Буа (романның дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

– Фәтхуллин, өлкән лейтенант чакыра! – дип кычкырды, землянка ишегеннән башын тыгып, яшь кенә солдат һәм окоп лабиринтында янә юк булды.

Таһир, урыныннан торып, нык аруына да карамастан, өлкән лейтенант янына юл алды. Урамда көчле буран иде, окоп эченә кар тулган, аны ерып барырга туры килә. Өлкән лейтенант, аны күрү белән, өстен салып, түргә узарга чакырды. Иң көтелмәгәне – ул чеп-чи татарча сөйләшә иде.

– Йә, утыр, Таһир абый, сөйлә, кай яклардан буласың, – диде ул, кинәт гади бер татар егетенә әйләнеп.

Таһир кайдан икәнлеген әйтеп бирде.

– Татария! Мин үзем Ленинградтан. Бары тик татар кешеләре генә торган, татарча гына сөйләшкән урын бар бит дөньяда! Мин, дөресен әйткәндә, моны күз алдына да китерә алмыйм, – дип, чәй ясый-ясый шаркылдап көлеп җибәрде Хәмит.

– Соң, иптәш өлкән лейтенант, анда күбесе урысча да белми... – Болай икәүдән-икәү сөйләшкәндә, Хәмит кенә диген, кеше алдында гына мин сиңа өлкән лейтенант.

– Рәхмәт, ләкин мин алай тиз генә күнегә алмам...

– Сугышта күнегергә вакыт юк, Таһир абый!

– Аңлыйм да бит, тәрбия...

Таһир бу егеттә таныш чалымнар күргән төсле булды. Сөйләм рәвешендә, төс-кыяфәттә үзенчәлекләр бар, әйтерсең, алар моңарчы кайдадыр күрешкәннәр. Хәмитнең әтисе ягы нәселенә китүен, атасына суйган да каплаган төсле охшашлыгын Таһир, әлбәттә, башына да китерә алмады.

– Авылыгыз зурмы соң? – дип кызыксынды Хәмит, Таһирга шешәдән аракы салып.

– Шактый зур. Мин анда авыл советы рәисе дә, колхоз рәисе дә булып эшләдем.

– Зур урыннар! Моның өчен күп белем алырга кирәктер! Әйдәгез, иптәш Сталин исәнлегенә!

Алар күтәреп куйдылар.

– Белем дип, без белемне яшьтән эшләп алдык инде, – диде Таһир, эченә кергән аракыдан җылынып, шуңа күрә масая төшеп. – Аңлыйм, аңлыйм... Гаиләгез бармы?

– Бар, әлбәттә.

– Хатлар язалармы?

– Язалар.

– Ә балалар?

– Малай, – дигәнен сизми дә калды Таһир. Аннан, үзе дә әйткәненә ышанып, күкрәк киереп өстәп куйды. – Малаем бар. Җиһангир исемле. 

– Бик матур исем! Хатыныгыз ни атлы?

– Зөбәйдә.

– Минем әнием Сәкинә исемле, – диде Таһир, йөзе караңгыланып. – Ленинградта калган иде, аннан китә алганмы-юкмы – белмим. Ленинград камалышта бит, хатлар да язышып булмый. Син бәхетле кеше, Таһир абый, якын кешеләрең исән-сау икәнлеген белеп яшәү зур бәхет ул... Мине әни берүзе үстерде бит, бабай гына ярдәм итте. Шуңа да әнием аеруча якын. Хәер, әни һәркемгә дә якындыр ул, шулай бит? Синең әниең исәнме соң?

– Исән... – Таһир шул мизгелдә үк әнисен күз алдына китерде. Бәлки, нәкъ менә ул аны чынлап торып яраткан кеше булгандыр да... – Әнием минем кайтуымны көтә, күрешә алырбыз дип өметләнәм...

– Насыйп булсын...

Авыр тынлык урнашты. Хәмит янә шешәдән аракы салып, әниләр исәнлегенә күтәреп куярга тәкъдим итте. Эчтеләр.

– Син, Таһир абый, чын герой, – диде Хәмит, тынлыкны бозып. – Мин бит солдатларны парадка аерып алыр өчен һәрберегезнең шәхси эшен тикшердем. Син яу кырында яраланган командирыңны үзеңнең җилкәңдә күтәреп чыккансың, ә бу – зур батырлык. Уттан чыккансыз бит, күпме иптәшең һәлак булган, ә син командирны коткара алгансың.

– Әйе, булды инде хәлләр, – диде Таһир. Үзенең башына исә: «Яралы командирны сөйрәп чыгу гына коткарды, аннан башка дезертир тамгасы тагып, стенага терәп аткан булыр идегез», дигән уй йөгерде. Ләкин монысын ул үзе генә белә.

– Тукта әле, кайдагы хәлләр әле бу, синең шәхси эшең монда гына, – дип, Хәмит, бераз хәмердән чайкалып, өстәлнең бер башында торган кәгазьләр өеменә үрелде.

Совет властен урнаштырып йөреп, дөньяның ни икәнлеген яхшы үзләштергән иде Таһир. Шәхси эше «Капитал» китабы түгел, бер кәгазь битеннән ары артмас. Ә аның иң беренче графаларына хатыны кем булуы да, балалары юклыгы да акка кара белән язылган. Әлеге уй яшен тизлеге белән миенә китереп сукты. Ул, кинәт урындыгыннан сикереп торып, теге кәгазьләр өеменә шап итеп учын салды.

– Кирәкми, Хәмит энем, – диде ул, өлкән лейтенантка текәлеп карап. – Минем өчен ул җиңел булмады. Мин бик күп иптәшләремне югалттым. Минем олы бүләгем аларның канына да манчылган. Гафу ит, ләкин бүген, парад бәйрәменнән соң ул хатирәләргә кире кайтасым килми. Әйдә, башка темаларга сөйләшик.

Хәмит Таһирга берара шаккатып карап торды да аннан соң аңладым дигән кыяфәт белән янә шешәгә үрелде. Ләкин аларга алга таба да гәп корып утыру язмаган икән. Башта яман сызгырган тавыш ишетелде, аннан землянка белән янәшәдә генә шартлау яңгырады.

– Иптәш өлкән лейтенант, танклар! – дип кычкырды землянка ишеген каерып ачкан яшь солдат. Алар икесе дә сикереп торып, толыплары белән итекләренә таба йөгерделәр.

– Барысын да позицияләргә! – дип, киенә-киенешкә әмер бирде өлкән лейтенант. 
Таһир үз землянкасына ашыкты. Снарядлар әле анда, әле монда ярыла торды. Окоплар йокыларыннан уянып бетмәгән солдатлар белән тулды.

Нимес танклары, карлы буранны ерып, аларның позицияләренә таба шуыша иде. Артларыннан кача-поса солдатлар йөгерә. Кышкы киемнәре, күз буяучы кәчтүмнәре булмагач, нимес солдатлары ак карда әллә кайдан караеп күренеп торалар. Таһир, мылтыгын кысып, үзенең позициясендә урын алды. Эчкән аракы да, нык арыгынлык та сиздерә, арлы-бирле йөгерешкән нимесләрне мылтык көпшәсенә тоту бик авыр иде. Авыр булса да, сер бирмәде.

Танклар исә, бернигә дә карамастан, аларның окопларына якынлаша. Әледән-әле снарядлар ярыла. Совет гаскәрләре тәмам аңга килделәр, танкларга таба туп ата башлады. Таһирдан уңдарак бер танкны ут ялмап алды. Аның эченнән танкистлар сикергәләп төштеләр. Бар ихтыяр көчен җыеп, Таһир берсен мылтык көпшәсенә эләктерде һәм атып җибәрде. Ап-ак карга кып-кызыл кан чәчрәде. Нимеснең башыннан танкист башлыгы ук очып төште. Ул, ни булды инде бу, дигән сыман Таһирга әйләнеп карады төсле. Һәрхәлдә, Таһирга шулай тоелды. Ул аның зәңгәр күзләрен күрде. Дөрләп янган танк яктысында яшь нимес солдаты үзенең Газраиленә рәнҗеш белән карый төсле тоелды. Танкист гөрселдәп, карга ауды.

Бу бер мизгел иде, ә икенчесендә аның позициясенә үкереп, танк килеп керде. Таһир башына бик каты итеп китереп бәрүдән артка мәтәлеп китте. Танк, окоп өстенә менеп, дөмбердәтеп каядыр төбәп, атып җибәрде. Таһир караңгылыкка чумды...

Ул колагы зыңгылдаудан аңына килде. Әйтерсең, кемдер колак эченә кереп утырган да бертуктамый сызгыра да сызгыра. Көн яктырып килә иде инде. Таһир кинәт бармаклары, куллары, тәне өшүен тоемлады. Аның тәне яртылаш кар катнаш җир белән күмелгән, ләкин ул исән. Тирә-якка күз салды. Анда бары тик асты-өскә килгән окоплар, әле анда, әле монда иптәшләренең мәетләре аунап ята.

Ул акрынлап, аңга килгән саен тирә-як та ачыла барды. Үзендә булган барлык көчен җыеп, Таһир җир һәм кардан арынып, аякка басты.

Нимесләр, әйтерсең, юк җирдән пәйда булдылар. Берсе, Таһирны күреп алу белән, аңа мылтыгын төбәде һәм үз телендә нидер кычкырды. Таһир шундук окопка сузылып ятты. Калтыранган куллары белән түшеннән парадка дип кадалган медален суырып алды да, астындагы балчыкка тирәнрәк итеп күмеп куйды. Документлары үзе белән түгел иде.

Окоп өстендә өч көпшә мылтык күренде. Колагы әлегә начар ишетсә дә, үзенә торып басарга кушканнарын аңлады. Кулларын өскә күтәреп, аякка басып, мылтыкларга таба йөзе белән борылды. Өч нимес яшькелт формалары өстеннән шәлләр бәйләгән, кулларына әллә кайдан тапкан бияләйләр кигәннәр.

– Комиссар?! – дип кычкырып сорады уртадагысы.

– Нихт... Нихт комиссар, – диде Таһир, кипкән иреннәрен көчкә селкетеп.

– Коммунист?!

– Нихт коммунист.

Нимес мылтыгы белән ишарәләп, алар янына менәргә кушты. Таһир, кабаланып, окоп өстенә атлады. Нимесләрнең берсе аны тиз генә тентеп чыкты да алга атларга кушты. Аны әле төнлә генә барган сугыш кыры буйлап алып киттеләр. Янып каралган танк янәшәсеннән үткәндә, Таһирның карашы үзе үтергән нимес егетенә төште. Аның мәетен акрынлап, кар каплый башлаган. Күзләре генә шар ачык. Зәп-зәңгәр, яп-якты күзләрдә каядыр ашыга-ашыга, тиз-тиз йөзүче болытлар чагыла иде. Киевта танкын ремонтлап, Мәскәү янына диярлек килеп җиткән Вильгельмның гомере әнә шулай тәмамланды. Ул үзе теләмәгән сугышта катнашып, үзе теләмәгәнчә үлемен тапты. Тагын бер мескен бәндәнең Язмыш Китабы Мәңгелек киштәсенә куелды...

***

1941 елның декабрендә Вермахтның икенче танк армиясе командующие Гейнц Гудериан Көнчыгыш Пруссиядә урнашкан Растенбург аэропортына килеп төште. Кул сәгатенә күз ташлады – вакыт кичке дүртенче ярты иде.

Аны трап төбендә үк каршыладылар.

– Фюрер сезне ике сәгатьтән үзендә көтә. – СС офицеры самолёттан ерак түгел торган машинага чакырды. Алар икәү арткы урыннарга утырдылар. Аэродромнан чыккач, тагын ике автомобиль иярде.

СС офицеры аңа Вольфшанцега керер өчен рөхсәт кәгазьләрен сузды. Өч машинадан торган колонна Растенбург урманнарында югалды. Урман эчендә тар гына юл салынган. Барган саен Гудериан әле анда, әле монда яшеренгән ныгытмаларны, алардан чыгып торучы пулемёт көпшәләрен күрде. Беренче постта арттан килгән ике машина туктап калды. Гудериан белән СС офицерын исә, документларын тикшереп, ары үткәрделәр. Гитлер янына эләккәнче, җиде кат йозак аша узасы. Гудериан генерал-полковник булганга, аны тентемәделәр, ләкин портфелен ачып күрсәтүен үтенделәр.

Гитлерның бункеры таш кыяга ярып кереп салынган биек тимер-бетон бина иде. Аның тәрәзләре дә юк, кечкенә генә ишектән кереп китәсе. Кергәч тә, Гудериан тар гына коридорга эләкте, өске киемнәрен салды. Биредә бөтен яктан да стеналар. Түшәм белән идән, кинәт кысыла башлап, әйтерсең, чакырылмаган кунакларны изеп ташларга әзер. Генерал-полковникка бер кечкенә бүлмәдә көтеп торырга кушылды.

Киңәшмә алдыннан Гудериан үзе белән алып килгән карталарны, документларны тикшерде. Күңелендә үз күзе белән күргән хәлләрне яңартты.

Гитлерга дөресен сөйләргә кирәк. Күрәсең, аның тирәсендәгеләр ялгыш мәгълүмат җиткерәдер. Күптән түгел Гитлер нимес солдатларына чигенүне тыючы фәрман чыгарды. Берничә булдыклы генералны отставкага җибәрде. Үзен коры җир гаскәрләре башлыгы дип игълан итте. Тик куркырга ярамый. Ни булса шул булыр, Гудериан чынбарлыкны сөйләп бирергә ниятли. Ә чынбарлык бик аяныч – совет гаскәрләре көч җыеп, аларны кире кысрыклый, әле аның өстенә каһәр суккан урыс кышы...

Гудерианны чакырганда, кичке алты тулып килә иде. Ул бүлмәдәгеләрне күздән кичерде. Кейтель, Шмундт, Гитлер тирәсендәге башка офицерлар. Ник бер хәрби генерал булсын!

Бүлмә караңгы иде, Гитлер Гудериан белән коры гына исәнләште. Аннан соң Гудериан докладка күчте. Ул үзенә йөкләнгән фронттагы хәлләрнең мөшкеллеген тасвирлап бирде. Танк армиясенә чигенергә рөхсәт сорады. Гитлер шартлады:

– Юк! – дип кычкырды ул, төкереген чәчеп. – Чигенергә миннән рөхсәт юк, сез генерал-полковник буларак, минем фәрманнарны яттан белергә тиеш!

– Гафу итегез, минем фюрер, ләкин чигенмәсәк, без җәйгә танкларсыз да, солдатларсыз да калачакбыз. – Гудериан бирешмәскә карар кылган иде инде.

– Юк, дидем бит! Яуланганның бер генә карышын да кире бирмәскә, булган позицияләрдә ныгытмалар ясарга!

– Позицияләр кору бик авыр, җир метр ярымга шартлап катты, безнең мескен көрәкләребез аны берни эшләтә алмый.

– Димәк, гаубицалардан атсыннар, шул бүрәнкәләрдә оборона тотсыннар. – Гитлер тынычлана төште. – Без Беренче Бөтендөнья сугышында Фландриядә шулай иттек.

– Минем фюрер, Фландриядә безнең һәрбер дивизия өч-биш километрлы фронт сызыгын тотты. Авыр гаубицалар да, снарядлар да җитәрлек иде. Ә минем дивизияләрнең фронт сызыгы һәрберсенә утыз биш – илле чакрым озынлыкта. Туплар санаулы, аларына да һәркайсына иллешәр снаряд булса ярый, дибез. Әлбәттә, алардан илле тапкыр җиргә атып, тәлинкә зурлыгындагы бүрәнкәләр ясарга мөмкин, тик миңа ул снарядлар урысларга каршы сугышыр өчен кирәк.

Генерал-полковникның фюрер белән бәхәсен киңәшмәдәгеләр дәшми генә тыңлап торды. Гитлер Гудерианга Бөек Фридрих батырлыкларын искә төшерде, соңгы тамчы канга кадәр сугышырга өндәде. Тик Гудериан какшамады.

– Һәрбер нимес солдаты сугышта гомерен фида кылырга әзер һәм моны батырлыгы белән раслый. Ләкин корбан турында сораганда, аның бушка түгеллеген белү кирәк. Хәзер без чигенмәсәк, бик күп солдатны мәгънәсез кырып бетерүгә генә ирешәчәкбез. Зуша-Ока линиясендә көзен төзелгән ныгытмалар бар, анда без армияне саклап кала алыр идек. Россиядә бик суык – госпитальләр кул-аяклары, битләре өшегән хәрбиләр белән тулган...

Гитлер өстәл янында баскан килеш, башын аска иеп, көрсенеп куйды һәм гадәти булган тыныч тавышка күчте:

– Мин сезнең үзегезне аямыйча, солдатлар янында булуыгызны яхшы беләм, генерал-полковник. Мин сезгә моның өчен нык рәхмәтлемен. Ләкин сез күп нәрсәне якыннан гына күрәсез. Масштаб җитми. Сез солдатларның интегүен күреп, аларны артык кызганасыз. Ерактан исә бөтенләй үзгә манзара ачыла.

– Әлбәттә, солдатларны яклау – ул минем бурычым. Тик алар утыз градуслы салкында җәйге униформадан йөрергә мәҗбүр булганда, әллә ни саклап калып булмый шул. Җылы итекләр, кием-салым, бияләйләр – боларның берсе дә бездә юк, булганнары тишелеп бетте.

– Ялган! – дип кычкырып ук җибәрде Гитлер.

– Генерал-квартирмейстер миңа боларның барысы да фронт өчен бүлеп бирелде, диде!

– Гафу итегез, бүлеп бирелгәндер, әмма безгә генә килеп җитмәде шул. Ул әйберләр шушы көнгә кадәр Варшава вокзалында ята, тимер юллар җимерек, составны сөйрәргә локомотив юк. Без әле сентябрь -октябрь айларында ук кышкы киемнәр сорадык, ләкин «сезгә аның кирәге булмаячак, кышка кадәр урысларны җиңеп кайтачаксыз», диделәр...

Шул ук минутта генерал-квартирмейстерны чакырттылар. Ул, дер-дер калтыранып, Гудерианның сүзләре хак булуын әйтте.

– Ничек?! – Гитлер чыгырыннан чыкты. – Без Бөек Германия халкына мөрәҗәгать итеп, солдатлар өчен җылы әйберләр җыйдырттык, ә сез?!!

Тәмам эштән чыккан Гитлер Гудерианга борылды.

– Тагын нинди проблемалар бар, генерал-полковник?

Гудериан азык-төлек, техника, танкларга запас частьләр җитмәү турында тәфсилләп сөйләде. Нимес танкларының ягулык-майлау материаллары салкынга чыдам түгел, катып китәләр, шуңа техниканы кабызып булмый. Танкларның чылбырлары тар һәм пеләш – алар тигез юлдан тиз арада хәрәкәт итәргә җайлы, әмма тирән карда батып калалар. Транспорт урынына чаналар кулланырга мәҗбүр булуын дә тәфсилләп сөйләде. Кешеләр җитмәү бигрәк тә зур проблема иде. Гитлер аны сүзсез генә тыңлап торды.

Кораллану министры доктор Тодт доклады Гитлерны бераз тынычландырды. Тегесе солдатларны җылыту өчен махсус уйлап табылган тиз җыела, юлда аз урын ала торган мичләр чыгара башлау турында сөйләде. Мондый казанышлар Гитлерны шатландырды һәм ул янә бөек нимес халкы, аның булдыклылыгы хакында озын-озак нотык тотты.

Кичке аштан соң киңәшмә дәвам итте. Гудериан югары командование штабына сугышта катнашкан офицерларны җәлеп итү тәкъдимен кертте. Гитлер аны ишетмәмешкә салышты, кинәт борылып:

– Рәхмәт, генерал-полковник, сез китә аласыз, – диде.

Гудериан чыккач та, киңәшмә бүлмәсендә үле тынлык урнашты.

– Бу кешегә мин үземнең фикеремне җиткерә алмадым, – диде Гитлер. Аннан соң, кинәт рухланып сөйләргә кереште. – Минем генераллар зарланудан ары китә алмый. Гудерианны өенә кайтарып җибәрергә кирәк...

– Гафу итегез, минем фюрер... – дия башлаган Кейтель җөмләсен дәвам итә алмады. Аңа Гитлер бер генә карап алды.

– Генерал булырлык солдатлар рейхта җитәрлек. Солдат булып калган генераллар бар нәрсәне дә кирегә сукалый. Киләсе елның җәе Россияне юк итү өчен иң җайлы вакыт. Безгә көчләр тупларга, яңа дивизияләр оештырырга кирәк. Мин Берлинда күргәзмәдә булдым – яңа танклар урысларны тиз арада бәреп ташларга сәләтле. – Гитлер каршындагы картага чекерәеп карады. Аннан бармагы белән төртеп күрсәтте. – Рейхның чикләре Урал тауларыннан үтәчәк. Православиене корытачакбыз. Яулап алынган җирдәге халык эшче көчкә әверелергә тиеш. Нимесләргә яңа йортлар, яңа биналар, юллар төзиячәк алар. 1942 елның җәе – безнең өчен хәлиткеч ел. Минем янәшәмдә шуңа инанып, шуны аңлап эш итүче кешеләр кирәк. Һәм Рейхта алар бар! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: