Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (романның дәвамы)

Приказны үтәргә туры килде. Танк механизмнары шатырдыймы, әллә кеше сөякләреме – Вильгельм бу хакта уйламаска тырышты. Аны да өйдә көтәләр, аңа да исән-сау әйләнеп кайтырга кирәк. Ә моның өчен бер генә юл бар – дошманыңны юк итү. Һәм ул танкын алга, очсыз-кырыйсыз Россия далаларына таба юнәлдерде.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

***

Вильгельм хезмәт иткән танк төркеме 1941 елның җәе башында эшелоннарга төялеп, көнчыгышка Россия чигенә таба күчерелде. Дислокацияне үзгәртүнең сәбәпләре турында беркем дә кычкырып әйтмәсә дә, озакламый Германиянең СССРга һөҗүм итәчәге барысына да аңлашыла иде.

Вильгельм, ничек кенә карышмасын, армия хезмәтенә барудан читтә кала алмады. Вермахтка эләккәч тә, ул, үзе уйлавы буенча, мөмкин булган һөнәрләрнең иң тынычын, кеше үтерү белән бәйле булмаганын – танк йөртүчесе һөнәрен сайлады. Сугыш дигән дөньяны ул үзенең тимер машинасының тар гына тәрәзәсе аша күзәтә. Тирә-якта ниләр булып ятканын исә командиры биргән әмерләр аша чамалый.

Июнь башыннан бирле аларның төркеме, күз буяу чаралары күреп, Буг елгасыннан ерак түгел урнашты. Һөҗүм турында әмер килгәнен шунда көтәләр. Ул арада танкларны яхшылап әзерләргә кушылды. Көн саен Вильгельм тимер машинаны төзәтә, төрле механизмнарны кат-кат көйләп куя. Танкның эчендә бер генә тузан әсәре дә калмады. Бары тик уң як бортының бераз гына яньчелгән өлеше танкка Польша кампаниясе вакытында снаряд тиеп үтүен хәтерләтеп тора. Снаряд танк өстендә шартламады, тимер сыртны чак кына сыдырып узып рикошетлады да кайдадыр артка төшеп ярылды. Ләкин ул вакытта да Вильгельмның җаны табанына төшеп китте, танкны шулкадәр селкетте ки, командирлары башнядан ук мәтәлеп төште.

Командирлары Юрген сүзләренә ышансаң, Россияне алар тиз арада басып алып, изеп чыгарга сәләтле. Әле сугышка кадәр үк Юрген Советлар Союзы белән Германия арасындагы тәҗрибә уртаклашу программасы буенча Россиядә булып кайткан. Шуңа күрә ул әлеге җирләр турында бик тәфсилләп, матур итеп сөйли иде. Кичләрен аны тыңларга башка экипаж вәкилләре дә җыела. – Россия – егетләр, бик кыргый ил ул, – дип, инде йөзенче тапкыр сүзен башлый Юрген. – Анда юллар бөтенләй юк. Халык хәерче. Безне поезд белән Казан дигән шәһәргә алып бардылар. Ул шәһәр безнең Германиядәге авыл шикелле генә. Кая карама – бер-ике катлы агач йортлар. Урамда ат белән йөриләр. Юллар пычрак. Шәһәрләренең уртасында ак кирмән генә тора, бернинди завод-фабрика да күренми. Кая ул танклар җитештерү! Аларның училищесына баргач күрдек инде танкларын – консерва банкасы төсле нәзек металлдан эшләнгән, төртсәң, бармак белән тишәрлек!

– Россиядә урам буйлап аюлар йөри, урыслар алар белән утырып, шнапс эчә, диләр, шул сүз дөресме? – дип шаркылдап көлеп җибәрде бер нимес. Ләкин Юрген сүзне көлкегә бормады, бик җитди иде.

– Егетләр, беләсезме, урысларның көче аю биетүдә дә, танкларда да түгел. Алар үзләре танк шикелле. Нык гәүдәле, киребеткән кавем ул. Андый кешеләр белән сугышу бер дә җиңел булмаячак. Алар бака тәпие ашап биеп йөрүче француз яисә кемгә сатылырга аптырап беткән поляк түгел. Алар шул пычракка баткан җирләре өчен җаны-тәне белән көрәшергә әзер. Безнең Германиядә – нимесләр, Франциядә – французлар, Польшада поляклар яши. Ә Россиядә урыс дигәннәре бер урыс кына түгел, йөз төрле халык анда. Бер-берсен аңлап та бетермиләр кебек, ләкин бер илдә телсез генә аңлашып яшәп яталар.

1941 елның 21 июнендә Вильгельм хезмәт иткән төркем солдатларына мәйданга тезелергә кушылды. Күрәсең, ниндидер дәрәҗәле түрә килгән. Ялгышмадылар – алар каршына тәбәнәк буйлы, борыны астында агарып баручы тар гына мыеклы, танкистлар өчен легенда булган генералполковник Гейнц Гудериан чыкты.

– Солдатлар! – диде ул, каршына тезелеп баскан танкистларны карашы белән йөртеп чыгып. Аның йөзендә җиңелчә елмаю, һәм, әйтерсең, әлеге елмаю бер генә минутка да югалып тормый. – Безнең алдыбызда бик мөһим миссия тора! Ул яраткан фюрерыбыз, Рейх өчен, Германия халкы өчен бик зур әһәмияткә ия. Безнең юлыбыз көнчыгышка таба юнәлә. Көнчыгышта безнең яшәү чыганагы, бүгенге һәм киләсе буыннарның ризыгы җәйрәп ята. Бронетанк гаскәрләренә бик мәртәбәле һәм изге миссия йөкләнде. Без, беренчеләрдән булып, Советлар Союзына бәреп керергә, аларның оборонасын юк итәргә, нимес солдатларына Мәскәүгә таба юл ярырга тиешбез. Мин ышанам: бу бурычны үтәү безнең хәлдән киләчәк. Сезнең тимер танкларыгыз, сезнең корычтай беләкләрегез Франция, Польша җирләрендә чирканчык алып ныгыды, беркем дә сындыра алмаслык көчкә әйләнде. Шул ук вакытта, дошманын көчсезгә санаган кеше үзе җиңеләчәк, көндәшегез турында булдыксыз, надан дип уйламагыз. Барысын да ныклап уйлап, һәрбер адымыгызны үлчәп ясагыз. Сез Рейхка, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, сөйгән ярларыгызга исән-имин килеш кирәк! Мин бу кампаниядә бер генә солдатымны да югалтырга теләмәс идем. Мин үзем дә гади бер солдат кына, яу кырында үземнең танк белән сезнең янәшәдә булырмын. Бергәләп, Мәскәүдә Кызыл Мәйданда шнапс эчеп, зур җиңүне бәйрәм итәчәгебезгә бер генә шигем дә юк!

Генерал-полковник Гейнц Гудериан Советлар Союзына һөҗүм 22 июньгә билгеләнгәнен белсә дә, солдатларга бу хакта әйтмәде, бары тик командирларга моннан соң һәр төнне уяу торырга кирәк дигән әмер генә бирде.

Әле 14 июнь көнне үк барлык төр армияләр һәм танк төркемнәре командующийларын Берлинга җыеп, Адольф Гитлер генералларына Россиягә нигә һөҗүм итәргә карар кылуын аңлатырга тырышты. Әледән-әле кычкыруга күчеп, чәчләрен як-якка тузгытып, төкерек чәчә-чәчә, өстәл төя-төя, ул Англияне җиңә алмавына көенечен белдерде. Англияне җиңәр өчен материктагы дошманнарны тар-мар итәргә кирәк. Материктагы дошманнарны тар-мар итү өчен бер генә юл бар – Россияне яулап алу. Өч сәгатьтән артык Адольф Гитлер халыкара вазгыять турында озын-озак нотык укыды. Әлбәттә, аны бүлдереп, сүз әйтерлек кеше табылмады. Үзен рейхның танк гаскәрләренә нигез салучы дип санаган Гудериан да дәшмәде.

Төшке аштан соң Гудерианга бер генә сорау бирделәр – аңа Минскка барып җитәргә күпме вакыт кирәк булачак? Гудериан күзен дә йоммый, «5-6 көн» дип җавап кайтарды. Һәм менә хәзер аңа әлеге сүзләрен гамәлгә ашырасы.

Вермахт – Германиянең Гитлер кулы астында төзелгән өр-яңа кораллы көчләре – Россияне изәргә, таларга, юк итәргә әзер тора. Төп максат – Мәскәү, коммунистларның оясы, аны туздыру Россияне тезләндерүгә тиң. Моннан ун еллап элек Россиядә булган вакытта Гудериан әлеге илнең көчен чак кына тоемлый алды. Аларның бер заводы, чынлап торып алынса, Германиянең барлык заводлары кадәр танклар җитештерергә мөмкин. Табигый байлыклары турында әйткән дә юк. Россиядән кыйммәтле металл, иген төялгән эшелоннар Германиягә дә бертуктамый килеп тора. Мөгаен, кичә дә килгәннәрдер. Аларга алмашка рейх Россиягә төрле җиһазлар, техника бирә. Гитлерның теләге буенча озакламый көнчыгыштан эшелон-эшелон байлыклар рейхка бушлай кайтачак...
21 июнь кичендә Гудериан команда пунктына кире кайтып төшкәндә, дөм караңгы иде. Алда, Брест юнәлешендә, аның тимер армиясе посып, данлыклы генералларыннан һөҗүмгә ыргылырга әмер көтеп тора.  

Команда пунктындагы каланчага күтәрелеп, Гудериан тирә-юньне бинокльдан күзәтеп чыкты. Кая карама тынлык, дөнья татлы иртәнге йокыга талган. Кинәт әлеге тынлыкны гөрселдәгән тавышлар ярып үтте, болай да эңгер-меңгер торган җәйге иртә меңләгән туп көпшәсеннән чыккан уттан яктырып китте. Кайдандыр очып килүче снарядлар, һавада сызгырып үтеп, чикнең икенче ягында шартлап ярыла тордылар. Гудериан сәгатенә күз салды. 3 сәгать 15 минут. «Барбаросса» планы башланды.

Гудериан күзәтү каланчасыннан төшкәндә, һавада инде самолётлар өере күренде. Алар, чик артына китеп, әллә үзләренең моторлары тавышында, әллә ташлап калдырылган снарядларының шартлавында эреп юкка чыгалар иде.

Сугыш башланды. Гудериан, аның белән бергә Манштейн, Гот, Гёпнер, Клейстның танклары Россиянең дәүләт чиген үткәндә, Германия вакыты белән иртәнге биш тә тулмаган иде...

Россия чиген узган танкларның берсенең рулендә кайчандыр Берлин сыраханәсендә Сәгыйдулла белән бергә эшләгән ябык кына нимес егете – әдәпле, тәрбияле Вильгельм дә бар. Аның танкы, колоннада хәрәкәт итеп, Буг елгасы аша салынган күпердән чыкты. Бу – дәүләт чиген бозу дигән сүз иде. Менә ул да Россия җиренә аяк басты.

Совет иле, күрәсең, якшәмбе йокысыннан ничек эләксә шулай уянган. Танкның тар гына тәрәзәсе аша Вильгельм формасын кияргә өлгермәгән кешеләрне күрде. Алар, мылтыкларыннан атып, тимер танкларны туктатырга маташалар, гомерләренең соңгы мизгеленә кадәр каршылык күрсәтәләр. Бер окоп өстенә менгәч, командир аңа танкы белән урында әйләнеп, окоптагыларны изәргә кушты. Приказны үтәргә туры килде. Танк механизмнары шатырдыймы, әллә кеше сөякләреме – Вильгельм бу хакта уйламаска тырышты. Аны да өйдә көтәләр, аңа да исән-сау әйләнеп кайтырга кирәк. Ә моның өчен бер генә юл бар – дошманыңны юк итү. Һәм ул танкын алга, очсыз-кырыйсыз Россия далаларына таба юнәлдерде. Әле анда, әле монда, көпшәләреннән ут чыгарып, совет гаскәриләре кулларыннан килгәнчә, дошман белән тигезсез көрәшкә керә иде...

***

Георгий Жуков Генераль штабтагы кабинетында югары ешлыктагы элемтә телефоны чылтыравыннан сискәнеп китте. Урамда инде яктырып килә, ә алар төне буе йокламаган, бөтен Генштаб, оборона Наркоматы хезмәткәрләре эш урынында.

– Жуков тыңлый, – диде ул, төрепкәсен алып.

– Георгий Константинович, бу адмирал Октябрьский! – Кара диңгез флоты командующиеның тавышы үзенекенә охшамаган иде. Жуков эченә салкын йөгергәнлеген тойды, ләкин тынычлыгын югалтмады.

– Тыңлыйм, Филипп Сергеевич.

– Флотның алдан кисәтү системасы диңгез ягыннан күпсанлы самолётлар якынлашуын хәбәр итә. Флот хәрби әзерлектә. Сездән күрсәтмәләр көтәм.
Башланды, димәк, дип уйлап алды Генераль штаб башлыгы. Көтелмәгән хәбәр булмаса да, мондыйга әзер торып булмый икән...

– Сезнең тәкъдимегез нинди, Филипп Сергеевич?

– Тәкъдим бер генә – самолётларны флотның һава оборонасы зениткалары белән бәреп төшерергә!

Жуков янә уйга калды. Әлбәттә, адмирал дөрес әйтә. Аның урынында булса, ул да, ике дә уйламый, ут ачар иде. Ләкин Генераль штаб башлыгының мондый әмер бирергә хакы юк. Аның өстендә торучылар бар. Иң өстәгесе – Сталин. Ә Сталинның теленнән «провокация» сүзе төшми. Хәтта Белоруссиядә үзенекеләрдән качып, советлар ягына чыккан нимес дезертирының сүзләренә дә колак салмады. Тегесе сугыш 22 июньдә иртәнге дүрттә башланачак дип әйткән. Сталин ышанмады. Гитлер махсус рәвештә Советлар Союзын котырта, безне беренче булып, һөҗүмгә ташланырга мәҗбүр итмәкче, диде. Имеш, сугыш башлау гаебен Советлар Союзына сылтамакчы, шуңа Гитлер мәчеле-тычканлы уенын алып бара.

– Филипп Сергеевич, элемтәдә булыгыз! – дип, Жуков шап итеп төрепкәне куйды һәм оборона буенча халык комиссары кабинетына ашыкты. Семён Тимошенко аның докладын дәшми генә тыңлап торды да, фикерен җыеп:

«Яхшы», – диде.

Ярты сәгатьтән Жуковның кабинетындагы телефоннар бертуктамый шалтырарга тотынды. Башта Көнбатыш округыннан нимес самолётларының Белоруссия шәһәрләрен бомбага тотуын хәбәр иттеләр. Минут та үтмәгәндер, Киев округыннан Украинага дошман авиациясе ябырылуы мәгълүм булды. Озакламый Балтыйк буеннан Каунас һәм башка җирләргә һөҗүм турында җиткерделәр.

– Сталинга шалтыратырга кирәк, – диде Тимошенко, Жуковның докладыннан соң озак кына уйланып торгач.

– Яхшы, Семён Константинович, сез сөйләшкәч тә, мин сездән күрсәтмәләр көтеп калам.

– Юк, – диде Тимошенко, Жуковтан карашын читкә борып.

– Сталинга сез чылтыратачаксыз, Георгий Константинович.

– Мин?!

– Әйе. Вакыт әрәм итмәгез, иптәш Жуков.

Коридордан үз кабинетына барганда, Жуков башында йөз төрле уй өере дулады. Тимошенко Сталинга ник үзе шалтыратмый? Куркамы? Начар хәбәр алып килгән илченең башын кисәләр, диләрме әле? Әллә Тимошенко Сталинның Жуковка җылырак мөнәсәбәтен тоеп, аңа каты бәрелмәс дип уйлыймы? Ничек кенә булмасын, Сталинга аңа шалтыратасы.

Жуков Сталинның Кунцеводагы дачасы телефонын җыйды. Төрепкәне озак алмый тордылар. Ниһаять, теге очта Власикның йокылы тавышы ишетелде:

– Сез кем?

– Генераль штаб башлыгы Георгий Жуков. Мине кичекмәстән иптәш Сталин белән тоташтыруыгызны үтенәм.

– Сез нәрсә?! Хәзерме?! – Власик тәмам уянып бетте кебек. – Иптәш Сталин йоклый.

– Хәзер үк уятыгыз – нимесләр безнең шәһәрләрне утка тота, сугыш башланды! – диде Жуков, тавышыннан өстәлдәге стакан зеңгелдәп куйды. Власик берара дәшми торды.

– Бераз гына көтеп торыгыз, – диде ул коелып төшкән тавыш белән.

Жуков тирләп чыккан юеш учы белән төрепкәне кысыбрак тотты. Власикның бераз көтегез дигәне мәңгелеккә сузылды төсле. Ниһаять, теге башта Сталинның тавышы ишетелде:

– Тыңлыйм, – диде ул пышылдап диярлек.

– Иптәш Сталин, бу Генераль штаб башлыгы Георгий Жуков, – исәнләшкәч тә, генерал моннан бер сәгать чамасы элек башланган хәлләр турында бәйнә-бәйнә доклад ясады. Сталин дәшмәде. Төрепкәдә аның авыр сулышы гына ишетелә иде. – Сез мине аңладыгызмы, иптәш Сталин?!

Янә тынлык.

– Нинди күрсәтмәләр булачак?!

Сталин кинәт аңына килгәндәй булды:

– Нарком кайда?

– Киев округы белән сөйләшә. – Жуков алдавын сизми дә калды. – Тимошенко белән бергә Кремльгә килегез. Поскребышевка әйтегез – барлык Политбюро әгъзаларын да җыйсын.

Теге башта төрепкәне куйдылар. Жуков Тимошенко кабинетына ашыкты. 

***

– Николай, машинаны әзерлә, Кремльгә барабыз, – диде Сталин, төрепкәне куйгач та, бераз уйланып торып. Кәгазь төсле агарган Власикка ул карамады, бүлмәсенә кереп тиз генә киенде һәм урамга ашыкты. Якшәмбе иртәсе инде тәмам яктырып килә иде.

Димәк, сугыш башланды. Ул аны кичектерергә ничек кенә тырышмасын, Гитлер барыбер һөҗүм итте. Шулай буласын Сталин белде, әлбәттә. Ләкин җаны-тәне белән фюрерны тынычландырырга маташты. ТАССның Советлар Союзы белән Германия арасында мөнәсәбәтләр ал да гөл дигән хәбәре моннан бер атна чамасы гына дөнья күргән иде бит. Сталин аның текстын үз куллары белән төзәтте. Сталинга әзерлек өчен вакыт кирәк иде. Тагын ике, йә булмаса бер ел. Ул вакыт эчендә Кызыл Армия техника белән дә тулыланачак, тәҗрибәле офицерлар да үсеп җитәчәк. Ләкин Гитлер советлар иленең көч җыюын көтеп тормады. Гитлерның астыртынлыгы бөтен дөньяга мәгълүм, ләкин нигәдер нәкъ менә аңа, Сталинга карата фюрер этлек эшләмәс кебек иде. Җәйнең кояшлы якшәмбе иртәсендә бу өметләр чәлпәрәмә килде.

Сталин кабинетының озын өстәле кырына бер-бер артлы Политбюро әгъзалары килә торды. Ниһаять, барысы да җыелгач, Тимошенко белән Жуковны чакырдылар.

Сталинның кулында тәмәкесе тутырылмаган буш төрепкә, кыяфәтенә югалып калу төсмере чыкмаган булса, гадәти җыелыш диярсең. Тимошенко Политбюро әгъзаларына иртәнге сәгатькә тупланган барлык мәгълүматны җиткерде. Ул сөйләгән саен Политбюро әгъзаларының йөзләре карала барды. Мәгълүматлар аннан-моннан җыелган булса да, алар барыбер 22 июнь иртәсенең куркыныч манзарасын тасвирлады. Фронт сызыгы Кара диңгездән Балтыйк буена кадәр сузылган. Дошман самолётлары ил чигеннән йөзләрчә чакрым эчкә үтеп, шәһәрләрне һәм хәрби объектларны утка тота. Советлар Союзы биләмәләрен инде нимесләрнең коры җир дивизияләре таптый.

Сталин төрепкәсен читкә алып куйды һәм куе кашлары астыннан Тимошенкога текәлде:

– Бу нимес генералларының провокациясе түгелме икән? – диде ул.

Тимошенко гаҗәпләнүен яшерә алмады.

– Нимесләр Украина, Белоруссия, Балтыйк буенда безнең шәһәрләрне утка тота. Нинди провокация булсын, ди, иптәш Сталин?!.

– Әгәр провокация оештырырга кирәк икән, – диде Сталин, урыныннан торып, кабинеты буйлап атлап китеп, – нимесләр хәтта үз шәһәрләрен дә утка тотачак. Гитлер бу хакта белмидер дип уйлыйм. – Аннан Сталин Молотовка борылды. – Иптәш Молотов, кичекмәстән Германия илчелегенә шалтыратырга кирәк.

Молотов бүлмәдән чыгып китте, кая карарга, ни әйтергә дә белми, Политбюро әгъзалары аның кире кайтуын көттеләр. Тимошенко белән Жуков үрә катып басып тора бирде. Ниһаять, Молотов кире керде.

– Германия илчесе граф фон Шуленбург кичектергесез хәбәр өчен үзен кабул итүне сорый, – диде ул Сталинга.

– Иптәш Молотов, хәзер үк илчене кабул итегез.

– Иптәш Сталин, – диде Тимошенко, – дошманга каршы чаралар күрергә һәм аларга һөҗүм ясарга сезнең ризалыкны сорыйм!

– Ашыкмагыз, – диде тәрәзәдән күзен алмый, Политбюрога аркасы белән торган Сталин. – Молотовны көтик.

Молотов унбиш-егерме минуттан Сталин кабинетына әйләнеп керде. Ул биек авыр ишекне зур саклык белән япты да бүлмәдәгеләрнең һәрберсенә күз төшереп чыкты. Иң соңыннан аның карашы Сталинныкы белән очрашты. Алар беравык сүзсез бер-берсенә карашып тордылар. Бу минутта сүзләр кирәкми иде. – Германия хөкүмәте безгә сугыш игълан итте, – диде Молотов. Бүлмә янәдән тынлыкка чумды. Политбюро әгъзалары әле бернинди фаҗига да булмаган, әле ялгышны төзәтергә мөмкин дип уйласалар, хәзер өметнең әсәре дә калмады.

– Иптәш Сталин! – Жуков беренче булып сүз башларга җөрьәт итте. – Чик буендагы хәрби округлардагы барлык көчләрне туплап, безнең территориягә кергән дошманнарга ябырылырга һәм аларны туктатырга тәкъдим итәм.

– Туктатырга түгел, юк итәргә, – дип төзәтте Тимошенко.

– Директива әзерләгез, – диде Сталин. – Ләкин безнең хәрбиләр беркайда да нимесләр чиге аша узарга тиеш түгел. Авиациядән кала, әлбәттә. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев