Буа (романның дәвамы)

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

Нәсимә, чәйгә эретергә кар алып керергә дип, бишмәтен элеп, урамга чыкты. Авыр ишек гыйнвар суыкларыннан бәсләнеп каткан, аны ачып җибәрер өчен шактый азапланырга туры килде. Ул өйләре янәшәсендәге көрттән чистарак урын чамалап алды да шуннан чиләген тутырды. Аннан өйгә юнәлде. Ул кергәндә, Зөбәйдә дә уянган, мичтә ут элдереп маташа иде.

– Бүген кичәгедән дә суыграк, кызым, – диде ул, шәлен сәкегә салып. – Бияләйләрне ике кат киясе булыр.

– Тагын тегермәнгәме, әни?

– Кышка тегермәнгә, диделәр.

Нәсимә мич алдындагы самоварга кар тутырып, чыра белән тергезеп тә җибәрде.

Алар хәзер авыл читендә яшиләр. Каралты-куралар белән әйләндереп алынган алты почмаклы зур өй бүтән аларныкы түгел. Моннан ике ел элек күченгән амбарларына тәмам нур керде дияргә була. Уртада мич, ике сәке, сандык, өстәл, ике эскәмия, стенада агач рамда бер чите чатнаган көзге – өйнең хәзерге җиһазлары шуннан гыйбарәт иде. Баштарак Таһир бик дуласа да, аннан соң тынычланды, кечкенә генә каралты да төзеп куярга ризалык бирде, биш тавык белән бер кәҗәне Нәсимәләргә калдырды. Хәер, Зөбәйдә моның нигезендә мәкер ятуын аңлый. Шулай вак-төяк белән юмалап, кызны үзенеке итмәкче була Таһир. Очрашкан вакытта сүзе һаман шул хакта. Тик Зөбәйдә бирешми, Вакыйф белән сирәк кенә очрашып, аңа тугрылыгын саклый, Таһирның үзенә бәйләнүдән туктавын көтә.

Нәсимәләрне куып чыгарсалар да, мәсхәрәләмәделәр, авылдашлар күченергә ярдәм итте, типкәләүче булмады диярлек. Әйберләрен ат арбасына төяп, урам буйлап үткәндә, аларны күргән кешеләр оялып, карашларын читкә юнәлтәләр иде. Оятлары бер генә нәрсәдән – үзләре өчен шактый игелек эшләгән муллаларын саклап кала алмадылар бит. Нәсимә бик нык рәнҗеде моның өчен. Халык Хәмидулланы котырган этләргә бирергә тиеш түгел иде! Вакыт узу белән генә тынычланды ул. Саклап калырлык булмаган шул Хәмидулланы... Күрше авыллардан дин әһелләрен гаиләләре белән сөрә башладылар, хәллерәк байларның сөргенлеккә дә барып җитмәс борын, Зөядәге төрмәдә үк атып үтерелүе турындагы хәбәрләр килеп иреште. Ахыр чиктә язмышына буйсынып, Нәсимә Хәмидулланың исән булуына шатланып, гомер итә бирде.

Сафа байның тегермәне хәзер колхозга хезмәт итә иде – Нәсимә белән Зөйбәйдә бирегә хезмәтче булып килеп төште. Берничә потлы капчыкларны ташыйлар, ни кушсалар, шуны эшлиләр. Авыр эш үзен сиздерми калмады – кайчандыр төз гәүдәле Нәсимә чак кына бөкрәеп йөри башлады. Ләкин биле бөгелсә дә, күңеле сынмады.

Аларның өен нишләтергә белми аптырап беттеләр коммунистлар. Берәүләр клуб итәргә кирәк дип кычкырды, икенчеләре авыл советы һәм колхоз конторасына бирүне яклап чыкты. Контора дип кычкыручыларны Таһир котырткан иде. Рәис буларак, бигрәк тә тырышты инде шул йортка кереп утырырга. Ләкин, ахыр чиктә, контора өчен артык зур булыр дип, мулла йортын клуб итәргә карар кылдылар. Бүрәнәсен бүрәнәгә сүтеп авыл уртасындагы мәйданга алып килеп җыйдылар, түбәсенә кызыл флаг кададылар. Хәзер анда төрле җыелышлар уза, концерт-мазар да булгалый, диләр, бер почмагында «изба-читальня» дигән нәрсә оештырганнар.

Мулланың нигезен тулысынча туздырдылар. Каралты-куралар да сүтелеп, колхозга тапшырылды. Бөтен маллар көтүе белән яңа хакимнәр кулына күчте.

Әгәр тегермәндә эш булмаса, аларны нәрәт белән башка төрле эшләргә дә җибәрә башладылар. Яңа оешкан колхозның малы күп бит – терлеген дә кара, басуын да эшкәрт, кышын кар ерып, печәнен дә кайтарт. Әле клубны, авыл советын, колхозның башка биналарын җылытып тору өчен утынын да табасы бар.

Таһир кулы тимәгән бер генә бина калды авылда – ул да булса мәчет. Әлегә аның ишегендә зур йозак эленеп тора иде...  

Нәсимә белән Зөбәйдә урамга чыгып, таныш сукмак буйлап, тегермәнгә таба атладылар. Тегермәндә аларны авылдашлары Харис абзый, Фатыйма, Хәйбулла каршылады. Төшкә кадәр баш күтәрми эшләделәр – уннан артык капчык бодай тартасы бар иде. Төш вакытына тегермән янына җигүле ат килеп туктады. Чанада малахай бүрек, җылы сарык туны кигән Гыйльметдин күренде.

– Әй, кемнәр бар монда, әйдәгез тизрәк! – дип кычкырды ул, күрәсең, каты чабулаудан ярсыган атын чанадан төшми генә тынычландырырга маташып. Гыйльметдиннең тавышы калтыранулы, үзенә-үзе охшамаган иде бүген.

– Гыйльми, ни булды тагын? Нәрсә тавыш чыгарасың? – дип, чанага таба атлады Хәйбулла.

– Булмады, әмма булачак. Утырыгыз барыгыз да чанага, хәзер үк җыелышка килергә куштылар.

– Ниткән җыелыш тагын?!

– Утырыгыз, дим, колхозчылардан берсе дә калмаска тиеш! Юлда сөйләрмен.

Аптыраган кыяфәт белән Хәйбулла тегермәндәгеләрне тиз генә оештырып чыкты, барысы бергә чанага чумдылар һәм Гыйльметдин атын авылга таба борды.

Тегермән тау башындарак урнашканга, биредән үк авыл үзәгенә шактый халык җыелганлыгы абайлана иде.

– Ни булды соң, Гыйльми?

– Мәчет манарасын кисәбез, диләр...

Нәсимәнең йөрәгенә пычак кадалгандай булды. Тыелырга кирәклеген белсә дә, түзә алмый елап җибәрде. Чанадагылар тынсыз калдылар. Хәйбулла гына бераз сүзсез баргач: – Алай икән... – дип, әллә нинди бер мәгънә белән әйтеп куйды. Алар авылга җиткәндә, үзәктәге мәйдан халык шаулавыннан гөж килә иде инде. Клуб ишекләре шар ачык. Ишек төбендә, клубтан ерак түгел урнашкан мәчет тирәсендә таныш булмаган кешеләр абайлана. Өсләрендә күн куртка, билләрендә пистолет кобуралары шәйләнә. Клуб артындарак унлап атлы кораллы кеше дә күренә. Бүгенге тамашага ныклап әзерләнүләре бер караштан аңлашыла. Нәсимә, Зөбәйдәне култыгыннан алып, менә-менә егылам дигәндәй, аякларына сак кына баса-баса, халык арасына узды. Аларны күреп, кешеләр, ихтыярсыздан, ниндидер үзгә бер көч килүен сизгән төсле, юл бирәләр иде. Нәсимәгә бу мизгелдә күз салу куркыныч иде. Әйтерсең, ул шашар хәлгә җиткән. Әйтерсең, хәзер шушы кораллы кешеләр өстенә ташланыр да, барысын да тар-мар итеп атар. Әйтерсең, ул авыл мәчетен коткарып калыр... Ләкин Нәсимәнең таштай катып калган йөзе үзгәрмәде. Яннарына Вакыйф йөгереп килгәнен дә күрмәде, исәнләшкәнен дә ишетмәде, җавап та бирмәде. Халык ташкынының иң беренче рәтендә, ул, кайчандыр үз йортлары булган клуб ишегенә текәлеп, дәшми-тынмый басып тора бирде. – Зөбәйдә, әниең авырмыйдыр бит? – дип пышылдады Вакыйф.

– Борчылма, Вакыйф. Йөрәгенә авыр, үтәр. – Зөбәйдә мышкылдап куйды. Вакыйф исә, кеше-кара күрмәслек итеп, кулын бишмәт аша тыгып, Зөбәйдәнең кулын кысып тотты. Ниһаять, клуб ишегеннән Таһир күренде. Көннең чатнама суык булуына да карамастан, ул өстенә юка күн куртка гына кигән, яланбаш. Хәер, инде кып-кызыл борыны, ялтырап торган күзләренә карагач, клуб эчендә «җылынып» алырга өлгергәнлеге сизелә. Таһир белән бергә урамга озын күн плащтан тагын өч кеше, ике милиционер чыкты.

Клуб халык җыелган мәйданнан өстәрәк торганга, Таһирлар басып торган урын үзенә күрә трибунага әйләнде. Колхоз рәисе җыелган халыкны күз карашы белән айкап чыкты, Зөбәйдә янында торган Вакыйфны күргәч, бер мәл аңа текәлеп карап торды. Аннан кулындагы кәгазьне чак кына йомарлап, өскә күтәреп, сүз башлады:

– Иптәшләр! Колхозчылар! Кыска вакыт эчендә данлыклы юлбашчыбыз иптәш Сталин совет халкының тормышын яхшырту өчен зур эш башкарды. Быелгы язгы чәчүгә безнең басуларга өр-яңа трактор чыгачак. Моңарчы сез кул белән иза чигеп эшләгән эшне иптәш Сталинның тимер атлары башкарачак. Җәйгә безгә комбайн да кайтыр дип торабыз – анысын сез әле ишетеп кенә беләсез, күргәч, үзегез дә шаккатарсыз. Тормышыбызның ничек үзгәргәнлеген, җайланганлыгын сез үзегез тоясыз, иптәшләр! Ләкин кешеләрне бутап, бөек Ленин-Сталин юлыннан адаштырырга теләүчеләр байтак әле. Әле дә булса сезне законнар белән түгел, Алла белән, мулла белән куркытучылар бар. Ләкин бөек Сталин Конституциясеннән дә югарырак, дөрерсәк, гаделрәк китап бүген дөньяда юк. Без инде, элеккеге мулланың чынлыкта җинаятьче булганлыгын, совет властена каршы җәнҗал куптарырга маташканлыгын яхшы беләбез. Совет иленең, данлыклы Сталинның гадел законнары ярдәмендә ул хәзер бездән еракта, безгә аның зыяны тимәячәк. – Таһир усал күзләре белән Зөбәйдәне бораулап алды. – Мәчеткә мин йозак салдым һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм. Ул – хәерчеләрдән таланган мал хисабына, кешене алдап төзелгән бина. Һәм аның чынлап торып совет халкына хезмәт итәр вакыты җитте. Шушы көннәрдә миңа бер төркем иптәшләр мөрәҗәгать итте. Алар фикеренчә, мәчет бинасын халыкка кайтарырга кирәк. Шушы максаттан мин сезне авыл советы җыелышына җыйдым. Бүген без мәчетнең манарасын кисәчәкбез. – Халык өстеннән, диңгездәге дулкын сыман, «Аһ!» иткән тавыш таралды. Ләкин Таһир дәвам итте: – Әлеге иптәшләрнең тәкъдиме бөтен халык фикере белән килешеп башкарылырга тиеш. Димәк, иптәшләр, повесткада – мәчет манарасын кисү мәсьәләсе. Мин ачык тавыш бирүгә куям. Кем сәвит власте яклы?!

Мәйданда тынлык урнашты. Ерактарак торган атлы милиционерлар, мылтыкларын күтәрә төшеп, халык диңгезе ягына кузгалды, клуб ишеге төбендәгеләр кобурадан наганнарын чыгарды. Авыл мәйданындагы кешеләр акрынлап аңга килеп, җан кергәндәй, сүлпән генә кулларын күтәрә башлады. Кемнәрнеңдер сулкылдавы ишетелде. Мәчет манарасына пыяладай күзләре белән текәлгән Нәсимә, әллә нинди акрынлык, салмаклык белән башкаларга кушылып, кулын күтәрде, аңа Зөбәйдә дә иярде. Барыннан да бигрәк бу мизгелдә Зөбәйдә әнисенең акылдан шашуыннан курка иде.

Таһир каршындагы халыкны күзәтеп чыкты. Үзенә текәлгән күзләрдә ул нәфрәттән ары башка хис күрмәде. Ләкин аңа елмаерга, җиңүче кыяфәте чыгарырга кирәк! Аяк буыннары калтырана, тамак төбе кибә, елмаюы менә-менә каядыр качмакчы була, ләкин түзәргә кирәк! Менә – бөтен авыл, бөтен халык аны дошман күрә, хәлләреннән килсә, бәреп үтереп, таптап китәрләр иде дә бит, Таһир – хакимият кешесе. Аңа тия алмаячаклар. Чөнки аны власть саклый, кораллы кешеләр яклый. Калтыранган кулы белән ул билендәге наганын рәтләп куйды. Янәшәсендәге күн плащлы кешеләр, бармакларын төртә-төртә, сарык көтүен барлаган төсле, кешеләрнең кулларын санап чыктылар да, булды дип, Таһирга ымладылар.

– Төшерегез кулларыгызны! Икенче сорау – кем сәвит властена каршы?!

Мәйдан дәшмәде.

– Шулай итеп, мәчет манарасын кисү турындагы карар бер тавыштан кабул ителә. Повестка тәмам!

Атлы милиционерлар мәчеткә таба чигенде. Таһир районнан килгән кешеләр белән бергә шулай ук мәчеткә юнәлде. Аларны наганнарын кобурага да тыгырга өлгермәгән ике җәяүле милиционер озата китте.

Мәчет янына авыл халкына таныш булмаган берничә ир-ат йөгереп килде. Ирләр, килә-килешкә мәчет нигезе янында яткан, күрәсең, алдан әзерләнгән баскычларны түбәгә терәделәр һәм җәһәт кенә өскә үрмәләделәр. Түбәгә менеп кунаклагач, икесе билбаудан балталарын тартып алып, манараның агач тышлыгын әрчи башлады. Калган икесе өстән нык баулар белән урадылар. Балталы бәндәләр шарт-шорт китереп, манараны тураклый бирделәр. Тышкы як такталар инде ватылып бетте, хәзер үзәктән үтүче калын багананы чүкиләр. Багана озак түзә алмады. Ниндидер олы җанвар ыңгырашкан тавыш чыгарып, манара бер якка чалшаеп куйды.

– Җитәр! – дип кычкырды Таһир. Балталы залимнар җәһәт кенә җиргә сикерделәр. Ир-атлар манарага бәйләнгән бауларга ябышты һәм үзләренә таба тартырга кереште. Тагын ыңгырашкан тавыш ишетелде, ул бөтен авылны сискәндереп куйган төсле булды. Баулар нык, залимнәрнең беләкләре көчле, мондый һөҗүмгә түзә алмыйча, гасырга якын торган манара, мәчет түбәсенең такталарын каерып, яман тавыш чыгарып, карга гөрселдәде. Манараның очына урнаштырылган ярымай, беркетелгән киштәдән аерылып, кар көртенә кереп чумды.

Әлеге тавышлардан курыкканга пошкырып, милиционерларның атлары ике аякка басты, берсе иярдән карга очып төште. Халык арасында шау-шу купты. Тыела алмыйча, кешеләр елый, кычкырыша башладылар, мәчет манарасын кисүчеләргә ләгънәтләр очты. Милиционерлар мылтыкларын әзер тотып, атларын халыкка таба атлатты. Берсе һавага атып җибәргәч, кешеләр янә тынды кебек.

– Булды, таралышыгыз, нәрәт үтәргә! – дип, явыз тавыш белән кычкырды Таһир. Ләкин халык кузгалмады. Кемдер тәкбир әйтергә кереште. Аның кыяр-кыймас кына яңгыраган тавышына акрынлап, башкалар да кушылды. Һәм бу тәкбир, әйтерсең, каргыш сүзләре булып, мәчетне ботарлаган залимнәр өстенә ява иде...

«Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр, лә Иләһү иллә-Аллаһ!!!» Милиционерларның берсе калганнарына нидер әйтте. Ике атлы милиционер, мылтыкларын халыкка төбәп, читтәрәк калды, башкалары исә, мылтык урынына нагайкалар алып, мәйданга ыргылды. Чыр-чу, елаш, кычкырыш – авыл мәйданы мәхшәргә әйләнде. Берничә минут дигәндә, милиционерлар халыкны авылның төрле почмакларына куып таратты. Нәсимә белән Зөбәйдә, алда ук торган булсалар да, әлеге җәнҗалдан яраланмый гына котыла алды. Ләкин тән җәрәхәтенә караганда, җан яралары авыррак иде шул.

Халыкны куып тараткач, манара кисүчеләр бауларны сүттеләр. Бу кешеләрне күрше районнан махсус яллап китергәннәр иде. Аларга юлга мул итеп көмешкә, кабымлык куйдылар. Клуб эчендә исә Аллаһ йортына кул күтәргән бәндәләрне юмарт итеп корылган табын көтә иде.

Таһир калтыранган куллары белән шешәдән стаканнарга көмешкә салырга кереште. Табынның түрендә утырган адәм – район башкарма комитеты әгъзасы Савельев аңа озак кына карап торды да тынычландырырга булды:

– Каушама инде син алай, иптәш Фәтхуллин! Була торган хәл, халык сарык инде. Куып тараттык бит әнә. – Һәм ул елмаеп, милиционерларга күз кысты. Аннан, барысына да салынганлыгын күреп, стаканын тотып торып басты. Аңа башкалар да иярде. – Әйдәгез, иптәшләр, бүгенге зур эш өчен. Беренче коймак төерле була, диләр, анысы да хак. Хәзер без бу эшне ничек дөрес оештырырга кирәклеген беләбез. Халыкны төркемнәргә бүлергә кирәк. Милиционерлар да күбрәк таләп ителә. Ә менә халыктан тавыш бирдереп тору кирәкме-юкмы икәнлеген әле киңәшләшеп хәл итәсе булыр. Тагын күпме алар – мәчетләре дә, чиркәүләре дә... Өйрәнербез, шомарырбыз. Ә сиңа, иптәш Фәтхуллин, безгә шундый тәҗрибә үткәрергә мөмкинлек биргән өчен зур рәхмәт! Әйдәгез, иптәшләр, иптәш Сталинның исәнлеге өчен!

Беренче стаканны эчкәч тә, Таһир аз-маз тынычланды кебек. Ләкин курку хисе барыбер югалмады. Тәрәзә аша кичке эңгер-меңгердә манарасыз мәчет караеп тора. Ул бер яктан җиңелгән, җимерелгән, суга баткан кораб төсле. Икенче яктан, элек манарасы калкыган урын куркыныч бер ерткыч сыман Таһирны эләктереп алып йотар кебек тоела.

Эчә-эчә Таһир да, кунаклар да тәмам йомшады.

– Мулла турында әйткән сүзләрең ошады, Таһир, – диде Савельев, чираттагы стаканны бугазына коеп. – Жулик дидеңме әле?

– Террорчы дидем кебек...

– Ә юк, җинаятьче дидең. Без аның җинаятьче икәнлеген ачыкладык бит, исеңдәме?

– Исемдә, исемдә булмый ни, иптәш Савельев.

– Ә шулай да, Таһир, әйт әле. Ник син ул чакта мулланың гаиләсен дә этап белән җибәртмәдең? Алар да контрреволюцион элементлар бит!

– Алар минем күзәтүдә, иптәш Савельев. Бурычлары бар аларның миңа.

– Нинди бурыч?

Таһир эчүдән кызарып чыккан күзләрен район вәкиленә төбәде.

– Кызы. Минем аның кызына өйләнәсем бар.

– Коммунист башың белән контра кызына өйләнергә йөрисеңме?! Бүлмәдә тынлык урнашты, аннан Савельев пырхылдап көлеп җибәрде һәм янә стаканнарны тутырды.

– Туйларда йөриселәр бар икән әле, иптәшләр! Яшьләр өчен! ...Эчә-эчә алҗып, районнан килгәннәрнең кайтырга вакыт икәнлеген аңлап, урамга чыкканда, тирә-якны инде караңгылык баскан иде.

– Иптәш Фәтхуллин, мәчетнең аен мин үзем белән алып китәм. Аның язмышын райком хәл итәргә тиеш, – диде Савельев, күн плащы өстеннән киелгән толыбын төймәләп.

Алар барысы да манара янына атладылар.

– Манара мәтәлгәч тә, аның башындагы ай сынып төште, – диде милиционерларның өлкәне.

Манара очы янына килделәр, ярымай күренмәде. Фонарьлар яктыртып кар көртләрен капшап чыктылар, берни табылмады. Ярты сәгать чамасы бер урында таптанганнан соң исерек төркем өчен барысы да аңлашылды – алар мактаныша-мактаныша салып утырган арада кемдер айны алып китергә өлгергән. Савельев, Таһирга барысын да кичекмәстән ачыкларга кушып, инструкцияләр артыннан районга ашыкты. Милиционерлар аны озата киттеләр. Таһир икесен булса да янында калдыруны сораса да, Савельев тыңламады.

Елашып, чәй эчеп кенә табыннан торганнар иде, Нәсимәләрнең тәрәзәләрен кактылар. Йөрәге дерт итеп, Нәсимә урамга карады, аннан ишекне ачты:

– Кем йөрер бу вакытта?

– Мин бу, Нәсимә апа.

– Бусагада Вакыйф пәйда булды.

Вакыйфны күргәч, Нәсимә янә еларга кереште, аны кочаклап ук алды. Бераз тынычлангач, өйгә уздылар, Зөбәйдә тиз генә чәй яңартырга кереште. Сүзләрендә бары тик бүгенге көннең тетрәндергеч вакыйгалары иде.

– Халыкны милиционерлар куып тараткач, мин кире мәчет янына килдем, – диде Вакыйф, кинәт пышылдауга күчеп. – Клуб тәрәзәсеннән карыйм – барысы да табында салып утыралар. Милиционерлар да шунда, түрәләре дә. Урамда ник бер кеше булсын. Мин алар күрмәгән арада мәчет манарасы ауган урынга барып, кар астыннан ярымайны казып чыгардым. Нәсимә белән Зөбәйдә, телсез калып, ни булыр дип, Вакыйфка текәлделәр.

– Ерак китеп булмады, тегеләр чыктылар, мин мәчет артына качып өлгердем. Алар озак кына айны эзләп тә тапмагач, яман ачулары купты, мөгаен, авылда тентүләр көтеләдер. Районнан килгән кеше урысча Таһирга шулайрак әйтте шикелле. Мин качып китеп, мәчет аен куш имән эченә яхшылап яшереп калдырдым.

Нәсимә шунда ук, учларын күтәреп, дога укырга кереште. Яшьләр дә аңа кушылдылар. Ләкин багышлап бетерергә өлгермәделәр – урамда башта айгыр кешнәве ишетелде, аннан кемдер дөмбердәтеп, ишеккә китереп типте.

– Таһир! – дип бер тавыштан кычкырып җибәрделәр ана белән кыз. – Вакыйф, кач, зинһар, көндез үк исерек иде, йортыбызда канкоешка китерә күрмә, – дип, Нәсимә Вакыйфны тиз генә мич артына кертеп җибәрде. Бусагада, чыннан да, исерек Таһир күренде.

– Ә, чәй эчәсезмени? – диде ул, итекләрен салмый-нитми түргә узып. Бүреген һәм бияләйләрен сандык өстенә ташлады. Кичке якта аеруча салкын булганга, күн куртка киеп кыланып йөреп булмый, Таһир өстендә инде сарык тиресеннән тегелгән тун. Ул аның төймәләрен генә ычкындырды да агач урындыкка барып утырды. – Чәй, димәк?!

– Таһир, ни кирәк сиңа бездән? – дип сорады йөзе агарынган Нәсимә.

– Ниең бар соң, контра хатыны? Ә, бар икән! – Һәм Таһир бармагы белән Зөбәйдәгә төртеп күрсәтте. – Кызыңны бирәсеңме?

Нәсимә дәшмәде.

– Безнең Зөбәйдә бүген клуб каршында, халык алдында оялмый-нитми Вакыйф белән кочаклашып тора иде. Вакыйфка мәхәббәтең төштемени, иптәш Зөбәйдә?! – Һәм Таһир усал итеп шаркылдап көлеп җибәрде, аннан кинәт җитдиләнде. – Ярар, яхшы. Сез менә нәрсәне истә калдырыгыз. Мин булмасам, син дә – Нәсимә апа, син дә – Вакыйф себеркесе, монда утырмаган булыр идегез. Контра әтиегез белән Себердә череп ятар идегез. Мин коткардым сезне, беләсезме сез, юкмы?

– Без бу хакта синнән сорамадык, – диде Нәсимә тыныч тавыш белән.

Бу тавыш Таһирны тәмам чыгырыннан чыгарды.

– Яп авызыңны, контра! Ирең Себердә чери, чират синдә, белдеңме? Кызыңны да ияртеп җибәртәм! Вакыйф белән песиләнеп йөрүең хәерлегә түгел, Зөбәйдә. Син аны үз кулларың белән юк иттең дип саный аласың. Бүген авыл җыенында нәкъ менә Вакыйф тәкбир әйтеп, халыкны сәвит властена каршы котыртты. Нәкъ менә ул берничә кеше белән сөйләшеп, безнең авылга килгән милиционерларны, мине, район вәкилләрен үтерүне, сәвит властена каршы җәнҗал, баш күтәрүне әзерләгәнен беләсеңме соң син?! Һәм иң мөһиме – нәкъ менә ул мәчет манарасының аен урлап китте.

 – Ни сөйлисең син, Таһир? – дип елап җибәрде Зөбәйдә.

Нәсимә исә мәет шикелле тыныч иде.

– Ни беләм, шуны сөйлим. Синең Вакыйфың Себергә бару бәхетен күрмәячәк, стенага терәп атачакбыз контраны! – Һәм ул, сүзләренең буш булмавын исбатларга теләпме, лачт итеп идәнгә төкерде, бүрек-бияләйләрен алды, ниндидер җыр мырлый-мырлый, ишеккә атлады.

Нәсимә, ишек ябылгач та, Зөбәйдәне кулыннан алып, сәкегә утыртты, аннан шәл бөркәнеп, урамга чыкты. Таһир монда түгел иде инде, аның аты тау астына төшеп барганлыгын тәмәке утыннан шәйләде. Авылда аннан башка урам буйлап тәмәке көйрәтеп йөрүче башка беркем дә юк. Аннан өйгә керде.

– Вакыйф, чык, Таһир китте, – диде ул. – Әй, балалар, ниләр генә күреп бетерерсез икән инде?! Вакыйф, сиңа кичекмәстән авылдан чыгып китәргә, качарга кирәк. Юк итәчәк сине Таһир!

Зөбәйдә, елап җибәреп, Вакыйфына елышты. Аннан тынычлангач, ниндидер карарга килде.

– Әни дөрес әйтә, Вакыйф. Мондый гаепләүләр белән сине сорап тормый-нитми бастырып атачаклар гына. – Ул Вакыйфның кулын кысып тотты да, әнисенә борылды. – Әни, мин Вакыйфны өзелеп яратам. Миңа аннан башка тормыш юк. Әни, син ачуланма инде. Зинһар, безгә никах укы. Минем Таһир кочагына кереп, харап буласым килми. Вакыйфымныкы буласым килә. Зинһар, әни, никах укы безгә.

Нәсимә ни әйтергә дә белми, каушап калды. Аннан, туктагыз әле, тәртибен белмим бит дигән булып, бераз вакыт сузды да, ахыр чиктә, күнде.

Вакыйф белән Зөбәйдәгә әнә шулай кара төндә киленнең әнисе никах укыды. Гөнаһлы никах булдымы ул, әллә инде Ходай кабул иттеме – анысын бу кичтә белергә мөмкин түгел иде. Никахтан соң янә утырып, чәй эчтеләр дә, Нәсимә, төенчеген җыеп, Вакыйфның әнисе Бибисарага төн кунарга китеп барды. Яшьләр икәүдән-икәү генә калдылар.

Беравык дәшми утырдылар. Икесе дә ни эшләргә дә белми сыман иде. Вакыйф бу мизгелне күпме көтте, күпме хыялланды, ә хәзер менә ничектер каушап калды.

– Утны сүндерик, – дип әйтергә көч тапты ул, ниһаять.

– Әйе шул, – диде Зөбәйдә, тагын ныграк кызарып чыгып.

Ут сүнгәч тә, ул үзенең билендә Вакыйфның көчле кулларын тоемлады. Назлы сүзләр пышылдый-пышылдый, егет аңа якынайды. Кайнар сулышы кызның бит очларына бәрелде. Иреннәр кушылды, көчле куллар инде Зөбәйдәнең изүенә үк менде. Вакыйф кагылган саен ул урында, әйтерсең, ут янып кала. Егетнең мәхәббәтен, чиксез теләген Зөбәйдә сүзсез дә бик яхшы тоемлады. Дөньясын, кайгы-газапларын онытып, ул таныш булмаган рәхәтлек диңгезенә чумды. Бу мизгелләрдә Вакыйфтан башка бүтән дөнья юк иде. Аларның тәннәре бергә кушылды, икесе бер җанга әйләнде. Мәхәббәт ташкыны ургылып чыкты, Зөбәйдә дә никахлы иренең назларына бирешеп, аңа иреннәре, куллары, бөтен барлыгы белән җавап бирде.

Назлы төн озак бармады – Вакыйфка китәргә кирәк иде.

– Мин хәзер синеке генә, – диде Зөбәйдә хушлашкан мизгелдә. – Җаным белән дә, тәнем белән дә. Мин сине мәңге көтәчәкмен. Шуны белеп яшә. Әгәр кабат күрешергә насыйп булмаса, фани дөньяда түгел, ахирәттә очрашырбыз. Мин сиңа үлгәнче тугры калырга вәгъдә бирәм..

– Мин һичшиксез кайтачакмын. Син көт, яме, Зөбәйдә! Әгәр, алай-болай кайта алмасам, риза-бәхил бул. Мин сине бик нык яратам! Соңгы сулышыма кадәр сиңа хыянәт итмәскә вәгъдә бирәм. Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел, бары тик көт кенә!

– Хуш, җаным, Хозыр Ильяс сакласын сине!

Вакыйф урамга чыгып, караңгылыкта югалды. Тышта җылыта төшкән төсле, кар ява, җәяүле буран да чыгарга тора. Моның бер начар ягы булса, яхшы ягы да бар – аяк эзләрен кар себереп каплаячак.

Бакча башлатып, Вакыйф өйләренә кайтып җитте. Өй тирәләре әле тыныч иде. Тавыш чыгармаска тырышып, эчкә керде. Әнисе йокламый, алар Нәсимә белән күз дә йоммаганнар. Бала белән ана күз яшьләрен агызып бәхилләште. Әнисе инде туксанның аръягына чыккан иде. Ул улына бары тик нык булырга, бирешмәскә дигән үгет-нәсихәтләр бирде. Баласына юлга дигән букча әзер иде инде. Саубуллашуны озакка сузмый, Вакыйф кышкы буранга кереп китеп юк булды... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: