Логотип Казан Утлары
Роман

Алло, кем әле бу?! (ахыры)

Телефон шалтырады... Алучы булмагач, ул тынырга уйламады да. Күн диванда яткан берәү, ятагын кармалап, дивар читендә үк яткан кесә телефонын табып алды. Йокысы ачылып җитмәгән килеш иренеп кенә: «Алло, кем әле бу?!» – дип сорады. Ул телефонын мендәре белән каплап әйләнеп ятты. Сөйли бирсен әйдә...

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

***

– Сөйләгез, Диләфрүз Хисамовна, дәвам итегез! Шуннан!
– Мине ирем аерып җибәргәч, Гыйбаев минем белән кабат күрешү
җаен тапты. Бу юлы ул лейтенант Галимуллинның хатынына да безнең мөнәсәбәтләр турында җиткерү белән, өр-яңа баштан янарга кереште. Мин улымның әтисе белән элемтәгә чыгып, Гыйбаевның планнары хакында җиткерергә булдым. Нәтиҗәдә, без Гыйбаевның фатирына барырга, ул кабат шантаж аша таләп иткән илле мең сум акчаны тапшыргандай булып, мәңге тынмаячак янауларга нокта куярга килештек. Галимуллин мине
Гыйбаев игътибарын югалткан арада чәенәме, аракысынамы үзе юнәткән ак порошокны салырга үгетләде. Әүвәл мин кеше үтерүгә бара алмыйм, дип карыштым. Галимуллин: «Йә ул безне, йә без аны. Монда ике төрле сүз була алмый. Югыйсә ул, сине дә, мине дә элмәккә менгерәчәк. Әлмир дөм ятим калачак, шул турыда уйла!» – дип сүгә торгач күндем. Ул «Иртәгә аңа СМУны талап ятучы Бориков дигән адәм киләчәк! Син ул килгәнче акча төргәген илтеп бирергә тиеш. Эш беткәч, аны кире алып чыгу – синең
максат. Әлмирга алиментым шул булыр. Бер кыенлыгы да юк – порошок саласың да вәссәлам! – диде.
– Ә Юрий Дмитриевич Бориковның киләсен каян белде инде ул, – дип, прокурор эшкә ачыклык кертеп җибәрер өчен шаһитны бүлдерде.
– Аңлавымча, телефонын тыңларга куйган! Калганын экранда үзегез күрдегез!
– Кергәч ниләр булды? – дип, Бориковның яклаучысы Диләфрүзнең бәянын дәвам иттерде.
– Мин аны кара күзлекләр артына яшеренмәгән көе, беренче тапкыр шунда гына күрдем. Гәүдә-килбәте дә матур гына! Тик күзләре... Боз кебек салкын, явыз иде. Үзе шат күңелле күренергә тырышып елмайган да итә, авызы ерыла, ә күзләрендә нурның әсәре дә юк. Ул үзен бик сак тотты! Аңлавымча, иминлек саклау органнарында эшләгән чагында, лейтенант Галимуллин аның өстеннән шикаять язган булган. Гыйбаев аңа үч саклаган,
кичермәгән. Мин аңа төргәкне суздым да: «Санап алыгыз, төп-төгәл илле мең!» – дидем. Ул сынаулы караш ташлап:
– Журнал өстәле янына утырыгыз! Төргәкне дә сүтеп, өстәлгә җәеп
салыгыз! – диде. Боерыгын үтәдем. Шуннан ул: «Мин бу илле мең сумны улым Әлмирнең лейтенант Галимуллин Әлфис Кадыйровичның улы булганлыгын аның якыннарына ирешмәсен өчен бүләк итәм!» – дип кабатларга боерды.
Минем артка чигенер юлым юк иде, тизрәк бу пычрак адәмнән
котыласым, аның тынчу фатирыннан чыгып качасым килү дә, күп уйлап тормыйча, ул сүзләрне кабатларга мәҗбүр итте. Шуннан соң гына минем бөтен хәрәкәтемне камерага төшерә барганлыгын аңладым. Шуннан ул:
– Менә хәзер кабул итеп алдым. Шуның хөрмәтенә, берәр бокал тотып куябызмы? – дип, исерткеч эчемлекләр тәкъдим итте. Ярардан башка нәрсә әйтим инде? Шуннан ул миңа кухняга чыгып, табын хәстәрләргә кушты. Үзе журнал өстәле артына чумып, купюраларны таслый башлады. Мин тиешле вакыт җиткәнен аңлап, тиз генә ишек төбендә калган кул сумкамны
элеп, кухняга юнәлдем. Башта ысланган казыны юка гына турап, тәлинкәгә тездем, шоколад, конфетларны барладым. Шуннан ике бәллүр рюмкага коньяк тутырдым. Гыйбаевның бирелеп, акча хисаплап утыруы ишетелеп тора иде. Шуннан файдаланып, рюмканың берсенә алдан хәстәрләнгән порошокны томырып, тиз генә бал кашыгы белән болгатып куйдым. Сискәнеп, борылып карасам, теге мөртәт, мыскыллы елмаеп, мине күзәтеп тора икән.
– Нәрсә, Галимуллин сөйрәлчеге! Агуларга план корган идегезме?! – дип, муенымнан эләктереп, буарга тотынды. Сулышым кысылганнан-кысыла бара, күз алларым караңгылана, ә ычкынып котылып була торган түгел. Уң тез башымның аның бот арасына туры килгәнен чамалап, исән калу өчен соңгы мөмкинлектән файдаланырга карар кылдым. Бөтен гайрәтемне
туплап, шул җиренә берне дөңгелдәттем! Ул ачы сүгенеп, муенымны ычкындырырга мәҗбүр булды һәм урталай бөгелеп төште! Шуннан үз- үземне белештермичә, зур кухня пычагын эләктереп, аркасына китереп кададым. Мондый явызлыкның һәм көчнең миңа кайдан килгәнлегенә әле хәзер дә аптырыйм! Үз-үземне саклап калу чарасы булгандыр, күрәсең. Йа Ходам, үзең кичер!
Яралы Гыйбаев канын агызып, йокы бүлмәсенә юнәлде. Урын җиренең кайсыдыр җиреннән пистолетын тартып чыгарды. Шуны тоткан килеш иләсләнеп калган йөзе белән гөрселдәп, идәнгә ауды. Мин тиз генә өстәлдә яткан акчаларны җыеп алдым, Гыйбаевның видеокамерасын да сумкама алып тыктым. Аннан кухняга чыгып, рюмкаларны бушатып, яхшылап юдым.
Закускаларны кире суыткычка тыктым. Каушавымнан үз-үземә урын таба алмый бәргәләндем. Башым эшләми, котым качкан. Шулай да канга батып үлеп яткан Гыйбаевның пистолетын кулыннан каерып алдым! Мин үтердем ул албастыны! Җанымны алды, канымны эчте!.. – дип, Диләфрүз башын мөнбәргә
салып, елап җибәрде. Аңа сәркатип кабат су китерде. Бераздан тынычланганын күреп, прокурор: «Ә пистолет кайда соң хәзер?» – дип сорады.
– Улмы, ул... аны Галимуллин кая куйгандыр, белмим, – диде хатын. Халык арасыннан лейтенантның: «Ялганлый ул, минем бу эшкә катнашым юк! Мин сезне үзем судка бирәчәкмен!» – дип, урыныннан торып, чыгу юлына юнәлде. Судья приставка аны кулга алырга боерды. Галимуллинны полковник погоннары таккан икенче берәү тотып алган иде инде.
– Сезнең мине тоткарларга хакыгыз юк! – дип чәбәләнде лейтенант. Аны туктаткан өлкән офицер Бориковның табылган атасы Приюткин Дмитрий Усадович үзе иде.
– Басыгыз! Суд үзенең карарын чыгарырга кереп китә! – дип, сәркатип әмер бирде.
Хөкемдарлар чыгып киткәч, халык гөж килеп, гәпләшә, фикерләшә
башлады. Приюткинның шатлыгы эченә сыймады. Ул халыкны аралап, яклаучы Инсаф Игламович янына килеп: «Сезнең эшегезгә сокланам, иптәш подполковник! Ерып чыкмастай авыр мәсьәләне хәл итә алдыгыз бит!» – дип кочып алды.
– Хәлдән килгәннең барын да үтәдек, Дмитрий Усадович! Иң мөһиме – дөреслек өскә калыкты, хәзер хөкем карарын гына көтәсе калды!..

***

– Басыгыз! Суд килә!
Бу зал өчен гадәти әмер яңгырады. Халык үрә катып, хөкем карарын көтте.
– Россия Федерациясе исеме белән... – дип сүзен башлап, хөкемдар «Кеше үтерүдә гаепләнеп, 13 елга, СМУ малына кул сузганы өчен 3 елга, гомумән алганда, 16 елга хөкем ителгән Бориков Юрий Дмитриевичның гаепсезлеге ачыклану сәбәпле, шулай ук Бориков тарафыннан урланылып, төзелеш идарәсенә салынган зыянны гаепләнүченең якыннары СМУга кире
кайтару сәбәпле, акларга һәм суд залында ук иреккә җибәрергә!» – дигән карар чыгарды һәм тәртип саклау органнары исеменнән гафу үтенде.

***

Телефон шалтырады... Алучы булмагач, ул тынырга уйламады да. Күн диванда яткан берәү, ятагын кармалап, дивар читендә үк яткан кесә телефонын табып алды. Йокысы ачылып җитмәгән килеш иренеп кенә: «Алло, кем әле бу?!» – дип сорады.
– Мин әле бу, мин, братан, классташың Фәндәс! Хәлләр ничек? – дип, чәрелдәде трубканың икенче очында берәү.
Бориков коры гына:
– Ярыйсы! – дип куйды.
Теге аңа:
– Беләсеңме, Юра, монда шундый файдалы эш чыгып тора! Күпләп сату базасына склад мөдире кирәк, аңлыйсыңмы? Анда ни генә килми, эшелон белән чикләвекләр, шоколад-конфетлар, уылдык-балык, тушёнкалар! Өстәвенә, шәрабны шешәләргә тутыру цехы да синең кул астында булачак! Аңлыйсыңмы? Ул шәраблар мичкәләр белән килә. Шешәләргә тутырганда, шалт бер-ике чиләк суны! Коньяклар да шунда эш ителә, үз өлешеңне аласың да мичкә саен суын саласың гына! Беләсеңме, күпме акча эшләргә
була! – дип тезде дә тезде судан коры чыга белә торган классташы.
Юрий Дмитриевич аны тыңламый да иде инде. Ул телефонын мендәре белән каплап әйләнеп ятты. Сөйли бирсен әйдә...

Тәмам.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: роман повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев