менә бит мине нинди зыялы сеңелкәш каршы ала! Татар белән урыс телләрен дә өстәсәң, чын полиглот икәнсең. Ә-ә, тагын үзбәк теле дә бар бит әле.

– Сезгә Иванов паркына якын гына миһманханәдә бүлмә әзерләп куйдык. Бөтен уңайлыклары да бар.

– Тәрәзәме? – дип, тагын шаяртырга булды Ильяс. Бәтәч, кара инде син, әлеге кыз белән гел генә дә шаяртасы килеп тора түгелме соң, әттәгенәсе! Һәм шаяртулары да үзенә хас булмаганча артык тапталган, артык аңгыра чыга, ахрысы. Нидән бу, дип, чын күңелдән гаҗәпләнде ул үзалдына.

Кыз борынын җыерды.

– Бер дә көлке түгел. Ташкент хәзер яңара, заманча миһманханәләр дә шактый. Күрерсез менә!

– Миңа, киресенчә, кадими мәхәлләдә урнашырга иде, – дип, Ильяс кызга ихлас эндәште. – Чын шәрекъ исе килеп торган, тарих тузаны уйнап торган...

Арык челтерәдеме, Луиза, баягыдай, башын җиңелчә өскә чөеп, рәхәтләнеп көлде.

– Тузанны табу кыен булмас... Тарихны мин үзем дә яратам. Ташкент – бик борынгы шәһәр. Шаш дип атаганнар элек, беләсездер? Тик... – Ул иренен бөрештереп куйды. – Сезне бит Иванов паркына урнаштырырга куштылар.

Ильясның йөзе кырысланды.

– Миңа беркем дә куша алмый, мин индивидуаль командировкада. Кайда телим, шунда урнашам. Миңа борынгырак җир кирәк.

Луиза шактый гына уйланып торды. Бик үк җиңел мәсьәлә түгел иде, ахрысы, аның өчен. Йөзеннән болытлар агып үткәндәй булды, алар мизгел саен төсен үзгәртте – әле кара, әле ак... Ниһаять, аклары өстенлек алды:

– Белмим, риза булырсызмы икән, – диде ул, икеләнеп. – Без Бишагач мәхәлләсендә үз йортыбыз белән торабыз. Бакча эчендә кечтеки генә бер өй. Анда сезгә урын табылыр иде. Атам каршы килмәс, дип уйлыйм. Ул сезне ишетеп белә. – Бераз тын торгач, нигәдер тиктомалдан кызарып өстәде: – Татарда сезне белмәгән кеше юктыр.

Ильяс исә ирексездән кашын җыерды. Әйе, беләләр. Андый хәбәрдарлыктан ничә еллар дәвамында никадәр кыен күрүен дә ул үзе генә белә. Хәер, барысы да вакытлы. Татарның большевиклар язган тарихында аңа урын юк, булган хәлдә дә хурлык баганасына гына беркетәчәкләр, монысын да ул яхшы белә. Әйе, киләчәгем бик томанлы, һәм бармы әле ул, дип әрнеп уйлады ул. Аны бит гел талап, талкып торалар. Һәм үз кардәшләре, шул ук татарлар. Инде күзгә-башка бәрелми генә тынычлап яшим дигәндә, Әминә Мөхетдинова Мәскәү матбугатында аны хәкарәтләп, әнә нинди мәкалә чыгарды. Бәлки, аны мәҗбүр иткәннәрдер, дип уйлады ул, күптәнге таныш хатынны акларга теләгәндәй. Әминә партиянең Үзәк Комитетында ниндидер бүлектә эшли иде. Һәркемнең исән каласы килә... Кеше башына басып булса да, дулкын өстендә торасы килә. Кеше кайгысы кештәктә. Басылган адәмнең нинди газаплар кичерүен ул бит уена да китереп карамый. Ләкин бу системада алай гына исән калып буламы соң? Бүген син кемнедер ашыйсың, иртәгә сине кемдер ашый. Ильяс авыр сулады. Тарихта болар барысы да булган. Тик тарихның кайчан сабак биргәне бар әле?

Ул арада аларны алты-җиде хәерче бала сырып алды. Өсләрендә алама кием, чәчләре җиткән, каралып, чебиләнеп беткән кулларын сузып, Ильясны бөтенләй коршауга чолгадылар.

– Дядя! Дядя! Помоги! С голоду подыхаем!

Ильяс, каушап, кесәсен капшады. Вак акчасы калмаган түгелме соң?

Куен кесәсеннән портманесын чыгарып, кәгазь акчаны күз алдында биешкән кайсыдыр учка сонды.

– А ну, кыш отсюда! Сейчас милицию вызву! – Луизадан мондый кырыслыкны көтмәгән Ильяс, миңгерәү бозау кебек, аның җитәкләвендә читкә атлады. Хәерче балалар да биргәнгә разый булып, каядыр юкка чыкты.

– Авызыңны ачып торсаң, чишендерергә дә күп сорамаслар, – диде Луиза тагын мөлаем тавыш белән. – Көтүләре белән Рәсәйдән киләләр. Янәсе, Ташкент – город хлебный! Милиция, аулап, детдомнарга ташый, икенче көнне тагын шул ук хәл.

– Рәхәттән йөрми инде алар, – диде Ильяс, балаларны кызганып. – Күренеп тора бит: бәхетсез җаннар.

– Жәл, әлбәттә. Тик нишлисең, Ташкент та бөтен ятимне сыйдыра алмый. Кыенлыклар күп әле. Тик елап утырырга вакыт юк. Сыйнфый көрәш корбансыз булмый.

Ильясның бу турыда сүз озайтасы килмәде. Ул, әлбәттә, бу бәхетсез балаларның кем икәнен яхшы белә. Ач-ялангач килеш поезд түбәләрендә качып-посып, ни өчен Ташкентка атлыгулары да аңа сер түгел. Колхозлар төзибез дип, авылларны пыран-заран китерделәр. Ачлыктан егылып үлгән кешеләрне азмы күрде ул? Егерме беренче елдан соң, яңа гына оешкан Татар республикасында, ярты миллионга якын татар кимеде. Инде менә хәзер... Ул, әрнеп, чыраен сытты. Кыз һаман сөйли иде:

– Тиздән бу проблема хәл ителәчәк. Алар барысы да детдомнарда яхшы тормышка тиенер, – диде ул, Ильясны тынычландыргандай. Үзе, тагын да кызыксына төшеп, аңа текәлде. Кара әле, утны-суны кичкән ир-ат, ә үзе нинди хисле, йомшак күңелле...

– Бишагачны беләм, – диде Ильяс. – Бик гүзәл җирдә. Әйе, сезнең йортта урнаша алсам, бик мәмнүн булыр идем. Аерым бүлмә бардыр бит?

– Абыйдан калган бүлмә бар...

– Менә бит нинди яхшы булды! Әйдә, сеңлем, киттек тизрәк! – Ул, талчыбыктан үргән арбаның кузла башына менеп кунаклаган елкычыга кул болгады. – И-и Ләйлигөлбәдәр, кыңгыраулар чыңлатып килеп керербез сезнең йортка. Бөтен Ташкент шаккатсын!

– Шаян кеше икәнсез, – диде Луиза сүрән генә.

Ильяс сары күн белән тышланган затлы чемоданын аяк астына көч-хәл белән куеп, юлдашына борылды. Арба кысан иде, кыз кыенсынып, читкәрәк тартылды. Кызыл косынка бөркәнеп кенә, гасырлар дәвамында канга сеңгән әдәптән ваз кичеп булмый шул. Хәер, кеше озак дәверләр тупланган яхшы сыйфатлардан гаҗәеп рәвештә тиз арына. Ун еллар элек «камсамулларның» үз җыеннарында гына түгел, урамнарда «ирекле мәхәббәт» даулап, ниндидер «бер стакан су» шигарен күтәреп нәмаишләр үткәрүен ничек тиз генә онытасың? Ләкин андый башбаштаклык белән көчле дәүләт корып булмый, Кремльдәге «корыч мыек» моны тиз аңлап алды, озак та үтмәде «советча» гаилә төзү турында сөйли башладылар.

Ил өстенә яңа дин канат җәйде. Менә бу янәшәсендә утырып баручы кыз шуның бер абыстае инде. Хәер, бу әле шәкерт кызый гына... Абыстайларны да күп күрде Ильяс, кабат күрергә Алла язмасын! Әнә Әминә... Хәер ул гынамы? Зөһрә Баимбетова егерменче елда Габделбарый Батталны Чекада аттырыр өчен ире белән ни генә кыланмады! Яңа гына Татар Совет Социалистик Җөмһүрияте төзү турында фәрман игълан ителгән, ә губкомдагы мөселман секциясенең бөтен кайгысы – Габделбарый Батталны аттыру! Сәлах Атнагуловның шуларга кушылуын кара әле син? Хәер, Уфадан килгән бу элекке эсерларны Ильяс яхшы белә иде. Галимҗан Ибраһимов сыңарлары. Гади татар мөхәррире Батталга шулкадәр нинди үчләре булган? Хәзер әнә үзләренә кемнәрдер шулай үчегә бугай. Кешегә чокыр казыма, дигәннәр шул борынгылар, үзең үк шунда төшәрсең. Тик кеше башына басып, ничек булса да, исән калырга маташканда, кем аны уйлап тора?

Төрле корылтайларда «хатын-кыз иреге, хатын-кыз тигезлеге» ди-ди лаф органда, болай килеп чыгасын кем уйлаган? «Партийный» татар хатыннары бигрәк яман, хуҗаларыннан да аяусыз кылана. Шул рәвешле өстәгеләрнең ышанычын казанырга телиләр, күрәсең. Колониаль изелгән халыкка хас сыйфат – бер-берсенең башына баса-баса өскә омтылу. Андый мөмкинлек туды хәзер: яңа динне кабул ит тә «корыч мыек»ны алла ит. Бер шагыйрь кисәге – Кави Нәҗмиме соң? – язган бит: «Кояшыбыз безнең, Аллабыз, Синнән башка тын да алмабыз!»

Изге урын буш тормый.

Мескеннәр аны барыбер ни белән булса да тутыра.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: