Алло, кем әле бу?! (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Ишек ачылды. Приюткинның карашы күк йөзедәй зәңгәр күзләр белән очрашты. Зәңгәр күз иясенең карашында юашлык, миһербанлык, шул ук вакытта кайгыру, сагышлану төсмерләре чагыла. Сары толымлы ханым ишек кагучыны танымыйча аптырап торучы Лариса үзе иде. Үзгәргән... Еллар, борчу-кайгылар үзенекен алган. Сылу гәүдәсе дә юаная төшкән, инде хәтердән җуела башлаган таныш йөзгә эз салып, җыерчыклар да кунган. Маңгай, чигә чәчләренә тасмаланып, чал йөгергән. Шуңа да карамастан, ул эзләп килгән яшьлек мәхәббәте табигый матурлыгын югалтмаган иде.
– Исәнмесез, Лариса Фёдоровна! – дигән тавыштан хатын сискәнеп китте, аптырап калды.
– Дима дип әйтимме соң?!
– Нәкъ үзе, Лариса! Менә эзләп таптым бит әле үзеңне! Бу чәчәкләр сиңа! – дип, кулындагы букетын сузды.
Хатын бүләкне күкрәгенә кысты, чәчәк таҗларына күз яшьләре тамды. Приюткин кулъяулыгы белән аның күзләрен сөртте.
– Борчылмагыз, тынычланыгыз, зинһар...
– Дмитрий Усадович! Сезне дә күрер көннәрем бар икән, – дип, Лариса башын аның күкрәгенә салып, тыела алмыйча үксеп еларга тотынды. Шул көе күпме басып торган булырлар иде, кемнеңдер: «Хәерле көн» дигән тавышыннан айнып киттеләр. Өске катта торучы, аның Юрасыннан өч- дүрт яшькә өлкәнрәк күрше егете төшеп бара иде.
– Хәерле көн, Руслан улым, – дип, артыннан сәлам ирештерде Лариса ханым. Һәм Приюткинга борылып: – Гафу ит, зинһар! Өйгә дә дәшми торам. Әйдә, түргә үт! Сине күрермен дип, башыма да китермәгән идем!
Алар хрущёвканың эченә үтте. Хуҗабикә йозагын бикләде дә яңадан иркә баладай, ир кочагына сеңде.
– Мин бит инде сине күңелемнән күптән сызып ташлаган идем.
Дөресрәге, сызып ташларга тырышып яшәдем. Эшеңә, гаиләңә дә зыян саласым килмәде. Нинди шатлык! Димушка, җан кисәгем, ничек эзләп таптың соң, күз нурым?! 

– Тамара Ивановна ярдәм итте!
– Тамара?! Ул бит миңа әле ике ай гына элек Кряж төрмәсендә утырам, дип язган иде.
– Эзләп тапты инде кирәк булгач.
Хуҗабикә кухня белән зал арасында йөри-керә, аягүрә сөйләште.
– Дмитрий Усадович, теге чакта казематта утырганда, ярдәм кулы
сузган өчен гомер буе рәхмәт укыдым сезгә! Тамара Ивановнаны да Ходай мәрхәмәтеннән ташламасын! Төрмәдә яшәсә дә, бик гадел кеше ул! Без аның белән бер камерага эләктек. Әллә нинди әшәке затлардан саклап калды ул мине! Сез дә гел бүләкләр биреп, күңелне күтәреп тордыгыз!
Приюткин: «Булгандыр инде», – дип куйды. Ә күңелен: «Дөрес булса, тагын бер бүләк ясаганмын түгелме соң мин сиңа!» – дигән уйлар кытыклады.
Бертуктаусыз тегендә-монда чапкан хатын, пластмасс савыт белән салат та китереп куйгач, ниһаять, үзе дә табынга утырды. Байларча ук булмаса да, колбаса-сыры да, солы печеньесы, очсызрак конфетлар да табынга тезелгән иде. Юкны бар итеп, ике-өч минутта табын корып куйган хатынга сокланып карап торды, күңеленнән аны кулы эшкә ятмаган үз хатыны белән
чагыштырды Дмитрий Усадович.
Хуҗабикә кунагына:
– Ничек яшәп ятасың, Дима? Гаиләң, балаларың бармы? – дип, сүз катты.
– Гаиләм бар!.. Балаларым булмады, Лариса! Аллаһы Тәгалә язмагандыр, күрәсең.
– Алай икән! – дип, хатынның карашы уйчанланып калды.
Полковник аның ниләр кичергәнен сизенә иде. Ләкин вакыйгаларны ашыктырмаска, тыйнаклык күрсәтергә тырышты.
– Хатыныгыз кайда эшли?
– Белеме буенча музыкант ул. Әлегә өй хуҗабикәсе! – дигәч, ир авыр сулап куйды. Аннан сүзне икенче сукмакка борып җибәрде:

– Онытып торам, сумкамда күчтәнәчләрем бар бит, – дип, урыныннан торды. Юл катомкасындагы ром белән коньяк, ысланган колбаса, кызыл уылдык банкасы һәм ике кап конфет өстәлгә чыгарып куйды. Аннан сумкасы төбеннән бер тартма чыгарды. Лариса кухняга чыккан арада аны ачты.
– Менә бу алкалар сиңа бүләгем булсын! – диде ул, Лариса әйләнеп кергәч.
– Миңа?! Нинди матурлар! Бу яшел ташлар ничек атала икән? Рәхмәт сиңа, Дима! Синең төсең итеп саклармын! Рәхмәт!
– Зөбәрҗәтме шунда. Ә менә монысы алтын чылбыр – оныгың Олегка!
– Олегка?
– Әйе.
– Рәхмәт сиңа! – дигәч, хатынның күзләре кабат яшьләнде. – Әтисен генә күрә алмады бит бәбкәчем! Юра Дмитриевич кулга алынгач туды ул!
– Ярый, ярый, тынычлан! Елаудан файда юк. Күз яшьләреңне юкка түкмә!
– Нишлим соң, бердәнберем бит ул минем!
– Атасы Дмитрий атлы идемени аның?!
– Атасы?! Атасы син аның! Мин бит аны төрмәдән чыккач таптым. Алты айдан соң, Дима, җанкисәгем. Бөтен көчемне биреп, төсең итеп кадерләп үстердем.
– Чынлапмы?!

 – Әлбәттә! Миңа синнән берни дә кирәкми. Хәлеңнән килгәнчә,
улыбызны зинданнан чыгарырга гына булыш! Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем хакына! Мин улыма ышанам! Үтермәгән ул! Кирәк икән, фатирымны да сатам. Көчле адвокат ялларга иде, Дмитрий Усадович! Алла хакы өчен, үтенеп сорыйм! Бер гаепсезгә башына җиттеләр бит баламның, бер гаепсезгә! – дигәч, Лариса Фёдоровна тагын җебеде.
– Лариса матурым, тынычлан, хәлдән килгәннең барысын да эшләрмен.
Аннан сумка кесәсеннән бер пакет чыгарып, хатынга сузды.
– Нәрсә бу?
– Тамара Ивановна үзенең фатирын синең исемгә яздырган. Менә
ышаныч кәгазе.
– Ә үзенә нәрсә?
– Үзенә? Хәле авыр аның. Дөресен әйтергә кирәк... күп калмаган!
Лариса ханым өстәлдәге тастымалны алып, битенә каплады.
– Туганым кебек бит ул минем, туганым кебек... Улым Юраны да үз баласы кебек күрә...

***

Бу көтелмәгән күрешү Лариса Фёдоровнага авыр хәбәрләр дә ирештерүгә карамастан, аның күңеленә шатлык иңдерде. Кош тоткан кебек очып йөрде ул. Ике бүлмәле фатирларына да нур иңгәндәй тоелды. Шулай булмыйча соң! Яшьлегенең беркатлы, дәртле чагында, тормышының кайгылы, шыксыз көннәрендә юлына очраган, аңа төрлечә ярдәм итәргә тырышкан,
полковник погоннары таккан офицер кайтып төшсен әле!
Ошады аңа теге чакта төз гәүдәле, әйтергә кирәк, чандыр гына, зәңгәр күзле хәрби. Үзенең җылы мөнәсәбәте, ихтирамы, бәйрәм саен бүләкләр бирүе белән дә үзенә караткандыр, шәт. Аның хәтерендә кешегә мөнәсәбәтне чагыштырырлык мизгелләр ишле иде. Исерек атасы Фёдорның иртә таңнан бөтен авыл урамын яңгыратып, җиде катлы сүгенүләрен, бәйрәмнәрдә эчеп
исерешкән мәнсез авыл ир-атларының юк-бар бүлешеп, канга батышып дөмбәсләшүләрен мәңге онытасы юк аның. Кичен клубка чыксаң да, җыен тозсыз сүзләр. Ындыр табагы, фермада да елга озынлыгы сүгенү такмаклары. Авыл яшьләренең кич белән кызык табып, затсыз шигырьләр җырлап, урам әйләнүләре, дисеңме... Урамга чыгып: «Нишләп йөрисез сез авылыбызны, чиркәү-зиратыбызны мыскыл итеп, ямьсез җырлар улап», – дия алырлык адәм рәтле кешесе дә табылмаган шунда. Бер уйласаң, колхоз
рәисе Иннокентий Васильевич тәртип урнаштырырга тиеш иде дә, авыл советы җитәкчесе Митрофан абзый белән бергәләшеп, колхозчыларны да уздыралар иде. Күмәк хуҗалыкта берәр хәл килеп чыкса да, аты-юлы белән сүгенүне төп тәрбия чарасы буларак файдаланалар иде. Дөрес, сугыш ветераны, урыс теле укытучысы Евгений Иванович әйткәләп, көрәшеп карады, нәтиҗәсе генә булмады. Авыл побы Андрей Мироновичтан гына бераз өркә иделәр. Ул да нәсыйхәтен салып алган чагы булса гына, «Сезне
тудырган анагызны...» дип башлый иде... Кыскасы, бар иде Ларисаның чагыштырып карар үрнәкләре. Ә төрмәдә, гомумән, иртә таңнан кара төнгәчә тозсыз сүзләр. Шул чакта аның юлында яшь, әйтергә кирәк, чибәр дә, итагатьле дә лейтенант Приюткин пәйда булды. Ул бит аның белән бергә булу турында хыялланырга да шүрли иде. Ә менә бүген, ике дистәдән артык елларны арада ташлап калдырып, аның газиз баласының атасы кайткан. Эченә сыймаган шатлыгыннан елыйсы да, җырлыйсы да килде аның. Үзе нәрсәдәндер ояла, яшь кызлар кебек каушый да иде. Урынында тик утырып та торалмады. Әле ашын пешерде, әле бәрәңгесен кыздырды. Алары суынып өлгермәде, кәтлитләр әзерләде. Кулы кулга йокмады Лариса ханымның! Приюткин исә, аңа карап: «Натальяга да шундый уңганлык бирелсә икән», – дип сокланып утыруында булды.
Чәй табынына Лариса бер кочак фотолар күтәреп чыкты.
– Менә монысы улыма бер яшь, ә бусында – өч, биредә беренче класска барган көннәре, – диде дә, күңеле тулып, янә үксергә кереште.
– Булды, тынычлан, Ларочка! Елап кына берни майтарып булмый!
Чарасын күрергә кирәк! – дип, чәчләреннән сыйпады Дмитрий Усадович.
Үз сабый чагын хәтерләтүче фотоларны күреп, ирнең дә күңеле тулган иде. Бу кысан, әмма күңел җылысы белән тулган фатирда җиңел һәм рәхәт тә иде аңа. Үз гомерендә өй җылысы, ана назы күрмәгән совет офицерына шуннан артыгы кирәкми дә иде. Менә кайда икән бит аның гаилә учагы.
Тик улы барлыгын генерал «бабасына» ничекләр генә җиткерергә икән?
– Лариса Фёдоровна, Юраның рәтлерәк ышанычлы дуслары бармы соң?
– Бар-бар! Аның бөтен дуслары да – спортчы. Гөнаһ шомлыгына, шулар белән генә йөрисе калган да бит!
– Берәрсе белән күрешеп, киңәшеп аласы иде.
– Хәзер үкме? Әле юлдан кайтып ял да итә алмадың?!
– Соңыннан ял итәрмен! Ике атна отпускам калды, өлгерергә кирәк!
– Яхшы! Шалтыратып карыйм алайса?!
– Тәвәккәллә, сузма!
Лариса ханым телефонга – кухня ягына чыгып китте. Аның салмак
йөрешендә дә хатын-кыз сөйкемлелеге бар иде. Гәүдәсе бераз тулыланып китсә дә, элеккеге чибәрлеген югалтмаган! Моңсулык өстәлсә дә, шул ук зәңгәр күзләр. Чәчләренә бераз чал йөгерсә дә, үзенә килешеп кенә тора.
Приюткин, татлы хыялга бирелеп, күзен йомды. Аның уйларын кухня ягында кем беләндер элемтәгә чыккан хуҗабикә тавышы өзде.

***

– Марс энем, бу Лариса түтәң әле, Юра Бориковның әнисе. Улым,
вакыт табып, безгә кереп чыгалмассың микән? Ничек дип әйтим микән, Юраның әтисе кайтты бит әле. Аларның әле гомердә дә күрешкәннәре юк! Ул Юраның эшен яңабаштан каратмакчы, тикшертмәкче була. Шул хакта сезнең белән дә киңәшләшергә тели. Зинһар, килеп кит әле, сыйланып, тамак ялгап та китәрсең, улым!
– Ярый, Лариса Фёдоровна, берничә сәгатьтән булам, – дип, Юраның иптәше трубкасын куйды.
Сәгать ярым да узмагандыр, ишек кыңгыравы тавыш бирде. Марс торт күтәреп килеп тә җиткән.
– Түрдән уз! Сезне күргәч, Марс энем, улым Юрам кайткан кебек, – дип, хуҗабикә алъяпкыч чабуы белән яшьле күзләрен сөрткәләп алды.
– Приюткин Дмитрий Усадович булам, – дип елмаеп, ике куллап күреште ул Марс белән. – Исегез китмәсен, Марс энекәш, шулай туры килде. Улым барлыгын үзем дә яңа белдем.
– Койган да куйган Юра икәнсез, исәнмесез! – дип гаҗәпләнеп, офицерга карап торды Марс.
– Сөйләсәң озакка китә, анысын икенче юлга калдырыйк. Миңа Юраның эшен яңадан тикшертергә кирәк! Озын сүзнең кыскасы шул, яхшы адвокат табасы иде! Сез бит Казан кешеләрен күбрәк беләсез, – дип сөйләнә-сөйләнә, караштыргалый торгач, офицер Марс йөзендә ниндидер таныш чалымнар күргәндәй булды.
– Без егетләр белән уйлашабыз инде. Ул утырган зонага аның исеменә бер «КамАЗ» суган, йөз килограмм ит һәм өч тонна шикәр комы да керттек. Ул утырган җирдә безнең егетләр күп, аңа кыенга туры килмәс. Паханнары да, братва да үз итәләр. Безнең ризык кертү дә абруй өстәде. Ләкин ни дисәң дә, төрмә төрмә инде, иптәш полковник! Өстәвенә, дөньяга килгән сабыеңны да бер тапкыр күрмә, хатының белән әниеңне кайгыга сал... Нык борчыла ул туганнары өчен!
– Сез ничек уйлыйсыз, Марс туган, гаебе бармы аның, үтерүчеме ул?
– Ул беркайчан да ялган сөйләгән егет түгел. Үзебезнең арага керткәндә дә сынап, тикшереп алабыз! «Марс, мин кеше үтерүче түгел!» – диде ул, мин аңа ышанам! Тик бөтен дәлилләр аңа каршы. Аның эшен майор Ярмәкәев алып барды. Ишетеп белүемчә, бик төгәл, бик тәҗрибәле тикшерүче. Аптыраган инде...
– Адвокатка үзем түлим. Яхшысын табарга ярдәм генә ит!
– Ярый! Берәү бар безнең күз уңында. Шуңа чыгып карыйм.
– Алайса килештек! – дип, Приюткин кулын сузды һәм хуҗаларча егетне табынга дәште. Бераз тамак ялгагач, Дмитрий Усадович сорамый булдыра алмады:
– Гафу, Марс туган! Йөзегез шул хәтле таныш. Тик кайда күрешкәнебезне һич искә төшерә алмыйм!
– Әйтә алмыйм шул, Сез дә миңа бик таныш кебек тә, бәлкем, улыгыз Юрага охшаганга күрә генәдер! Күптән күргән бар кебек! – диде Марс, елмаеп.
– Сезгә Түбән Кама төрмәсендә булырга туры килмәдеме?! – дип
кистереп сорады полковник.
– Хәтерегез әйбәт икән! Шактый сулар аккан! Без ул чакта дустыбыз янына барган идек. Ул чагында миңа әле унсигез тирәсе генә иде.
– Ә мин гомерем буе шул өлкәдә хезмәт куйдым. Ни хәл итәсең! – дип, хәрби кеше аклангандай итте.
– Миңа барыбер, иптәш полковник! Мин кешенең һөнәренә игътибар итмим, иң мөһиме – кеше булсын! – диде Марс.
Хәрби бу җаваптан бик разый калды. Рәхмәт әйтеп, егетнең кулын кысты.

***

Кабат үзен сынап карыйсы килгәнгәдерме, бу четерекле эшкә Инсаф Игламович Батыркаев алынды. Шушындый бәхәсле очрак кулына килеп керсә, ул чабыш атыдай ярсый, ыргыла башлый, һәвәсләнеп китә иде. Бу юлы да кызыксынып, эшкә чумды. Полковник Приюткинның зур ышаныч белдерүенә дә куанып, бу төенне чишәргә алынды ул. Сүз дә юк, шактый саллы мәһәре дә роль уйнамый калмады. Аңа бары тик бер әйберне генә ачыклау мөһим иде – кеше үтерүдә Бориков гаеплеме, әллә юкмы?
Ләкин җиң сызганып, тикшерү эшләрен башлаганчы ук, ул полковник Приюткинны: «Дмитрий Усадович, баштан ук кисәтеп куям! Улыгызның эшен бик тәҗрибәле тикшерүче – майор Ярмәкәев алып барган. Аның багажында йөзләгән тикшерү эше уңышлы ябылган, ул дистәләгән куркыныч җинаятьчене ирегеннән мәхрүм итүдә төп рольне башкарган шәхес. Аның ялгышлык җибәрүенә бер генә дә ышанасым килми. Әгәр дә ул хаклы булса, кесәгездәге сумнарны гына суга салачаксыз!» – дип кисәтеп куюны да кирәк тапты.
Приюткин аңа карап уйга калды, аннан:
– Беләсезме, Инсаф Игламович, күңелемнең бер чите белән сизәм, ә минем күңел сирәк ялгыша, Юра гаепле түгел кебек! Дөресен әйтим, үз улым өчен ул акчаны суга салсам да, кызганыч түгел! Миннән башка, ярым ятим булып үскән ул! Хәзер мин аның өчен булырлыгын да, булмастаен да башкарып чыгарга тиеш! – диде.
Үзе дөм ятим үскән Приюткинның бер гаепсезгә ярым ятимлектә үскән улы өчен йөрәге әрнеде. Батыркаев аның ниләр кичергәнен тоеп, авыр сулап куйды:
– Яхшы, мин иртәгә үк Ярмәкәевкә чыгып, җыелган материаллар белән таныштыруын сорармын! Каршы килмәс, дип уйлыйм. Мөнәсәбәтләр яхшы безнең!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: