Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

– Мин язучы Абдулла Алиш булам, – диде ул кызга. – Ә мин медицина училищесының соңгы курс укучысы Оркыя Латыповна Тюльпанова булам. – Матур фамилия, – диде Алиш. – Чәчәк исеме икән. Лалә чәчәге. – Миңа тюльпан ошыйрак. – Шулайдыр, әлбәттә. Һәркемгә үз күлмәге якынрак була бит. Аннары Алиш кызны өенә озатып куярга рөхсәт сорады.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

4
Алиш белән танышканда, Оркыя әле медицина техникумында укый
иде. Ә Алиш үзе, инде Җир төзелеше техникумын тәмамлап, Минзәләдә
бер ел мелиоратор булып эшләгәч, Казанга кайтып, КазГрэс төзелешендә
эшләп йөри. Бер үк вакытта шәһәр канализация челтәрендә техник
хезмәтен башкара. Ләкин үзе технарь булса да, аның бөтен дуслары –
язучылар. Ул үзе дә балалар өчен хикәяләр, әкиятләр яза. Ничектер шулай
бервакыт бер төркем яшь язучылар медицина техникумы укучылары
белән очрашуга килделәр. Менә шунда күрде Алиш Оркыяны беренче
тапкыр. Ул аны шунда вальс әйләнергә чакырды.
– Мин язучы Абдулла Алиш булам, – диде ул кызга.
– Ә мин медицина училищесының соңгы курс укучысы Оркыя
Латыповна Тюльпанова булам.
– Матур фамилия, – диде Алиш. – Чәчәк исеме икән. Лалә чәчәге.
– Миңа тюльпан ошыйрак.
– Шулайдыр, әлбәттә. Һәркемгә үз күлмәге якынрак була бит.
Аннары Алиш кызны өенә озатып куярга рөхсәт сорады. Оркыя
Яңа бистәдә яшәүче Казан кызы икән. Сөйләшеп кайта-кайта, ул
аларның Казанга Троицк шәһәреннән күчеп килгәнлекләрен, әтисенең
революциягә кадәр сәүдәгәр булуын белде. НЭП елларында Казанда
да сәүдә эшен киң җәелдергән булган. Заманнар үзгәргәч, бу хезмәтен
ташлап, хәзер шыпырт кына көн күреп ята икән.
Озатып куйганга карап, Оркыя Алиш дип әллә ни егылып китмәде.
Үзен бик горур тотты. Бай гаиләдә үскән, дөньяви тәрбия алган булуы
әллә каян сизелеп тора иде.
Аның әтисе ягыннан туган тиешле Рабига апасы бар. Бергә яшиләр.
Язучы егеткә шундый мөнәсәбәтен белеп алган апасының сүзен
тыңлап кына Алишка карашы үзгәрде аның. Шулай да горурлыгы
үзен нык тоттырды. Өйләнешкәндә: «Фамилиямне Тюльпанова дип
калдырырга риза булсаң гына, кияүгә чыгам!» – дип белдерде. Алиш
каршы килмәде. Ул елларда укытучылар, дөньяви тәрбия алган кызлар арасында кияүгә чыкканда үз фамилияләрен саклап калу
модада иде. Фатих дустына чыккан курсташлары Кадрия дә Ишукова
булып калды әнә. Зарар юк, яшиләр, аңа карап, дөньялары кителеп
төшмәде. Алар да яшәрләр.
Бергә яши башлагач, Оркыя апасының хаклы булганын аңлады.
Алиш кебек гаилә җанлы, хатыным дип, балалар дип үлеп торган тагын
бер кеше бар микән бу дөньяда дип уйлый башлаган иде ул. Үзеннән
дә бәхетлерәк хатын юктыр дип тә уйлады. Каһәр суккан бу сугыш
башланып кына җимерде аларның бәхетен. Бөтен дөньяларының астын
өскә әйләндерде. Ә аңарчы... Аңарчы алар бик бәхетле яшәделәр.
Сугыш башланганда Оркыя Горький паркы янындагы инфекция
авырулары хастаханәсендә эшли иде. Сугыш башлануга аны
госпиталь итеп үзгәрттеләр. Оркыя да шунда шәфкать туташы булып
эшләвен дәвам итте.
Ирләр сугышка китә башлады. Алиш белән Муса Җәлил дә, хәрби
комиссариатка барып, гариза биреп кайттылар. Тик аларны беренче
көннәрдә үк китүчеләр белән бергә алмадылар. Алар эшкә йөрүләрен
дәвам иттеләр.
Унөченче июльдә Алишка повестка килде. Ә Җәлилне җибәрмәделәр
фронтка – Опера театры аның Нәҗип Җиһанов белән берлектә язган
«Алтынчәч» операсын куярга әзерләнә иде. Кызу репетицияләр
бара. Җәлил эшне ташлап беркая да китә алмый дип, аңа бронь
бирделәр. Ә Алиш иртәгесен китәргә тиеш. Аны озатырга бөтен
гаилә җыйналды. Энеләре Габдрахман белән Галимҗан Кызыл Армия
сафларына 1939 елны ук алынганнар иде. Инде кайтыр вакытлары
җитеп килгәндә, алар сугышны солдат булып каршыладылар. Менә
абыйлары Абдуллага да чират җитте.
– Кызганыч, институтны тәмамлап бетереп булмады, – диде Алиш
үзен озатырга килүчеләргә.
– Сугыштан җиңеп кайткач, бетерерсең, Алла боерса, – диде әнисе
Газизә апа.
– Менә балаларны кем карар? Оркыя куна-төнә госпитальдән
кайтып керми. Малайлар бик бәләкәй бит әле, – диде Рабига апасы,
сеңлесен кызганып.
– Борчылма, табармын берәр җаен. Әтиләре генә исән-сау
әйләнеп кайтсын, – дип, Оркыя да, үз чиратында, ирен кайгыртырга
уйлады. Алиш китәргә сорап гариза биреп кайткач, ул, Карл
Маркс урамындагы балалар йортына барып, малайларны шунда
урнаштырырга сөйләшкән иде.
Озатырга килүчеләр төн уртасы җиткәндә, соң гына таралыштылар.
Оркыяның әтисе Латыйп абзыйлар киткәндә таң ата башлаган иде инде.
Иртәгесен Алишны озатырга дусты Абдулла Әхмәт килеп җиткән.
Алар өйдән чыкканда, Әхмәт капка төбендә басып тора иде. Оркыя белән ике улы аны капка төбеннән генә озатып калдылар. Алар
кочаклашып аерылыштылар. Алиш, улларын күтәреп алып, бик
озаклап кочагында тотты. Әхмәт аны Островский урамындагы
сугышка китүчеләрне озату пунктына әйләнгән Мәдәният
хезмәткәрләре йортына кадәр озатырга булды.
Бауман урамына җиткәндә, аларга урамның теге башыннан килүче
иңенә биштәр аскан Фәрит Яруллин очрады.
– Син кая? – дип сорадылар Абдуллалар аннан.
– Сез барган җиргәдер инде, – диде Фәрит, елмаеп.
– Ничек алай? Нәҗип Җиһанов калган бит бронь белән. Җәлилгә
дә бронь биргәннәр. «Алтынчәч»не чыгарасылары бар икән. Синең
дә «Шүрәле»ңне чыгарырга репетицияләр бара иде түгелме соң? –
диде Алиш.
– Кичектерелде «Шүрәле». Миннән башка гына чыгарырлар, кирәк
дип тапсалар. Аның каравы, «Кызыл Татарстан»ның кичәге санында
безнең Муса белән язган «Соңгы көрәшкә» дигән җырыбызны
бастырганнар.
– Шулаймыни? Ни арада яздыгыз әле, өлгерләр дә инде үзегез?!
Сезнең урыныгыз фронтта түгел, тылда. Менә шулай сугышчыларны
көрәшкә рухландырган җырлар иҗат итәргә кирәк!
– «Шүрәле»не дөньяга чыгардык инде без аны Алиш абый белән, –
диде шунда Фәрит. – Рәхмәт сиңа, Алиш абый.
– Шулай бугай шул, – дип исенә төшерде Әхмәт. – Күптән бит
инде ул.
– Клавирын эшләп чыккач та. Алиш абый балет буенча тапшыру
әзерләде радиода.
– Фәрит үзе фортепианода уйнап чыкты, – диде Алиш.
Утыз алтынчы елда халык дошманнарына каршы көрәш янә кабынып
китеп, утызынчы елда «Җидегән» төркемен оештыручыларның берсе
дип танылган, радиокомитетта эшләп йөрүче Гадел Кутуй кабат
эшеннән читләштерелгәч, аның урынына радиога Абдулла Алишны
чакырганнар иде. Алиш менә шул вакытта оештырды Фәрит Яруллин
белән аның «Шүрәле»се турында әңгәмә-концертны.
Озату пунктында, повестка белән чакырылучыларны сафка
тезеп, хәрби комиссар аларның бер ай дәвамында танк училищесы
полигонында хәрби хәзерлек үтәргә тиешлекләрен әйтте. Училищеда
кунарга урыннар җитешмәү сәбәпле, Казаннан китүчеләр хәрби
өйрәнүләр вакытында өйләренә кайтып кунарга тиешләр икән. Бу
яңалыкка барыннан да бигрәк Фәрит сөенде. Чөнки аның хатыны
корсаклы, бүген-иртәгә бала табам дип тора. Бүген дә мескен хатын,
ирен ишегалларына чыгып, капка төбеннән генә елап озатып калды.
Кичен кунарга өйгә кайтып керүен күргәч куаныр инде.
Занятиеләр беткәч, өйгә кайтып кергән Алишны күреп, Оркыяның да шатлыгы эченә сыймады. Аннан да бигрәк малайлар сөенде. Инде
кич җиткән дип тормады, Алиш улларын урамга алып чыгып китте.
Гадәттәгечә, Черек Күл тирәли әйләнеп кайтырга булдылар. Повестка
алган көнне генә йөреп кайтканнар иде әле югыйсә. Әллә тагын вакыт
була, җай чыгып торганда, бүген дә уллары белән булырга, аларның
күңелләрен күрергә уйлады.
– Әти, әкият сөйлә әле, – диде бәләкәй Айваз, урамга чыгуга ук.
– Кайсын сөйлим икән соң?
– Кайсынмы? Кырмыскалар турындагы әкиятне сөйлә.
– Син аны яратасыңмыни? – диде Алиш. Бу Айваз кебек бәләкәйләр
өчен дип чыгарылган әкият түгел иде. Шуңа күрә ул өч яшьлек малай аны
аңлап бетерер микән дип шикләнеп куйды. Сынап карар өчен улына: –
Ничек башлана әле ул? Хәтеремнән чыгып киткән, – дип сораган булды.
– Оныттыңмыни? Кырмыскалар яңа өйгә күчүләрен бәйрәм итәләр.
– Ә-ә, шулай шул әле. Рәхмәт, искә төшердең. – Алиш бераз уйлап
торган итенде дә сөйли башлады: – Кышын да ямь-яшел булып
утыручы биек нарат агачы астында, зу-ур түмгәк булып, бер өй
калкып утыра. Менә шул өйдә бүген зур бәйрәм – кырмыскалар яңа
өйгә күчү уңаеннан кичә үткәрәләр. Кичәгә бик күп кунаклар килгән...
Алиш улының зирәклеген сынар өчен янә оныткан булып кыланды:
– Кемнәрне чакырганнар әле алар бу кичәгә?
– Төрле бөҗәкләрне бит инде. Оныттыңмыни?
Алмаз әтисенең юри шулай кылануын аңлый, һәрвакыт шулай
итә ул. Шулай итеп аларның әкиятне истә калдыру-калдырмауларын
тикшерә. Әкиятнең кызык килеп чыкканмы, юкмы икәнен дә сыный.
Алмаз ул әкиятләрне күп тапкырлар ишеткән инде. Шуңа күрә барысын
да яттан белә диярлек. Шулай да әтисенең сорауларына җавап бирергә
ашыкмый – Айвазның да хәтере шулай яхшыруын тели.
– Әйе шул, чикерткә-микерткәне, суалчан-оялчанны, чебен
Шакшиевны, күбәләк-түгәрәкне, сезгә яхшы таныш булган бал корты
Нечкәбилне... Тагын нәрсәне әле?..
– Тагынмы? Ы-ы... Теге, ни, агач иясе-яфрак көясе дә кукраеп
утыра, ди, анда, – диде Айваз, әкияттә бөҗәкләрне тасвирлаганда
кулланган һәр детальне истә калдыруы белән әтисен гаҗәпләндереп.
Алиш әкиятне өстән-өстән генә сөйли иде. Бу юлы ул «Ана әкиятләре»
китабында басылып чыккандагы кебек сөйләмәскә, кунакка килгән
бөҗәкләрне санаганда, аларның һәрберсенә характеристика биреп
тормаска булган иде. Айваз агач көясенең табын артында ничек утыруына
хәтле истә калдырган – кукраеп утыра дип, нәкъ китапта язылганча сөйли
башлады. Шуннан соң Алиш та, әкиятне кыскартмыйча, һәр җөмләсен
китабында язылганча, тулы итеп сөйләргә булды.
– Үрмәкүч тә үрмәләп килеп җиткән: «Мондый күңелле кичә
бездән башка гына үтмәсен әле!» – дигән.

Менә хуҗаларның берсе күтәрелде һәм кичәне ачык дип белдерде:
– Кадерле кунаклар, – диде ул. – Сез бүген кырмыскалар өендә, безнең
яңа өйгә күчү хөрмәтенә үткәрелә торган кичәдә утырасыз. Без бу йортны
күп айлар буе төзедек һәм үзебезнең теләгебезгә ирештек. Тир түгүләребез
бушка китмәде, уңышлар җиңел генә бирелмәде, – дип сөйләп китте.
Бу сүзләр кунакларга нык тәэсир итте, суалчан-оялчанның
хәтта йөрәгенә үк барып җитте. Ул хуҗаларның уңганлыкларын,
булдыклылыкларын мактады. Башкалар да аңа кушылды, хуҗаларны
котлап «ур-ра» кычкырдылар, кул чаптылар, алкышладылар.
Алиш шул урында үзе дә кулларын чабып алды. Аңа Айваз да
кушылып, учларын чәбәкләде.
– Аннары кырмыскалар кунакларны чүп-чардан, яфрак-үләннәрдән,
чыбык-чабыклардан төзелгән өйләрен күрсәтергә дип, бормалы-сырмалы
юллар, сырлы-сырлы баскычлардан аскы катка алып төшеп киттеләр.
Төшсәләр, ни күрсеннәр, бу катта кырмыскалар бөтенләй күренми,
монда тик теләләр генә үрмәләп йөри икән. Моны күреп, кунаклар,
барысы да хәйран калып, берьюлы сорау бирделәр:
– Болар соң сезгә кемнәр? Нишләп монда буталып йөриләр?
Әтиләрен тыңлый-тыңлый бара торгач, алар Черек Күл тирәсен
әйләнеп чыкканнарын сизми дә калганнар. Киредән үз өйләре
турысына килеп җиткәннәр иде.
– Шуның белән әкият тә беткән. Белдегезме инде кем көчле
икәнен? – дип сорады Алиш улларыннан, әкияткә йомгак ясап. – Ә
без нишлибез инде, тагын бер әйләнеп чыгабызмы Черек Күлне, әллә
өйгә кереп китәбезме әниегез янына? Ул да безне сагынгандыр анда.
Малайлар өйгә керергә булдылар. Әниләренә күңелсездер берүзе
генә калгач. Әкиятне өйдә дә сөйләтергә була бит. Аларга әкият
сөйләмәгән бер көне дә юк әтиләренең. Моннан соң кем сөйләр инде
менә? Алмазны шул сорау борчый иде.
Әкиятләре күп Алишның. Беренче әкиятен ул утыз беренче елда,
әле техникум тәмамлап, Минзәләдә мелиоратор булып эшләп йөргән
көннәрендә язган иде. Алишка егерме өч яшьләр тирәсе. Минзәлә
кантонының авыл хуҗалыгы бүлеге аны Хәбибә исемле бер апага
фатирга урнаштырды. Көндез эшләп кайта да кичен сукыр лампа
яктысында әле китап укып утыра, әле күңеленә килгән уйларын
дәфтәргә язып куя. Бала чакта аңа әтисе дә, әнисе дә әкиятләр сөйли
торган иде. Ул әкиятләр аның күңеленә тирән сеңеп калганнар.
Аннары әтисе укыган Тукай әкиятләре дә күңеленнән һич китми.
Шулар тәэсирендә ул бәләкәй чагында ук үзе дә ниләрдер язгалый
торган иде. Инде менә Минзәләдә, тыныч кичләрдә япа-ялгызы калып
кич утырганда, үзенең күңеленә дә әкият язу уе килде. Бала чагында
әтисе сөйләгән Капкорсак патша турында әкият сюжеты тынгы
бирмәде аңа. Әтисе каяндыр укыган әкиятен сөйләгәндерме ул чакта, әллә үзе генә уйлап чыгарганмы, Алиш бу әкиятне бөтенләй башка
сюжет белән, барысын да диярлек үзеннән чыгарып, өр-яңа детальләр
өстәп язды. Язды да кемгәдер укытасы да килә бит инде. Хәбибә
апаның Гомәр һәм Гали исемле ике улы бар. Шуларга укыргамы?
Шулай көннәрдән-беркөнне Алиш эштән кайтып керсә, өйдә үзе
белән бер яшьләрдә булыр, бер егет утыра. Читтә Хәбибә апаның
әллә тагын бер улы булганмы? Шул кунакка кайтканмы?
– Таныш булыйк, мин Абдулла, – диде кунак егет.
– Бик әйбәт! Мин дә Абдулла! – диде Алиш. – Абдулла Алишев.
– Ә мин – Усманов. Абдулла Усманов. Казаннан командировкага
килгән идем. Кантон башкарма комитеты сөйләшеп, менә Хәбибә
апага фатирга керттеләр.
– Ялгызыма күңелсез иде, бик әйбәт булды әле бу! Сөйләшеп
утырырга иптәш булды.
– Мин дә өч ай буе нишләп кенә бетәрмен дип кайгыра идем. Үзәк
китапханәдән командировкага җибәрделәр мине.
Китапханәдән дигәч сөенде Алиш. Башка бер һөнәр иясе булса,
көенер иде. Ә болай уртак темалар, уртак эшләр булырга мөмкин.
Китапханә дигән оешма аның өчен бик якын бит ул. Алиш болай
да буш вакытларында йә клубка, йә редакциягә, йә китапханәгә
йөгерә иде инде. Ә хәзер аралашырга кеше табылды. Әкиятен дә
шушы адашына укып чыгарга бик әйбәт булды әле. Ашап-эчеп, кич
башкалар үз эшләре белән мәшгуль булып, Алиш үз бүлмәләрендә
адашы белән генә калгач, ул аңа әкиятен укырга булды.
– Әгәр кешегә сөйләмәсәң, бер әйбер укыйм, – диде ул аңа.
– Менә тагын, кемгә сөйлим инде ике арадагы серне? – диде Абдулла.
– Сер түгел инде ул. Әкият. Мин сиңа бер әкият укымакчы булам.
– Әйдә соң, укы. Рәхәтләнеп тыңлыйм.
– Җайлап утыр, алайса, укыйм, – диде дә, Алиш, өстәл
тартмасыннан дәфтәрен алып, сукыр лампа каршына килеп утырды
һәм әкиятен укый башлады.
– «Капкорсак патша».
Әүвәл заманда кәҗә – команда, үгез – адмирал, саескан – сотник,
төлке – шутник, үрдәк үрәтник булган заманнарда бер патша яшәгән,
ди. Аты – Капкорсак, кушаматы – Бушборчак булган, ди, бу патшаның.
Кеше төсле үзе, үгезнеке төсле күзе, бүренеке кебек тешләре, нәкъ
ерткычныкы кебек булган, ди, кылган эшләре.
Ул үзе Канкояр патшаның зур улы иде, ди...
Алиш бик дәртләнеп укый, Абдулла тын калып, игътибар белән
тыңлый гына башлаган иде, бүлмәгә Хәбибә апа килеп керде.
– Мин әле бу, балалар. Танышырга да өлгермәделәр, күптән
белешкән кешеләр кебек гәп тә корып җибәргәннәр. Нәрсә сөйләшәләр
икән дип кызыксынып кердем әле яныгызга, – диде хуҗа хатын.

– Менә Абдулла әкиятче икән бит. Әкиятен укый. Мин тыңлыйм, –
диде яңа квартирант.
– Шулаймыни? Кара син аны, миңа әйткәне юк. Әйдә, без дә
тыңлыйк, тукта, Гомәр белән Галине дә дәшим, – диде дә, Хәбибә
апа чыгып, улларын да чакырып керде.
Шулай итеп, Алишка әкиятен барысына да берьюлы укырга туры
килде. Сәгать буе утырсалар утырдылар, берсе дә ташлап чыгып
китмәде, тын да алмый тыңладылар.
Казанга әйләнеп кайткач, Алиш «Капкорсак»ны берничә тапкыр
кабат эшләп чыкты. Әкиятне язучы дуслары да яраттылар. «Пионер
каләме» журналында бастырып та чыгардылар. Шушы беренче
әкиятеннән соң ук аның «әкиятче» дигән даны таралды. Бер даның
чыккач, начар әкиятләр язып булмый икән шул. Аннары язган
«Нечкәбил», «Койрыклар» әкиятләре дә бик ошады халыкка.
Аннан соң инде ул бик күп әкиятләр язды соңгы ун ел эчендә.
Аларны «Пионер каләме»ндә, «Яшь сталинчы» гәзитендә, «Совет
әдәбияты» журналында бастырып барды. Китап нәшриятында
«Әкиятләр», «Ана әкиятләре» дигән китаплар чыгарды. «Сертотмас
үрдәк» әкиятен пьеса итеп тә эшләде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев