Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

3

Нишләп ул кисәк кенә кире борылды?! Тыкрыкта бердәнбер ялгыз йорт Дәрвишнеке. Нинди уй-ният белән килмәкче икән? Белгән, дисәң... Каян белгән, кемнән белгән? Ул өчәүнең генә сере, аның да икесе фани дөньядан арынган, ә өченчесе – Мингани аны йөрәгенең иң караңгы нүешенә яшергән иде.

Карт кулы белән манараның парланган тәрәзәчеген сөртте. Артыннан куып җитүләре икеле: урамның озынлыгын үлчимени, эре-эре атлый. Озын буйлы, киң җилкәле Алып! Баш горур гына артка чөелгән. Ир бала төс-кыяфәте белән нәселдәшләренә охшарга мөмкин. Моңарда бабасы чалымнары... Ә бабайлы малайлар бәхетлерәк, ник дигәндә, аларга ярату күбрәк тия. Ә бу ир балага ни ата, ни бабай җылысы эләкмәсә нишләрсең? Һәрхәлдә, күңел шулайрак сизә. Алданамы икән әллә? Аның бит бик куркыныч ягы да бар: кагылып-сугылып үскән сабыйларның кайберсе дөньяга үчле һәм ачулы була. Андыйлар төземи, андыйлар җимерә генә. Шул җимерек астында бер гаепсез кешеләр сытыла. Әвен хәтле бу ир дә аның өенә усал ният белән килсә? Син генә тормышымны җимердең, дисә? Үчләшеп, өеңә ут төртсә? Карилегендә Минганине тагын сукбайлар язмышы көтәме?

Әле бер, әле икенче сорау картның бәгырен чәнчеп, зиһенен чуалтты. Ул: «Хафиз малаена (аныкымы?) үткәннәр нәмәгълүм», – дип, үзен тынычландырса да, шом, морҗадан ургылган мич төтенедәй куерып-каралып, бөтен вөҗүден биләгән иде. Ә бит гөнаһларыңны күпме генә җиде кат җир казып күммә, алар һич исәпләмәгәндә, чүп үләне сыман тишелә. Хәтта ки иң якын дусларың даирәсендә дә үзенә күрә әләкчесе, мыштымы, яисә астыртыны табыла. Ә Хафизулла болардан да хәтәррәк: ул – иблис калдыгы иде. Әмма мондый кешедә дә энә очы кадәрле генә намус булырга тиеш кана! Карга каркылдаган тавыш белән карганып: «Ант, миннән ычкынмас», – дигән иде Алдар. Зәйтүнә чәчелгәнме? Ире: «Авызын җиде йозак белән биклим», – дисә, ни телле-тешле хатыннар да пыжымлый. Бикләдем, ачкычын суга салдым, дигән иде Хафизулла. Алдадымы, имансыз? Хәтер – һәрбер хәрефе баш миеңә чокылган китап, ни тузмый, ни искерми, сыңар күзең белән генә үткәннәргә баксаң да, җилфердәп, битләре ачыла. Ул кич – китапның кереш өлеше иде. Кояш баеганчы басуда трактор белән җир тырмалаган Мингани аннан-моннан гына капкалап, Зәйтүнә күбәләге янына йөгерде. Алар кич белән карама агачы төбендә очраша иде. Бу юлысы кыз ярты сәгатькә соңарды. Моңарчы песи сыман иркәләнеп сыпырынган Зәйтүнә бармак очы белән дә кагылдырмыйча, гел читкә тайпыла, күрәсең, болай качып-посып йөрүләр аны туйдырган. Өйләнергә вакыт!

– Иртәгә әниләреңнән синең кулыңны сорыйм, күбәләгем! Армиядә хезмәт иттем, колхозда эшлим, эчмим-тартмыйм, мин шәп кияү, әйеме, күбәләгем! – дигәч, кыз сөенеченнән айга сикерсә, бу табигый иде, чөнки кайсы гына гүзәлкәй туй күлмәге кияргә хыялланмый? Ләкин киресенчә, «күбәләк» егетнең үзен «сикертте»:

– Ниткән кул сорау?! Мин сине яратмыйм, Мингани! Егетнең аркасына салкын тир бәрде.

– Ничек инде, ничек, – диде ул, хәлсезләнеп. – Кичә яраттың, ә бүген яратмыйсыңмы?

– Теләсәң ни уйла, Мингани!

«Күбәләк» кул-канатларын җилпи-җилпи караңгылыкка «очты». Карамага сөялеп таң аттырган егет ишегалдында чиләктәге су белән генә юынып, кырга ашыкты. Аны һушына китерер кебек тоелган сахра җиле йөрәктә дөрләгән ялкынны көчәйтеп кенә җибәрде. Зәйтүнәнең авылда җилбәзәк дигән даны бар, һәм халык җиңел-җилпе кыз белән «акыл савыты» туп-тулы егетнең мәхәббәтенә гаҗәпләнә иде. «Җиңелрәк» иде шул күбәләге. Салам эскертенә чумгач чиште күлмәк сәдәфен. «Каптыр», – диде Мингани. «Барыбер өйләнешәбез», – дип каптырмады Зәйтүнә. Һәм менә сиңа мә! Яратмыйм, имеш. Әллә шулай мәгънәсез шаяртамы икән? Юкка гына аны җилбәзәк, димиләр.

Кичкә табан өмет җилкендерә башлады. Ул, дөрес, зәгыйфь үлән шытымыннан да зәгыйфьрәк, әмма өмет иде. Кыз муенга сарылып: «Кичер, җаным, сынар өчен юри генә әйттем ич», – диячәк. Мәхәббәте хакына сөеклесенең әллә нинди шуклыкларын кичерергә әзер Мингани карама төбендә тагын ялгызы гына төн кичте. Өмет әле икенче көнне дә исән иде, ә өченче кичтә ул кар суыдай эреп акты. Тәүлек буе йокламыйча аңгырайган Мингани үлән кыштырдаганга күзен ачса, хикмәти Хода, алдында Алдар Хафизулла сурайган!

– Ару гынамы, Мингани энекәш? – Хафизулла шатор-шотыр күкрәген кашыды. Аның сәламен алып, үзең дә сәлам бирерлек адәм түгел иде ул.

– Корчаңгымы әллә синдә? – диде егет. – Тәнең ертыла хәзер. – Минеке ертылса, ямаучылар җитәрлек авылда. Син нишләрсең, җегет?! Зәйтүнәкәй үтүт, сөйми сине, Зәйтүнәкәй. Мин кыз-катынның холык-фигылен тирәннән өйрәнгән, тәҗрибәм зур. Ике өйләндем, ике аердым. Әгәр кыз-кыркын синнән бизә икән, ничу аны ирексезләргә. Мингани йодрыгын төйнәде. «Корчаңгы»га сукмас иде анысы, ташымасын өчен ачуы йодрыкка төйнәлде:

– Син безгә кысылма, Хафизулла!

– Һы, кыстырырлык ярыгың бар мәллә? Синең белән әрепләшергә килмәдем, җегет. Яңалык сиңа: Зәйтүнәкәй белән без чәчне чәчкә бәйлибез. Моннан ары кыз тирәсендә чуалма. – Алдар дыңгылдатып, агачка типте. – Чурту, карамагызны утынга кистерәм!

Бармаклар язылды, язылды. Нишләп мәлҗерәде икән ул? Нишләп иблис калдыгы белән пәрмә-пәр сугышмады? Күбәләге җиде ятка кияүгә чыга?! Иртәгә ахырзаман дисәләр, егет ышаныр иде, ә бу хәбәрне акыл кабул итә алмады.

Әле гомер азагына кадәр озатып барасы үкенечләр алда икән. Яшь Мингани белән карт Мингани арасында тау кебек күпме хата-ялгышлар калыкты. Бәндәң кичерер дә, Аллаһ ярлыкармы?

4

«Күктән ишелгән байлык...»

Аның ни рәхәте дә, ни шатлыгы: иртән ялгыз, кич ялгыз. Әйе, ул бай, әмма авызы – ашлы, күзе – яшьле. Зең-зең... Зең-зең... Таң зәрәсеннән ишектә кыңгырау зеңгелди. Аңа әче тавыш та кушыла:

– Алсинә-ә-ә, а-ач!

Ачмыйча кара, бу тавыш пыяла сыман уалып, бистәнең иң ерак почмакларына хәтле «чәчеләчәк».

– Ачык, Минниса апа, керегез!

– Әпәт төнгә бикләмәдеңме?! – Карчык аңа сыдырылып диярлек (коридор тармыни) аш бүлмәсенә үтте. Әбиең бер тиргәргә тотынса, тиз генә басылмый, савытындагы әр-битәрен төбенә кадәр бушата иде. – Авыл гадәтен куасың һаман. Биш ел тукыйм, төнгелеккә биклән, дим. Авылыгызда ишек-капкаларыгызда кәҗә таягы гына сезнең, монда Казан чите, монда карак-угры мыжлаган! Ашадыңмы, аппагым?

– Чәй эчтем.

– Коры чәйме?

– Чәй юеш була, Минниса апа.

– Таһирә Җамаловна йөзем-өрек җебеттереп, солы боткасы пешертә, әйем лә, пешерттерә иде. Англия патшабикәсе тәгаме дип. И-и җаныкаем, ризыкны тәмләп-тәмләп чәйнәр иде. Синең шикелле бәрәңге авыз түгел иде инде. Кара уылдыкны аш кашыгы белән сыпыртыр иде. Сыпыртмыйча! Ике йөз ел яшәсә дә, дәүләте киң, банкта миллионнары балалый. – Карчык сөйләнә-сөйләнә суыткычта казынды. – Тавык ите, пилмән, балык, эремчек шул килеш! Боларны кем ашый? Минме? Кеше әйберенә кагыламмы соң! Таһирә Җамаловнага хезмәт иткәндә, табыннан ипи валчыгы да алмадым.

Ал, Минниса апа, ал, барыбер бозыла алар.

– Син һава белән тукланасыңмы, аппагым? – Исраф булмасын, дисәң генә, рәхмәт яугыры. Мужыт бүген, мужыт иртәгә онык төрмәдән котыла. Балакаем алты ел кәбестә шулпасы чөмерде, шыр сөяктер, аңа ит кундырасы. Нәрсә котың очты? Төрмә дигәч тә, анда барысы да җинаятьчеме әллә, аппагым! Безнең Илдар кеше үтермәде, кеше таламады, дусты, мәлгунь, мәңге тәмуг учагында янсын, базадан урлаган тауарларын оныкның өенә ташыган. Фатирның хуҗасы кем? – Илдар? Бинахакка гаепләделәр, балакаемны, бинахакка. Дус дигәнен Аллаһ җәзалады: ике аягын да кистеләр. Гангрена, ди. Тәктән генә авырмый шул кеше. Курыкма, онык миңа ияреп, йортыңа килмәс. – Курыкмыйм, минем бик якын танышымны да... – Алсинәнең тамагын утлы күмер көйдерде. Кайчаннан бирле ул танышына әйләнде икән? Аның исемен, газизләрдән газиз исемен дистә-дистә еллар йөрәгеңдә кысып сакла да, көннәрдән бер көнне «таныш»ка гына калдырып, каната-каната куптарып ыргыт, имеш. – ...танышымны яла ягып утырттылар. Әй! – Кызның түгеләм-түгеләм дип мөлдерәгән күз яше җанында бозланып катты. – Әй, чәчәкләргә су сибәсе идем лә! ...

Яратып та яратып туялмаслык газизенең дә срогы тула. Беренче мәлләрдә көнләп-атналап саный иде Алсинә. Ә унбиш елда тәүлекләрдән тупланган ничәмә-ничә ай! Һәм алар таш-балчык белән буылган чишмә кебек бик әкрен акты. Мөгаен, ул инде иректәдер. Бәлки, аны ташкала үзенә сыендыргандыр? Моңа гаҗәпләнәсе юк: авыл аны кызганды, әмма якламады, авыл аның язмышына битараф кебек иде. Хәтта әтисе белән әнисе дә улларын бәладән йолып калыр өчен салам бөртеге дә селкетмәде, чөнки алар икәүләшеп, ялган пычрагына баткан иде. Алсинәнең дә аны коткарам дип чәбәләнүләре бушка иде. Ичмасам чеметем генә файдасы тимәде! Авылдан гайрәте чиккән очракта газиз кешесенең башкалада төпләнүе ихтимал. Ул институтның соңгы курсында иде, бәлки, өзелгән укуын дәвам итәр? Бәлки, берәр вакыт шәһәр урамында очрар? Кыз Казанга аның аркасында күченде. Бәлки, алар кабат монда табышыр? Һай, бәлкиләр ничек күбәйде! Аркылы-торкылысыз әле шуларны! Өмет «бәлки»ләргә ялганмаган, ул үзгә, ул бүтән. Нәрсәгә өметләнә Алсинә, йә нәрсәгә? Очрашкан тәкъдирдә газизенең кырау сугып шиңдергән хисләре кабат терелер дип уйлыймы? Анысы нәни генә очкыннан да ут кабына.

Очрамады... Шушы салкын шәһәрдә аны ни-нәрсә тота соң? Өметеңнән киселәсе дә, туган якларга юл сабасы... ...Бакча ягындагы тәрәзә пәрдәсе селкенде. Минниса карчык кулы белән ишарәли: янәсе, ярты сәгатьтән төшке аш әзерли. Әйтерсең, Алсинәдә тамак кайгысы! Хак, өметеңнән киселәсе дә... биш былтыр «кыяклаган» Өчнаратыңа кайтасы. «Кыяклады»ның гадирәк сүзе бар: «качкан». Нигә син авылдан качтың икән, Алсинә? Хәзер үзеңә үзең үпкәлисеңме инде? Ә бит бу күченүләрнең тарихы бик кызык, әкияткә тартым чынбарлыкны, борын-борын заманда дип башларга кирәк. Шулай, борын-борын заманда мәрхүм Җамал бабасының кызы Таһирә үги анасының кыерсытуларына түзмичә ундүрт яшендә ташкалага – ФЗО мәктәбенә дип китә дә эзсез югала. Өйдәгеләр ятимәне эзләп мәшәкатьләнми, ирен бөтерчек урынына бөтергән яшь хатын Гадилә тугыз айдан малай тудыргач, Таһирәне бөтенләй оныталар. Алсинәнең әтисе Нурихан ундүрт яшьләр тирәсендә генә кыз туганы турында ишетә. Гаҗәп, авыл телсез-чукрак идеме икән? Кемдер малайга гаилә серен пышылдарга тиеш иде кебек. Хәер, хәбәр тиз искерә, аны яңасы күмә-күмә ул хәтердән җуела. Ләкин кайчандыр бер «иске» яман исләнә икән. Гадилә, урам уртасында күршесе Сәрия белән талашканда, и тарала ул ис, и тарала тирә-якка!

– Таһирәне, бәбкәчемне, син генә кактың-суктың, синең җәберләүләреңә түзмичә, йортыгыздан качты, бәбкәчем. – Сәрия апа аяусыз, Нурихан әнкәсенең тетмәсен тетә. – Аны кара гүрләргә тыгучы аҗдаһа син, Гадилә! Үлгәндер, бәбкәчем, исән бала хет безгә – күршеләренә ярты кыягаз бите сәлам хаты салыр ие.

Үсмер өнсез-тынсыз кала. Аның Таһирә исемле апасы булган?! Апасы! Чынмы бу, ялганмы? Ялган икән, нигә әнисе теле белән күрше хатыныннан тукмата? Казан белән авыл арасы ике йөз илле чакрым, менә үссен генә, ат чаптырыпмы, җәяү тәпиләпме, Нурихан туганын барып күрәчәк. Малай бу уен күңеленә беркетсә, әнисенең үз туксаны туксан:

– Юкка җөдәмә, улым. Исән кеше үзен белгертер ие, үлгән атаңның кызы ул!

Нурихан:

– Апам исән! – дип кычкырганда, нишләп әтисе саңгырауланды икән? Мөгаен, хатын кубызына биегән ир кызы турында уйлап, эчтән генә сызгандыр. Ник җибәргәненә үкенгәндер дә. Хәзер төзәт бит инде ялгышыңны! «Улым, туганыңны эзлә!» дип канатландыр. Димәк, кызы аның өчен дә үлгән? Өйдәгеләрнең битарафлыгына рәнҗегән үсмер дагалы ат кебек дык-дык идәнгә типте:

– Апамны барыбер табам!

Май азагында мәктәп директоры Гомәров абый Нуриханны кабинетына чакырта.

– Нәзиров, сезгә посылка. – Директор өстәлдәге тартмага ымлый. – Әнә, нигәдер мәктәп адресына җибәргәннәр. Әти-әниең белән бергәләп чишегез!
Серле тартма эчендәге хикмәтләрне күргәч, егетнең (егет шул! Өч айдан чыгарылыш кичәсе) башы күккә тия. Әллә ничә пар кием! Шакмаклы күлмәкләр, костюм-чалбар, болония куртка Нуриханга тап-таман, әйтерсең, тегү остасы буй-сынын үлчәп теккән. Кемгә рәхмәтләр яудырасы? Менә монысы баш ватарлык табышмак, чөнки мәрхәмәт иясенең адресы күрсәтелмәгән. Казаннан һәм вәссәлам!

– Һи, аптырамагыз әле, ташкаладан ярлылар кәмититеннән болар, – ди әнисе белдекле кыяфәт белән.

Аталы-уллы бер-берсенә карашып елмая.

– Әни, Октябрь революциясеннән соң төзелгән андый комитетлар күптән таркалган, – ди быел сигезенче сыйныфны тәмамлаячак Нурихан. – Агач мылтыктан атмасыннар, әни. Бүген советлар илендә ярлылар юк, ди тарих укытучысы.

Усал әнкә Нуриханның маңгаена чиртә:

– Һи, бодай кибәге! Без баймы? Ызба ишелә, нигез бүрәнәләре черегән. Атаң өстендә кырык ямаулы фуфайка, минем өстә – юа-юа сәлперәйгән күлмәк! Шуңар, малайлары җүнлерәк киемгә тиенсен дип, ярлылар кәмитите сине киендерә, бодай кибәге.

Мич авызыннан тәгәрәгән утлы күмерләрне яланкул учакка ыргыткан әтисе бармагына өреп:

– Аллаһыма чиксез рәхмәт, ачыклады. Кызым Таһирә таза-сау икән, – ди. – Улым, апаңнан бу чүпрәк-чапрак, апаңнан. Җылы өстеңдә тузсын, улым.

Посылка артыннан ук акча килә, монысында төгәл адресы күрсәтелмәсә дә, «от Сафиной М.Ш.» диелгән. Әнисенең һаман кәкре таягы – туры:

– Ярлылар кәмититеннән, фамилҗәсе дә шуларныкына охшаган. «Кызым таза-сау» дип сөенгән Җамал инде билгесез хәрефләрне шәрехләп карый... Кияү фамилиясендә... Исеменә «мин»не өстәсәң – Минтаһирәгә әйләнә. Тик «Ш» хәрефе генә шикләндерә, аның ни башына, ни ахырына әллә ничә «мин»нәр ябыштырсаң да, Җамал төрләнми. Колхозда бил бөгеп мантымаган әти-әнисе ул сәмәннәрне ничек туздырган – Нурихан хәтерләми. Мәрхәмәт иясе (әнисе өчен исә «ярлылар кәмитите») моның белән генә чикләнми, ике-өч айга бер акча җибәрә. Егетне унтугыз яшендә өйләндерәләр, туй чыгымнары әлеге дә баягы «Сафина М.Ш.» акчасы белән каплана. Алсинә тугач та, янә шул ук кеше посылка тутырып, бала әйберләре сала. Үсмер чагында: «Апамны табам», – дип канатланган Нурихан, кызганыч, вәгъдәсендә тормый, бик торыр иде дә, утыргач кына, нужа бабайның арбасы тишелә. Шуны ямыйм дисәң, башта иске йортны сүтеп, яңасын тергезәсе, моның өчен урманда бүрәнәлек диләнкә кисәсе, аны ташыйсы, бура буратасы, мүклисе-чуклыйсы... Каралты-кура кебек корылма әтмәллисе. Апасы «аннары»... Әй, ул «аннары»лар! Аннары, «Син – беренче, мин – икенче» дип, чиратка басканнармыни, әти-әнисе фани дөнья белән хушлаша. Туганы белән күрешү хыялы үзеннән-үзе буй тарткан Алсинәгә күчә. Җиденче тоем белән тоемлый ул: «Сафина М.Ш.» – һичшиксез, исемен алыштырган Җамал кызы Таһирә!»

Беркөнне зират караучысы Хәмәтша абзый койма кырыеннан үтешли генә:

– Алла ярдәм бирсен, Нурихан! – диде.

Алсинә әтисе белән бакчада алма җыя иде. – Энем, атаң белән анаңның, атаңның беренче карчыгы Әсмабикә астайның рухлары шатлангандыр, өсләренә тимер челтәрдән матур чардуганнар куйдыргансың. Әтисенең йөзе качты.

– Нинди чардуган, Хәмәтша абзый?

– Бәй, Нурихан энем, Җамал бабай, Гадилә түти, Әсмабикә астайлар синекеләрме?

– Минекеләр. Рәшәткәләре черегән, иншалла, яңасын корам.

– Коргансың ла, энем! Нәрсәгә мине үртисең, корт чаккыры! Әтисенең кәрзинендәге алмалары шыбырдап, җиргә коелды.

– Ләхәүлә, ләхәүлә! – диде ул, сызганган күлмәк җиңен төшереп. – Кызым, кәләпүшне апкил.

Зираттан кайтканда, аның бите кызарган, ирене күгәргән, кулы иңбашыннан ычкынган төсле аска салынган иде.

– Чыннан да, өч каберлекнең дә чардуганы тимер челтәрдән. Зират каршысындагы Мәүлетдин тәрәзәдән күргән. Ике ят ир-ат, ди, машинадан бушатып, мамент эшләделәр, син ялладыңмы, Нурихан, ди. Кайсыдыр Казан баеннан акча савасың, диләр, дөресме, ди.

Алсинәдәге җиденче тоем бу табышмакка нокта куйды:

– Әти, синең апаң исән!

– Исән икән, берәр тапкыр капкага орыныр иде. Мин аңа дошманлашырлык нинди яманлык кылган? – диде әтисе. – Ай-һай, кан тартмаса да, җан тарта бит, кызым.

Ә үзенең күзендә газаплы сорау иде: «Алайса кем аларга риясыз булыша? Кем?» 

(Дәвамы бар)

"КУ" 07,2021

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: