Буа (романның дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Сәгыйдулла мөмкинлек тапкан саен көндезләрен үзе яшәгән йортка сугылып чыга торган булды. Сәкинә күпчелек бүлмәләр бушап калгач җыештыруга керешә. Егет, вакытын туры китереп, кызый белән күрешү, исәнләшү җаен эзләде. Аны күргәч тә, Сәкинә югалып кала, ни әйтергә белми, тавышы чак кына ишетелерлек итеп чыга.

Көннәрнең берендә Сәгыйдулла аңа кичен очрашырга тәкъдим ясады. Сәкинә, гадәттәгечә, эшкә чумган. Сәгыйдулла, бүлмәгә кергәч тә, акрын гына тамак кырды. Сәкинә дерт итеп куйды, аннан егеткә таба борылды.

– Исәнмесез, – диде ул, кулындагы чүпрәген әле тегеләй, әле болай әйләндергәләп.

– Исәнмесез, Сәкинә! – Сәгыйдулла аркасына яшергән чәчәк бәйләмен кызга сузды.

Сәкинәгә беркемнең дә беркайчан да чәчәкләр бүләк иткәне юк иде. Ул тагын да ныграк каушады, чүпрәге шап итеп идәнгә барып төште. Вакыйгаларны аңларлык халәткә килгәнче Сәкинәгә бераз вакыт кирәк булды, ләкин Сәгыйдулла кулындагы чәчкәләрне сузган көе тыныч кына көтә бирде. Кыз алъяпкыч кесәсеннән зур кулъяулык чыгарып, кулларын яхшылап сөртте. Шуннан соң гына ул егетнең кулындагы бәйләмне алды. Чәчәкләр шулкадәр хуш исле иде! Оялуын да онытып, бәйләмне борынына якын китерде һәм тулы күкрәк белән сулыш алды.

– Рәхмәт сезгә, – диде ул, елмаеп. – Әллә бүген берәр төрле бәйрәмме?

– Әйе, бәйрәм. Мин сезне кичен һава сулап керергә паркка чакырам.

Кызның йөзендәге елмаюы юк булды. Бүген җомга, ял көннәренә ул җомга киченнән үк Петроград читендә ялгызы яшәүче әтисе янына кайтып китә. Юк, әтисен борчырга ярамый.

– Гафу итегез, ләкин мин бүген кич буш түгел. – Сәгыйдулланың кәефе кырылуын күргәч, Сәкинә егетнең әллә ниләр уйларга мөмкин икәнлеген чамалады, шуңа аңлатырга ашыкты: – Минем әтием авыру, ял көннәренә мин аның янына кайтам, ә без моннан шактый еракта, шәһәр читендә яшибез...

– Ә, алаймыни? – Сәгыйдулла «жу» иткән йөрәгенең тынычлануын тойды. Ул Сәкинәнең кемедер бар дип уйлап алган иде, ялгышкан, димәк. – Зыян юк. Адресны әйтәсез дә, мин сезне экипаж белән кая кирәк шунда илтеп куярмын.

– Әллә ничек...

– Шәп була! Алай-болай миннән качарга уйласагыз, кайдан эзләргә икәнлеген белеп торырмын. – Сәгыйдулла киң итеп елмайды.

Ишектән кемнәрнеңдер кергәне ишетелде. Сәкинә бу рәвештә басып торулары сәер тоелуын аңлап, тизрәк әйтергә ашыкты:

– Яхшы алайса, ничәдә?

– Сез ничәдә бушыйсыз?

– Биштә... Алтыда очрашсак буламы?

– Бик шәп! Димәк, мин сезне кичке алтыда холлда көтәм! Сәкинәнең башында бүлмәләрне җыештыру кайгысы калмады. Моңарчы аны очрашуларга чакыручы булмады, игътибар иткән егетләр исә майлы күзләрен ялтыратып, кызыйга икеле-микеле тәкъдимнәр генә ясыйлар иде. Ә бусы... Бусы чын очрашу булырга тора. Чәчәкләр дә бирде бит, кичке якта күрешергә дә дәшә. Ничек киенергә? Кершәннәр ягыныргамы? Бизәнү әйберләре дә берән-сәрән генә. Мәрхүм әнисеннән калган яшел ташлы бакыр балдак, шуңа килешле колак алкалары. Артык иске димәсме, артта калган кешегә санамасмы? Кияргә рәтле күлмәге дә юк. Ә Сәгыйдуллага карасаң! Кәчтүмнәре, чалбарлары ничек килешеп тора, кап-кара, аның астыннан һәрвакыт ап-ак күлмәк якасы, галстук! Ә пирчәткәләре? Ахыр чиктә Сәкинә, ни булса шул булыр дип, үзе уйлаганча иң матур дигән күлмәген киде, чама белән генә бизәнде.

Сәгыйдулла аны паркка чакырды. Биредә алар кебек үк парлар, яшьләр йөри.

– Туңасыз бугай, – дип, рөхсәт сорап тормый-нитми, кызның иңнәренә кәчтүмен япты. Кәчтүмнән егетнең җылысы белән бергә баш әйләндергеч татлы исе килә иде. – Әтиегез белән икәү генә яшисез, димәк?

– Әйе...

– Әтиегез ни атлы?

– Барый.

– Сезнең нәсел кай яклардан соң?

– Нижгардан. Ә сез?

– Мин Казан ягыннан, Сембер губерниясеннән.

– Казан да, Сембер дә берьюлы буламыни? – Сәкинәнең күңелен ялганлый дигән шик кытыклап үтте.

– Безнең авыл чикләре буенча Сембер губерниясенә керә, ләкин күңелебез белән Казанда, татарлар ватанында.

– Аңлашылды алайса...

– Әйдәгез, каһвәханәгә кереп, бераз җылынып чыгыйк.

Алар, каһвәханәгә кереп, тагын бераз сөйләшеп утырдылар. Сәкинәгә егет янәшәсендә рәхәт тә, шомлы да иде. Сәгыйдулла кем дә, ул кем?! Алдарга гына йөрмиме?

– Ник сез минем белән очрашуны холлда билгеләдегез?

– Ә кайда билгелисе иде?

– Белмим тагын... Урамда, мәсәлән, яисә берәр мәйданда.
– Бер йортта яшәгәч, нигә андый яшертен юллар белән йөрергә тагын?! – Сәгыйдулла көлеп җибәрде.

– Йортта яшәүчеләр безне күрде бит...

– Күрсәләр, шуннан ни?

– Мин, үзегез беләсез, гади идән юуучы, җыештыручы гына...

– Алай икән. – Сәгыйдулла җитдиләнде. – Миңа сезнең һөнәрегез мөһим түгел. Күңелегез... Ә ул чиста һәм керсез кебек тоелды миңа. Ә безнең йортта яшәүчеләр башта үзләрен белсеннәр, аннан кешене тикшерсеннәр!

Сәкинәгә аның сүзләре ошады. Чыннан да, бүлмәләрне җыештырганда, кайберләре дуңгыз абзарын хәтерләтә, шулкадәр әшәке кыланучылар бар ки, җирәнгеч булып китә. Беренче очрашуда сөйләшү авыррак барды. Сәкинә Сәгыйдулла өчен әлегә ябык иде. Егет ике арадагы бозлы диварны эретү, кызның ышанычын яулап алу өчен шактый вакыт кирәклеген яхшы аңлый. Ләкин үзендә моның өчен җитәрлек көч барлыгына чынлап торып ышана.

Сәкинәне ул, вәгъдә иткәнчә, экипаж белән кайтарып куйды. Алар әтисе белән Петроградның бөтенләй читендә, караңгы почмакта яшәп яталар икән. Кызның моңа да нык кыенсынуы сизелде. Тик очрашуга ризалашкан икән, димәк, Сәкинәдә дә ниндидер хис кабынган. Ә бу мәхәббәтнең бер дә җавапсыз түгеллегенә бик зур дәлил...

Әтисе Сәкинәне борчылып көтеп торган. Кызының болай караңгыга калганы юк иде. Әллә ниләр уйлап бетерсә дә, кызының исән-имин килеш кайтып керүен кергәч, картның ачуы да, хафасы да басылды. Җитмәсә, Сәкинәсенең йөзе шатлыктан балкый.

– Кызым, ник болай соңладың? – дип кенә әйтә алды ул, очрашкач та Сәкинәгә яудырасы тозлы-борычлы сүзләренең барысын да берочтан онытып.

– Эштә озаграк тоттылар, әти.

– Тоткан, ди, эштә. Кыяфәтең бер дә чиләнеп эшләгәнгә охшамаган. Әниеңнең алкаларын да таккансың.

– Болай гына ул, әти, һаман да боегып йөрергә ярамый бит, – диде кыз, үзе кечкенә бүлмәсенә өстен алмаштырырга кереп китте.

– Боегып йөрмә инде алайса... – дип, үз-үзенә мыгырданды Барый карт. Аннан кызы ишетелерлек итеп кычкырып ук әйтте: – Алдана гына күрмә, кызым, алдыңны-артыңны карап йөр! Өйләрендәге сөйләшү шуның белән тәмам булды.

Россиядәге олы болганышлар чорында, шул зилзиләнең нәкъ үзәгендә Сәгыйдулла белән Сәкинәнең мәхәббәт тарихы башланды. Алданрак Сәкинәнең күңеле тулы шик булса, ул, вакыт узу белән, егеткә күбрәк ияләшә, аның ихлас хисләренә ышана төште. Менә нинди икәнсең син, чын ярату! Әйтерсең, яшьләр тирә-юньдәге вакыйгаларны күрмиләр, Петроград урамнары буйлап арлы-бирле йөрүче хәрбиләрне, фронттан кайткан олау-олау яралыларны, ачлыкны, үзгәрешләргә өндәүче листовкаларны бар дип тә белмиләр. Тик бу беренче карашка гына шулай иде. Сәкинә шәһәргә ачлык килүен бөтен барлыгы белән тойды. Хезмәт хакы болай да кечкенә, анысының да бәрәкәте китте. Ризык көннән-көн кыйммәтләнә, озакламый бөтенләй дә талонга гына калды. Әгәр янәшәсендә Сәгыйдулласы булмаса, әтисе белән икесенә туклану мөмкин булмас иде.
Сәгыйдулланың да хәлләре шәптән түгел. Ул элек җыелган малы хисабына азмы-күпме тормышны тарта. Финляндия татарлары белән товар алмашу өзелде. Складларда булганын сатарга мөмкин түгел, алырга кеше юк, барысында да ашау кайгысы гына. Большевикларның көчәюен, ахыр чиктә, дөньяның асты өскә киләчәген яхшы тойды ул. Булган акчаларын акрынлап, алтын, бизәнү әйберләренә алмаштырырга кереште. Анысы да җиңел түгел, «кара базарда» кытлык, шуңа бар нәрсәнең дә бәясе яман күтәрелгән. Большевикларның алай да бер ярдәме тиде – танышлары аша тегеләрнең яшерен оешмаларының берсенә чыгып, үзенә һәм Сәкинәсенә ялган документлар эшләтте, алар буенча икесе дә Финляндиядә яшәп, вакытлыча Петроградка килгән татарларга әйләнеп куйдылар. Әлеге документларны складындагы ышанычлы урынга яшерде. Бу гамәлләр хакында ул Сәкинәгә бер сүз дә әйтмәде.

1917 елның март ае башында Петроградны яман хәбәр тетрәндерде. Патша Николай Икенче үз теләге белән тәхеттән ваз кичкән! Сәгыйдулла таныш-белешләре белән аралашкан вакытта моның Россиядә самодержавиенең тәмам бетүенә китерәчәген аңлады. Шактый гына данлыклы фамилия әһелләре Петроградтан Кырым якларына, аннан чит илләргә качу хәстәрен күргән иде инде. Купшы мәҗлесләр тынып калды, аның урынына шәһәр урамнарында мәхшәр урнашты. Көпә-көндез кибетләрне, йөк төялгән олауларны талау гадәти күренешкә әверелде. Бүтән сузарга ярамый иде.

Петроградка яз якынлаша, көннәр шыксыз, аяк асты пычрак. Шулай да, гадәттәгечә, Сәгыйдулла белән Сәкинә икәүләшеп, паркка йөрергә чыктылар. Анысын сөйләштеләр, монысын, кинәт, аулаграк урын табып, Сәгыйдулла туктады һәм кызга туп-туры текәлеп карады. Сәкинә гаҗәпләнде, ләкин егет дәшмәде. Ул ашыкмый гына, вакытны суза-суза кесәсеннән кечкенә генә тартмачык чыгарды. Аны ачып, кызга эчендәге алтын балдакны күрсәтте.

– Син миңа кияүгә чыгарга ризамы, Сәкинә?! – Егетнең иреннәрендә елмаю уйный иде. Сәкинә каушап калды. Бу вакыйга булырга тиешлеген тойды, хәтта көтте дә, ләкин менә болай, капылт кына килеп чыгар дип башына да китермәде.

– Һай Аллам, белмим тагын... Мондый вакытта... Әти ни дияр?!

– Әйдә, әтиең янына киттек! Үзем ярәшәм.

– Юк ла инде, анда бит...

Егет, башка тарткалашып тормыйча, кызның бармагына балдакны кидерде дә, экипаж яллап, Сәкинәне утыртып, аларның өенә таба юнәлде. Сәкинә оялуыннан ни эшләргә белмәде. Сәләмә фатирларын, күбрәк вакытын урын өстендә яткан әтисен егетенә күрсәтмәс өчен ул һаман да төрле сәбәпләр уйлап чыгара иде, ә монда менә сиңа мә!

Фатирга кергәч тә, Сәкинә әтисе янына беренче булып ашыкты.

– Әти, исәнме... Монда ни, мин үзем генә түгел...

Ятагында утырган Барый абзый бер Сәгыйдуллага, бер кызына караш ташлады.

– Исәнмесез, балалар, – диде ул, бернигә дә исе китмәгән кыяфәт белән. Аннан күрешер өчен Сәгыйдуллага ике кулын сузды.

– Барый абзый булам.

– Сәгыйдулла Тимерханов.
– Утыр, энем. Исемең дә матур, фамилияң дә. Кызым, чәй куеп җибәр әле.
– Сәгыйдулла утыргач та, Барый абзый аннан кемлеген, тумышы белән кайдан икәнлеген, ниләр белән шөгыльләнүен бик төпченеп сораштырды. Ялгызы өйдә утыргач, сөйләшергә кеше дә юк, шуңа Сәгыйдулла аңа бер юаныч төсле иде.

Үзенә дә берәр сүз кыстырырга мөмкинлек тугач, Сәгыйдулла монда килүенең төп сәбәбен әйтеп калырга ашыкты.

– Барый абзый, сезнең кызыгызны сорарга килдем. Без никах укытырга телибез...

Кырыс Барый ага ихтыярсыз килеп чыккан яшьләрен сөртеп куйды, борынын мышкылдатты. Аннан читтәрәк әтисенең җавабын көтеп, уңайсызланып басып торган кызына эндәште:

– Кил, кызым, син дә каршыма утыр. – Балалар утырышкач, кызының кулын алып, Сәгыйдулланың учына салды. – Миннән ризалык, балалар. Кызымны ныклап, кысып тот, ычкындырма! Заманалар әллә нишләде, Сәкинәгә дә терәк кирәк. Бер-берегезне аңлап, яклап яшәгез, бу катлаулы чорларны исән-имин килеш үтегез!

Никахны икенче көнне Петроградтагы мәчеттә укыттылар. Бернинди мәҗлес тә оештырылмады, икәү генә бардылар, аннан соң Сәгыйдулланың бүлмәсенә кайттылар. Бу – аларның очраша башлаганнан бирле беренче кайнар төннәре иде...

Назлы төннәр озакка сузылмады. Петроградта киеренкелек көннән-көн арта торды. Сәяси каршылыкка сугыштагы вакыйгалар, башкалада азык-төлек җитмәү дә өстәлде.

Бер төнне Сәкинә белән йокларга ятканнар иде инде, өйләрендә тавышгауга купты. Кемнәрдер авыр итекләре белән дөмбердәп, коридорлар буенча йөгерешә, бераздан ишекләрне каты итеп кагарга керештеләр. Аларныкына да кактылар. Сәгыйдулла ишекне ачып җибәрде. Бусага төбендә ике кораллы матрос басып тора, түшләренә кызыл чүпрәкләр бәйләгәннәр. Матросның берсе Сәгыйдулланы баштанаяк өйрәнеп чыкты да, аның артында халаттан басып торучы Сәкинәгә текәлде.

– Сезме, Ковальская?! – дип сорады ул. Матрос авызыннан Сәгыйдулланың битенә хәмер исе бәрде.

– Юк, ул Ковальская түгел... – Сәгыйдулла мөмкин булганча тынычрак сөйләшергә тырышты.

– Документларын күрсәтегез.

Сәгыйдулла, ярар дип борылырга өлгермәде, Ковальская яшәгән бүлмә ягыннан чыр-чулы тавыш яңгырады:

– Таптык, егетләр, монда ул, – дип кычкырды икенче бер хәрби. Матрослар шунда ук Сәгыйдулла белән Сәкинәне оныттылар, тавышка таба йөгерделәр.

Сәкинәне бүлмәдә калдырып, Сәгыйдулла коридорга чыкты. Чыр-чу, кычкырыш тынды. Кемнеңдер елаганы гына ишетелде. Озак та үтми кораллы матрослар озатуында пани Ковальская күренде. Ул, кыска вакыт эчендә аннан-моннан гына җыенса да, өсте барыбер пөхтә, пирчәткәләренә кадәр кигән. Йөзендәге макияжы гына бозылган – анысы елаудан. Тик пани инде тыныч, башын югары тота, бер кулына кечкенә генә букчасын да аскан. Матрослар да тынып калганнар, бу кодрәтле паниның йогынтысы аларга тәэсир иткән сыман.

Сәгыйдулла яныннан үткәндә, Ковальская егеткә бер генә караш ташлады. Ул карашта Сәгыйдуллага карата ниндидер үпкә бар төсле тоелды. Пани Ковальскаяның менә шулай мәсхәрәләнеп, кара төндә алып чыгып кителүендә, әйтерсең, Сәгыйдулланың да гаебе бар. Матросларның берсе егеткә таба борылып ысылдады: – Монысын эләктердек, озакламый чират сезгә дә җитәр! Бүлмәгә кергәч тә, ул коты алынган Сәкинәсен кочаклап алды.

– Пани Ковальскаяны алырга килгәннәр... – Сәгыйдулла хәзер сүз башлар өчен иң кулай вакыт дип уйлады.

– Кадерлем, миңа синең белән бик җитди итеп сөйләшергә кирәк. – Ни турында? – Сәкинә моңарчы матрослардан бер-бер хәтәр чыгар дип курыккан иде. Хәзер исә Сәгыйдулласыннан яман хәбәр ишетер төсле тоелды, ул сагаеп калды.

– Кадерлем, син барысын да үз күзең белән күреп торасың. Дөньялар әллә нәрсәгә әйләнде. Күңелем сизә, бүген пани Ковальская, иртәгә аның урынында синең белән без булачакбыз... – Бездән кемгә зыян тигән?!

– Болар аны-моны уйлап торучы кавем түгел. Мин – сәүдәгәр, аларга каршы класс кешесе. Син – минем хатыным...

– Ни эшлик?!

– Качыйк моннан. Документлар бар. Поездга билет кына аласы калды. Икәү бу илдән китик әйдә!

Сәкинә тораташтай катып калды. Аннан Сәгыйдулланың кочагыннан аерылды.

– Әтине нишләтәбез?! Аның белән бергә юлга чыгып булмый бит?!

Сәгыйдулла өчен бу иң авыр, күпме уйлап та чишелеш таба алмаган сорау иде.

– Кадерлем, – диде ул, тавышына мөмкин кадәр җылылык чыгарырга тырышып. – Әтиеңә беркем дә тимәс, ул да пролетариат вәкиле. Без аңа җитәрлек акча калдырырбыз, ә дөньялар тынычлангач, кире кайтып алырбыз...

Ничек кенә тырышмасын, Сәгыйдулла кызны инандырырлык сүзләр таба алмады. Ул әйткәненә үзе дә ышанмый иде. Ләкин бүгенге вазгыятьтә тагын нишли алсын?! Исән калу өчен башка мөмкинлек юк.

– Миңа бу хакта уйлап карарга кирәк, – диде кинәт салкынайган тавыш белән Сәкинә һәм Сәгыйдуллага аркасы белән борылып, урынга барып ятты.

Алар иртән дә бик салкын сөйләштеләр. Сәгыйдулла өстенә гадирәк киемнәрен киде, аннан-моннан капкалап, кибетенә йөгерде. Купшы киенмәве дөрес карар булган икән – аның кибетен талап маташалар иде. Ишек, тәрәзәләр ватылган, эчтәге малның төп өлешен инде чыгарып бетергәннәр. Кибет ягына артык текәлеп карамаска тырышып, Сәгыйдулла бөтен ихтыярын бер йодрыкка җыйды, кан саркыган йөрәгенә Ходайдан тынычлык сорады. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: