Буа (романның дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Иртәнге тынлыкны бозып, тау башыннан ат тояклары шокырдаган тавыш ишетелде. Атлылар бик кызу киләләр иде – кайбер айгырлар, артык каты чабыштан арып, пошкырып куялар, каты итеп кешнәп җибәрәләр. Тавышка уянган халык, урамга чыгып, авылга төшә торган юлны күзәтә башлады. Зират тирәсендә тузан өермәсе купкан. Әледән-әле кемнәрнеңдер «Нооо» дип кычкырып җибәрүе колакны ярып уза. 

Бу – районга махсус җибәрелгән хәрбиләр төркеме иде. Алар күн киемнәргә киенгән, аркаларына мылтык асканнар, билләрендә кылыч. Якыная төшкәч тә, башларындагы картузларында кызыл йолдызлар ялтыраганы шәйләнде. Унлап хәрбидән торган отряд җитәкчесенең башында папаха.

Атлылар мәчет янындагы мәйданга килеп төштеләр. Атлары, кызу чабудан айнып бетмичә, урында биеп тора бирделәр. Хәрбиләрнең берсе, ияреннән сикереп төшеп, мәчет янындагы мәйдандагы баганада асылынып торган тимер кисәгенә бертуктаусыз кага башлады. Кайвакыт бу тавыш күрше чуваш авылында зур бәйрәмнәрдә уйный торган чиркәү чаңын хәтерләтеп куя иде. Тик чиркәүдән бәйрәм моңы агылса, моннан хәтәр көе ишетелә...

Халык эшнең хәерлегә бармаганлыгын тиз аңлады. Олылар төрле почмаклардан йөгерешә-йөгерешә, мәчет мәйданына ашыктылар. Тимер кагу туктатылды. Мәйдандагы калкулыкка папаха кигән хәрби белән авылдагы коммуна башлыгы, коммунистларны әйдәп йөрүче Таһир күтәрелде. Таһирның бүген авылда кунмавы турында имеш-мимешләр йөргән иде инде, шушы хәрбиләрне ияртеп кайтырга киткән икән...

Авыл өстендә таң алына. Шәфәкъ кып-кызыл, әйтерсең, кан төсенә кергән. Үзара пышылдашкан халыкка дәшмәскә өндәп, Таһир уң кулын күтәрде.

– Иптәшләр! – диде ул, усал күзләрен кешеләргә төбәп. Күрәсең, төне буе йокламаган, эчеп чыккан, күзләре тонган. – Безнең авылда коммуна урнашканга инде беренче генә ел түгел. Без бу вакыт эчендә матур гына итеп, эш рәвешен көйли алдык. Һәркемнең үз шөгыле, үзенә җитәрлек икмәге бар. Акрынлап булса да, Ленин-Сталин күрсәткән юлдан алга таба барабыз, дошманнар белән аяусыз көрәштә безнең никадәр хаклы икәнлегебез бүген көн кебек ачык. Сез беләсез, безнең авылда өч гаилә байлар бар. Аларның бер өлеш малларын үгетләп, ялына-ялвара дисәң дә, дөрес булыр, без коммунага җәлеп итә алдык. Ләкин алар барыбер безнең юлны сайламады, үз тормышлары белән, аерым хуҗалык булып яшәп ятарга телиләр. Мине мондагы һәммә кеше яхшы белә. Мин беркем белән дә каты бәрелеп, янап сөйләшмәдем. Тик эшче халыкның көтәргә вакыты юк. Безгә матур ил, якты киләчәк төзергә кирәк. Ә моның өчен безне артка сөйрәүче элементлардан арыну хаҗәт. Алда безне зур эш көтә – коммунаны колхоз итеп оештыру, күмәк хуҗалык булып, бергә яшәргә һәм эшләргә кирәк. Моңа аяк чалучылар – үзебезнең янәшәдә үк. Иптәшләр! Безнең байларның кем икәнлеге сезгә мәгълүм. Сез аларга гомер-гомергә бил бөктегез, башкарган хезмәтегез өчен тиешле әҗерен ала алмый ачлыкта яшәдәгез. Менә бу иптәшләр, – дип, Таһир янәшәсендә торган папахалы хәрбигә, аннан атлыларга ымлады: – бу иптәшләр безнең совет хакимиятенең җаваплы бурычын үтәргә килделәр. Безнең янәшәдә яшәп яткан байларыбыз, берни булмаган төсле йөреп, илебезгә, халкыбызга, Сталинга каршы яшерен эшчәнлек алып барган.

Халык «аһ!» итте. Бер читтәрәк басып торган Заһидулла, йөрәген тотып, җиргә чүгәләде, янәшәсендәге хатыны Бибинур, елап җибәреп, аңа ярдәмгә ашыкты. Алар – шул өч бай гаиләсе дигәннәренең берсе иде. 

– Күрәсезме, дөрес сүз ярамады, – дип ыржайды Таһир. – Ә хәзер сүзне мин безнең районнан килгән ихтирамлы кешегә бирәм. Ул безнең арадагы яшерен дошман элементларның исемлеген атап, аларга карата совет хакимияте чыгарган карарны җиткерәчәк.

– Атып үтерәләр икән, – диде бер хатын, күз яшен яулык очы белән сөртеп.

– Атмыйлар, әле суд булмаган бит, – диде икенче бер агай.

– Шул кирәк, күп кыландылар инде, – диде кемдер.

– Себер җибәрәләр байларны, советлар аларга пуляны да кызгана, имеш...

Халык шулай үзара сөйләшкән арада, папаха кигән хәрби кеше, билендәге күн офицер сумкасыннан ниндидер кәгазь чыгарып, анда язылганны кычкырып укырга кереште. Мәйданга җыелган халык, урысчаны аңлап бетермәсә дә, бераз сукалаганнар тәрҗемә итә торды. Аларның авылларыннан хәлле саналган өч гаилә, колхозлашуга каршы чыккан, халык арасында коткы, Троцкий яклы  мәгълүмат тараткан өчен, иң кирәкле әйберләрен генә алып, сөргенгә озатылачак. Авыл халкы янә дулкын булып шаулашып алды. Байларны районга сорау алуга берничә мәртәбә чакыртуларын һәммәсе белә, менә хәзер сәбәбе дә ачыкланды.

Таһир, хәрбиләрне үзе белән ияртеп, байлар яшәгән йортларга таба юнәлде. Аңа коммунада актив катнашып йөрүче тагын берничә кеше кушылды. Ике хәрби йөрәген тотып торган Заһидулла байны ике яктан эләктереп, өенә җилтерәтеп алып киттеләр. Калган солдатлар аттан төшмәде.

Өч ат олавы җигелде. Өчесе өч бай йортының капка төбенә берәм-берәм килеп туктады. Байларның өйләре эчендә кычкырышкан, елашкан тавышлар ишетелде. Авыл халкы моны дәшми генә, тамаша караган төсле читтән күзәтеп торды.

Беренче булып, Заһидулла бай белән Бибинур, төенчекләрен җыеп, арбага чыгып утырды. Алар икәү генә калган иде инде. Бердәнбер уллары Нигъмәтҗан әле унтугызынчы елда ук бу якларга килеп чыккан ак чехларга ияреп, совет властена каршы көрәшеп карады да кызыл армиячеләр басымы астында аклар белән бергә көньякка китеп югалды. Әледән-әле аны йә Кара диңгез буенда пароходка төялгән вакытта күргәннәр дигән хәбәр килеп ирешә иде, йә казакъ далаларында басмачылар ягында сугышып йөри дигән сүзләр ишетелде. Заһидулла бай улының исән калуына ышанмады, аңа күптән ясин чыккан иде, Бибинуры гына туктаусыз елаудан шартлап кипкән күзләрен тәрәзәдән алмый, улын көтте. Хәзер инде икесе дә могҗизага өметләрен өзеп, кирәк-яракларын гына җыеп, хөкүмәт кайгырткан арбага менеп утырдылар. Авыл кешеләренә алар борылып та карамады – Бибинуры кинәт йөрәге тотып алган Заһидулласын тынычландырырга маташа иде...

Аннан Касыйм байга чират җитте. Усал, нык гәүдәле Касыйм бай, бугазы төбенә штык килеп төртелгәч, бер мизгелдә умыртка баганасы сынган кешегә охшап калды. Хатыны Кәшифә һуштан язып ук егылды, шактый вакыт аны аңга китерер өчен маташтылар. Касыймнар байлар арасында иң ишле гаиләле иде – кирәк-ярак әйберләре дә күп җыелды. Ике кызы, мәктәп яшеннән дә чыкмаган улы әти-әниләре янына арбага менеп утырды...

Заһидулла белән Касыйм олауларын сакларга җирле активистлар калды, Таһир хәрбиләр озатуында Сафа бай утарына юл алды. Сафа бай авылның чыннан да иң хәлле кешесе иде. Абзар-каралтыларын таштан күтәргән, төп йорты ялтырап торган сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынган. Йорт үзе алма бакчасы белән уратып алынган. Ишегалдына биек ырыс капкасы аша керәсе. Сафа бай заманында Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан кеше, аннан түшенә Георгий тәресен тагып кайтты. Сафаның булдыклылыгы да, усаллыгы да бар иде. Улы белән кызы, революция зилзиләсе башланганчы ук, гаиләләрен җыеп, Төркиягә чыгып киттеләр. Сафа исә төп йортта ялгызы калды. Туган нигезен ташламыйм, диде. Биредә аның әти-әниләре җирләнгән, күптән түгел генә зиратка үзенә генә мәгълүм кырыс мәхәббәт белән яраткан Сафурасын да илтеп урнаштырды.

Таһир биек ырыс капкага бар көченә китереп типте, аннан урам якка чыккан тәрәзәне таш атып, чәлпәрәмә китереп ватып төшерде.

– Чык, Сафа абый, вакытың җитте, – дип кычкырды Таһир.

– Хәзер, чыгып барам инде менә, – дигән тавыш әллә кайдан киләме, дисә, амбар тәрәзеннән икән. Ләкин аннан Сафа түгел, мылтык көпшәсе күренде. Ату тавышы яңгырады. Таһирның башындагы комиссар картузы, мәтәлеп китеп, каядыр очты, колакларын ут белән өтеп алган төсле тоелды. Ул, алны-артны карамый, «үтерәләр!» дип кычкыра-кычкыра, капка төбеннән читкә йөгерде, абынып егылып, ниндидер канауга барып төште.

Халык арасында чыр-чу чыкты, кем кая тизрәк качарга, балаларны алып китәргә ашыктылар. Хәрбиләр дә тиз генә урам чатына яшеренде.

Папаха кигәне солдатларга урыс телендә ниндидер әмерләр бирде. Ике атлы солдат шунда ук, урыннарыннан җәһәт кенә кузгалып, урамның түбән очына йөгерделәр – күрәсең, аларга, йортны урап чыгып, бакча башыннан төшергә кушылгандыр. Өчесе исә, мылтыкларын күкрәкләренә кысып, шуышып, йорт каршынарак юнәлделәр. Алардан егермеләп адым ераклыкта канауда Таһир ята иде.

Үз ягына солдатлар шуышканны күргәч, Таһирга бераз җан керде. – Сафа абый, чык яхшы чагында, башың сау булыр ичмасам! – диде ул, башын канаудан күтәрмичә.

– Чыгармын мин сиңа, тәмуг кисәве, көтеп тор! Тизәк арасында тудың, тизәк арасында йөрисең, хәзер дә тизәк янәшәсендә аунап ятасың! – Сафа бай тагын атып җибәрде. Таһирның янында гына балчык өере күтәрелеп, җилкәсенә үк кереп тулды. Ләкин солдатлар да тик тормадылар. Амбарның кечкенә тәрәзәсенә төбәп, яткан төштән ата башладылар. Сафа бай бер-ике мәртәбә җавапка атып карады да бүтән дәшмәс булды. Озак та үтми, Сафа байның утары ягыннан «Атмагыз» дип, урысча кычкырган тавыш ишетелде. Тагын пулялар шатырдавы яңгырады. Ул да булмады, биек ырыс капкасы ачылып китте, аннан ике кызылармияче күренде. Алар Сафа байны аякларыннан сөйрәп чыгарып, капка төбенә ташладылар. Сафа байның күзләре акайган, чалкан яткан җиреннән аркасыннан кан ага, ә түшендә Георгий тәресе ялтырый иде...

Таһир, өсләрен каккалап, канаудан торып басты, Сафа мәете янына йөгереп килеп, билендәге наганын тартып чыгарды һәм мәрхүмнең маңгаена төбәде. Ашыга-ашыга килеп җиткән папахалы хәрби аның кулыннан наганын тартып алды.

– Ярамый, – дип, кырт кисте ул, һәм, наганга бер генә күз төшереп, хуҗасына кире кайтарды.

Өч арба бер-бер артлы тезелеп басты. Беренче арбада хатыны белән Заһидулла бай, икенчесендә куркудан тәмам һушсыз калган балаларын кочып утырган Касыйм бай белән хатыны Кәшифә, өченчесендә – пыяла булып катып калган күзләрен күккә төбәгән Сафа бай мәете...

Өч олауны атлы солдатлар як-яктан әйләндереп алып, юлга кузгалдылар. Иң алдан яхшы кара атына атланган Таһир бара – ул башына комиссар картузын кигән, аның читләре чак кына тиеп үткән пулядан өтелеп калган, үзенең куркуы бетмәгәнлеге тышкы кыяфәтеннән сизелеп тора. Таһир янәшәсендә папахалы хәрби – йөзендә бернинди хис тә юк, әйтерсең, гадәти, көндәлек эш башкарылды. Кемдер татлы йокысын бүлеп, сабый булуына да карамастан, өстендә ни бар шуны киеп сөргенгә китәме, әллә инде берәрсен амбарына кереп, аркасына атып үтерәләрме – бернинди сәер нәрсә дә юк, әйтерсең, дөнья элек тә шулай барган, бүген дә шулай бара...

Олауларны озатып калган авыл халкы арасында сирәгенең күзеннән яшь чыкты. Кызгансалар, шул Кәшифә кызларын гына кызганганнардыр. Калганнарында халыкның әллә ни кайгысы юк иде. Артык әйбәт яшәделәр, җәзасын да алдылар. Авыз ачып, «шул кирәк» дип әйтүчеләре дә табылды. Иң аянычы – бу Таһирга яисә коммунистларга ярау өчен түгел, ә ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр иде.

...Бары тик бер генә кеше бу вакытта күз яшьләрен ихластан түгә иде. Бары тик бер генә кеше бу котырынган, акылдан шашкан кавемнең аңга килүен сорап, Ходайга ялвара иде. Бары тик бер генә кеше бу мизгелдә гомере өзелгән мәрхүмнең рухына дога кыла иде. Ул – авыл мулласы Хәмидулла. Ул халык белән бергә мәйданга чыкмады, байларны мәсхәрәләгәнне карап тормады. Хатыны белән кызын да беркая да җибәрмәде. Шыпырт кына бакча артлатып, мәчетенә керде дә, авылда гаугалы вакыйгалар булып ятуына да карамастан, бертуктаусыз дога укыды. Укыганда еламаска тырышса да, булдыра алмады. Әйтерсең, авылдашларыннан чыкмаган күз яшьләре, кая барырга белми бәргәләнеп йөргәннән соң, аның күзләре аша дөньяга сибелделәр.

Революция Хәмидулланың да тормышын астын өскә китерде. Бертуганы Сәгыйдулланың Петроградтан чыгып качканнан бирле бернинди хат-хәбәре юк. Үзенә дә авырга туры килә. Нәселләре белән гомер-гомергә шушында мулла булып торган кешеләр бит, төшеп калганнардан түгел. Йорт та зур, каралты-куралар да, умарталар да, җире дә бар. Әтисе үләр алдыннан байлыгын ике улына тигез васыять итте, икесенә дә җитәрлек мал калдырды. Хезмәт белән тир түгеп җыелган байлык, бер дә хәрәм нәрсә юк.

Әтисе Хәбибрахман мулла бик укымышлы кеше иде. Хаҗ кылган, күп белем эстәгән. Дин эше белән бергә сәүдәне дә оештырырлык сәләте ачылды. Аның мәрхүменнән соң сәүдә эше кечкенә улы Сәгыйдуллага, ә мәчет-муллалык, төп нигез Хәмидуллага күчте. Якты дөнья белән бәхилләшкәндә, Хәбибрахман мулла туган иле өстенә мондый гарасат киләсен чамаламагандыр да...

Хәмидулла хәзрәт өенә өйләдән соң гына кайтты. Хатыны Нәсимә белән кызлары Зөбәйдә табын әзерләп көтеп торалар иде. 

Сүзсез генә табынга утырдылар, дога кылып, ашка керештеләр.

– Сафа абыйны атып үтергәннәр, – диде, ниһаять, хатыны.

– Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун...

– Амин! Бакчадан төшеп аркасына атканнар. Хәмидулла, безне ни көтә инде?!

– Алла ни кушса, шул көтә, Нәсимә, син дә, мин дә артыгын белмибез.

– Ничек бу гарасаттан котылып булыр икән?!

– Белмим, Нәсимә. Алладан яклау сорап кына. Аннан артыгын мин белмим.

– Без дә байлар исәбендә йөрибездер бит.

– Безгә дә килерләр, ник аны хәзердән үк сорап аласың? Вакыты җиткәч, безгә дә килерләр, килми калмаслар.

– Килсәләр, нишлибез?

– Һәрхәлдә, Сафа абый төсле атышып булмас инде, Нәсимә. Яшәргә тырышырбыз. Ходай кушып, бу заманалар да узар. Ачлыкны үттек, аклар килде, кызыллар килде, исән калдык. Моннан да исән калырбыз, насыйбыбыз булса... – Аннан соң Хәмидулла, елмаерга тырышып, хатынына карады. – Сиңа борчылырга ярамый, Нәсимә, үзең генә түгел бит хәзер. Бер дә борчылма, янәшәңдә без бар, бергәләп, ул авырлыкны күтәрербез.

Нәсимәсе корсакка узганга өченче ай бара иде. Хәмидулла хәзрәт Алладан көн саен үзләренә малай бирүен сорады. Исемен дә сайлап куйды – Хәбибулла дип атыйсыларын Нәсимәсе белән килештерде. Хәбибулла – Аллаһының яраткан бәндәсе дигәнне аңлата. Хәмидулла хәзрәт, аны исән-имин үстереп, нәселләрендәге муллалык хезмәтен дәвам итүче булыр дип хыялланды. Көмәнлелек мондый ызгышлар чорына туры килү генә аны борчый, Нәсимәсенә бигрәк тә җиңел түгел. Аның борчылулары балага тәэсир итә күрмәсен өчен Хәмидулла хәзрәт хатынын һәрвакыт тынычландырырга, авыр эштән араларга тырыша. Моңарчы да талпынышлары бар иде, ләкин көмәнлек озакка бара алмады, ниндидер сәбәпләр аркасында өзелә торды. Хәзер Нәсимәнең корсакка узуы өйдәгеләр өчен аерым бер вакыйгага әйләнде...

Икенче көнне Таһир җитәкчелегендә авылда зур эш башланды. Авыл янәшәсендәге инешнең аргы ягына колхоз корылмалары төзергә кушылды. Кайчандыр өч байныкы булган милек тулысы белән колхоз карамагына күчте. Сүтә алган каралтыларны, нык йортларны шунда күчерә башладылар. Әкренләп, сыер, сарык абзарлары оешып чыкты, иген келәтләре калыкты.

Колхоз малы җыйналган утарны нык читән белән әйләндереп алдылар, керү шәбендә Сафа байның шәп имән йортыннан бригада конторасы җиткереп куйдылар. Таһир шунда колхозга керүчеләрдән гаризалар алырга утырды.

Колхозга керү акрын булса да, бара иде. Халык, кая бәрелергә  белмәгәнлектән, кем сыерын, кем атын ияртеп, кем сукасын сөйрәп, күмәк хуҗалыкның уртак малын тулыландыра, Таһир кушкан эшләрне үти. Таһирның уң кулы итеп яше илледән узган Фазылҗанны сайлап куйдылар. Фазылҗанны сайлатучы Таһир үзе иде. Чөнки Фазылҗан –  бердән, куркак, икенчедән, куштан, өченчедән, Таһирның сүзеннән чыкмый торган кеше. Колхозчылар ярдәме белән Фазылҗанның йорт-җирләрен дә төзәттеләр, күмәк хуҗалык исәбеннән үзенә бер кәҗә бүлеп бирелде – соңарып өйләнгәнгә балалары әле кечкенә, җитмәсә күбәү дә – җиде бөртек. Фазылҗанның күрше авылдан революциядән соң ияртеп кайткан хатыны бик үрчемле булып чыкты – сабыйларны ел саен диярлек табып тора иде. Аларны ашатырга кирәк, колхоз үзенекеләрне ташламый дип, Таһир бу карарны җыелыш җыеп, зур итеп күпертеп кабул итте. Тагын азмаз кеше колхозга тартылды. Шулай үгетләү, хәйлә, куркыту белән авылда колхозлашу эше бара иде. Озакламый авылда колхозга кермәгән бер генә гаилә – Хәмидулла муллалар гына калды...

Караңгы төшеп килә иде. Хәмидулла, йокларга ятар алдыннан һава сулыйм дип капка төбенә чыкты. Урамнан аңа таба кара айгырына атланган Таһир борылды. Капка төбенә килеп җитү белән атыннан сикереп төшеп, ул аны ашыкмый гына читәнгә бәйләп куйды да, Хәмидуллага кулын сузды.

– Исәнме, Хәмидулла абый!

– Исән генә әле, Таһир энем, – диде коры гына сәламләп Хәмидулла.

– Синең белән сөйләшәсе бар иде.

– Соң, сөйләш, менә бит ул мин, каршыңда утырып торам. Таһир да эскәмиягә утырды.

– Дөньялар үзгәргәнне сизәсең бит, Хәмидулла абый, – диде Таһир, муллага карамый, караңгыда нидер күзләп.

– Сизмәгән кая инде монда.

– Исән каласың киләме?

– Әстәгъфирулла, бу нәрсә, янаумы?!

– Янау түгел, солых.

– Солых?! Ниткән солых тагын?! Мин беркем белән дә сугышмыйм!

– Сугышасың шул. Совет власте белән сугышасың, Хәмидулла абый.

– Мин...

Таһирның тавышы кинәт кырысланды:

– Тыңлап бетер. Бу минем генә сүзләр түгел бит. Өстән килә торган фикер. Сез – муллалар, поплар халыкны бутыйсыз, властька каршы котыртасыз дигәнне бик еш ишетәм мин. Урман артындагы чуваш авылының побын кичә гаиләсе белән төяп, сөргенгә җибәрделәр. Ул да синең кебек колхозга керми карышкан, чиркәве белән генә көн күрмәкче булган... Аннан соң, ни, син белеп тор. Мин бүгеннән мәчет ишегенә йозак салдым. Таһир кесәсеннән ачкыч чыгарып күрсәтте.

– Ачкычы миндә генә. Кеше җыеп, намазлар укытып йөрмисең. Белдерүне иртәгә эләбез, халык бүтән килеп йөрмәс.

– Әстәгы, әллә денсез калдырмакчы буласыңмы?!

Таһир көрсенеп куйды:

– Нәрсә аңлыйсың соң син, Хәмидулла абый! Мин уйлап чыгараммыни боларны? Күрше авыл побын алып киткәннәр дип, әле генә әйттем бит, ышанмасаң, ерак түгел, барып белешеп кайт! Аларда поп, бездә мулла. Иртәгә чират сиңа да килеп җитәргә мөмкин, Хәмидулла абый...

– Миңа нишләргә кушасың?

Таһир үҗәт мулланы үз ягына аудара алганына ышанды бугай, тавышы ышанычлырак яңгырый башлады:

– Чалмаңны салып, гаиләң белән колхозга керәсең. Бусы бер. Йорт-җирләреңне, умарталарыңны, мал-туарыңны колхозга бирәсең. Бусы ике. 

Һәм иң соңгысы. Мин синең кызың Зөбәйдәгә ярәшергә телим, Нәсимә апа белән синнән ризалык, Зөбәйдәдән – миңа яхшы хатын булу шарты.

Хәмидулла торып басты. Караңгыда да ачудан күзләре ут булып януын Таһир бик аермачык күрде.

– Син нәрсә, энем, минем белән сатулашырга килдеңмени?

– Сатулашырга түгел, коткарырга, Хәмидулла абый!

– Нәрсәдән коткарырга?!

– Хәтәрдән коткарырга, сине дә, Нәсимә апаны да, Зөбәйдәне дә. – Таһир да урыныннан торды.

– Үзең уйлап кара – авылның барча халкы хәзер колхозда. Алар кем сүзен тыңлар? Мондый зур йорт бер синдә генә калды, шулай озак барыр дип уйлыйсыңмы? Кечерәк бура сайлап алырбыз да, шунда күчәрсез. Сезне авыр эштә эшләтмәм. Зөбәйдәгә беркем дә бармак белән дә тимәячәк...

– Ә, алай икән... Беркем дә... Синнән башка... Ул әле сабый гына, аның белән алыш-биреш итәсем юк.

– Мин көтәргә әзер, Хәмидулла абый.

– Мин уйлап карармын, – диде Хәмидулла, сөйләшүнең тәмам икәнлегенә ишарәләп, капкага таба борылып. «Имансыз», диде ул әллә кычкырып, әллә үз-үзенә. Өйгә кергәч тә, Нәсимә аның йөзенә күз салу белән бер-бер хәл булуын аңлады.

– Ат пошкырган тавыш ишетелде, кем йөри анда? – дип сорарга җөрьәт итте ул иреннән.

– Таһир.

– Ни кирәк аңа?!

– Зөбәйдә белән кирәк-ярак әйберләрегезне җыя торыгыз, – диде кинәт тавышы үзгәргән Хәмидулла.

– Өс-баш әйберләрен, минем китапларны. Малларны, каралтыларны колхозга тапшырабыз.

– Ә үзебез?!

– Авыл читенә күченербез. Амбарны йорт итеп корып, шунда яшәрбез, аның бүрәнәләре нык. Ачтан үлмәбез.

– Колхозга керәбезмени?

– Колхозга да керергә туры килер, җанкисәгем. Барча малны аларга бирәбез. Баш сау булсын. Ә хәзер йокла.

Анык кына фикергә килсә дә, Хәмидулла хәзрәт аны Таһирга барып әйтергә ашыкмады.

Мәчет ишегенә чыннан да йозак салынган иде. Ишек яңагына беркетелгән кәгазьдә әлеге карарның колхоз җитәкчелеге тарафыннан кабул ителүе һәм мәчеткә йөрергә ярамаганлыгы әйтелгән. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: