Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Тәбәнәк кенә буйлы, авыру чырайлы, малайсыман күренгән ябык кына бу егетне Шиһап җизни үзе барып каршы алды. «Тукай шушы микәнни инде ул?» – дип уйлап куйды Салих. – Таныш бул, Тукай туган, минем кайниш Салих була бу! – диде Шиһап, аяк астында буталып йөргән малайлар арасыннан Салихны үзләре янына чакырып алып.

(Романны башыннан укыгыз)

2

Кибеттән чыккач Таҗи яңадан театрга кереп китте. Обходной лист тутырып, хезмәт хакының эшләгән көннәр өчен тиешле өлешен алырга дип. Салих кереп тормады. Әллә кая түгел, күршедә генә, керермен әле бер, дип уйлады.

Эштән кыскартылыр алдыннан гына Салихны да Композиторлар союзында шәпләп кенә тәнкыйть утына тотканнар иде. Ике союзның да аларның шәхси эшләрен тикшерүе тиктомалдан гына түгел иде. Бу утырышлар алдыннан гына Өлкә Комитетының идеология бүлеге мөдире Камил Фасеев ике союз җитәкчеләрен дә үзенә чакырып сөйләшү үткәрде.

Фасеев үгезне мөгезеннән алып сөйләште ул көнне.

– Иптәш Ждановның «Звезда», «Ленинград» журналлары турында чыгышыннан соң музыка өлкәсендәге торгынлыкны бетерү буенча илдә киң фронт белән башланган эш ни өчендер безнең республикада әллә ни сизелми. Ярар, үткәрдегез инде җыелышларыгызны да. Тәнкыйть утына да тоттыгыз инде кайбер коллегаларыгызны. Ә нәтиҗәсе кайда? Мәскәүдә дә укып кайттыгыз. Зурлап опера театрын да ачтык. Кайда операларыгыз? Нәҗип Гаязович? Һаман сездән генә көтәргә тиешбезмени дөнья классикасы дәрәҗәсендәге әсәрләрне? Әхмәт Фазыйлович, кайда либреттолар? Язучылар нигә язмый? Һаман да шул кәмит белән генә сыйламакчы буласызмы халыкны? Йә шул музыкаль драма белән генә? Ул драматургларыгыз да бер-берсен чәйнәшеп ятудан ары киткәннәре юк.

Шушы сүзләрдән соң Фасеев өстәл тартмасыннан ниндидер конверт алып, Әхмәт Ерикәйнең кулына тоттырды да сүзен дәвам итте:

– Менә бу Таҗи абзыйның партком өстеннән шикаяте. Ул нәрсә? Мәсьәләне Өлкә Комитеты хәл итәргә тиешмени инде? Карагыз, тикшерегез дә җавап бирегез. Аннан соң, ул Таҗи Гыйззәт белән Салих Сәйдәшевнең «Наёмщиг»ын опера итеп үзгәртеп яздыру хакында күпме сүз алып барырга була? Академия театрының быелгы репертуарына тагын шуны кертеп куйганнар. Сөйләшегез авторлар белән, хәл итегез бу мәсьәләне. Опера итеп үзгәртеп язарга нүжәли хәленнән килми инде ул Салих абыйның?

Фасеевта булган бу сөйләшүгә хәтле үк инде Композиторлар союзында унсигезенче февральдә үткән җыелышта да композиторларның күбесенә карата бик күп тәнкыйть сүзләре әйтелгән иде. Анда Салих кына түгел, Мансур Мозаффаров та, Заһид Хәбибуллин да, Җәүдәт Фәйзи дә тәнкыйть утына тотылды. Ә Салихка аеруча каты бәрелделәр.

– Сәйдәшев унбиш ел элек язган әсәрләре дөньясында яши, – дип бәрелде аңа үзенең докладында Нәҗип Җиһанов. – Дөрес, Сәйдәшевне халык ярата. Әсәрләренең халык иҗатына якын булуы, матурлыгы өчен ярата. Ләкин ул нәрсә язды соң соңгы унбиш елда? Бөек Ватан сугышы елларында нәрсә язды? Хәзер нинди уйлар белән яши? Аның бүгенге заман биеклегеннән торып музыкада халкына әйтер сүзе юк микәнни? Аның торгынлыгы безне борчый. Театрларның аның әсәрләрен бары тик касса, табыш алу өчен генә файдалануы композитор өчен начар хезмәт булып тора. Аю хезмәте. Әгәр дә ул бүген моннан унбиш ел элеккеге кебек халык күтәреп ала торган җырлар язмый икән, димәк, ул иҗат өчен ниндидер ят уйлар белән яши. Без аңа бу торгынлыктан чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Сәйдәшев иҗаты турында сөйләгәндә минем иптәш Ждановның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы чыгышында әйткән сүзләрен исегезгә төшерәсем килә: «Халкыбызның мәнфәгатьләре һәм зәвыгы бик югары күтәрелде, һәм шул югарылыкка күтәрелергә теләмәгән яисә моңа сәләтсез кеше тормыштан артта калачак».

Салихның да, Таҗиның да эштән кыскартылулары һәр ике союзның да сүздә бер төрле сөйләп, эштә икенче төрле гамәл кылуларының күрсәткече иде. «Без Салихка ярдәм итәргә тиешбез», дигән сүзләр аларның икейөзлелеген генә сөйләвен Салих бик яхшы аңлый. Ничек инде унбиш ел буе берни дә эшләмәсен? Ул унбиш елның өч елы Мәскәүдә опера студиясендә үтте. Ул чакта язмады, әлбәттә. Ә аннан соң Таҗи абыйсы белән «Бишбүләк», «Изге әманәт» драмаларын чыгармадылармыни? Хәбибулла Фәтхуллинның «Күзләр»е, Галиәсгар Камалның «Хафизәләм-иркәм»е, әле генә чыккан «Мулланур Вахитов» – алар аның хезмәте түгелмени? Никадәрле җыр гына язды. «Ватан», «Поход» маршлары... 

***

Таҗи абыйсын озаткач, Салих кая барырга да белмичә, озак кына кафе ишеге төбендә басып торды. Бүреген артка чөеп, башын күтәреп, һавага карады. Язгы чалт аяз күк читендә каурый болытлар йөзә иде. «Эһ, шул болытларга утырып китәсе иде очып... еракка-еракка, бернинди кайгы-хәсрәтне белмәгән, булганын да аңламаган ваемсыз бала чакка.

Шунда аның биш-алты яшьлек бәләкәй малай чагында әнисе белән Миңлебай бабайлары йортына барулары, анда әнисенең сеңлесе Маһикамалның кызы Мәрьям алдына утырып, гармунда уйнарга өйрәнүләре хәтеренә килеп төште. Мәрьям, ундүрт-унбиш яшьләрендәге кыз, шундый матур иттереп тальян гармунда уйный. Ул Салихның бармакларын үзенекенә бәйләп куя да, гармун бармакларына баскалап, белгән көйләрен уйный. Шулай итеп Салихны көй чыгарырга өйрәтә. Акрынлап малай да отып кала, Мәрьям апасының алдыннан төшеп, үзе генә уйнап күрсәтә. Салих әнә шулай гармун белән җенләнә башлады. Ул исенә төшкән саен әнисен Дары бистәсендә яшәүче Миңлебай бабайларына алып барырга сорый торган булып китте. Миңлебай бабайның йорты да зур, ике катлы таш өй. Беренче катында читек-кәвеш тегү остаханәсе. Шунда ук кибет. Икенче катта яшиләр. Анда уйнарга балалар да күп. Әнисенең энесе Мостафаның кызлары Гөлсем белән Факия дә чама белән Салих яшендә. Мәрьям апайларының алар белән утырырга вакыты булмаганда, шулар белән бергәләп әвәрә киләләр. Салих мич башына үрмәләп менеп, морҗа калагын ала да, шуңа агач кашык белән суккалап көй чыгара. Йә апасының гармунында, ул өйрәткән көйләрне шыңгырдатып, кызларны рәхәтләндереп биетә. И күңелле була торган иде. Соңга табарак, Салих бераз үскәч, әтисенең абыйсы Бикмөхәммәтнең кызы Рауза да, элек әтисенең кибетендә приказчик булып эшләгән Насретдин исемле егеткә кияүгә чыгып, аларның да бер-бер артлы кызлары Разия, Рабига, Асия, Һава дөньяга килделәр. Салих баштарак Рауза апасына ул кызларын карап үстерергә булышты. Ә унбер яше тулганда, аның үз апасы Әминә дә, Шиһап исемле егеткә кияүгә чыгып, җизнәсе алар белән яши башлады. Насретдин җизниләре икенче йортка күчтеләр. Бераздан Шиһап җизнәсе, гармунда уйнарга һәвәслеген белеп, Салих өчен рояль сатып алды.

Хәер, аңа хәтле дә әле ел саен җәй башында Насретдин җизнәсе аларны Рауза апасы белән әтисенең туган авылына, Өбрәгә, Сабан туена алып кайта торган иде. Анда Бикчәнтәй бабай белән аның янында калган олы улы Бикмөхәммәт гаиләсенә кунак булып, Казаннан башка балалары да җыйнала. И күңелле була. Салихның гармун уйнаганын белеп, каяндыр тальян табып китерәләр. Малай аларны үзе белгән көйләрне уйнап җырлата, биетә.

Миңлебай бабаеның авылы Битаман да ерак түгел Өбрәдән. Тик анда инде аларның беркемнәре дә калмаган. Бабай авылдан яшь чагында ук чыгып киткән. Патша армиясенә – солдат хезмәтенә. Егерме ел хезмәт итеп кайткач, патша әмере белән аңа Казан читеннән җир биргәннәр. Шунда йорт салып кереп, Дары бистәсендә яшәп калган. Шулай да Бикмөхәммәт абзыйсы ат җигеп, җыйналышып бер көнне Битаман Сабан туена да барып киләләр. Сабан туйлары бит әллә ничәшәр көн була торган иде. Әнә шулай, авылдан авылга кунакка йөрешә торганнар иде. Битаманда Миңлебай бабайны белгән кешеләр бар иде. Салих хәтерли әле, Миңлебай бабай үзе дә яшьрәк чакларында уллары Мостафа белән Мозаффарның гаиләләрен алып, Сабан туйлары вакытында Битаманга кайткалый торган иде. Анда үзләренең чыбык очы туганнары бар дип әйтә торган иде. Бабай озын гомерле булды. Утыз дүртенче елда гына дөнья куйды. Бик таза, нык бәдәнле, алыптай дәү гәүдәле, озын сакаллы, кем әйтмешли рус поплары шикелле бер карт иде. Әнисе Мәхүпҗамал үзен: «Мин әтигә охшаган», – дип әйтә торган иде. Ул да шул әтисе кебек озын зифа буйлы, бик матур, сөйкемле хатын иде.

Ә инде Шиһап җизнәсе рояль дә алып кайткач, музыка белән гел саташты Салих. Җитмәсә, күршедә генә, аның шикелле үк гармун җене кагылган Мансур исемле малай яши икән. Аның белән дуслашып алгач, берсеннән-берсе уздырып, музыка белән шөгыльләнә башладылар.

Ундүрт яше тулгач, Шиһап җизнәсенең кыставы белән сәүдә училищесына укырга кергән иде. Бер үк вакытта музыка училищесында да укыды, өч ел. Унҗиденче елда сәүдәнекен ташлады, ә музыкальныйны тәмамлап чыкты да театрда музыкант булып эшләргә күчте. Шул чакта сәүдә юлыннан китсә, гомере үтәр идеме менә шундый адәм мәсхәрәсендә? Тоттылар да берни әйтми-нитми, сәбәбен дә аңлатып тормыйча эштән куып чыгардылар. Бер тиен акчасыз урамда калды менә хәзер. Болай да 89 сум хезмәт хакы ала иде. Хәзер анысы да булмаячак. Кая барыр, кемгә барып ялыныр? Нинди дәүләт соң бу талантларын хөрмәт итми торган? Халык бит ничек ярата! Ә җитәкчеләр?.. Мәдәният, сәнгать белән идарә итүчеләр?..

Шуларны уйлады да Салих күңеле тулып, урамда ук елап җибәрә күрмим тагын дип, өенә юнәлде. Ярый әле, ерак барасы түгел, театр ишегалдында гына. Өйдә, хатынына берни әйтми-нитми, үзенең эш бүлмәсенә кереп китте, өс-башын да алмаштырып тормыйча, караватка барып ятты да тыйлыга алмыйча үксеп-үксеп, елады.

Бу көнне бөтен гомер юлы, барлык шатлык-кичерешләре, кайгы-сагышлары белән аралашып, аның күз алдыннан узды.


3

Апасы Әминәнең Шиһап җизнәсе белән ничек танышып, яратышып йөргәннәрен белми Салих.

Улы Җамалетдин вафат булганнан соң Бикчәнтәй карт, беркемнең дә сүзенә карамыйча, олы улы Бикмөхәммәтнең кызы Раузаны Җамалетдин кибетендә приказчик булып эшләгән Насретдинга кияүгә бирергә дигән карарга килә. Күрәсең, исән чагында Җамалетдин приказчигыннан канәгать булып, аны үз күреп, бөтен мөһим эшләрен курыкмыйча аңа тапшыргандыр һәм бу хакта атасы Бикчәнтәй карт белән дә сөйләшкәне булгандыр. Ул гына да түгел, малай чагыннан ук Җамалетдинга өйрәнчеклеккә тапшырылып, аның өендә үскән Насретдин, Раузага өйләнгәч, хуҗасын югалткан йортта хуҗа булып яшәргә дә торып кала. Шулай итеп, Салих һәм аннан дүрт кенә яшькә олы апасы Әминә уникенче елга хәтле җизнәләре Насретдин белән туганнан туган апасы Рауза тәрбиясендә үсәләр. Дөрес, Насретдин да гаиләдә үз урынын яхшы белә, Җамалетдиннан калган сәүдә эшләре, асылда, тол калган Мәхүпҗамал өстендә булып, кияү исә һаман да шул приказчиклык дәрәҗәсендә эш алып баруын дәвам иттерә.

Көннәрнең берендә Салихларга яучылык итү белән шәһәрдә аты чыккан күрше карчыгы Шәрифә абыстай килеп керде. Кичке як иде. Мәхүпҗамалның ахшам намазын укып, намазлыкларын җыештырып, чәй эчәргә дип әзерләнеп йөргән чагы иде. Шәрифәне күрүгә, әнисенә чәй хәстәрләп йөрүче Әминә ялт итеп кенә күрше бүлмәгә чыгып гаип булды.

– Мөмкинме? Хуҗалар өйдәләрме? Әссәламегаләйкүм, ни хәлләрдә яшәп ятасыз? – дип, ишектән керүгә Шәрифә абыстай түр башына ук барып кунаклады.

– Әйдүк, Шәрифә абыстай, түрдән уз, – дип, Мәхүпҗамал инде түрдәге кәнәфигә үк барып утырган карчык янына килеп, үзе дә аның каршындагы кәнәфидән урын алды.

– Нинди йомыш белән йөрисең, Шәрифә абыстай? Сөйләп җибәр.

– Бик зур эш белән килдем, Мәхүпҗамал күрше, – диде кунак һәм утырган җирдән күлмәк итәген ачып, кызыл күннән чәчәкләп-чуклап тегелгән читек кигән уң аягын алга сузды һәм читеген каплап торган ак батист шарабарын өскәрәк күтәрде. – Күрәсеңме нәрсә бу?

Мәхүпҗамал эшнең нидә икәнен шундук чамалады. «Яучы булып килгән», дип уйлап куйды.

Аннары:

– Әллә инде... – дип әйтте дә туктап калды.

– Әйе, әйе, Мәхүпҗамал абыстай, дөрес уйлыйсың. Яучы булып килдем, – диде Шәрифә.

– Бездә кияүгә бирерлек кыз, өйләндерерлек егет юк бит әле, Шәрифә абыстай, – диде Мәхүпҗамал.

– Нишләп булмасын? Әминәгез бөтен тирә-күрше күз алдында, бер кашыкка салып йотарлык сылу булып җитешкән. Кияүгә бирергә бик вакыт.

– Яшь бит әле ул. Уналтысы яңа тулды. Балалыктан чыкмаган.

– Сөйләмә юкны. Әминә йөз яшерә белә, итагатьле. Әле хәзер дә, мине күрүгә, каршы якка чыгып гаип булды. Әмма дә үзе кебек үк уңган егетнең күзе төшкән кызыгызга, күршекәйгенәм. 
– Булмас, юкны сөйләмә, урамга чыгып, күзгә-башка күренеп йөргән бала түгел.

– Алай дисең дә, ахирәт кызлары белән кичләрен Шәрык клубы кичәләрендә күренгәләгән бугай, ахры.

– Үзбашка түгел, Шәрифә абыстай, сорамыйча бер җиргә барганы юк. Бер-ике мәртәбә, иптәшләрем белән дигәч, барырга үзем рөхсәт биргән идем шул. Аннан ни булган? Тәртип бозып, азып-тузып йөрмәгән. «Сәйяр» труппасы куйган кичәләрне карарга бөтен Казан яшьләре йөри. Бернинди гөнаһысы юк.

– Тәүбә-тәүбә, нинди гөнаһ булсын. Алай дип әйтүем түгел. Йөрсен, ул гына артта калырга тиеш түгел заманнан. Заманасы шундый бит аның. Менә шул клубта бик итагатьле, бик тәртипле бер егетнең күзе төшкән кызыгызга. Шуны гына әйтергә теләвем. Мәхүпҗамал Әминә кереп югалган якка борылып карады да сүзен дәвам итте:

– Нинди егет инде ул?

– Менә шул клубтагы бөтен кичәләрне оештырып, яшьләр күңелен күреп йөрүче иң затлы егеткә хуш килгән Әминәкәй. Шиһабетдингә. Менә шул Шиһабетдин үтенече буенча килдем дә инде. Каршы да килмәгез, сөенегез генә, бик затлы, бик уңган, булган егет. Күз өстендә каш. Алам дисә, Казанның бөтен кызларын үзенеке итәрлек.

– Әминә үзе ни дияр бит әле? Әйтәм бит, бала гына бит әле ул. Уналты яшьтә генә.

– Кызлар алар унике яшьтән балигъ була. Менә мин үзем ундүрт яшемдә чакта чыктым кияүгә. Бер дә ялгышмаганмын. Аллага шөкер, бик матур яшәп яткан көнебез. Утыз биш ел бергә торабыз. Ун бала таптым. Бишесе үстеләр, Аллага шөкер. Әл-хәмдүлиллаһ, әл-хәмдүлиллаһ!

– Ярар, Шәрифә абыстай, атасы вафат булса да, Әминә ятимә бала түгел, әби-бабалары, әнисе, туганнары бар. Аллага шөкер, җыйналышып сөйләшербез, киңәшербез. Хәл итәрбез.

– Бик яхшы, бик хуп. Озакка сузмыйча хәл итсәгез иде, Мәхүпҗамал абыстай. Җәй кергәнче, шушы апрель аенда ук башлы-күзле булып каласы килә Шиһабетдиннең. Тимерне кызуында сугу мәслихәт, дигәннәр борынгылар.

***

Әминәне Шиһапка кияүгә бирү-бирмәү буенча өйдә кызу гына бәхәсләр булып алды. Бу хәбәрне ишеткәч, җомга көнне аларга каладагы бөтен туган-тумача җыйналды.

– Беләм мин ул кызыл авызны! Җәдитче! Искелекне себереп түгәргә, рус мәдәнияте кертергә дигән максат белән йөрүче бәндә! – дип, иң әүвәл Сабирҗан абзыйлары каршы төште.

Сабирҗан – әтиләре Җамалетдинның энесе. Бикчәнтәй бабай авылда олы улы Бикмөхәммәт белән торып калган. Башка туганнар – Мөхәммәди, Җамалетдин һәм Сабирҗан, бер-бер артлы Казанга чыгып киткәннәр. Башта Мөхәммәди юл алган. Аннары аларның әтисе Җамалетдин. Бикчәнтәй карт ярдәме белән калада үз эшен ачкан Мөхәммәди әле Салих туганчы ук вафат булган. Шактый гына мал-мөлкәте, эше калган. Мөлкәтен һәм эшен Бикчәнтәй карт ризалыгы белән бердәнбер улы, бу вакытта әле балигълык яшенә җитмәгән Мөхәммәтгали белән, кече туганнары Сабирҗан бүлешкәннәр һәм уртак эш алып бара башлаганнар. Әминәне Шиһапка кияүгә яучылап килгәндә, Сабирҗан әле үзе дә өйләнмәгән, әмма дә инде олыгаеп бара торган, шактый гына хәлле тормыш алып баручы буйдак ир уртасы иде.

– Син алай кистереп кенә куйма әле, Сабир туган, Әминә үзе ни дип әйтә бит. Бу эштә алай ашыгырга ярамый, – диде Насретдин. – Әткәй мәрхүм ни дияр иде исән булса.

– Әти дә ашыкмаска киңәш иткән булыр иде, – дип, сүзгә Мөхәммәтгали кушылды. – Искелекне себереп түгәргә өндәп йөрүче ул кызыл авызны гаиләгә кертсәк тагын, йортны клубка гына әйләндерәсе кала инде.

– Клубка әйләнәме, юкмы, анысын тормыш күрсәтер, ә менә үзен йортка кертмичә булмаячак.

– Ник алай? – диде Мөхәммәтгали.

– Белмисеңмени, торыр урыны юк бит аның. Болгар кунакханәсендә номер алып тора. Әминәне үз янына кертмәс бит инде.

– Болай булгач, бигрәк тә икән.

– Сез, туганкайлар, кызмагыз әле. Берегез дә үзегез тапкан мал белән генә тормыш кормадыгыз. Бикчәнтәй бабай ярдәме белән кеше булдык барыбыз да. Әткәй үзе дә алдынгы карашлы кеше иде. Мине дә сыендырдыгыз, бабай ризалыгы белән, рәхмәт төшкере. Беренче вакытта безгә күчеп яшәр Шиһабетдин. Аллага мең шөкер, хәлебез бар, без күченербез Рауза белән. Төп йортта Әминә белән әнкәй, Салих калырлар.

Моңа хәтле дәшмичә тыңлап кына утырган, ләкин инде күңеле белән кызын Шиһапка бирергә риза булып беткән Мәхүпҗамал да, Насретдиннең шушы сүзләреннән соң үз сүзен әйтмичә булдыра алмады. «Югыйсә башта патша егетенә чыгам дип, ул да булмагач, солдатка булса да ярый, дип, өметләнеп яшәргә калганчы, алучысы барында биреп калырга кирәк», дип уйлап утыра башлаган иде.

– Дөрес әйтә кияү. Вакытында башлы-күзле итәргә кирәк кыз баланы. Син, Сабирҗан, кеше өйрәткәнче, үзеңне карасаң иде башта, – диде ул, Сабирҗанның авызын томалап.

– Нәрсә мин? Нәрсә мин? Миңа ни булган?!

– Берни дә булмаган. Шәрифә карчык әнә күршедә генә. Изге эш белән йөри. Җибәрер идең үзен берәр ирдән кайткан хатынга яучы итеп, болай кеше өйрәтеп утырганчы.

Мәхүпҗамал үзенең артык кызып киткәнен аңлап алды да:

– Үпкәләмә миңа, Сабирҗан, кызымны яклап кына әйтүем. Кайсы ананың баласын бәхетле итәсе килмәс. Кызымның гына түгел, бәлки минем дә бәхетем шул Шиһабетдин кияүдән булыр. Рәхмәт Насретдинга, чит итмәде, бер кәлимә авыр сүз әйткәне булмады. Сыендырды өчебезне дә үз канаты астына. Инде үз көнебезне үзебез күрер чак та җиткәндер, – дип, артык сүзгә юл калдырмыйча, бәхәскә чик куйды.

Берсе дә артык сүз куертып торырга батырчылык итмәде. Яучы Шәрифә карчык аша Шиһапка ризалыкларын белдерергә килештеләр.


***

Туй бик тантаналы үтте. Бик күп затлы кунаклар килде. Аларны шәһәрнең төрле почмакларыннан затлы фаэтоннар ташып кына торды. Кунакларның күбесе заманча, матур итеп киенгән, күлмәк изүләренә кара күбәләкләр таккан егетләр, бала итәкле, бөрмәләндереп теккән җиңле аллы-гөлле озын күлмәкләр кигән туташ-ханымнар – барысы да Салихның да, әнисенең дә күңелендә матур тәэсирләр генә калдырдылар. Яшьләр җырладылар, биеделәр, кем әйтмешли, егылганчы күңел ачтылар. Егылып ятучылар булмады, билгеле. Табында шәраб, хәмер дигән нәрсәләрнең эзе дә юк иде. Иң истә калганы шул булды: халык җыела башлагач, бермәлне кызлар чышын-пышын сөйләшергә тотындылар:

– Тукай! Тукай үзе килгән! Карагыз әле, күрегез!

Тәбәнәк кенә буйлы, авыру чырайлы, малайсыман күренгән ябык кына бу егетне Шиһап җизни үзе барып каршы алды. «Тукай шушы микәнни инде ул?» – дип уйлап куйды Салих.

– Таныш бул, Тукай туган, минем кайниш Салих була бу! – диде Шиһап, аяк астында буталып йөргән малайлар арасыннан Салихны үзләре янына чакырып алып.

– Шулаймыни? – диде Тукай. – Габдулла абыең булам, минем дә нәни Апуш булып йөргән заманнарым кичә генә кебек әле, – дип, ул Салихка кулын сузды.

– Нәрсә, җизнәң пәке бирдеме соң әле?

– Юк. Бирергә тиешмени?

– Тиеш. Әллә белмисең? – Шулай диде дә Тукай Шиһапка борылып:

– Син нәрсә, йоланы бозасың? Шартын үтәргә кирәк, – диде.

– Менә алайса, ал бу тиеннәрне, Печән базарыннан үзең барып алырсың, җизни пәкесе дип мактанырсың малайларга, – дип, кесәсеннән берничә көмеш тәңкә чыгарып, Салихның учына салды. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев