АЛИШ (романның дәвамы)
Икенче көнне үк бара алмады Оркыя Язучылар союзына. Мартның соңгы якшәмбесе иде. Көне буе диярлек дәфтәрләрнең әле берсен, әле икенчесен укыды. «Боларны кешегә күрсәтергә ярый микән соң?» дип тә уйлады. Сердәшләре куркып тормаска, Язучылар союзына илтеп бирергә дип киңәш бирделәр бирүен. Анда бит әле ни диярләр?
3
Икенче көнне үк бара алмады Оркыя Язучылар союзына. Мартның
соңгы якшәмбесе иде. Көне буе диярлек дәфтәрләрнең әле берсен,
әле икенчесен укыды. «Боларны кешегә күрсәтергә ярый микән соң?»
дип тә уйлады. Сердәшләре куркып тормаска, Язучылар союзына
илтеп бирергә дип киңәш бирделәр бирүен. Анда бит әле ни диярләр?
Сугышның беренче елында ук пленга төшүләре хакында билгеле
булгач, төрле сүзләр йөрде бит. Әминә белән Муса турында да төрле
пычрак сүзләр әйтеп бетерделәр. Алар гынамы соң, Мусаның беренче
хатыннары Рауза белән Зәкияне ничек кенә мыскылламадылар.
Аларга Әминәгә караганда күбрәк тә эләкте әле ачы теллеләрдән.
Әминәгә әллә ни күп эләкмәде, ул Җәлилова фамилиясен йөртми иде
шул. Сейфуллина Нина Константиновна булып йөрде. Аннары, Казан
күзеннән качып, бөтенләй Мәскәүгә үк китеп барды. Рауза былтырга
хәтле Җәлилова булып йөрде. Улы Альберт Җәлилнең күчермәсе
инде. Былтыр Бауман урамында очратты аларны Оркыя. Улы белән
каядыр ашыгалар иде. «Ашыгам», – диде Рауза. Бер хәрбигә кияүгә
чыккан икән дә Киевка китәргә йөриләр икән. Киткәннәр дә, ди,
бугай инде. Ә Зәкия Казанда – радиостудиядә эшләп йөри. Аның
да кызы үсә Мусадан. Люция. Унбер яшьтә бугай инде. Анысы да
әтисенә охшаган.
Оркыя, дәфтәрләрне Союзга илтсәм, анда ни булмас, юк итүләре дә
мөмкин дип, Алишның шигырьләрен Алмазның язу дәфтәренә күчереп
куярга кирәк дигән уйга килде. Көннең икенче яртысы шул эш белән үтте.
Тышта мартның соңгы көне, салкынча иде. Оркыя, юка пәлтәсен
киеп, мамык шәлен бөркәнде дә, дәфтәрләрне кул сумкасына тыгып,
Язучылар союзына барырга чыкты. Чернышевский урамына менеп,
Бауманга төште дә Матбугат йортына таба атлады. Язучылар союзы
шул бинада урнашкан иде.
Әхмәт Ерикәй ишекне болай да куркып кына ачып килеп кергән
Оркыяны караңгы чырай белән каршы алды. Хатын, аның сытык чыраен
күргәч, алдан әйтергә дип әзерләнеп кергән сүзләрен онытып, тәмам
коелып төште. Шулай да үзен кулга алып, исәнләшергә көч тапты:
– Исәнмесез, Әхмәт абый...
– Исәнме. Ни йомыш? – диде Ерикәй төксе генә.
Оркыя, калтыранган куллары белән кул сумкасын ачып, кәгазьгә
төреп алып килгән дәфтәрләрне чыгарды да өстәл янына якын килеп:
– Өченче көн бер кеше Алиш белән Муса Җәлил шигырьләре язылган шушы дәфтәрләрне калдырып китте, – диде һәм аларны
Ерикәйнең алдына, өстәлгә китереп куйды.
Дәфтәрләрне күргәч, Ерикәйнең әле генә мыскыллы елмаю белән
балкыган йөзе агарынып китте:
– Нинди кеше?.. Нинди дәфтәрләр?..
– Алиш белән Җәлилнең шигырьләре.
Нәрсәдәндер куркып калган Ерикәй, дәфтәрләрне алыргамы-юкмы
дип, беркавым карап торганнан соң, соравын яңадан кабатлады:
– Нинди дәфтәрләр? Кем китерде?
– Өченче көн кичке якта Нигъмәт Терегулов атлы кеше килеп
керде дә Алиш белән Җәлилне һәм тагын берничә кешене фашист
төрмәсендә җәзалап үтерүләре хакында сөйләде. Бер тоткын аларның
төрмәдә язган шигырьләрен алып чыккан һәм аңа биргән. Терегулов
сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан. Уфада яши икән. Менә бер елдан
соң шул дәфтәрләрне безгә алып килгән.
– Ул кеше каян белгән сезнең адресны? Нишләп Мусаныкын да
сезгә китергән?
– Алиш шигырьләре язылган дәфтәрдә безнең һәм Язучылар
союзының адреслары язылган. Шулар буенча китергән.
– Кем дисең әле исемен? Терегуловмы?
– Әйе, Нигъмәт Терегулов.
– Үзен күреп сөйләшергә иде бит. Адресын алып калмадыңмы?
– Уфадан диде. Казанда тукталган. «Совет» кунакханәсендә диде.
– Яхшы, бар, кайт. Без монда идарәдә киңәшләшербез. Нәрсә хәл
иткәнне хәбәр итәрбез. Хуш.
Оркыя, ни дияргә дә белмичә, хушлашып чыгып китте.
Ерикәй яшьли комсомол, партия чыныгуы алган, судта халык
судьясы булып торган, төрле гәзит редакцияләрендә эшләп, сугыш
елларында фронт гәзитләрендә хезмәт иткән, былтырдан бирле
Татарстан Язучылар союзы председателе вазифаларын башкаручы
шагыйрь иде. Мәскәүдә яшәгәндә, татар опера студиясенең әдәби
бүлек мөдире булып торган Муса Җәлилнең якын дусты булып йөрсә
дә, ул дустының бернинди дә халык дошманы түгеллеген раслап,
органнар алдында аклау сүзе әйтергә җыенмый иде. Киресенчә,
Оркыя чыгып китүгә үк, дәфтәрләрне карап, танышып чыгуны да
кирәк дип тапмыйча, бу дәфтәрләрне нишләтергә икән дип баш
ватты. Үзе генә бер-бер чара күрергә курыкты, әлбәттә, Оркыя кешегә
таратса – бәласеннән башаяк. Обкомга илтеп бирергәме, әллә Черек
Күл буендагы дүрт хәрефле оешмага барыргамы?
Көннәр буе «Алишларны нишләтерләр, исемнәрен акларлармы,
шигырьләрен бастырып чыгарырлармы?» дип уйлап йөргән Оркыяны
ике көннән күршеләрендә генә урнашкан әлеге шул дәһшәтле
оешмага чакырып алдылар. Сугышка кадәр алар, буш вакытлары булуга, дүртәүләп Черек Күл тирәсе буйлап йөрергә чыгалар иде.
Утыз җиденче елларда шул шомлы бинага кара машиналарда «халык
дошманнары»н алып килгәннәрен дә күп тапкырлар күрергә туры
килде аларга. Менә хәзер үзенә дә чират җитте. «Нигә чакырдылар
икән?» дип борчылып, курка-курка гына барып керде хатын
повесткада күрсәтелгән адрес буенча утырган тикшерүче кабинетына.
Кабинетта аның белән ягымлы гына сөйләштеләр. Тикшерүче
урын тәкъдим итте. Оркыя күрсәтелгән урындыкка утыруга, күзе
тикшерүче алдында яткан таныш дәфтәрләргә төште. Тикшерүче
моны шунда ук сизде һәм:
– Таныдыгызмы? – дип сорады.
– Таныдым. Нишләп алар монда? – диде хатын, гаҗәпләнеп.
Кабинеттагы икенче өстәл янында утырган егет, язу машинкасын
шакылдатып, Оркыяның җавапларын кәгазьгә төшерә барды.
– Каян алдыгыз бу дәфтәрләрне?
– Ирем белән бергә тоткынлыкта булган кеше китереп бирде.
– Кем инде ул, сер булмаса?
– Сер түгел, Нигъмәт Терегулов дип таныштырды үзен.
– Сугышка хәтле ул кешене күргәнегез булдымы?
– Юк, беренче күрүем иде.
– Ниләр сөйләде инде Терегулов? Бу дәфтәрләрне кайдан алган?
Берни дә алдамыйча, дөресен сөйләгез.
– Алдамыйм, дөресе шул. Әсирлектә Алиш һәм Җәлил белән бергә
утырган Габбас Шәрипов дигән кеше алып чыккан булган ул дәфтәрләрне
төрмәдән. Франциядә очрашкач, шул Шәрипов биргән Терегуловка.
– Терегуловның адресын алып калдыгызмы?
– Алиш дәфтәре артына язып куйдым.
– Бу кеше турында тагын ниләр сөйли аласыз?
– Берни дә. Шул бер тапкыр күрдем бары.
– Бу дәфтәрләр турында тагын кемнәр белә?
– Язучылар союзы председателе Әхмәт Ерикәй.
– Терегулов килгәндә өегездә тагын кемнәр бар иде?
– Улларым – Алмаз белән Айваз. Башка кеше юк иде.
Оркыя дус хатыннары турында әйтмәде. Аларны да сорау алып
аптыратып бетерерләр дип уйлады.
Шуның белән тикшерүченең сораулары бетте. Ул, Оркыядан
чакыру кәгазен алып, нәрсәдер язды да кире биреп:
– Сез китә аласыз, – диде.
Хатын, хушлашып, ишектән чыкса, ишек төбендә Нигъмәт
Терегулов утырып тора иде. Аларның карашлары очрашты. Оркыяга
уңайсыз булып китте. Ул аның белән исәнләшеп:
– Исәнмесез, Нигъмәт. Минем бернинди гаебем дә юк, кичерегез, –
диде.
– Борчылмагыз. Мин беләм, – диде Терегулов.
Өйдә Оркыяны, куркып, әтиләренең эш бүлмәсендәге диванда
утыручы уллары Алмаз белән Айваз каршы алды.
– Нәрсә булды, әни, нәрсә диделәр? – диде Алмаз. Ул инде унике
яшьтә, дөнья хәлләрен азмы-күпме чамалый иде.
– Улым, сездән дә сорарга мөмкиннәр теге абый турында. Без
берни дә белмибез. Ул абый килде дә, шушы дәфтәрләрне бирде дә
китте диярсез. Кадрия апаларыгыз турында берни дә әйтмәссез, –
диде Оркыя.
Шулвакыт ишек шакыдылар. Барып ачса, бер егет басып тора.
– Алмаз Алишев биредә яшиме? – дип сорады егет.
Улларыма «Сездән дә сорарга мөмкиннәр», – дип әйтергә өлгердем
дип сөенде Оркыя һәм:
– Биредә, – диде. – Нигә кирәк ул? – дип тә өстәде.
– Аңа повестка китердем. Күрсәтелгән адрес буенча килсен, хәзер
үк, – диде дә егет, кесәсеннән конверт чыгарып, хатынның кулына
тоттырды.
– Улым, сине күршедәге йортка чакыралар, – диде Оркыя,
конвертка язылган адресны карап, һәм ишекне япмакчы булды.
Алмаз да әлерәк кенә үзеннән сорау алган кабинетка чакырылган
иде. Чакыру китергән егет ишек арасына аягын тыкты да:
– Хәзер үк, минем белән үк барсын. Көтеп торам, – дип, ябарга
ирек бирмичә, ишекне ачык калдыртты.
Алмазны алырга килгән егет, кабинет ишеген шакып, бүлмәгә
кергәннән соң, өстәл янында утыручы капитанга честь биреп:
– Иптәш капитан, Алмаз Алишевны сезнең повестка буенча алып
килдем, – диде.
Капитан аңа чыгарга кушып, Алмаз белән исәнләшкәннән соң,
аңа үз каршындагы урындыкка утырырга кушты. Аннары алдында
яткан кәгазьдән нидер укыды да:
– Суворов училищесы курсанты Алмаз Алишев. Тәк-тәк.
Ничек бара инде укулар? Монда: «Дисциплинасы әйбәт. «Яхшы»
билгеләренә укый» дигәннәр. Хәрби кеше булырга, Кызыл Армиядә
хезмәт итәргә телисез инде, алайса?..
– Әйе, иптәш капитан! – диде Алмаз хәрбиләрчә.
– Әтиегездән сәлам алып кайтканнар инде, димәк?
– Сәлам түгел, шигырьләрен.
– Үзе сәлам әйтмәгәнмени?
– Әтием сугышта һәлак булды.
– Ничек һәлак булсын инде? Менә бит, шигырьләрен биреп
җибәргән.
– Алар – аның фашист төрмәсендә язган шигырьләре. Үзен
фашистлар җәзалап үтергәннәр.
– Шигырьләрен алып кайткан абый башкача әйтмәдеме соң?
– Юк, башкача әйтмәде. Бары тик әтинең төрмәдән чыгарылган
бер кешегә шигырьләрен биреп калдыруы хакында гына әйтте. Үзен
җәзалап үтергәннәр. Фашистларга каршы шигырьләр язган әтием.
– Кайда соң ул шигырьләр? Безгә дә укыт.
– Әнием аларны Язучылар союзына илтеп бирде.
Капитан, әле бер сорау, әле икенче сорау белән Алмазның башын
шактый бутаганнан соң, аннан чакыру кәгазен сорап алды да нидер язып:
– Аңлашылды синең белән. Бар, кайт. Шулай яхшы итеп укуыңны
дәвам иттер, – диде дә, кәгазьне киреп биреп, малайга кайтып китәргә
рөхсәт икәнен әйтте.
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев