Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

– Авторларны сәхнәгә! – дигән чакырулар кабатланды. Салих Сәйдәшев тә, Таҗи Гыйззәт тә көчле алкышлар астында сәхнәгә чыгып, тамашачылар алдында баш иде. Музыкаль драма әнә шулай тәмамланды. Тирән социаль-эстетик фикерле, киң полотнолы, музыкаль әсәр иде бу. «Моцарт, Верди, Бетховен белән янәшә торырлык музыка бит бу! Татар музыкасын Европа композиторлары белән бер дәрәҗәгә күтәргән музыка!

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

14

Максим Горький килеп киткәннән соң озак та үтмәде, театр яңа сезонын башлап җибәрде. Планда – Таҗи Гыйззәтнең «Наёмщиг»ы. Бу Таҗиның яңа әсәре түгел иде инде. Ул аны 1925 елда Сембер шәһәрендә яшәгәндә язган булган. Беренче премьерасыннан соң инде ул төрле театрлар тарафыннан Алабуга, Бондюг, Чаллыда уйналган. Һәм менә, наһаять, һәркайда зур уңыш белән барган драманы Татар дәүләт академия театры куярга булды. Тегеләрендә ул гади драма буларак кына уйнала. Музыкасы да, җырлары да юк диярлек. Ләкин академия театры спектакльне музыкаль драма иттереп чыгарырга ниятли икән. Музыканы, әлбәттә, бу жанрга нигез салган Салих Сәйдәштән яздыртырга телиләр.

Егерме алтынчы-җиденче еллар сезонында Кәрим Тинчуринны театрдан эштән җибәргәннәр иде. Салихның шуннан бирле бер дә эшкә күңеле тартмый. Болай да тормышындагы зур югалтулардан соң кәефсезләнеп йөргән Салих, Тинчурин дустыннан да аерылгач, күңеле салынып, яңа әсәрләр иҗат итәргә бик авырлык белән генә алына башлаган иде.

«Үзе яза, үзе куя, үзе уйный. Башкаларга юл бирми», – дип, Тинчурин өстеннән кемдер шикаять язган, диделәр. Нәтиҗәдә, көннәрнең берендә тоттылар да эшеннән кыскарттылар. «Шәп булды әле, көннәр буе эштә, кич соң гына кайта. Төне буе язып утыра да иртән иртүк тагын эшкә чыгып китә. Күргән дә юк үзен, – дип, хатыны Заһидә бик куанган иде ул чакта. – Өйдә утырыр, пьесалар язар», – дип уйлаган иде. Ләкин Кәрим өйдә утыра башлагач, берни дә яза алмады. Язарга теләге дә юк, башына бер җүнле генә фикер дә килми. Шуннан ул эшкә урнашырга мәҗбүр булды. Политпросвет дигән оешмага йөри башлады. Озак та үтмәде, театрда Тинчуриннан көнләшүчеләр тагын өстеннән язып, егерме җиденең язында аны бөтенләй Казаннан сөрдерделәр. Ләкин ул Политпросветта утырганда, «Ил» дигән пьеса язарга өлгерде. Ә Казаннан Әстерханга үзе белән бергә Галия Булатова белән Галия Нигъмәтуллинаны, Әсгать Мәҗит белән Нәфига Арапованы, Мәрьям Чанышеваны ияртеп китте. Әстерханда алар кечкенә генә труппа оештырып, шундагы артистларны да үзләренә кушып, спектакльләр куеп йөрделәр. Кәрим Тинчуриннан котылганга карап, академия театрының эше алга китмәде. Өстеннән язган режиссёрлар да, артистлар да әллә ни майтара алмадылар. «Наёмщик»ны менә шуларның берсе куярга тиеш иде инде. Таҗи театрның «Наёмщик»ка алынуына бик сөенсә дә, режиссёрлар ерып чыга алырлар микән дип көенә дә иде.

Таҗи башта Салих Сәйдәшев белән күрешеп сөйләшергә кирәк дигән карарга килде һәм сезон башланган көнне үк аның янына ашыкты. Татар дәүләт академия театры өчен бу сезон «Мәдәният йорты» бинасында соңгысы икән дигән сүзләр йөри иде. Имеш киләсе елдан ул Лядов урамына күчереләчәк икән, диделәр. Салих театрның ике кат арасындагы баскыч астындагы үзенең бәләкәй генә бүлмәсендә, рояль артында ниндидер көйгә моңланып утыра иде.

– Нишлибез инде, Салих дус? Куйдырасы да бик килә, бу җүнсезләргә ышаныч та юк. Кәрим абыйның башына җиткән ул имгәкләр булдырып чыгарлар микән? – диде Таҗи Сәйдәшевкә, янына килеп исәнләшкәч тә.

– «Талир тәңкә»не бик матур ерып чыккан идек бит, – диде Салих, Таҗиның моннан өчме, дүртме еллар элек бергәләп куйган спектакльләрен искә төшереп. – Монысында да сынатмабыз, Алла боерса.

– Мәликәнең бенефисы өчен махсус язылган, минем иң беренче әсәрем иде ул, – дип искә төшерде Таҗи, театрда суфлёр булып эшләүче хатыны белән бергә үткәргән бенефис спектакле турында. – Шактый гына акча керде безгә ул спектакльдән. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Аннан соң да әле ул тагын берничә мәртәбә уйналды, быел аны Мәскәү татар эшчеләр театры куйды. Театрның быелгы репертуарында да бар, җәйге гастрольләр вакытында Донбасска, Урал якларына барып уйнарга исәпли театр.

– Менә бит, беренче әсәрең үк ничек уңышлы килеп чыккан. Монысы да начар булмас.

– Аны бит ул чакта Кәрим абый куйган иде. Ә бу мәхлуклардан барып чыгармы, белмим инде.

– Чыгар. Ниндирәк нәрсә яздың соң? Тегесе шикелле үк авыл тормышы, яшьләр, күңел ачулар булса, әйбәт чыгарга тиеш.

– Монысы бик күңел ачулар турында түгел шул, күңелсезрәк хәлләр турында.

– Наёмщик дигән сүзне ишеткән бар инде югыйсә. Ниндирәк сюжетка кордың соң? Наёмщик дип, бай баласы өчен солдат хезмәтенә киткән егет турында әйткәннәр бугай.

– Беләсең икән. Монысын да беренчесе шикелле үк үзем өчен акча эшләп алу максатыннан яздым. Кызыксыну булса, әйбер уңышлы чыга бит ул. Егерме бишенче елда мине бит туберкулёз аяктан егып салды. Туберкулёз диспансерында Кырымга китеп дәваланырга кирәк, диделәр. Акчаны каян табарга? Мине, ярдәм итсеннәр дип, Рабиска җибәрделәр. Сәнгать хезмәткәрләре союзына. Анда театр коллективы белән җитәкчелек итүемне белгәч, Сембердәге иң яхшы Булычёв театрын бушлай бирергә дигән карар чыгардылар. Мин шул театрда спектакль куеп, кергән акчага Кырымга китеп, бер-ике ай дәваланып кайтырга тиеш булдым. Менә шунда куяр өчен тагын да үземә пьеса язарга туры килде. Без куйган спектакльләргә кирәкле нәрсәләрне, өй җиһазларын, кием-салымны извозчик Кәлимулла абзыйдан алып тора идек. Менә шул Кәлимулла абзый бермәлне наёмщиклар турында сөйләде. Ул сөйләгән маҗаралардан файдаланып, шушы пьесаны яздым. Яздым да барып укыдым губкомда эшләүче хезмәткәрләргә. Яраттылар, 5 майда Сабан туе көнне куярга булдык. «На ура» узды. Халык шыгрым тулы иде. 7 май көнне «Эшчеләр сарае»нда тагын кабатлап куйдык. Шактый гына акча керде. Артистларга да җитәрлек булды. Җәй көне Кырымга барып дәваланып та кайттым, рәхмәт төшкере. Көз көне Сембердән Алабугага күчкәч тә, берничә тапкыр куярга туры килде. Алабугада, Бондюгта, Чаллыда уйнап, уңышка ирештек тә, менә хәзер Академия театры да куярга теләк белдерде.

– Җырлар, музыка кертик дисең, аларын яздыңмы соң әле?

– Бергәләп карап чыгыйкмы дигән идем. Кайбер урыннарын караштырган да булдым инде. Башта син дә бер мәртәбә укып чыкмыйсыңмы? Аннары утырып язар идем, – диде Таҗи һәм кулындагы күн сумкасыннан дүрткә бөкләнгән «Кызыл Татарстан» гәзите эченә тыккан кулъязмасын чыгарып, Салихка сузды. – Менә бу яңартылган варианты. Син элеккесен белмисең, шуңа күрә ниләр үзгәртүем турында сөйләүдән фәтва юк. Шактый гына үзгәрешләр керттем. Элеккесе аның гади бер комедия генә иде. Бернинди социаль мотивлар да юк иде. Бары тик Иманкол мулланың улы Тимерҗан урынына солдатка барырга авылның ярлы егете Батырҗанны яллавы һәм Батырҗанның ахырдан мулладан үч алу моментлары гына. Яңа вариантка элеккесендә булмаган персонажлар, җырлар, дуэтлар кертелде. Кыскасы, карап чык та, яңадан утырып сөйләшербез.

Салих пьесаны бер кичтә укып чыкты.

– Гениально! – дип куйды ул үзалдына. – Бер дигән музыкаль драма чыгачак моннан. «Зәңгәр шәл» белән берүк дәрәҗәдәге спектакль булачак бу.

Ләкин моның өчен әле аның үзеннән дә күп нәрсә сорала. Спектакльдә «Зәңгәр шәл»дәге кебек үк халык җырларына таянып язылган һәм композиторның шәхси үзенчәлеген дә күрсәтеп торган музыка һәм җырлар да булырга тиеш. Монысы инде композитор белән драматургның үзара аңлашып эшләвеннән килә. Салихның Кәрим Тинчурин белән бу җәһәттән боткалары пешә торган иде. Ул гадәттәге җыр текстлары гына язмыйча, һәр куплетны композитор сораган ритмга салып язып бирә белә иде. Шигырь формасында язылса да, аны аерып укыганда, һич кенә дә шигырь дип кабул итеп булмый. Ә көйгә салып җырлый башласаң, мондый җыр буламыни дип тә бәйләнерлек, тел-теш тидерерлек түгел. Сәйдәш белән Тинчуринның осталыгы менә шунда. Таҗи белән дә шулай ярашып эшләп булырмы? Салихны башта менә шул сорау борчыды. Ләкин пьеса өстендә бергәләп утырып эшли башлагач, шикләренең юкка булуын күрде.

Спектакльның режиссёры итеп Сөләйман Вәлиев-Сульва билгеләнде. Салих аны Кәрим Тинчурин өстеннән язган кеше шушы булырга тиеш дип уйлап йөри иде. Шуңа күрә аны бигүк өнәп бетерми иде. Ләкин ни эшлисең, дәшмәскә, шыпырт кына эшләп йөрергә туры килә.

Көннәр уза тора. Акрын гына премьера көне якынлаша. Спектакль өчен музыка һәм җыр сүзләрен язу репетицияләр белән бергә алып барыла. Артистлар да бик теләп, яратып эшли. Кайбер күренешләр өчен музыканы артистлар эш барышында үзләре тәкъдим итәләр.

Гөлйөзем партиясен ике актриса – Кушловская белән Кайбицкая башкарырга тиеш. Шулай бервакыт Галия үзенең ариясен җырлап бетерде дә ничектер сәхнә уртасында югалып калды. Ул җыр беткәннән соң сәхнәдән кереп китәргә тиеш. Болай атлап кына кереп китсә, ничектер табигый килеп чыкмый.

– Салих абый, ә нәрсә, мин бии-бии кереп китсәм, матуррак була бит, – диде Галия. 

– Музыка кирәк! Бию көе. – Сөләйман шулай диде дә Салихка карап алды. – Өлгертәсеңме, Салих?

– Яле, Галия, бәгырькәй, арияңнең ахырын җырлап бетер, – диде Салих, Кайбицкаяга карап.
– Егет күңеле җилкенә,

Яхшы ат күргәч.

Бар нужасы онтыла,

Янда сөйгәне йөргәч...

Ах наян шул, ах шаян Сылукай...
– Йә, йә, шуннан, шуннан?! – диде Салих.

– Шуннан: «Их, матур син, егеткәй, егеткәй!

Бу көеңнең ахыры юк бит, егеткәй!..» – диде дә Галия биеп китте.

– Булды! Хәзер, көтегез бераз, – диде Салих һәм Таҗины ияртеп, баскыч астында торган рояль янына барып утырды.

Әйтерсең, Салих бу урында бию булырга тиешлеген күптән уйлап куйган, берничә минуттан инде ул бию көенең ноталарын кәгазьгә төшереп, репетиция ясаучы артистлар янына килеп тә җитте.

– Җә, менә тыңлап карагыз әле, чыкканмы бию? – дип, сәхнә читендәге пианино артына утырып уйнап та җибәрде.

Гөлйөзем ролен башкаручы Галия дә, Рокыя да арияләрен башкарып, биеп карадылар.

– Булган бу, Салих абый! – диде Рокыя.

– Чабаталар гына түзсен инде бу биюләргә, – дип куйды Галия.

– Кайгырмагыз, чабатасын гына табарбыз, – диде Салих. – Авылларда йөрүче труппаларга хәбәр бирергә кирәк. Икегезгә дә бишәр пар чабата үрдереп кайтсыннар авыл агайларыннан.

Менә, ниһаять, премьера көне, ундүртенче декабрь килеп җитте. Алда торган бурычның никадәр зур һәм җитди булуын Таҗи яхшы аңлый иде. Аларның шулай ук берсен-берсе ярты сүздән аңлап эшләүләренең нәтиҗәсе яхшы булды. Музыкаль сәхнә әсәрләренең бөтен төрләрен, җырлардан башлап, арияләр, дуэтлар, хореографик күренешләр, вальс, балет сютасы, увертюра – җәмгысы егерме биш музыкаль номер язарга туры килде Салихка. Спектакль гаять зур уңыш белән, башыннан ахырына хәтле тамашачыларның көчле алкышлары белән үтте.

Зал халык белән шыгрым тулы. Оркестрның соңгы әзерлек авазларыннан зал гүләп тора. Менә Салих оркестр алдына чыгып басты һәм халыкка карап, сәламләп башын иде. Ул чыгып баскач тынып калган зал тамашачыларның алкышлап кул чабуларыннан тагын бер гүләп алды.

Салихның серле таякчыгы белән бер селтәнеп алуы булды, оркестр уйнап җибәрде. Залга кырыклап уен коралының бер тавыш белән яңгыраган халыкчан да, шул ук вакытта бу бит Салих Сәйдәшевнеке дип, әллә каян үзен танытып торган моңлы да, тантаналы да музыка агыла башлады. Тамашачылар шунда ук гөрләтеп кул чабарга керештеләр.

Артистларның бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, үз рольләрен башкарулары, уеннары, җырлаулары, биюләре – барысы да көчле кул чабулар белән барды. Крепостной хокук вакытындага крестьян тормышында булган наёмщик дигән персонажның нинди кеше икәнен инде онытып бетергән тамашачы өчен сәхнәдә күрсәтелгән тормыш кызык та, серле дә бер нәрсә иде. Барысы да бөтен игътибарын биреп, йотлыгып карый һәм тыңлый. Улы Тимерҗан урынына солдатка барырга авыл егете Батырҗанны яллаган Иманкол мулла да, алпавыт Абалинский да, авыл крәстияннәре Бикташ, Аскәрик, Шәрифә бикәләр дә, Батырҗан белән урам җырчысы Гөлйөзем дә – шул заманның типик вәкилләре. Сәхнәдә алар үзләренә генә хас образда, үз рольләрен шулкадәр рәвешен китереп, ышандырырлык итеп уйныйлар. Таҗи Гыйззәт аларны шулкадәр дөрес итеп, үзенчәлекле иттереп сурәтләгән, тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны бирелеп, онытылып карый. Алпавыт Абалинский бераз чукраграк, үзенә мөрәҗәгать иткәндә гел башта «А?» дип сорап куя. Бу шулкадәр табигый килеп чыга, халык ихрыярсыз көлеп җибәрә. Нагрузкасы аз булса да, артист аны күңелгә кереп калырлык итеп башкара. Иманкол мулланың шәригатьне яшел тышлы һәм кызыл тышлы китаплар буенча аңлатуы да муллаларга каршы көрәш башланган бу заманда драматург тарафыннан бик оста итеп уйлап чыгарылган күренеш булып күңелгә кереп кала. Урам җырчысы, иске-москы киемнән генә сәхнәгә килеп чыккан Гөлйөземне дә тамашачы яратып, үз итеп, җырлавына сокланып кабул итә. Спектакльнең икенче өлешендә сәхнәне икегә бүлеп, бер ягында алпавыт хатынның бәйрәм ясап ятуы, икенче ягында фаҗига – богауланган Батырҗанны китергәндә, тамашачыларның сәхнәдә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, бербөтен булып, борчылып утырулары әсәрнең никадәр тәэсир итү көченә ия булып килеп чыгуы, уңышы хакында сөйли.

Батырҗан ариясе яңгырый:
...Монда мәҗлес икән, бар да шатланганнар,

Шаулый дөнья җырлар белән биюдән.

Сөйгән ярларыңны ятлар килеп кочса,

Кул тартылмас минем каннар коюдан.


Сәхнәнең икенче ягыннан Гөлйөзем ариясе яңгырый:
Күңелкәем боек, нидер сизгән кебек,

Ач бүреләр кымсып мине күзлиләр.

Ах, Батырҗан дустым, батыр йөрәккәем,

Ни хәлләрдә икәнемне ул бит белмидер.
Гөлйөземнең сагыш тулы җырына капма-каршы темпта кунаклар хоры җыры ишетелә:
Күтәрик чашкалар баллар белән,

Үтсен гомер сөйгән яр белән.

Салыгыз тутырып, ай, балларны,

Шатлыклы үткәрик көннәрне.
Кызының күз алдында атасын үтерәләр һәм богауланган Батырҗанны чыгаралар. Шунда спектакльнең кульминациясе булып, Батырҗанның хушлашу ариясе яңгырый:
Сау бул, минем туып үскән ямьле илем,

Сау булсыннар урман, басу, кырларым,

Сау булсыннар печән чапкан болыннарым,

Сау булсыннар даннар тоткан Сабан туйларым.

Рәхмәт сезгә, илнең батыр егетләре,

Сау булыгыз, дуслар, инде мин китәм.

Онытмагыз безнең изге эшебезне...

Иртән искән җилдән хәбәрләр көтәм.
Ситдыйк Айдаровның Батырҗан ариясен башкаруын тамашачыларның ничек кабул итүен хәтта сөйләп-аңлата торган түгел. Батырҗан-Айдаров белән Гөлйөзем-Кушловскаяның вокаль дуэтын берәү дә тыныч кына тыңлый алмагандыр. Тамашаны халык аягурә басып бик озак алкышлады.

– Авторларны сәхнәгә! – дигән чакырулар кабатланды. Салих Сәйдәшев тә, Таҗи Гыйззәт тә көчле алкышлар астында сәхнәгә чыгып, тамашачылар алдында баш иде.

Музыкаль драма әнә шулай тәмамланды. Тирән социаль-эстетик фикерле, киң полотнолы, музыкаль әсәр иде бу.

«Моцарт, Верди, Бетховен белән янәшә торырлык музыка бит бу! Татар музыкасын Европа композиторлары белән бер дәрәҗәгә күтәргән музыка! – Салих менә хәзер, егерме елдан соң, «Наёмщик»ның 1928 елның беренче декабрендә булган премьерасын искә төшерде дә тирән көрсенеп куйды: – Боларның берсе дә булмады микәнни соң? Булса да, онытылды микәнни? Ничек шулай кыска соң бу кеше хәтере? Ә бит ничек кабул иткәннәр иде. Хәзер әнә бөтенесен онытканнар. Белергә, искә төшерергә теләгән кеше дә юк. Опера белән генә үзеңнең зур культурага ия икәнеңне күрсәтеп була микәнни? Һәр халыкның үз холкына, үз менталитетына тиң музыкасы булырга тиеш бит. Бу бит инде шул композиторлар үрнәгендә иҗат ителгән, Европа классикасы дәрәҗәсендәге әсәрләр! Пентатоника белән октава синтезы нәтиҗәсендә иҗат ителгән әсәрләр. Бу бит Сәйдәшнең үзенә генә хас авазлар системасы. Аны башка бер генә композиторның стиле белән дә бутарга мөмкин түгел».

Быел, егерме елдан соң, бу әсәрне яңадан карап чыгу, эшкәртү, эшләү өчен форсат чыкты. «Наёмщик» театрның 1948 елгы программасына кертелде. Алар аны Таҗи абыйсы белән яңадан эшләячәкләр, яңа арияләр, дуэтлар, җырлар кертәчәкләр, музыкаль яктан да, драматургия ягыннан да баетачаклар. Менә күрерсез: моңа кадәр әле татар театры тарихында күренмәгән әсәр килеп чыгачак! Опера итеп эшләвен сорыйлар. Нигә кирәк? Ул болай да музыкаль драма бит инде. 25 музыкаль номер гына бар анда! 


(Дәвамы киләсе санда.)

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев