Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

8

Коттедж кыегына күгәрчен кунды. Кош гел шушы урында тәпи ялы ала. Алсинә сыңары ул – ямансу. Шуңа күрә гөр-гөр гөрләми дә. Бичара күгәрчен дә аның кебек үз тиңен югалттымы икәнни? Аңа да дөньясы төссез һәм нурсыз тоеладыр. Ә бит кайчандыр бәхет савыты мөлдерәмә тулы иде һәм ул бәхет түгелер дә, савыт шылдырап калыр дип, уена да китермәде кыз. Алабугада училище тәмамлап, туган авылында китапханәче булып эшли башлады. Шамил энесе белән Казанда институтта укый, атна саен ялларда Өчнаратка кайта, кайтуы да Алсинә өчен, алар икәү кулга кул тотынышып, төнге урамнарны иңли иде. Кинәт хәбәр, коточкыч хәбәр! «Шамил өч кеше таптатып үтергән». Ничек таптаткан, ничек? Ул төндә, ае-йолдызы шаһит, алар бергә иде, бергә!

– Алсинә Нурихановна-а! – Тәрәзәдән муенын сузып, Минниса карчык кычкырды. – Ясмык бүрттердем, каймак белән бутап, мичтә дәмләсәм, ни диярсең?

Шырый-шырый тавыштан кыектагы күгәрчен өркеде. Миннисәттәй (авылда бу әбигә шулай диячәкләр) чукракларның да колагын зеңгелдәтер иде. Дәмлә соң, дәмлә, синең ихтыярда! Кайчакта күңелсез уйларның сүрүен ертып, таркатып ташлавың да әйбәт әле, Миннисәттәй. Кызганыч, исән вакытында әтисенең апасы белән күрешмәде Алсинә. Менә шунысы да үзәкләрне өзә. Кызның әти-әнисе бик иртә фани дөнья белән бәхилләште. Серле туган шуннан соң ярдәмен туктатса да, үпкәләмәс идең, ә ул ятимә сеңлесенә отыры булышты. Укыганда, бу акча фатирга түләнде, ашау-эчүгә тотылды. Артык иркенәймәсә дә, мохтаҗлык кичермәде Алсинә. Әнә шул бәхет савыты бушап, җанын кая куярга белмәгән көннәрдә китапханәдә телефон чылтырады:

– Нурихан кызы Алсинәме? – диде чыбык очындагы хатын-кыз һәм «әйе» дигәнне дә көтмичә: – Мин Сафина Минниса, иртәгә сәгать уникедә Казан вокзалында очрашабыз. Башымдагы киң кырлы яшел эшләпәдән танырсың, – диде.

Әче таңнан район үзәгендәге автобуска чапты кыз. Дүрт сәгатьлек юлда уйлый-уйлый баш тубал булды. Кем ул Сафина Минниса? Исемен яшергән Таһирә апасымы?

Кыл уникедә Алсинә баганадагы зур сәгать төбендә таптана иде. «Яшел эшләпә» дә төгәл кеше икән, нәкъ вакытында тып итеп, аның алдына килеп басты. Нәзек иренле, кысык күзле әбиме (яшьрәк бугай), апамы (картрак кебек) күлмәклек тукыма кисүче тегүчемени, күзен тагын да чекерәйтеп, Алсинәнең буй-сынын «үлчәде»:

– Кәкре аяклы авыл кызлары озын итәк кия.

– Минем аякларым туры, кем...

– ...Сафина Минниса мин. Әйдә, машинага утыр.

– Без кая барабыз, кем...

– Әй, аптырамасана! Минниса апа дип кенә эндәш.

– Бу сезнең чын исемегезме?

– Тугач та, мулла бабай өч тапкыр пышылдап, колагыма өргән үз атым. Хәзер мин сине очыртып кына илтәм, аппагым.

– Кая?

– Өеңә!

– Кире авылгамы?

– Авыл?.. Оныт син аны, аппагым. – Таһирә апаларга кунакка барабызмы әллә? Ул ни хәлләрдә?
Сорау җавапсыз калды. «Яшел эшләпә» үзен тәкәббер тота! «Ока» машинасы җил очырткан сыман бик тиз җилдерә, Сафина Минниса күз иярмәслек җитезлек белән рульне боргалый иде. Ниһаять, карчыкның теле дә «хәрәкәтләнде».

– Апаңмы? Апаң теге җирдә, Алинә Нурихановна! Дөнья йөзләрендә кыз өчен «теге җир» бер генә иде.

– Төрмәдәмени?!

– Әстәгъфирулла, нинди төрмә! Туксан яшьлек карчык Аллаһ хозурына китте, аппагым.

Бер мәртәбә күрмәсә дә, якын туганы санап юксынган Алсинә бу хәбәрдән тәмам аңгырайды:

– Ничек... ничек китте?

– Менә шулай, газраил юллама китерде дә, китте шуның белән! Ике атна элек җирләдек. Ник миңа шалтыратмадың дип рәнҗемә, Таһирә Җамаловнаның әманәте. Яхшы кеше иде, Аллаһ урынын җәннәттән әйләсен.

– Апа... апа үлгән икән, алайса сез мине кая алып барасыз? Зираткамы?

Алсинәнең тубалга әйләнгән башында меңләгән бал корты гөжләде.

– Өеңә дим ич, өеңә, аппагым.

– Минем өем авылда. Әти нигезе.

– Апаң бөтен дәүләтен сиңа яздыртты. Коттедж, машина, банктагы акчалар – синеке, Алсинә Нурихановна.

– Әти исемен кушмыйча гына Алсинә дип әйтеп буладыр бит, – диде кыз, ачынып. – Ул дәүләтегезнең миңа кыйпылчыгы да кирәкми.

– И җүләркәем, күктән иңгән байлык лабаса, шатлан.

– Гомер буе атасын бер күрергә тилмерткән, энесен – минем әтине өзгәләндергән кешедән арткан байлыкның ни бәрәкәте. Чү әле, чү... – Алсинә юлдашының киң кырлы эшләпә каплаган йөзенә бакты: – Сез Сафина Минниса, аңа кем тиеш соң? Без бу табышмакка җавап табалмыйча йөди идек. Акчалар, посылкалар гел сезнең исемнән иде.

– Таһирә Җамаловнаның кеме идемме? Озын хикәят. Соңрак яме, аппагым. Безнең бистә Тургай дип атала. Җыен байлар, җыен түрәләр шушында йорт төзеде. Таһирә апагыз да алардан калышмады. Кыз-катын гына димә, гайрәтле иде.

– Ире, балалары кайда? Чит илдәме?

– Ир дә юк, бала да юк, аппагым.

Сасы төтен исеннән буылган шәһәрдән чыгып, бистә юлына борылдылар. Тугызар-унар катлы ташпулатлар капламагач, монда болытлар да ап-ак, күк йөзе дә зәңгәрсу төстә иде.

– Алтынчы йорт синеке, – диде Сафина Минниса. – Әнә, таш коймалы ул, әнә.

Апа-карчыкның тавышында ниндидер бер тантана бар иде. Әйтерсең, киребеткән Алсинәне көрәштә җиңгән батыр.

Черт-черт автоматка көйләнгән капка ачылды. Тоташ плитка түшәлгән ишегалды җиде җил бергә кушылып исәрлек дәрәҗәдә иркен иде.

Сафина Минниса эшләпәсен баскычка чөерде.

– Уф, пештем, чәчем манма су. Кара, аппагым, уңда гаражда машина. Искергән, егерме еллык. Сиңа яңартырбыз.
– Мәшәкатьләнмәгез, минем йөртү таныклыгым юк.

– Курсларда укырсың. Сулда – бакча, уртада беседка. Дусларың белән мангалда шашлык-машлык кыздырырсың.

– Дусларым да юк.

– Юкка без дә тук! Бозылган пластинка төсле син, Нурихановна! Әйдә, өйгә! Тышкы ишек ике мәртәбә, эчтәгесе өч бикләнә. Чүәкләреңне тамбурда сал. Алсинә әдәп саклап кына буйсынды, югыйсә бу йорт аны тамчы да кызыксындырмый иде. «Экскурсия» башланды.

– Менә без беренче катта, аппагым. Менә аш бүлмәсе, зал, кунак бүлмәсе, туалет, ванна. Җәннәт оясы, валлаһи. Икенче катта тагын өч бүлмә.

– Нишләп Таһирә апа ялгыз башына шундый әкәмәт зур йорт җиткергән?

– Апагыз иркенлек-киңлек яратты. Юрганыңа карап, аягыңны суз, диләрме әле? Ә аның юрганы бә-әк озын иде. Юмарт иде апагыз, ятим балаларга да булышты, мәчетләргә дә, сезгә дә. Әй, ни әйтим! Килер тишеге бер, чыгар тишеге бихисап иде инде. Син барсын да кара, тикшер, ә мин чәй кайнатам, авыз кипте.

– Карамыйм да, тикшермим дә! – Алсинә үзалдына көйсезләнде. – Сәгать ярымнан автобусым кузгала, шуңа өлгерәсе. Ник мине чакырттыгыз, кем... Минниса апа?

– Бәй, син апаңның турыдан-туры варисы, дидем ич!

– Ә сез аңа кем тиеш соң, конца да концов?

– «Кем, кем?» Таһирә Җамаловнага кырык ел хезмәт иткән тугры җан мин! Ул миңа туганым кебек якын иде.

– Әтигә дә ул туган иде дә... Тик каты бәгырьле туган. Хет бер кайтып күренер иде.

– Чү әле, тузынма, аппагым. Бүтән аяк та басмыйм дип, авылыгызның җирен-күген каргап, явыз үги анасына рәнҗеп киткән ятимә антын бозып ничек кайтсын икән, йә? Таһирә Җамаловна кисә икән, киредән ялгамый, табигате шундый иде аның.

Аллаһы Тәгалә бизәкләп-чуклап төзегән күк белән соңгы көннәреңдә куенына сыендырган йомшак туфраклы җиреңне каргау иң зур гөнаһ түгелмени? Үги анасы да әллә ни кыерсытмагандыр, шәт. Бәлки, әз-мәз ачулангандыр, бәлки, әз-мәз кул уйнаткандыр. Алсинәнең мәрхүмә әбисе дорфа һәм кырыс иде анысы. Кызның нинди уй өермәсендә бөтерелгәнен сизде «яшел эшләпә»:

– Апагыз күргәнне сукбай эт тә күрмәс, аппагым, – диде. Хикәятнең беренче бите ачылды.

– Берсендә ул үги анасының шәлен ябына. Шуның өчен явыз хатын кыйнап, аны идән астына ыргыта, капкачны сандык белән бастыра. Әтисе шабашкада, күрше-күлән болар белән йөрешми. Өч тәүлек салкын, юеш идән астында куна Таһирәкәем. Бакалар өстемә үрмәли иде, ди. Берсендә ярты чәчен умыра, берсендә... – ...Минниса апа, сусадым, чәй эчәбез дидең бугай. Алсинәгә чираттагы «берсендә»ләрне ишетүе газапның да газабы иде. Әмма апа-карчык кызны аямады:

– Берсендә уклау белән беләгенә төя. Ике кулым өрелеп шеште, ди бичаракаем.
– Әтисе ник якламаган соң? – Алсинәнең йөрәге сикерде. – Аның баласы бит!

– И аппагым, Җамал абзыйны яшь хатын үз кубызына биеткән инде. Башта кыз: «Җитәр, сөйләмәгез», – дисә дә, хикәятнең алдагы битләрен актарып, Таһирәнең серле дөньясына багасы килү теләге җиңде. Атасының апасы лабаса! Алсинә дә аңа туганлык җепләре белән бәйләнгән.

– Таһирә апа кем иде соң ул?

– Бәй, ике аяклы, ике куллы кеше иде. – Сафина Минниса аның чәен кайнарлатты.

– Эч, суына.

– Суынсын ла. Апа ниндирәк зат иде, дим...

– Җамаловнамы? Уф Аллам, изге бәндә иде Җамаловна. Алар минем Кәримә апа белән училищеда укыганда дуслаша. Без – Арча ягыннан, ике кыз безгә кайтып, мунча яга идек. Миңа сигез яшьләр чамасы, чәчем озын, Таһирә шуны йомырка сарысы белән юып, тарап, толымнарга үрер иде. Эшкә батыр: бакчада бәрәңге кәтмәнләр, чишмәдән чиләк-көянтә белән суын да ташыр иде. Кызлар бит тегүчелеккә укыды. Җамаловна әнинең иске кул машинасында чүпрәк-чапрактан миңа күлмәкләр тегәр иде. Безнең Кәримә апада уңганлык чамалы, ялкау ятар – бәхете артыр, диләр, ул әнә, өч тапкыр кияүгә чыгып, өч ир җирләде, җизниләр аңа мөкиббән иде.

– Ә Таһирә апаны кемгә ярәштеләр? Сафина Минниса тузан каккандай, шап та шоп тезенә сукты.

– Кемгә, кемгә! Җенгә! Кәртинкә иде апагыз. Казанда аның сымак чибәр кызлар бармак белән генә санарлык иде безнең чорларда. Түлке егет-җилән үтәли матурдан шүрли. Бу үтәлиләр үзләре дә сайлана. Шаһзадә көтә-көтә утырып калалар инде ахырдан. Урамдагы кыз-катыннарга кара син. Кайсы колга хәтле озын, кайсы кыска, кайсы таза, кайсы чыра төсле ябык, ә үзләре бала арбасы тарткан. Сайланмаганнар, ирләре белән бәби үстерәләр. Син, дим, аппагым, нишләп ялгыз әле? Син төскә-биткә уртача гына, Аллаһ сине чибәрләр күлендә чайкамаган, так что кияү табарга шансың зур.

Алсинә үпкәләмәде. Әйе, аның чибәрлеге чамалы, әмма ул кайчандыр кемнеңдер сөеклесе иде. Йөрәк җепселләрен өзеп эчтән актарылды бу исем: Шамил...

– Училищедан соң тегү фабрикасына билгеләделәр апаларны. – Сафина Минниса хикәятен дәвам итте.

– Безнеке ял көннәрендә йокы симертсә, Таһирә Җамаловна авыл хатыннарына күлмәк җүләде. Шулай кул шомарткач, Казан бичәләрен киендерде. Акчага, кәнишне. Мин сигезенче сыйныфтан соң укымадым, укуга хирыслыгым юк иде, Таһирә апагыз үзенә алдыртты. Ашатты-эчертте, киендерде, туйларымны уздырды, мәрхәмәтле җан. Үзенең хәләл көче белән баеды ул, кеше өлешенә кул сузмады, урламады, таламады. Әүвәле ике, соңра өч ателье ачты, тегүчеләр яллады. Затлы-затлы тукымаларны чит илләрдән контейнер белән кайтарта иде. Теккән әйберләрен уптым сатарга кибет арты кибет төзеттерде. Мин аның бизнесындагы нечкәлекләренә төшенми идем, вазифам гадирәк: миндә көнкүрештәге вак-төяк – җыештырам, юам, пешерәм. Инде дә үтенсә – кайбер йомышларын үтим.

– Мәсәлән, атасына, энесенә, миңа посылкасын, акчасын саласыз, – диде Алсинә. – Читтән генә безнең гаилә хәлләрен белешәсез. Кем үлгән дә, кем туган! Шулаймы?

– Апагызның дүрт ышпиун яллап, дүрт тарафка җибәрерлек кодрәте бар иде, аппагым. Аңа авылыгыздагы хәбәрләрне көне-сәгате белән җиткерделәр.

– Кемнәр?! Узгынчылармы?

– Сиңа ниемә алар? Алсинә исемен дә сиңа Таһирә апаң куштырды. Тарихын сөйлимме? 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: