Логотип Казан Утлары
Роман

Гарасат (роман)

Апуш үз белдеге һәм үз көче белән диярлек манарасы киселмичә исән-имин калган Байтамак мәчетен чистартып чыгара һәм бер җомгада бөтен авылга ишетелерлек итеп азан әйтә! Тыштан караганда гына Ходай Тәгаләне тану юлыннан читләшкән авыл әүвәл шаккатып, аннары елый-елый тыңлый бу азанны!

«Халыкка алдан хәбәр биреп торучы бул.

Җәбраил фәрештә сиңа ярдәм итәр».

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бер таныш

шагыйренә бик еш шулай дия торган була.

Борын-борын заманнарда Адәмнең балалары бик озын буйлы, алыптай

зур булганнар. Карурманнарны алар үлән ерган кебек кенә аркылы

чыкканнар. Ерганак, күл, елгаларны атлап кына узганнар. Бервакыт

шундый алып адәмнең баласы кечкенә кешегә юлыккан. Ул ат белән

җир сөрә икән. Малай аны, кесәсенә салып, өенә алып кайтып киткән

һәм әтисенә күрсәткән. Атасы: «Улым, син моны алган җиреңә

кире илтеп куя күр. Бу бездән соң яшәячәк кешеләрнең берсе булыр!»

— дигән. Малай аны урынына кире илтеп куйган.

Ошбу Җиребезнең фәлсәфәсе –

Адәм пәйгамбәр шәҗәрәсе.

Туфрактан булгач аслы җирдәге, —

Ходай әмре илә Җир — бишектә, —

Йөридер лә Кояш әйләнәсе...

 

Коръән серләре...

Печән өсте килеп җиткән бер матур көн иде. Яшүсмер чагыннан бирле

кулына андый нәрсә тотып карамаган Байбулат ага сарайдан әтисеннән калган

чалгыны эзләп тапты. Әлеге «җиделе» иске чалгыны сирәк булса да аннан

башка тагын хатыны кулга алгалый һәм шуннан соң җәй буе лапастагы утын

әрдәнәсенә кыстырып тота иде. Көз җиткәч, Байбулат ага аны элеккеге урынына,

печәнлектәге киштә арасына куя; хатыны тагын, печән өсте башланганчы ук,

бакча буендагы кычытканнарны чабарга кирәк булгач, урыныннан эзләп

таба. Шул рәвешле ничәмә-ничә еллар буе дәвам итте. Чалгының сабы инде

кибеп, бушап беткән. Байбулат ага аны кичтән сулы тагаракка салып куйды,

инде, таушалып, мунчалага әйләнгән юкә бау урынына капрон җеп бәйләп

ныгытты.

Быел яз җиңел килде. Кара каргалар күренгәннән соң, нәкъ бер айдан кар

китте. Тик шулай да яз озын булды. Элеккеге колхоз рәисенең сынамышларында

хаклык бар: кара каргалар килүгә ояларына төштеләр. Ә җәй яхшы булырга

охшап тора, чөнки торналар төркем-төркем булып түгел, аерым-аерым

килделәр...

Бәрәңге бакчасының тимер челтәр коймасы буенда, печән өсте җиткәнче

үк, чытырман булып кычыткан үсә, электән чүп үләнен өнәмәгән Байбулат ага

кычытканны да шулар рәтенә кертә һәм аның котырып үсүен җене сөйми иде.

Яшь кычыткан ашын бик яратып ашаса да, печән өсте килеп җитүгә, кычыткан

инде картайган була һәм һәрвакыттагыча картның эчен пошыра.

Бик биектә, кояш чыгышына таба, бер-бер артлы ике самолёт очканы

күренде. «Кемнәрдер Себергә китте...» — дип куйды карт үзалдына һәм очкычлар

турында шундук онытты да. Авыл өстендә беркавым тонык гөрелте һәм ак

төтен юллары эленеп торды әле.

Ул бүген дә чалгысын күтәреп бакчага узды. Үз артыннан лапас капкасын

ябып бетермәгән иде, күрәсең, вакытсыз бер оя чеби чыгарган кызыл тавык

сары йомгаклары белән ни ара артыннан иярде, алар шундук дәррәү бәрәңге

буразнасы арасына таралдылар. Чебиләрне аннан «чүпләп» алганчы шактый

вакыт узды, карт сары йомгакларны лапас эченә кире куып кертте. Чалгыны

янап, кычытканны кабат чаба башлауга, бер чебинең шунда йөргәнен күргән

шикелле булды, чалгы сабы белән кычытканнарны аралап карады, тик тегене

таба алмады. Үзе килеп чыгар әле дигән уй белән чалгысын янә кулына алды.

Беренче селтәнүендә үк аның тимере, чык итеп, ниндидер каты нәрсәгә эләктеме

— шул урында очкын чәчрәде. Әлеге ут көлтәсе дә, күзенә кабат чалынган

теге адашкан чебеш тә «ә» дигәнче куе кычыткан арасына кереп югалдылар.

Күз аллары караңгыланып китте: шул ук мәлдә теге мәхлук чебеш, сары ут

йомарламына әверелеп, яшен тизлеге белән күк катына ашкан кебек булды!..

Карт, башын күтәреп, өскә карады. Анда исә авыл турысыннан узган тавышсыз

самолётларның ак эзләре генә шәйләнә иде... «Казаннан Себер ягына юнәлгән

самолётларның юлы безнең авыл өстеннән уза», — дигән иде бервакыт аның

очучы улы Байтимер.

...Нәкъ шул көнне тәмуг капкасы ачылып китте... Байтимер Баймурзинны

галәм бушлыгында тоткан теге зат ялкын бөркелеп торган капканы шапылдатып

ябып куйды. «Төш түгелдер бит инде бу?! Юк! Юк! Төш түгел!» — дигән уй

Баймурзинны инде тынычландырмый, киресенчә, куркыта башлаган иде.

Соң?! Төш булмагач!!! Бу бит!.. Төш булса, уянуга арыныр идең, тынычланыр

идең! «Беттем!» — дип уйлады Баймурзин, чарасызлыктан. Ләкин әлеге Зат,

күрәсең, аның ниләр кичергәнен яхшы сизеп тора, ул Байтимерне скафандр

белән бергә учлап диярлек (Әйтерсең, гулливер учына нәни бөҗәкне алды!)

тотты да шулчак тәненә кайнар дулкын бәрелеп, аны әйтеп-аңлатып биреп

булмаслык сәер җиңеллек биләп алды. Хәзер манзара да башка! Тирә-юньнең

матурлыгын, андагы якты төсләрне күреп исең-акылың китәрлек! Моны сөйләп

тә, язып та аңлатып бетерерлек түгел! Тәнендә ничә миллиард күзәнәк булса,

әлеге мизгелдә Баймурзин аларның һәммәсен дә тойды кебек. Ул үзен ниндидер

бер кайнар ноктага әверелеп калган шикелле хис итте... Баймурзинга кадәр

галәмгә чыккан космонавт егетләр аның гаҗәеп булуы хакында сөйләгәннәр

иде сөйләвен! Тик үз күзең белән күрмәсәң, ишетеп кенә адәм ышанырлык

манзара-тамаша түгел икән шул! Берәүнең дә, җирдән торып, андый ал, шәмәхә,

кызыл, зәңгәр төсләрне дә, җиргә аркасы белән торган чакта, иксез-чиксез

төпсез куркыныч караңгылыкны да күргәне юктыр әле!!! Галәм караңгылыгы

бу!.. Җирдә караңгылык чиксез түгел... Монда ул чиксез, төпсез! Җирдә бер

чарасыз калган вакытларыңда барыбер нинди дә булса ышаныч хисе була.

Монда ул хис тулысы белән Илаһи көч карамагында бугай! Син аның барлыгына

ышанасыңмы, юкмы — анысы әһәмиятсез! Тегендә, җирдә, аягыңа басып

торганлыгыңны тәгаен белсәң, монда Җир синең өчен Илаһият үзе!..

Баймурзин бу хакта ничәдер секунд эчендә генә уйлый алды. «Беттем!»

— дип кычкырды — тавышы чыкмады... «Бетүемдер бу!» дигән уй кабат аңын

яндырып узды. Бетүе түгел икән, гаҗәп хәл булып алды шул мизгелдә: ниндидер

серле, илаһи могҗиза-галәмәт көч (гәүдәсенә орынмады да!) кире караб эченә

суырып алды!!! Иптәшләре дә аның коточкыч һәлакәттән котылганын аңлап

алганнар һәм ул кире карабка кергәч, әүвәл исән калганлыгына ышанасылары

килмәде, үзе исә сүз әйтерлек хәлдә түгел, чатырдап кипкән иреннәре белән

бертуктаусыз: «Аллага шөкер! Аллага шөкер!» — дип пышылдаганын да

соңыннан гына сөйләделәр. Егет, күзгә күренеп, шул кыска гына мизгел

эчендә, бөтенләй үзгәреп, икенче кеше кабыгына кереп утырды! Әмма ни

булганын һаман аңларлык хәлдә түгел... Бәйләгән элмәгенә кадәр ычкынган

иде бит, кем тотып алды соң, кем аны җил мамыкка өргән кебек кенә караб

эченә кире очыртып кертте? Хәер, бу минутларда инде монысы да әһәмиятле

түгел. Әлеге могҗизаны җирдә дә күзәтеп тордылар, алар да бик аптырашта,

күрәсең, һаман аңнарына килеп җитә алмыйлар, юкса шундук хәбәргә чыгарлар

иде. Әйе, бу вакытта Баймурзинны Җирдән күзәтеп торучылар аның үзенә

караганда да ныграк гаҗәпләнә иделәр! Алар егет күрмәгәнне дә күрделәр

бит! Космонавтны чолгап алган сәер яктылык, — әле кеше сурәтләренә керә

торган, әле коточкыч ялкынга, әле гаҗәеп матур күренешкә әйләнгән ошбу

сәер яктылык, могҗизалы яктылык! — моңарчы галәмдә андый очракка тап

булганнары юк иде! Бу сәер күренешне НАСА3 да күзәтеп торган. Алар шундук

Рәсәйдәге «йолдызлы» кулдашлары белән хәбәргә керделәр. Аралары тагын

суынып бара торган (Аурупадагы ракеталар аркасында!) ике ил, гомуми гаҗәеп

вакыйга каршында аерым-аерым көчсез икәнлекләрен таныдылар һәм шуңа

күрә, тиз генә берләшергә уйлап, уртак карарга киленде: карабны кичекмәстән

Җиргә кайтарырга!

Баймурзин, Җиргә төшкәч тә, өч көн җүнләп аңына килә алмады. Шул

өч көн эчендә кәгазь-каләм соратып алып, әллә чыннан да төшенеп, әллә

ни язганын үзе дә белмичә яза башлады. Ни гаҗәп: моңарчы бер авыз сүз дә

гарәпчә белмәгән Баймурзин шул телдә сырлады. Икенче вакыт аңына килгәндә,

«японамать»тан башка сүзне ишетмәгән кеше японча текстлар язды, әллә нинди

африка телендәге — соңыннан ачыкланганча, шумер телендәге — сүзләр дә

бар иде ак кәгазь битендә! Тик никтер русча һәм инглизчә язмады. Югыйсә

икесен дә яхшы белә иде!

Аның язмалары кыска җөмлә-сүзләрдән генә торып, бер караганда, әллә ни

әһәмияткә дә ия түгел кебек: «Ләә иләһә илләллаһү...» (Шунда өзелә.), аннан

соң: «Әлиф. Ләм. Мим. Ра» кебек белгечләр дә аңламаслык сүзләр генә. Әмма

аны старт алдыннан башкалар белән беррәттән чукындырган игумен Иофов

бик акыллы рухани иде. Өч көннән соң, Баймурзин айнуга, рөхсәт сорап, чит

кеше югында, шаһитларсыз гына сөйләшергә булды. Рухани нидер сизенә

иде, күрәсең. Аннан соң ул Баймурзин язмаларын ислам дине белгеченә дә

күрсәтеп өлгерде, «Ләә иләһә илләллаһү»ны яхшы белсә дә, «Әлиф. Ләм.

Мим.», кызганычка каршы, аңа таныш түгел иде. Тик имамга бу язманы ник

күрсәткәненә бик үкенде, шуңа күрә, бәхетенә каршы, алдан ни өчен икәнлеген

әйтмәгәненә сөенеп бетә алмады. Поп атакайның куркырлыгы да бар иде шул:

1994 елда галәмгә очкан казакъ космоновты Тәлгать Мусабаев, карабтан чыккач,

ниндидер көтелмәгән хәл булып, чак кына ачык галәмгә очып китмәде, менә-

менә һәлак була дигәндә генә ниндидер могҗиза космонавтны әлеге бәладән

йолып калган һәм, соңыннан үзе үк раславынча, ошбу гамәл Ходай Тәгалә эше

булырга тиеш иде. Мусабаев шуннан соң Коръән-Кәримне өйрәнергә керешеп:

«Мин Аллаһка ышанам!» — дип бөтен дөньяга аваз салды. Уен эшмени! Өстәвенә

бу Ичкерия халкы шәригать байрагы астына тупланып яткан һәлакәтле, татарлар

исә мөстәкыйльлек таләп иткән тынгысыз вакытлар иде!

Әлеге вакыйганы тиз генә йомдылар да тынычланган кебек булдылар.

Монысының җеп башын чуалту тагын да җиңелрәк: карабның галәмгә очуы

план буенча түгел, ул штаттан тыш каралган иде. Әүвәл нигәдер аны НАСАдан

бик нык яшерергә теләделәр. Соңыннан хисап төзелде: әлеге очыш булмаган һәм

планлаштырылмаган да... Шул рәвешле татар егетенең галәмгә чыкканлыгын

татарлар үзләре генә түгел, хәтта дөнья җәмәгатьчелеге дә белми калды...

Рухани Иофов кына тынычлана алмады. Ул көннәрен генә түгел, хәтта

төннәрен дә Баймурзин янында үткәрә башлады. Исәбе тәре үптереп, аннан

христиан динен кабул иттерү иде. Иофов кулына чын алтыннан коелган

алагаем зур тәре тотты. Әгәр «барып чыкмаган» космонавт: «Христиан динен

кабул итәм!» — дип рәсми рәвештә белдерсә, аңа тау-тау алтыннар да вәгъдә

ителде. Шуңа өстәп ул күктә Христос белән очрашканлыгы хакында сөйләргә

тиеш иде. Тик максатына ирешә алмагач, бу эшен ул да ташлады. Баймурзин

очу үзәгеннән китеп, берничә ай вакыт узгач кына, поп терсәген тешләргә

соң икәнлеген аңлады: Баймурзинны бернигә карамыйча сындырырга, алтын

таулар вәгъдә итәргә яисә җитәкчелек тарафыннан шүрләттерергә кирәк булган

икән! Шулай да ул Баймурзиннан әлеге вакыйга хакында 7 ел буе беркемгә

сөйләмәскә дигән документка кул куйдырттыруга иреште. Җиде елдан соң

сөйләсә сөйләсен шунда! Аңа ул вакытта беркем дә ышанмаячак инде.

Әлбәттә, Байтимер Баймурзин бу хакта берәүгә дә сөйләмәде һәм сөйләргә

исәбе дә, теләге дә юк иде. Тик дөнья бит бу. Әлеге хәлләр Байтимернең

(аныкын гына түгел!) тормышын янә капылт кына үзгәртеп, айкап ташлар дип

кем уйлаган да, кем фаразлаган диген?!

Йа, Аллаһым, бар да синең кодрәтеңдә!..

 

Бу юлы җир йотармы?

Бер дә бер көнне тиктомалдан гына Әллүки күленең суы юкка чыкты!..

Шуның артыннан ук авылның үзен дә якын көннәрдә җир йотарга мөмкин

дигән шомлы хәбәр таралды...

Бу яклардагы җирнең инде икенче мәртәбә убылып, авыл кадәрле авылны

үзенә йотасына ышанмаган кеше булдымы икән, юкмы икән?..

Җир элеккеге Әллүки күленнән шактый ары — авылны чыгып, ярты

чакрым ара мари ягына таба киткән төштә убылып, Аллага тапшырдык, кара

авызлы төпсез упкын үзенә йотачак ди, имеш!.. Бу хәбәрдән соң, дөресрәге,

бер төн эчендә Әллүки күленең юкка чыкканлыгын үз күзе белән күргәч,

ул көннәрдә олысы-кечесе җен-шайтанга каршы дога укыды, исенә төшкән

саен, авыз эченнән белгәннәрен кабатлады, иреннәр кыймылдаудан туктап

тормады... Ни әйтсәң дә, адәм ышанмаслык хәл: бер төн эчендә күл чаклы

күл юкка чыксын әле! Аның астында шаулап агып утырган чишмәләр дә, бу

хәлгә куркып калгандай, кибеп корыган. Әбелхәят чишмәсе — Әллүки күле ай

саен бер мәртәбә кимеп торган чагында гына үзенең Оҗмах суын — Кәүсәр

кебек сихәтле тереклек тамчыларын кешеләргә бүләк итүче изге чыганак та

челтерәвеннән туктап калган иде...

...Нәкъ шул төнгә каршы Борис Айсинны үтереп, авыл кырыендагы зират

коймасы янында үскән куе кычыткан арасына китереп ыргытканнар.

Бу хәл дә Байтамак авылы халкын чалт аяз көнне яшен суккандай итте:

аңарчы мондый фаҗигане күргән-ишеткән авыл түгел иде ул... Түгел иде!..

Кем? Кемнәр?! Нигә?!!

Ошбу сорауларның йомгагы турыдан-туры Байтимер Баймурзин буразнасына

таба тәгәрәде. Менә берничә ел инде туган ягында агрофирма оештырган

Баймурзин моннан берничә көн элек кенә Борисны эштән куып чыгарган иде.

Борис шуннан соң өч көн, өч төн ләх булып исереп йөрде дә суга төшкәндәй

юкка чыкты. Аңарчы ике сүзнең берсендә бар авылга ишетелерлек итеп ул

кемнәрнедер иң соңгы сүзләр белән сүкте, янады: «Күрсәтәм әле мин сезгә!!!

Адәм актыклары! Ваххабитлар! Бэн Ладен калдыклары! Сталин кирәк сезгә!»

— дип җикеренде ул. Тәмам исерүе җиткәч, Сталинны чакырды. «Сталин! Кайда

син?! Кил әле безнең авылга, ә! Пожалысты! Кил инде!! Өтермәнгә олактыр

әле шуларны!!!»

Борисның үле гәүдәсен зират коймасы янындагы куе кычыткан арасыннан

тол хатын Саниянең чылбырыннан ычкынган Маһмай кушаматлы усал эте

табып алды.

Мари авылыннан Байтамакка көтү көтәргә ялланган Кирәмәт шул көнне

авылны тагын бер кат шаккатырды:

— Борис абыйны кем үтергәнен мин беләм! — диде ул. Аны шундук, читлекле

машинага утыртып, районга алып киттеләр.

Бер килсә килә бит ул! Борһан шул төнне каравылдан кайтып килгәндә,

Хөллиевнең ике катлы таш пулаты янында бер таныш шәүлә күргән. Ул шәүлә

генә булмыйча, Альберт Хөллиев үзе булып чыккан икән, ди! Теге чакта билгесез

кешеләр үтереп ташлаган авылдашлары, «олигарх» Хөлли малае!.. Монысы

да адәм ышанырлык хәл түгел иде! Үлгән кеше, капылт терелеп, кабереннән

купсын инде! Борһанның бу хәбәренә каршы: «Элек эчеп йөргәннәрең чыга!

Ычкынгансың син! Түбәң чалшайган!!!» — диделәр. Әмма... ләкин Борһан бер

дә ычкынмаган, капка түбәсе дә, баш түбәсе дә үз урынында, кыскасы, ул үз

акылында иде: теге кешенең гәүдә-кыяфәте генә түгел, тавышына тиклем тач

Хөллиевнеке иде ләбаса!..

Йә, менә шушы хәлләрдән соң авылны җир йотачак дигән хәбәргә ышанмый

кара инде?!.

«Үзең ярлыкый күп төрле бәлаләрдән, йа, Әл-Хааликъ!» — дип җиде көн

буена йөзәр мәртәбә кабатлады мәчет картлары. Атна буена йөз тапкыр иман

әйтү, дисбе тартканда... сүз шул хакта! ун-дистә мәртәбә Аллаһы Тәгаләнең ошбу

гүзәл исемен телгә алсаң, Ходай куркыныч казалардан саклар, ди. Ярдәменә

мохтаҗ бәндәләре катына үзенең саклаучы фәрештәләрен җибәрер, ди Җәмил

хәзрәт.

— Иннәә лилләһи үә иннәә иләйһи рааҗигуун. Аллаһүммә ин кәәнә һәзәәл

мәйиитү мухсинән фәзид фи ихсәәниһи үә ин кәәнә мусиэән фәтәәҗәүәз ганһ,

— дип кабатлый һәр намазында Җәмил хәзрәт һәм мәгънәсен дә тәфсир кыла

иде. — Әй, Раббым! Без — Аллаһы Тәгаләнекеләр. Сиңа әйләнеп кайтачакбыз.

Шушы казаларның савабы әҗерен насыйп итче безгә! Шуларны кичерәсе

хакына хәерле куанычлар насыйп ит!..

 

Бакча каравылчысы

Байбулат ага пенсиягә чыккач, вакыт-көнне ничек уздырырмын дип

борчылган иде. Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына дигәндәй, күңеле

тарта торган эш килеп чыкты тагын: Кәрәкәле күл буенда хәзер «Байтамак»

агрофирмасының элеккесенә караганда да зуррак алма бакчасы бар. Әйе,

алма бакчасы электән — ул колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә үк бар иде

монда; соңгы елларда ташландык хәлгә килеп, аны инде ботарлап бетерергә

өлгергәннәр иде. Кыскасы, Байбулат ага, үзе шаярып әйткәнчә, хәзер шунда

«алма директоры». Бакчаны — алмагачларның күбесе электән утыртылган

булса да, хуҗасыз торганлыктан, алар кыргыйлана башладылар — яңабаштан

диярлек яңартып чыктылар. Карт көч-куәте ташып торган, тынгысыз бер кеше

иде «Алма директоры» туган як музеен оештырырга да өлгерә, бакча үстерергә

дә җитешә иде.

Мәгьлүм ки, Байбулат агада музей оештыру теләге Себер якларын урап

кайтканнан соң туды. Алма үстерүне исә ул, Байтимер белән Ходай эше дип,

үзенчә шаяртып сөйләшергә ярата. Аның, дөресен генә әйткәндә, музее да улы

Байтимер ихтыяры белән төзелә инде. Әүвәл исемен «Татар тарихы» музее дип

атамакчы иде. Музей чаклы музейның бар мәгънә-асылын үз эченә сыйдырып

бетерә алмый кебек. Башта ул моны күңеле белән сиземләде, әлеге фикер-хис

тәмам әзер булгач кына, акыл шәрәфләренә килеп җитте: музейның исеме

башкача булырга тиеш! Бәхеткә күрә, андый исем табылды тагын. Моңа исә

Байбулат аганың алма бакчасы «директоры» булуы ярдәм итте бугай: әлеге

башлангыч «Алма музее» дигән атама алды! Әлбәттә, ошбу исемгә каршы

килүчеләр баштарак күп булды. Аны авылда Камай атлы якташы белән читтән

килеп урнашып, күрше Ябалак авылында тарих дәресләре укыткан (Байтимер

аны мәктәпкә җитәкче итеп куярга да уйлый) Хәким тарихчы гына яклап чыкты.

«Бу «Алма музее» булачак! — диде Баймурзин, ахыргы сүз барыбер аныкы

иде. — Алмага музей ачабыз! Адәм балаларының Җирдәге тормышы алмадан

башлана. Бу Ходай китабында әйтелгән! Шунысын да искәртергә кирәктер:

Байтимернең «Ходай китабы» дип сөйләнүе, әлбәттә, беренче нәүбәттә атасы

Байбулат агага ошап бетмәде. Ул төчелекне өнәми, әти кеше буларак, атеистик

тәрбия алып үскән малаеның күңеле белән күкнең ничәнче катында икәнлеген

дә белә ләбаса... Мәктәп балаларны «Дин — әфьюн! Алла юк!» дип өйрәтте.

Байтимер очучылар мәктәбендә укыганда да әлеге тәрбия һәм гыйлем сәясәте

артларыннан тагылып йөрде. Байбулат ага үзе дә коммунист. Партиягә кермәсә,

аны берәү дә колхоз рәисе итеп куймый иде. Дөрес, әбисенең оныгына яшьтән

үк догалар өйрәткәнен ул хәтерли, Байтимернең хәтере үткен булып, әбисе

белгән дога-әфтиякләрне малай шунда ук эләктереп ала. Хәтта кечкенә вакытта

бермәл: «Мин, зур үскәч, мулла булам!» — дип тә йөрде. «Улым, нишләп мулла

булырга уйладың әле?» — дип шаяртып сорагач, Байтимер чатнатып: «Чөнки

мулла бабай көн саен авылдагы иң биек урынга менә!» — дип балаларча җавап

бирә торган иде. Ул вакытта тирә-юньдәге авылларның берсендә дә мәчет

калмаган, теге елларда аларның барысының да диярлек манараларын кисеп

чыкканнар, ә менә күршедәге Айбаш авылында һәм Байтамакта мәчетләр әлеге

афәттән исән-сау котылып калганнар. Айбашта ул заманда хәзерге кебек җомга

намазларына йөрмәделәр бугай, ә менә Байтамакта мәчет беркайчан да «эштән»

туктамады дисәң дә була торгандыр. Дөрес, ул элегрәк колхозның суган склады

булып та хезмәт итте, соңрак аны, чүп-чардан аралап, юып, чистартып, колхозга

төзелеш отряды белән килгән студент халкына торак урын да әмәлләделәр, тик

соңыннан барыбер мәчет булып кала алды. Моның исә бик гыйбрәтле, үзен

генә дә китап итеп язарлык могҗиза белән тулы кызыклы тарихы бар. Хрущёв

хакимлек иткән чордагы «сәяси «яз» вакытында авылга Себер якларыннан

элеккеге мулла малае Габдулла (халык телендәге исеме «Апуш») кайтып төшә.

Шул Апуш үз белдеге һәм үз көче белән диярлек (төнлә аңа кайбер авылдашлар

да булыша!) манарасы киселмичә исән-имин калган Байтамак мәчетен

чистартып чыгара һәм бер җомгада бөтен авылга ишетелерлек итеп (аның үзе

белән алып кайткан тавыш көчәйткеч торбасы да булган дип сөйләделәр!) азан

әйтә! Тыштан караганда гына Ходай Тәгаләне тану юлыннан читләшкән авыл

әүвәл шаккатып, аннары елый-елый тыңлый бу азанны! Апуш мөәзин азанны

әйтеп бетергәч, ул вакытта бердәнбер ябылмыйча калган Казандагы Мәрҗани

мәчетендәге кебек вәгазь сөйләр дип көтәләр. Тик Апуш мөәзин вәгазь сөйләми,

бөтен авылга яңгыратып, матур тавышы белән көйли-көйли, авыл халкына

саулык, бәхет тели, дөресрәге, Ходайдан сорый. Авыл өстенә якты бер нур

белән иман иңгәндәй була, күңелләр шатлык белән тула, хәтта кинәт кенә

исә башлаган җил дә авыл өстенә таба шуышкан кургашын кебек болытларны

кире якка кугандай була. Иң ахырда Апуш мөәзин, үзалдына сөйләнгәндәй

генә, ошбу сүзләрне әйтә: «Колхоз председателе Баймурзинның тиздән ир

баласы туачак, Байтимер атлы бу ир бала дөньяга якты нур белән киләчәк, бу

бала, илаһи Күк баласы, Ходай Тәгалә баскычының иң югары катына менәр!

Партком секретаре Аблаевның хатыны, печән өсте тәмамлангач та, корсакка

узачак һәм дөньяга сау-сәламәт бала китерәчәк!» (Шуннан соң озак кына пауза

булып тора.) Һәм монысын әйтим микән, юк микән дигәндәй генә сүзен болай

тәмамлый: «Минем мәчеттә азан әйткәнне Байтамакның өч кешесе, кача-поса

барып, райүзәккә җиткерерләр, райком секретаре Мостаев, җыелыш җыеп, тиз

арада колхоз председателе белән партком секретарен партиядән чыгарттырачак!

Һәм ошбу вакыйгадан соң нәкъ атна-ун көн булды дигәндә, райком секретаре

Мостаев бу эшенә бик каты үкенәчәк! Мостаевның тәүбәгә килгәнен күкләрдә

күреп торган Аллаһы Тәгалә аны гафу итәр! Киләчәктә мине мәчет манарасына

менеп азан әйтүдән тыячак яки шул уй белән яшәгән Адәм пәйгамбәр балаларын

үзең хөкем итәрсең, йа, Раббым! Калганы өчен мине җаваплы итмә, Ходаем!

Сиңа каршы булган гамәлләре өчен Синең каршыңда бәгъзе адәмнәрең җавап

бирсен! Аллаһы Әкбәр!»

Күп еллардан соң күккә ашачак, соңрак Җир йотачак авылны шул вакытта

яшен суккан кебек була! Икенче көнне таң атканда, авылның хәтта әтәчләре

дә кычкырмый, тавыклар капылт кына күкәй салудан туктый, сыерларның

җиленнәре бушап кала. Ә халык нишли? Нишләсен — афәт йә могҗиза

көтә!..

Бу вакыйга Байбулат Баймурзинның башына имән күсәк белән китереп

суккандай итте. Апуш белән тиз арада берәр нәрсә хәл кылырга кирәк иде.

Ул аны, гадәттәгечә, идарәгә чакыртып тормады, өенә үзе барды. Тегесе, ул

килгәндә, намаз укып маташа иде, гайрәтләнеп, шартлар дәрәҗәгә җитешеп

килгән председатель, аның намазда утырганын күргәч, кинәт туктап калды,

туңкайган Апушны кирза итеге белән тибеп җибәрүдән аны ниндидер көч саклап

калды шул чакта. Ул намаз беткәнен түземсезләнеп көтә башлады. Ни гаҗәп:

шул кыска гына вакыт эчендә ярсулы председатель берчак тынычланырга да

өлгергән, алай гына да түгел, чыраена нур да кунган кебек иде.

— Беләм, Байбулат туган, беләм! Тик ашыкма, ярсыма әле син, җәме! Мине

тыңла. Борчылма, сиңа чуртым да булмаячак! Мостаевның малае, авариягә

эләгеп, исән-сау калган дип ишеттем?

Ул җикеренәсе урынга бу Апушы, мулла калдыгы, аннан сорау алып маташа

түгелме соң? Тик барыбер тыныч иде әле Байбулат председатель.

— Шуннан?!

— Шуннан шул: ул бала хәтерен югалткан дип ишеттем. Ата-анасын да

танымый икән.

Баймурзин бу чаклысын гына үзе дә белә. Җыелыштан соң «беренче»

Байбулатка әлеге кайгысы хакында күз яшьләре белән сөйләде. Нәкъ аны алып

калып, кайгы уртаклашканына Баймурзин ул чакта бер дә аптырамады, чөнки

ул райондагы иң алдынгы колхозның гаярь җитәкчесе, «беренче» белән алар

дус-тату яшиләр иде.

Апуш сандык артыннан су тутырылган бер шешә алып, Баймурзинга сузды:

«Менә бу чишмә суын Мостаевка илтеп бир әле! Кашыклап малаена эчерсеннәр.

Аш кашыгы белән түлке. Атна-ун көннән соң бала ата-анасын таный башлаячак,

Алла рәхмәте белән...»

Баймурзин бу юлы тагын да гаҗәпләнебрәк калды, һәм әлеге халәте аның

ачуын тагын да көчәйтте:

— Нишләп мин синең бу әкиятеңә ышанырга тиеш ди әле?!

Апуш дәшмәде. Өстәл өстендәге ашъяулыкны кырыйга куеп, аннан агач

кашык алды, ул кашыкка баягы шешәдән чак кына су тамызды һәм: «Мә,

эч! — дип Баймурзинга сузды. — Теш сызлавыңны момент басачак!» Чынлап

та, Байбулатның төне буе теше сызлап чыккан иде! «Кайдан белә мәлгунь

бу турыда», — дип уйлады председатель. Тик ул, иртән көзгегә дә карарга

вакыты булмаганлыктан, сызлаган теш турысындагы сул як яңагының шешеп

чыкканлыгын тоймаган, сизмәгән иде. «Курыкма. Эч! Курыксаң, башта үзем

эчеп куям!» — дип, Апуш җәһәт кенә аның кулындагы кашыкны алды да суны

үзе эчте. Аннары теге шешәдән кашыкка тагын су салып, Баймурзинга сузды.

Эчте Байбулат суны һәм шул мизгел эчендә үк сыкрап торган тешенең сызлавы

да басылды.

Апуш:

—Дөресен әйтәм, мин шаяртмыйм! Илтеп бир бу суны Мостаевка! Әгәр

дә мәгәр сүзем ялган була икән, Мостаевыгыз мине Себер җибәрсен! Әтине

җибәргән кебек!

Бу сүзләргә каршы Баймурзин берни дә әйтә алмады, шешәне алып, урамга

чыгып китте. Байбулат ага әле дә хәтерли: шундук, шешәне тотып, райүзәккә

китте ул, «беренче»нең өйдә юклыгын чамалап, туп-туры шуларга барды. Баласы

хакына дөньядагы мөмкин булган бар нәрсәне эшләргә әзер әни кеше, әлбәттә,

суны шундук малаена кашыклап эчерергә кереште. Ике атна буена диярлек

ире бу хакта бернәрсә белмәде. Көннәрдән бер көнне алар гаиләсенә могҗиза

иңде: малай таң белән торып эшкә китәргә әзерләнгән әтисе янына килеп:

«Әти, мин дә синең белән эшкә барыйм әле!» — дип аваз салды. Малаеның

хәтере уянганын күргән Мостаев лып итеп идәнгә утырды, аннары, беркавым

шулай тынсыз-өнсез торганнан соң: «Улым!» — дип кычкырып, аны кочагына

алды. Ул таңда Мостаевлар яшәгән өй түбәсе кубып күккә ашты. Ачык түшәмле

өй эченә иртәнге кояш нурлары кереп тулды, ата белән ана бу мизгелләрдә

җирдә яшәмиләр дә кебек. Алар йөзәләр, алар кояш нурлары белән тулган

күктә йөзәләр иде!

Ул тиз генә хатынына малайны киендерергә боерды. Барлык таләп-шартларга

каршы килүгә карамастан, баланы үзе белән эшкә алып китте! Ул көнне алар

райком бюросында Казаннан килгән иптәшләр катнашында Баймурзинны

партиядән чыгару хакында карар кабул итәргә тиешләр. Партиядән чыгару

турыдан-туры эштән азат итүне дә аңлата иде.

Ул көнне бюроның «мунча ташы» каты кызды. Байбулат ага аны хәзер

хәтерләми дә. Кем нәрсә әйткән, кем аны ни дип гаепләгән — исендә-хәтерендә

булыр иде, ләкин ул җыелышта күңеле, уйлары белән катнашмады да диярлек,

ниндидер сәер халәт биләп алган иде яшь председательнең эчен-тышын ул

вакытта. Чөнки кабул итү бүлмәсендә ул «беренче» малаен танып, Апуш мөәзин

әйткәннәрнең дөреслеккә чыгуын күргән иде һәм шул аптырау галәмәтләрдән

һаман арына алмады. Җыелыш беткәч, атылып диярлек авылга кайтып китте,

машинасын башка чакта ишегалдына — капка эченә кертеп куя иде, бу юлы

урамда гына калдырып, бәрелә-сугыла өенә керде дә, шкафтан башланмаган

«чикүшкә» алып, тустаган-мазарга салып тормыйча авызыннан гына эчеп тә

бетерде. Аның моңарчы аракы дигән нәрсәгә телен дә тидереп караганы юк иде,

хәзер ул исерү халәтенең килгәнен көтте. Тик шыр аек килеш калды. Берзаман

үтереп йокы басты, һәм ул чоландагы такта сәкегә ауды. Бөтен гаиләне генә

түгел, колхозны шаккаттырып, Баймурзин ул көнне кичкә чаклы уянмыйча

йоклады. Авылга: «Безнең персине эштән алганнар, мулла малаен кире Себеренә

озаталар икән!» — дигән хәбәр үзеннән алда кайтып җитсә дә, иртәгә ни буласын

да, ничек тормыш итәчәге хакында да уйламады Баймурзин. Уянып киткәндә,

үтереп башы авырта иде. Сәке янәшәсендәге артсыз урындыкка кемдер бер

шешә су китереп куйган. Үрелеп кенә шул шешәне алды да бер сулышта эчеп

тә бетерде. Гаҗәп һәм шаккатмалы хәл булды бу: баш авырту шундук юкка

чыкты, әйтерсең, кемдер дымлы тастымал белән сөртеп алды баш авыртуны!!!

Һәм, киләчәк язмышы хакында уйлана башлап, корт керергә тиешле күңеле

тыныч, бик тыныч иде. Гүя бүген райком бюросы утырышы булмаган да, менә

хәзер ул кичке нәрәт бирергә идарәгә барырга тиеш!..

Идарәгә барды ул кичне Баймурзин, ләкин үзе генә түгел, Мостаев шәхсән

өенә килеп, үз машинасына утыртып алып барды. «Беренче» көне буе Казанда

йөреп, күрәсе кешеләрен күреп, керәсе танышларына кереп, иртән бюро

карары белән партиядән һәм эштән чыгарылып ташланган Баймурзинга

булган «чин»нарын кире кайтаруны кайгырткан икән! Рәхмәт төшкере, үз

максатына ирешкән иде Габдерәхим Мостаев дигән партия райкомының

беренче секретаре!..

...Җиденче дистәне ваклаган Байбулат аганың фикер «алмасы» хатирәләр

бакчасы буйлап әнә кайларга таба тәгәрәп китте! «Әллүки» күле кимегән чагында

гына күренеп ала торган Әбелхәят чишмәсенең суы, чыннан да, зур сихәткә

ия икән шул!!! Дөньяда су хәтереннән дә зуррак хәтер юк!.. Су хәтеренә дөнья

яралганнан башлап бүгенге көнгә чаклы, хәтта киләчәктә ни буласы хакындагы

мәгълүматлар да салынган. «Әллүки»дәге Әбелхәят чишмәсенең серен ил

галимнәре генә түгел, дөнья галимнәре дә менә утыз елдан артык өйрәнәләр

һәм әле һаман да очына чыгып җитә алганнары юк. Һәр фәнни-тикшеренү

нәтиҗәләрен галимнәр соңыннан ак кәгазьгә төшерәләр. Алма бакчасы гөрләп

үсеп утыра, «Алма музее» да инде ишекләрен ачып, кызыксынучыларны кабул

итә башлады. «Миңа, мөгаен, мич башына менәргә дә вакыт җиткәндер», — дип

уйлады Байбулат карт шаулап чәчәктә утырган алмагачлар янындагы бер сәер

алмагачның шәрә кәүсәсенә карап. Майның унбишләрендә йөздән артык төрле

алмагачның һәрберсе шаулап чәчәк ата, ә бу агач исә июнь башында, Сабантуй

алдыннан гына чәчәккә бөреләнә һәм аның әле бер дә алма биреп караганы

юк. Алмагач, гадәттә, бер елны җимеш бирсә, киләсе елда ял итә. Ә бу алмагач

һаман ялда. Ә чәчәккә нигә бөреләнә дә Сабантуй вакытында гына ни сәбәпле

чәчәк ата соң бу сәер алмагач кисәге?! Әллә бу да аның малае Байтимер кебек

үз вакытында чәчәк атмаска «подписка» биргәнме!!! Улы бу хакта берничә елдан

соң гына сөйләде. Юкса әтисенә теге чакта ук серне чишкән булса да яраган

лабаса! Ата үз баласын сатсын димени инде?! Үзе теләп ФСБ капкынына илтеп

тыксынмыни? Имеш, кул куйган, серне чишмәскә «подписка» биргән...

Йа, Әл-Варис, үзең сакла!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев