Буа (романның дәвамы)

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

Кибеттән ерактарак урнашкан складка әле куллары җитмәгән. Эчкә кереп, ул ишекне бикләде һәм утны кабызды. Яшерен урынны ачты. Алтыннар, банкноталар үз урынында. Ул акча санарга кереште. Поездга билет алырга, юл чыгымнарына кирәкле күләмне аерып куйды. Аннан соң, озак кына уйланып торгачтын, Барый абзый өлешенә калдырыласын исәпләде. Болай да чикле булган акчалардан колак кагасы килмәсә дә, карт кешене бер тиенсез калдырырга ярамый. Сәкинә әтисен ач килеш ташлап китү белән килешмәячәк, кичәдән бирле рәтле-юньле сөйләшми.

Акчалар белән бергә яшерен урындагы документларны да алды. Алтыннар, банкноталар салынган саквояжны биредә калдырып торырга туры килер. Урам буйлап байлыкларыңны күтәреп йөрү куркыныч.

Фин вокзалыннан поезд кичке унбердә китәсе иде. Ул кулындагы ялган документлар буенча ике билет алды. Шәһәрдә күрәсе берничә кешесе бар иде, алар янына да сугылып чыгарга туры килде. Эшне бетергәч, абыйсы Хәмидулла исеменә хат җибәрде, анда үзенә куркыныч янавы, хатыны белән Финляндиягә китүе турында хәбәр итте. «Абый, күңелем сизә, бу кабахәт большевиклар минем башыма җитәчәк, – дип язды ул. – Кибетемне таладылар, иртәгә үземне дә алып китәчәкләр. Башка Россиядә калырга җаем юк, гафу ит. Матур апага, Зөбәйдәгә миннән күп сәламнәр әйт, бу давыллар тынгач та, беренче эш итеп, сезнең янга кайтырмын».

Үзе яшәгән өйгә кайтып җиткәндә, караңгы төшкән иде инде. Йорт эченә кергәч тә, ул гомуми бүлмәдә ватылып беткән өстәл-урындыкларга, җимерелгән буфетка тап булды. Күңеле белән ниндидер куркыныч тоеп, Сәгыйдулла сак кына икенче катка күтәрелде. Барлык бүлмәләрнең дә ишекләре йә каерып алынган, йә шыр ачык. Үзенең бүлмәсендә дә шул ук хәл. Эчкә кергәч тә, ул биредә дә идәндә таралып ятучы җиһаз, пыяла кисәкләрен, киемнәрен күреп алды. Урамнан кергән саран яктылыкта ул кайбер өс киемнәрен җыештыргалап, ниндидер бер могҗиза белән исән калган чемоданына тутырды.

Сәкинәсе кайда соң?! Чемоданын эләктереп, бинаның ярымподвал өлешенә, элек хатыны яшәгән бүлмәгә йөгерде. Йөрәге ялгышмаган – Сәкинәсе биредә. Ул югалып калган кыяфәт белән бер почмакка текәлеп утыра. Өстәлдә тонык кына лампа яна. Сәгыйдулланы күреп алу белән ул, йөгереп килеп, аны кочаклап алды һәм үкереп елап җибәрде.

– Алар сине эзләп килде, сәүдәгәр Тимерхановны! – диде ул, үкси-үкси. – Миңа тимәделәр, синең хатының булуын әйтмәдем... – Тынычлан, бәгърем, тынычлан. – Хатынының аркасыннан сөйгәндә, Сәгыйдулланың үзенең дә куллары калтырана башлады.

– Моннан качып китәргә кирәклеген аңладыңмы инде хәзер?!

– Аңладым, җаным! Сине интектергән өчен, зинһар, гафу итә күр...

– Зыян юк, кадерлем! Мин билетлар алдым, бүген кичке унбердә безгә поездда кузгаласы...

Сәкинәнең янә күңел халәте үзгәрде, ул елаудан туктап җитдиләнде.

– Миңа әти белән бәхилләшергә кирәк...

– Әлбәттә, җаным, әлбәттә! – Сәгыйдулла түш кесәсеннән банкноталар тутырылган купшы төргәк чыгарды. – Менә, акча да алып килдем. Хәзер, экипажлар тотабыз да юлга кузгалабыз. Миңа бер урынга кереп, кайбер әйберләрне алып чыгасы булыр. – Сәгыйдулла кул сәгатенә күз салды. Әгәр 
башта ул да Барый абзый янына, аннан соң байлыкларын алырга складка кереп йөрсә, поездга өлгермәячәк.

– Син әтиең белән саубуллаш та, туры вокзалга кил, мин шунда көтәчәкмен. Минем исемнән гафу үтен, эшләрен көйләп бетерәсе бар, шуңа килә алмады диген. Экипаж көтеп торсын, беркая да җибәрмә. Тиз булыйк, вакыт бик кысан! Менә билетың белән документларың!

Экипажлар тотканчы, Петроградның кысан урамнары буйлап боргаланып йөргәнче шактый вакыт узды. Сәгыйдулла, бер кулына чемодан, икенчесенә байлыклары салынган саквояжны тотып, Фин вокзалына килгәндә, ун тулып килә иде. Ул вокзалны, аңа янәшә урыннарны айкап чыкты. Сәкинә беркайда да күренмәде. Вагон янында көтеп басып торды. Сөйгәне килмәде. Поезд кузгалгач та, ул әле бик озак кына тәрәзәдән күзен алмады.

Бу вакытта Сәкинә исә әтисенең өендә, урын өстенә капланган килеш, сулкылдый-сулкылдый елап ятты. Әтисенә ул китү турында бер генә сүз дә әйтмәде. Ташлап китә алмый иде ул аны. Барый абзый Сәкинәгә җиде яшь тулгач та тол калды, ул Сәкинә өчен әтисе дә, әнисе дә булды. Картлык көнендә урын өстендә ятарга калган кешене хәзер калдырып китү бик зур хыянәт сыман тоелды.

...1918 елга чыкканда, дөньяга сабый бала – Сәгыйдулла белән Сәкинәнең уллары аваз салды. Әтисе киңәше белән аның туу турындагы таныклыгында хакыйкатьне бераз гына үзгәрттеләр. Малайга Хәмит дип куштылар, таныклыкка ул Хәмит Сәйдулла улы Тимерханов буларак яздырылды. Улы үсә төшкәч тә, Сәкинә аңа әтисе Сәйдулла Тимерхановның пролетариат бәхете өчен көрәштә 1917 елны Петроград баррикадаларының берсендә һәлак булуы турында озын-озын бәяннәр сөйләргә гадәтләнде...

***

Хәмидулла хәзрәт энекәшенең хатын алганнан соң, бик озак моңсу йөрде. Иренең бу хәлен күреп, Нәсимә дә хафага калды, ләкин хәзрәт аңа берни турында да әйтмәде. Әнисенең соңгы әманәте исендә бит. Аралашып, туган якка кайткалап яшәргә кушты ул кече улына. Хәзер ничек кайтыр? Дөньялар тынычланыр дип, кем әйтә ала? Тынычлана икән, кайчан?! Аннан соң, Сәгыйдулланың хатыны белән бергә туган ягына хәзер кайту мөмкинлеге дә булгандыр бит. Монда урын җитәрлек, шау-шу, гауга да ишетелми...

Соңарып булса да, авылда да сәвит власте урнашты. Буадан килгән комиссарлар авыл белән идарә итүче итеп ялкаулыгы, куштанлыгы һәм усаллыгы белән аерылып торган Фазылҗанны билгеләделәр. Аның янәшәсенә тагын берничә активист кушылды, ләкин күпчелек халык үзгәрешләргә сагаеп карады. Хәер, Фазылҗан да әллә ни эш майтара алмады. Үзенә тоттырылган кызыл әләмне эләрлек аерым идарә бинасы да булмагач, аны үзенең кечкенә генә алачыгы башына кадаклап куйды. Фазылҗанга файдасы булды тагын – ул, ничәмә еллар буе буйдак булып йөреп, күптән егетләр яшеннән чыккан иде, властька килгәч, шунда ук күрше авылдан хатын да табылды. Никахны кыз ягында укыдылар, Хәмидулла хәзрәткә «яшьләрне» кавыштыру насыйп булмады...

Фазылҗанның бәхете озакка бармады. 1919 елның кызу июль ае көнендә авылга атларга атланган аклар төркеме килеп төште. Хәмидулла ат пошкырган, урысча кычкырган тавышларны ишетеп, мәчеттән чыкты. Төркемдә утызлап кеше, барысы да кораллы. Бер солдат, атылып барып, Фазылҗан йортына беркетелгән кызыл әләмнең сабына төбәп, мылтыгыннан атып җибәрде. Әләм җиргә мәтәлеп төште. Фазылҗан бер мәлгә генә ишектән башын тыгып карады да кире өенә ашыкты. Акларны җитәкләгән офицер әмер бирүгә, өч солдат Фазылҗан йортына таба йөгереп китте, идарә башлыгын алар арткы тәрәзәдән чыгып качарга маташкан вакытта эләктереп алдылар.

Мәчет янындагы мәйданда янгын-фәлән чыкканда кагып, халык җыя торган авыр тимер кисәге бар иде. Бер солдат чаң кага башлады. Мәйданга куркынган авыл кешеләре агылырга тотынды. Төркемне җитәкләгән офицер атыннан төшеп, мәчет болдырында торган мулла янына килде.

– Исәнме, хәзрәт! – диде ул, киң итеп елмаеп.

– Саумысыз!

– Урысча да беләсезмени?! – дип гаҗәпләнде офицер.

– Сукалыйм шунда аз-маз...

– Болар урысча аңламыйдыр инде? – Офицер мәйданга җыелучы халыкка таба ымлады.

– Алар да аз-маз беләдер шикелле. Нәрсә әйтүегезгә бәйле инде...

– Яхшы, сез минем тәрҗемәче булырсыз, – диде офицер, катгый карарга килеп.

– Гафу итегез, ләкин мин тәрҗемәче була алмыйм. Мин бу халыкка Аллаһы сүзен сөйләүче генә, мин сәясәт белән шөгыльләнмим...

Офицерның йөзендәге елмаю юк булды. Ул усал итеп тамак кырды, ләкин башка карышып тормады. Ул арада мәйданга, кулларын артка бәйләп, Фазылҗанны китерделәр. Аның артыннан елый-елый, көмәнле хатыны йөгерә. Фазылҗан үзе дә елаган бугай, бөтен бите пычранып беткән, тузанга баткан. Аны халык каршына бастырдылар.

– Урысчага тәрҗемә итәрлек кеше бармы?! – дип сорады офицер. – Бар! – Заһидулла байның улы Нигъмәтҗан алга атлады.

– Булса, бик әйбәт, бире кил. Исемең ничек?

– Нигъмәтҗан.

– Минем әйткәннәрне сүзен сүзгә тәрҗемә итеп торасы. – Офицер халыкка борылды, һәрбер җөмләдән соң туктап, Нигъмәтҗанның татарчалап әйткәнен көтеп торды.

– Хөрмәтле ватандашлар! Без сезгә большевиклар афәтеннән коткару алып килдек. Аларның котырынулары озакка бармады, без моңа чик куячакбыз, яраткан илебезгә самодержавиене кайтарачакбыз! Сезнең арада советлар властенә хезмәт иткән кешеләр бармы? Булса, күрсәтегез аларны! – Халык дәшмәде.

– Барысы да диярлек урманга качып киттеләр, – диде Нигъмәтҗан офицерга.

– Аңлашылды... – диде офицер, аннан янә халыкка мөрәҗәгать итте. – Сезнең арада безнең белән бергә большевикларга каршы көрәшергә теләге булган кешеләр бармы? Булса, бер адым алга атлагыз. Бөтен кием-салымны, коралны, азык-төлекне үзебез бирәчәкбез. 

Халык янә дәшмәде. Нигъмәтҗан бу юлы да офицерны коткарды: – Мин сезнең армиягә керергә телим, – диде ул.

Алгы рәтләрдә торган әтисе Заһидулла бай сер бирмәде, ә менә әнисе Бибинур агарынып чыкты, калтырана башлады. Заһидулла аны кочаклап алды, тынычландырырга кереште. Алар икәүләшеп, алгы рәтләрдән чыгып киттеләр.

Фазылҗанны бәйләнгән килеш тоткынлыкка, Нигъмәтҗанны кораллы көчләренә алырга дип ияртеп, аклар авылдан китеп барды. Авыл тормышының үзендә берни дә үзгәрмәде, барысы да элеккеге җай белән дәвам итте.

Кичке намазны тәмамлагач, инде кайтыйм дигәндә, Хәмидулла хәзрәт мәчеткә кереп баручы Гөлнисаны күреп алды.

– Әссәламегаләйкүм, Гөлниса, ни йомыш белән килүең?

– Вәгаләйкемәссәлам, Хәмидулла хәзрәт. – Гөлнисаның тавышы карлыккан, елаудан бөтен йөзе шешенеп беткән.

– Зур бәла төште башыма, нишләргә дә белгәнем юк. Улым Таһир кызыллар яклы сугышырга дип, урманга китеп барды...

– Әстагъфирулла! Аңа ничә яшь соң әле?!

– Унсигезен тутырып бара инде... Хәзрәт, шул балага зиһен бирүен сорап, дога кыл әле, зинһар!

Хәмидулла хәзрәт дога укырга кереште.

Таһирны Гөлниса карчык бер ялгызы үстерә. Аның әтисе әле Хәмидулла Бохарада укыган вакытта ук мәрхүм булган иде. Явыз телләрне тыңласаң, күрше авылдагы чувашлардан алган яман көмешкә белән агуланып үлгән. Ләкин Хәмидуллага монысы караңгы, кеше гөнаһысы аңа кирәк түгел. Гөлниса карчык кына кызганыч, улы азгын, явыз булып үсте. Күрәсең, әтисенең каны. Авылда ул да беренче сугыш чукмары булган. Шулай да Хәмидулла догасының тәртибен бозмады, Ходайдан балага карата рәхим-шәфкать, үзенә акылга килүен сорады. Дога тәмам булгач та, Гөлниса ахылдый-ухылдый, өенә юнәлде.

Аклар авылга бүтән килмәде. Күрәсең, үз хәлләре хәл иде. Тирә-юньдә шактый зур партизан төркеме туплаган Космовский аларга тыныч көн дә, төн дә калдырмады. Ату тавышлары авылга кадәр ишетелеп торган чаклар да булды.

Гөлнисаның борчылуы юкка булып чыкты. Сентябрь уртасы дигәндә, акларны Буадан куып чыгардылар. Таһир авылга яхшы атта кайтып төште. Өстендә күн куртка, галифе чалбар, ялтырап торган күн итек. Портупеяда пистолет, фуражкасында кызыл йолдыз ялтырый. Улын күргәч тә, Гөлниса аның янына йөгереп барып, аттан төшкәнен дә көтми, күн итегендәге аягын кысып тотты.

– Йә, җитәр инде, әни, – дип, баласы әнисенең читкәрәк китүен сорады, аннан җиргә сикереп төште. Гөлнисалар каршыннан үтеп барганга, Хәмидулла да халык төркеме янына туктады. Гөлниса янә улын кочаклап алды, аның битен сыйпый, пышылдап кына нидер сөйли. Таһир масаюлы караш белән авылдашларын күзләп чыкты.

– Куып җибәрдек акларны! Артларыннан тузан гына тузып калды. Беренче булып чабучылар арасында Заһидулла байның улы Нигъмәтҗанны да күрдем, – диде ул, лачт иттереп җиргә төкереп. – Улым, син исән-сау кайтсын дип, бөтен авыл белән дога кылдык, менә, Хәмидулла хәзрәт тә биредә, ул да догасыннан калдырмады. 

Таһир Хәмидулла хәзрәткә борылды.

– Догаларың өчен рәхмәт, хәзрәт! – диде ул, кәкре тешләрен күрсәтеп елмаеп. – Болай булгач, кызыңа өйләнәсе була инде, үстер, әйдә, тизрәк. Хәмидулла моңа шатланырга да, кайгырырга да, ни әйтергә дә белмәде. Ул тагын бераз сүзсез генә басып торды да өенә кузгалды.

Озакламый урманда качып яткан активистлар да, Буадагы тоткынлыктан азат ителгән Фазылҗан да кайттылар. Фазылҗан беренче эш итеп, әләмне төзәтеп, кире йорт түбәсенә кадаклап куйды. Җае чыккан саен хак эш өчен тоткынлыкта күргән михнәтләре турында сөйли торган булды. «Сезнең ирек өчен канымны койдым», – ди торган иде ул, ике айлык тоткынлыгы тарихын кабаттан сөйләгәннән соң.

Тик Фазылҗанның идарә эшендә бәхете булмады. Янә озак эшли алмады ул – районнан килгән карар буенча аның урынына япь-яшь, ләкин бик булдыклы Таһир Солтановны билгеләделәр. Гөлниса, улым кеше булды дип, урам буйлап күкрәк киереп йөрергә күнекте. Дөрес, имеш-мимешләргә ышансаң, кызыллар төркемендә чакта Таһир әтисе кебек үк хәмер эчәргә һәм хәтта тәмәке тартырга да өйрәнгән. Авыл өчен бу ике нәрсә бик гаҗәп һәм гайре табигый иде. Акрынлап, егетнең күрше авылларда тол хатыннар белән чуалуы турында да хәбәрләр чыккалады. Яңа хакимиятнең яңа кешесе, ни эшләтәсең, аңа сүз әйтә торган түгел...

Заһидулла белән Бибинурның гына тормышлары үз урынында түгел иде. Уллары Нигъмәтҗан, чыннан да, акларга ияреп китеп барган, аларны кызыллар туган җирләреннән еракка, киң далаларга таба куалар иде...

Еллар арты еллар уза торды. Хәмидулланың кызы да буйга җитеп үсте. Таһир авылда коммуна оештырды. Ләкин зур үзгәрешләр, коточкыч афәтләр әле алда иде... 

***

1931 елның гыйнвар иртәсе. Сәгыйдулла пәлтәсенең барлык төймәләрен төймәләп, якасын күтәрде һәм Берлинның таш җәелгән кысан урамы буйлап юлга кузгалды. Германиянең җепшек карлы кышларына күнегә алмады ул. Гәрчә, биредә уналтынчы кышын каршыласа да. Сәгыйдулла авылдан киткәндә, туганнары белән хушлашканда, бу хушлашуның, бәлки, мәңгелеккә булачагын башына да китермәгән иде. Ә язмыш үзенекен итте. Петроградтан көч-хәл белән чыгып качып, башта Финляндиягә, аннан Даниягә, ниһаять, Берлинга килеп төпләнергә насыйп булган икән. Болай да ачлык-ялангачлыктан интеккән Германиядә мескен татар эмигрантына якты чырай да, җылы почмак та табылмады. Туктаусыз күченеп йөрүләр, байлыкларын ризыкка алмаштырулар, ачлык, ялангачлык – боларның барысы да башыннан үтте. Германия беренче Бөтендөнья сугышында җиңелгәч, хәлләр тагын да мөшкелләнде. Россиядән качкан кешеләрне сискәндереп, Европада да коммунизм өрәге калкып чыкты. Сәгыйдуллага Франциягә күченеп китәргә тәкъдим итүчеләр дә булды, ләкин ул ризалашмады. Тишекне ертыкка алмаштырганчы, бер урында төпләнү хәерлерәк тоелды аңа. Аннан соң, коммунизм идеяләре Германия генә түгел, Европаның бөтен илләренә үтеп керергә өлгерде.

Интегеп йөри-йөри, елдан артык вакыт узып китте. Көч-хәл белән Сәгыйдулла, ниһаять, үзенә яраклы эш таба алды. Эмигрант танышлары Берлинның үзәгеннән ерак түгел бер сыраханәгә савыт-саба юучы кирәклеген әйттеләр. Күптән көткән эш урыны чит-ятка китмәсен дип, Сәгыйдулла үзенә хәбәр ителгән адрес буенча ашыкты. Аны симез гәүдәле нимес каршылады. Сәгыйдулланың вата-җимерә нимесчә үзе турында сөйләгәннәрен дәшми генә тыңлап торгач, Фридрих сорауларга күчте:

– Сез бирегә савыт-саба юарга яллануыгызны аңлыйсызмы?

– Әлбәттә, һерр Фридрих, бик яхшы аңлыйм. Мин теләсә нинди эшкә әзер!

– Түләүне дә күп куя алмыйм. Аның каравы ашау бушлай. Россиядә сез купшылыкка күнеккәнсездер, биредә гади кеше булачаксыз, аңлыйсызмы? – Фридрих Сәгыйдуллага бораулап карады.

– Беләсезме, һерр Фридрих, туган илемнән чыгып киткәч, миңа күп нәрсәне күрергә туры килде. Ачлыкны да, сырхауны да, салкынны да. Минем өчен күп нәрсә үзгәрде бу тормышта. Шуңа мин карусыз хезмәткә әзермен.

Фридрих берара дәшми торды, аннан, килештек, дип ымлап куйды. Соңрак Сәгыйдулла Фридрихның беренче Бөтендөнья сугышында Көнбатыш фронтта булуын, аннан нык яраланып кайтуын белде. Фридрих беркайчан да күп сөйләшмәс, хәлгә керә белүчән нимес булып чыкты. Саранлыгы бар барын, ләкин сыраханадә эшләүче Сәгыйдулла, Ганс һәм Вильгельмны кимсетмәде. Хезмәт хакын вакытында түли, ашаудан аермый. Бер ел дигәндә, Сәгыйдулла савыт-саба юучыдан пешерүчегә күтәрелде. Нимес ризыгы әллә ни катлаулы түгел үзе, дуңгыз ите булу гына күңелгә тия. Ләкин яшисең килсә кайбер нәрсәләргә күзеңне йомарга туры килә. Гомумән алганда, шул көннән Сәгыйдулланың тормышы азмы-күпме көйләнде. Сыраханәдән ерак түгел бер нимес әбисенең фатирында бүлмә яллап яши, анда йокларга гына кайта. Сыраханәгә кеше шактый йөри, шуңа күрә тәңкәләр шалтырап тора. Дөрес, ул тәңкәләргә сыра салып торучы Ганс якынрак, тик нишләтәсең, һәркем үз язмышын тарта инде...

Берлин урамының пычрагын ерып, ул, ниһаять, сыраханәгә килеп җитте. Вакыт әле иртә булуга карамастан, ишек ачык иде. Ганс өстәл артында маташа, кухня ягыннан Вильгельмның савыт-саба шалтыратканы ишетелә.

– Хәерле иртә, Ганс! – диде Сәгыйдулла, эчкә узып.

– Хәерле иртә, Сагди! – Нимесләр, аның исемен әйткәндә, басымны һәрвакыт а хәрефенә төшерәләр.

– Шыксыз көн, әйеме?

– Әйтәсе юк. Җылынырга керүчеләр күбрәк булыр дип өметләник. – Бүген күп булачак, менә күрерсез. – Ганс, ниндидер сер белгәндәй, елмаеп куйды.

– Кайдан чамаладың аны?

– Бүген национал-социалистлар хакимияткә киләчәк. Кухня ягыннан Вильгельм башын тыкты. Бер кулына ул сосискалар бәйләмен ураган иде.

– Исәнме, Сагди! Ганс әнә нәрсә сөйли бит – бүген Гитлер хакимияткә киләчәк, ди. Канцлер булып.

– Ә Гинденбургны кая куясы?

– Гинденбургның урыны зиратта, – диде Ганс күзен дә йоммыйча. – Җитәр инде картлачка. Национал-социалистларга юл бирергә вакыт. 

– Ярый, куйдылар да ди. Сыра эчәргә халык җыелыр, дисеңме?

– Германиянең төрле якларыннан киләләр, Сагди. Мюнхеннан бик зур төркем килде. СА, штурм отрядлары вәкилләре җыела Берлинга, бүген зур бәйрәм булачак. – Ганс әлеге вакыйгага чиксез шатлануын яшерми иде. – Мин әле генә Гитлерның китабын укып чыктым. Ул безнең илебезгә байлык, тынычлык, куәт алып  киләчәк. Тормышның матур чаклары алда әле, әйтте диярсез!

Сәгыйдулла кухня ягына узды, өстен алмаштырды һәм күнегелгән эшкә кереште. Суган, кәбестә, сосискалар, ит кисәкләре... Алар белән маташканда, ничектер күңеле тынычлана, авыр хатирәләр читкә китә төсле. Ә хатирәләр бихисап... Әнисенең соңгы сүзләре. Алар мәңгелеккә аның өстендә, ул йокыга ятса да, уянса да шуны уйлый. Кайчан да булса аның васыятен үтәп, туган җиренә әйләнеп кайта алырмы? Әллә инде, улының ни хәлдә икәнлеген күреп, әнисе аны күптән кичергәнме? Бихисап уйлары Сәкинә турында. Аның үзе белән китә алмаячагын аңлады бит ул. Ничек итеп әтисен урын өстендә яткан килеш ташлап китсен?! Күңеле белән аңлады, акылы белән карышты. Сәкинә әтисен Сәгыйдуллага алмаштырмады. Бәлки, ул вакытта китмәгән булса, Сәгыйдулла да вөҗдан газабыннан интекмәс, тыныч кына яшәр иде? Шул ук Барый абзый алачыгында көн күрерләр иде. Авылына да кайтып килергә була, сөйгән яры да янында. Тик Россиядән чыгып качканда, байлыклары белән чит җирдә матур мул тормыш корып җибәрермен дип өметләнде. Язмаган икән. Байлыклары тиз таралды. Алдаучылар да шактый очрады аның юлында. Менә хәзер ул ярык тагарак алдында, бер ялгызы.

Мондый тормыш Сәгыйдулланы эчтән дә, тыштан да үзгәртте. Ул аякларын көчкә сөйрәп йөри, башы һәрвакыт түбән иелгән, чәчләре коелып бара, үзе карачкы сыман ябык. Кайчандыр пани Ковальскаяларны кызыктырган егеттән берни дә калмады...

Аның уйларын шаян Вильгельм бүлдерде:

– Сагди, ә коммунистлар нинди алар?

Сәгыйдулла каушап калды. Нинди икән алар, коммунистлар? Бу сорауны аның үз-үзенә дә биргәне юк бит...

– Алар куркыныч, Вилли... Уйларында бары тик талау, үтерү, кешеләрне изү. Әгәр мин алардан курыкмасам, бүген монда басып тормас идем...

– Ә кемнәр куркынычрак – коммунистлармы, әллә национал-социалистлармы? Сәгыйдулла беренче тапкыр күргәндәй шаккатып, Вильгельмгә текәлде. Тегесе сары башын да күтәрми, бүкән өстенә утырып, бәрәңге әрчи бирә.

– Белмим, Вилли, белмим... Баштарак коммунистлар куркыныч түгел кебек иде. Хакимиятне үз кулларына алгач кына, хәшәрәткә әйләнде алар... Хакимият ул теләсә кемне боза шул... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: