Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Театрны оештырганда, аның структурасы хакында сөйләшкәндә, үз оркестрын булдыру турында да сүз барган иде. Һәм бу эшне нәкъ менә Сәйдәшевкә тапшыру дөрес булыр дигән фикергә киленде ул чакта. Аның башкару осталыгына гына түгел, оештыру осталыгына да игътибар ителде. Әле малай чагыннан ул төрле клубларда, рестораннарда инструменталь ансамбльләр оештырып, чыгышлар ясап йөрүләрен искә алдылар.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

6

Салих Заһидулла абыйсы Яруллиннан беренче музыкаль күнекмәләр алган, балачак дусты Мансур Мозаффаров белән төрле залларда беренче чыгышлар ясап йөргән чакларын искә төшерде. Шул елларда ул музыкаль белемне профессиональ нигездә үзләштерергә кирәк дигән карарга килде. Насретдин җизнәсенең сүзен тыңлап, сәүдә училищесына кергән булса, музыкага булган мәхәббәте аны музыка училищесына алып килде. Биредә ул Осип Родзевич классында үзенең Заһидулла Яруллиннан алган, махсус дәресләрдә үзләштергән уйнау осталыгын һәм музыкаль белемнәрен тагын да тирәнәйтте, ныгытты. Бер үк вакытта аның композиция, музыка ижат итүгә омтылышы көчәйде. Бу вакытта ул үзенең тормышын музыкадан башка күз алдына да китерә алмый иде инде. Унҗиденче елда Сембер Өяз халык комиссариаты чакыруы буенча бер төркем музыкантлар, артистлар, мәгариф хезмәткәрләре белән Буада эшләп алганда да, гражданнар сугышы башлангач, үз теләге белән Кызыл Армиягә алынып, Урта Азиядә басмачларга каршы сугышып йөргән чакларында да, аннан соң Оренбургка барып чыккач та, ул гел музыкант сыйфатында хезмәт итте. Оренбургта хәтта композитор буларак үзен сынап карады, «Озын сәфәр» дип аталган беренче әсәрен иҗат итте. Оренбургта Шәрык музыка мәктәбе мөдире булып эшләгәндә, берүк вакытта оркестр классында укытып, балаларга оркестровка буенча белем биргәндә, үзе дә әсәрләрне оркестр өчен эшкәртү күнекмәләрен үзләштерде.

1922 елның көзендә Салих Казанга әйләнеп кайтты. Аның кайтуына шатлык-сөенечләренең чиге-чамасы булмады Казандагы туганнарының. Ул туп-туры Шиһап җизнәсе белән Әминә апасы өенә кайтып төште. Бу вакытта инде алар элекке Варламовская урамындагы өйләреннән Икенче Тау урамына күчкәннәр иде. Ике катлы йортның беренче каты тулысы белән аларныкы. Гаилә шактый ишле. Әминә апасының инде өч баласы үсә: Үзбәк, Гөлнара һәм Җанбәк. Салихларның әнисе Мәхүпҗамал белән җизнәсенең әнисе Зөләйха, җизнәсенең сеңлесе Зәйнәп белән энесе Хәйрулла һәм әтисенең Өбрәдәге абыйсы Бикмөхәммәтнең кызлары Сәгадәт белән Зәкия. Кыскасы, өйдә күңелле. Һәркемнең үз шөгыле, үз эше. Ике кодагый Шиһап белән Әминә балаларын карый, Өбрә кызлары өй эшләрендә булышалар, аш-су пешерәләр. Зәйнәп университетта укып йөри, медицина факультетында, булачак табибә. Жизнәсе Шиһап белән аның энесе Хәйрулла өйдә сирәк булалар икән, җизнәсе үзенә яңа эш тапкан, булышырга авылдан энесе Хәйрулланы да чакырып китергән.

– Идел аръягында авыл салабыз, – диде җизнәсе, эш турында сүз чыккач.

– Нинди авыл? 

– Кызыл Байрак.

– Нәрсә, булган авыллар җитмимени халыкка яшәргә?

– Җитә. Бер идея туды монда безнең башта. Иван Грозный Казанны алгач, татарларны су, елга буйларында яшәүдән тыйган бит, аларны елгалардан кырык чакрымга читкә куган. Иделнең уң як яр буйларында зур-зур мәйданнар буш ята. Ара-тирә өч-дүрт рус авылы – Шеланга, Тәмте, Антоновка – берсеннән-берсе егерме-утыз чакрымда утыралар. Республиканың төрле районнарыннан бер-берсенә якын урнашкан, чәчүлек җирләре бик аз булган татар авылларыннан крәстияннәрне менә шул буш яткан җирләргә күчереп, татар авыллары салырга дигән фәрман чыгарды хөкүмәт. ТатЦИК председателе урынбасары Али Ганиев белән мин менә шул эш белән шөгыльләнәбез бүгенге көндә. Хәйрулла энекәшне дә чакырып китердем авылдан. Минем өстә Кызыл Байрак авылын төзетү. Бакчасарай, Берек, Нариман, Шура авылларын төзү бара.

– Кызык икән, – диде Салих. – Миңа да эш чыкмасмы шунда? Клуб мөдире итеп куйсагыз, бу тирә авылларда яшәүчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтүне оештырып җибәрер идем. Дуслар күп бит минем артистлар арасында.

– Синең кебек белгеч өчен бу эш кенә бәләкәй булыр. Колачлырак, масштаблырак эшләр көтә сине, каениш.

– Нинди эшләр инде ул?

– Казанда Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры оештырылды бит. Бу эшне Кәрим Тинчуринга йөкләделәр. Шәрык клубында уйнап йөргән син белгән «Сәйяр» труппасының дәвамы инде бу. Тагын да зуррак аудиториядә, җитдирәк итеп эшли башлау өчен мөмкинлекләр ачыла.

– Бинасы бармы соң? Рус Зур театры сыман.

– Бина мәсьәләсе дә хәл ителде. Вознесенский урамындагы «Сәүдәгәрләр җыены» бинасын беләсең бит. Менә шул «Мәдәният йорты» дип үзгәртелде. Татар дәүләт театры шул бинада эшли башлады. Теләгең булса, хет бүген үк барып киләбез. Егетләр бик дәртләнеп эшкә керештеләр. Барысы да шул синең танышлар, дуслар.

Теләмиме соң инде?! Ничек кенә тели әле.

Алар театрга җәяүләп кенә барырга булдылар. Өч-дүрт елда шәһәр нык үзгәргән, Салихның яңа тормыш белән яши башлаган каланы күрәсе килә иде.

Шуңа игътибар итте Салих: һәркайда кызу сәүдә кайный. Икенче Таудан таш түшәлгән юл буйлап Балык базарына хәтле төштеләр. Монда да һәркайда сату-алу бара.

– Нәрсә бу? Патша заманы кире кайттымы әллә? Бар да сату итә, – дип сорады Салих.

– Нигә, белмисеңмени, Ленин яңа икътисади сәясәт игълан итте бит. НЭП. Былтыргы ачлыктан кырылган халыкның тормышын көйгә салмакчылар большевиклар.

– Яңадан үзләре үк юк иткән тәртипләрне кире кайтаралармыни? Сәүдәгәрләр байый башлаячак бит.

– Шунысы куркыта да. Яңа байларны юк итәбез дип, кызыл террорны тагын да көчәйтергә мөмкиннәр. Аннан соң инде хана. Шуңа күрә сәүдә эшеннән читтәрәк торырга кирәк дип уйлыйм. Насретдин баҗайга да әйтеп карадым. Тыңламый, канына сеңгән сәүдәгәрлек. 

– Башка һөнәре булмагач, нишләсен инде. Тормыш алып барырга кирәк бит. Син аңа Кызыл Байрак турында әйтеп карамадыңмы соң?

– Ул белә. Теләге юк. Монда эшем көйле бара, ди.

– Җизни, барып килергә иде, минем дә күрәсе килә башлады ул Кызыл Байракны.

– Барырбыз әле. Иделдә боз катсын. Ноябрь ахырларына бәлки суытыр да инде. Үзем дә өйдә ятам. Пароходлар да тукталды.

– Шулайдыр шул.

Сөйләшеп, Вознесенский урамындагы кибетләрне карый-карый бара торгач, алар Варламовская урамы чатында урнашкан элекке «Сәүдәгәрләр җыены» йортына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар.

– Мәдәният йорты шушында буламыни инде? – диде Салих.

Урам ягы ерактан ук үзенең затлы бай сәүдәгәрләр белән бәйле икәнен сөйләп торган ике катлы бу йортның ишегалдында, аңа өстәп салынган бинада элекке елларда йорт хуҗасының хезмәтчеләре яшәгәнен, беренче кат тулысы белән ат абзарлары, хуҗалык каралты-куралары урнашкан булуын Салих яхшы белә иде.

– Мәдәният йорты урам ягындагы шушы затлы өлештә. Ишегалдындагы бинада ике катында да артистлар, хезмәткәрләр яши хәзер, – диде Шиһап, арка сыман итеп ясалган капка яныннан узганда. – Кемнәр икәнен соңыннан үзең күрерсең әле.

Театрда репетиция бара иде. Артистлар кызып-кызып, рольләрен кабатлыйлар. Эш сәхнәгә үк менгән.

Шиһап белән Салих тамаша залына керделәр дә, комачауламаска теләп, шыпырт кына карап тора башладылар. Сәхнәдә барысы да Салихка күптән таныш артистлар: Барый Тарханов, Нури Сакаев, Фатыйма Ильская, Нәфига Арапова, Мохтар Мутин һәм Такташ.

«Такташ? Ул нишләп йөри сәхнәдә?» дип уйлап куйды Сәйдәш.  Репетицияне залдан утырган килеш Кәрим Тинчурин алып бара. Шунда ул Такташның үзен тотышына ризасызлык белдереп, сикереп кенә, сәхнәгә күтәрелде һәм залдан уйнаучыларны күзәтеп утыручы, өстенә шинель кигән бер егет белән Шиһапны күреп алды.

– Салих! Син түгелме соң?! – дип кычкырып җибәрде Тинчурин һәм киредән залга йөгереп төште дә алар янына килеп, Салихны кочаклап алды.

– Мин, Кәрим абый! Мин, менә кайттым, – диде Салих.– Шинелемне дә салмыйча сезне күрергә ашыктым.

– Менә шәп булган!

Тинчурин артыннан сәхнәдәгеләр барысы да алар янына төштеләр. Репетиция өзелде.

– Син кирәк идең безгә, әйбәт булган кайтуың. Татар дәүләт театры ачылды бит, – диде Тинчурин.

– Ишеттем. Менә шуңа күрә дә кайтып төшүгә яныгызга ашыктым. Шатлыгыгызны уртаклашам.

– Рәхмәт. Бер спектакль чыгардык инде. Фәтхи дустыңның «Җирсезләр»ен куйдык. Менә икенче спектаклебезне әзерлибез. Такташны куябыз. «Җир уллары трагедиясе». Тиздән премьера.

– Әйе. Исәнме, Салих дускай! – дип, алар янына килеп баскан Һади Сәйдәшне кочаклап алды.
Аның артыннан башкалар да берәм-берәм Салихны кочып күрешеп чыктылар.

Салих Такташ белән беренче тапкыр ике ел элек кенә Ташкентта очрашканнар иде. Такташның үсмер еллары Бохарада уза. Биредә ул үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәрнең кибетендә йомышчы малай булып йөри. Шунда чакта үзенең беренче шигырьләрен яза. Аннан соң аны язмыш Оренбург якларына алып чыга. 1920 елда Җаек буйларында корылык башлана, иген уңмый. Егерме яшьлек бунтарь шагыйрь Ташкентка күченеп китә. Бу вакытта Беренче мөселман Кызыл Армиясенең капельмейстеры һәм трубачысы Сәйдәш һәм яшь шагыйрь Такташ очрашалар һәм берничә ай бергә аралашып яшәп, гомерлек дусларга әйләнәләр. Такташ ул чакта Ташкентта яшәп кала, ә Сәйдәш киресенчә, халык мәгарифе бүлеге чакыруы буенча Оренбургка китә.

Әллә ни күп вакыт узмаса да, дуслар сагынышканнар иде.

– Сез танышлармыни? – дип сорады Тинчурин, аларның кочаклашып күрешкәннәрен күреп.

– Танышлар гынамы, бер телем ипине бүлешеп ашаган дуслар, – диде Салих. – Ач үлемнән Ташкент алып калды безне.

– Дустыңның даһи шагыйрь, драматург икәнен беләсеңме соң? Менә сәхнә өчен искиткеч шәп әсәр язган: «Җир уллары трагедиясе». Шуны куярга хәзерләнеп йөрибез.

– Әллә син дә театрда эшлисеңме? – дип сорады Салих дустыннан.

– Суфлёр ул безнең, – диде Тинчурин. – Менә артист та булырга тора. Төп рольләрнең берсен башкарачак.

– Бирсен Ходай. Булганнан бар да була.

Кәрим Тинчурин шунда артистларны яңадан сәхнәгә куа башлады. Премьерага берничә көн генә калган. Ашыгырга кирәк иде.

– Әйдәгез, сәхнәгә, сәхнәгә! – диде ул. – Дустыгыз белән репетициядән соң сөйләшергә дә өлгерерсез. Мин әле киләчәктә бер коллективта эшләрбез дип тә уйлап торам. Шулай бит, Салих дускай? – дип, ул Салихның үзенә мөрәҗәгать итте.

– Начар булмас иде. Һади да рольгә кергән бит әнә.

– Ул инде ничарадан бичара дип кенә. Кабилне уйнаучы артистыбыз чирләп китте. Ә сине башка эш көтә театрда. Ул шулай диде дә, артистларга үзләренә генә репетиция үткәрергә кушып, Салих белән Шиһапны ияртеп, залдан алып чыгып китте. – Әйдәгез, Зәки янына керик әле. Баязитский хәзер безнең директор бит. Күптән сөйләшәбез инде синең турыда. Салих булса, шәп булыр иде дип.

– Үзем дә шуны уйлап алып килдем каенишне, – диде Шиһап.

– Беренче спектаклегез начар булмады. Ләкин музыка җитми иде. Музыка, җыр кирәк спектакльгә. Җыр күтәрә рольне. Салих ничә ел инде, әле армиядә, әле музыка мәктәпләрендә, әле төрле түгәрәкләрдә, оркестрларда эшләп, чын музыкант булып җитешкән. Профессиональ сәхнә өчен бер дигән музыкант булачак.

– Без дә шул хакта сөйләшәбез монда үзара. «Җир уллары...»на соңладык инде. Алда тагын бер җитди эш тора: Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» комедиясен куярга уйлыйбыз. Шуны җырлы-биюле музыкаль комедия иттереп чыгарасы иде.

Директор Зәки Баязитский Тинчурин сүзләренең хаклыгын алар бүлмәгә килеп керүгә үк раслады.

– Менә бит, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле?! Синең турыда гына сөйләшеп утырган идек. Кайттыңмыни, Салих? Эшкә урнашмагансыңдыр бит әле?

– Бүген генә кайтып төште. Чәйләр генә эчтек тә сезнең янга йөгердек, – диде, Салих өчен җавап биреп, Шиһап җизнәсе.

– Әйбәт иткәнсез. Вакытның һәр минуты кадерле безнең өчен. Бик дөрес иткәнсез, – диде Баязитов.

– Артистлар белән күреште дә, синең янга ашыктык, Зәки. Салихны бүгеннән үк музыка бүлеге мөдире итеп билгелик тә, эшне башласын. Сөйләшкәнчә, «Башмагым»ны музыкаль комедия итеп чыгарырга кирәк. Пьесаның бер нөсхәсен биреп кайтарыйк, укып чыксын. Кайда нинди музыка, җыр соралганын карасын.

– Ничек, Салих, син ризамы?

– Карап карарга кирәк. Нинди материал бит, – диде Салих.

– Материалы кызыклы. Җыр-бию сорап торган урыннары җитәрлек. Бер дигән халык җырларын кертеп җибәрергә була. Ярар, сиңа өйрәтеп торасы түгел. Үзең укып чык башта, – диде Тинчурин.

Театрны оештырганда, аның структурасы хакында сөйләшкәндә, үз оркестрын булдыру турында да сүз барган иде. Һәм бу эшне нәкъ менә Сәйдәшевкә тапшыру дөрес булыр дигән фикергә киленде ул чакта. Аның башкару осталыгына гына түгел, оештыру осталыгына да игътибар ителде. Әле малай чагыннан ул төрле клубларда, рестораннарда инструменталь ансамбльләр оештырып, чыгышлар ясап йөрүләрен искә алдылар. Армиядә, Ташкентта, Оренбургта шушы эшне бик яхшы алып баруы хакында сөйләделәр.

– Аннан соң, Салих дус, спектакльләрне музыка белән баету турында гына сүз бармый, театрның үз оркестрын булдыру буенча хәл кылынды. Акрынлап оркестрны туплый башлау турында да кайгыртырга кирәк. Син музыкантларны яхшы беләсең. Казанда булмаганнарын читтән эзләргә кирәк, Әстерханнан, Оренбургтан, Ташкенттан чакыртып кайтарырга. Барысы да сиңа таныш булган җирләр, – диде Зәки Баязитский.

– Яхшы, сөйләштек. Салихка эш эзләп баш ватасы калмады болай булгач, – дип, каенише өчен Шиһап Әхмәров ризалык җавабын бирде.

– Шиһап дускай, синең бүген монда килеп чыгуың баягы, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигән сүзне тагын бер кат раслый бит әле, – дип, Баязитский сүзен Шиһапка күчерде. Аны театр оештыру белән шөгыльләнә башлаганнан бирле бу кеше белән очрашып сөйләшергә кирәк дигән уй борчый иде. Бу сөйләшү өчен шушы очрашудан да уңайлы момент булуы мөмкин дә түгел, дип уйлады ул.

– Нинди сүзең бар, Зәки туган? Тыңлыйм, рәхәтләнеп.

– Бик мөһим бер мәсьәлә турында сөйләшмәкче идем. Бик зур эш башлап җибәргәнсез дип ишеттек. Идел аръягында татар авыллары төзи башлыйсыз икән.

– Әйе шул. Хөкүмәтнең махсус карары нигезендә Идел аръягында буш яткан җирләрдә чәчүлек мәйданнары аз булган авыллардан крәстияннәрне күчереп, татар авыллары төзү эшенә керештек. Бу эш белән ТатЦИК председателенең урынбасары Али Ганиев үзе командалык итә.

– Шулай икән шул. Сине дә шул эш белән йөри дип ишеттек.

– Кызыл Байрак авылын төзү минем өстә.

– Бик матур җирләр инде ул. Беләбез. Шеланга – Теньки авыллары арасында. Менә шул авылда безнең театр хезмәткәрләре өчен дә дача йортлары салырга җир алып булмас микән дигән идек.

– Шәп идея бу. Нишләп булмасын икән. Булыр. Оештырырбыз. Кемнәргә кирәк, исемлекләрен төзегез. Әлегә урман кисү бара. Анда бит йорт салу өчен бер дигән төз наратлар үскән урман. Балта осталары ялладык. Кышын агачын киссәк, кышкы агач бура өчен бик әйбәт диләр осталар, ә җәйләргә йортлар сала башларга исәп. Артистлар өчен дә йортлар салырга планлаштырырбыз.

– Бик әйбәт булыр иде.

– Килештек, алайса. Ярый, без китик. Шиһап шулай диде дә, урыныннан торып ишеккә таба атлады.

– Тукта, тукта, Салихка пьесаны бирергә кирәк, ашыкмый торыгыз, мин хәзер, – дип, Кәрим Тинчурин алданрак чыгып китте. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев