Гарасат (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

 

Яшь алмагач ботагы кебек нечкә ай...

— Әгәр бабаңның алтыннарын тапмаган булсаң, авылда калмый идең инде

син, улым. Нишлисең җирдә, кесәң такыр килеш?

— Белмим, әти, белмим. Может, калган да булыр идем.

Байтимер шулай диде дә беравык тынсыз торды. Ул эченнән генә әтигә

сөйләргә микән теге хәлне, юкмы дип уйлана һәм әле һаман ныклы гына бер

фикергә килеп бетә алмый иде. Сөйләсәң дә ышанмас! Бәлки, ышаныр? Ни

дисәң дә әти бит. Ул аның юк-бар сүз сөйләмәячәгенә, әлбәттә, ышаначак.

Яшь вакытта ук хәтерли: Апуш мулла белән якын дуслар иде бит алар. Әнә,

Борис абый малае Варисны Гарәбстанга ук җибәреп укытырга акчасын тапкан.

Ә үзе Казанга китеп барган Мәхмүт хәзрәт урынына Байтамак мәхәлләсенә

имам итеп Варисны түгел, Апуш мулланың оныгы Җәмилне билгеләттергән.

Аңламассың бу картны!

— Җәмил хәзрәт бик акыллы, җайлы, гыйлемле кешегә охшаган. Сиңа күктә

очраган галәмәт ни булды икәнлеген аннан сорап карыйммы әллә?

— Әти, әйттем бит инде, ике ел вакыт бар әле минем. Сиңа алданрак

сөйләдем. Ачуланма, әти, алма бакчасына син алган яңа каравылчыны күрмәсәм,

бәлкем, әлегә сөйләми дә торган булыр идем. Ни исемле дисең әле син аны?

Кинәт бирелгән бу сорау Байбулат аганы каушатып җибәрде, чөнки яңа

каравылчының исемен хәтерләми ул. Әллә белеп онытты, әллә чынлап та

белми.

— Тел очында гына тора инде менә.

— Әти, аңладым. Исемен дә белмисең син аның! Бер белмәгән кешене

каравылчы итеп алгансың!

— Беләм! Ник белмәскә?! Мин ул кешене әллә кайчаннан ук беләм шикелле

инде менә!

— Шикелле булгач, әйбәт инде ул...

— Ярый, тынычлан әле, белмәсәм, онытканмындыр гына. Сорармын

үзеннән, бүген үк.

Әтисенең борчыла башлаганын күреп, Байтимер аны тынычландырырга

ашыкты:

— Ярар инде, әти, борчылма юк-барга. Менә бу Галин дигән кеше белән

нишләргә диген син? Әллүки күле шуның аркасында гына юкка чыкты, диләр...

Гаҗәп! Моңа ышанасы да килми, әлбәттә. Ышанып була торган хәл түгел!

Элек акчалылар әйбәт җирләрне, күлләрне сатып кына ала торганнар иде.

Бу акча да чыгарып тормаган! Безнең Тәбәнәк тау урманына да кызыга икән.

Приватизациялим, дип әйтә икән ди.

Карт ризасыз рәвештә Байтимергә күтәрелеп карады.

— Нишләп «ди» дип утырасың әле син! Күл хәтле күл җир астына

убылып төшеп китте. Хәзер урман дип йөри, дисең. Нишләп аны үзең барып

белешмисең?! Син бит ул тирәдә...

— Әйе, әти, авыл кешеләренә бүлеп биреп, фермер хуҗалыклары оештырам

дигән идем! Шуннан ни?! Әле аэродром төзергә дә исәп юк түгел иде. Бәхти

әнә атлар фермасы ачарга да хыяллана. Тик Камышлыда эшләре бармый әле

аның.

— Минемчә, Әллүки күле кире кайтыр, бәлкем. Камай да шулай дип сөйләп

йөри икән. Бәлки, анда шифаханә кебек, үз кешеләребез өчен генә инде, берәр

дәвалау пункты ачаргадыр?

— Әти, анда бүген бер нәрсә дә ачып булмый әле. Ул җиргә, әнә, хуҗа

табылырга тора. Зур түрә. Ул кешенең теләсә кайда сүзе үтә. Аннан соң,

әти, пожалысты, шул җүләр Камай сүзен сөйләп йөрмәгез инде, ә! Кеше

көлдереп!

— Ышандырып сөйли бит ул, шайтан малай!

— Әйе! Ышанган ди берәү аңа! Әнә, киленең Нурбикә кебек хыялыйлар

ышаналар! Хәзер икесе дә күлнең кире кайтканын көтеп йөриләр.

Байбулат ага дәшмәде.

— Син әйт әле миңа: Кабык күле буендагы урманны, мин әйтәм, әллә

төпләп атасы инде? Урман димәсәң, хәтере калыр. Безнең бит Әбиләр сазлыгы

буенда, әнә, нинди яшь яңа урман күтәрелеп килә. Тәбәнәк тау урманы да

безнеке әле хәзергә.

— Әбиләр сазлыгының аргы ягында Камай күптән Сабантуй мәйданы ясап

куйган икән инде. Шулай дип ишеттем.

Байтимер тагын бер тапкыр әтисе авызыннан Камай сүзен ишеткәч, бу юлы

ачуланып тормады, бары көлемсерәп кенә куйды.

— Ул Камаегыз кичә минем янга да кереп утырды. Нәрсә ди, син дәүләт

төзеп маташасың. Бар эшең дә уң бара. Тик дәүләтеңнең нигезе бар, стенасы

бар, түбәсе генә тишек әлегә, ди. Нинди түбә турында сөйлисең, дим? Дәшми.

Барыбер түбәгез, юк сезнең, ди. Һаман үзенекен тукуын белә. Рәсәегезнең дә

түбәсе тишек, шуңа күрә ачык түбәдән кар-яңгыр кереп утыра, берзаман ул

су фундаментыгызны чылатып, нигезегез дә ишеләчәк әле, ди. Нәрсә әйтәсең

аңа, малайның үз түбәсе киткән вакыт булгандыр инде.

— Миңа да сөйләп китте ул боларны, алма бакчасына килеп. Теге яңа

каравылчы белән бергә идек. Ул да тыңлады. Соңыннан, бу баланы ошаттым

мин, диде. Кай җирен ошаткандыр? Матур итеп сөйли белүендерме?

Шулчак капкадан, атылып-бәрелеп, корсагы борынына җиткән Нурбикә

килеп керде. Ул, капкасын да ябарга онытып, ишегалдына узды һәм бусага

төбендә Байтимер белән каенатасын бергә күреп, әүвәл шатлангандай итте,

аннары, сулышына каба-каба, аларга яман хәбәр җиткерде: «Борис абыйның

үле гәүдәсен тапканнар! Зират буендагы кычытканлыкта!» Байтимер, хатынының

болай атылып-бәрелеп йөрүен күргәч: «Нигә үзеңне сакламыйсың?» — дип

ачуланырга теләде, ләкин ачкан авызы шул килеш калды.

Әлеге хәбәр икесен дә яшен суккандай итте. Байбулат ага, аптырап, малаена

карады.

— Юк, әти, мин аны эшкә кире алган идем инде. Дөресрәге, айны да кил,

гариза яз, кире элеккеге эшеңә урнашырсың, дидем. Хәтта элеккеге урынга да

түгел... Тагын да зуррак эшкә. Теге олигархны кем дидең әле син, фамилиясе,

дим? Әйе, Галин. Аның янына барырга тиеш иде ул! Әллә, әллә, шул бандитлар...

— Байтимернең сүзе капылт өзелеп калды, буенда бала йөрткән хатыны янында

бу хакта сөйләшәсе килмәде бугай.

Шул кичне Байтимер Баймурзинны, Казанга алып китеп, вакытлы

изоляторга ябып куйдылар... «Әллә Борисның үлемендә мине гаеплиләр инде!

Аңламассың», – дип уйлады Баймурзин. Баксаң, аны башка нәрсәдә гаеплиләр

икән, һәм сорау алуны да полиция оештырмады... Ләкин эшләр ул уйлаганча

ук гади генә түгел икән. Төн уртасында Баймурзинны Түбән Новгородка ук

алып киттеләр. Аның соравына каршы бары бер генә сүз белән: «Коррупциягә

каршы көрәш акциясе», — диде сары мыеклы капитан. «Кара боларны, эшләргә

дә ирек бирмиләр бит!» — дип көрсенде Байтимер, аның җавабын ишеткәч.

Борис сүзен дәлил итеп, үзенә зур һәм нахак гаеп ягачакларын белми иде

әле Баймурзин. Үз хәле хәл булса да, ул, бик борчылып Борис хакында уйлана

һәм бу коточкыч хәлгә аның тамчы да ышанасы килми иде. Кемгә кирәк булды

икән соң Айсинның үлеме? Бер гөнаһсыз кеше иде ләбаса ул! Әйе, Байтамак

бистәсен оештырып йөргәндә, Байтимернең уң кулы буларак, күпләр белән

ачуланышырга да туры килгәндер? Кайбер кешеләрне үпкәләткәндер дә? Тик...

тик шул рәвешле, зират буенда сарык урынына суеп атарлык ни яманлык кылган

соң ул?! Борисмы? Юк, Борис бернинди яманлык та кыла торган кеше түгел

иде. Туры сүзле кеше, дөресен әйтә, каты әйтә торган иде. Ләкин аның туры

сүзләре Байтимергә башкаларга караганда күбрәк эләгә иде. Алар пыр тузып

бәхәсләшә, тик әлеге бәхәснең ахыры, кайсы якның җиңүе белән тәмамланса

да, яхшы бетә, алар уртак фикергә киләләр, туганнар кебек кочаклашып, янә

эшкә керешәләр иде.

Байтимер ирексездән авыз эченнән генә белгән догаларын укырга кереште.

Һәм аннары: «Әлиф. Ләм. Мим», — дип куйды. Әлиф. Ләм. Мим. Теге чакта

кемдер бу сүзләрне колагына пышылдады түгелме? Хәер, пышылдап әйтмәде

бит: ошбу сүзләрдән барча галәм яңгырап торды сыман... Әлеге сүзләрнең

мәгънәсен Байтимергә Мәхмүт хәзрәт төшендереп бирде. Кара, безнең Җәмил

мулла белә микән бу сүзләрнең ни аңлатканын? «Бәкара» сүрәсендәге беренче

аять, әлеге сүзләрне моңарчы берәүнең дә төшендереп бирә алганы юк әле», —

диде Мәхмүт хәзрәт. Шулчак кылт итеп Байтимернең фикеренә балачак хатирәсе

килеп кунды: «Ләм-мим...» Мин дәшмәячәкмен... мин бер сүз дә әйтмәячәкмен...

бу икебезнең арабызда сер булып калачак. Мин «ләм-мим». «Ләм-мим» мин,

яме, борчылма!.. Бу бит алар авылындагы, әйе, әйе, авыл кешеләре сөйләшә

торган гап-гади сүз, ләкин нинди дә булса зур серне саклый торган яки саклау

сүзе: Ләм-мим. Бер сүз дә әйтмәячәкмен. Серне чишмәячәкмен... Баксаң, Ходай

Тәгаләнең бердәнбер серле аяте икән ләбаса!»

Камерада пыскып янган ут бүлмәнең болай да шыксыз диварларын тагын

да шөкәтсезләндергән. Байтимер күзен йомды. Әнә, иксез-чиксез галәм,

биниһая күп һәм гаҗәп гүзәл утлар арасында Җир күренә. Нинди кечкенә ул,

уенчык туп сыман гына! Ә шунда хәзерге минутларда нинди генә хәлләр булып

ятмый торгандыр! Нәрсәгә, ни өчен, нәрсә хакына? Югыйсә галәм күзлегеннән

караганда, кырмыска оясы кебек кенә бит! Хәзер анда, төрле почмакларында,

хәтәр сугышлар бара торгандыр, кырмыскалар сугыша, кырмыскалар яши,

яратышалар; Җир планетасының берәр ягын караңгылык пәрдәсе каплауга,

йөз меңнәрчә гашыйклар күккә күтәрелеп карап, үз йолдызларын эзләрләр,

ул йолдызларга багып, вәгъдәләр бирешерләр. Нинди вәгъдәләр? Нинди хәят

бу Җир шары өстендә?! Әйтерсең, гаҗәеп гравитация көче кырмыскаларны

үз тәненә сыланган балга ябыштырып куйган, кырмыска-адәмнәр шул бал

сазлыгы эчендә. Бал сазлыгы аларның инде күптән эчләрен пошыра, аларның

нәҗес сазлыгына чумасылары килә... Юк, юк, болай гына уйлый бу хакта

Байтимер, болай гына. Җир галәмнән көлке булып күренә. Әгәр моңа алдан

әзерләнмәгән булсаң, галәмгә чыккан һәр кеше җиргә карап кычкырып-

кычкырып, шаркылдап-шаркылдап көләр иде!!! Үз-үзеннән көләр иде ул! Үзенең

бик бәләкәй икәнлеген тоеп көләр иде. Һәм Җирдәге тормыш хакында шул

мизгелдә үк аның карашы, фикере төбе-тамырыннан үзгәрер иде!.. Әнә, Кояш

Җирне җылыта, караңгылык пәрдәсе каплаган урыннарын ай шул ук кояштан

алган нурлары белән яктыртып тора. Җир әйләнә, Җир галәмнең футбол

кырында оча, оча-оча яши, әйләнә-туглана, шул рәвешчә хәят итә!.. Җирдәге

һәр адәм баласын да галәмгә алып чыгасы иде дә җиргә төртеп күрсәтәсе

иде! Баштарак ышанмыйча торырлар! Мөселман өммәтеннән булса, шаклар

катып, аптырап, гаҗәпләнеп һәм, әлбәттә, чарасызлыктан, үзенең көчсезлеген

тойганнан соң: «Ләә иләһә илләллаһү!» — дияр иде, башка дин нурлары аша

Аллаһына табынучы булса, бүтән сүзләрне кабатлар иде. Тик алар нинди генә

сүзләр булса да, Ходайның бөеклегенә, аның илаһи көченә соклану булыр

иде бу. Аннан соң Җирдә кылган яман гамәлләре исенә төшкән очракта, үзен

кирәксез, мәгънәсез бөҗәк белән чагыштырып карап, тагын бер мәртәбә: «Йа,

Аллам!» — дияр иде.

Байтимер хәзер дә үзен монда алып килгән бәндәләрне: «Эш калдырып

йөрисез!» — дип эченнән генә сүксә дә (хактыр ки, Галәмдә булганнан соң да,

бигрәк тә соңгы арада Байтимер Баймурзин үзенең әлеге халәтенә шулчаклы

вак нәрсә дип карый иде ки, аны монда алып килгән погонлы халыкның

тынычлыгын бозуларына гына аптырый). Байтимер аптырашта иде бу көннәрдә.

Алма бакчасындагы яңа каравылчыны күргәннән бирле...

***

Каравылчы гаять озын буйлы, киң җилкәле бер адәм. Ул күп сөйләшми,

хәтта сорау биреп сүз катмасаң, бөтенләй эндәшми. Байтимерне кулга алганнан

соң, үзенә урын тапмаган Байбулат ага алма бакчасына килде. Монда ничектер

тыныч аңа. Юлда килгәндә исенә төште: әлеге адәмнең исеме Сәхабәме, Сәхабиме

иде. Сәхаби... кызык исем... сәер исем... Бәлки, аңа атасы «Сәхап» дип кушарга

теләгәндер дә, авыл советындагы надан секретарь ялгыш «Сәхаби» дип язып

куйгандыр? Борисның исеме кебек. Юкса аңа атасы «Варис», ягъни дәвамчыны

аңлаткан мәгънәле ат кушарга теләгән, ләкин авыл советы секретаре, әлифне

таяктан көчкә аерган Бибиәсма апа, «В» белән «Б»ны буташтырганнан соң, теге

гомерлеккә «Борис» булып йөрде. Йөрде... Байбулат аганың йөрәге дерт итеп куйды.

Җаны кайный, эчендә әллә нинди мәчеләр тырнаша, күңеле дөрес дулкында түгел

Байбулат аганың. Әйе, тынычлык эзләп килде ул алма бакчасына.

Алма бакчасын яңарту Байтимер фикере иде. Әле дә хәтерли Байбулат

ага: бакчаны утыртыр алдыннан Байтимер ничек ялкынланып сөйләгән иде.

«Җир өстенең 5 миллион гектар җирен алма бакчалары алып тора, — диде ул

җыелган халыкка карап. — Хәтерлим: элек бар иде безнең колхозның алма

бакчасы. Җитмеш тугызынчы елгы салкыннар вакытында алар өшеп беттеләр.

Без алманың нинди файдалы җимеш икәнлеген беләбез. Шуңа күрә кибеттән дә

гел алма сатып алырга тырышабыз. Ләкин нинди алма сатып алганлыгыбызны

гына белмибез. Һәм нигә аны хәләл акчага сатып алырга тиеш ди әле без!

Үзебездә үсә торган җимеш ләбаса ул! Һәммәбезнең хәләл ризык ашыйсы

килә. Хәләл ризык ул, беренче чиратта, бисмиллалы. Димәк, чиста ризык.

Тик экологик яктан чисталыгын аның кем тикшергән?! Химия заманында

яшибез. Беләбез бит: казылык-колбасаны гына түгел, хәзер ипине дә кәгазьдән

әвәләргә өйрәнделәр! Ул җиләк-җимеш, карбыз-кавыннар тизрәк өлгерсен дип

нинди генә химикатлар кушмый торганнардыр! Шулар исәбендә алма да бар.

Без бит алманы гына түгел, хәзер карбызны, йөземне дә үзебез үстерә алабыз.

Үзебез үстергән ризык чынлап та хәләл булачак! Хәләл булу, димәк, беренче

чиратта, ризыкның экология ягыннан чиста булуы түгелме соң? Без аларны

балаларыбызга бирәбез, ул җимешләрне имчәк балалары булган әниләр ашый.

Газиз балаларыбызга хәләл ризык ашатырга теләүче кешеләр бармы арагызда?

Бар! Беләм! Ә каршылар юкмы андый-мондый? Юк! Рәхмәт! Хәзер, авылдашлар,

бисмиллаларыбызны әйтеп, эшкә тотыныйк. Хәерле сәгатьтә!»

Менә шулай елга буенда алма бакчасы, йөзем һәм карбыз үсә торган бакчалар

булдырылды. Алма бакчасы аңлашылсын да, ди. Әмма йөзем һәм карбыз үсәсенә

әүвәл көлеп кенә карадылар. Тик апрель аенда ук утыртылган карбызның

уртача шалкан зурлыгында җитешкәнен күргәч, бар да тел шартлатты! Ә йөзем

уңышын кибеттә сатуга ук куйдылар!..

Баксаң, зур эшкә тотыныйм дисәң, күп тә кирәкми икән! Байбулат ага,

шул турыда уйлый-уйлый, бакча ишеген ачты. Ул бу мизгелдә теләсә нинди

хыял диңгезенә чумарга әзер, тик күңелне шыксыз уйлар гына биләп алмасын;

Байтимере кулга алынганнан соң, ата болай да ярты кеше иде. Байтимер кайткач,

ата кеше «зур дөнья» белән элеккеге элемтәләрен инде югалта да башлаган иде

югыйсә. Казанның үзендә генә дә аның күпме таныш-белеше, дуслары бар.

Заманында ул да төшеп калган җитәкче түгел иде, түрәләр белән аралашты,

хәтта Мәскәүләргә барып йөрде. Янында Байтимер булгач, хәзер күп вакытын

Байтамакта гына уздыра һәм таныш-белеш белән алай еш аралашмый карт.

Ләкин ата кешенең улына ярдәм итү теләге шулчаклы зур иде ки, ул янә теге

чактагы халәтенә кайтып, дилбегәне үз кулына алырга тырышты. Бу гамәленең

исә максаты бер генә: ул да булса Байтимерне бәладән йолып калу. Каравыл

өенә керде дә телефонны күтәрде, шалтыратты, сөйләште һәм танышларыннан

үзенә кирәкле кешенең телефонын таптырды. Табып бирделәр. Элеккеге райком

секретаре Габдерәхим Мостаевның малае хәзер Казанда зур түрә булып эшли

иде. Байтимергә, бәлки, ул ярдәм итәр дигән өметле уй-фикер белән аның

телефонын җыйды. Фәрит Мостаев теге вакытта Әллүки ярындагы Әбелхәят

суы белән яңадан дөньяга туган малай иде. Бар ышанычы шунда иде Байбулат

картның! Рәхмәт төшкере, кайлардан исенә килде соң әле авыр вакытта Мостаев

малае?! Байбулат аганың күңеле аз гына урынына утырган кебек булды.

Ул, монда кергәндә, үз уй-мәшәкатьләре белән каравылчының юклыгын да

абайламаган. «Кайда йөри бу, — дип уйлады Байбулат ага. — Бакчага чыгып

киткәндер әле», — дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тышка чыкты. Кичке күк

болытсыз. Алмагачлар ай нурында коена. Ул бакча буйлап ары китте. Ләкин

каравылчы Сәхаби монда да күренми. Байбулат ага, адымнарын тизләтеп, кызу-

кызу бар бакчаны диярлек әйләнеп чыкты. Каравылчы беркайда юк. «Менә сиңа

мә! Бер белмәгән кешене каравылчы итеп эшкә алалар димени!» — дип битәрли-

битәрли янә каравыл өе янына килде. Сәхаби югалды, өй янында да күренми,

ишекләре шыр ачык. Теләсәң, бөтен бакчасы белән күтәр дә кит!.. Байбулат ага,

медер-медер сөйләшкән тавышлар ишетеп, бакча ишеге янына килде.

Сәхаби урам якта, бакча ишеге төбендә үк бер хатын-кыз белән сөйләшеп

тора икән. Байбулат ага ишекне ачты да, ут яктысында хатынның йөзен күрергә

теләп, алга сузылды. Тавышын таныган иде тануын. Бу аларның авылыннан

Сания исемле тол хатын, ут яктысында тәгаен шул икәнлеген күрде. Сания,

Байбулат аганы күреп, беркавым каушап калды, тик аның бу халәте озакка

сузылмады, ул үзенең яңгыравыклы тавышы белән:

— Байбулат абый, безнең туганны эшкә алганың өчен рәхмәт сиңа!

— диде.

— Синең туган? Сәхаби сиңа туган тиямени?

Сәхаби Саниядән узып:

— Мин бар адәм баласына да туган, — дип шаяртты. Тегесенең исә үз

җавабы иде:

— Әйе, менә бик озаклап сөйләшеп утырдык. Озата килдем. Байбулат абый,

рәхмәт сиңа!

Байбулат ага җавап кайтармады, бары башын гына какты һәм ишекне кире

япты. Озак тормастан бакча эченә Сәхаби дә керде. Байбулат ага әүвәл бакчаны

калдырып йөргән өчен каравылчыны сүкмәкче иде, ләкин бу олпат гәүдәле,

мөлаем йөзле кешенең бер гаепсез кыяфәт чыгарып, үзенең якты күзләре белән

(караңгыда ул аның күзләрен ап-ачык күрде!) аңа төбәлеп карап торуын күргәч,

ошбу уеннан кире кайтты. Мәҗбүр булды! Әллә кайдан гына килеп чыккан бу

адәмне сүгәргә, аңа авыр сүз әйтергә теле әйләнмәде. Карале син: эңгер-меңгер

төшүгә карамастан, аның йөзе һаман яктылык чәчә сыман, гөнаһсыз карашы

шундук әсир итеп тынычландыра, мәхәббәтле нурлы йөзен күрүгә исә, тел

очындагы яман сүзләр үзләреннән үзләре эреп югала. Сәхабинең йөзен ишек

өстенә куелган ут яктысы шулай яктырта кебек. Байбулат ага авыз эченнән генә

«тәк... тәк... » диде дә ишеккә таба борылды. Алар өй эченә керделәр.

— Байтамакта туганнарың барлыгын әйтмәгән идең? И вообще, мин теге

көнне сорамаган ием, сораштырырга вакыт булмаган ие, кайлардан килеп

чыктың суң син? Кайсы як кешесе син?

— Мин алмагачлар үстерергә яратам. Хәзер алмагач бакчалары юк бит инде. Ә

сездә бар, — дип җавап бирде Сәхаби. Аның сүзләрендә Байбулат агага шундый

гүзәл алма бакчасы үстергән өчен рәхмәт сүзләре белән бергә бу алма бакчасына

карата соклану да сизелеп тора. Моны тоймый һич мөмкин түгел иде.

— Безнең Рокфеллер алма сатып баеп китте.

Рокфеллерның кем икәнлеген ишетеп тә укып белгән Байбулат ага аның

«безнең» дигән сүзенә игътибар итмәде, чөнки ул Рокфеллер фамилияле

Америка миллиардерының исеме булырга тиеш иде. Әйтә белмәсәң, янкиларның

«Бжезинский» фамилиясе дә татарча «безелдәвек», «бөҗәк» кебек ишетелергә

мөмкин.

— Җирдәге иң авыр алманың үлчәме бер кило ярымга тартканы бар.

Байбулат ага бу гадәти булмаган каравылчының сәер сүзләренә каршы бер

кәлимә дә әйтмәде, бары аны игътибар белән тыңлаган булып кыланды.

— Кытайлар бер елны ярты килодан артыграк алманы ун мең ярым долларга

сатып җибәрделәр. Долларга!

«Доллар» сүзен Сәхаби ничектер басым ясап әйтте. Әйтерсең, ул хәзер алма

корты хакында сөйләүгә күчте. Байбулат ага яңа каравылчыны бүлдерергә

ашыкмады. Тегесенә исә шул гына кирәк иде бугай, ул сүзен дәвам иттерде:

— Элек Яңа ел чыршысын төрле төстәге алмалар белән бизиләр иде.

— Сәхаби Байбулат агага күтәрелеп карады. Тегесе дәшмәгәч, тагын сөйли

башлады. — Алмагачтан алма төшеп, Ньютонның башын тишкәч кенә, ул

гравитация законын ача. Җирнең тарту көчен... Гравитация генә түгел, Җирнең

башка тарту көче гаять зур аның... Монысын аның... миннән башка берәү дә

белми торгандыр...

Байбулат ага Сәхаби әйткән соңгы сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткермәде,

шул хакта сорау бирмәкче иде, каравылчы аңа сүз әйтергә урын калдырмаслык

итеп әйтеп куйды:

— Балаларның тарту көче. Син малаең өчен борчылма. Бернинди гаебе юк

Байтимернең. Үтерүче ул түгел. Башка гаеп такмасалар инде».

Байбулат ага аның бу сүзләреннән сискәнеп китте:

— Нинди гаеп тагын?!

— Ришвәт бирү, аны алу, шуларны рисвай итү модада бит хәзер. Акча. Тәңкә.

Тауар. Башта урлыйлар. Аннары фаш итәләр. Кемнәр кемнәрне фаш итә? Күп

урлаган азрак урлаганны фаш итә. Аннан соң беркавым тынычланып торалар.

Тагын урлый башлыйлар... Озак урлыйлар. Фаш итүче булмый. Аннары күп

урлаучылар, үзләрен фаш итәрләр дип куркып, тагын теге... үзләреннән азрак

урлаганнарны тотып ябарга керешәләр...

— Кит булмаганны! Нинди акча ди ул! Акчага исе киткән булса әгәр дә

мәгәр... — диде дә Байбулат ага телен тешләде, бу чаклысын әйтергә ярамый

иде бит.

— Бер капчык алтын тәредән дә баш тартты ул, дисеңме?

Байбулат ага бу сәер каравылчының сәер сүзләренә баядан бирле аптырап,

гаҗәпләнеп утыра иде, соңгы әйткәне исә аның башына чүкеч белән суккандай

итте.

— Как так?! Байтимер үзе сөйләдеме?

— Мин Байтимерне күптән беләм...

Җаваптан Байбулат ага канәгать калды. Югыйсә болай да курку кереп

оялаган җаны теләгән җавабын ишетмичә тынычланачак түгел иде. «Байтимерне

белүен беләсеңдер... Аны белмәгән кеше юк. Тик шулай да син аны кайдан

беләсең, аңлатыбрак сөйлә әле, иптәш каравылчы? «Әлеге уйлар Байбулат

аганың үзендә генә калдылар. Башка чак булсамы? Юк! Дөресрәге, әңгәмәдәше

бүтән кеше булса, әлбәттә, ул әлеге сораулары белән аның җанын алачак,

барысын да энәсеннән җебенә чаклы сөйләтмичә туктамаячак иде. Әмма бу

Сәхаби дигән адәм гади әңгәмәдәш түгел; әгәр дә мәгәр ул: «Синең уйларыңны

укый алам мин», — дисә дә, Байбулат ага, аның сүзләренә исе китмичә: «Әйе

шул, беләсең», дип башын гына кагар кебек иде. Моның шулай икәнлеген ул

белмәде һәм белмәячәк тә! Сәхаби дигән бу зат исә белә...

— Паспортың бардыр бит синең? — диде кинәт Байбулат ага. Сәхаби куен

кесәсенә тыгылып, аннан ниндидер катыргы чыгарды һәм Байбулат агага сузды.

Тик тегесе әлеге катыргыны кулына да алып тормады, бары: «Бар икән». — дип

кенә куйды.

Сәхаби, кесәсеннән алма алып, Байбулат агага бирде:

— Авыз ит әле моннан, — диде. Байбулат ага алманы кулына алды һәм ут

яктысынарак китерде, бик озаклап әйләндерә-әйләндерә караганнан соң да

аның нинди алма икәнлеген белә алмады, шуңа күрә күтәрелеп, янә Сәхабигә

бакты:

— Нинди сорт соң бу?

— Анысын белмим. Син аны тешләп кара.

Байбулат ага Сәхабинең әйткәненә шундук буйсынды, алманың бер

кырыеннан тешләп алды һәм беркавым тынсыз калды. Әче алма капсаң,

үзеннән-үзе йөз сытыла, баллы алма эләксә, аны тешләүгә, авыздан сулар

килә, ә бу алманың тәме әче дә, баллы да түгел, ошбу алманың тәмен тел

белән әйтеп аңлатып булмый; кабылган кисәк шундук авызда эреп бетте дә

аның тәэсире әүвәл авыз эчен рәхәт суытты, аннары җылытты, аннан соң шул

алмадан тәненә, гәүдәсенә ниндидер рәхәт дулкын таралды. Күзләре ачылып

китте, ул шул ачык күзләре белән үзенә елмаеп карап утырган Сәхабинең ике

каш уртасында ниндидер гаҗәеп гүзәл яктылык күргәндәй булды. Аңнары

ачылып китте, ирексездән алма тәме йогып калган тел очына «Ләиллаһы...»

дигән сүзләр килде. Күңеле ачылды, ике як иңбашында кинәт кенә көчле пар

канат үсеп чыккандай булды. «Ләиллаһ иллалааһ...» дип кабатлады ул. Акылы

бик якты иде. Шул сәбәпле Байбулат ага Сәхабидән: «Мондый алма безнең

бакчада үсми бит!» — дип сорарлык көч тапты. «Үсми...» — диде Сәхаби тыныч

кына. — Әйдә, аның орлыгын җиргә күмеп карыйк».

Орлыкларны бер буш урынга күмделәр.

Сәхаби, каяндыр алып, каршыдагы диварга дога иңдерелгән, кысасына

алтын йөгертелгән догалык элеп куйды. Һәм үзе үк анда язылган сүзләрне

укып күрсәтте: «Без Адәм балаларына ата-анага игелекле булырга васыять

иттек. Анасы аны йөрәк астында йөртә. Авырлык белән дөньяга китерә.

Баланың ана карынында йөрүе һәм сөт имә торган вакыты утыз айдыр.

Менә ул егетлек чорына җитә. Кырык яше тулгач, әйтер: «Йа, Раббым,

үземне һәм ата-анамны нигъмәтләндергәнеңә шөкремне кабул ит, Сине

ризалатырлык хәерле гамәлләрдә булу өчен, миңа куәт бир. Үземне вә

нәселемне рәхмәтеңнән ташлый күрмә. Хактыр ки, мин Сиңа якынаю

юлында. Шөбһәсез ки, мин мөселман булдым». Бу Коръән Кәримнән бер

аять!» — диде Сәхаби.

Теге чакта ...мәэзин ихтыяры белән Әллүки буендагы Әбелхәят чишмәсенең

сихри суы хикмәтеннән соң Ходай Тәгаләнең Коръәни Кәриме һәм Илаһка

согыну хис-гамәле Байбулат аганың йөрәк түрендә яши. Улы Байтимер кайтып

сөйләгән хәлләрдән соң гомер буе коммунист буларак динне читләтергә, туры

килгәндә Ходай исеменә тибеп үтәргә дә мәҗбүр ителгән бер Адәм баласы

картаймыш көнендә Аллаһны тану юлында, инде яше дә алты дистәдән узу

сәбәпле, соңга калмыйм дигәндәй, зур адымнар белән ашыга-ашыга һәм кызу-

кызу бара иде...

— Ришвәт бирү, аны алу, шуларны рисвай итү модада бит хәзер. Акча. Тәңкә,

Тауар. Башта урлыйлар. Аннары фаш итәләр. Кемнәр кемнәрне фаш итә? Күп

урлаган азрак урлаганны фаш итә. Аннан соң беркавым тынычланып торалар.

Тагын урлый башлыйлар... Озак урлыйлар. Фаш итүче булмый. Аннары күп

урлаучылар, үзләрен фаш итәрләр дип куркып, тагын теге... үзләреннән азрак

урлаганнарны тотып ябарга керешәләр... — дип баягы сүзләрен кабатлады

Сәхаби һәм сораулы карашы белән Байбулат агага төбәлде:

— Ни аңлата бу сүзләр? Берәү сөйләгәннән хәтеремдә уелып калды. Асыл

мәгънәсенә төшенә алмыйча изаланам!

Байбулат ага көлемсерәп куйды.

— Күктән төштеңме әллә син, Сәхаби туган! Моның ни икәнлеген хәзер

мәктәп баласы да белә. Бу сүзләрне син үзең әйттең бит! Мин түгел! Егерме

елдан артык ил байлыгын таладылар-таладылар да хәзер Мәскәү: «Нишләп бу

илне алга җибәреп булмый икән? Нишләп халыкның тамагын туйдырып булмый

икән?» — дип уйлый. Юкса байлык та күпме бит инде! Җир асты байлыгы,

урман-сулар, башка төрле байлыклар! Ә халыкның яртысыннан күбрәге һаман

ач, суган суы суырып утыра. Урамга күтәрелеп чыкканнарны «террористлар»

дип казаматларга кертеп ябалар, сулый да алмый халык. Адәм балалары тәмам

азды. Инде изге динебез белән дә сату итәргә керештеләр. Һәркем тизрәк урлап,

баеп калырга тырыша. Бар кеше урларга, чәлдерергә тырыша хәзер. Теге урлый

бит әле, нишләп миңа да ярамасын дип урлыйлар. Кемдер миллиардлар урлый,

кемдер әнә малына болгатырга бер уфалла салам урларга мөмкин. Күптән түгел

шәһәргә барып кайттым, яңа салынган асфальт тагын чәрдәкләнеп беткән. Менә

күрерсең әле: кара көз җитеп, көннәр пычракка киткәч, ул юлларны тагын ямый

башлаячаклар. Корыда эшләргә ярамый, чөнки ул сыйфатлы була да озаграк

тора. Ә болай берәр айдан тагын ремонтларга кирәк, аның өчен хөкүмәт тагын

акча бүлеп бирәчәк. Күпләп урлаганнарга берзаман халык: «Нигә бу чаклы

урлыйсыз!» — дип интернет, телевидение аша сораулар бирә башлагач, бар

да, капылт кубып, каракны фаш итәргә тотыначак. Комиссияләр төзеләчәк

каракларга каршы ул комиссияләрнең башында миллионнарны үзләштереп

өлгергән агайларың утырачак.

Адәм баласы өчен егерме ел аз түгел бит ул! Бу вакыт эчендә нәкъ ике яңа

буын туып, тәрбияләнеп үскән дигән сүз! Алар бит хезмәтнең ни икәнлеген

күрми, белми үстеләр. Алар урлауны тормыштагы бердәнбер яшәү рәвеше икән

дип уйлыйлар, бу бит бала вакыттан каннарына сеңгән! Ишеттеңме әле, әнә

анда шәһәр башлыгы балалар бакчасыннан коррупция эзли башлаган. Беләм,

ишеткән бар: анда да кыек куллы мөдирләр бардыр, тик аларның кесәләренә

салган тиеннәрен шәһәр түрәләренең чит ил банкларына, афшорларга җибәргән

миллионнары белән чагыштырып буламы соң! Көлке? Адәм көлкесе!

— Алар бер-берсенең өенә кереп урлыйлармы соң?

— Син чынлап та күктән төшкәнсең ахрысы, агайне. Дәүләтнекен

урлыйлар!

— Ә дәүләт кем ул?

— Кем булсын? Хөкүмәт инде!

— Дәүләт баеракмы, хөкүмәтнең алтыннары күбрәкме?

Байбулат ага бәйләнчек чебенне кугандай, кулын селтәде:

— Анысын кайдан белим. Шул икесе бер инде алар!

— Ә түрәләр кемнәр?

— Түрәләрме? Алар шул дәүләт, хөкүмәт кешеләре инде...

— Үзләренекен үзләре урлыйлармыни?

— Күрәсең, шулай булып чыга инде!.. — дип авыр сулады да, әлеге күңелсез

сөйләшүдән котылырга теләп, урыннан кузгалды Байбулат ага.

— Ярый, кайтыйм. Байтимердән берәр төрле хәбәр юкмы икән? Булмаса,

монда ятып булмас, шәһәргә китәм.

Әмма Сәхабинең сораулары бетмәгән иде әле, Байбулат аганың торып

басканын күреп, беркавым тын торды, аннары барыбер түзә алмады:

— Бу мәхшәрне туктатырлык берәр кешегез юкмыни соң? — диде.

— Мин узган ел путёвка белән Дубайга бардым. Шунда бер гарәп белән

танышып киттек. Нәкъ синең кебек сорау бирәм тегеңә: «Нишләп сез бай,

рәхәт яшисез? Сездә булган байлык, нефть, газ бездә дә бар, хәтта күбрәктер дә

әле?» — дим. Ә безнең мантый алган юк, бездә йә ачлык, йә чуалыш», — дим».

Беләсеңме, бу миңа нәрсә дип җавап бирде: «Бездә Ходай Тәгалә биргән... (җир

астыннан чыккан нифте димәде!) Ходай Тәгалә биргән байлык, диде! Икенчесе:

«Безгә Ходай Тәгалә һәрвакыт акыллы патшалар биреп тора», — ди!

Гарәпләр үзләре череп баеган халык. Ләкин ялкаулыкның ар ягына чыкканнар

инде тәмам. Рухият турында уйламыйлар. Ә без алардагы мәктәпләрне иң

гыйлемлегә санап, балаларны шунда укырга җибәреп ятабыз тагын! Әнә Борис

малае Варисны, шәһәрдә азып-тузып йөри башлагач, тәмам бозык юлга кереп

китмәсен дип, шунда укырга җибәргән идек, бу юлы башкача бозылып кайтты:

мин — мондый, сез — тегенди, имеш! Дөрес эшләмисез, сез надан, намазны

дөрес укымыйсыз, болай итмисез, тегеләй итмисез, имеш. Тора-тора халык

аннан йөз чөерде. Хәзер әнә Байтимер йөзендә иман нуры булган Җәмил

хәзрәткә тукталды.

— Йөзендә иман нуры бар, дидеңме?

— Бар.

— Ике каш арасында нур күрмәдеңме?

— Анысын белмим, — диде Байбулат ага.

— Алайса Гарасат микәнни инде?

— Гарасат? — дип, аңа күтәрелеп карады Байбулат ага. — Бездә бар ул

Гарасат, Гарасат үзәне дигән җир. Җитмеш бишенче елны анда, зилзилә

кубып, бөтен урманны төбе-тамыры белән йолкып атты, урман үскән җирдә

хәзер чөгендер басуы. Ә шуннан ерак түгел генә, тау ышыгы янындагы елга

үзәнендәге көтүче шалашы бернәрсәсез исән-имин урынында утырып калды.

Зилзилә тау ышыгына тимәде. Хәзер менә ул урыннарны халык «Гарасат үзәне»

дип атый.

Сәхаби: «Ике каш араларында нур чагылган адәмнәр бармы сездә?» — дип

тә сорамакчы иде, ләкин Байбулат ага: «Баягы сүземне әйтеп бетермәдем, менә

шул: без җитмеш ел буе Ходайны сүккәч, ул да безгә арты белән борылды,

ахры, аның фатихасы булмагач, нефть белән газның да кадере юк бездә, ил

башына куярга акыллы патша да эзләшергә теләми торгандыр!» — диде дә

ишектән чыгып китте.

Ишектән чыгып, урамга аяк басуга, Байтимер турындагы уйлар янә бөтереп

алып, «җир»гә төшсә дә, Байбулат ага әле генә булган ошбу әңгәмәне «онытты»,

дөресрәге, бар сөйләшкән сүзләр ниндидер күзгә күренмәгән томан арасында

эреп югалдылар кебек... Ярый, хуш... Әңгәмәнең кем белән булганлыгын

онытсын да ди! Әмма һәр сөйләшкән сүз фотокәгазьгә сеңгән кебек башында

сакланып калды бит! Ташкын буендагы халык телендә булган «Зилзилә яки

«Гарасат үзәне дә... Ул чакта нинди давыл купканын үз күзләре белән күрде

ләбаса! Аны ничек онытасың ди? Ләкин нинди вакыйга-хәлгә мөнәсәбәтле

рәвештә сөйләштеләр — анысы менә чынлап та хәтереннән кул белән юып

алынган кебек. Башка чак булса, ул Сәхабинең самими сораулар биреп утыруына

гаҗәпләнеп шиккә калыр, аптырар һәм Сәхабине җүләрләр йортына озатыр

иде. Бүген исә берни булмаган кебек. Күңелендә бары малае турындагы уйлар

кайный. «Җитмәсә киленнең дә корсагы борынына тигән! Бүген-иртәгә табарга

тора!..» — дип көрсенде Байбулат ага, бәби алып кайтырга җыенып йөргән

Нурбикәне исенә төшереп.

Ул туп-туры Байтимер белән Нурбикә яшәгән өйгә китте.

Бу Сәхаби — алма бакчасы каравылчысы йә берәр сихер-мазар белә

торгандыр, йә булмаса гипнозчыдыр...

Сәхаби үзе дә баягы сөйләшү хакында оныткан иде инде, ул Байбулат

ага артыннан бакчага чыкты һәм рәт-рәт тезелгән алмагачлар арасыннан

койманың аргы ягына таба китте. Теге алмасыз агач янында туктады. Каравыл

өе янәшәсендәге багана башына куелган прожектордан монда чаклы көчле

яктылык көлтәсе сибелә, шунлыктан бар дөнья ялт иткән. Сәхаби алмагачның

нечкә ботакларын бармаклары белән капшап чыкты да, башын күтәреп, әле

яңа гына туып килгән айга бакты. Туып килгән ай яшь алмагач ботагы кебек

неп-нечкә иде. Аның каравы йолдызлар бик якты булып яна, күк каты гаҗәеп

матур. Байбулат карт аңа беркөнне: «Шәһәрдә йолдызлар юк анда, шуңа күрә мин

авылны яратам. Авылда күк йөзен болыт басмаган булса, ичмаса, йолдыз күреп

була», — дигән иде. Аның бу адәме йолдызларга багып нәрсә эшли икән соң?

Йа, Әл-Бакый, ярлыкый күр барчасын да...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: