Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

11

...Тук-тук, тук-тук... Ян бакчадагы нарат башында саташкан тукран тукылдыймы соң? Хатирәләренә тагылып, Себер урманнарын айкаган карт кире ызбасына кайтып төште. Берсе шакылдата! Авылда капка-ишек бикләнә, димени! «Кайсыгыз шундый да әдәпле, оланнар?» – дисә, рәис балакай икән. Менә ул:

– Көнозын тыз-быз әле анда, әле монда чабам, мин дә җәт кенә теге исемлеккә култамгасын сырлыйм әле, Дәрвиш бабай, – дип, өстәлгә иелде.

– Бәрәч, кыягазлар чип-чиста! Ни хәл бу, йә? Кайчан өй борынча йөрисең инде, мулла абзый?

– Һәр нәрсәнең үз тәртибе, олан, – диде карт. – Ашыккан – ашка пешкән.

– Без пешмәбез анысы, өреп кабарга өйрәндек, Шамилдән уңайсыз. Мәгәр егетнең хыяллары чынга ашса, авыл җанланыр иде. Хафизулла малае безнең өчен табыш, ычкындырмыйк аны, Дәрвиш бабай.

Минганинең дә табышы иде ул. Тик карт аның иясе түгел шул, түгел... Вакытында тәвәккәлләмәде, ә аннары соң иде инде. Ә бит Себер урманнары катлы-катлы агач-куак белән төренсә дә, уртасыннан ук сукмак ярырга мөмкин иде. Бала тугач, Өчнаратыңа кайт, Зәйтүнә белән сабыең өчен җаныңны кызганма, үлсәң – үл, әмма аларны Хафизулладан аралап ал! Акчага кытлык юк, эчми-тартмый, кием-салымга туздырмый, кыскасы, гаиләсен ач-ялангач итмәс. Инде дә юлга чыгам дигән көннәрнең берсендә шәһәр базарында авылдашы Гаделша очрады. Гаделша гармунчы иде, Казан артистлары белән бу якларда концертлар оештыра икән. Дөнья түгәрәк: кем белән кемне генә күрештерми? Авыл хәбәрләренә сусаган иде Мингани. Ул бит аннан сагыну белән китте, һәм бу сагыну кимеми, елдан ел арта гына иде. Якташлар очтан очка, йорттан йортка күчеп сөйләшеп туймады. Өчнарат белән бәйләнешен өзмәгән гармунчы егет кем туган да,  кем өйләнгән яки кем аерылган – барысыннан да хәбәрдар иде. Суктырып кына сорашам дигәндә, Гаделша баш миенә кан саудыра язды.

– Сез, Мингани абзый, Зәйтүнә апа белән яратышкан идегез, әйеме? Шуны да белмәктер син, әйеме? Хафизуллалар ишәйде: катыны тагын бәби тапты. Ике ир бала аларда, ике кәтүк.

Адәм иңрәүләре белән төне буе урманда «аю» үкерде.

– Баласын югалтса, шулай җылый яссытәпи, – диде Миша дәдәй, ә үзе тәмәке көлен учына каккан саен егеткә карады.

– Нәрсә инде, беренче тапкыр күргәндәй, миңа чекерәясең, – диде Мингани ризасыз гына.

– Яссытәпи дип үртисең тагы!

– Ох, син ялгыз аю! Сөйгәнең уже кеше катыны ведь. Дүрт ел Зояны тилмертәсең, туң йөрәк. Өйлән аңа!

– Татар башым белән марҗагамы?

– Ба-а, мин дә марҗа малае ведь. Без синең белән дуслар, бер табактан ашыйбыз, Гани.

– Шулай дуслашып кына яшисе иде, чит-ятлар белән буталмыйча гына, Миша дәдәй. –

Шәп кыз бит. Жалко. – Бригадир җитдиләнде. – Синең хакка исемен дә үзгәрткән, Зайтуна мин, ди. Саргая-кибә ул, кызган аны, Гани.

Беркөнне «саргайган» кыз төенчеген асып, егетнең бүлмәсенә килеп керде:

– Әниләр күрше Иванга ярәшә, ә мин аны яратмыйм. Исеннән үк җирәнәм, ул гел самогон лыкына. «Алайса татарың янына олак», – дип, әти өйдән куды.

– Мин дә куам, – диде кашын-күзен җимергән Мингани.

– Бездә никах укытмыйча, тормыш башламыйлар, гөнаһ андый нәрсә.

«Гөнаһ?» Ничек оялмыйча шул сүзне теленә китерде әле егет?! Авылда җилбәзәк күбәләге аны назы белән исертеп нишләтте соң? Нишләтте-нишләтте, җир-күкләр күтәрмәслек гөнаһ кылдыртты. Башта ук мондый гөнаһтан тайчынсалар, бүген урмандагы һәр агачка маңгаен бәрә-бәрә үкенер идемени Мингани?! Иң аянычы – газиз баласын чит ояга салыр идемени?! Аллаһ гомерлеккә җәзалар идемени?! Зоя-Зәйтүнә шапылдап аның аягына егылды

– Синеңчә эшлибез, Мин-га-ни! Синеңчә!

Миша дәдәй яшьләрне йөз чакрымдагы агач мәчеткә вездеход белән озаттырды, чөнки эрегән кар сулары юлларны боткага әйләндерде. Ә никах укытып кайтышларына шешәдәшләре белән исерек Иван сагалый, һәркайсының кулында таяк, мөгаен, «урланган кәләш» өчен кияүне тәпәләмәкчеләр. Күбекләнеп-күбекләнеп, ярыннан ташыган елга кебек ташыды Мингани. «Ул бүген көрәшсез-нисез генә Зәйтүнәсен Алдар Хафизуллага биргән җебек түгел инде, мәгез, мә, хәшәрәтләр!» Егет сәрхушләрне берәм-берәм күлләвеккә атты. Ярдәмгә Миша дәдәй дә ашыкты.

– Убью, поганые алкаши! – дип, мылтыгы белән гөрс-гөрс һавага атты.

Зоя-Зәйтүнә ни барына риза, загста язылышып, паспортына тамга суктыру турында авыз да ачмады, тыйнак иде, ирдән узып, сүз әйтмәде, акча димәде, кием димәде, кыскасы, ул кешене бәхетле итәргә яратылган хатын иде. Тик бәхет дигәнең болыт артындагы кояш төсле, җылысы сүрән иде. Җанга җитмәде бу җылы. Никахлы марҗасыннан малайлары тугач, болытны ертып елмайды кебек кояш. Ир бала – нәсел дәвамчысы. Бу юлысы ул сабыена исем куштырырга йөз чакрымдагы мәчеткә үзенең «Победа»сында җилдерде. Аяк асты коры матур җәй айлары иде, ун көнлек Кирам тәүге тапкыр әнә шул машинада «сәяхәт» итте. Себер татары Зөфәр мулла яшь әтигә:

– Өйрән син догалар. Намазга бассаң, күңелең нурланыр, бу тынгысыз дөньяда җаныңа тынычлык иңәр, – дип, тышы таушалган дәфтәрчек тә тапшырды. Чытырманлы урманда да атеизм өрәге оялаган заманнар иде. Әмма Мингани җайлады: бригада төшке ашка туктагач, аулакта үлән-чүлән җәеп, намаз укыды. Иренең һәр теләген баш өсте үтәгән карусыз Зоя-Зәйтүнә исә иртән тәһарәт алырга су җылыта, ә инде Мингани намазга тезләнсә, бәләкәй Кирамны кочаклап, тын гына утыра иде. Ул бәхетле иде. Әнә, күрше хатыннарының ирләре эчә, буза куптара, ә Зояларда рәхәт, шылт иткән тавыш та юк.

Тормыш тәгәрмәче келдер-келдер шома юлдан гына тәгәрәми, сикәлтәле урыннарда ул кырыла-кыршыла икән шул. Кыскарту сәбәпле, Минганилар бригадасын таркаттылар. Гаҗәп, тайгада аюлар әзәйде, аның каравы ят телдә чөкердәшкән кыска буйлы, кысык күзле адәмнәр күбәйде. Миша дәдәй:

– Болар тиздән үрчер, браток, болар монда хуҗа булып, урманны ботарлар, алар баскан эздә үлән дә шытмас, аюлар да шуңа моннан кача, – диде.

Өч ай Минганинең гаиләсе «суган суы» суырды. Кирам инде мәктәп баласы, буйга үсә, кичәге кием бүгенгесенә ярамый, кечерәя иде. Тамак «хәсрәте» дә бар: коры кашык авыз ерта. Шәһәрдә төзелешкә эшче куллар җитми икән, ә ирдә көрәк хәтле ике кул. Зоя көнләште, билгеле. Мәһабәт гәүдәле, чибәр Минганигә бистәдә дә хатын-кыз битараф түгел, ә ташкалада ялгыз «егет»кә ымсынып кына калмаслар, янәсе. Нужа бабай чыбыркысы белән арканы каезлагач күнде тагы үзе.

– Берәр куыш әмәлләгәч, сез дә күчәрсез, – дигән Мингани биш ел гаиләсеннән аерым яшәде. Бүлмәдә сиртмәле дүрт карават, дүрт караватта дүрт ташчы, кайсы тишеккә хатын белән баланы сыендырасың?. Хәер, Зоя-Зәйтүнә элеккеге кебек көнләшеп, бәгырь итен «ашамады». Халык: «Өс бөтен, арттан ургыла төтен» дип шаярта, чынлыкта дөрес тә бу: ирдән ай саен акча «ява», киен, аша, иртәгәсе өчен кайгырма! Сирәк кенә Мингани үзе дә күренеп китә, йөз чакрым шактый ерак ара, ә инде карлы-буранлы кышкы айларда юллар бөтенләй ябыла.

Күңеле нәрсәдер сизгәндәй, соңгы җәйдә ир бистәгә ешлады. Бер кайтты – Кирам өйдә юк. «Аңа бит унөч яшь, иптәш малайлары белән балыктадыр», – диде Зоя-Зәйтүнә. Тышта караңгылатты, әти кеше елга буеннан улын эзләргә җыенганда, хатыны:

– Бүген Кирам безнең әниләрдә куна, – дип шаккатырды.

Икенче кайтуында хәлләр шаккатырудан узган, малай гүпчим дә иске барактагы әбиләрендә яши булып чыкты. Ни сабыр Минганинең сабыр казаны дөбер-дөбер кайнады:

– Ничек сезнекеләрдә, ничек?! Синең атаңа бистәдә ни сан, ни исәп, кушаматы да алкоголик Василий! Син шуларга бала ышандырдыңмы, сантый?! Хатын кояш көйдергән үлән сабагы кебек куырылды:

– Тыңламый, әйдә дисәң, иди к чёрту, – ди.

Зояның туганнары татар киявен яратмады. Бабасы: «Кара-каршы утырып, кырлы стаканнарны чәкештереп тә эчмәгәч, нинди зятёк ул!» – дигән. Мингани дә аларга якынаймады. Моннан гына аның бер җире дә кителми иде шикелле дә... Кителде! Әнә малайны үз якларына аударганнар! Шунда ир ялгышын аңлады: вакыт-вакыт хатын-кыздан тәртәгә типтерергә икән. Югыйсә аның баласын җиңәргә көче җитмәячәк. Зоя-Зәйтүнә артык басынкы, артык күндәм иде шул. Минганигә шундый хатын кирәк иде. Ә хәзер ул аңардан үсмерне авызлыкларлык гайрәт таләп итеп маташа! Кирам тәмам бәйдән ычкынган, укуының да рәте-чираты юк, көндәлегендә «ике»ле дә, «өчле» билгеләре иде. Мингани ни хәтле генә кайнаса да, улын барактан сөйрәп кайтмады. Малайның авызыннан сасы ис килә, әллә бозылган әйбер ашаган, әллә... Монысы иң куркынычы иде: бабасы кырлы стаканын онык белән чәкештерсә, ни диярсең?!

Мингани кичекмәстән хатасын төзәтергә тиеш иде. Төзәтте: машинасын сатып, шәһәр читендә бәләкәй генә агач йорт тергезде. Биш ел алар капкасын усал җилләр какмады. Кирам мәктәптән соң училищеда эретеп ябыштыручы һөнәренә укыды, ә Зоя-Зәйтүнә ашханәдә пешекче иде. Дөньясы түгәрәкләнгән гаилә башлыгы ял көннәрендә мәчеткә ашыкты. Зөфәр хәзрәт яңа «иман йорты» төзү хыялы белән йөри, ул җүнрәк бәягә төзү материалларын караштыру кебек вак-төяк вазифаларны Минганигә йөкләде. Әти кеше ярдәмгә улын да тартмакчы иде дә, Кирам: «Мин практикада», – дип, сылтау тапты. Кызганыч, ата белән бала арасында җылылык юк, Мингани бергә янәшә атларлык уртак күпер салырга нихәтле генә азапланса да, үсмер (инде мыек төрткән егет!) аны читләтеп үтте. Аның тагын бер начар сыйфаты беленде: Кирам мыштым иде. Акыр-бакыр син, зил-зилә уйнат, тик тычкан төсле астан гына кимермә! Андый кеше көтмәгәндә генә, әллә ниләр кыйратырга мөмкин. Әнә ул өч көн өйдә кунмады. Йөз чакрымдагы бистәдә – әби-бабасында яткан икән.

– Улым, син нишлисеңне безгә әйтеп йөр, – диде Мингани.

– Мин балигъ яшендә! Кая барам, кайда йөрим – үз иркемдә! – Кирамның җавабы үтеңне сыта иде.

Бер бәлагә икенче бәла өстәлә икән: таныш-белешләр егетнең «мәхәббәте» уянып, кызлар белән шаяруы турында сөйләгәч, әти кеше аның ирегенә чик куярга уйлады. Өйләндерергә! Зоя-Зәйтүнә дә каршы түгел иде.

«Килен татар булсын», – дигәч, хатын монысына да күнде. Егерме ике яшьлек Кирамга өч йорттан өч кыз күзләделәр. Җаныңа кайсы якын? Сайла да ал! Әмма «мыштым» Маруся исемле сипкелле марҗа ияртеп кайтып, әти-әнисенең бөтен планнарын җимерде. Нишләсен Мингани, яңакларын чатнатып, тешен кысты. Монда аның да «өлеше» зур: ул да бит марҗа белән гомер иләге или. Зоя-Зәйтүнә аңардан да ныграк кайгырды. Бу хәсрәтнең ичмасам тамчысы гына булса да кимер дип, алар икәүләшеп, Марусяның татарча вариантын эзләделәр һәм Миңнегөл исеме белән никах укыттырырга килештеләр.
Киленкәй исә каенана белән каенатасын нәфрәт белән коендырып:

– Боже, сез кыргыйлар икән! Никакой никях! Не лезьте в нашу жизнь! – диде. Маруся каенанасы төсле күндәм камырыннан әвәләнмәгән, чаянның да чаяны, чакса – үтерә иде. Алланың рәхмәте, Минганигә эшеннән фатир бирделәр, һәм ул хатыны белән шунда яңа оя төпләде. Ниһаять, тыныч кына гомер йомгагын сүткәндә сугышып-талашып, яшьләр аерылышты. Марҗа килен өйне «чишендергән»: дивардагы обойларга хәтле куптарган иде, бала – бәгырь җимеше шул, Зоя белән Мингани бәхетсез улларын кызганып, фатирларындагы ярты әйберне аның өенә ташыды. Ә беркөнне Маруся бусага төбендә төргәк калдырды:

– Сезнең онык, үстерегез, әби-бабай! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: