Буа (романның дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Ильин документка күз төшерде. Кама Тамагы районыннан 150 кеше, Апастан 300! Бу саннарны күргәч, аңа эсселе-суыклы булып китте. Ничек итеп, әлеге планнарны үтисе, озакламый чәчүгә чыгасы бар бит! Ул якларда яшәүчеләрне болай да авыр эш белән интектерделәр – фашистлар килеп җитә калса дип, Идел ярыннан ерак түгел оборона корылмалары төзелде. Бары тик 1942 ел башында гына, дошманның бирегә үк килеп җитүе шикле булуы аңлашылгач, ул төзелешне туктаттылар. Һәм менә хәзер яңасы... Тик Ильин дәшмәде, майорның каядыр җыенуын аңлап, саубуллашып чыгып китте.

Афанасьев исә Зөя бистәсенә юл алды. Аны лагерь пункты начальнигы Бронислав Кацнельсон каршылады, озакламый сак комиссары Сергей Шерстнёв та килеп кушылды. Алар лагерь пункты конторасына керделәр.

– Мобилизацияләнгән нимесләрнең беренче партиясе бүген килеп җитәргә тиеш иде бит, кайда соң алар? – диде Афанасьев, сәгатенә күз салып.

– Бераз соңаралар, иптәш дәүләт иминлеге майоры, станциядән җәяүләп алып киләбез, транспорт юк. Юллар да җебеп бара.

– Аңлашылды, – диде Афанасьев, кечкенә генә тәрәзә аша урамга карап. – Аларны моннан йөртеп эшләтеп булмаячак. Сороклаг контингентын биредә тоту ягын карарга кирәк, ә нимесләрне трасса буйлап таратырга. Конвойлар әзерләгез.

– Минем штат буенча 370 кеше җитми, аларны тиешле күрсәткечкә җиткерү мөмкинлеге бармы? – дип сорады Шерстнёв. Афанасьев усал күзләрен сак комиссарына төбәде. Шаяртамы бу, әллә чынлап та штатны тулыландыруга ышанамы?

– Иптәш Шерстнев, нинди күрсәткеч турында сөйлисең син?! Сугыш бара, аңлыйсыңмы?! Монда булган кадәрле штыклар биргәннәренә рәхмәт әйт. Конвойны исәпләп, дөрес итеп бүлергә кирәк, һәрбер участокта махсус контингент күләменә карап билгеләгез. Ләкин артык штатлар тутыру турында сүз дә юк!

– Аңладым, иптәш дәүләт иминлеге комиссары...

– Махсус контингентны да, конвойны да азык-төлек белән тәэмин итүне дә онытмагыз, безгә сау-сәламәт кешеләр кирәк.

– Төнгә кайда?

– Әлегә палаткаларда. Аннан соң якын-тирә авылларда аерым биналар табарга туры килер. Һәрхәлдә, нимесләрне җирле халык белән бутарга ярамый. Тоткыннар да аерым яшәргә һәм эшләргә тиеш. – Афанасьев тәрәзәгә күз салды. Анда тездән пычракка баткан, алҗыган нимесләр төркеме күренде. Бу – әле генә совет гражданнары – Идел буе нимесләре иде. Ул, фуражкасын алып, урыннан торды. – Килеп җиттеләр, киттек әйдә.

Нимесләрнең кыяфәте мескеннең аргы ягы иде. Март кояшы инде яхшы гына кыздыра, ә алар барысы да кышкы киемнәрдән. Киез итекләре лычма суга баткан. Афанасьев беренче төркемне сүзсез генә күздән кичерде. 

– Башта санитар эшкәртү үткәрергә кирәк, – диде Афанасьев. – Тоткыннарны юындырыгыз. Яңа киемнәр бармы?

– Тәэмин итү бүлеге һәр көнне иртәгә китерәбез дип әйтә, без көн саен сорыйбыз, – диде лагерь пункты начальнигы Кацнельсон.

– Юындырганнан соң авырулар бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга. Чирлеләрне – лазаретка. Анысын оештырдыгызмы?

– Оештырдык, әлегә дарулар гына юк. Бинтлар да җибәрә алмыйлар...

– Синең «юк»тан башка сүзең бармы? – Лагерь пункты начальнигы җавапларыннан Афанасьевның ачуы купты. – Ник миңа килмисең?! Бергә хәл итәр идек!

Лагерь пункты начальнигы дәшмәде. Афанасьев та аның гаебе юклыгын яхшы белә. Матди тәэмин итү системасы бөтенләй эшләми. Аларның да үз аңлатмасы – бар кирәк-ярак фронтка озатылып бара. Нимесләрне мунчаны хәтерләткән бер бинага кертеп, салкынча су белән юындырдылар, табиблар аннан-моннан караштыргалады. Араларында унлап авыру табылды, аларны лазаретка алып киттеләр. Башлыча, югары температура, эч китүенә зарлана иде чирлеләр.

Төп контингентны исә борынгы чиркәүгә алып киттеләр. Аның тәресен бәреп төшерә алмаганнар, мылтыктан гына атканнар, күрәсең – ул бер якка чалшаеп калган. Манарасы биек булгач, менеп җитмәгәннәр, тәре шулай бер якка ауган килеш тырпаеп калган.

Чиркәүнең тәрәзәләре такталар белән кадакланган. Сөрелгән нимесләр, бер-бер артлы тезелешеп, болдырдан күтәрелеп, караңгы бина эченә кереп югала тордылар. Кинәт бер төркемдә шау-шу, гауга чыкты. Афанасьев шунда таба ашыкты, аңа башкалар да, берничә кораллы солдат та иярде.

– Ни булды, ник шаулашасыз?! – дип кычкырды Григорий Давыдович, килә-килешкә билендәге кобурадан револьверын чыгарып. Шаулашкан төркем аларга таба борылып тынып калды. – Нидән гауга чыгарасыз?! – дип кабатлады Афанасьев, үзенә таба төбәлгән нәфрәт тулы күзләргә курыкмыйча туры карап. Төркем арасыннан бер нимес чыкты. Гомер урталарына җиткән нимес иде бу. Аягында, күпләрдән аермалы буларак, күн аяк киеме, өстендә кайчандыр шактый ыспай булган пәлтә. Күзлеге укымышлылык турында сөйли, күрәсең...

– Гражданин начальник, безне үлемгә хөкем итүнең сәбәбе нидә? – диде ул, пычранган күзлек пыялалары аша зәңгәр күзләре белән тыныч кына Афанасьевка текәлеп.

– Үлемгә хөкем иттек дип, кем әйтте?!

– Аңлашыла бит инде, – нимес чиркәүгә ымлады.

– Мондый урынга ябып куйганнан соң акрынлап тезеп бастырып атып бетерәчәксез безне.

Нимеснең тыныч кына әйтелгән бу сүзләреннән Афанасьев имәнеп китте.

– Исемегез ничек? – дип сорады ул, каушап калуы бераз кимегәч. – Давид Сайбель.

Афанасьев төркемдә торган башка нимесләргә мөрәҗәгать итте: – Давидның фикере белән килешүчеләр бармы?!
Берьюлы унбишләп кеше алга атлады.

– Сезгә дә, калганнарга да беренче һәм соңгы мәртәбә аңлатам! – Афанасьев тавышын барысы да ишетелерлек итеп күтәрде. – Сезне атмыйлар да, сез тоткын да түгел! Сез – хезмәт армиясе! Бүген урнашкан бина вакытлыча гына, озакламый барыгызны да эш участокларына юнәлтәчәкбез. Сезгә хезмәт хакы түләү дә каралган, шәхси йомышларны үтәү өчен ирекле сәгатьләр дә алырга мөмкин! Мин үзем сезгә вәгъдә итәм – торак та, ашарга ризык та булачак! Барысы да аңлашылдымы?

Нимесләр арасыннан берәү дә берни әйтмәде. Аннан соң, акрынлап борылып, башларын игән көе чиркәүгә таба киттеләр.

– Гражданин начальник, – диде Давид, урыныннан кузгалмый гына. – Мин 1927 елдан бирле коммунист, безнең арада минем кебекләр шактый. Партия билетларын нишләтәсе?

– Билетлар үзегездә калсын, сез коммунист булудан туктамыйсыз...

Давид, аякларын көч-хәл белән өстерәп, иптәшләре артыннан юнәлде.

– Иптәш майор, бәлки, гауга чыгаручыларны карцерга ябаргадыр? Башкаларга сабак булыр иде, – дип тәкъдим итте сак комиссары Шерстнёв.

Афанасьев Давидның бөкресе чыккан аркасын карашы белән озатып бетергәнче җавап кайтармады. Менә тормышы ике өлешкә бүленгән бәндә. Ул, бәлки, укытучы йә табиб булгандыр. Өендә китаплардан киштәләр сыгылып торгандыр. Хәзер туган җиреннән куылган, мескен хәлдәге кеше. Киләчәге бармы аның? Юктыр, мөгаен. Тик аның да яшисе килә, ул да җылы сүзгә мохтаҗ. Барысына да сүзен кайдан табып бетерәсе? Дәүләт машинасы сөйләшеп тормый, аның тукталырга да вакыты юк. Ул үзенә эләккән кешеләрне вак-төяк чүп-чар шикелле әйләндереп, тузан бөртегенә әверелдерә. Шул тузаннардан илнең җиңүләре, җитәкчеләрнең исәп-хисаплары калкып чыга. Ләкин тузан бөртегенең дә Кеше булып каласы килә...

– Беркемгә дә тимәгез, иптәш Шерстнёв. Безгә алар белән эшлисе дә бар бит. Шуңа күрә карцер турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Афанасьев өчен бу чорда көннәре төнгә ялганды. Көндезләрен әле Зөя бистәсендә, әле проект ясаучылар янында, әле обком һәм райкомнар вәкилләре белән очрашуларда булса, төннәрен идарәсеннән чыкмый кәгазь эшләре белән шөгыльләнә. Ул аерым боерыклар белән төзелеш, лагерь мәсьәләләре буенча урынбасарларын билгеләде, материаллар белән тәэмин итү, элемтә, бухгалтерия һәм башка шундый бүлекләрне оештырды. Аларның җитәкчелегенә үзе шикелле үк НКВД вәкилләре куелды. Хәрбиләр кичекмәстән эшкә кереште.

Моның белән беррәттән Зөя бистәсендәге лагерь пунктында төзелешнең үзәк базасы булдырылды, йөкләрнең төп өлеше шушында китерелеп, трасса буйлап таратылырга тиеш иде. Ульян шәһәрендә аерым пункт барлыкка килде, аның үз базасы бар. Төзелештә эшләүчеләрне ашатыр өчен яшелчә үстерү өчен басулар бүлеп бирелде.

Акрынлап, эшләр бер җайга керде кебек. Трассаны алты өлешкә бүлделәр. Алты бүлекчә булачак поезд юлының алты кисемтәсе өчен җаваплы. Сөрелгән нимесләрне шул бүлекчәләргә озатырга керештеләр. Транспорт юк, булганы да язгы пычракта батып кала, шуңа башлыча җәяүләп барырга туры килде. 
Афанасьев ышандырып әйткән булса да, нимесләргә бар җирдә дә рәтле торак табылмады. Табылганнары түбәсе ага торган, тәрәзәсез, ярым ташландык биналар иде. Аларны төнлә йокларлык хәлгә кертү сөрелгәннәрнең үзләренең җилкәсенә төште. Матди тәэмин итү системасы да җайга салынмады, эшчеләрнең бер кисәк иписез утырган вакытлары шактый булды. Салкын бараклар, пычрак җир, язгы тотрыксыз һава, ачлы-туклы тормыш үзенекен итте – лазаретлар авыру нимесләр белән тулды. Дарулар юк. Чирләп үлүчеләр күбәйде. Аларны төзелә торган трассадан ерак түгел җирләп бардылар.

Аякта басып тора алганнарын исә япа-ялан басуда кешене изә торган авыр хезмәт көтә. 1942 елның 17 апрелендә Григорий Афанасьев боерыгы белән эш көне тәртибе гамәлгә кертелде. Иртәнге дүрттә йокыдан торасы, бишкә кадәр юынып тамак ялгыйсы. Алтыда эш башланып, кичке җидедә генә тәмамлана. Аннан соң кичке аш, тугызда контингент урын өстендә булырга тиеш. Көндез әбәт ашау өчен бер сәгать вакыт бирелә.

Зөя станциясе белән Ульян шәһәрен тоташтырган тимер юл участогы әнә шулай башланып китте. Иделнең уң як ярында урнашкан районнарга ул күп газап һәм михнәтләр алып килде. Шактый халыкны өстән төшкән әмер буенча нимесләр һәм лагерь тоткыннары белән бергә трассага җибәрделәр. Трассага якын авылларга чит-ят кешеләр кереп тулды. Тимер юлның үзен таш гасырдан калган эш кораллары белән күтәрделәр – агач тачкалар, бүкәннән эшләнгән ком тыгызлау җайланмалары, көрәк, кирка...

Кайвакыт бу тирәдә яшәүчеләрнең ишекләрен төзелештән качып киткән нимесләр кага иде. Кемнәрдер аларны күрү белән куып җибәрә, кайберләре кулына бераз булса да икмәк тоттырып, бусагадан озатырга ашыга. Качкыннар ерак китә алмый – бу тирәдә яшеренеп ятарлык таулар да, караңгы урманнар да юк диярлек. Аларны НКВД солдатлары тотып алып кайтып, ныклап дөмбәсли дә кире эш урынына куып китерә.

Кайбер участокларда, буш биналар булмау сәбәпле, нимесләрне авылларда гади халык өйләрендә урнаштырырга туры килде. Нимесләр арасында да төрле кешеләр бар – әле анда, әле монда урлашу, хәтта җирле хатын-кызларны көчләү очраклары турында да имеш-мимешләр таралды.

Григорий Афанасьев, боларның барысын да тыңлап, үзенчә хәл итү чараларын табарга маташты. Ләкин күтәрә алмаслык йөк булып өелгән авырлыкларны җиңеп чыгарлык түгел кебек иде... Шуңа да карамастан, бурычны үтисе бар. Һәм ул берсеннән-берсе кырыс, кешене сыга торган әмерләр чыгара торды. Григорий Афанасьев бу якларның үз колагы өчен сәер яңгыраган атамалы торак пунктлары белән якыннан танышып чыкты. Кызык төбәк иде бу. Монда кул сузымы ераклыкта рус, татар, чуваш, мари авыллары урнашкан. Татарлар чувашча, чувашлар татарча сиптереп сөйләшә, ләкин русчаны көч-хәл белән әвәли. Татарларның да ике төрлесе барлыгын белде – бер ишләре мишәр дип йөртелә, алары татарлар арасында да үзләрен ничектер өстенрәк тоталар. Шерстнёв аларның бер-берсеннән аермасын Афанасьевка бик гади аңлатты: –

Иптәш дәүләт иминлеге майоры, мишәрләр – татарларның яһүдләре ул, – диде ул, Афанасьевның да яһүд булуын әллә белмичә, әллә белмәгән кыяфәт чыгарып. Афанасьев кайтарып дәшмәде.

Кешеләре белән дә, табигате белән дә бай төбәк булып чыкты Татарстан – Чувашия – Ульян яклары. Сулары да мулдан, ә су паровоз өчен гаять кирәкле чимал. Идел яры буенда төзелеш өчен таш карьерлары ачылды. Тәтешнең Тархан урманнары күперләр төзелешенә яраклы иде. Дөрес, шул ук Тәтештә Афанасьевка җирле хакимият белән тавышка да керергә туры килде. Юллар җимерек, күперләр менә-менә ишеләм дип тора. Тәтеш башкарма комитетына Афанасьев үзе барып, тәртип урнаштырырга мәҗбүр булды. Шуннан соң гына киңәшмә җыеп, район белән Волжлаг, килешеп, юлларны төзәтү турында карар чыгарды.

Май уртасында Афанасьевка бу якларга янә барырга туры килде. Бу юлы Тәтештән арырак урнашкан Буага. Биредәге алтынчы бүлекчә Ивашевка авылында иде. Үзе белән бергә төзелеш буенча урынбасары өлкән лейтенант Сергей Киселёвны да алды. – Алтынчы бүлекчә буенча җаваплылык сезгә йөкләнгән иде, иптәш өлкән лейтенант, – диде Афанасьев Буага килеп җитәрәк. –

Әйе, иптәш дәүләт иминлеге майоры... – Киселёвның кәефе юк, бүлекчәдәге хәлләрне ул яхшы белә. Андагы күрсәткечләр Волжлагны артка сөйриләр.

– Хәзер менә урынга барып, сәбәпләрен дә аңларбыз. Автомобиль, Буаның читеннән генә үтеп, сулга борылды.

– Безне кая алып барасың, Алексей? – дип гаҗәпләнде Афанасьев.

– Иптәш майор, Ивашевкага, алтынчы бүлекчә шунда урнашкан бит.

– Соң, тимер юл Буаның бөтенләй икенче ягында түгелме соң?! – Афанасьевның күз алдына капылт итеп трасса картасы килеп басты.

– Без Ивашевканы хезмәткәрләрне һәм контингентны урнаштырыр өчен биналар булганга сайладык. Киселёвның кәефе тәмам кырылды.

– Буаның үзендә беткәнме?!

– Анда проект экспедициясе белән дүртенче бүлекчә... Афанасьев уйга калды. Аннан капылт кына башына килгән фикердән, әйтерсең, аңга килде.

– Алтынчы бүлекчәне күчерергә кирәк! Бер урында таптанып ятмасыннар. Минемчә, Ульян өлкәсендәге Каролинское бистәсе менә дигән урын, көньяктан килүче трасса белән тоташу өлешендә проблемалар бар, шунда җибәрербез.

Алтынчы бүлекчә башлыгы Пётр Борисов аларны колач җәеп каршыласа да, борчылуыннан куллары калтырануны җиңә алмады. Афанасьев та коры гына сөйләште. Күпчелек күрсәткечләр буенча планның яртысы да тулмаган иде. Майор күзеннән бер генә җитешсезлек тә ычкынмады. Ул хәтта бүлекчәдәге сәүдә алачыгына кереп, биредә махорка юклыгын да ачыклады. Соңыннан Борисовны һәм Кисилёвны шактый киеренке сөйләшү көтте. Афанасьев икесе турында да ни уйлаганын йөзләренә бәреп әйтте. Аннан, кызуны киметеп, алтынчы бүлекчәне көткән үзгәрешләрне яңгыратты. Ивашевкадан соң проект экспедициясенә дә сугылдылар. Аларга да Афанасьевның сораулары күп иде. Ләкин белгечләр белән өстәл кыйнап сөйләшү мөмкин түгел, шуңа майор биредә үзен күпмедер дәрәҗәдә тынычрак тотты. Тик бер нәрсә бәхәссез – проектлаштыруның да, төзелешнең дә темплары аны бер дә канәгатьләндерми. 

Соңыннан майор Буаның райком секретаре Шакир Әхтәмов янына юл тотты. Аның белән еш очрашалар, әлеге җитәкченең киң күңелле, хезмәт сөючән кеше икәнлеген яхшы белә.

Әхтәмов урынында булып чыкты. Майорны күргәч тә, йөзе яктырып китте, ул шунда ук табын әзерләргә кушып, Афанасьевны кабинетына чакырды.

– Хәлләрегез ничек, Шакир Әхмәтҗанович? – Афанасьев киеренке көннән соң, ниһаять, елмаерга көч тапты.

– Ничек дип әйтим, Григорий Давыдович? Фронттагы белән чагыштырып булмый, бирегә, шөкер, сугыш килеп җитмәде. Ләкин монда да җиңел түгел. Эшче куллар бетеп бара, аның өстенә планны да арттыралар.

– Аңлыйм, хәзер барысы да фронтка җибәрелә: кешеләр дә, азык-төлек тә...

– Атлар да нык кимеде, – дип көрсенде Шакир Әхтәмов. – Колхозлар инде оныттык дигәндә, үгез җигеп йөрүгә әйләнеп кайтты. Әле яхшы камытларын саклаганнар, юкса, аларны ясап, күпме вакыт үтәр иде...

– Камыт шул бер камыттыр бит инде ул? – Афанасьев чын күңелдән гаҗәпләнде. Майорның шундый гади генә нәрсәне дә белмәвеннән Әхтәмов ирексездән көлеп җибәрде:

– Бер түгел шул, Григорий Давыдович. Әйдәгез, бераз капкалап алыйк, – диде ул, кунакны арткы бүлмәдәге табынга чакырып.

–Үгезнең, аттан аермалы буларак, мөгезләре бар, шуңа үгез камыты ике өлештән тора, кидерткәч кенә, бер-берсенә ныгытып куялар. Әйдәгез, иптәш Сталин исәнлеге өчен!

Аягүрә берне тотып куйгач, ашарга утырдылар.

– Монда нинди йомышлар белән?

– Алтынчы бүлекчәне Ульян өлкәсенә күчерәбез. Шуңа әзерлек эшләрен тикшерәм.

– Без аларга Ивашевкадан биналар биргән идек... – дип, исенә төшерде Әхтәмов.

– Әйе, анысы өчен рәхмәт, ләкин аларны биредә тоту зур ялгышлык. Сезнең гаеп юк, без баштан ук ул бүлекчәне башка урынга урнаштырырга ниятләгән идек... – Афанасьев бер мәлгә дәшми торды. Аннан Әхтәмовка гафу үтенгән сыман мөрәҗәгать итте.

– Төзелеш эшләре бик зурдан кубачак, без сездән тагын атлар да, кешеләр дә сораячакбыз, әзер торыгыз.

– Аңлыйм... – Әхтәмов җитдиләнде. – Безнең халык эштән курыкмый. Саклану ныгытмаларын төзүдә дә сынатмадылар, япь-яшь кызлар күпме кирәк, шуның кадәр көч түкте. Кияүгә дә чыкмаган чәчтәпиләр урман кисүчеләргә әйләнеп беттеләр инде...

– Сугыш әйләндерә... Ярый, Шакир Әхмәтҗанович, озаклап сөйләшеп торырга вакытым юк, кузгалыйм.

Афанасьевны озата чыккан Әхтәмов башында мең төрле уй кайный иде. Биналарын бирде, кешеләрен урнаштырды, ләкин бу газапның башы гына булган икән. Чәчүгә төшәсе, ә аңа төзелеш өчен атлар да, кешеләр дә табасы. Кайдан алырга?! Янә шул колхозлар хисабына көчәнергә генә кала...

Җәй башында Казанга НКВДның тимер юллар төзелеше буенча Баш лагерь идарәсе җитәкчесе урынбасары Степан Тополин килде. Григорий Афанасьев аны вокзалда каршылады.

Көн эссе иде, Тополин, маңгай тирләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, вагоннан төште. Афанасьев җәһәт кенә аның чемоданын эләктереп алды. Алар исәнләштеләр. Тополин як-ягына каранды. Казан вокзалы составлар белән шыгрым тулы, хәрәкәт тә тукталмый. Көнчыгышка таба вагоннар агыла. Кайберләрендә кешеләр, йөк вагоннарында станоклар күренә. Көнчыгыштан килүчеләрендә солдатлар очрый, яңа туплар, яңа техника абайлана. Вокзалның үзендә халык мыжлап тора.

– Бигрәк тыгыз икән сездә, – диде Тополин, машинага утыргач та. –  Казан аша составлар күп үтә, Степан Александрович, эвакуацияләнгәннәр дә бик күп. Завод-завод күчеп утырдылар.

– Йә, сөйләп җибәр, үзегездә ни хәлләр?

– Ничек дип, Степан Александрович, кулдан килгәнен эшлибез инде...

– Мин сезгә юлга чыкканчы Нафталий Аронович белән очраштым, – диде Тополин, үзенең җитәкчесе Френкельны искә алганда кинәт җитдиләнеп. – Сез башлаган рокаданы төзеп чыгу мәсьәләсендә шактый гына шикләр бар, срогына үтәп чыга алырсызмы, дип борчылалар.

– Үтибез, Степан Александрович.

Тополин Афанасьевка бораулап карады.

– Үтисең, әлбәттә, Григорий Давыдович, үтәмичә кая барасың?! Үлчәүнең бер ягында рокада, икенче ягында синең баш та минем баш! – Тополин маңгаен кулъяулыгы белән сыпырды. 6 июньгә партия конференциясе җыегыз, барлык җитәкчеләр дә килсен. Анда барысын да уртага салып сөйләшәчәкбез. Ничек бар, шулай әйтсеннәр, чирен яшергәннең азагы ничек икәнлеген үзең беләсең... Иртәгә синең белән трасса буйлап чыгып китәбез. Минем урындагы хәлләрне үз күзем белән күрәсем килә. Бишенче июньгә Казанга кайтып җитәрлек итеп маршрут төзе.

– Яхшы, иптәш Тополин!

Алар берничә көн дәвамында трассадагы эшләр белән таныштылар, Куйбышев өлкәсенә кадәр үк барып җиттеләр. Бер участокта туган җирләреннән сөрелгән нимесләр очрады. Тополин, таш өеме башына ук менеп, аларга карап торды. Аннан соң аны Афанасьев белән бергә көтеп торган җитәкчеләр янына төште.

– Ник алар сырган чалбар белән итек кигәннәр? – Тополин черт итеп төкереп куйды.

– Июнь башланды лабаса!

– Башка киемнәре юк...

– Ничек булмасын?! Складта барысы да өелеп ята бит! Кем матди тәэмин итү өчен җаваплы?

– Файтелевич белән Шац...

Тополин башын иеп басып торган ике бәндәгә борылды:

– Нәрсә бу, иптәшләр?! Эшчеләрне мыскыл итүме?! Юк, алай гына да түгел, җинаять бу! Моның өчен кырыс җәза бирелергә тиеш. – Тополин янә нимесләргә күз ташлады. Берсенең башында колакчынлы бүрек, тир шыбырдап ага.

– Әйдә, иртәгә үзегезне шулай киендереп чыгарабыз. Икенче көнне үк аяктан егыласыз бит!
Колакчынлы бүрекле нимес траншея төбеннән менгәндә, кулындагы тачкасын тотып кала алмады, мәтәлеп китте, тачкага төялгән җир кире ишелеп төште.

– Трапларны да ясамагансыз бит! Тар гына тактадан ничек менсен ди ул, әлбәттә, егыла! – Тополин кулын селтәде. – Кайда яшиләр болар?

– Әлегә якындагы авылларга урнаштырдык.

Тополинның йөзе кызарынып-бүртеп чыкты.

– Сез нәрсә, бөтенләй башсызмы?! Нигә аларны гади халык янына җибәрәсез?!

– Соң, алар бит хөкем ителгән түгел, сөрелгән генә...

– Сөрелгән шул ук хөкем ителгән белән бер инде ул! Авыллардагы халыкка нәрсә генә сөйләмәсләр дип уйлыйсыз?! Кичекмәстән нимесләрне гади кешеләрдән аерырга, сак хезмәтен көчәйтергә! Ничә дезертирлык очрагы теркәлде?

– Бу бүлекчәдә нимесләр арасыннан икәү, хөкем ителгәннәр арасыннан өчәү...

– Менә, күрдегезме?! Бик кирәк, ди, аларга синең тимер юлың! Сакны көчәйтергә!

– Иптәш Тополин, – дип эндәште сак комиссары Сергей Шерстнёв. – Кызганычка, дезертирлык очраклары барлык участокларда да күзәтелә. Моны туктатыр өчен җәзаны кырыслатырга кирәк дип саныйм. Берәрсен тотып атсаң...

Атарга ук кирәкмәс, – дип бүлдерде аны Тополин. – Ләкин җәза кирәк, дөрес әйтәсез, иптәш комиссар. Прокуратура белән суд органнарына мөрәҗәгать итегез. Җәзасын бирергә, барысына да ул хакта игълан итәргә кирәк. Белеп торсыннар!

Икенче бер участокта Тополин төзелешкә китерелгән җирле халыкны күзәтте. Ак яулыклы хатын-кызлар, картлар, мәктәп яшендәге балалар эшли иде биредә. Кызганыч манзара иде бу. Кәйлә тотып, җир каезлаучы хатын-кыз – бик сәер күренеш. Тачка белән шул җирне траншея төбеннән өскә ташучы малай да – сәер.

– Сугыш, егетләр, – дип сузды Тополин әллә үзенә, әллә янәшәдәгеләргә. – Күрсәтегез миңа, нинди ризык ашатасыз боларга?

Аны кыр кухнясына чакырдылар. Зур казанда кәбестә ашы пешеп утыра иде.

– Шулпасы бигрәк кысыр, ит юкмыни? – дип сорады ул ашчы хатыннан, кайнар ашны бер кашык авыз иткәч тә.

– Юк шул, безгә китермиләр...

Тополин янәшәсендәге төркемгә борылды:

– Тоткыннарны да, сөрелгәннәрне дә, ирекле эшчеләрне дә яхшы, туклыклы итеп ашатырга кирәк. Алайса, ач кешедән нәрсә таләп итәсе?! Ачлыктан авырулар тарала. Суны кайдан аласыз? – Өч көнгә бер әнә теге мичкә белән якындагы авылдан китерәләр, – диде, оялып кына, ашчы хатын.

– Өч көнгә бер?! Монда лазарет оештырмакчы булдыгызмы әллә?! Су чиста һәм көн саен китерелергә тиеш!

– Су белән тәэмин итү авыррак шул, – дип акланды Афанасьев. – Ашатуга килгәндә, без бирегә күптән түгел генә килдек бит, әлегә азык-төлек базасын оештырып кына ятабыз. Үзебезнең яшелчә үстерү мәйданнары, терлекчелек фермалары бар...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: