Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

– Өйрәтербез, Алла боерса. Бик сәләтле егет булырга охшаган. Күрәсең бит, нинди катлаулы көйне алган, әле шуның өстенә үзеннән өстәп уйнап ята. Композиторлык чаткылары да юк түгел. Менә шушы сөйләшү киләчәк язмышын хәл итте дә куйды Салихның.  Рояльле генә булып калмады, киләчәктә аның музыка юлыннан китәсен, гади музыкант кына түгел, композитор да буласын билгеләде.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

4

Салих Тукай турында күптән ишетеп белсә дә, болай якыннан аны беренче мәртәбә генә күрүе иде. Шиһап җизни аларның өенә күчеп яши башлагач, Тукай да аларда еш булгалый башлады. Тукай гына түгел, аларның өе Шәрык клубының бер филиалына әверелде, дисәң дә, ярыйдыр. Кемнәр генә килми аның җизнәсе янына. Шул заманның бөтен алдынгы яшьләре: матбагачылар, шагыйрьләр, артистлар, җырчылар. Тагын әллә кемнәр дә бардыр әле, Салих аларны белеп кенә бетерми, ә беләм дигәннәрен Шәрык клубында күргәне бар, шуннан чыгып кем икәнлекләрен таный.

Көннәрнең берендә өйдә Салих өчен бик файдалы хәл булып алды. Ул кеше югыннан файдаланып, гармун шыгырдатып утыра иде. Көтмәгәндә, ниндидер дуслары белән җизнәсе кайтып керде. Аларны күреп, Салих уйнаудан туктады да гармунын җыештырып куя башлады.

– Нигә туктадың? Уйна, уйна, әйбәт чыга бит, – диде җизнәсе.

– Бәй, кайнекәшең музыкант икән бит! – дип куйды аның дусларының берсе.

– Үземнең дә беренче күрүем.

– Яле, яле, уйнап күрсәт әле берәр үзең белгән көйне, – диде җизнәсе кебек үк мыеклы, тузгыган озын кара чәчле әлеге абый.
Салих, кайсын уйнарга икән дип, бераз уйланып торды да, әле беркөнне генә Печән базарында отып кайткан өр-яңа көйне уйнарга булды. Ул әле аның исемен дә белми, беренче ишеткәннән генә искә төшереп, әле кичә генә рәтләп уйнарга өйрәнде. Башта гармунын тарткалап, көйне искә төшерде дә сузып та җибәрде. Кичә көне буе шул көйне өйрәнеп утыруы ярады, ул аны бернинди тоткарлыксыз, җиңел генә башкарып чыкты.

– Каян өйрәндең моны? – диде дә көй уйнап күрсәтергә сораган абый, иптәшенә борылып:

– Таныдыңмы, Габди, нинди катлаулы көй, – дип куйды.

– «Кәләү» түгелме соң?

– Шул үзе. «Кәләү Гайшә». Каян өйрәндең бу көйне, кем әле исемең? Әйдә, танышыйк әле, – диде дә, ул Салихның иңеннән кагып, аңа уң кулын сузды: – Заһидулла абыең булам мин.

– Мин – Салих.

– Каян өйрәндең инде бу көйне, Салих туганкай?

– Беркөн Печән базарында бер дустым Байтимернең бабасы уйнап күрсәтте үзенең скрипкәсендә.

– Яле, яле, кем инде ул?

– Әйтәм бит, дустым Байтимернең бабасы. Байтимер әйтә, минем бабай бер үлемсез көй белә, ди. «Нинди көй инде ул?» – дип сорагач, бабае янына алып барды. Шунда, базарда ук скрипкәдә уйнап, акча җыеп утыра икән. Миңа да: «Акча бирсәң, уйныйм», дигәч, – тиз генә өйгә кайтып, булган тиеннәремне санап алып килергә туры килде. Менә шул бабайдан ишеткән көй. Уйнаганын тыңлап тордым да өйгә кайткач уйнап карадым. Кичә көне буе шуны өйрәндем.

– Үзең генәме?

– Үзем генә.

– Гел ул бабай кебек уйнамыйсың бит. Бормалар кертеп җибәрәсең.

– Ә-ә, мин аларын үзем өстим. Матуррак булсын өчен.

– Афәрин! Менә булдырасың! Дөрес әйткән бабай, үлемсез көй бу. Әйдә, минем белән дә танышыйк инде, – диде Заһидулла абый Габди дип дәшкәне. – Габдулла абыең булам мин. Кариев.

– Ә-ә, артист абый.

– Күрдеңмени?

– Ие, күргәнем бар. Театр куясыз бит клубта.

– Ошыймы соң?

– Ошамаган кая.

Салих, «Минем дә уйнап карыйсым килә», дип әйтмәкче иде дә, кыенсынып, тотлыгып калды. Кариев абый малайның ни әйтергә теләгәнен сизгән шикелле:

– Малайлар роленә сине дә кертеп җибәрсәк була икән. Карарбыз әле, – дип куйды.

– Салихка рояль алып бирергә кирәк, Шиһап, – диде шулчак Заһидулла.

– Ә син уйнарга өйрәтерсең.

– Өйрәтербез, Алла боерса. Бик сәләтле егет булырга охшаган. Күрәсең бит, нинди катлаулы көйне алган, әле шуның өстенә үзеннән өстәп уйнап ята. Композиторлык чаткылары да юк түгел.

Менә шушы сөйләшү киләчәк язмышын хәл итте дә куйды Салихның. Рояльле генә булып калмады, киләчәктә аның музыка юлыннан китәсен, гади музыкант кына түгел, композитор да буласын билгеләде. Әле биш-алты еллар элек кенә бармакларына Салихның бармакларын бәйләп куеп, аны гармунда уйнарга өйрәткән чакта Мәрьям апасы салган оеткы аны шушы юлга алып кереп китәргә насыйп иткән икән.

Озакламый Шиһап җизнәсе бәләкәйрәк кенә рояль дә кайтарып куйды өйгә. Заһидулла абый килеп уйнарга да өйрәтә башлады.

Мәрьям апасы шикелле бармакларын үз бармакларына бәйләп өйрәтмәде Заһидулла абыйсы. Салихның күргәне бар иде, музыкантлар рояль йә фортепиано капкачын ачып, алларына кәгазь бите куялар да шунда рәт-рәт итеп ясалган сызыкларга кунган нота дип аталган тамгаларга карап, көй чыгаралар. Менә шул тамгалар һәрберсе бер авазны белдерә икән. Һәр авазның, ягъни нотаның үз урыны бар. Клавишалардан чыккан тавыш әнә шул ноталарның яңгырашы икән. Дөньяда әллә ниткән тавышлар ишетелсә дә, төп музыкаль тавышлар җидәү генә икән. Ә татар җырларында аларның да бишесе генә файдаланыла, ди. Нигезендә биш кенә нота ятканга күрә татар көйләрен пентатоника дип атыйлар икән. Заһидулла абый клавишаларга баса-баса һәр нотаның ничек яңгыравын күрсәтеп чыкты. Тавышлар калын йә нечкә була бит. Калын йә нечкә тавышларның да төрлесе була: кайберләре тагын да калынрак, йә тагын да нечкәрәк. Шуңа карап ноталар да төрле клавишаларга баскалап, башкаручы тавышының калынлыгына, нечкәлегенә туры китерелә икән. Кыскасы, Заһидулла абый Салихка беренче дәресендә үк бик яхшы сабак бирде. Салихның җиде бармаклы гармунында гына ул җиде генә нота, җидесе дә бер калынлыктагы тавышта ишетелә. Ә менә рояльнең мөмкинлекләре чиксез. Салихка җизнәсе алып биргән рояль дә әле өйрәнчекләр өчен генә икән.

– Мөмкинлекләре азрак, беренче вакытка ярап торыр. Остаргач, җизнәңнән фортепиано алдырырбыз, – диде Заһидулла абыйсы.

Салих өчен монысы да зур бәхет иде инде аның. Гомумән, Әминә апасының Шиһап җизнәсенә кияүгә чыгуына сөенеп бетә алмый Салих. Шулхәтле тыйнак, әдәпле, ярдәмчел, беркайчан да, беркемгә дә тавыш күтәргәне юк. Әнисен дә «Әнкәй» дип кенә тора. Әле шулар өстенә дус-ишләре күпме үзенең. Барысы да билгеле кешеләр. Тукай үзе генә ни тора! Гафур Коләхмәтов, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Заһидулла Яруллин, Габдулла Кариев, Нури Сакаев... Боларның барысын да Салих Шәрык клубы кичәләрендә күреп кенә түгел, җизнәсенең үз өйләренә килеп йөри торган дуслары буларак та бик яхшы белә. Күбесе белән үзенә дә соңрак аралашып, дуслар булып яшәргә насыйп итте.

Тукай белән төп-төгәл бер ел күрешеп, аралашып яшәү бәхете тиде Салихка. Апрель аенда, апасы белән җизнәсенең туенда якыннан танышканнар иде. Җизни кеше бирергә тиешле пәкене сатып алырга да акчасын Тукай биргән иде хәтта. Шуннан соң нәкъ бер ел үткәч вафат булды шагыйрь. Ә аңа кадәр әллә нихәтле күрештеләр алар. Габдулла Тукайның Шәрык клубында алдынгы карашлы яшьләрне җыеп, «Халык җырлары – халык күңеленең көзгесе» дигән лекциясен укуын да бөтен күңелен биреп тыңлады ул унөченче елда. Ул әле Тукайның 1911 елда чыккан «Мәктәптә әдәбият дәресләре» дигән китабын да сүзен сүзгә, өтерен өтергә аерып укып чыккан иде.

Шиһап җизнәсе белән Тукай Казанга бер үк вакытта, 1907 елда, берсе – Буадан, икенчесе Җаектан килгәннәр икән. Кирәк бит, рәхмәт төшкере, икесе дә бер үк Болгар кунакханәсенә, кара-каршы номерларга урнашканнар, якын күршеләр булып яшәгәннәр. Икесенең дө шөгыльләре бер-берсе белән бәйле тагын: берсе – шагыйрь, икенчесе – нашир.

Салихның үз язмышы да Тукайныкы белән охшаш бит. Икесе дә бәләкәйдән ятимнәр. Ата назы күрми үскәннәр. Тукайга да, Салихка да тормышларында бәләкәйдән яхшы күңелле кешеләр очрап, игелекле бәндәләр булып үссеннәр өчен аталары кебек үк изгелекләр кылганнар. Төхвәтулла хәзрәт – Тукайны, Шиһап Әхмәров Сәйдәшне милләт өчен фидаиләр итеп тәрбияләп үстерүдә бәһаләп бетермәслек зур эш кылганнар.

Һәм, ниһаять, язмыш аларны тормышларының бер чорында бергә очраштырып, өлкәненең – яшенә, Тукайның Салихка язмыш юлын ачыклауда дөрес киңәшләрен бирүгә форсат ачкан. Нәкъ менә Тукайның киңәше белән Шиһап җизнәсе Салихның тәкъдирендә язылган сәләтен үстерү өчен бөтен тырышлыгын куйган кеше. Аның ярдәме белән ул үзенең алдагы тормышын музыка белән бәйләде, шушы юлда тиңе булмаган зур уңышларга иреште.

Шиһап Әхмәров үзе октябрь инкыйлабы белән рухланып, ул урнаштырган совет власте халыкларга тигезлек, хөрлек алып килә дип канатланып йөргән, башта әле шул инкыйлаб булсын өчен җанын-тәнен фида кылып, халык арасында бик зур аңлату эше, мәгърифәт нуры тарату буенча җиң сызганып хезмәт куйган бер фидакарь зат булды.

1917 елгы инкыйлабтан соң илдә совет власте урнашкач, шул елда мәгариф халык комиссариатының өяз бүлеге чакыруы буенча Буага мәдәният эшен оештыру белән шөгыльләнергә чыгып киткәннән соң шактый еллар читтә йөреп, Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп, Оренбургта беренче татар бригадасы оркестрында капельмейстер, аннан соң Шәрык музыка мәктәбе мөдире булып эшләп йөргәннән соң, Сәйдәш 1922 елда Казанга тәмам өлгергән музыкант, беренче әсәрен иҗат иткән композитор булып әйләнеп кайткан чагында Шиһап җизнәсе китап нәшриятында эшли һәм үзара кредит җәмгыятенең идарә әгъзасы булып тора иде. Бер үк вакытта ул – күп кенә иҗтимагый-сәяси вакыйгаларның үзәгендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.

Ләкин 1922 елда тәмамланган гражданнар сугышыннан соң инде ирекле матур тормыш корабыз, патша Россиясендә изелеп, бөлгенлектә, авыр тормышта яшәгән татар халкын бәхетле итәбез дигән идеаллар белән канатланган Шиһап Әхмәровның хыяллары 1929 елда чәлпәрәмә килеп җимерелде. Аны «халык дошманы» дип кулга алдылар һәм төрмәгә утыртып куйдылар. Менә хәзер, җәмгыять өчен кирәксез, артык кеше дип эштән куып чыгарылган Салих, үзен шул чакта репрессия корбаны булган җизнәсе белән бердәй хис итте. Ул да бит, асылда, бу җәмгыятькә кирәксез, артык бер кешегә әверелде. Аны да бернинди сәбәпсез-нисез, аңлатыпнитеп тә тормыйча, тоттылар да эштән чыгарып ташладылар. Әле ярый эштән генә чыгардылар...


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев