Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

15

«Сезнең онык, үстерегез!»

Биләүсәдәге җан иясе ике-өч айлык кыз бала иде. Чүпрәген чишкәч, сабый иренен бүлтәйтеп еларга тотынды. Тамагы ач! Зоя-Зәйтүнә улын имезгәндә, сөтем сыек дип, кайнаган суга болгатып, имезлек белән яңа туган балалар өчен ясалган сыекча эчертә иде, Мингани кибеткә юыртты. Куаныч белән көенеч бергә укмашкан: куаныч – нәсел дәвамы оныгы туган, көенеч – нарасый ата-ана җылысыннан мәхрүм. Астын корытып, сыекча ашатып, кызчыкны тынычландыргач, ул көтмәгәндә генә, бабай статусы белән бүләкләгән Кирамның фатирына юнәлде.

Улы ятакта тәмәке көйрәтә, ә яшь кенә хатын табада бәрәңге кыздыра иде. Бүлмәнең шапшаклыгына хәйран-вәйран Мингани:

– Убыр оялар бит, әзрәк җыештырыгыз инде, улым, – диде.

Кирам хатынга ымлады:

– Аңа куш, ати. Короче, родня, танышыгыз, сезнең килен Лиза. Мона Лиза белән бутама, только. Монысы Советлар Союзы Лизасы. Эй, ты, Лизуня, таныш! Бу – ати. Папа дигәнне яратмый, син дә ати дияргә өйрән. Вот так, родня!

Ятактагы хөрәсәнне элеп алып, селкеп салыр дәрәҗәдә кабарындыкүперенде Мингани:

– Син, малай актыгы, атна саен өйләнәсең! Маруся белән икегезнең кыз бездә. Сабыйга исем куштырасы бар.

Кирам тартылып-сузылып киерелде:

– О, ати, ати! Шаулама, пжалыста. Ольга исемле ул. Оленька, короче. Мин аны тәрбияләмим. Короче, без тәрбияләмибез, да ведь, Лизуня? Или үзегез карагыз, или өстерәлчек анасына илтеп бирегез! Вот так, родня!

Үз сөягең үзеңнән артыкмыни, «син үстер дә, син үстер», – дип, мәрхәмәтсез уллары белән мәрхәмәтсез киленнәре арасында бала күтәреп чапмады әби-бабай. Гәрчә Кирамнар шкаф тартмасында табылган метрикәсендә Ольга дип язылса да, Мингани кызчыкка Әнисә дип эндәште. Мәчеттә Зөфәр мулладан колагына да шул исемне кычкыртмакчы иде дә... Иртән кем беренче уяна, чабатаны шул кия дияр иде мәрхүмә әнисе. Кигәннәр икән: ул төнге сменада чакта Зоя-Зәйтүнә белән Кирам сабыйны чиркәүдә чукындырып, муенына тәре асканнар.

– Башбаштаклар! – диде ул хатынына. – Адәм көлкеләре! Оныкның бабасы татар, атасы татар! Син, мыштым, ничек чукындырырга җөрьәт иттең, ә?

Зоя-Зәйтүнә, чәермени, иренен чәйнәде.

– Ачуланма, Мин-га-ни. – Хатынының күзеннән яшь бөртеге сытылды.

– Иптәшкә генә ияр, диде Кирам. Аның баласы, нишләтим соң?

– Онык безнеке, аны без багабыз!

Бичәсе кояшта пешкән бәрәңге кебек бөреште.

– Авырыйм мин, Мин-га-ни. Ходай гөнаһларым өчен чир белән җәзалый. Кичер, мине, бәгърем. Синең алда гаебем чиксез. Озак еллар яшердем, аерырсың дип куркудан яшердем. Без бистәдә чакта ук әниләр дә Кирамны поптан чукындырткан.

– Уф, – ир йөрәген учлады. – Уф, пычаксыз суйдың! Бәлки, аның әтисе дә мин түгелдер, ә? Иван малаедыр Кирамыгыз, ә?

– Юк, синеке. Мин сине генә яраттым, бәгърем.

Шунда туган якларга кайтып китәргә дип, бер талпынган иде Мингани. Бишектә тирбәлгән Әнисә «тоткарлады» (аның өчен биш чукындырсалар да, Әнисә иде ул): бабай инде оныкның әсире иде. Ничек үз ихтыярың белән әсирлеккә төшмисең, ди! Әнисә елмайганда, Минганинең дөньясы нурга күмелде. Өй бала белән ямьле иде.

Тик көннәрдән бер көнне: «Сезнең онык», – дип, төргәкне бусагага ташлаган Маруся кызчыкны киредән үзенә даулады.

– Оленька сезгә чит, – диде ул. – Вот аның атасы! Җирән чәчле ир, пычрак итекләрен дә салмыйча, түрдәге караватка ыргылды һәм мәче баласы итеп кенә, Әнисәне бишмәт эченә тыкты.

«Әби-бабай» әлеге фаҗигадән соң йөрәк чиренә сабышса, Кирам теш кенә агартты:

– Ха-ха! Юкка хәсрәтләнмәгез, родня! Күке баласы чуртымамы безгә!

Икенче мәртәбә туган ягына талпынганда, Зоя-Зәйтүнәнең авыруы көчәйде. «Миңа дәваланырга бүлнис кирәк, монда гына яшик», – дип сыкранган чирле хәләлеңне ни вөҗданың белән бәреп калдырасың? Икесе дә олыгайды. Артта – җитмешәр ел. Матур гына бергә картаялар. Зоя-Зәйтүнә иртән үк укол кадатырга дип, хастаханәгә китсә, Минганинең такырайган сукмагы – мәчет иде. Мөселман җәмәгате тырмаша-тырмаша яңа мәчет тергезгәч, искесен япмадылар, анда Минганигә мулла вазифасы йөкләделәр. Зөфәр хәзрәт шәкерте дин мәсьәләсендә шактый белем-гыйлем туплады, мәдрәсә тәмамлаганда, ул инде мие сыйдырган хәтле дога-сүрәләр ятлаган иде. Ләкин мөнбәрдән вәгазь укып, акыл өйрәтергә аның хакы бар идеме соң? Менә шул шикләр корт төсле эчтән кимерде. Яшьлектәге гөнаһлардан ничек арынасың? Тәүбәләвен кат-кат тәүбәләрсең дә бит. Аллаһ кичерерме сине, бәндә?!

Авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, хатыны сәерләнде: кигәне – озын кара итәк, ябынганы – шакмаклы шәльяулык. Зояның мәрхүмә әнкәсе – карт марҗа кабереннән кубарылган, диярсең, кичер, Хак Тәгаләм. Тиздән аның сәерлеге беленде: бичәкәй бүлнис дип ялганлап, һәркөнне чиркәүгә бара, барып кына калмый, службаларда катнаша һәм лавкада дини әйберләр сата икән. Ялганы тотылгач, алдакчы хатын кызарыр һәм күңел өчен генә: «Ачуланма, бәгърем», – дияр кебек иде, тик моңарчы тып-тын күлдә ярсу дулкыннар «биеште»:

– Сатсам ни! Батюшка үтенде. Чиркәүдә рәхәт миңа. Синең үз динең, минем үземнеке, Ганиушка! Әһә, ул хәзер «Ганиушка» икән!

– Минем исемемне бозма, яме?

– Миңа да моннан соң Зайтуна димә! Мин Зоя и все!

«Күл дулкыннары»н бастырмады Мингани. Гаҗәпләнүе генә чамасыз иде. Иртән иренә тәһарәткә су җылыткан, намазлык җәйгән, хәтта ки ашагач, «бисмилла» дип, бит сыпырган «ярты кисәге»н шайтан аздырганмы икән әллә? Кара син, аның үз дине, имеш. Нишләде Мингани, нинди чара күрде? Берни эшләмәде, чарасын да күрмәде, барысын да йөрәк сандыгына бикләде. Әүвәлгеләр сандыкның төбен генә күмсә, берзаман ул шыплап тулып капкачы ябылмый башлады. Гаилә башлыгы иртәнге намазын өйдә укып, мәчеткә китәр иде, ә инде Зояның нүешкә карап чукынганын абайлагач, фарызларның бишесен дә мәчеткә күчерде. Ә алда вакыйгалар куерган саен куерды: ягылмаган лавкада үпкәсенә салкын тидергән хатыны бүтән савыкмады. Икәү бергә узасы гомер күпереннән ялгызы гына атларга тиеш иде Мингани. Анасын күмгән кичтә үк Кирам пәйда булды.

– Ати, без Лизуня белән талаштык. Аның бандит абыйлары мине фатирдан сөрде. Синдә иркен, поживем вдвоём, – дип, иске фанер чемоданын караватка чөйде.

Яшәделәр! Өч тәүлектән соң улы аңа дәгъва белдерде:

– Мәчетеңә бал сөрткәннәр, ахры. Гел шунда син, ати. Әнине совсем оныттың. Батюшка отпевать иткәндә катнашмадың, ашханәгә поминкага кермәдең. Давай, чиркәүдә әни рухына шәм кабыз! Бер уңайдан чукын да! Понимаешь, безнең семьяда син генә ала карга. Үлсәң, мин сине табут белән әни янәшәсенә күмәм!

Мингани аркан аумады. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Орлык дип чәчкәненнән әнә чүп үләне тишелгән. Бүре белән эттән туган җанвардан да куркынычрак җан иясе юк. Ул ни бүре, ни эт түгел, ул – мутант. Һәм шул мутантларның берсе – аның баласы иде. Утызның аръягындагы бу «бала» чәч-сакалы агарган атасын тәмуг утында яндырган көн әле дә истә: егетнең өстәлдә яткан паспортын никтер карыйсы итте әти кеше. Кинәт хәрефләр кәкрәеп уңга-сулга авышты. Волков Кирилл Михайлович дигәннәре кем икән? Сурәте – улыныкы. Туган елы да аныкы. Малайга беренче тапкыр паспорт алганда, Мингани документтагы графаны Вәлиев Кирам Минганиевич дип, үз куллары белән тутырган иде.

«Кирилл» тәмуг учагын тагын да дөрләтеп:  

– Без синең белән төрле кавемнән, папуля, – диде. – Пжалыста, фәлән-төгән дип, нотык укыма. Яһүдләрдә баланың милләте анасы линиясе буенча билгеләнә. Син әнигә өйләнгәндә, аның марҗа кызы икәнен белгәнсеңдер, а, папуля?

Үпкәсе күперсә дә, дәшмәде Мингани. Колагын борыр яшьтән узган иде егет. «Авызың тулы кара кан булса да, төкермә», – ди халык, ул да төкермәде. Йөрәк сандыгыннан бүселгән хәсрәтен учлады да кире томырды. Казандагы дин әһелләре җыеныннан кайткан Зариф хәзрәт исә ерактан уратмыйча турыдан ярды:

– Карендәш, мәчеттә кунуларың ешайды. Аттан ала да туа, кола да туа. Малаең сине санламый, килешәсеңдер. Мин җыенда Балтач районының бик акыллы, бик зирәк мөхтәсибе Фазыл хәзрәт белән гәпләштем. Синең якташың. Туган авылыгыз Өчнаратта мәчет төзек кенә, ди, вәләкин мулласы юк, ди. Кит син, карендәш, авылыңа кит. Картаймыш көнеңдә үз туфрагыңа сыен. Себер пенсиясе әйбәт синең. Хәтерләсәм, анда улым бар дигән идең, бәлки, ул төп таянычың булыр, карендәш.

Мингани үзе дә талпына иде. Өченче тапкыр. Әмма зәгыйфь канатлар җирдән аерылмый иде. «Яшьлегеңдә гөнаһ төяп, авылдан кач та, сакалың агаргач, шул ук гөнаһларың белән кире кайтып егыл!» Бу уйдан ул һич кенә дә арынмады.

– Якташларың шалтыратыр, телефоныңны бирдем, – диде Зөфәр хәзрәт. – Миннән сиңа хәер-фатиха, карендәш.

Шалтыратулар озак көттермәде, Марс атлы ир-егет үзидарә рәисе икән, ул өч-дүрт җөмлә белән хәл итте дә куйды:

– Без ботак очы туганнар, Мингани бабай. Мәчет ачкычы миндә. Йорт мәсьәләсендә кайгырма, муллага дип төзегән ызба буш, аның да ачкычы миндә. Сине авыл белән көтәбез, бабай!
Ниһаять, соңгы көче белән талпынып, ярты гасырдан соң туган якларына кузгалды илгизәр. Монда төбем-тамырым белән берекмәгәч, җиңел генә кубармын дигән иде дә... Авыр купты шул. Ни хәтле генә читләшсә дә, Кирам аның бер кисәге һәм әти кеше бу кисәкне җаныннан телеп-кисеп калдырырга тиеш иде. Бәлки, мәңгегә хушлашканда ул йомшарыр? Бәлки, өзелгән җебен кире ялгар

...Кирам телевизор карый, ә чираттагы мәгъшукасы идәндә мәче баласы уйната иде.

Мингани:

– Улым, мин китәм, синең белән саубуллашмакчы идем, – дигәч, егет кул гына болгады:

– Гудбай, товарищ татарин, гудбай!

Шөкер, авыл аны ятсынмады. Шундый киң күңелле инде ул туган җир: хыянәтче илгизәрен читкә тибәрми, мәрхәмәтле ана кебек кочагына сыйдыра. Тик мулла кушкан исемен генә танымады якташлар, Минганигә җилемсез генә Дәрвиш кушаматы ябыштырдылар.

Чиста-пөхтә, мөлаем-ягымлы аксакал магнит төсле халыкны үзенә тарта, аның белән аралашыр өчен юк йомышын бар итеп, әле берсе, әле икенчесе мәчеткә керә, керде исә авыл хәбәрләре белән уртаклаша иде. Өе җылы, мәчете нурлы, шөкерана кылып яшә! Әмма Себердә уелган ярасына икенчесе өстәлеп әрнетте: ул бит кырыйдан-кырыйдан гына Зәйтүнә күбәләкнең (үзенең дә!) олы улын күрермен дип өметләнгән иде. Баксаң, егет төрмәдә икән. Фәгыйлә исемле бичә: «Күршебез Зәйтүнә апа рухына укы, Дәрвиш бабай», – дип, мәчеткә сәдака биргәндә, сүзгә сүз бәйләнеп, бу фаҗига пәрдәсенең бер чите дә ачылды.

– Ирем йортына килен булып төшкәндә, Хафизулла абзыйлар исән иде әле, – диде хатын. – Аларның өлкән малайлары Шамил бик акыллы иде. Төпчеге инде дөнҗасында бер кабахәт. Кеше таптатты да абыйсын бинават ясады. Түлке нишләп Шамил аның гаебен үзенә аудартты, үтер, монысына баш җитми дә җитми, Дәрвиш бабай. Алдар төпчеге бүген Казан бае, ди, ташпулатлар корган, ди. Ходай суктырсын иде каты гына шуны!

Мингани йомшак кына:

– Ялгышып нахак сүз таратмыйк, кызым, – диде. – Аллаһы Тәгалә үзе хөкемдар.

Фәгыйлә киленнең шик-шөбһәсе ничәмә ничә атналар буе чебен төсле колак төбендә «безелдәде»: абыйсын бинават ясады... Дөресме бу? Кемнән генә белешим дигәндә, район мөхтәсибе аны Казандагы өч көнлек дин укуларына кодалады. Бер очтан Марсның йомышын да йомышлыйсы икән.

– Каладагы эшмәкәр авылдашыбыз эргәсенә сугылырсың әле, Дәрвиш бабай. Без аңа элегрәк зират коймасын рәтләргә ярдәм сорап, хат язган идек тә, изгелеге ташка үлчим, ахрысы. Юкса каберстанда аның да атасы-анасы җирләнгән. Алдар Хафизулланың төпчеге Җәмил турында әйтәм. Бәлки, син аксакалны тыңлар, – дип, авыл хуҗасы картка зәңгәрсу конверт тоттырды.

«Кемнән белешим?» дип янган-көйгән Минганигә Аллаһ үзе юл сапты. Мәчеттә укулар тәмамлангач, ул адрес буенча хат иясен эзләп китте. «Ия» бинаның беренче катында икән, миңа фәлән-фәлән кирәк дип сорамады Дәрвиш, бай авылдаш ике тамчы су кебек Хафизуллага охшаган, маңгаен җыерып, сөзеп карауларына хәтле Алдарныкы иде.
– Әссәламегаләйкүм, энем! Мин өч ай элек Себердән Өчнаратка кайткач, мулла вазифасына тәгаенләндем. Дәрвиш бабай диләр миңа, энем.

– Ну, шуннан?

– Шуннанмы? – Мингани күкрәк кесәсендәге хатны капшады. – Марс абыең гозере белән идем.

«Бай» авылдашының күз алмасы ямьсез зурайды:

– Хәерче рәисегез тагын акча суырмакчымы? Китереп куйганы бармы әллә? Кем дисең әле үзеңне? Дәрвишме син, чуртмы, ишекне теге яктан яп!

– Кума әле, энем, кума. – Мингани әрсезләнеп, күн диванга утырды. Бүлмәдә эссе иде. Бугаз турысында күлмәк изүенең сыңар сәдәфен ычкындыргач, тирән итеп сулады.

– Авылыңа булышырлык чамаң юк икән, бигайбә, мөмкинлегең әздер. Минем сөалем акчага бәйләнмәгән, ихлас җавабыңны гына ишетәсе иде. Абыең Шамил синең өчен төрмәгә ябылган, диләр. Хакмы шул?

– Кем шулай лыгырдый, кем? – Хафизулла төпчегенең бәбәгеннән ут чәчрәде. Ул ажгырып килеп, картны селкеп атар кебек иде. – Исемен әйт! Малайлар җибәртеп, кабыргасын сындыртам!

– Авыл кабыргасы нык, синең йодрыктан гына сынмас, энем.

– Җә, минем гаебемне абый үз өстенә алды, ди. Шуннан ни? Без туганнар арасына кысылма, кем, Дәрвишме син, чуртмы!

– Хак икән. – Мингани урыныннан күтәрелде. – Хак икән, Илаһым. Хатларында абыең нәрсә дип яза?

– Нинди хат, аңгыра бабай?! Нишләп төрмә чыпчыгы белән буялыйм, ди! Мин кем, беләсеңме?

Дәрвиш кызганган тавыш белән:

– Менә белдем, син – табигать ялгышы, энем, – диде.

Авыл кешесенең авызына йозак эленмәгән, ул һәрвакыт ачык, суктырып-суктырып кына, Шамил турында төпченергә мөмкин, әмма ул әлеге фаҗиганең төбенә кадәр казынмады: белгән хәтлесе дә таман гына иде. Дүрт ел да тугыз айдан егетнең срогы тула, Аллаһ берүк аның белән күрешергә насыйп итсен дигән иде, андый көн җитте, әнә, Шамил авылда. «Йә, күреш! Нигә икеләнүләрең белән үзеңне табалыйсың? Битеңә төкерсә – төкерер, хыянәтче дисә – дияр, ә бәлки, бот чабып көләр! Бак, кыш бабай сымак чал чәчле карт аның әтисе икән! Менә сиңа табылдык!»

Марс: «Дәрвиш бабай, исемлегеңне Шамилгә илтерсең, пичәтләр сугып, без аны законлаштырырбыз», – дигән иде, кул тамгасын җыюлары озаккарак сузылды: кемдер хастаханәдә, кемдер кунакта. Алланың рәхмәте, бурыч үтәлде, кыягазлар әзер, «илт» дип, аякка гына әмер бирәсе. Тик... Йа Кодрәт, ал бу куркуны йөрәктән! Җебетмә, бәндәң бит Себер урманында аю белән көрәшеп җиңгән кеше!

Биектә манара, түбәндә – авыл... Әнә техника паркында кайнаша улы. Улы? Әйе, аның улы! Мингани аңардан берни дә өмет итми, нибарысы фани дөньяда кылган гөнаһларын «мәңгелек йорты»на алып китәргә генә теләми.

Азан әйтеп төшкән картның чапан чабуы җил белән өретелдемени, ул урамнан «очты». Кинәт кенә гәүдәсенең җиңеләюе гаҗәп иде. Әллә соң Аллаһ кодрәте белән гөнаһлары шыбыр-шыбыр коеламы? Ләкин паркның каерылган җимерек капкасы янында таш бәйләгәндәй, аяклар авырайды. Егет трактор тәгәрмәченең шөребен беркетә иде, кулындагы ачкычы тезенә бәрелеп, җиргә төште. Мингани телдән язды. Әйтәсе, сөйлисе сүзләре энә төсле йөрәген чәнчеде. Ни бите, ни ояты белән ул: «Мин синең әтиең, син минем улым», – дияргә тиеш? Берсе – Себердәгесе аны санламады, инде килеп, авылдагысы нәфрәт камчысы белән камчыласа? Ә алар охшаган: Мингани дә Шамил кебек озын буйлы иде, еллар гына җилкәсенә баса-баса аска чүктерде. Ул да Шамил кебек чем кара чәчле иде, кайгы-хәсрәт кенә ак буяуга «манды».

– Кем... – Дәрвиш гүя хәлсезләнгән йөгерешче иде, соңгы көчен җыеп, финиш сызыгына атылды. – Кем, энем, мә бу кыягазлар сиңа, – дип, ул кире юлына борылган гына иде, йа Аллаһ, әллә аңа күкләр эндәшәме?

– Әти!

Яки әле генә үлгән хыялы җанланамы?

– Әти!

Карт тигез җирдә сөрлекте. Бәлки, башы әйләнеп егылыр иде, Шамил тотып өлгерде:

– Мин барсын да беләм. Син миңа бик кирәк, өйләнәм бит, кыз сорарга икәү барыйк әле, әти! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: