Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

6

...Ул башын күтәреп, өскә карады. Манараның сыңар тәрәзәсе яшьләнгән зур күз булып күренде. «Әйе, тавышы моңлы, күңелне айкап ала. Артыннан мен дә янәшә бас. Дәшмә, бары тик болытлар иңләгән дога кайтавазыннан изрәп, тын кал». Әмма егет менмәде, үкчәсенә ут капкандай, адымын гына тизләтте. Аңламый Шамил, берни аңламый! Нигә тәкәбберләнә ул? Язмыш аны шул кадәр кырыслатты микәнни? Ябулы дөнья, чарасызлык һәм гаделсезлек утта өттеме? Төрмә гомер агачының шактый гына яфрагын койды, унбиш ел унбиш көн яисә унбиш ай гына түгел. Шушы вакыт эчендә әтисе белән әнисе бакыйлыкка күчкән... Энесе Җәмил белән туганлык җепләре өзелгән... Гайфи абзый малае Кәрим аңарда эшли икән. Ни мактамый, ни яманламый. Ул: «Әйдә, минем белән Казанга, энекәшеңне күреп кайтырсың», – дигәч, Шамил: «Соңрак», – диде. Ике ай узды, ә «соңрак» һаман соңара. Чөнки абый кешенең әлегә әйтер сүзе юк, күңел коесы корыган. Бәлки, берзаман ул мөлдерәмә тулыр, ә хәзер... Тормышы яхшы икән, тагын да яхшырсын. Җил куып интекмәсен, эшләсен! Исәнлек-саулык аңа. Кәрим генә: «Брат братның көтү көтүенә рад» әйтемен Җәмил кебек хөсетле бәндәләр өчен уйлап чыгарганнар, ул синең ни хәлләрдә яшәп ятуыңны белә һәм моңа бер дә көенми, киресенчә, шатлана гына бугай», – дип сыкрана. Тап-таза ир ике кулы белән җир тырмап та ризык таба. Акчадамыни хикмәт! Җәмил аңардан йөз чөерде, менә аның шунысы аяныч. Югыйсә энесеннән Шамил бизәргә тиеш, һәм моның өчен балачактан бирле җыелган сәбәпләр җитәрлек иде. Аларның яшь аермасы дүрт кенә ел. Өйдәгеләр төпчек малайны бәләкәйдән үк җил-яңгырдан ышыклап, очындырып үстерде. Буе чалгы сабының яртысы хәтле генә унбер яшьлек Шамил болында әтисе белән тиң печән чапканда, иркә Җәмил аллы-гөлле күбәләкләрнең канатын шырпы кабызып көйдерде. Атасына ошады аның бу «шөгыле»: «Сабый юана», – диде ул, ә менә Шамил мондый кансызлыкка түзмичә, «җан кыючы» энекәшкә берне тамызган иде, аю үкердемени, болын дерелдәде. Аның үзенә дә тиярен кайтардылар: атасы учын төкерекләп, уңлы-суллы яңаклаган иде, буй-буй бармак эзләре атна буе битен «бизәп» торды. Кышкы көннәрдә Шамил кар көрәгәндә, төпчек чана шуды. Шамил терлек абзары чистартканда, төпчек туп чөйде. Олы белән кече арасында эш бүленеше юк, ә табында... Табында хәл бүтәнчәрәк: гаилә башлыгы ит тураганда, иң зур калҗаны:

– Аша, улым, аша, – дип, Җәмилнең тәлинкәсенә салды. Мал суелмаган җәйге айларда туң май сызгыртып, коры аш пешерсәләр, аның шулпасының сыегы – Шамилгә, куесы Җәмилгә иде. Ипинең дә каерып киселгән «кибән башы»н атасы энекәшкә тоттырды.

– Мә, улым, көчең артсын! Чынлап та, төпчеккә көч кирәк, ул урам малайларын җәберләп, рәхәт чигә, җитмәсә, уйнаганда хәрәмләшә, яшьтәшләре аның өчен урман җәнлегемени, төрле-төрле хәйлә тозагы кора, аны өлкән Хафизулла белән чагыштырып: «Тач Алдар», – диләр иде. Рәнҗетелгән-кыйналган малай-шалайның ата-анасы жалу белән алар капкасын какмады, чөнки авылда бала яклап, тавыш куптару килешмәгән гамәл санала иде. «Бүген сугышалар, иртәгә дуслашалар». Бу хәлләргә гарьләнгән Шамил энекәшен тыяр гына иде, баш очында әтисенең тимер йодрыгы «эленгән». Алай да берсендә ул Җәмилне акылга утыртты. Көтү чираты аларда иде. Кем чыбыркы аса? Әлбәттә, Шамил. Ә кем трай тибә? Әлбәттә, Җәмил. Үсмер әбәттә малларны су эчәргә Тоба буасына куды. Тобаның киңәйгән култыгында балык мыжлый, сыерлар суны болгаткач, кызылканатлар өстә үк йөзә, иренмәсәң, кул белән генә чүплә! Өч малай аларны майка белән сөзеп, ярда бер күчкә җыйды. Шамил «балыкчылар»га катышмыйча, читтән генә күзәтте. Йә, хуп, энекәш табышны тигез итеп өчкә бүлде. Кара син, нинди гадел! Тик ул иртәрәк сөенгән икән, менә Җәмил иптәшләренең күчен үзенекенә кушарга тотынды. Теге ике юаш малай күзен тәгәрәтеп торганда, үсмер яр астына атылды һәм күчләрне яңадан бергә кушып, өчкә аергач, Җәмилнекен кушучлап-кушучлап, кире елгага ташлады. Бу сабакның ни белән тәмамланасы көн кебек ачык иде: малай дөнья ярып, авылга йөгерде. Әтиләренә әләкләргә чаба, хәрәмче!

Үсмер малларны авыл башына хәтле озатты да чыбыркысын сөйрәп, йөзьяшәр карама янына китте. Карама аның яшерен «өе», агачның икегә тармакланган өске өлеше ятак төсле, анда бөгәрләнеп, ял итәргә була иде. Ул шушы «өендә» төн куначак. Тамак ач, эчтә бүреләр улый, ләкин ата йодрыгы белән «сыйлану» ачлыктан да хәтәррәк. Сәлә генә караңгылык иңгәндә, карама төбендә кемдер ухылдады. Әнисе!

– Улым, төш әле, төш. Нишләп өйгә кайтмыйсың инде, улым? Әтиең котырыр-котырыр да тынычланыр иде. Җәмил бит үкереп җылый, абый балыкларны суга ыргытты, ди. Әнисе кәгазьгә төреп, каз маенда кыздырган бәрәңге алып килгән иде, йотыла-төелә ашаган үсмер:

– Хәрәмләшмәсен, – диде.

– И-и, ул сабый гына бит, кайбер нәрсәләрдә аңышмый әле, улым.

– Үзенә дигәндә, бик тә аңыша, әни.

Тәгамне ялт иттергән Шамил беркавым күзен йомды. Рәхә-әт! «Бүреләр» улаудан туктады, тик күңелдәге әрнү генә басылмый иде.

– Нишләп әти мине яратмый?

– Бәй, ник яратмасын, ди, ярата. Сиңа таләпчәнрәк атаң, син бит баш бала, улым. Зинһар, энекәшең белән булашма, – дип иңрәгән анасына үсмер дорфа гына:

– Үләсез шул әләкчене яклап, – диде.

– И улым, үсә-үсә үзгәрер әле, аңа да акыл керер. Хәзер син нит инде, чоланда урын җәйгән, шыпырт кына кайтып ят инде. Җәй дисәң дә, төнлә суыта, өшерсең. – Әнисе караманы сыйпады. – Безнең яшьлектәге агач...

...Иртән чолан ишеге шыгырдады. Өстендәге юрганын тибәреп, таралып-җәелеп йоклаган үсмернең бил турысында тимер прәшкәле каеш чыжлады. Пычкы белән утын кисәләрмени, чаж-чож, чаж-чож... Шамилгә тәгаенләнгән җәза Каф тавына качсаң да, барыбер куып тота иде. Рәхимсез атага рәнҗү бәгырь төпкелендә таш булып укмашты. Әнисе кан чәчрәгән ярасына вазелин сөрткәндә, ул бөтен тәне белән калтырап:

– Бүтән әти димим мин аңа, – диде.

– Алай ярамый, улым. Үч саклама. – Бичара хатын, үлчәү тәлинкәсен никадәр генә тигезләргә тырышса да, ир ягы аска баса иде. – Ата суккан җир тәмугта янмый, ди.

– Анаң сукса янмый, әни!

– И, атагыз әзрәк дуамалрак инде, улым. Яхшы кеше үзе.

– Яхшы? Нигәдер аны авылда берсе дә өнәми.

– Көнләшәләр, улым.

– Нәрсәсеннән? Ауган коймасыннанмы? Ватык тәрәзәсеннәнме? Ирләр колхозда эшләгәндә, безнеке каравыл йортында кәрт суга. Өчнаратта без иң хәерчеләре. Кушаматка гына бай, Алдарлар без!

– Нинди эш, атаң ярым-йортырак кеше, уң аягы машина тәгәрмәчендә сытылып зәгыйфьләнгән, нинди эш, – дип, әнисе үлчәү тәлинкәсенең берсен һаман авырайта иде. – Җә, билең авыртамы?

– Сызламый, – диде Шамил, ыңгырашмас өчен иренен тешләп. Авыртмаган кая! Аркасының суелган тиресе сулык-сулык итә.

– Ипләнсәң, бәрәңге чүбен ута, улым.

– Чирек бакча Җәмилгә! Уят күсәкне, әни.

– Әй, сабый белән булашмасана, улым! Унынчы сыйныфны тәмамлаганда, мәктәп директоры Харисов абый егет солтанын (озын буйлы, чибәр Шамил чын мәгънәсендә солтан иде!) Казанда укуын дәвам итәргә өндәде. – Син сәләтле, Дияров, институтка бар, һөнәр үзләштер! Яшерен-батырын түгел, егетнең күңелендә андый хыял бөреләнгән иде инде: укыса, агрономлыкка укый. Әмма кырыс ата «бөре»гә бик тиз кырау суктырды.

– Энекәшең дүрт елдан мәктәп бетерә, аның белән бергә китәсең! Әнисе исә үзенчә «аяк чалды»:

– Кияреңә дә сәләмә генә, әүвәл өс-башыңны бөтәйт, улым. Әнә, тракторлар паркында эшче куллар җитешми, Газизулла абыеңа ярдәмче кирәк, ди.

Газизулла хезмәт дәресе укытучысы Әнәснең абыйсы иде. Укытучы әллә туганына булышыр, диде, әллә бу бала эшкә өйрәнсен, диде, дәрестә Шамилне паркка йөгертте. Ипле-җайлы Газизулла абзый һәр тимер кисәгенең «холык-фигыле» турында иренмичә сөйләр, трактор-машина ватылса, «терелтү» өчен ниндирәк деталь сайларга икәнен күрсәтер, ә егет боларның барысын да ком кебек күңеленә сеңдерер иде.

Өйдәгеләрнең үгетләве үтемле икән, дисәләр, ялгышырлар, Шамил ни энесен көтмәс, ни өс-баш бөтәйтмәс, иске күлмәктән генә Казанга чыгып чабар (кансыз атадан туеп!) иде дә, бер сыйныфка түбән укыган Алсинә: «Мин сине сагынудан саргаермын инде», – дип, күз яше белән елады. Бу кыз баланы елату иң зур гөнаһ дип, нәтиҗә ясады Шамил. Үсмер чорыннан егет чорына күчкәндә кабынган мәхәббәт, саф, чиста мәхәббәт күз-колаклардан бик тирән яшерелсә дә, аны әшәке теле белән «казып» пычратучылар табыла икән. Әле синең нахак сүзләрдән сакланырлык тәҗрибәң юк, бары үртәләсең генә.

– Безнең олы күсәк Нурихан чикерткәсе белән чуала, – диде атасы, зур җинаять ачкандай.

Сирәк кенә әнисе Шамил ягына авыша иде:

– Нинди чуалу, ди! Балалар гына бит алар.

– Нуриханнар белән туганлашмыйбыз! Нәселләре черек!

– Синеке таза, Ходаем!

– Чәпчемә, хатын! – дип гайрәт орды атасы. – Әйттерерсең әйтмәгәнне!

Әйбер урлаганда тотылган каракмыни, егет комач кебек кызарды. Хәзер булсамы, хәзер булса! Ул үзенең хисләреннән оялмас:

– Тыкшынмагыз, мин Алсинәне яратам! – дип, атасының авызын томалар иде. Каравыл өендә гайбәт саталар, дисәң, авыл агайлары Алдар Хафизулла сыман, тары бөртеге чәйнәп вакланмас. Ә шымчы янәшәдә генә икән. Шамил белән Алсинә күл буенда йөриләр иде, артта «җеннәр» пышылдашты. Борылып караса, җирдән түше белән ике малай шуыша. Егет аларга табан якыная башлагач, икесе ике якка пырхылдашкан иде, берсен тәки каптырып өлгерде ул. Энекәш! Көчен чамаламыйча каты бәргәләгән икән, Җәмилнең алгы тешләрен сындырган, шулай йөрәккә җыелган ачуын бер төндә сарыф иткән. Иртән атасы аңа көрәк белән кизәнгән иде, Шамил чытырдатып, аның беләгеннән кысты. Ул инде элеккеге күндәм малай түгел, ул буй җиткергән ир-егет, тимер-томыр боргычлап ныгыган кулы белән бер сукса, таш та ватылыр иде. Тик менә энекәшен имгәтеп, дөрес эшләмәде, монда ул гаепле иде. Физик көч белән хәйләдән гайре бүтән кешелек сыйфатларын танымыйча үскән Җәмилдән гафу үтенүнең мәгънәсе юк, Шамил кыска буйлы энекәше үрелерлек итеп тезенә чүкте:

– Әйдә, син дә сук!

Җәмил шашкан сыман ишегалдында бөтерелде. Менә ул сарай ярыгына кыстырган күгәргән пычак алды. Сукмый, шуның белән маңгайга «сыза». Әйткән сүз – аткан ук: Шамил урыныннан кузгалмады. Бу «канлы бәрелеш» ни белән тәмамланыр иде, ай-һайлап, ике «әтәч» арасына әниләре кереп басты:

– Нишлисез, тәмуг кисәүләре?! Бер-берегезне үтерәсез бит! Туганнар бит сез, балалар! Кешедән оялыгыз! Хафизулла малайлары дошманлашкан диярләр. – Әнисе Шамилне күзе белән «бораулады». – И-и, син дә инде... Тәки абый була белмәдең. Тәки энеңә каныктың. Әй, балалар, каргасаммы, Сак-Сок бәетендәге кошлар көненә каласыз, билләһи. – Тешсез авызын ерган Җәмилне орышканда, әнисенең тавышы үзеннән-үзе нечкәрде. Төпчекне каз мамыгы белән генә сыпырасы, йомшак кына. Алла сакласын, турсаер малай. – Син дә, улым, абыеңны үчекләмә. Ул, әнә, трактор паркында эшли, без аның акчасына җан асрыйбыз.

Энекәш кулындагы күгәргән пычагын сарайга табан төзәп җибәрде. Бу ерак елларга (киләчәккә!) төбәп атылган үч иде. Кара үч...
(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: