Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Яңа елга хәтле Гыйльметдинов, Шәйдуллин кебек җансыз башкисәрләрдән никадәрле кыйнатып та, үзләре теләгән җавапны ала алмагач, Шиһап Әхмәровны гыйнвар башында Пләтән төрмәсенә күчерделәр.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

18

«Кара козгын» урамнар буйлап әллә ни озак бармады. Берничә тыкрык борылды да ниндидер таш дивар буена килеп туктады. Шиһап үзен Черек күл изоляторына китергәннәрен аңлады. Аны дымлы, тынчу, караңгы камерага кертеп бикләделәр. Камера шактый иркен булып чыкты, ахры, ул анда үзеннән башка да кешеләр барлыгын шәйләде. Ул ишек янындагы буш сәндерәгә барып утырды. Уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыккан бу хәлдән әле һаман исенә килә алмыйча беркадәр утырганнан соң өстеннән пәлтәсен салып, сәндерәгә түшәде дә аягыннан киез итеген дә салып тормыйча сузылып ятты. Аның миен төрле уйлар игәүләде. Тәгаен «солтангалиевче»лектә гаеплиләрдер, дигән уй өстенлек итте. «Милләтче» дигән ярлык тагачаклар инде. Милләтең турында уйлауның ни гаебе бар икән соң? Татар авылы оештыруның ни гаебе бар? Рус авыллары да бар бит. Беркем дә аларны милләтчелектә гаепләми. Әллә соң Кызыл Байракка русларны да күчереп утыртырга кирәк булганмы?

Күрше сәндерәдә ятучылар да йокламыйлар иде бугай. Шиһап шикелле әйләнгәләп-тулгангалап ятучылар да күренә. Кайсыдыр ыңгырашыпыңгырашып ала. Кайсыдыр начар төш күрә, ахры, йокы аралаш нидер сөйләнә.

– Син кем? – дип дәште аңа ярымпышылдап кына күрше сәндерәдә ятучыларның берсе.
– Әхмәров мин. Үзара ярдәм банкы идарәчесе, – диде Шиһап.

– Шиһап, синмени? – диде сорау бирүче.

Шиһапка аның тавышы таныш булып тоелды.

– Вәли, әллә синме? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды ул.

– Мин шул. Кичә тотып ябып куйдылар.

Бу Татарстан китап нәшрияты директоры Вәли Шәфигуллин иде. Аның кулга алынуы турында кичә Шиһаплар белән бер йортта, беренче катта яшәүче Гыйльман Гобәйдуллин Мирсәет Солтангалиев турында сөйләшкәндә, сер итеп кенә әйткән иде. Вәли Шәфигуллин – Галимҗан Ибраһимов белән берлектә китап нәшриятын оештыручыларның берсе. Әле 1917 елның апрелендә үк большевиклар партиясе сафына кергән, Малланур Вахитов белән бергә Мөселман социалистлар комитетын оештыруда катнашкан, актив журналист-матбагачы. Менә шул кеше белән бер үк көндә диярлек кулга алынган булып чыкты Шиһап.

– Ни өчен кулга алдылар соң? – диде Шиһап.

– Мирсәет Солтангалиевкә совет хөкүмәтенә каршы эш алып баруда ярдәм иткәнсең дигән гаеп тагалар.

– Ә Солтангалиев нинди эш алып бара икән соң советка каршы? – Аны бит егерме өченче елда ук кулга алып утыртып куйганнар иде. Шуннан соң берничә елдан азат итеп, хөкүмәт тирәсендәге бөтен эшләрдән читләштерделәр. Тормыш алып барырга кирәк. Азмы-күпме ярдәмебез булыр, гонорарын алыр дип, Ленин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итәргә биргән идек үзенә. Менә шуның нинди гаебе бардыр инде? Ә сине ни өчен яптылар?

– Белмим. Милләтчелектә гаепләргә җыеналар, ахры. Иртәгә әйтерләр. Шуннан да зуррак гаеп уйлап тапмасалар тагын.

– Ярар, йокларга тырыш. Югыйсә иртәгә кыен булачак. Бик зәһәр кыланалар. Совет властеның иң куркыныч дошманнарын тотып япканнар диярсең.

Шулай диде дә Вәли Шәфигуллин тынып калды. Шиһап та, «Йокларга кирәк инде. Иртәгә күренер. Сорау алулар башланганчы йоклап калырга кирәк», – дип, пәлтәсенең бер ягын өстенә ябып йокларга тырышып карарга булды.

Ләкин күзен йокы алмады. Ул бөтен узган гомер юлын уйлап ятты. Кырык җиде яшь бит инде аңа. Бу яшьтә кешене сугышка да алмыйлар. Ә ул «халык дошманы» булып, совет төрмәсенә ябылды. Совет власте өчен күпме хезмәт куйды ул. Егерме яшеннән «Шәрык клубы»нда халыкка мәдәни хезмәт күрсәтте, әдәби-музыкаль кичәләр оештырып, халыкның зәвыгын, аң-белемен күтәрәм дип тырышты. Наширлек итте, «Мәктәп» журналын чыгарды. Тукай, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимовларның китапларын бастырды. Инде менә җиде ел Идел аръягында авыллар салып, аз җирле авылларның крәстияннәрен шунда күчереп, милләт өчен изге эш башкарып ята. Сәнгать әһелләре шунда ял итә, язучылар иҗат белән шөгыльләнә. Шул хезмәтләре советка каршы эш булып санала микәнни?!

Икенче көнне камерадагыларның барысын да берәм-берәм сорау алу камерасына чакырттылар. 

Шәфигуллин әйткәннәр рас булып чыкты, сорау алучы Миңнеәхмәт Гыйльметдинов бик рәхимсез кыланды.

– Йә, сөйләп җибәр, ничек итеп Солтангалиев белән берлектә халыкара империализм тегермәненә су коясыз анда?!

Шиһап башта сорау алучының нәрсә турында әйтергә теләвен аңламыйча торды.

– Нинди халыкара империализм? Нинди тегермән? Сез ялгышасыз бугай. Мин бит сәяси эшләрдән бөтенләй читтә яшим. – Син үзең ялгышасың, контра! Үзәгендә яшисең син сәяси эшләрнең. Шуны оештыручы син!

– Соң, мин бит Югары Ослан районында буш яткан җирләрдә авыллар салу белән шөгыльләнәм.

– Ә бу нәрсә, сәясәт түгелмени? Бу бит милли сәясәт! Син бит милләтче! Син бит анда татарларны бер тирәгә туплап ятасың. Үзегезнең сәяси оешмагызны төзеп ятасыз, авыл салабыз дигән булып. Әле шунда бер тирәгә язучыларны, журналистларны, артистларны туплап, оешмагызның җитәкче үзәген оештыргансыз!

– Сафсата.

– Бирермен мин сиңа сафсатаңны! – дип, Гыйльметдинов урыныннан сикереп торды һәм Шиһапның эченә китереп типте. – Контра!

Шиһап тәгәрәп китте.

– Тор! Нишләп ятасың анда! – дип кычкырды Гыйльметдинов. Шиһап кинәт тибүдән тыны кысылып, беркавым тора алмыйча ятты. Аннары өстәл янында торган урындыкка барып утырды.

– Үрә бас! Кем кушты сиңа анда утырырга?! – дип кычкырды тикшерүче.

Шиһап торып басты һәм көчкә тын алып, аның намусында уйнап оялтырга теләп:

– Мин синең атаңнан да өлкәнрәк кеше, нинди намус белән шулай олы кешегә тибә аласың син, ә?! – диде.

– Минем сиңа тибү генә түгел, атып үтерергә дә хокукым бар!

– Судсыз-нисез кеше атарга беркемгә дә хокук бирелмәгән әлегә. – Алайса, әйт дөресен: халыкара империализмга хезмәт итүче солтангалиевчеләр оешмасында тагын кемнәр бар?

– Мин бернинди дә оешманы белмим.

– Беләсең, кабахәт! Солтангалиевне беләсең бит?!

– Беләм.

– Белгәч, нишләп аның оешмасында тагын кемнәр булуын әйтергә теләмисең?!

– Мин андый оешманы белмим.

– Әйтерсең! Әйттерербез!

Гыйльметдинов шулай диде дә ишек артында торган конвойга кычкырды:

– Шәйдуллин!

Ишектә табак битле, кызыл чырайлы, мир үгезе кебек симез егет күренде.

– Алып чыгып кит. Карцерга! Әйбәтләп эшкәртегез. Белмим дигән нәрсәләрен исенә төшерерлек булсын!

Кыйналудан башы-бите җәрәхәтләнеп, кара янып, канга батып беткән, эченә тибүдән бавыры, бөерләре авыртуга түзә алмыйча тәмам кешелектән чыккан Шиһапны камерага кич җитәрәк кенә ике конвоир култыклап өстерәп кайтарып ташладылар.

– Нишләткәннәр кешене, – диде Вәли, конвоирлар ишектән чыгып киткәч Шиһап янына килеп.

– Гаебен танымаган, беркемне дә сатмаган, димәк.

– Эһ, су бирергә иде моңа. Хәлен тәмам алганнар, кабахәтләр, – диде икенче сәндерәдә ятучы тоткын.

– Ярамый, су бирергә ярамый. Тибеп эчәкләрен өзгәләп бетергән булырга мөмкин. Мин врач кеше. Беләм. Ятсын шулай, бераздан хәл керсә, үпкә- бавырына зыян килмәгәне ачыкланыр.

Авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып ята торгач, Шиһап йоклап китте. Тавыш-тыны булмагач, Шәфигуллин аның янына килеп, пульсын тикшереп карады.

– Тибә. Йоклый мескен. Карцерда кыйнаганнар. Шәйдуллин дигән кабахәт нык кылана. Шуның эше булырга тиеш, – диде табиб. – Мине дә шул дөмбәсләде. «Нигә алай вәхшиләрчә кыйныйсың?» – дигәч, «Мин – батрак малае. Сезнең кебек буржуй калдыкларына шул кирәк», – дип җавап бирде. «Мин бит врач, кешеләрне дәвалыйм», – дигәч, «Син патша заманында укыгансың. Ул вакытта минем ише батрак малайларына уку мөмкин булмады. Синең кебек буржуй балалары гына укыды университетларда, – ди. – Революциядән соң чит илгә качып бетте синең кебекләр. Ә син монда калып, диверсия белән шөгыльләнәсең. Яшерен рәвештә корткычлык алып барасың. Синең кебекләрне җир йөзеннән себереп түгәргә кирәк. Халыкара империализмга хезмәт итәсез барыгыз да!» – дип, тагын да ныграк дөмбәсләргә тотынды.

– Менә шуларны дәвалыйбыз, укытып кеше итәбез, шуларга мәдәни хезмәт күрсәтәбез дип йөрисең, ә ул томаналар шуны һич аңларга теләмиләр.

Яңа елга хәтле Гыйльметдинов, Шәйдуллин кебек җансыз башкисәрләрдән никадәрле кыйнатып та, үзләре теләгән җавапны ала алмагач, Шиһап Әхмәровны гыйнвар башында Пләтән төрмәсенә күчерделәр. Монда аны озак тотмадылар. Атна-ун көн дигәндә, СССР Югары суды хәрби коллегиясенең күчмә утырышы биш минут эчендә суд карарын чыгарып, аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Ике ай буе ирен күрергә зар-интизар булып, аңа кирәк-ярак, кием-салым, ашарына ризык, тәмәке ише нәрсәләр күтәреп төрле төрмәләр буйлап йөргән Әминәгә, ниһаять, Пләтән төрмәсендә иренең РСФСР Җинаять кодексының илле сигезенче статьясы нигезендә биш елга ирегеннән мәхрүм ителүе, аннан соң да биш ел барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителеп, лагерьга озатылуы хакында әйтеп кайтардылар. Шулай итеп, узган елның егерме алтынчы ноябре төнендә бер гаепсезгә кулга алынып, ике айдан артык кайдалыгын, нинди төрмәдә утыруын да белми яшәгән Әхмәровлар һәм Сәйдәшевлар үзләренең кадерле кешеләре белән ун елга аерылыштылар.

Бу вакытта илдә «милләтче-тайпылучылар» өстеннән ачык процесс әзерләнә башлаган иде. Бу процессның беренче җәза күрүчеләре солтангалиевчелектә гаепләнгән төрки-мөселман милләтчеләре булырга тиеш иде. Шиһап Әхмәров та, Вәли Шәфигуллиннар да әнә шушы зур эшнең беренче гаепләнүчеләре, киләчәктә «троцкичылар» дип аталырга тиешле зур махинаның беренче шөрепләре булды. Солтангалиев «троцкийчы» дип хөкем ителергә тиешле элекке ленинчы большевикларның иң беренче корбаны булырга тиеш иде. ОГПУ алдына Солтангалиевне гаепләү өчен ул оештырган яшерен оешманың булуын фаш итәргә һәм ул оешма әгъзаларын юкка чыгарырга дигән куркыныч бурыч куелды.

Әхмәров та, Шәфигуллин да, егерме тугызынчы елда «халык дошманы» дип кулга алынганнарның берсе дә бу мәкерле план хакында, әлбәттә, белмиләр иде. Аларның берсе генә дә гаепләрен танысалар-танымасалар да, азат ителергә тиеш түгел, кимендә ун елга ирегеннән мәхрүм ителергә, яисә атып үтерелергә тиеш булды. 1929 елгы кулга алулар әле бу вәхши планның беренче дулкыны гына. Тагын берничә елдан, ленинчы большевиклар Бухарин, Каменев, Зиновьев, Троцкийлар берәм-берәм юк ителеп беткәнче бу дулкын әле берничә мәртәбә кабатланырга тиеш иде. 1929 елда Татарстанда «солтангалиевчелек»тә гаепләнеп, 76 кеше кулга алынды. Шуларның егерме бере, 1918–1920 елларда большевиклар партиясенә кергән иң актив революционерлар, атарга хөкем ителде. Ә калганнары төрле срокларга лагерьларга җибәрелде. Шул исән калганнарның берсе Шиһап Әхмәров ун елга ирегеннән мәхрүм ителеп, биш елын төрмәдә,  калган бишен лагерьда үткәрергә тиеш иде. Соловкига сөрелүчеләр арасында Мирсәет Солтангалиев үзе дә бар иде. Троцкийны юк итү операциясенә фәрман бирелгәч, 1939 елның декабрендә СССР Югары судының хәрби коллегиясе Солтангалиевне атып үтерергә дигән хөкем карары чыгарды. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев