Буа (романның дәвамы)

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Тополин, кайсы гына участокка бармасын, Афанасьевка болай да яхшы таныш, теңкәсенә тигән проблемаларны яңабаштан ачып салды. Бер нәрсә күңелен шатландырды – күпме генә проблема булмасын, төзелешнең инде нәтиҗәләре күренә, кайбер урында траншеялар әзер диярлек, икенчесендә тимер юл полотносы күтәртелгән, ә Зөя станциясенә якынрак өлештә хәтта рельслар да салынган. Тополин яңа юлны хәзердән үк йөкләр ташуда файдаланырга кушты. «Ярар», – диде Афанасьев, эченнән генә елмаеп. Алар инде күптән бу мөмкинлекне файдаланалар иде... Казанда Волжлаг сәяси бүлегенең беренче партия конференциясе башланып китте. Анда рокада төзелешенең төрле бүлекчәләреннән барлыгы 83 делегат сайланган иде. Ике көн дәвамында алар барлык булган проблемаларны, каршылыкларны уртага салып сөйләштеләр. Мәскәү ашыктыра, вакыт кысан, фронттан яман хәбәрләр килеп тора. Шуңа күрә сөйләшү үтә дә ачык, ирләрчә кырыс килеп чыкты.

Башта доклад белән төзелеш башлыгы, майор Григорий Афанасьев чыгыш ясады. Аннан соң фикер алышуга күчтеләр.

– Иптәшләр, – диде икенче бүлекчә начальнигы Иосиф Савицкий. – План буенча билгеләнгән эшләрнең уңышы безнең ни дәрәҗәдә кирәкле ресурслар белән тәэмин ителүгә бәйле. Гөбенә белән Бәрле елгалары аша күпер сала башларга кирәк – кулыбызда проект юк. Җир эшләре буенча акрын барабыз. Бу иң кирәкле әйберләр булмауга да бәйле. Бездә хәзер дә аягына итек киеп эшләүчеләр бар. Шушы кызуда киез итек белән нәрсә эшләп булсын?! Бу да җитештерүчәнлеккә суга. Кемдер сырган чалбар киеп йөрергә мәҗбүр. Әгәр тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителеш булмаса, нәтиҗә дә булмаячак. Экскаваторлар хакында. Төзелеш начальнигы үзенең чыгышында бөтен трассага алты экскаватор бүленеп бирелүен әйтте. Шуның икесе безнең бүлекчәгә эләкте. Кабул иттек, барысы да әйбәт кебек. Ләкин бераздан бер өлеш запас частьләрен салдырып, Зөядәге техниканы төзекләндерү өчен алып киттеләр. Нәтиҗәдә безнең экскаваторларыбыз эшли алмый.

Бишенче бүлекчә начальнигы Григорий Москович чыгышында кимчелекләрне урап үтәргә тырышса да, тоз-борыч өстәми калмады. Төзелештә эшләүчеләрне ашату тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, транспорт юк, Куйбышевның Партия Обкомы җибәрергә тиешле 2500 кешенең сиксәне генә килгән. Ашату мәсьәләсендә Афанасьев аны берничә мәртәбә бүлдереп, Московичның үзен үк булдыксызлыкта гаепләсә дә, тегесе туктамады. Азактан гына, мондый җыелышлардагы гадәт буенча, Москович та хәрбиләрчә «булдырырбыз» дип тәмамлады. Тагын берничә кеше чыгышларында бер-бер артлы охшаш проблемаларны ачып салдылар. Нимесләр контингенты арасында көнлек планны 400 процентка арттырып үтәүчеләр дә барлыгы мәгълүм булды. Проект документациясенең эшләнеп бетмәве зур тоткарлыкка китергән.

Белоглазовның чыгышы бигрәк тә хисләргә бай иде:

– Биредә доклад ясаганда, төзелеш начальнигы Дәүләт Оборона Комитеты карарының февраль аенда ук кабул ителүен әйтеп китте, ә без эшкә апрельдә генә керештек. Идарә аппаратының бу җитди бурычны үтәр өчен әзерләнергә җитәрлек вакыты бар иде. Чынында нәрсә? Кадрлар белән тәэмин итү котчыккыч хәлдә. Советлар Союзында тулып яткан тәҗрибәле тимер юл төзүчеләрне алдан ук табарга мөмкин иде. Ә безгә архитекторлар, механиклар килә – алар мондый төзелешне моңарчы күргән кешеләр түгел. Транспортны әзерләмәдек. Төзүчеләр, тачкаларны күтәреп, унбишәр чакрым барырга мәҗбүр булган очраклар бар. Әгәр план 70-80 процентка үтәлә икән – бары тик ай ахырында көне-төне эшләү бәрабәренә генә. Ай буе тик ятабыз да килеп терәлгәч, эшкә ябышабыз. Хезмәтне оештыру рәвеше Пётр Беренче заманыннан ерак китмәгән. Тачка – бердәнбер механизация чарасы. Эш бары тик кешеләр җилкәсендә генә бара.

Белоглазовтан соң сүз алган Фёдор Резчиков кинәт төзелештә эшләүче нимесләргә ябырылды:

– Безнең колоннада, мәсәлән, Кондра фамилияле бәндә бар, – диде ул, күзендә усал очкыннар уйнатып. – Ул бер киңәшмәдә «Тоткыннардан нинди төзүчеләр чыксын инде», – дип әйтеп салмасынмы?! Ярый ла бу очракта бүлекчә начальнигы башка намуслы хезмәткәрләр белән бергә теге Кондраның авызын вакытында томалады. Минемчә, ул фрицларга карата бүлекчә начальникларының хокуклары киңрәк булырга тиеш. 2 тәүлек урынына 20 тәүлек карцер чәпәсә, башкалар да уйланыр иде.

Зал, моны ишеткәч, үзара сөйләшеп, гүләп алды, конференцияне алып баручы Григорий Мурашов, каләме белән буш бокалны чыңгылдатып, тынычлыкка өндәде.

Белоглазов дәвам итте:

– Санитар хәл турында берничә сүз әйтәсем килә. Санитар бүлек, мөгаен, бүген бик канәгатьтер – ул безне медперсонал белән күпме теләсәң шулкадәр күләмдә тәэмин итә. Тик барысы да чиле-пешлеләр, араларында ник бер рәтле табиб булсын! Бездә дарулардан хәтта аспирин да юк. Инструментны әйтмим дә. Бинт кисеп, яраны бәйләү өчен җирле халыктан кайчылар алып торырга мәҗбүрбез. Казанга киләбез – бинтларны да, кайчыларны да сезгә җибәрдек, диләр. Җибәрмәгез, зинһар өчен, алар безгә килеп җитми, килгәндә, үзебез алып китәрбез! Тәэмин итүчеләрнең берәрсе килгән чакта аңа безнең шартларда кичекмәстән операция ясыйсы иде, шуннан безгә ни җитмәгәнен белер иде! – дип ачынып сөйләде ул.

Өченче бүлекчә эшләгән участок Татарстанның Кама Тамагы һәм Апас районнары биләмәләренә карый иде. Бүлекчә начальнигы Баранов җирле халыкның тырышлыгын ассызыклады.

Сүз сак комиссары Сергей Шерстнёвка җитте. Ул май аенда 107 нимес һәм 12 тоткынның дезертирлык кылуын хәбәр итте. Күбесе тотылып кире кайтарылган, һәм аларның берсе дә бүгенге көнгә кадәр бернинди дә җәзага тартылмаган. Шерстнёв качып китүчеләрнең күплеген ике нәрсә белән аңлатты. Бердән, нимесләр якын-тирә авыллардагы гади халык йортларына фатирга урнаштырылган. Башлыча төнлә качалар да икән нимесләр.

– Шуңа күрә төп бурыч – тиешле режим һәм ышанычлы изоляция тәэмин итү, – диде Шерстнёв, тамагын кырып. Күп тәмәке тартудан аның бугазында һаман да ниндидер төер тора иде. – Моның өчен аларны авыллардан чыгарып, аерым пунктларга тупларга кирәк. Фатирга кергән нимесләр җирле халык белән дә аралаша бит. Алар кешеләрнең әйберләрен, ризыкларын, киемнәрен урлый, аннан да хәтәррәк очраклар бар. Дезертирлыкның тагын бер сәбәбе – сакчылар җитмәү.

Төзелеш җитәкчелегендә хатын-кызлар да бар иде. Өченче бүлекчәдән иптәш Громова трибунага менгәч, тимер юл салуның күңелсез манзарасы тагын берничә аянычлы төсмер белән «баетылды»:

– Безнең төзелештә гади халык арасыннан җәлеп ителгәннәрнең 40 проценты – хатын-кызлар, күпчелеге эвакуацияләнгән кешеләр, кызылармиячеләрнең хатыннары, балалары да бар. Балалар арасында сукбайлык мәсьәләсе аеруча кискен тора, – диде ул, әлеге проблемага чын күңелдән борчылуын яшермичә. – Колонналарда балаларны ашатырга хакыбыз юк, алар ач калалар. Иптәш Афанасьев белән сәяси бүлектән балалар өчен махсус шартлар тудыруны үтенәбез. Җитештерүчәнлеккә кагылышлы проблемалар да бар. Минем мобилизацияләнгән җирле халык турында әйтәсем килә, биредә менә партиянең Обком секретаре дә бар, – Громова Ильинга күз салды. – Безгә Апас районыннан – 300, Кама Тамагыннан 150 кеше җибәрергә тиеш иделәр. Апаслар башта эшкә бик кызу керешкән кебек булды да, алар җибәргән 250 кешенең унберен кире кайтарырга туры килде. Чөнки исемлеккә яше уналтыга тулмаган балаларны һәм инвалидларны да керткәннәр. Эш шунда тукталып калды. Кама Тамагы бөтенләй дә 50 кешене генә оештыра алды. Бусы татар районнары турында. Чувашия районнарына килсәк, әгәр хәлләр болай дәвам итсә, тиешле күләмдә эшчеләр мобилизацияләнмәсә, без куелган бурычны бөтенләй дә үтәп чыга алмаячакбыз...

Чыгыш ясаучыларны күбрәк тыңлаган саен Афанасьевның кәефе ныграк кырыла барды. Анысы юк, монысы юк... Җитмәсә, Степан Тополинның да йөзе караңгыланганнан-караңгылана бара, аңа биредә бәян ителгән хәлләр бер дә ошамаганлыгы аермачык булып тоемлана. Кемдер тягач, кемдер шпал, кемдер йөк машинасы, кемдер агитбригада, гәҗитләр таләп итә. Боларны җыеп, Нафталий Френкель каршысына утыртасы иде. Сөйләп карасыннар иде аңа. Өстәл сугып, барысын да куып таратасы да бит, Партия җыелышы, алай кыланырга ярамый. Гражданнар сугышын үткән майор түзде. Шушы кешеләр белән аңа зур төзелешне ерып чыгасы. Йә йөкләнгән бурычны үти, йә... Афанасьев биленә беркетелгән кобурадагы револьверын капшап куйды. Аннан кулындагы сәгатенә күз салды.

– Вакыт соң, тәмамлагыз, – диде ул, пышылдап, янәшәсендәге Мурашовка.

– Иптәшләр, бүгенгә җитәр! – диде майорны бер сүздән аңлап Мурашов. – Иптәшләр, иртәгә иртән дәвам итәчәкбез, бүгенгә тәнәфес игълан ителә.

Җыелыш залыннан чыккач, Григорий Афанасьев, тимер юллар төзелеше Баш идарәсе начальнигы урынбасары Степан Тополинны һәм партиянең Татарстан Обкомы секретаре Илья Ильинны үзенең кабинетына дәште.

– Бик кызу бара сөйләшү, – диде Тополин, урындыкка утырып, тәмәкесен тартып җибәргәч. – Ачыктан-ачык сөйләшү... – Тополин тәмәке төтененең һавага очып китүен күзәтеп тынып калды. Аннан кинәт җан кергән төсле булды. – Нәрсә, Григорий Давыдович, шушылай коры килеш кенә йокларга озатмакчы буласыңмы?
– Сез нәрсә инде, иптәш Тополин, – дип, Афанасьев шкаф ишеген ачарга юнәлгән иде дә, аны Ильин туктатты.

– Степан Александрович, Григорий Давыдович, рөхсәт итсәгез, бүген үзем сыйлыйм. Минем табыннар корылган, машина көтеп тора. Киттек безгә.

– Менә бу тәкъдим ичмасам! – Тополин, тәмәкесен сүндереп, урыныннан торды.

Обком дачасында аларны чыннан да көтәләр иде. Мунчалар ягылган, себеркеләр пешерелгән. Мунча кергәнче, бакча уртасындагы җәйге верандада корылган табын янына утырдылар. Өстәл төрле ризык белән сынып төшәрдәй итеп тутырылган. Табынга килгәч тә, беренче чәркәне иптәш Сталин исәнлеге өчен басып эчтеләр. Бераз тамак ялгагач, сөйләшү җайлабрак китте. Ләкин ул барыбер партия конференциясендә салынган сукмактан чыга алмады.

– Төзелеш эшләре яхшы да бара, начар да, – диде Тополин. – Без синең белән, иптәш Афанасьев, төрле участокларда булып кайттык, күп нәрсәләрне күрдек. Хәтерлисеңме, ялгышмасам, өченче бүлекчәдә булды бу хәл. Автотранспорт юк. Аңа җаваплы кешене чакырдык, сөйләшәбез. Ык та мык. Катырак әйтеп тә ташлаганмындыр. Әмма файдасы тиде – карыйм – бер сәгать тә үтмәде, сигез машина килеп туктады. Димәк, автомобильләр бар, оештыру сәләте генә юк.

– Төзелештә тимер юл салуның ни икәнен дә белмәүчеләр шактый, – диде Афанасьев, калҗадан соң майга буялган бармакларын ап-ак салфеткага сөртә-сөртә. – Кешеләр әзерлексез, анысы да чабудан тарта, иптәш Тополин.

– Кешеләр нинди бар, шундый инде... – Тополин киерелеп куйды. – Хәзер башкаларын табу мөмкин түгел. Яхшылары, әнә, фронтта... Анда халкыбыз кан түккәндә, мондагылар тир түгәргә теләми. Иптәш Ильин, Обком секретаре буларак, сезгә җирле халыкны күбрәк мобилизицияләргә кирәк. Ике кулы, ике аягы булган теләсә кемнең файдасы тиячәк.

– Мобилизацияләр идек тә, бездә дә картлар белән хатын-кызлар гына калды, – диде Ильин, көрсенеп.

– Мондый вакытта бер кеше өч кеше урынына эшләргә тиеш. – Тополин чираттагы чәркәдән соң табынны тәмам җыелышның дәвамына әйләндереп куйды. – Оборона Комитеты безгә план куйды – аны ничек тә үтисе. Юкса, илебез дә, үзебез дә бетәбез. Нимес хәшәрәте басып алачак...

– Нимесләр дигәннән, – дип сүз катты уйчан Ильин. – Минемчә, хәзер төзелештә эшләүче нимесләргә карата мөнәсәбәт бер дә дөрес түгел. Мондагылар бит нимес-фашистлар түгел, аларны безгә каршы мылтык күтәреп килгәннәр белән бер рәткә куярга ярамый. Алар безнең совет җирендә яшәп көн күргән кешеләр, араларында коммунистлар да бар. Ә күп урында мин аларны кимсетү, мыскыллауны күрәм, ул фактларны Обкомга җиткереп торучылар да бар.

– Иптәш Ильин, сез ялгыша күрмәгез тагын, – дип җитдиләнде Тополин. – Кеше сиңа күзеңә карап, бер нәрсәне әйтергә, ә эченнән бөтенләй икенче нәрсәне уйларга мөмкин. Бүрене күпме генә ашатсаң да, ул урманга карый. Болар белән дә шул ук хәл. Әйе, эленке-салынкы эшләп йөргән була, ләкин уйлары кайда икән аның? Ул да безнең бугазны чәйнәп өзәргә әзер түгел дип, кем әйтә ала? Менә, мисал өчен, Зөя, Гөбенә елгалары аша салына торган барлык күперләр дә агачтан ясала. Аларга кинәт ут капса? Яндырып җибәрү берни тормый бит. Шуңа күрә аларны күз астында тотарга кирәк.

– Аңлыйм, ләкин бу очракта эш турында сүз бара. Минемчә, аларның күңелен күтәрсәк, дөрес оештырсак, җитештерүчәнлек үсә төшәр иде, – Ильин кызарып ук чыкты, куллары калтырана башлады.

– Сез безгә җирле халыктан эшчеләр бирегез. Эвакуацияләнгәннәр арасыннан сайлап алырга кирәк. Килешәм, тоткыннарны гади халык өйләренә урнаштыру ялгышлык, аны төзәтербез. Ләкин моны да обком ярдәменнән башка эшләп булмый – бараклар вакытлыча гына төзелсә дә, аңа материал кирәк.

– Материалларны да хәлдән килгәнчә оештырырбыз, кешеләрне дә җибәрербез, Степан Александрович, эш кенә барсын. Янә берәрне күтәреп куйдылар.

– Григорий Давыдович, сиңа да сораулар шактый. Эшне оештыру, беренче чиратта, синең җилкәдә, – Тополинның сүзләреннән Афанасьев куырылып төште. – Без партия кушканны гына эшләргә өйрәнгән, менә иртәгә кәгазь җибәрерләр дә, анда барысы да ничек тиеш шулай язылган булыр дип яшәдек. Ләкин хәзер башка замана. Сугыш шартларында яшибез. Хәер, кайберәүләр моны аңлап бетерми бугай. Маклаков бүлекчәсен генә алыйк. Маклаков киенгән, минсиңайтим! Ефәк ак күлмәк, чалбары ялт иткән, аягында лак белән буялган туфлиләр! Мин безнең җитәкчеләр алама киенеп йөрергә тиеш, димим. Ләкин туфлиләре кызганыч. Ул трассаны тикшереп йөргәндә, теләсә кайсы вакытта траншеяларга төшәргә, тимер юл күтәртмәсенә менәргә тиеш.

– Мин аңа әйтермен, – диде кәефе кырылган Афанасьев.

Алар әле бик озак шулай сөйләшеп утырдылар. Тополин белән Афанасьев шунда гына кунып калды, икенче көнне иртән партия конференциясе үз эшен дәвам итте. Ни гаҗәп, Тополин андагы чыгышында әллә ни кырыс булмады, булган кимчелекләрне атап чыгып, төзелешне һичшиксез сыйфатлы итеп һәм срогыннан алда башкарып чыгасыларына ышанычын белдерде. Ильин үз чыгышында нимесләргә карата тискәре мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәклеген барыбер әйтте:

– Минемчә, кайбер төзүчеләрнең мобилизиацияләнгән нимесләргә карата мөнәсәбәте шактый ялгыш, – диде ул, трибунада сүз алгач та. – Иптәшләр, акны карадан аера белергә кирәк. Алар – корал күтәреп, безнең илебезгә ябырылган фашистлар түгел. Болар – башка нимесләр, һәрберсен дә кабахәт рәтенә кертергә ярамый. Тоткыннар белән эшләргә күнеккән кайбер иптәшләр бу эшчеләргә авыр сүзләр әйтә, дорфалык очраклары күп. Бу, киресенчә, безнең эшкә комачаулый гына. Алар бит безнең, совет нимесләре, шушы илдә яшәгән кешеләр. Читкә этәрмик, якынайтыйк, барлык гамәлләребез белән аларга ышануыбызны күрсәтик. Әгәр шулкадәр кеше эшен ташлап качып киткән икән, димәк, партия оешмасы аларны кызыксындыру өчен җитәрлек чаралар күрмәгән. Без – партия Обкомы – сезгә бар нәрсәдә дә булышырга әзер. Чәчү тәмамланып килә, эшче көчләрне Дәүләт Оборона Комитеты карарында билгеләнгән күләмдә бүлеп бирербез. Атлар да булыр, аларны имгәтми эшләтегез. Колхозлардан килүчеләргә аерым игътибар итүегезне үтенәм. Без аларны колхоз эшеннән аерып, сезгә җибәрәбез, алар авылларында да бик кирәк. Ләкин алар, безнең сүзне тыңлап, сезгә ярдәмгә китә, урында калганнары ике кеше өчен эшләргә мәҗбүр була.

Конференция шулай бер-бер артлы чыгышлар белән дәвам итте. Азактан анда катнашучылар, карар кабул итеп, Идел яры буйлап сузылган очсыз-кырыйсыз төзелешкә таралышты... 

***

Марфа Петровна колхозчыларны клубка җыелышка җыйды. Соңгы вакытта ул нык алҗыган, арыган кыяфәттә иде. Тормыш авырлыгы, колхозга йөкләнгән күпсанлы бурычларны үтәп, көне-төне чабу аның да көчләрен суырды. Бер яктан азык-төлек тапшыру планын үтисе бар, икенче яктан авылда юк җирдән балалар йорты калкып чыкты, кечкенәләрне ашатып-киендереп тору хәстәре дә колхоз рәисе өстендә. Марфаны якыннанрак белгән кешеләр аның соңгы вакытта бигрәк тә күп эчүен, ашаудан язуын, бөтенләй диярлек йокламавын сөйли иде. Ләкин Марфа Петровна бирешмәде. Ул халыкка клуб сәхнәсендәге трибунадан көр тавыш белән мөрәҗәгать итте:

– Иптәшләр! Колхозчылар! Ирләребез яу кырында сыналган мәлдә, безгә биредә, тыныч тормышта үзебезнең хезмәт белән җиңүне якынайтырга кирәк. Һәм без моны булдырабыз, моны районда да, Казанда да яхшы беләләр, югары бәялиләр. Сугыш аяусыз, ул бездән яңа үрләр яулавыбызны таләп итә. Безнең колхозга бик мәртәбәле бурыч йөкләнә – безгә авылыбыздан ерак түгел алып барылучы зур төзелештә катнашырга кирәк. Мин хәзер исемнәрен атаган колхозчылар иртәгә иртәнге өчтә шул төзелешкә чыгып китәргә тиеш булачак. Эш коралларын шунда ук бирәчәкләр, үзегез белән берни дә аласы түгел. Иртәнге алтыга сез билгеләнгән урынга килеп җитәргә тиеш булачаксыз. Яшәү эшләгән җирдә, шимбә-якшәмбе көннәрендә генә өйгә кайтырга мөмкин. Шуңа күрә алмаш киемнәрне, яңгыр ява калса бушлатларны, җылы әйберләрне дә онытмагыз, кирәге чыгар. – Аннан, сагыш тулы күзләрен халыкка төбәп, инде тынычрак, җылырак тавыш белән өстәп куйды. – Үзегез белән ризык алыгыз. Эше җиңел түгел, хәл җыярга бер кисәк икмәк артык булмас.

Колхоз рәисе, чыгышы тәмам икәнлегенә ишарәләп, колхозчылар исемлеге буенча сайлап алынган кешеләрне санап чыкты. Әлеге исемлеккә Зөбәйдә белән Хәмидулла да кергән иде.

– Нәсимә, син балалар йортында каласың, барысы да синең өскә күчә. Җыелыш тәмам, иптәшләр, таралыша аласыз.

Халык дәррәү урыннарыннан торып, ишеккә юнәлде. Алар арасыннан Хәмидулла гына, аерылып, Марфа Петровна янына килде.

– Ни кирәк сиңа?! – дип, дорфа гына сорады колхоз рәисе.

– Кызым, бераз үзеңне сакла, болай булса бетәсең бит син, – Хәмидулланың йөзендә чыннан да ихлас борчылу иде.

– Бетсәм бетәм, үземнеке. – Марфа Петровна ишектән чыгып баручы кешеләргә, ишетмиләрме дип, күз ташлады, аннан тәрәзәгә борылды.

– Таһир хәбәрсез югалган. Күптән икән инде, берәр атна элек кенә миңа әйттеләр.

– Исәндер, анда кемнең каялыгын кем белеп бетергән...

– Хәзер беләләр инде, баштарак кына буталчык булды. Хәзер барысын да беләләр... Йә, ярый, Хәмидулла, җылы сүзең өчен рәхмәт, юлыңда бул. Таһир турында син белдең дә мин белдем, кешегә сөйләп йөрмә.

– Алай да, үзеңне бераз тәрбияләргә кирәк, Марфа Петровна... Марфа Петровна кызарып чыккан күзләрен Хәмидуллага төбәде. – Ә ни өчен, кем өчен тәрбияләргә, Хәмидулла?! – Марфа Петровна кинәт яшьле күзләрен тәрәзәгә борды. Алар залда икәү генә калдылар, күрәсең, колхоз рәисенә күңелендә күптән җыелган ташларны бушатырга кирәк иде. – Минем чын исемем Марфа түгел, Маргарита мин. Әти мине Марго дип йөртә иде. Әтием бай кеше, Саратов урамнарына чыксак, як-яктан, баш иеп, «Исәнмесез, хөрмәтле Пётр Сергеевич!» дип калалар иде. Әнием мине тапкач та, озак тормаган, үлгән, мин аны хәтерләмим. – Марфа Петровна кул аркасы белән мышкылдаган борынын сөртеп куйды. – Әти кырыс кеше иде. Миңа да аның кырыслыгы күчте. Үсә төшкәч тә, арабызга кара мәче керде. Ул иске режимны яклады, мин яңасына омтылдым. Үзенә күрә яшьлек протесты булгандыр инде. Мин кызылларга кушылдым. Партиягә кердем. Шунда яше кырыклар тирәсендәге бер офицер бар иде. Самойлов. Мин аңа үлеп гашыйк булдым. Өйләнгән икәнен дә беләм, ләкин үземне бернишләтә алмыйм. Төн арты төн үтә, ул мине назлый, минем башым күккә тигәнмени... Көннәрдән бер көнне отрядны тезеп бастырдылар. Самойлов мине дә махсус төркемгә кертте. Юлга кузгалдык. Беләсеңме, Хәмидулла, йөрәк сизә икән ул. Кысып-кысып ала. Нигә икәнен үзем дә аңламыйм. Үзем атлыйм, үземә авыр. Аннан соң аңладым инде. Әтием өенә килдек... Мин туып-үскән өйгә... – Марфа Петровнаның күз яшьләре атылып чыкты, ул инде Хәмидулладан оялып тормый, чын күңелдән елый иде. – Аннан соң әтине алып чыктылар. Ул миңа соңгы тапкыр карады да «Марго» дип пышылдады. Ышанасыңмы-юкмы, Хәмидулла, аның карашында ачу да, үпкә дә юк иде. Ул миңа бәхиллеген бирде кебек...

Марфа Петровна авызын чишкәч, игене агып чыккан капчык төсле бөкшәеп калган иде. Ул һаман тәрәзәдән күзен алмый, әйтерсең, нидер күргән дә, шуны ычкындырырга курка. Үзе елый, үзе сөйли...

– Самойлов миңа берни дә әйтмәде. Читтән генә минем үз-үземне тотышымны күзәтеп торды. Кичен исә мине казармага ияртеп барды, шунда солдатлар белән аракы эчтек... Мин уянганда, Самойлов юк иде. Бөтен тәнем сызлый. Төнге вакыйгалар шул сызлаудан гына капылт итеп кисәк-кисәк исемә килеп төште. Бер солдат, ике солдат... Минем беркайчан да балаларым булмаячак, Хәмидулла. Саратовтан башка шәһәргә күчертүне сорадым, күчерделәр. Ләкин мин киткәнче, ишегалдында әтиемне атып үтерергә өлгерделәр. Рәхмәт, Самойлов чиктән тыш кыргыйлыкка ук бармады, мине әтиемне атканнарын карап торырга мәҗбүр итмәде. Аннан соң мин Казанга килеп чыктым, шунда Таһирны очраттым. Калганы сиңа мәгълүм...

Марфа Петровна елаудан һәм хәмер эчүдән шешенгән йөзен Хәмидуллага таба борды:

– Менә хәзер син минем тормышымны да беләсең... Ә хәзер бар, юлыңда бул.
Инде ишек катына җиткәндә, Хәмидулла Марфа Петровнага борылды. Колхоз рәисе букчасыннан шешә чыгарган, стаканы тулы, шуңа карап, үзенә генә мәгълүм уйга баткан иде...

Алар юлга кузгалганда, таң беленеп килә иде. Ике ат арбасына төялделәр. Алдан, кара айгырына атланып, Марфа Петровна бара. Районга җиткәч тә, бер бина каршында туктадылар. Биредә Хәмидуллалар шикелле үк төенчекләр тоткан кешеләр бихисап, күрше авыллардан да шактый танышлар бар. Марфа Петровна, айгырын бәйләгәч, арбалы атларның хуҗаларына колхозга кайтырга кушты. Аннан соң контора эченә кереп югалды. Озакламый ул аннан бер хәрби хатын-кыз белән бергә чыкты. Бу хатын-кыз Марфа Петровна алып килгән исемлек буенча кешеләрне барлады, кайберләренең яше белән кызыксынды, буй-кыяфәтләрен җентекләп күзәтте. Аннан соң арырак торган төркемгә барып кушылырга кушты.

– Хәмидулла, безнең колхозчылар өчен җаваплы кеше итеп сине билгелим, – диде Марфа Петровна, авылдашлары янына килеп. – Берәрсе өстеннән шикаять ишетелсә, син җавап тотачаксың. Хәзергә сау булып торыгыз, иптәшләр!

Бөтен бу вакыйгаларда Хәмидуллага лагерь чорыннан таныш чалымнар бар иде. Теге исемлекләр белән йөрүче хатын-кыз да – НКВД вәкиле. Ул үзен әле кайчан гына котылган тоткынлыкка янәдән килеп эләккән төсле хис итте. Һәм бу охшашлыклар, чыннан да, тагын да арта барды.

Күп тә үтми, алар җыелган контора болдырына икенче бер хәрби чыкты. Ул көр тавышы белән кешеләргә колоннага тезелергә боерды. Колоннаны озата баручылар гына хәрби кешеләр түгел иде. Халык рәт-рәт тезелешкәч, алар юлга кузгалды.

– Әллә безне армиягә алалармы, Хәмидулла абый? – дип сорады аңардан куркынган тавыш белән авылдашы Шәмсекамәр.

– Армиягә алалар, сеңлем, армиягә. Тик сугыш армиясенә түгел, хезмәт армиясенә...

– Анысы ничек була?

– Анысы, сеңелем, бөкрең чыкканчы эшли торган фронт була. Шәмсекамәр бүтән дәшмәде.

Буадан чыккач та, тагын хәтсез генә бардылар. Иртәнге бишләр тирәсенә төзелеш мәйданына килеп җиттеләр. Басу уртасын ярып, киң чокыр сузылган. Аның тирәсендә аннан-моннан җитештерелгән сарай сыман корылмалар төртелгән. Көпчәкле будкалар да бар. Хәмидулла тирә-юньне күздән кичерде – төзелеш урынына төрле яклардан халык агыла иде. Берьюлы берничә колонна килә. Кайберләре Хәмидуллалар төсле колхозчылар. Яшүсмерләр, хатын-кызлар, карт-коры. Ләкин үзгә колонналар да күзгә ташланды. Боларын кораллы НКВД солдатлары озата бара. Таушалган киемнәр, бөкрәйгән аркалар, талчыккан йөзләр, төпкә баткан өметсез күзләр... Хәмидулланың йөрәге «жу» итеп китте. Әле кайчан гына үзе дә шушындый халәттә, аягын көчкә өстерәп, коммунизмның бөек төзелешләренә йөрде бит. Читтән караганда, бигрәк куркыныч икән. Өс-баш коточкыч, колоннада туктаусыз йөткерү тавышлары яңгырап тора, кайберләре бетләгән, күрәсең, атлап барган шәпкә кашыналар. Колонна якынайган саен Хәмидулла андагыларны яхшырак күрә алды. Төпкә баткан күзләрнең күбесе зәңгәр төстә булып чыкты, чәчләре башлыча саргылт иде. Хәмидулла яныннан үтеп киткәндә, ул әлеге адәми затларның йөзендә ачы хәсрәт, үзенә карата ниндидер сәбәпсез нәфрәт хисен укыды. «Мин дә сезнең кебек кыерсытылган бәндә, рәнҗемәгез миңа!» – дип кычкырасы килде. Тик дәшмәде. Ә колонна, артыннан тузан өере калдырып, ерак түгел агып яткан елга ярына төшеп югалды. Тиздән ерактан әмерләр яңгырады, озак та үтми балта чапкан, нәрсәнедер дөбер-шатыр китереп әйләндергән тавышлар ишетелде.

Хәмидулла Зөбәйдәсе чакырган тавышка сискәнеп китте. Авылдашлары башка халык белән бергә янә шеренгага тезелә башлаган. Хәмидулла шунда ашыкты. Якынрак килгәч, шеренга каршында ул олы яшьтәге ак мыеклы бер агайны абайлады. Уң кулы юк, күлмәк җиңен терсәк тирәсендә төенләп бәйләп куйган. – Тезелеп басыгыз! – диде абзый, килеп җиткәч тә. Мондый командаларга күнекмәгән колхозчылар ничек эләксә шулай басты. Һәрберсенең кулында төенчек. Мыеклы абзый каршысындагы кешеләрне күздән кичерде.

– Исәнмесез, иптәшләр! – диде ул, ниһаять. – Мин сезнең прорабыгыз Вәлиулла Вахитович булам! – Прораб, исән кулын аркасына яшереп, колхозчылар алдында ашыкмый гына арлы-бирле йөренә башлады. – Иптәш Сталин кушуы буенча без биредә зур төзелеш эшләре алып барабыз. Аның нәтиҗәсендә безнең илебез өстенә ябырылган нимес хәшәрәтләренең артына тибеп, юк итәргә мөмкин булачак. Әлегә сугыш бик авыр бара. Яу кырында эскерт-эскерт өелеп солдатларыбызның мәетләре ята. Аларның һәрберсе – кемнеңдер ире, кемнеңдер газиз баласы. Хәзер төенчекләрегезне әнә теге алачыкка кертеп куегыз – аларга беркем дә тимәс. Мин сезгә эш кораллары өләшермен. Ни эшләргә кирәклеген аңлатырмын. Көн тәртибе болайрак – иртәнге биштә җыелабыз, алтыдан эшкә керешәбез. Эш көне кичке җидедә тәмамлана. Аңа кадәр минем ризалык белән генә кыска вакытка йомыш йомышларга барып килергә мөмкин. Кичкә кадәр түзсәгез яхшырак булыр. Әбәткә бер сәгать бирелә. Кичке җидедә ашау оештырыла. Төнгелеккә моннан ерак түгел бер авылда фатирларга урнаштырырбыз. Һәр иртә саен җыелып, шушында киләсез. Көн тәртибен бозарга ярамый. Аңлашылдымы?

– Аңлашылды, – диештеләр авыл кешеләре.

– Алайса төенчекләрне калдырып, минем арттан барыгыз. Хәмидулла янәдән Беломорканал буйларына кайткан төсле булды. Аңа тачка эләкте. Киң траншеяны тирәнәйтеп, шуның төбендәге балчыкны өскә күтәрәсе иде. Буйдан-буйга башка авыллардан да алар шикелле үк китерелгән халык шул эш белән шөгыльләнә.

Озакламый йөк машиналары килеп туктады – аларның арбасыннан тагын кешеләр коелды. Алар да тиешле инструктаж алу белән кичекмәстән эшкә керештеләр. Төш вакытында прорабтан кыска гына вакытка ял сорап, Хәмидулла траншея төбеннән менде. Янә эшкә тотынганчы, тирә-юньне күздән кичерде. Гаҗәеп манзара иде бу. Траншея каядыр еракка, офыкка китеп юкка чыга. Буеннан-буена кешеләр кайнаша. Менә авылдашлары тир түгә, ир-атлар белән беррәттән аның кызы да башын күтәрми эшли. Аннан ерактарак тагын халык, араларында башка авыллардан килүчеләр дә бар бугай. Ә траншеяның теге башыннан аны башта ком, аннан таш белән тутырып киләләр. Ул ташларны һәм комны әледән-әле машина белән китереп аударалар. Траншея төбенә башта тачка белән ташып ком салалар. Аннан соң аны агач бүкән кисәге белән тыгызлыйлар. Комнан соң таш салына. –

Син кайдан, агайне? – дигән тавышка Хәмидулла сискәнеп китте. Янәшәсендә үк озын буйлы, чандыр гәүдәле абзый басып тора иде. Хәмидулланың кайсы авылдан икәнлеген белгәч, абзый күршеләр булуын әйтте, авылының исемен атады.

– Без монда инде бер атна буе чиләнәбез, – диде ул, кысык күзләре белән еракка карап. – Тимер юл төзибез, Зөя стансасыннан Сембергә кадәр җитәчәк. Ашыгалар, ашыктыралар... Теге яктан да, – абзый басуның әлегә кеше кулы тимәгән ягына төртеп күрсәтте. – Теге яктан да монда таба төзеп киләләр, ди. Кайда да булса очрашабыз, димәк... Эш болай тиз бара, инде рельсларны да сала баралар икән. Кеше генә җитми... Әнә теге кешеләрне күрәсеңме? Иртән машинага төяп алып килделәр. Алары Казаннан ук. Завод эшчеләре дә бар хәтта, аларны да производстводан алып, монда юллаганнар. Ә тегеләре, – абзый каршы якка, иртән Хәмидулла озаткан колонна киткән тарафка ымлады. – Алары – нимесләр. Тоткын нимесләр түгел, үзебезнекеләр, Советлар Союзыныкы.

– Аңлашылды, – диде Хәмидулла.

– Ни атлы соң үзең, сорамый да торам? Мин Вәли булам. Габделвәли.

– Хәмидулла.

Вәли дигәне, моны ишеткәч, сискәнеп үк куйды.

– Хәмидулла?! Хәзрәт Хәмидулламы?!

– Хәзер хәзрәт түгел инде...

– Ярый, китим... – Вәли дигәне борылды да, аннан-моннан тиз генә каккалап-суккалап куйган сарайлар арасына кереп югалды. «Кая барсаң да, кара сакалың артыңнан калмый». – Хәмидулла эчтән генә көрсенеп куйды. Ниндидер Вәли, аны белмәгән, күрмәгән Вәли аның белән сөйләшеп торырга да курыкты. Аның турында «дошман» дип уйлаучылар бер ул гына түгелдер. Гомерлеккә ябышкан кара сакал...

...Кичке җидедә хәлдән таеп менгәчтен, аларны кәбестә ашы белән сыйладылар. Чын аш иде бу, лагерь баландасы түгел. Күрәсең, кемдер аны яратып, тәмле булсын дип пешергән. Буыннан ит шулпасы исе килеп тора. Зөбәйдәгә күз салды. Ашыга-ашыга шулпа чөмерә. Чәчләре тузгып төшкән, авылдан киткәндә генә, чип-чиста күлмәге пычракка баткан, өстен тузан баскан.

– Ардыңмы, кызым? – диде ул, Зөбәйдәнең хәлен бераз булса да җиңеләйтергә тырышып.

– Түзәрлек, әти. – Зөбәйдә мышкылдап куйды. Аннан, тәлинкәсе белән кашыгын җиргә куеп, канга кадәр уелып чыккан ике учын күрсәтте.

– Йа Хода! Бияләй алырга башка килмәде бит...

– Белмәдек бит мондый эш буласын. Ярый ла, төзәлер, иртәгә кулларыма яулык чорнап чыгармын, – дип тынычландырды аны кызы, янә ашауга керешеп.

Бүген төзелешкә төшкән һәркемнең дә куллары шул хәлдә иде. Билләр сызлавын әйткән дә юк. Авыл кешесе авыр хезмәттән курыкмый. Әмма күнегелгән эш җиңел, яңасына исә яраклашырга, җаен табарга кирәк. Тачкалар, ком һәм ташны тыгызлаучы җайланмалар ярты-порты юнган агачтан эшләнгән, тоткалары җайсыз, кул да аларга ияләшмәгән. Җәйге чор булса да, балчык бик авыр, комы сулы.

Ашап алгач та, аларны бер авылга төн кунарга алып киттеләр. Зөбәйдә белән аны һәм Казаннан китерелгәннәр исәбеннән тагын бер хатынны кечкенә генә өйдә яшәүче олы яшьтәге мишәр карчыгына урнаштырдылар. Хөббениса әбинең киштәләре буш булса да, күңеле киң булып чыкты. Ул аларны кадерле кунак сыман каршылады.

– Ни атлы буласыз? – дип сорады ул, исәнләшкәч тә.

– Минем исемем Хәмидулла. Бусы кызым Зөбәйдә, ә бусы... Хәмидулла таныш булмаган ханымга борылды. Тегесе чеп-чи татарча:

– Минем исемем Сәкинә! – диде.

– Сөбханалла, балакайларым, – дип, әллә нигә шатланып, Хөббениса әби кулларын чәбәкләде.

– Кызлар сәкедә йоклар, сиңа, энем, идәнгә җәярмен, гаепләмә. Үзем мич башында йоклыйм. Әйдәгез, кулларыгызны юыгыз да, чәй куеп җибәрәм, табынга утырыгыз. Табынга утыргач та, Хәмидулла никадәр арганлыгын тоемлады. Үтереп, йокы төште. Кызлар да яту ягын карыйлар, ләкин Хөббениса әби тиз генә бирешүчән булмады. Ул һәрберсен бәйнә-бәйнә сораштыра башлады. Башта кайсы авылдан икәнен белеште. Хәмидулла авылларының исемен атагач, каршында утырган Сәкинәнең, каушавыннан, кулындагы чәе түгелде, ул ничектер сәерсенеп, зур күзләре белән Хәмидуллага текәлде. Әллә бу хатын да минем хөкем ителгәнне беләме, дип, эченнән генә уфтанды Хәмидулла, ләкин аны-моны дәшмәде. Хөббениса әбинең теләге буенча һәммәсе дә, мөмкин булганча, үзенең тормышы турында сөйләде. Әлбәттә, Хәмидулла элек мулла булуын да, лагерь аша узганлыгын да әйтмәде. Ә менә Сәкинә шактый ачылып китте бугай. Ул Казанга завод белән бергә Ленинградтан ук күчерелгән, улы фронтта командир икән. Улын ялгызы гына үстергән. Моны тыңлаганда, Хәмидулланың инде күзләре үк йомыла башлады.

Хөббениса карчык та аңлады бугай, нидер сөйләнә-сөйләнә тиз генә урын әзерләде дә, йорт йокыга талды...

Янә таң белән тордылар. Әбигә иртәнге чәй өчен рәхмәт әйтеп, юлга кузгалдылар. Зөбәйдә арттарак калды, янәшәдә кеше-кара күренми иде, Хәмидуллага Сәкинә пышылдап диярлек эндәште:

– Сез авыл мулласы Тимерханов Хәмидулла бит?

Хәмидулла, ни уйларга да белми Сәкинәгә таба борылды. Ләкин Сәкинәнең йөзендә ул усаллык та, мәкер дә күрмәде.

– Әйе. Дөресрәге, элек мулла идем, хәзер менә каторжан... Ә сез мине кайдан беләсез?

– Сәгыйдулла... – Сәкинә кинәт елар дәрәҗәгә җитте, күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. – Сезнең энекәшегез Тимерханов Сәгыйдулла... Ул – минем улым Хәмитнең әтисе...

– Сөбханалла! – Хәмидулла телсез калды. Аннан тиз-тиз пышылдарга кереште.

– Сез бу хакта беркемгә, хәтта Зөбәйдәгә дә әйтмәгез. Мин – халык дошманы, зыяны тияргә мөмкин. Җае чыккач, тагын сөйләшербез.


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: