Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

5

Бата! Боз кантарына ике куллап ябышса да, су аны аска суыра. Бата! А-а-а!

 Җәмил ефәк юрганын аяк очына тибеп очырды. Фу, каһәр суккыры, төш икән. Кычкыра-кычкыра үпкәң челтәрләнә. Шунысы куркыныч: нигә өндәге кебек төшендә дә аны мәрхүм Гайфи коткармый икән?

Ир киерелә-киерелә, көзге каршысына басты. Битенең тиресе бөгәрләнгән чүпрәкмени, сәлперәйгән, күз кабагы сөрмә тарткандай кып-кызыл. Япь-яшь картлач! Туган көн дия-дия чыбыркылап, үз-үзен алҗытты Җәмил. Чынлыкта исә җанны кыйнаган «чыбыркы» – Хәйдәров иде. Кемнәргә чакыру кәгазе таратылды, җавап уңай, ә менә «каланча» ялындыра, югыйсә Кәрим хатны сәркатибен читләтеп, шәхсән аңа тапшырдым, ди. Колакка төрле хәбәрләр чалына: ассоциация әгъзаларының исемлеге әзер, ди. Телбәр малае белешмәсендә Җәмил булдыклы һәм тырыш малтабар итеп күрсәтелде, димәк, иң беренче аның исеме языла. Языла гынамы, язылган! Харап, имеш, Хәйдәров тарафдарларының һәркемгә уртак таләбе бар икән. Әтиләре чорындагы коммунизм төзүчеләрнең әхлакый кодексы боларныкы белән чагыштырганда, пүчтәк. «Намуслы бул, алдама» икән. Әкият! Бизнеста нинди намус, ди! Кайдадыр хәйлә, кайдадыр ялган белән алдыртсаң гына мантыйсың. Керемсез шөгыль ни пычагыма ул! «Табышның берникадәр өлешен мохтаҗларга өләш». Монысы тагын  да мәзәгрәк. Этләнеп тапкан ипиенең иң зур телемен ярлы-ябагайга кисеп бирергә җүләрмени Җәмил?! Аңардан теләнүчеләр болай да буа буарлык. Кәрим айга ике-өч тапкыр соранучылардан хат белән керә башлагач, ул:

– Мин сиңа хәйрия фондымы әллә?! – дип җенләнгән иде. Шуннан соң Телбәр малае тынды.

Җәмил көзгедәге сурәтенә карап, авызын кыйшайтты. «Әтәчләнәсең, әйеме? Өеңдә син батыр! Әйдә, барысын да Хәйдәровның күзенә төбәп әйт! Юу-ук, дулап, тәртә җимермә әле син, агай-эне». «Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса», диләр. Мин дә бизнесымның буынын ныгыта-ныгыта үр яулармын, минем дә дан-дәрәҗәм артыр. Чәнчелсен кодекс-модекслары! Килешкән кебек кыяфәт ясармын да элеккечә тереклек итәрмен.

Җәмил үзенең тапкырлыгына сокланып, көзгедәге «ир»гә елмайды. «Син акыллы, – диде тегесе. – Ассоциация чит илләргә тап-такыр сукмак салачак. Бу заманда экспорт турында кайсы гына эшмәкәр хыялланмый! Бигрәк тә синең кебек ялгызакларга каядыр борын тыгып, үз хокукларын даулау ансат, дисеңме? Монда инде әнә шул азау теше ярган Хәйдәровлар җилкәсенә атланып, дөнья базарына керсәң генә».

Күрше бүлмәдә хатыны Динара йоклый, ә аста – беренче катта «тёща» иртәнге аш әзерли: күңелле көй көйләтеп, чәйнеген җырлата, табада коймак чыжлата. «Әни арый, берәр яшьрәк хатын-кыз яллыйк», – дип, ми черетә Динара. Җәмил көрәк белән акча көримени! Рәхәт бит, матур киенә, тәмле ашый, салоннарда каш-керфек буята, ә өйдә кыл да кыймылдатмыйча йокы бүсә! Кеше ялласаң, ул һәр минутын акчага күчереп саный, тинтәк бичә! Ә монда «тёща» бушка җыя-юа. Ә бүген нигәдер авызның тәме юк. Ничә төн рәттән кабатланган төш тәмам авыруга сабыштырды. Әбисе мәчеткә дин сабагына йөри иде. Әгәр аңардан бу куркыныч төшне юратса? Һе, ул бит балачак хатирәләре кайтавазы! Монда түкми-чәчми бөтенесен дә тәфсилләп сөйлисе була, ә ир тормышының әлеге кисәген беркемгә дә күрсәтергә теләми.

– Чәйләмим, эшкә китәм, – диде ул, ә үзе аркасы белән ишеккә сөялде.

– Әби, син төшләрнең мәгънәсен беләсеңме?

– И кияү, аны мәрхүмә әнкәй бик төгәл юрый иде. Ниндирәк төш күрдең соң? – «Чәйләмим» дисә дә, әбисе чынаякка каһвә агызды. Ул гел киресен эшли иде.

– Хет тамагыңны чылат, кияү.

– Минеке түгел, әби. Танышныкы. Балачагымда ташу агызгач, бер абзый судан тартып чыгарган иде, анда котылдым, төшемдә, киресенчә, батам да батам, ди. Ни икән бу, ди, әбиеңнән сораш әле, ди.

– И бичаракаем, аны бирмәгән сәдакалары су сыйфатында батыра. Шул гына, кияү. Синең арттан биш тиенме, ун тиенме җибәрсен, намаздан соң укырмын. Исемен яз, кияү. Коткаручысы исәнме икән?

– Вафат, ди, әби.

– Аның рухына да дога кылырмын. Ни атлы ул бәндә баласы? Аны да яз.

Җәмил бизнеста алдашуның кырык төрле ысулын кулланып, кешене кәкре каенга терәтсә, шушы пүчтәк кенә мәсьәләдә азагын уйлап бетермәде. Хәзер: «Таныш дигәнең мин инде ул, әби», – дип, ялганын төзәтерме? Юк, Хафиз малае беркайчан да үзен фаш итмәс!

– Соңрак әби, соңрак, – диде ир, беләгендәге сәгатенә чиерткәләп. – Вакыт ашыктыра.
Вакыт: «Сезнең төшегездә минем ни хәсрәтем бар, мин – сәгатьләр патшасы, куып тоталсагыз – тотыгыз!» дигәндәй, алга йөгерә иде. Кичә ул Кәримгә иртәнге алтыга ук кил, диде, ә алты саны әкрен генә «җиде»гә авышып ята. Хәер, көтәр, Гайфи тискәресе көтәр өчен яратылган. Бүген бишкә ярылырга кирәк, көн дәвамында эшлисе эшләр тау хәтле. Әмма арада берсе үтә дә мөһим иде. Әгәр Хәйдәровка хыял-максатларын телдән генә аңлатса, сүз – канатлы кош, җилгә очар, ә язма рәвештә илтеп тапшырсаң, укыр да, Дияров Җәмил әфәндебезнең (и җыелышта әфәнде диешә дә соң халык!) ни дәрәҗәдә булдыклы эшмәкәр икәненә инаныр.

Кәрим бүлмәсендә оеган иде. Моның да төн йокылары качкан, ахрысы. Аңа ни: ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Гайфи малае дөнья колачларга омтылмый, ул йомышчы шәкерт роленә дә риза. Тик менә Җәмил артына типсә, бу теле белән кайсы тишеккә сыяр икән? Шул әрем тел бавырын әчеттермәсә, бәлки, Җәмил аны кумас та иде. Башлы, каһәр суккыры! Теләсә нинди кәгазь эшен җиренә җиткереп төгәлләп куя, әйтерсең, компьютер карынында яралып туган. Әмма егет хуҗасының бер генә идеясен дә хупламый, син хәрәмләшәсең дип, йөзенә китереп сылый иде. – Уян, йокы чүлмәге! – диде ул, Кәримнең иңбашыннан селкеп. – Уян!

– Мин йокламыйм. Хәерле иртә, Җәмил!

– Хәерлеме, хәерсезме, безнең эш ашыгыч. Хәйдәров абзый яңа ассоциация оештыра.

– Кичә генә ярты сәгать шул хакта сөйләдең, Җәмил.

– Җәмил Хафизович, яме!

– Соң, Хафизыч, ди. Шуннан? Сиңа тагын ни кирәк? Эшмәкәрләр җыелышына бардың.

– Ул гына аз, малай-шалай! Мин дә Хәйдәровлар төркеменә кушылам.

Кәрим гаҗәпләнеп:

– Ничек? – диде. – Хәйдәров алдар-йолдарларны өнәмәс, ул бизнесны чиста алып барган эшкуарларны гына туплар. Ә синең хөрмәтле авылдаш һәм дә хөрмәтле Хафизыч, кулың кәкре. Чамасыз әрсез син.

– Бу дөньяда һәркем үзенең урыны өчен көрәшә!

– Көрәшә, дөрес. Тик хәйлә белән кысыла-кысыла кешенең йортына керми!

– Кем йортка керә, сарык?!

– Йорт – образлы итеп әйтү генә. Йа, синеңчә ассоциация диик, Хафизыч.

Җәмилнең йөрәгендә давыл купты. Их, Телбәргә берне ямыйсы иде! Чү, әлегә ярамый, шушы минутта ук аның «акыл казаны» кирәк. Туган көннәр узсын, бизнес-план төзелсен, аннары хуш, малай-шалай, хуш!

– Усал син, Кәрим. Ну без синең тозсыз тәнкыйтьләреңә күнеккән. Игътибар белән тыңла: минем бизнесның юнәлешләрен билгелибез.

– Ул юнәлешләр күптән билгеләнгән бит, авылдаш. Гурам әшнәң белән берләшеп, урман кисәсез. Ике карак сез!

Йотты, монысын да йотты хуҗа.

– Җә, Гайфиевич, тыңла инде! Моңарчы без агач материаллары гына сатсак, тиздән яңа цех ачабыз. Анда без төрледән-төрле супер-пупер әйберләр ясарбыз. Казанда мастерлар буа буарлык. Германия, Италия, Швеция һәм башка илләр өчен иң ходовой тауар – агач тартмалар, шкатулка, кисмәкләр... Аурупада боларга кытлык, ди.

Кәрим: «Әйдә, әйдә, сайра!» дигәндәй үчекләп елмайса да, Җәмил аягын югары чөеп-чөеп, хыял бишегендә атылды.

– Паркетларга хәтле җитештерәчәкбез. Бер елны японнар Себердән уптым-уптым балта сатып ала. Безнекеләр: «Кысык күзлеләр иле белән балта осталары икән, давай, бу эш коралын унлата күбәйтик», – дип, складларын балта белән тутыра. Хи-хи, японнар аның тимерен каерып ыргыта да, сабыннан токмачтыр-чёрттыр ашый торган таякчыклар телә икән! Без дә нараттан андый таякчыкларны әтмәлләрбез!

Телбәр малае ашыңа кара таракан салмаса, тынычлап яшимени: – Йогышлы авыруларда гына таякчыклар була, Хафизыч. Хаси дип атала ул. Син соңардың, японнар акыллы халык, табигатьне ботарламый, бүген аларның хасилары көмештән яки сөяктән. Егет «син җүләр» дигәндәй, бармагын чигәсе тирәсендә бөтергәләгән иде, Җәмилнең шар төсле күкрәгендә кабарган ачуы, ниһаять, шартлады:

– Син, малай-шалай, көннән-көн азасың! Эт симерсә, хуҗасын талый, диләр. Мин талатмам, телең белән бергә койрыгыңны да тартып өзәрмен. Кичкә бизнес-план өстәлемдә ятсын!

Шул «шартлаган» килеш ресторан баскычында Гурам белән маңгайга маңгай бәрелеште Җәмил.

– О, мегобари1 ! – Әшнәсе колачын җәйде. – Рәхим ит! Син, һәрвакыттагыча, тансык кунак. Безнең әзерлекне тикшерәсеңме? Хафаланма, синең бу туган көнең мәңге хәтереңдә сакланыр.

– Нинди хафалану ди, батоно2! Сиңа тулысынча ышанам, синдә иң кәттә аш-су осталары. – Җәмил ишекне япты. – Әйдәле, ишегалдында серләшик.

«Мин Сталин якташы» дип кәпрәйгән Гурам аның кебек кәкре төрепкесенә сасы тәмәке тутырып тарта, ул аны Америкадан ук кайтарткан имеш. Мактанчык әтәч! Менә батоно төрепкәсен ыжылдатып суырды да төтенен Җәмилнең йөзенә өрде:

– Ирләр исе иснә! Сиңа соңгы арада «зәңгәрләр» буявы йокты. Чәч майлыйсың, тырнак игәүлисең. Кызылга буят, тагын да зәңгәрләнерсең, тәти егет! Сугып кына егарга «Сталин якташы» сиңа Кәрим түгел, ул синең «акча капчыгың», шуңа күрә ничек кенә мыскылласа да, чәчрәп кабынмыйсың.

– Ну явыз син, батоно Гурам, иң нәзек җирдән чеметмәсәң! Авыл гыйбады кебек чәч-баш туздырып, тырнак астына кер җыеп йөрергәме хәзер? Мин бит әле төрле җыеннарда зыялылар белән аралашам.

– Кайчаннан бирле? – диде Гурам, кеткелдәп. – Көлдердең! Ничаклы гына ыспайлансаң да, тирескә буялган мужик баласы син, мегобари! Давай, нинди срочный йомыш ул?

– Зур үзгәрешләр көтелә миндә, Гурам агай. – Җәмил сынын турайтты. Гадәттә, ир «Сталин якташы» янында буйсындырылган кол сыман бөгелсә, бу юлысы ул төзәйде, чөнки хыял белән гәүдә дә «үсә» иде. – Бик кодрәтле зат белән таныштым. О-о, аңардагы мөмкинлекләр! Мин аның командасында чит илләр белән хезмәттәшлек итәчәкмен. Урам мин акчаны! Җәмил шапырынганда, Гурамның мыек очы да селкенмәде. Битараф, янәсе. Ләкин моңа карап кына, ирнең кәефе төшмәде. 

– Океан артына вагон-вагон тауар ташыйм, батоно! Шуны күз алдыңа китер, ә!

Әшнәсе борыныннан төтен ургытып:

– Миңа дисә, айга ташыт, мегобари, – диде.

– Карале, дус. – Җәмил артыграк лыгырдап ташлады. Көнләшә, собака, көнләшә. – Карале, дим, анда эләгүе ансат, дисеңме әллә? Вөҗдан, намус итенә алар, чиста бизнес, ди. Ә синең белән минем кыек-мыеклар, ого-го!

– Кыскасы!

– Кыскасы-озыны шул: син агач урлап кәсеп итәсең.

Батоно мендәр хәтле корсагын дерелдәтеп шаркылдады:

– Вот яңалык. Син моны белми идеңме?

– Беләм инде, беләм. Урланганга күрә миңа ярты бәясенә генә китертәсең бит.

– Майлы калҗа эчеңне сыеклатса, алыш-бирешне өзәбез, Дияров. Минем клиентлар до чёрта!

– Кызмале, батоно Гурам. Ник араны өзәргә, ди. Безнең синең белән дуслык ныгыган саен ныгый гына. Без энә белән тегәрҗеп хәзер.

– Ха-ха! Энәсе кайсыбыз инде, мегобари?

– Энәсеме? – Бу астыртын сорау иде. – Энәсеме? Син, конечно, батоно Гурам.

– То-то! Миңа сапланган тегәрҗеп икәнсең, шома гына артымнан яма да яма, Дияров.

Кызу канлы Гурамның тәнкыйть күтәрмичә, тик торганнан гына җенләнә торган алама гадәте бар. Ул үзеннән көчсезрәкләрне болгап ыргыта да, шуннан соң мәңгелек дошманы санап, бүтән күзенә дә күрсәттерми, шулай дус-иштән җиңел арына, арынмый ни, читкә тибәрелгән кеше урынына яңалары җыела иде. Әгәр «тегәрҗеп» роленә ризалашмаса, Җәмилне дә аяныч язмыш көтәчәк иде.

– Ямыйм, батоно, ямыйм, – диде ул буйсынган тавыш белән. – Синең сүзең – закон. – Йомыш дигән идең, малай актыгы! – Менә-менә Гурамның «җеннәре» кузгалыр кебек иде. – Йомышым бәләкәй генә. Миңа синнән документ кирәгер. Алар синең тәртиптәме икән димәкче идем? – Ха-ха! Бер карактан икенче каракка товар аткарганда, нинди тәртип, ди, малай актыгы? – «Сталин якташы» җиргә чүгәрлек иттереп, ирнең җилкәсенә басты. – Чәбәләнмә, мегобари! Мин сиңа түгәрәк печәт суктырып, теләсә нинди документ әтмәллим. Проблема что ли! Дөньяны без бөгәрләп, учта тотабыз! Давай, шыл моннан! Бәйрәмеңдә күрешербез. Кстати, «тау кәҗәсе» ни хәлдә? Аңа миннән кайнар сәлам күндер!

Мондый «кайнар сәламнәр» Җәмилнең кан тамырын бозландыра иде. Печмәгән карт тәкә аның хатынына кызыга, шау-шулы мәҗлесләрдә әзрәк тамак төбен чылатса, Динараны «ауларга» керешә. Андый чакта Җәмил, билгеле, уяу, ә менә Гурамның өч катлы йортында тишек саен ишек, хатынын кайсы бүлмәгә яшергәнен җиде эт белән дә таба алмыйсың. Кунакка чакырганда, баш тартсаң, илләр белән илләр арасындагы ызгыш-талаштан да хәтәррәк сугыш башланачак һәм «бомба»ны карт тәкә иң беренче Җәмил өстенә тондырачак. Көчленеке замана! Үртәлә, билгеле, Җәмил, бик үртәлә. Җитмәсә, Кәрим дә миен бораулый. Янәсе, синең җиреңә килмешәкләр хуҗа, ә син (Җәмил, имеш) шуларның колы. Янәсе алар безнең җир асты казылмаларын суыралар, бәрәкәтле туфрагыбызда шаулап үскән урманнарыбызны таптыйлар да үзебезгә үк ун бәягә арттырып саталар. Телбәр малаена, ди, кол дип, авыз чайкау! Мәзәк капчыгы, үзе дә кол бит, Җәмил колы! 

1 Грузинчадан: дус.

2 Грузиннарда олылап дәшү сүзе. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2021

Фото: unsplash
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: